КӘЧТҮМ
Кичләрен дискотека дигән нәрсәгә барганда оныгымның дус- ишләре бездә тукталып чыгалар. Шулчак күнелем яктырып китә, йортыбыз эченә яшьлек үзе кергәндәй була. Барсы да: «Исән-
саулыкмы, бабыкай»,—дип кул биреп күрешәләр, йөзләрендә мөлаем елмаю, шөкер, итагатьле егетләр.
Үткән яшьлегем белән чагыштырып, аларны күзәтеп утырырга яратам мин Киенүләре үк үзгә: әнә бит барсы да диярлек безнен буынга ят исемле джинсы дигән чалбардан, түшләре ачык жинсез күлмәктән Муеннарында үзләре «цепочка» диеп йөртә торган ялтыравыклы чылбыр Әнә шул нәрсәне һич кенә дә күтәрми бит күнел. Түзмәдем, бер тапкыр шактый катгый итеп: «Муеннарыгызга «тавык тәпие» асып йөрисезме әллә, юньсезләр?»—дип ычкындырдым. Егетләр башта каушап калдылар, бераздан кинәт зиһеннәре ачылып, берсе икенчесен бүлә- бүлә: «Син, бабыкай, бигрәк инде, муенга тәре асып йөрергә безне кем диеп белдең»,—дип, миңа үпкә белдерделәр Минем һаман да ышанып җитмәгәнемне күреп, муеннарыннан чылбырларын салып, каршыма килеп бастылар да: «Менә, кара, «цепочкаларыбызда» бернинди гөнаһ та юк»,—диделәр.
—Шулай да муенга чылбыр асып йөрү безнен милләт яшьләрен бер дә бизи торган эш түгел,—дидем мин.
—Заман, бабыкай! Мода!—диде оныгым —Без уйлап тапкан нәрсә түгел.
—Алай жинел генә мода колына әйләнергә ярамый. Киенүнен дә үз культурасы бар Мин менә сезне шул дискотека дигән нәрсәгезгә матур кәчтүм, ак якалы күлмәк кигезеп, галстук тагып чыгарыр идем —...Кәчтүм?!
Яшьләр елмаешып бер-берсенә карашып алдылар. Берничәсе җилкәсен дә сикертеп куйды Шаулашып алгач —Син нәрсә, бабыкай?!
—Яшьләр киямени аны хәзер ...
—Бәлки берәр тантанага, яисә кәләшен белән язылышырга барганда кисән инде —диештеләр. Аннан көлешә-көлешә чыгып та киттеләр Минем уйларым исә кәчтүм белән бәйле бер вакыйгага барып тоташты
Кырык өчнен май ае азаклары Район үзәге нефтебазасыннан колхозыбызда җир сөрүче МТС тракторларына ягулык ташыйм Үземә беркетелгән Маруха исемле тимеркүк бия белән һәр ике көннен берендә иртә таңнан юлга кузгалабыз. Нигә ике көннен берендә дигән сорау куйсагыз, җавабы болай: чөнки без район үзәгенә көннен икенче яртысында гына барып җитәбез. Тимер юл стансысы артындагы нефтебазадан мичкәбезгә ягулык тутырып чыкканчы кич җитә, колхоз фатирында кунып калырга туры килә
Мине һәр атна башында биредә Хәбибрахман исемле малай көтеп ала. Малай дип әйтүем кимсетү булырдыр кебек, чөнки ул миннән бер яшькә өлкәнрәк, инде уналтысын тутырып, егетлеккә кереп бара. Үткен,
чая яшүсмер, шәһәрдә туып-үскәч, русчаны да су кебек эчә. Шунын өстенә зиһенле, төскә-биткә дә ярыйсы, тумыштан ук кара көдрә чәче килешле булып каш өстенә төшеп тора. Хәбибрахман сату-алу белән эш итә. Ул минем олауга утырып авылыбызга кадәр кайта да, аннан «уф алла» арбасын тартып Минзәлә ягына, ниндидер Матвеевка дигән рус авылына китеп бара. Ул авылда «самосад» дигән тәмәке чәчеп үстерәләр икән. Тәмәкеләрен бик теләп саталар икән. Шулайдыр, чөнки ике-өч көн саен арбасына