ГӘҮҺӘРШАД
ТАРИХИ БӘЯН
Гәүһәршад көзгесен яман ачу белән идәнгә бәрде. Тик барыбер үз
сурәтеннән арына алмады. Киресенчә, алар фәкать ишәйде генә
Л. Дистәләгән көзге кыйпылчыкларынын барысында да анын йөз чалымнары чагылып калган иде Бикәнең зәһәре китте, үте-бәгыре кайнау кыяфәтенә үк бәреп чыкты Үзен-үзе белешмичә көзге кисәкләрен аяклары белән изгәләргә кереште. Тузынды-тузынды да хәле китеп, кәнәфигә барып ауды. Аннан сон куркуыннан ишек чаршавы артына кереп поскан хадимә
— Нәрсә аңгыраеп торасын, тизрәк җыештырып ал бу чүпләрне,— дип кычкырды,—әйт анда, бүлмәдәге барча көзгеләрне дә кубарып ташласыннар!
Бикәнен көзге яратуы бөтен сарайга мәгълүм иде Кайдан гына кайтартмады ул ал арны'* Бу исемлектә дистәләгән ил, дистәләгән кала: Кытай, Рум, Мәскәү, Мисыр, Таһран, Париж Аеруча Кытай көзгеләрен үз итә иде. Күз аллары күк төтен булганчы үз-үзенә сокланып, хозурланып утырыр иде.
Чибәр иде Гәүһәршад. Йомырканың жөен табарсың, әмма дә ләкин яшь бикәнен кимчелеген таба алмассын. Шулай дип сөйлиләр иде сарайда Йөзе мәмрәп пешкән алма кебек, бит очларына гүя чия тәлгәше орынып алган, алланып-алсуланып тора. Мондый ымсындыргыч сусыл иреннәр, томанлы ардан' күхзәр берәүдә дә юк. Йомры иягеннән сыйпап алу өчен генә дә гомсрснне бирерсен.
Хәер, бу матурлык кайбер кадими адәмнәрнең саруын да кайната иде Мөселманнар арасында табак битле, юантык гәүдате симез кыз-хатыннар күркәм санала. Ә бикәнен матурлыгы юләр матурлык—кара чәч, яшел күз. Нәкъ кыргый мәче инде.
Гәүһәршаднын үзенә бу ошый иде Чөнки ул—бердәнбер. Кияүнен дә
1 Ардан ягымлы
Марат ӘМИРХАНОВ (1933) - прозаик, публицист; «Чулманның ак йолдызы», «Тәкъдир», «II кылган дога.м минем» һ. 6 китаплар авторы. Казанда яши.
туташка:
яшьрәген, затлысын, ышанычлысын сайлады. Булат бәк ин мәртәбәле карачылардан санала. Ул аның өстеннән өйләнмәскә вәгъдә бирде. Дөресрәге, Гәүһәршад ана шундый шарт куйды. Хан түгел түгелен, шулай да аннан да кулаерак егет солтанын, бар, эзләп кара, табарсыңмы? Ханнар да сүз куша иде, билгеле, тик Гәүһәршаднын көндәшле гаиләгә төшәсе килмәде
Әлегә барысы да көйле иде, әбе дә урынында, жәбе дә урынында. Булат бәк антын бозмады, акканда су, искәндә җил булды.
Ни кызганыч, хәзер бу хакта «иде», «булды» дип сөйләргә туры килә. Чөнки шымчысы яман хәбәр китерде. Имеш, Булат бәк төннәрен хадимә кыз катында үткәрә.
Гәүһәршад кызулыгы белән шымчысының яңагына чәпелдәтеп, изүеннән эләктереп алды. Тегесе карышмады, чәбәләнмәде, түзде, чөнки бикәнең тузынуы бер бүген генә түгел.
—Булат бәк турында мондый пычрак гайбәт таратырга ничек җөрьәт итәсен, кара йөрәк!
Бераз тынычлангач, Гәүһәршад мичкәдән ишетелгәндәй ниндидер ят, карлыккан тавыш белән сорап куйды:
—Хакмы?
—Хак,—диде шымчы.
—Коръән тотып ант итә аласыңмы?
—Бикәм, кимсетмә хезмәтчеңне...
—Ярар, ярар, беләм, син ин ышанычлы шымчым,—диде Гәүһәршад,— җан көйдергеч хәбәр бит бу, аңлыйсынмы?
—Нишлим соң, вазифам шундый бит, бикәм.
Шымчы чыгып киткәч, бикә көзге каршына килеп басты. Үзен зәһәрле каенана рәхимсезлеге белән энә күзеннән үткәргәндәй үткәрде. Йөзендәге һәр үзгәрешне тәфсилләп тикшерде. Кай арада оялап өлгергән сон әле бу олыгаю галәмәтләре, нишләп моңа кадәр игътибар итмәде икән ул аларга? Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе—ботак тишеге ди. Хак икән. Карасана битенә, кабартма кебек кабарган лабаса. Икенче ияге дә шәйләнә түгелме? Жә, аллам, каш арасындагы бу буразна кайчан пәйда булган сон әле? Ире менә ни өчен читләргә күз ата икән. Моңа кичекмәстән чик куяр ул! Очынмасын әле. Теге себеркесенең авызын чиштерер, барысын да түкми- чәчми сөйләттерер. Берәмтекләп чәчен йолкыр ул әнчекнен. Ә аннан? Ә аннан нишләргә белер.
Гәүһәршад йомышчысын чакыртып алды.
—Ни боерасын, бикә?
—Минем янга Булат бәкнең яшь кәнизәген алып кил,—диде Гәүһәршад, тынычлыгын җуймаска тырышып. Әмма булдыра алмады.—Нәрсә карачкы булып каттың, тизрәк дим мин сиңа,—дип кычкырды.
Йомышчы артыннан ишек ябылгач, Гәүһәршад тәрәзә каршына килеп басты. Чалт аяз көн иде. Тирә-як ап-ак юрганга төренгән. Ак төс аның яраткан төсе иде. Ак төс—шат төс. Күңелләрне күтәрә торган төс. Ак төс илаһи нур сыман күнел төеннәрен чишеп җибәрә, ләззәт өсти, җиңеллек бирә. Гәүһәршаднын йөрәк әрнүе дә басылгандай булды, каны суынды. Болай каударлану хан кызын бизәми, акыл алдан йөрергә тиеш, дип хәл итте. Җебеп төшәргә ярамый, тышаусыз тай түгел лә ул. Буласы булган, узган болытны әле берәүнең дә куып тота алган юк.
Үзе гаепле. Артык ышануы белән гаепле. Әһле вафа2 юк ул җиһанда. Юк! Пәйман3 бар, вафа юк. Ул исә гафләт йокысы белән йоклап йөргән. Ачык авыз!
2 Әһле вафа - ышанычлы зат
3 Пәйман — килешү
Гәүһәршад яралы бөркет хәлендә иде. Кирәк икән, кыядан түбәнгә атылачак, тик дошманына, кимсетүчесенә баш бирмәячәк. Шунын белән бергә, һәр эшнен үз жае бар.
—Чәй табыны әзерлә,—диде ул хадимәсенә.—йомышчыны туктатыгыз, кирәкми, чакырмасын, көзгеләргә дә тимәсеннәр.
Гәүһәршад ялгызы гына табын янында бик озак утырды.
Чынаягына кагылмады да диярлек, ара-тирә. онытканда бер генә, иреннәренә тигезеп куйгалады. Башы тулы уй иде. Ул уйлар калфагына да сыймый башлады бугай инде. Ниһаять, тәгаен бер нәтижәгә килде, ахры, ин якын күргән астөшермәсен дәштерде.
—Хәдичә, син бик дөрес юраучы күрәзәче бар дигән иден. жыен. шунда киттек,—диде.
—Сәеррәк ул. ошатырсын микән?—дип. хужабикәсен әлеге уеннан кире кайтарырга чамалап карады астөшермә.—тышта буран да кузгалып тора..
Гәүһәршадны чигендереп була димени, бер генә сүз әйтте:
—Сатулашма!
Бикә ат җиктермәде, өстенә дә астөшермәсенен иске киемнәрен киде. Кешеләрг ә сиздермичә генә аулак ишектән урамга чыктылар. Ә анда буран бар көченә котырына иде инде Бу табигатьне дә анламассын. керәле дә чыгалыга әйләнеп бара. Әле иртән генә күктә кояш елмая иде. хәзер карлы зилзилә дуамаллана. Жилбикә тәмам чыгырыннан чыккан, үзен чын хужа итеп тоя, әле бездәй очлы кар бөртекләрен биткә китереп кадый, әле итәк астына кереп тәнне куыра, әле өермәсе белән юлынны бүлә, аяк атларга ирек бирми. Өй ышыкларында гына бераз хәлрәк. Урам бушап калган. Берән-сәрән генә ниндидер имгәкле адәмнәр очраштыргалый. Күрәсен, аларның да якаларыннан бикәнеке шикелле бер-бер чарасызлык эләктереп алган иде.
— Еракмы әле?—дип, Гәүһәршад астөшермәсенен йөзенә салкын тынын өрде.
—Бар әле,—диде Хәдичә шәрехләмичә генә. Чөнки авызны ачар хат юк. тамакка җил утыра.
Кирмән тавын төшеп. Ярминкә мәйданын үтүгә, бистә башлана. Монда төрледән-төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнүче вак эшкуарлар яши. Шуңа күрә йорт-кураларынын да күбесе юктан бар итеп күтәрелгән корылмалардан гына гыйбарәт.
Астөшермә хатын алачык кадәрле генә бер хәрабә өй янында тукталып калды.
—Аллага шөкер, килеп җиттек,—диде ул бикәгә,—алдан үзем кереп күрешеп чыгыйм, донья хәлен белеп булмый
— Минем кем икәнне сиздерәсе булма,—дип кисәтте аны Гәүһәршад.— керүен дә икәү бергә керәбез.
—Алайса, аллага тапшырдык.
