Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЛАМБУРЛАР

КАЛАМБУРЛАР
Менә сезгә, каләм бурлары, Татар теле каламбурлары.
Көн буе теңкәгә апа тия: "Каян синдә мондый апатия?”
Әллә синдә ар акылы: һәр эшең дә аракылы?
Әзерләсә аш аучы Булыр микән ашаучы?
Әгәр кушса бакалавр Ашар микән бака лавр?
Сорадым балакайдан: "Бәләкәй бала кайдан?"
Кемгә кирәк батырлык,
Суга кереп батырлык?
—Нинди кеше була битсез?
—Нигә сорыйсыз, ул бит сез!
Сезнең ише динсезгә Нигә кирәк дин сезгә?
Әгәр басса кан даланы, Туйдырырмы кандаланы?
Чирләре булгач сансыз Әтиең калган сансыз,
Ник кыланасың, сансыз!
Ә нигә килмәдең соң?
—Килергә дәрестән соң Булган иде инде соң.
Ник җыясың юкагач?
—Бүтән төрле юк агач.
Сыерымның сөте ак,
Чиләгем тулганчы ак.
Ишекләре ап- ачык,
Шыпырт кына, апа, чык.
Монда җыелган ир-ат, Мылтыгыңнан туры ат, Җиңүчегә бүләк—ат.
Сыер сатып ат алма,
Эшкуар дип аталма.
Китермәгез аның ачуын,
Ә көтегез ишек ачуын.
Кереп ян капка аша Кура җиләге аша.
Агызсаң да бал Ыкка Ул җим булмый балыкка.
Башта яз суырып бармактан,
Факт дип мөхәрриргә бар, мактан.
Син бит бас,
Монда бас.
Череп баткан басма,
Уртасына басма.
Әйткән булсаң баштарак,
Күрер иде баш тарак.
Инде җиткәнсең буйга,
Бу агачны куй буйга,
Аркылы түгел, буйга.
Бу икмәгең искергән,
Күгәргән һәм ис кергән.
Үзең дә ал йөкләмә,
Миңа гына йөкләмә.
Сызсаң шырпы кабына Шырпыга ут кабына.
Менә кара,
Төсе кара,
Язып кара.
Уң якка кара: бодай,
Сул якта—карабодай.
Җир асты дип җиде кат Сиңа әйттем ничә кат,
Ышанмасаң, дөмек, кат.
Әдһәм ШОЙХРЛМОВ
Башкортстан. Бакты
КЕМ БАШЫНА БУ СӨМСЕЗ ТАШ?..
Әмир иле
Планетам минем гаҗәп, сәер,
Аяз көннәр анда, һава тын.
Әмир иле дигән континентта Моникасын сөя Клинтон.
2000 ел, 12 февраль.
Бар бер шәхси тәнкыйтьчем...
Шәхси секретарем да юк,
Юк минем шәхси итчем.
Аллага шөкер, Союзда Бар бер шәхси тәнкыйтьчем!
1980 ел.
Җеннәрне адаштырып
Йөрим Казан урамында Җеннәрне адаштырып.
Намуссыз зат китап язган Галимнән урлаштырып.
2000, 20 гыйнвар.
Сейф эчендә...
Сейф эчендә яшим мин,
Тышта—ишек, эчтә—ишек.
Яшәсәм дә сейфта мин,
Ике кесәм дә тишек.
2001 ел, 27 декабрь.
Шигырь яза ул...
Шигырь яза ул янәсе...
Чабата үрә бер ир.
Исем беткәнме дөньяда?!
Ят исем кушкан әнкәсе,
Имезлеге кайда икән?
Кайда икән мәммәсе?
Шигырьгә боты җитмәгәч,
Пасквиль яза һәммәсе.
1980 ел.
Кем?
Айну белмәс... Зәхмәтле ул!
Ачыклау да моны ансат.
Такмак язып өлфәтле ул...
Язганнары—суперфосфат.
1985, 21 октябрь.
Камилләр...
Шырпы чүбедәй кадалчык Калкып торган камыллар.
Асылын белми, болгана «Идел»ләрдә Камилләр.
1985 ел, 24 октябрь.
Пародист
Гүзәл шигырь күреп калса,
Борынына керә ис.
Шагыйрь җанын талап яши Мародердай пародист.
1985, 9 март.
«Чиксез» бәхет
Татарның Бәхете чиксез,
Шат ул! Күкләр иңри.
Җитми икән бер икона—
Әллә нинди «матери».
2004 ел. 15 декабрь.
Күптән...
Сәер кеше
Инде
Мин күптән.
Үз капкама
Үзем
Туп кертәм.
2005 ел, 19 апрель.
Әмир МӘХМҮДОВ