капчыгы белән тәмәке төяп кайтмас иде Хәбибрахман. Авылда инде ул капчык минем олауга күчә. Район үзәгеннән поезд белән Ижауга китә Хәбибрахман. Аннан инде, билгеле, шәһәр базарына. Базарга тәмәкене капчыгы белән алып чыгып булмый, спекулянт дип бик тиз эләктереп алулары мөмкин. Шуңа күрә тәмәкесен азлап- азлап кына алып чыгып сата. Әйтүенчә, товары кулына да тими икән. Чөнки дәүләт кибетләрендә тәмәке киштәләре шыр буш. Тартучыларның бөтен өмете Хәбибрахман кебек тәмәке «монополистларында», шәһәр базарында «самосадны» тартып карап сайлап алырга була. Күбесенә Хәбибрахманның тәмәкесе ошый икән, «ах, крепкий» дия-дия, суырган саен йөткереп анын тәмәкесен алалар икән. Хәбибрахман татар кешесенә тәмәке сатуның зур гөнаһ булуын да аңлый үзе, әмма нишләсен, авыру әнисен, чәчби сенелкәше белән өч яшен тутырып килүче энекәшен туйдырырга кирәк. Аларнын бердәнбер таянычы—Хәбибрахман. Юл газаплары бик авыр булса да, тәмәке сатудан кесәгә гаиләне яшәтерлек сәмән кереп тора икән.
Ул көнне дә Хәбибрахман белән иртә таңнан авылга кайту юлына кузгалдык. Арбада ягулык тутырылган өч центнерлы мичкә. Йөгебез авыр булгач, күбрәк жәяүләп атлыйбыз. Утыру юл бик тигез урыннарда, яисә тау төшкәндә генә. Авылга көн кичкә авышкач кына кайтып җиттек. Хәбибрахман башка көннәрдәге кебек арбадан төшкәч үк Минзәлә ягына китеп бармады, иртәгә иртән кузгалырмын дип куна калды.
Атымны тугарып, төнге ат көтүенә кушып җибәреп кайткач, чәй эчеп алдык та, клубка чыгарга җыендык. Авылнын май ае кичләре аеруча матур була бит. Ул арада күктә көмеш сыман нурларын сибеп ай калыкты, тирә- якны сихри яктылык биләп алды. Авыл башындагы урман ягыннан өзеп- өзеп тартар кычкыра, су буендагы таллыкта күңелне каядыр ашкындырып сандугачлар сайрый. Клуб алдындагы яшьләр җыела торган мәйданчыктан тальянга кушылып җыр тавышы ишетелеп тора. Жаннарның каядыр ашкынган мәле! Юынып, юл тузаннарыннан кагынып алгач, без дә шул яшьләр янына китеп бардык.
Клуб алды гөр килә.
Яшьләр чабаталарыннан тузан өермәсе чыгарып тирләп-пешеп «чүпләм» биюе бииләр. Уенга чыкканнар арасында миңа таныш булмаган кызларда бар. Шәһәрчә киенгән ике кыз, «чүпләм»гә кермичә, эскәмиядә утыралар. Кулларында кулъяулык, шул яулык белән вакыт- вакыт борыннарын каплыйлар, янәсе тын юлына тузан кертмиләр. Кызыксынуым артты, яннарына якынрак барып утырдым, борыныма хушбуй исе килеп бәрелде. Янәшәмдәге егеттән шыпырт кына: «Кемнәр болар?»—дип сорадым. «Шәһәр кызлары»,—диде Рафис. Аннары, миннән дә шыпыртрак итеп:—«Ырымбур шәлләре, бәйләгән фуфайка кебек нәрсә сатып йөрүчеләр»,—дип тә өстәде. Тагын күз ташлап алдым. Бигрәк чибәрләр шул! Болар инде сыек-мыек бәрәңге шулпасы эчеп арыкланган, колхоз басуында эшләп тузанга керләнгән авыл кызлары түгел! Яшьрәгеннән күземне ала алмыйм, иреннәре чия төсле кызыл, пудра яккангамы, аеруча чибәр күренә Кырыема килеп утырган
Хәбибрахманның колагына: «Бу күгәрченнәрнең әнә теге яшьрәген озата барам әле».—дип пышылдадым.