Ишекне ачуга, алардан алда өйгә ыжгырып салкын һава ургылды, берара бүлмә эче буланып торды
—Ару бәндә этен дә чыгармастай көндә кемнәр йөри анда?—дигән көр тавыш ишетелде
— Без йомышчылар, Фагыйлә абыстай, үтенеч белән килгән идек, онытмаган булсаң. Хәдичә мин
— Йөзләгән кеше арасыннан каян мин синен исемеңне хәтеремдә тотыйм,—дип бүлде аны күрәзәче
— Менә бу юл ялы —дип, астөшермә төенчеген сәкегә китереп куйды.
—Ничек киләсе иттегез, бәгъзе надан адәмнәр сихерче дип минем
данымны сата бит,—диде йорт хуҗасы. Ул үзе күренми, тавышы гына ишетелә.
—Кирәк тирәкне ега,—диде Хәдичә түземсезләнеп,—бүрәнә аша бүре кумыйк әле, Фагыйлә абыстай, безнен вакыт ягы чамалырак иде бит.
—Бәнем белән хан боерчысы сыман борын чөеп сөйләшмә, гадәменә хәсәнат4,— диде күрәзәче төксе генә.
Гәүһәршад хезмәтчесенә карап куйды янәсе, сәвәтлерәк5 тот үзеңне. —Бик урынлы кисәтү ясадың, кәбәм, иярчененә сәвәт җитеп бетми, диде күрәзәче.
Гәүһәршад өнсез калды.
Күрәзәче исә анын күңелендәгесен әйтте дә бирде! Бик хикмәтле күренә бит әле, тынлап карыйк, тагын ни-нәрсә белән шаккаттырыр икән.
Ниһаять, күрәзәче үзе дә пәйда булды. Һәм Гәүһәршад янә бер гаҗәпкә калды. Ул ике тамчы су кебек балачактагы тәрбиячесе Харрә тәтәгә охшаган иде: шундый ук базык гәүдәле, эре сөякле, тәкәббер йөзле. Киң итләч ияге тәртә башы сыман тырпаеп тора. Тумпак борыны, шешенке күз кабаклары—барысы да туры килә иде.
Ни хикмәт, ул аны ниндидер эчке сиземләү белән нәкъ шушы кыяфәттә күз алдына китергән иде. Һәм мондый күзаллау тәүгесе генә түгел. Анасы Нурсолтанның сурәтен дә башта күңелендә тәгаенләде. Ә алар исә ана җиде яшь тулгач кына очраштылар.
—Синең колак артыңда миң бармы?—дип сорады ул аннан.
— Болай дорфа булырга ярамый,—диде анасы бу төпченүне ошатмыйча.
—Минем беләсем килә,—дип отыры киреләнде кызчык.
—Бар инде, бар,—диде Нурсолтан,—менә, авырттырмый гына сыйпап кара.
—Мин синең миңеңне төшемдә күрдем...
Күрәзәче кычкырып Әлхәм сүрәсен укып чыкты да:
—Инде йомышыгызны сөйләгез,—диде.
Астөшермә хатын урамга чыгып китте, хуҗабикәсенең җан серен белү ана лязим түгел.
Күрәзәче дөм сукыр иде. Тоташтан табышмак бу аздакы күвәндәсе6, дип уйлап куйды Гәүһәршад.
—Ни йомыш?—дип ашыктырды карчык.
Гәүһәршад кыенсына-кыенсына гына монда килүенең сәбәбен анлатып бирде.
—Кара буранда абына-сөртенә шуның өчен килдеңме?—дип, карчык күрмәс күзләрен бикә ягына борды. Соравына үзе үк җавабын да бирде.
—Ир-ат атанның7 8 атаны инде ул, кәбәм, көн тан атса, кыз-катын шул сөаль белән мөрәҗәгать итә.
Гәүһәршадның күрәзәче белән ир-ат турында тел кашырга бөртек тә теләге юк иде.
—Бу сафсатаңны башкаларга калдыр, абыстай, иремне ничек бүтән туташларга күзе төшмәслек итәргә, шуны өйрәт син миңа,—диде.
Өйдә авыр тынлык урнашты. Күрәзәченең итәгендә карангалап утырган зур кара мәченең мырылдавы бу тынлыкка ниндидер сихерле шом өсти иде.
—Һәр пәринең җене бар, бикәбез шуны да бетми икән бит, пескәй,—диде
4 Гәдәмеңо хәсәнәт —алдыңнан артың
5 Сәвәт — зыялы
6 Аздакы күвәндәсе—усал карчык
7 Атан — ата дөя
8
күрәзәче мәчесенә мөрәжәгать иткән атлы булып.—дорфалыкны каһәр итеп тә кайтара алабыз ич без синен белән. әйеме„.
Күрәзәче кулларын алга сузды. Гәүһәршад үзеннән-үзе шул кулларга тартылды, алмаш-тилмәш үбеп чыкты.
—Бән сина сөйдерү бөтиләре өшкереп бирермен, кәбәм, аларны куллану серләренә дә өйрәтермен,—диде карчык тасма телләнеп,—иренә дога көче иңдерелгән сулар эчерерсен. күзенә генә карап торыр...
—Рәхмәт, абыстай...
— Шунысын да белеп тор. кәбәм,—дип юмалавын дәвам итте күрәзәче,—бу чараларнын көче вакытлы гына Ник дисән. кыз-хатыннын гыйффәти гомере күбәләк гомере кадәр генә. Син шул хафалы чиккә килеп терәлгәнсең...
— Минем яшемдә эшен булмасын.—дип, Гәүһәршад корт чаккандай ду кубып урыныннан торды да, ишеккә килеп орынды. Әмма ача алмады. Әллә тышкы яктан терәп куйганнар, әллә бозланып каткан, әллә...
— Бу йортнын керер ишекләре кин булса да. чыгар ишекләре бик тар шул, кәбәм,—диде күрәзәче тыныч кына,—кабаланма, сина әйтер сүзем бар Колагыңа киртләп куй: бән гүр иясе булганнан соңында барча вазифаларым да сиңарга күчәчәк. Көт, тәнәкә, ул көнгә дә ерак калмады.
Ишек кисәк кенә ачылып китте. Ниндидер көч Гәүһәршадны урамга суырып алды. Ә анда әле һаман буран котырына иде.
Гәүһәршад иң әүвәл Булат бәкнең мәгъшукасы белән араны өзде. Кызны елата-елата алтмыш яшьлек азгын мәздингә өч хатын өстенә кияүгә бирдертгс. Аның артыннан хадимә туташларны ханымнарга алыштыртгы Шуннан сон чират үзенә җитте. Соңгы атнада йөз-кыяфәтен матурлау белән шөгыльләнде. Эшненбашы итеп, әле кырык көн узмаса да. эскәк ярдәмендә култык астындагы, жан җирдәге төкләрдән арынды. Бу авыртгыргыч гамәлне ул һәрвакыт үзе башкара Жингәсе. Мөхәммәдәмин ханның яшь казәше Үрбөт ханбикә бизәнү мәктүбенсн остасы иде. Алар кырык яшь узгач кына никахлаштылар. Ә бу яшьтә ирне янында тотунын ни-нәрсә икәнен үз башына төшкәч кенә аңлыйсын икән Гәүһәршад га шул хәлдә хәзер. Бик күп тир түгәргә туры килә Бүген, әнә. җиде тирен чыгарып, әйләндерә-әиләндерә мунчада чаптылар. Жингәсе үрнәгендә, тәненә калын итеп чәчәк балы да сылатгырды. Бал сенсп беткәч, кәжә сөте салынган зур кисмәккә кереп ятты.Үлән төнәтмәсе дә хәйран йомшартты. Тагын әллә ниләр кыландырып бетерделәр, чәчен генә дә ике-өч тапкыр тарап үрделәр.
Гәүһәршад ире белән төнге очрашуны зөфаф киченә әзерләнгән яшь кәләштәй ашкынып та, түземсезләнеп тә. куркыбрак та көтеп алды. Булат бәк ошатты
— Һай, минем хәләлем хур кызларына биргесез бит ул,—дип кочаклап алды.
Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарап салды. Оялмады да. тартынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады...
Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады Ә анын көче дә, гайрәте дә җитәрлек әле.
Ни кызганыч, арада ташкындай бөтереп алырлык янар хис юк иде инде Шуна күрә бу ясалма якынлык канәгатьлек китермәде, тамаша гына булып калды. Хәлбуки, аларны берботен итеп тота торган башка мәнфәгатьләр дә җитәрлек үзе. Булат бәк күптән инде шул хакта сөйләшеп аңташырга җай эзли иде
—Бикә, Мөхәммәдәмин хан вафатыннан сон дәүләт сәясәтенә карата битарафландың димме, һәрхәлдә, Олуг Мөхәммәд мирасын торгызу хакында янып-көеп йөрүдән туктап калдын,— диде ул хатынының чәчләреннән сыйпаштыра-сыйпаштыра.—Хәтерендәме, тәхеткә нинди генә хан утырса да. Барча Казан җире белән мин җитәкчелек итәргә тиеш,—дип аһ ора идең. Сизәсеңме, шул вакыт килеп җитте бит!
Яшьлеге үтсә дә, акылы мул иде Гәүһәршаднын, әлеге тәкъдимне җәһәт кенә башында әйләндергәләп, нәтиҗәсен дә чыгарып куйды. Алай да төрттереп аласы итте.
—Димәк, әле миңа ясин укылмаган?
—Көрәш башлана гына, бикә. Һәм ул көрәшнен башында Олуг Мөхәммәд хан нәселенең бердәнбер дәвамчысы Гәүһәршад бикә торырга тиеш,—диде Булат бәк чын җитдилек белән.
—Сәгате сукты дисенме?
—Сукты, бикә, сукты.
Бу кичне ир белән хатын ничек итеп ханлыкны кулга алу турында озаклап һәм тәфсилләп гәп кордылар, уртак түшәк хәлләре онытылды. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ник дисән, сәяси уен шул ук гыйшык-мыйшык лабаса инде ул.
Шушы көннән мәхәббәттән дә ләззәтлерәк, әмма баш бетүгә тин хәвефле яна тормыш башланды.
Көннәрдән бер көнне кичләтеп кенә Кече Гали Шириннәрнең капкасын какты.
—Исән-имин генә яшисезме, дәгьва-үтенечләрегез юкмы, тормышыгыздан риза-бәхилме?—дип, гадәттәгечә, ишектән керә-керешкә саескандай такылдарга кереште.
Бәкнен килеш-килбәте дә үз-үзен тотышына тәңгәл килә иде. Ярма ташыдай йомры итләч йөзе, әйтерсен лә, авыздан гына тора. Ә ул олы авыз һаман ерык булыр. Шамакайның шамакае.
—Дәгъва-үтенечләр белән кызыксынасын, ханга теркәүмән булып ялландыңмы әллә?—дип көлемсерәде Булат Ширин,—бездә алар хәдтин ашкан, кәгазь-каләмен җитәрлекме соң?
—Матавыкланма, бәк, олуг кенәз Василий Мәскәүдән бер олау язу-сызу әсбаплары җибәргән.
—Нәрсә, козгыннар үләксәгә кундылар да мыни инде?
Кече Галинен калын кашлары маңгаенда сыр ясап, дуга рәвешенә керде.
—Арт ягына су керсә, үләксәгә дә кунарсың.
—Ташла әле уен-муенынны, тәфсилләбрәк анлат,— диде Булат бәк, җитди кыяфәткә кереп.
Кунакнын да иреннәре җыелды.
—Озын сүзнен кыскасы, фикерләшергә кирәк,—диде Кече Гали.—Мина калса, җыенны ау төргәгенә төрү отышлы булыр сыман. Һәрхәлдә, сыналган алым. Ни кадәр йөгәнсезрәк кылансак, шул кадәр яхшырак. Хан шымчыларының күзенә төтен җибәрү, үзен беләсен, кыл басмада йөрүгә тин.
Булат бәк ау белән әсәрләнгән кешеләр рәтендә йөрми иде. Ау ни. сунар ни—ана барыбер. Тик нишлисең, карачы дәүләти дәрәҗәдәге чаралардан читтә кала алмый. Ә алар нәкъ шул өлгедә оештырылалар да. Дөрес. Мөхәммәдәмин хан вафатыннан сон тәхет тирәсендә башланган ыгы-зыгы аркасында мондый сафа сөрүләр күзгә күренеп кимеде. Сәхибгәрәй хан ул эшләргә маһир түгел иде, Сафагәрәй исә әлегә ныгып җитмәгән.
ю
—Иргә дәүләт бетәрдә карга салса да каз алыр, ирдән дәүләт китәрдә лачын салса да аз алыр, диләрме әле,—диде Булат бәк үз белдеклелегенә үзе куангандай,—безләр ни-нәрсәгә өмет итәбез, ягъни дә ни-нәрсә аулаячакбыз?
— Үрдәк аулаячакбыз, бәк, үрдәк,—дип дустының аркасыннан сыйпаштырды Кече Гали.
—Ә мине күбрәк козгын кызыксындыра,—диде Булат Ширин кыяфәтен үзгәртмичә,—тел төбемне аңлыйсындыр, шәт
— Борчылма, бәк, бик яхшы анлыйм мин синен урау сүхләренне. тамашабыз итәк астыннан ут йөртү генә ләбаса. Баш аучыбыз—бикә! Ханлыкнын язмышын үз кулына алырга батырчылык итәрме ул, кискен гамәлләргә фатихасын бирерме? Төп хикмәт менә шунда.
Ширин чынаягын кулына алды, чәе суынган иде, эчмәде, иреннәренә генә тигезеп куйды. Табынчы чәй ясаган арада әнгәмә өзелеп торды, сүз чыгудан шикләнәләр иде булса кирәк.
— Карт чыпчык кибәккә алданмас ди, бикәне өйрәтәсе юк,—диде Булат бәк —Федор Карпов та төшеп калганнардан түгел анысы, мәгълүм илче, зур тәжрибә иясе. Шәехгали вакытында калагай да булып торды. Әмма Сәхибгәрәй хан кәкре каенга терәде үзен
—Хәзер шул жинелүнен үчен кайтармакчы исә. Ишетүемчә. Мәскәү Ибраһим бахшыны үз ягына аударган, имеш.
— Нәрсә, без хәзер шул буш куык белән бер жепкә теркәлдекме әллә?
Булат бәкнен ачуташ капкандай йөзе китте Бахшы белән борчаклары
пешми иде, күрәсен.
Анысы да хак. Ибраһим бахшы, яшь булуына да карамастан, арада акыл иясе зат иде. Язу-сызуга бик маһир Искиткеч оста телмәр Урысчаны су кебек эчә. Кирәксә, Иваннын үзен дә сатып җибәрә алыр иде. Шуна күрә ин дәрәжәлс илчеләрдән санала. Булат бәк үзе илчелеккә омтылмады, шулай да нигәдер илчеләрдән көнләшә иде
Кече Гали дустынын чытылуына игътибар итмәде, куен кесәсеннән төргәккә төрелгән ниндидер затлы кәгазь тартып чыгарды да, сүтеп укырга да ксрсшгс:
«Мөхтәрәм казандылар!
Без гомер бакыена Мәскәү белән кулга-кул тотынышып яшәдек Ачуланышкан чакларыбызда, яу чапкан вакытларыбыз да булды Әмма дә ләкин бервакытта да дошманлашмадык. Тузан кагу, танау канату туганнар арасында да була торган хәл. Ана карап дуслык җуелмас, һәммәбезгә мәгълүм, боек ханыбыз Мөхәммәдәмин галиҗәнаплары бу дуслыкны рәсми килешү рәвешендә дә тәгаенләгән иде. Кырым килмешәкләрен Казаныбызга аяк бастырмады ул. Дан Мөхәммәдәмин ханга! Кырымлыларга Казанда урын юк Сафагәрәйне куып җибәрегез!*
—Күр, бу безнен җырны җырлый түгелме сон?—дип гаҗәпкә калды Булат бәк.
— Шундый ук өндәмә белән Ибраһим бахшы Арча бәкләренә, чирмешләргә, чуашларга да мөрәҗәгать итә. Тик шулай да бахшы безнен җырны җырламый, ул Шәехгалине тәхеткә кайтарырга кодалый Минем фикеремчә, башлангыч чорда безгә анын зыяны юк.
— Шәехгалинең хәсрәт капчыгы икәнен белә торып, һаман шуны төртергә тырыша бу Василий, аңламассың, казанлылар теш-тырнаклары белән каршы лабаса,—дип мыгырданды Ширин,—урысларнын үзләренә дә күпме җик күрсәтте инде ул
Хак. Әлегә Шәехгалинең Мәскәүгә әллә ни яхшылык китергәне булмады. Борын асты кибәргә генә өлгергән бу Касыйм чанын зур өметләр белән
и
Казан тәхетенә утырттылар. Шундый дәрәжәле бүрек кигезгәннәр икән, халыкны үз ягына аударырдай эш майтарырга кирәк. Ә анын хәбәрендә дә юк, узган елгы әрекмән шикелле салынып төшкән колакларын шәллерәйтеп, күнел ачуын белә.
Түземлекләре төкәнгән казанлылар Кырымга чапкын җибәрергә мәҗбүр иделәр. Шул рәвешле Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйнең ханнын күктән көткәне җирдән килде. Энесе Сәхибгәрәйне, тәхетемә кул сузмасын дип, төрмәдә тота иде. Аннан котылуның моннан да җайлы, шул ук вакытта гаять мәртәбәле ысулы булырга мөмкинме сон? Һәм Сәхибгәрәй форсатны кулыннан ычкындырмады. Казанга яу чапты. Ихтимал, моны яу чабу дип тә булмыйдыр. Ник дисәң, гаскәре нибары өч йөз борыннан гыйбарәт иде.
Шәехгали, билгеле, урысларга аркалана. Чынлыкта хакимият Мәскәү илчесе Федор Андреевич Карпов кулында иде. 1505 елгы погром кабатланмасын дигән сылтау белән башкалага воевода Поджогин җитәкчелегендә тулы бер гарнизон кертелгән иде. Башта кырымлылар шуларны суеп ыргыттылар, тавышлары да чыкмады. Аннан ханнын Касыймнан алып килгән шәхси сакчыларының башлары тәгәрәде.
Янә погром башланды. Ул бишенче елгысыннан күпкә канлырак иде. Шәехгали төнге күлмәк-ыштаннан гына тәхетен ташлап качарга мәжбүр булды. Карпов белән Поджогин да үкчәләрен күтәрде.
Ут утыннан туймас, җир яңгырдан туймас, ди, кырымлыларнын да нәфесе зурдан иде. Сөңгеләр бу юлы Мәскәү тарафына борылды. Чөнки Мәскәүне тезләндерми торып Казанны кулда тотам димә.
Сәхибгәрәй агасы кушуы буенча тәхеткә утыруының икенче көнендә үк гаскәрен кузгатты. Бер яктан—казанлылар, икенче яктан—кырымлылар Атна-ун көннән Коломнада очрашып, бер йодрык булып төйнәлделәр дә алтын гөмбәзле пай-калага ыргылдылар. Инде, әнә, алда Кремль манаралары да пәйда булды.
Василий куркуыннан чын мәгънәсендә астына җибәрде. Мәскәүдә кияве чукынчык Петр-Ходайколны калдырып, шәһәрдән үк чыгып сызды. Берничә көн печән кибәне астында яшеренеп ятты.
Мәмләкәт язмышын кибән астында гына хәл итеп булса икән? Мөхәммәдгәрәй хан Василийга ультиматум куйды: җә мина, ягъни дә Кырым ханына мәңгегә баш бирәм дип ярлык язасың, жә Мәскәүегезне икенче Сарайга әйләндерәм, минем бабам Миңлегәрәй хан Алтын Урда булып Алтын Урданы туздырган, ә мина калагызны җир белән тигезләү берни тормый, диде.
Василийга буйсынудан гайре юл калмады. Шуннан соң Мөхәммәдгәрәй һәр елны Мәскәүгә үзенен сын-сурәтен җибәрә иде. Василий исә шул сын- сурәткә табынырга тиеш. Ләкин Мәскәү барыбер Казанны тынычлыкта калдырмады, үч орышына хәстәрлек эшләрен башлап җибәрде. Күп тә үтми, Түбән Новгород янындагы Сура елгасы буенда сыргавыл каласына нигез салынды. Бу каланың бина ителгән урыны Казан йортына караган җирдә иде. Ана олуг кенәз хөрмәтенә Василийград дигән исем бирелде.