—Ярар, мин өлкәнрәгенә иярермен.—диде Хәбибрахман
Уеннар бетте, таралыша башладылар. Теге кызыйлар да авылныкылар белән култыклашып кайтырга чыктылар. Хәбибрахман белән күз кысышып алдык та. бездә кузгалдык, артларыннан куып җиттек тә. «асыл кошларны* авыл кызларының култыкларыннан тартып алырга керештек. Мин. күзем төшкән «фәрештәмне» йомшак кына терсәгеннән эләктереп:—»Рөхсәт итегез озатып куярга».—дидем. Ул башта сискәнеп, аптырап калгандай итте, аннан кинәт кычкырып ук җибәрде:
—... Кемне?
—... Сине ... то ес ... сезне!
—Синме?
—... Мин!
Кыз үтергеч бер караш белән аягымдагы кирзадан тегелгән сандалиемнан башлап кояшта унып беткән кепкама кадәр күз йөртеп чыкты да. көлеп җибәрде:
—Синен белән урам буйлап култыклашып кайтыйммы? Әллә крышан киттеме? Як-ягына төкерен! Егет называется!
—Нигә, мина ни булган? ...
—Булган да шылган. Башта өстенә юньлерәк костюм алып ки! Аннан кызларга тагылырсың!
Шулай диде дә, кызлар артыннан йөгерде. Аларны куып җиткәч, минем турыда нәрсәдер әйткәне, урам янгыратып көлгәне ишетелде.
Мин баскан урынымда багана кебек катып калдым. Бит очларым уттай кызышты, телем анкавыма ябышты. Гарьләнүдән үземне кая куярга белмәдем. «Чибәр күнел аздырыр, алтын юлдан яздырыр»,—дип әйтә торган иде минем бабыкай. Белмим, нәрсә булыр иде. тик шунда яныма Хәбибрахман килеп җитте.
—Мин дә иярмәдем тегенәр. һәй. рәтле кызлар түгел лә алар.—диде ул.—Синеке ни кыланган булды бит әле, ул таш курчак әйткәнне мин дә ишетеп тордым...
—Үзем гаепле,—дидем мин —Нигә иярергә кирәк булган? Вәт дурак?!
—Ярар, шул кадәр бетеренмә! Ә кәчтүмгә килгәндә, алабыз без аны сиңа.
—Кәчтүм? Минамы? Әллә саташасын инде.
—Саташмыйм. Менә дигәнен алабыз!
— ..Ничек? Нәрсә түләп?
—Ул ягын мина калдыр ...
—Урынсыз шаяртканны яратмыйм.
—Яратмаганыңны беләм. холкын шундый синен. Әмма әйткән сүз—аткан ук. Кәчтүм алабыз сина! И всё!
— Кирәкми. Өстемдәге әти кәчтүме дә киярлек әле. Янасы сугыш беткәч булыр.
Хәбибрахман, кәчтүмнен ышкылып җөйләре тарала башлаган терсәк турларын тоткалап:
—Кызлар янына киеп чыгарлыгы калмаган шул монын. дускаем,—диде — Озын сүзнсн кыскасы, яна кәчтүм кирәк!
Бер үҗәтләнсә үҗәтләнә инде ул Хәбибрахман Мин. кәчтүм турында артык сөйләшергә теләмичә, читкә борылдым. Ул исә ун кулын ипләп кенә җилкәмә салып мине үзенә таба борды
—Тынла әле! Беренчедән, син минем чын дустым Икенчедән, син дуслыкның кадерен белә торган егет! Үзенә кыенлык килгәндә дә мине
ярдәмеңнән калдырганын юк. «Кунак ашы—кара каршы»,—диләр. Хәзер минем чират. Болай итәбез: мин иртән Минзәлә ягына китеп барам, ике көннән әйләнеп кайтырмын. Кайткач, без синен белән Красный Яр авылына барып (бездән өч чакрымдагы урыс авылы бу) бәрәңге сатып алырбыз.
—... Шуннан?—дидем мин, кызыксына баруымны яшерә алмыйча.
—Шуннанмы? ... Бәрәңгене Ижауга алып китәрбез, аны «Сенной» базарында «тәгәрәткәч», толчокка керербез, анда инде, дускаем, кәчтүмнен җанын теләгәнен алырга була.
Хәбибрахман шундый итеп сөйләде ки, ул эшнен барып чыгарына инде мин дә ышана башладым. Сүзендә торды, ике көннән тәмәкеле арбасын сөйрәп кайтып җитте. Минем дә нефтебазадан кайтып кына кергән вакыт иде. Ягулык тутырган мичкәне тракторчылар вагоны янына төшереп, яна буш мичкә салып өйгә кайттым да. Хәбибрахман белән Красный Ярга киттек.
Красный Ярнын кояшка каршы урнашкан бер яклы урамына керү белән урамда очраган урыслар безгә бәрәнге сатучынын йортын күрсәттеләр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китим: сугыш елларында бу авыл халкы ачлык- ялангачлык күрмәде. Ничектер кечкенә колхозлар җинелрәк яшәделәр ул чакта.
Теге йортка кергәч, Хәбибрахман, бик оста сатулашып, үз акчасына өч чиләк бәрәнге сатып алды. Мин гаҗәпләнеп:
— Шушы өч чиләк бәрәңге кәчтүм сатып алырга житәр дип уйлыйсынмы?—дип сорадым.
—Борчылма. Җитәчәк,—диде ул җитди генә.
Икенче көнне башка көннәрдән дә иртәрәк кузгалып, Хәбибрахманның тәмәкесе кырыена бәрәңгебезне дә салып, китеп бардык. Нефтебазадан ягулык алып чыккач, атыбызны колхоз фатирында калдырып, поезд белән Ижауга киттек.
Поездан төшү белән Хәбибрахманнарга ашыктык. Хәтта чәй дә эчеп тормадык, тәмәкене аларда калдырып, капчыктагы бәрәңгене алмашлап җилкәбезгә күтәреп, «Сенной» базарына менеп киттек. «Сенной» дигән урынны беренче күрүем, базарнын бөтен тарафы гөр килеп тора икән. Хәбибрахман мине бәрәңгем янында калдырды да, каяндыр үлчәү күтәреп килде. Елмаеп, «Бәхетең бар икән, дустым. Сатуда бәрәнге күренми»,— диде. Аннан «Кому картошка!»—дип кычкырып җибәрде. Шуны гына көткәннәр диярсең, халык төркеме җыелып та өлгерде. Сату башланды. Халыкта акча юк, бәрәңгене килолап кына алалар Чын сатучы икән, Хәбибрахманның кулы уйнап кына тора, үлчәүдәге бәрәңге чүт кенә авыррак булса, кулындагы пычагы белән кисеп ала. Алма сата диярсен. Аның өчен әллә ничек миңа оят булып китте. Түзмәдем: «Хәбибрахман! Шул кадәр вакланма инде»,—дип ычкындырдым. Ул исә мина усал итеп карап алды да, пышылдап: «Кысылма! Баскан урынында тик кенә тор!»,—диде. Шулай кирәктер, күрәсен, сату-алу эшен белмим шул мин. Белгәнем ат та дилбегә. Тын гына күзәтеп басып торам Шәһәр халкы нык бетәшкән: йөзләрендә төс юк, күгелҗемләнеп эчкә баткан күзләр, җыерчык сарган битләр. Бигрәк авыр иде шул ул сугыш еллары.