Шул тирәләрдән урап кайтканның сонында Василий Сәхибгәрәйгә чапкын җибәрде. Ул ханга олуг кенәзнең ошбу сүзләрен җиткерде: «Үткән ел туганын белән, караклар һәм кеше үтерүчеләр сыман, искәртмәстән һөҗүм итген. Менә мин, белекле сугышчы кебек, синен өстенә йөргәнлегемнән хәбәр биреп, сина сугыш ачамын».
Василий сугыш ачты, теләгенә генә ирешә алмады.
Әшнәләр әлеге вакыйгаларның эчендә кайнаган адәмнәр иде. Бу хакта фикер алышулары, Хәтирәләрне яңартулары да юкка гына түгел. Фетнә дилбегәсе инде алар кулына күчте. Ә сабак алыр нәрсә күп. Мона кадәрге
фетнәчеләрнең башына, әлеге дә баягы, мал-милек. ваемсызлык житте. Сәясәттә исә вак нәрсә юк. Кем әйтмешли, энә дә бер, дөя дә бер Энә генә дип йөргән гамәлиен мизгел эчендә дөягә әверелүе дә ихтимал.
—Федор Карпов үзе килгән дисен инде алайса,—дип, Булат бәк иреннәрен бүлтәйткән рәвештә ишекле-түрле йөрештерергә кереште —Илче сыйфатында түгел, шәхси йомыш белән, кача-поса гына,—диде Кече Гали,—Кырым һаман үзсүзлеләнә, күрәсен.
—Ә менә монысы шә-әп.—диде Булат бәк йөрүеннән туктап,—файдалана белсән. әлбәттә...
Ауга мөнәсәбәтле кайбер гамәлләргә үзгәреш тә кертергә туры килде. Аеруча Чура морза тузынды:
—Гафил булмагыз, зинһар, хан ялмавызларына яшерен оешма әгъзаларын көтүе-ние белән бакмага куймакчы буласызмыни'’—диде үзенә генә хас зәһәрлеккә төенеп.
Чура морза зирәк акыллы кеше булса да дуамаллыгы хәтдин ашкан иде. Шуна күрә аның белән сүз көрәштерергә атлыгып торучы юк. Бу юлы да каршы төшүче булмады. Алай да Кече Гали чеметеп аласы итте
— Көтү хәстәрендә, жәнабе гали,—диде ясалма бер басынкы тавыш белән,—кызганыч, беребез дә синен белән чагыша алмыйбыз.
«Пырх* итеп көлеп җибәрделәр. Чөнки көтүнең аерым мәгънәсе бар иде.
Чура морза үсмер вакытта көтү көтәргә алынган, имеш. Беркөнне үзенен яшьти кулдашларына әйтә бу: «Беребезне баш итәек*,—ди.
—Ничек,—дип белешә тегеләр.
—Кем дә кем бозау суеп ашатса, шул башлыгыбыз булыр,—ди Чура.
Үзе шунда ук эшкә керешә. Бер бозауны егып суя да иптәшләрен сыйлый Һәм котүбашка әйләнә.
— Көтүне авылга алып кайтканда, бозауларыгызга атланып, яулыкларыгызны таякка бәйләп байрак ясагыз да: «Чура морзанын гаскәрләремез дип кычкырыгыз»,—дип. әмерен дә бирә
Хакмы, хак түгелме, әмма шундый гайбәт йөри Ул үзе менә дигән сунарчы. Гәүдәгә пәһлүән булмаса да, искиткеч чырыш, тәвәккәл зат
Гадәттә кошны кош белән аулыйлар Чуранын да ау лачыннары күп. Ләкин тигез урында мөгез чыгармаса, Чура булыр иде мени ул. Аның үз сөннәте: әгәр син үзеңне оста мәргән дип саныйсын икән, кошны һавада очкан халәтендә ук белән атып төшер. Менә булыр бу егетлек!
Морза әле дә ауга лачынсыз чыкты. Төп сунарчылар итеп Чура, Тагай. Кече Гали тәгаенләнде. Булат бәк белән Боерган сәедкә исә Гәүһәршад тәнәкәнен Мәскәүдән килгән яшерен илче Федор Карпов белән очрашып сөйләшүен оештыру вазифасы йөкләнде
Яз киреләнсә, көздән яман ди. Иртәгә ауга чыгасы көнне генә һава бозылып китмәсенме. Югыйсә атна буе халык хозурлык кичергән иде: жылы. якты, матур, болын тутырып аллы-гөлле күбәләкләр оча Жәй быел кабаланыбрак тәрәз кага дип зарлана да башлаганнар иде хәтта Юк. табигать-ана барыбер үзенекен итә ул. Майда тунын калдырма, дип бик дөрес әйткәннәр
Жил котып ягына борылуга, көн дә суынды, кояш та сүрелде Ничек сизенгәннәрдер, күбәләкләр ана кадәр үк каядыр китеп югалганнар иле инде.
Җиһан шыксыз жил уртасында калды. Нәкъ датадагы Самум җиле кебек, коры, чәнечкеле, йөгәнсез.
Ауны кичектерү мөмкин түгел иде. Бернәрсәгә карамый кичтән үк чыгып киттеләр. Каладан дүрт-биш чакрымда гына күлләр тезмәсе бар. Бик матур урын. Күтәрелеп карасаң, бүрек шуып төшәрлек биек вә төз чыршы агачлары арасыннан көмештәй ялтырап күренеп торалар. Кыска вакытлы ауга аксөякләр, гадәттә, шунда йөриләр. Аккош күле, Зәңгәр күл, Тирән күл—һәммәсендә кош-корт мыж булып ята.
Тан белән аучылар ярдәмчеләре алдан әзерләп куйган аулак урынга килеп урнаштылар. Аралары әллә ни ерак түгел. Чөнки үрдәк өере зур көтү белән йөри.
Чура морза ук сәмәкләрен тумпак борынлы итеп ясатты. Болай үрдәк жәрәхәт алмый, искәртмәс авырту вә куркудан гына йөзтүбән мәтәлә. Камыш арасында кечкенә каекларда яшеренгән кош җыючылар аларны айнып өлгергәнче җыеп алалар.
Озак та үтми, күлнен аргы башында кешеләр кычкырган, этләр өргән, таба каккан тавышлар ишетелде. Болар—өркетүчеләр. Әнә, болыт булып, үрдәк көтүе дә күтәрелде. Үрдәкләр бервакытта да үз күлләрен ташлап китми Куркыткан-өркеткән очракта да урыннан-урынга гына очып куналар, бераздан кире әйләнеп кайталар.
Чура жәясен киереп, кошларның якынлашуын көтә башлады. Күп тапкырлар сынаганы бар, анын угы иң биек чыршыдан да югарырак очкан кошны куып җитә. Шуның белән мактана да. Мактанырлыгы бар, арада аңа җиткән мәргәннәр юк. Бүре, төлке ише эрерәк ерткычларга да теше үтә морзанын. Аю эзенә дә төшкәли. Кош авы исә кулны жәядә тоту өчен бик файдалы.
Жил галәмәте булса кирәк, үрдәкләр ничектер кырын килеп очалар иде. Шуңа күрәме, утырырга чамалый башладылар.
—Бисмиллаһи рахман...
Чуранын гәүдәсе шырпыдай тураеп катты, кулларына дулкын булып көч йөгерде, күзләре очланды...
Үрдәкләр баш очына җитүгә, җәя җебен үзенә таба тартып китерде дә, угын турылап, корбаны тарафына очырды. И һәм.. Әмма түбәнгә мәтәлүче үрдәк күренмәде. Жилбикә мактанчык аучынын борынына шалт берне! Атылган укны бөтереп алды да, бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрде. Шундук яшелле-зәңгәрле әче тавыш яңгырады.
—Ни булды анда, бар, белеп кил,—диде Чура тоткавыл адәмгә. Тегесе чаптырып камыш арасына кереп китте.
—Габдулла җыючының күзенә үк тигән,—диде адәм урап килгәч.
—Чебен тимәс, чер итәр,—дип җиргә төкерде морза. Аның бушка очкан угы өчен кәефе кырылган иде.
—Күзе сытылып чыккан,—дип аңлатма бирде тоткавыл адәм,—йөзе тулы кан...
—Алып китсеннәр, әйт, шыңшып үрдәкләрне куркыта,—диде морза,— шул гына җитмәгән?
Бу вакытта Гәүһәршад урыс илчесен кабул итәргә әзерләнә иде. Һич яшерен гамәл дип уйламассың, чын хөкемдарлар арасындагы рәсми аудиенциядән бер ким җире дә юк. Гәүһәршад ау йортының икенче катын хан сарае үрнәгендә җиһазлатгырды: идәнгә зиннәтле келәмнәр җәелде, йомшак кәнәфиләр урнаштырылды, өстәл, шкаф ише җиһаз да бик затлы иде.
Гәүһәршаднын кием-салымга һәвәслеге турында бик күп имеш-мимешләр йөри. Бервакыт, тәнәкә Румнан тегүчеләр китерткән икән, дип шаулашкан иде югары даирәнең көнчел бикәләре. Утсыз төтен чыкмаган кебек, әлеге сүзләрдә дә хаклык бар иде, билгеле. Әйе, ул Рум осталарының күлмәкләрен яратып кия. Шул ук вакытта Кытайдан да, Мәскәүдән дә, Хәрәземнән дә тегүчеләр чакырта.
Әлеге очрашуга ул киенеп-ясаньш килде. Өстендә үкчәгә кадәр төшеп торучы алсу төстәге өр-яна күлмәк, ефәктән ука белән каймалап тегелгән озын яшел камзул. Аягында кызыл сәхиян күннән алтын жеп белән тегелгән искиткеч нәфис чүәк. Парча күкрәкчәсе дә бик килешле Бизәнү әйберләре үзе бер тамаша. Әнә, алтынланган көмештән ясалган мәржән беләзекнең ахак, фирүзә ташлары ничек ялт-йолт килеп тора. Бармаклары саен кашлы йөзек. Энже, асылташ, атгын тәнкә белән бизәлгән хәситә кесәсендә вак хәрефләр белән язылган нәни генә Коръән. Ә очлы баш киеме анын ханнар нәселеннән булуына ишарә итә иде.