Бәрәңгебез сәгать эчендә сатылып та бетте. Эче акча белән шыгрым тулган брезент букчабызны күтәреп, кием-салым сата торган «толчок» дигән урынга кердек. Ниләр генә юк икән ул «толчок» дигәннәрендә. Рәт белән тезелеп киткән сатучылар: күлмәк, чалбар, кәчтүм кебек товарларын кулларында күтәреп торалар. Үзебезгә ошаганын эзли торгач, ниһаять, урта яшьләрдәге, боек кына басып торган апа янына килеп туктадык. Апабызның кулында карасу зәңгәр төстәге кәчтүм. Рөхсәт сорап пинжәген
киеп карадым.—үземә үлчәп теккәннәр диярсен! Кинәт күнелем ачылып, рәхәт булып китте!
Хәбибрахман, чалбарын билем турына куеп, озынлыгын чамалады да. бик канәгать булып елмаеп жибәрде һәм «Без бу кәчтүмне алабыз!*—диде.
Кәчтүм сатучыбыз үзебезнен татар милләтеннән булып чыкты, авыз эченнән «Бисмиллаһ* әйтеп, куллары белән инбашымнан сыйпап, аркамнан кагып сөйде. Мин анын күзендә яшь бөртекләре күреп сискәнеп киттем. Монын сәбәбен анларга тырышып кабат апага текәлдем. Ул исә. минем эчке халәтемне сизеп: «Син. улым, минем күз яшемә игътибар итмә, мин болай гына ...•>—диде. Анын тавышы калтыранды, үзе һаман, миннән күзен ала алмыйча: «Балакаем, бигрәк ике тамчы су кебек ошагансын син минем улыма».—диде. Мин ашыгып сорадым:
—Ул улыгыз кайда сон. апа? Исәнме?
—Юк шул.. Исән түгел шул минем бәгырькәем.—диде апа өзгәләнеп — Бер ай элек кенә авыр яраларыннан гуспителдә вафат булуы турында хәбәр алдык.—Мин бер өстемдәге кәчтүмгә. бер бичара апага карап нишләргә дә белмичә басып торганнан сон, кәчтүмне кире үзенә суздым:—Апа. җаным,—дидем мин —Ала алмыйм мин сезнен бу кәчтүмегезне. Кадерләп саклагыз аны. Сатмагыз!
—Игелекле бала икәнсен. рәхмәт, улым,—диде апа, бите буйлап аккан күз яшен кулындагы яулыгы белән сөртә-сөртә —Бер дә сатмас идем дә, сабыйларым ач шул. Әтиләре фрунтта, йортымда бутгән сатар нәрсәм юк.—Ул ялварулы караш белән кәчтүмне кире сузды.
— Мә, ал, улым! Рәхәтен күр! Куанычлы киемен булып өстендә тузсын!
Апабызның сүзләренә Хәбибрахман да тәэсирләнеп, күнеле йомшады, хәтта сатулашып та тормады, шунда ук брезент сумкасыннан апабыз сораган акчаны чыгарып бирде.
Инде бераз алгарак китеп, шунысын да әйтим: бу кәчтүмне бик яраттым мин. сугыш елларындагы яшьлегем шуны киеп үтте. Аулак өйләргә, кичке уеннарга чыкканда кигән саен шул апакайнын изге теләкләре исемә төшә иде.
Теге, күңелем кимсетелгән вакыйгадан сон бер ай чамасы вакыт узгач, ул кызлар белән янә очрашырга насыйп булды.
Хәбибрахманның Минзәлә ягына китеп барган көне иде, кичке уенга ялгызым гына чыктым. Өстемдә ак күлмәгемнең якасы кайтарылган шул кәчтүм. Башымда «пассажирлардан* әз-мәз кергән акчага сатып алган ярыйсы гына кепка. Аякта ак майга кара корым кушып ясалган крем белән ялтыраткан ботинка. Шунын өстенә бу арада гәүдәм дә калгып киткән кебек! Кыскасы, өстемдәге киемем дә ярыйсы, үзем дә ничава!
Уеннан тын алырга туктаган иптәшләрем белән кызык-мызык сөйләшеп утырабыз. Шул вакыт көтелмәгән хәл булды, теге таныш «курчаклар» кырыебыздан үтеп киттеләр дә. безгә каршы яктагы эскәмиягә килеп кунакладылар. Хәзергә алар ягыннан да. безнен яктан да сүз кату юк әле. астыртын гына күзәтешү бара Теге «үз чибәр кәем» белән кинәт күз карашларыбыз очрашты, мин анын йөзендә гажәпләнү әсәре күреп алдым Менә ул елмайды да, миңа сәлам биргән кебек, башын селкеп куйды Мин аның сәламенә дә. елмаюына да игътибар итмәскә тырыштым Күрәм. битарафлыгым анын кызыксынуын көчәйтте генә. Күпмедер вакьптан сабырлыгы, мин-минлеге сынды бит монын Кырыемдагы иптәшләрем урыннарыннан торып уенга чыккач, яныма килеп утырды. Күз бит ул. күпме генә карамаска тырышма, барыбер төшә Тагын да чибәрләнеп киткән бу Кызарткан иреннәре пешкән чия
төсле мыймылдап тора. Күзе дә зәнгәр төймә кебек зәп-зәнгәр икән. Көдрәләткән чәче маңгаена төшеп йөзенә татын да чибәрлек өстәп тора. Пудра, хушбуй исе жинелчә генә башны әйләндерә.
—Беләсеңме,—диде ул, сылана төшеп.—Сине күргәч, мин нинди хәлдә калдым? Карыйм, улмы сон бу ... мин әйтәм ... вообше ... син хәзер танырлык та түгел. Настояший кавалер!
Мин дәшмим. Ә ул төчеләнүен дәвам итте.—Күрәм, теге вакыт өчен үпкә саклыйсың миңа. Дөресме?
Мин җавапсыз утыра бирәм.
—Беләсезме,—диде ул,—«сез»гә күчеп, менә бүген озатып куюыгызга мин каршы түгел. Пожалуйста!
Икеләнә калдым. Әллә чыннан да озатыргамы?! Бигрәк чибәр бит, җитмәсә, «пожалуйста» дип тә тора әнә. Ләкин кинәт башымда икенче бер уй калкып чыкты. «Озатыргамы? Шул кадәр кимсетелгәннән сонмы?»..
—Гажәп,— дидем мин,—Сез бит әле кайчан гына ...
—Кирәкми. Әйдә, онытыйк аны.
—Онытырга? Туктагыз әле, аңламыйм мин сезне, ничек бүген шулай үзгәрәсе иттегез икән ...
—Чөнки сез интересный егет булгансыз хәзер. Өстегездә замечательный костюм! Вообше уважать итмичә мөмкин түгел!
— Кирәкми,—дидем мин, анын артык кыланчыклыгын күтәрә алмыйча.
— Вообше сез мине аңлап җитмисез кебек ...
—Барсы да аңлашыла. Сез мине түгел, кәчтүмемне уважать итәсез икән бит.
—Ну и что?!—Анын йөзе болыт баскандай караңгыланып китте, чибәрлеге дә юып алган кебек юкка чыкты.—Значит, теләмисез мине озатырга0
—Теләмим. Тәкъдимегезгә рәхмәт. Хушыгыз!—Мин урынымнан торып иптәшләрем янына китеп бардым.