Гәүһәршад үзен һәрчак ханбикәләрчә тотты. Сарай даирәсе дә бу дәрәжәне таный иде. Агасы Мөхәммәдәмин хан вафатыннан сон аксөякләр аны Казан тәхетенен хокукый варисы дип саный. Тәхеткә утырырга кыз-хатын булуы гына киртә куя иде. Ул мона бик борчыла иде Шушы борчулары аны көтспханәгә дә китерде. Беләсе килә мөслимәләр идарә иткән мәмләкәтләр булганмы, андыйлар хәзер дә бармы?
Габбас хәзрәт озак кына көтепханә тузаны эчүдән борынгы китап төсенә кергән зәгьфрәндәй сары йөзен, шушы ук сәбәптән коелган күсә сакалын сыпыргалап торды да:
—Мәрхүм Мөхәммәдәминнен яшь бичәсе Үрбәт ханәкә дә көтепханә сукмагына тузан кундырмый иде,—диде,—ифрат та укымышлы зат иде, башы гыйлемен күтәрә алмады, ахры, ярлыка Ходаем гөнаһлы бәндәнне
—Жингәчәмне үзем дә бик ихтирам итә идем,—диде Гәүһәршад.—мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем Ә минем гозеремә карата ни әйтәсең, хәзрәт?
Котепханәченен куллары янә сакалына ятты.
—Сина, тәнәкә, мәгълүмат кирәкме, әллә үзен укып белергә, эпәнергә телисенме?—дип сорады.
—Хәзергә мәгълүмат та җитеп торыр, хәзрәт, аннары күз күрер
Гәүһәршад беренче мәртәбә Мисыр патшабикәсе Кәлимә турында ишетте. Бик ошатты, менә кемнән үрнәк алырга кирәк дип күңеленә беркетеп куйды Тәвәккәллегенә, зирәклегенә, хәйләкәрлегенә, үҗәтлегенә сокланып туймаслык. Кансыз да була белгән.
—Румлылар Кәлимәне дошман күргән, зәһәр еланга тиңләгәннәр, шуна күрә аларнын язмаларында патшабикә бик начар сыйфатта тасвир ителә,—дип кистереп куюны кирәк тапты көтепханәче
— Мона һич тә исен китмәсен, хәзрәт.—диде бикә,—үзен әйтеп торасын ич, Кәлимә патша Румнын ике бөек жиһангир-илбашларын үз кубызына биеткән, дисең. Си зар үзе генә ни тора? Әнсәни дә шул калыптан булган дип уйлыйм Һәр икесе гүзәл Кәлимәгә ярау өчен кулларына кылыч алган.
—Әйе, гүзәллектә, нәфислектә Кәлимәгә тиннәр булмаган
—Ә миңа Кәлимә бикәнең зирәклеге, хәйләкәрлеге күбрәк ошый.—диде Гәүһәршад,—үҗәтлеге, сүз иясе булуы. Сизар белән очрашу өчен ни-нәрсә уйлап таба бит? Сарайга үзен келәмгә төреп керггерә. ә тоткавыллар авызларын ачып кала.
Шулай да Гәүһәршаднын йөрәген җилкеткәне болар түгел иде Хәтта унсигез яшьлек Кәлимәне ун яшьлек патшага ярәшү дә артык гаҗәпләндермәде, моны мин үзем дә булдырдым дип күңеленнән генә елмаеп куйды,—анын ире дә тугыз яшькә яшьрәк ич.
Хакимлеккә омтылу, хаким булу татар тәнәкәсс өчен дә кул җитмәс хыял түгел үзе. Үрдәкчедән күрмәкче. киекче дә килмәкче. ди. Кәлимәнең тәрҗемәи хәле анын өметенә ак канат куйды. Атае вафатыннан сон Кәлимә ил белән әүвәл, әлеге дә баягы, балигъ булмаган ун яшьлек ире, агасы белән берлектә идарә итә. Бу васыйлар* шурасы дип атала. Әлеге ысул
* ВлгыЛ регент
Казан-йортка карата да кулай күренә. Тәхеткә кануни дәгъваченен булмавы сәбәпле туган ыгы-зыгы бу мөмкинлекне күпкә арттыра. Казан тәхетенә дә шундый бәлигьлык яше җитмәгән хан утыртырга гына кирәк. Сафагәрәйгә каршы оештырылган фетнә менә шуны күздә тотырга тиеш тә инде. Тик ана кадәр ул килмешәктән арынырга кирәк. Әлеге мәсләктә Гәүһәршад белән олуг кенәз Василийның карашлары тәнгәл килә иде
Илче ишектән кереп, тәнәкәне күрүгә ирексездән идәнгә ауды. Анын каршында бүлмәне тутырып чын ханбикә утыра иде. Затлы, күркәм, тәкәббер.
Гәүһәршад илченең каушап калуын бик охшатты. Әлеге уенның максаты да Мәскәү вәкилен шаккатыру иде. Һәм ул максатына иреште. Илче, һичшиксез, әлеге тамаша турында олуг кенәзгә җиткерәчәк. Ә бу бикәнен абруена өстәмә шакмаклар гына.
—Кәнәфигә рәхим ит, Федор Андреевич,—диде Гәүһәршад саф урыс телендә илченен каушап калуын күрмәмешкә салышып,—тәм-томнан авыз ит, дөрес булса, сине татар аш-суына мөкиббән диләр.
—Дөрес, бик дөрес,—дип җанланып китте Карпов,—бәлеш, тутырган тавык ише затлы ризыкларны пешереп, кунакларны да сыйлыйм әле мин.
Аш-су турындагы әнгәмә шушы урында өзелде, чөнки ишек уемында Булат Ширин белән Боерган сәед пәйда булды. Гәүһәршад каш астыннан гына атарга күз төшереп алды. Булат бәк беленер-беленмәс кенә башын иеп куйды. Бу, барысы да тәртиптә, барысы да алдан тәгаенләнгәнчә, дигәнне анлата иде булса кирәк, тәнәкәнен йөзенә ышаныч кайтты.
—Аллага тапшырып, сөйләшүне башлыйк, җәмәгать,—диде ул,—иң элек мәнфәгатьләребезне ачыклыйк, Федор Андреевич, беренче сүз синеке
Карпов авызын ачкалаганчы какча гәүдәсен кәнәфи читенәрәк авыштырып, аякларын тигезләгәндәй итте. Йөзе дә җитдиләнде, хәтта бакыр төсендәге сакал-мыегы, җөнтәс кашлары да ничектер җыелып киткәндәй булды.
—Мәскәү хөкүмәте бүгенге көндә Казан тәхетен биләп алган кырымлы Сафагәрәйнең вәкаләтләрен танымый,—диде әңгәмәдәшләренә туп-туры карап,—без мөхтәрәм Мөхәммәдәмин галиҗәнаплары хакимлек иткән чор кануннарын төгәл үтибез, чөнки дә алар әле һаман үз көчендә. Шуна күрә Казаннын да бу килешүләргә турылыклы булуын та., әһе. . әһе...
Илче тотлыгып калды. Чөнки «таләп» дигән сүз бу сөйләшүдә урынсыз иде. Ул ютәлләгән атлы булып, хатасын төзәтергә ашыкты
—Әһе, әһе... турылыклы булуын үтенәбез. Үзегезгә дә мәгълүм, 1487 елгы әлеге килешү нигезендә, Казан тәхетенә дәгъвачене Мәскәү билгели.
—Килештерелә,—дип төзәтте аны Булат бәк.
—Килешүдә син әйткән бу сүз юк, кенәз,—диде Карпов.
—Безнен фирка да Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту ягында,— диде Гәүһәршад, бәхәскә кызыл китәргә ирек бирмичә.—Ә хөрмәтле урыс туганнар нигәдер һаман Казан арбасы тәгәрмәченә таяк тыккалап торалар, бу һич тә өлфәт гамәлләргә этәрми.
—Нинди дәлил китерә аласыз?
Гәүһәршад дәлилләрен китерергә ашыкмады. Әүвәл бармакларындагы йөзек-балдакларын берәмтекләп барлап чыкты, берочтан беләзек- чулпыларын да күзеннән үткәрде.
Тынлык озакка сузылган кебек тоелды. Чөнки фикерләрнең ургылып торган мәле ләбаса. Ә Гәүһәршад бүген генә күргәндәй асыл ташлары белән мәшгуль. Ул, әлбәттә, әңгәмәдәшенең эчендә ут кайнаганын бик яхшы белә. Очрашуга
да җентекләп әзерләнде. Әмма бу сөйләшүнен хужабикәсе ул. Гәүһәршад! Әйдә, урыс илчесе бераз уфтангалап. бимазаланып та алсын, укасы коелмас —Дәлилме?—диде ул. ниһаять, сүзләрен теш арасыннан гына сыгып.— дәлилләр бихисап. Федор Андреевич
Гәүһәршад элмәкле карашын илче тарафына очырды.
—Ташаяк ярминкәсенә тышау салу нигә кирәк булды инде олуг кенәзгә? Бик күп урыс сәүдәгәрләрен баетып череткән ярминкә бит ул. Хәзер аларны тыйгансыз. Янәсе, әнә. Нижнийда үзебезнен ярминкәне ачтык, шунда сату итегез. Ә үзегез барысы да Мөхәммәдәмин хан чорындагыча булсын дип лаф орасыз. Моны ничек анларга? Шушы да булдымы дуслык?
— Минем бу мәсьәлә буенче сөйләшү алып барырга вәкаләтем юк.—дип. туры жаваптан котылу юлын тапты Карпов.
—Хәйләкәр син. кенәз. мәкерле.—дип елмайгандай итте тәнәкә — Алайса, илчене яшеренә-яшеренә Казанга китергән мәсьәләгә күчик. Син Мәскәү Сафагәрәйне хуп күрми дисән дә, күптән түгел генә олуг кенәз аны рәсми рәвештә хан итеп таныды лабаса. Сәбәбен дә әйтәм: Казан янында урыс гаскәре хурлыклы рәвештә жинелде. Никадәр әсир бирдегез, никадәр корал югалттыгыз. Санаусыз. Үзегезнең кулдан килмәгәнне безгә йокләмәкче хәзер. Сүз дә юк. Сафагәрәй ханны куып җибәрә алабыз без. Болай дип өздереп әйтергә ныклы нигез бар. Аксөякләр генә түгел, хәтта кара халык та гамәлләребезне яклый. Тик шуны белеп тор. кенәз. шартларыбыз тулысынча үтәлгән очракта гына алыначакбыз без бу эшкә. Ә шартыбызның ин мөһиме шул: Казан тәхетенә без тәкъдим иткән кеше утырырга тиеш!
—Олуг кенәзгә шартларыгыз турында барысын да бәйнә-бәйнә җиткерермен,—дип. илче башын иде
—Рәхмәт,—диде Гәүһәршад,—хәерле юл.
—Без сине, тәнәкә. Мәскәүдә көтәбез, анагыз Нурсолтан ханбикәгә күрсәтелгән дәрәжәдә хөрмәтләрбез,—дип. кенәз саубуллашырга ашыкты Нәкъ шушы вакытта тоткавыл кереп. Булат бәкнен колагына нидер пышылдады. Тегесенең йөзе агарынып китте
—Урман авызында хан җайдакларын күргәннәр, нишлибез'1 Бүлмәгә бер мәлгә шик-шөбһә сөреме эленде, ыгы-зыгы кубып алды Тәнәкә генә салкын канлылыгын җуймады.
— Ни-нәрсәгә колакларыгызны астыгыз әле, куян йөрәкләр, әллә оныттыгызмы, без ауда лабаса! Килгән кеше китә дә ул. ә хәзер кенәзне озатыгыз, менә ана хан җайдаклары белән очрашырга ярамый.
Бераздан шау-гөр килеп аучылар кайтып төште Мактанырлыклары бик үк күренмәсә дә. кәефләре шактый күтәренке иде. Жилбикәгә ачу итеп, кымыз дастарханы жәйдергәннәр иде Хәзер әнә телләре телгә йокмый —Бар лоньяны су баскан, ә үрдәкләрнең гамендә дә юк,—дип ясмык иреннәрен җәеп көлде Чура морза,—ук артыннан ук атабыз, алар
-Ук тимәсә. аткан белән кош үлмәс ди. морза, димәк ки. сөмәкләрсгезне чарлап җиткермәгәнсез, фаразан.—дип чеметеп алды Давыт ба.хшы.—Кыек атып, туры тисә генә инде...
—Ул кадәр гарасатка, монысына рәхмәт әйтегез,—дип акланды кайсыдыр.
Кече Гали генә бахшынын сүзенә ни мәгънә салганын анлап бетермәде, күрәсен, шарык-шырык көләргә тотынды. Үзе көлә, үзе такмаклый
Безнең атай аючы.
Эшләмичә баючы:
Без үзебез төлкече.
Булмыйк адәм көлкесе ха-ха-ха.
Чура морза да күкәй салган тавык кебек кыткылдап кына тора, бер жавапка биш җавап, кымыз ару җебеткән тегене.
—Ышанмагыз, җәмәгать, шул кырык алдарнын тетелдәвенә,—дип янә калкып чыкты,—коры куык бит ул, кеше кулы белән ут корәргә ясап куйган кебек. Тач мәзәктәге куян инде. Тыңлан, сөйләп тә бирәм. Имеш, бервакыт ерткычлар безнен шикелле ауга чыкканнар. Талап-тешләп аюны урманнан куып чыгарганнар да. акланга төртеп екканнар моны. Шунда куян аюнын колагыннан тотып: «Уф алла, көчкә тоттык», дигән. Шул сүзе өчен көлешеп, ерткычлар ит бүлгәндә мактанчык куянга да өлеш чыгарганнар, аюнын колагын кисеп тоттырганнар. Кече Гали дә шул чут, күрегез, ничек башкалар рәтендә аучы сыман йөргән була. Югыйсә букчасында ник бер сыңар үрдәк булсын, ха-ха-ха...
Сунарчылар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә озак кына даулаштылар Гәүһәршад башта елмаебрак кына тыңлап утырса да, мактанышу тешенә сылана башлагач, чырае үзгәрде, тавышын басып:
—Иснәнеп йөрүчеләр белән очраштыгызмы?—дип белеште.
Әлеге сорау аучыларны чынбарлыкка кайтарды.
—Нинди иснәнеп йөрүчеләр, тәнәкә?—дип кайтарып сорады Апай углан.
—Хан шымчылары.
—Сафагәрәй әнчекләренә генә бирешмәбез анысы,—диде Чура морза,— бу, тәнәкә, янә минем хаклыкны дәлилли. Сафагәрәй хан әҗәлен Казан каласында табарга тиеш. Чура морза аның Газраиле. Ул Казанга сукыр чебен урынына ябышты. Ник дигәндә, тәхет тәмен бик иртә татыды. Фәкать үлем генә коткарачак безне ул килмешәктән.
—Сезгә мәгълүм, җәмәгать, мин ханнарны үтерүне хупламыйм,—диде Булат бәк.—Бер мәртәбә авызым пеште инде, янә бу хатамны кабатлыйсым килми.
Сүзнең Мөхәммәдәмин ханга каршы оештырылып та, гамәлгә ашмаган фетнә турында барганын барысы да төшенде. Ләкин моны тәфсилләп тормадылар. Ханның бертуган сеңлесе Гәүһәршад алдында бу урынсыз иде.
—Син әле генә аю авы турында мәзәк сөйләдең, Чура морза, ошаттым,— дип сүзгә кушылды тәнәкә,—мәгънәле. Ерткычлар итне аюны үтергәч кенә бүлешкәннәр. Ә без исә әле иректә йөргән аюнын тиресен өлешләргә кыҗрыйбыз. Ин әүвәл Сафагәрәйне тәхеттән береп төшерергә кирәк. Аннан сон нишләтергә икәнен уйлашырбыз. Без гамәлләребезне шулай әзерләргә тиешбез ки. бер чит жан иясе дә бу хакта белерлек булмасын. Югыйсә хан җәтмәсенә үзебезнең эләгүебез ихтимал. Андый тишек авызны үлем җәзасы көткәнен дә белдереп куям. Исегездә тотыгыз, безнен колаклар бүрәнә аша да ишетә.
—Тәүбә, тәүбә, әстәгьфирулла, тәнәкә...
—Шул Кырым килмешәген дөмектермәсәм, Карагир чаптарымны җир йотсын,—диде Чура үзсүзләнеп.
Бүлмәдәгеләр бер-берсенә карашып куйдылар. Аларны беренче чиратта Карагирга карата әйтелгән сүзләр гаҗәпләндерде. Чөнки морза тулпарын җаны кебек күрә, күз карасыдай саклый, тәрбия итә. Аты дөрестән дә Гали хәлифә качыры Дөлдөлдән ким түгел. Баскан урынында ут уйната, чабышта да һәрвакыт беренче, башкаларны җир буе калдырып килә. Гәүдәсе тоелмый да, гүя аяклардан гына тора. Озын, нәфис, көчле аяклар.
— Бусфал нәселеннән ул минем Карагирем,—дип мактана Чура.
Бусфал җиһангирларның җиһангиры Искәндәр каһарманның аргамагы. Гөл туфрагы шикелле чем-кара булган ул. Карагир дә корымдай кара.
Искәндәр жиһангир үрнәгендә Чура морза да бер авылына Карагир исеме бирергә җыена.
Атасы Филипп патша Бусфалны Искәндәргә унике яшендә бүләк итә Дөрес, әүвәл ул бу үгез башлы чабышкыны үзе өчен сатып алмакчы була Ләкин тегесе һич тә буйсынырга теләми: сикеренә, пошкырына, дулый Шунда улы Искәндәр бу пырдымсызны өйрәтергә алына. Баксан, жүләркәи үз күләгәсеннән өркә икән ич. Малай күләгә эченнән яшеренеп кенә килә дә, эләктереп тә ала.
Бусфал хужасынын барча хәрби орышларында да катнаша. Әжәлен утыз яшендә һиндстанда таба. Искәндәр яраткан атына багышлап Бусфал исемле кала кордыра.
Чынгыз ханнын елгыры—сөттәй ак Сәтәр дә риваятьләргә күчкән һәрвакыт орышнын үзәгендә кайнаса да. Сәтәр җиһангирны бер мәртәбә дә кыен хәлдә калдырмаган. Кай тарафка юнәлергә, кем өстенә ыргылырга—ул үзе хәл иткән. Чынгыз атына тулысынча ышанган.
Чура морзанын Сафагәрәй ханны күрәлмавы шул кадәр көчле иде ки. кирәк булса, аны юк итү өчен хәтта толпарын да корбан итәргә әзер.
Сафагәрәй кызу канлы кеше иде Якыннарына кулларын да уйнаткалый Әле дә баш шымчысының якасыннан эләктереп алды:
—Кала дошмани бәндәләрдән кайнап тора, ә син кәеф-сафа корудан бушамыйсын,—дип буа ук башлады.
—Кү-ү-зә-ә-түләрне көн-төн а-а-лып бар-а-а-быз, х-а-а-н,—дип акланды шымчы этенә-төртенә.
— Миңа нәтижә кирәк, аңлыйсынмы, нәтижә!
—Булат бәк белән Кече Гали оештырган үрдәк авын өч көн буе күзәттек.
—Шуннан?
—Ау карарга Гәүһәршад тәнәкә дә килгән иде Алай шик уятырлык хатләр булмады Кемнедер урман эченнән генә озатып җибәрделәр җибәрүен Киеменә караганда урыс кешесе. Ау буенча белгеч, кинәшкә чакырганнар иде булса кирәк.
—Әйттем бит, ботен бәла-каза урыслардан килә, дидем Дөрес тә бу1
Бу сүзләрне хан бер читтәрәк тыныч кына утырып торучы Шогер аталыкка карап әйтте. Күрәсен. баш шымчыны кабул итәр алдыннан алар нәкъ шушы хакта фикер алышканнар иде.
Гали Шогернен шымчы барында сүзгә керәсе килмәде, ахры, фәкать сакалын гына сыпыргалагандай итенде Ә хан дәвам итте
—Каладагы барча урысны зөлфәкар кылычы астыннан үткәрергә кирәк Алар минем ханлыгыма гурыдан-туры яныйлар икән, мин кул кушырып утырырга тиешме? Юк! Баш угланны чакыртыгыз Тиз!
Сафагәрәй унөч яшендә тәхеткә утырды. Кабарынкы ирен өстендәге бала йоннары да беленеп кенә килә иде әле Төмсә чырайлы, сирәк тешле, эченнән энә үтәрлек ябык. Әмма ут борчасы сыман хәрәкәтчән, тиктормас. Тәвәккәл, кыю Еш кына Шөгер аталыктан узып, анын белән килештермичә, әмерләр дә биргали иде
Казан ханлыгының бик тә кыбырсыклы, тынгысыз һәм катлаулы чоры иде бу. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, Сафагәрәйнең хакимлеге дә күнелссз вакыйгадан башланып китте Аны Казаннын олуглары Кунак атавы янында зурлап каршы алдылар
—Хуш киләсең, мөхтәрәм хан галиҗәнаплары. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләр кылырга насыйп итсен. Сәгадәтле, гайрәтле вә данлыклы
падишаһыбыз булырга язсын, теләкләребезне кабул кыл,—дип сәламләде аны Борһан сәед.
Сафагәрәй алдан өйрәтелгәнчә, атыннан төште дә, түбәнчелек белән башын бөгеп, сәеднен кулын үпте.
Берничә көннән Борһан сәеднен чын йөзе ачылды. Баксаң, ул олуг кенәз Василийның ышанычлы бәндәсе икән. Яшь ханны Мәскәүгә тотып тапшырырга сүз биргән, хәзерлек эшләре дә алып барган, имеш. Кырымлыларнын моңа бик ачуы чыкты, сәедне көпә-көндез урам уртасында буып үтерделәр.
Бу вакытта Казан тәхетенен төп дәгъвачесе Шәехгали хан белән җибәрелгән урыс гаскәре Нижнийга килеп җиткән иде инде. Сафагәрәй дә гаскәрен кырга алып чыкты. Тиздән Шәехгалидән язу китерделәр. Ул аңа яхшы чакта үзенен пайтәхете булган Казаннан китәргә боерган иде. Моңа каршы Сафагәрәй Шөгер аталык киңәше белән: «Әгәр дә син минем падишаһлыгымны алырга теләсен, без эшне корал ярдәмендә өзәргә тиешбез. Тәңре кемгә уңайлык бирсә, шул аны биләсен»,—дип җаваплады.
Орыш башланды. Казаңда, урысларныкы кадәр үк булмаса да, туплар хәтсез иде, әмма тупчы берәү генә иде. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул да ядрә кыйпылчыгы тиеп, җан тәслим кылды. Тик барыбер Тәңре Сафагәрәй ханга хәерхаһ булды. Урыслар шәһәргә бәреп керәбез дип күтәрелгәндә генә кара болыт чыгып, каты янгыр ява башлады. Койды гына, болыты- ние белән ишелеп кенә төште. Күк күкри, яшен яшьни. Мизгел эчендә тупларны, башка җиһазларны су басты. Гаскәриләр яңгырга чыдый алмыйча урыннарын ташлап китте. Казанлылар әлеге тупларны, барча коралны җыеп алдылар.
Сафагәрәй иртә җитлекте. Хәзер инде ул сөлектәй күркәм буй-сынлы ир-егет. Аңа икенче бичә итеп Мангыттан Мамай морзаның олы кызы Хәдичәне ярәштеләр. Хәдичә дә суырып йотарлык чибәр иде. Бик пар килгәннәр.
Баш шымчы чыгып киткәч, Шөгер аталык, Сафагәрәйне каршысына утыртып, гадәттәге аңлату эшләренә кереште.
—Кабалану борча үтергәндә генә ярый,—дип сөйләп китте,—урысларга сиңа кадәр үк погромнар оештырганнар. Хәтта Мәскәү тәрбиясе алган Мөхәммәдәмин хан да тәмуг утында яндырган аларны. Ләкин нәтиҗәсе бервакытта да унай булмаган. Хәзер хәл бигрәк тә катлаулы. Мәскәүнен гаскәре дә ишле, коралы да күп. Син аларнын һөҗүменә каршы тора алмаячаксың. Сина казанлылар болай да: «Берәр куркыныч хәл генә килеп чыксын, Кырымнан килгән хан үз иленә сызачак, безне ташлап качачак»,—дигән гаеп ташлыйлар. Мәскәүне турыдан-туры яклаучылары да бихисап.
—Син Булат бәк ише сатлыкларны күз унында тотасыңмы?—дип сорады хан.
—Дастархан түрендә Гәүһәршад тәнәкә утырганны хәтереңнән чыгарма.
—Шуна күрә дә ул еланнарның агуын өннәрендә костырырга кирәк тә инде, аталык.
—Кан гына коелмасын, бел, нахак каннын бер хакимгә дә дан китергәне юк. Кан орышта гына лязим.
—Артык йомшак күнелле кеше син, аталык,—диде хан канәгатьсезлек белән —Алар мине тәхетемнән мәхрүм итәргә җыенсыннар да, мин кан чыгарырга ярамый дип утырыйммы? Юк, аталык, тәхетем хакына мин теләсә-нинди корбаннарга барырга да әзер!
Фагыйлә күрәзәче бик изаланып үлде. Тәне суынды, аяклары агарынып катты, жаны гына чыгарга ашыкмады.
—Күзләрен сөзеп карый, нидер әйтергә тели бугай,—диде ясин чыгарга килгән туганнан туган энесе Хәсән мулла,—әллә таныды инде9
—Теле кисәк кенә бетте шул,—диде икенче хәрендәше,—бәхилләшә дә алмады, бәгырькәем.
—Ходай ярлыкасын инде, дөньялыкта гөнаһны күп жыйды. Аллаһы хуп күрмәгән шөгыльгә бирелде
—Амин!
Күрәзәче әлеге сүзләр белән риза-бәхил түгеллеген белдергәндәй авызыннан өзек-өзек яшелле-зәнгәрле авазлар чыгарып алды.
Ясин да ибенә ятмады бугай. Мулла киткәч тә гасәбиләнүендә булды. Кайчак тавышы тынып, үтеп киткәндәй сыман да тоела. Саклаучылары догага керешүгә, янә әлеге килбәтсез яшелле-зәнгәрле авахларын сыга башлый. Чалшайган йөзе тагын да ямьсезәя. күзләре акая Бераздан ничектер жинеләеп тә китә шунда. Тик озакка түгел, янә үзәк өзгеч ухылдау башлана.
Күрәзәче әжәл белән тарткалашкан атнада Гәүһәршад тәнәкә дә бик тынгысыз хәвефле көннәр кичерде. Әллә ничек шунда, башы түнеп-түнеп китә дә кызышырга тотына Мона кадәр дә баш хастасы булгалый иде булгалавын, әмма тастымал белән кысып бәйләүгә, бетеп тә китә иде. Ә бу бөтенләй үзгә халәт. Башы гына түгел бит, тиктомалдан йөрәге кага башлый, берара бугазына килеп тыгыла да, тынын куырып ала. Шыбыр тиргә бата. Күңелен шик-шөбһә, курку хисе баса. Ниндидер фажигагә дучар булыр шикелле Керфек тә какмыйча үткәргән шом тулы гасәби төннәре ешайды Им-том да, дару-төнәтмәләр дә анын газапларын жинеләйтмәде
Сырхавына жиденче кон дигәндә күрәзәченең теле кайтты Юк. теле кайтты дигәч тә, сөйләшер дәрәжәдә түгел иде. Шулай да авызыннан сүзгә охшаш ниндидер авазлар чыга башлады
— Ни әйтергә телисең. Фагыйлә түтәм, әйт, эчендә калмасын,—дип туганы анын өстенә иелде.
Күрәзәченең жеп шикелле генә калган кысык күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты. Туган сенлесе аптырап китте Чөнки тәтәсенен күз яшен тәүге кат күрүе иде
—Капылт егылдын шул, васыятеңне дә ирештерергә өлгермәдең, шуңа бик көябез...
—Ва-а-сы-я-ять. фа-а-л... төр-р-р-гә-әк.. тә-ә-ә-нә-кә...
Туган сенлесе фал китабын кулына алгач, барысын да аклады, иясенә тапшырды. Анын эчендә: «Тәнәкә, әманәтемне кабул ит»,—дигән кыска гына язуы да бар иде
—Нинди тузга язмаган нәмәстә бу, нигә теләсә-нинди тиле-миледән чүп-чар жыясыз,—дип гасәбәсен әрләп ташлады Гәүһәршад,—болай да үземне кая куярга белмим
— Күрәзәче Фагыйлә абыстайның әманәте,—диде Хәдичә.
—Нинди күрәзәче, нинди әманәт9—дип тузынды бикә.
— Кышын барган идек бит инде, буранда.
—Ә-ә, теге азлакы күвәндәсеме9 Ахмак ич ул. тинтәк. Ышандылар ди шул жүләр корткага. Бар. бу шакшы төргәкне чүплеккә чыгарып ташла!
Искәрмәстән генә Гәүһәршадның кулы фал китабына орынып куйды һәм ни хикмәт, аны чорнап алган кара пәрәвез жепләрс дә чишелеп китте.
Шул төнне күрәзәче төшенә керде. Янә гозер белән анын янына килгән.
имеш. Мич арасыннан күз әфә акаеп баккан.
—Абыстай, нигә шулай күзеңне алартасын?—дип сорады Гәүһәршад, минем нинди гаебем бар?
—Гаебен зур,—диде күрәзәче кара янып,—син минем әманәтемне санга сукмадын. Бәхетеңә күрә гасәбән гакыл иясе икән, фал китабымны чүплеккә атмады, кадерләп-хөрмәтләп урын-жиргә яшереп куйды. Соратып ал.
—Ярар, абыстай..
Шулвакыт сәке астыннан борыла-сарыла көтүче чыбыркысыдай озын кара елан чыкты да, авызыннан уг бөркеп, ана таба шуышып килә башлады. Гәүһәршад чырылдый-чырылдый сәке өстенә өелгән урын-җир өстенә ыргылды.
—Коткарыгыз!
Күрәзәче анын үрсәләнүенә каршы:
—Сиңа, тәнәкә, хәзер ошбу хәшәрәтләр белән еш очрашырга туры килер,—диде.—Ай-кояш тотылу, җил-гарасат, яшен, йолдыз атылулар ише зилзиләләр дә моннан ары синең өчен аерым мәгънәгә ия булыр...
Кинәт кенә шалтыр-шолтыр итеп идән такталары чайкалып китте, әйтерсен лә, өйгә дию пәрие килеп бәрелде, хәтта бүлмәнең яртысын биләп торган биниһая зур мич тә кыйшайгандай булды. Багучы да юкка чыкты. Гәүһәршад кара елан белән икәүдән-икәү генә торып калды.
Елан өреп тутырган шикелле күзгә күренеп калынайды, зурайды, уты да көлтә-көлтә бөркелә, эссесенә чыдар хәл юк. Шунда янә бер могҗиза булып алды, еланга кеше башы үсеп чыкты. Баш Кырым чалмасына уралган иде, ә таҗы—Казан таҗы. Сафагәрәй ханнын башы ич бу! Ботаклы-чатаклы шөкәтсез куллар да пәйда булды...
Күрәзәченең: «Ярдәмчеңне чакыр!»—дигән әмере яңгырады.
—Апай углан!
Идән астыннан Апай углан калкып чыкты да кылычы белән Сафагәрәй башлы еланга селтәнде. Баш барыбер урынында калды...
Гәүһәршад уянуга, таң беленеп кенә килүгә карамастан, Апай угланга кеше чаптырды. Чөнки фетнәнең язмышы кыл өстендә. Бу куркыныч төш шуна ишарә иде.
Тәнәкәнен шик-шөбһәсе расланды. Апай углан килә-килешкә:
—Әллә хан сина да шымчылар куйдымы?—дип белеште.
—Нинди шымчылар, углан?
—Кичә кич безнең утар янында шымчылар йөреде...
Гәүһәршаднын кашлары җыерылып төште. Димәк, хан фетнә турында белә. Белә! Ә нигә чара күрми? Ни көтә? Ошбу табышмакның төбендә ни ята9 Бәлкем, ясавыллары инде ат өстендәдер? Хан юкка гына шымчылар куйдырмас.
—Углан! Хәзер үк набат сук, чирүеңне җый!—диде тәнәкә,—кизәнеп тә сукмый калсак, ояты бөтен ыру-кабиләбезгә төшәр.
—Чирүне җыясы юк, бикә, ул сарайда, казанлы хан эчкеләренең яртысыннан артыгы безнен якта,—диде углан,—сызгыруны гына көтәләр.
—Сызгыр, углан, тәү суккан кеше генә җиңүгә өмет итә ала.
—Баш өсте, тәнәкә.
—Инде дога кылыйк, углан, Аллаһы безгә форсат бирсен.
—Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмин...
***
Сарай тәрәзәләренә иркә нурларын бөркеп, Ослан таулары өстендә аллы- гөлле кояш пәйда булды. Әйе, кояш бүген аллы-гөлле булып туды, гүя ки чит-читләренә чәчәкле-чуклы челтәр элгәннәр Үзе хозур, үзе мәрхәмәтле. Кояш нуры—шәфкать кулы дип әйткән ич бабаларыбыз да.
Шыксыз, жилле, салкын көннәр апрельнен үзе кебек артта калганга охшый. Бирсен ходай! Алдагысы жылы, йомшак көннәре белән кинәндерер, шәт.
Сафагәрәй күзенә төшкән шушы шифалы нурлардан уянып китте. Күптән инде кояшнын болай якты көлтә булып бүлмәгә ингәне юк иде Үзеннән-үзе дәрте кузгалды, янында мыш-мыш йоклап яткан хуш исле хатынына куллар сузылды.
Хәдичә, уяныр-уянмас килеш, песи баласыдай назланып, иренә сарылды...
Шул вакыт сак бүлмәсендә ниндидер ыгы-зыгы купты. Кылычлар чынлавы ишетелеп китте, кемнәрнеңдер үлем ачысы кергән куркыныч тавышлары колакны ярды Ул да булмады, хан катына ясавыллар бәреп керде. Хан бер күз сирпүдә Апай угланны танып алды. Аһ. соңладым, дигән уй кисеп алды йөрәген. Ул торып басар хәлдә түгел иде. чөнки анадан тума килеш. Алай да үзенекенә ошамаган чәрелдек тавыш белән
—Фарраш9, мин Казан ханы Сафагәрәй, әмер бирәм. тотып бәйләгез бу фетнәчеләрне!—дип кычкырды.
Апайнын кыска итеп кырылган сакал-мыегы эчендәге калын иреннәренә мыскыл кунды. Берара сөзеп карап торды да әйтте:
—Син хан түгел инде, юкка көчәнмә,—диде.
—Хакын юк...
—Менә нәрсә. Сафагәрәй,—диде углан дустанә бер кыяфәттә,—жәт кенә киен дә, сыз моннан, мин сина ирек бирәм
—Хакын юк...
—Мине кире уйларга мәжбүр итмә, Сафагәрәй.
Углан кылычын кынысына кертте дә, озын гәүдәсен турыга катырып бүлмәдән чыгып китте
Шушы ук вакытта Чура морза башкисәр яугирләре белән кирмән эчендә Кырым тоткавылларын пыран-заран китереп куып йөри иде. Тегеләре кая керергә тишек тапмый, ары сугылалар, бире сугылалар, кычкырышалар Ишетүче генә юк. Чикләвек яргандай бер-бер артлы башлар оча. гүя йон бүксәләр...
—Сафагәрәй ялмавызга үлем, яшәсен хөррият!—дип, Чура әледән-әле оран салып, котыртып тора
Өйлә тирәсендә морзанын карлыккан тавышы кала диварларында ишетелә иде инде Ин беренче булып. Сафагәрәйнең аталыгы Гали Шөгер йортына бәреп керделәр. Сак каршылык күрсәтергә керешеп караган иде дә. кан исеннән ярсыган яугирләр ал арны минут эчендә турап ташлады
Аталык үзе өйлә намазын төгәлләп, зекергә тотынган. «Аятел көрси» догасын укый гына башлаган иде.
—Әллаһү лә иләһә һүәл хәййүл каййүм
—Сина ясин чыгарга кирәк, тәкъсир.—дип ырылдады Чура морза.
Гали Шөгер, гадәтенчә, хәлне үгет-нәсыйхәт белән төзәтмәкче итте
—Ходайдан куркыр идең, морза, атан кебек кеше ләбаса мин. Коръән- кәрим өлкән яшьтәге тәкъвә адәмнәрне хөрмәт итәргә куша, хөсне ният белән яшәү фарыз, догалыкларга ешрак күз салырга кирәк
—Теленә салынма, мөселманча үлим дисән. иман китер...
— Кырым тарафларында тәрбия алган бәндә ләбаса син. морза, нигә шулай үз кардәшләреңне күрәлмыйсың,—дип. Аталык һаман морзаны акылга китерергә чамалый иде
—Беләсең килсә, шуңа күрәлмыйм мин Кырым әнчекләрен, алар мине илемнән асрмакчы иткән *
* Фарраш сакчы
—Кайсы ыру үчле—канны шул коя... Акылыңа ки-и...
Гали Шөгернең сүзе дә, гомере дә шушы мизгелдә өзелде.
Бер кизәнүдә Чуранын кылычы чүмәләдәй олы гәүдәсен икегә ярып төште.
Ханның ин төп таянычыннан саналган Раст бәк яугирләрне әзерлекле каршы алды. Чөнки фетнә турындагы хәбәр таралып өлгергән иде инде Капка янында кыска, әмма аяусыз бәрелеш булып алды. Морза да берничә яугирен югалтты. Бу хәл аны чик дәрәҗәдә чыгырыннан
чыгарды.
—Этләргә эт үлеме, җебеп төшмәгез,—дип акырды.
Чын мәхшәр шунда башланды. Раст бәкнен дә җегәре бар, анын да бирешәсе килми. Җитез һәм төз гәүдәсе бөтерчек урынына бөтерелә. Ләкин хәле бик чамалы. Чурага ярдәм һаман өстәлеп тора. Инде, әнә, йорт ишеген дә каерып ташладылар. Ә анда бәкнен ишле гаиләсе. Аны бигрәк тә үсеп килүче алты улынын язмышы борчый. Төпчеге әле имчәк бала. Ул шунда ыргылды. Бер кулында—нарасые, икенчесендә кылыч. Куркышып чаршау араларына кереп поскан Хадимәләрдән, бала караучылардан ары янында беркем юк. Өстенә ябырылып килгән беренче яугирне ул бер селтәнүдә егып салды, икенчесеннән арына алмады, улын күкрәгенә кыскан хәлдә сыгылып төште. Башка улларынын фаҗигасен ул инде күрмәде. Күрә калса, мөгаен, кылычтан түгел, йөрәге ярылудан үлгән булыр иде Аларны ит турагандай турадылар.
Сафагәрәй Идел буйлап Нугай-мангыт якларына качты, җәмәгате Хәдичә банунын атае Мамай морза утарына барып егылды.
Чура морза Апай угланны мәми авызга чыгарды.
—Мин тәнәкәне алдан ук кисәттем, ханнын башына җитмим дидем...
—Хиссият кара халыкка хас сыйфат, углан,—диде Чура морза,—хаким бәгырьле була алмый. Икенең берсе: җә син җиңәсең, җә дошманын өскә чыга. Ә дошман өскә чыкмасын өчен аны юк итәләр.
—Куегызчы, зинһар, бу кысыр хәсрәтләрегезне,—дип Булат бәк тә сүзгә кушылды,—безгә хәзер яна хан мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Һәм кичекмәстән! Калганын ул җиренә җиткерергә тиеш.
Казан илчеләрен Мәскәү шау чәчәкле алмагачлары белән каршы алды. Шөкер, тоткарлыксыз гына килеп җиттеләр.
— Юлыбыз унар шикелле,—диде Фәйрузат бәк,—күрегез, кала ничек чибәрләнгән.
—Башкача була да алмый,—диде Колчура морза.
Дөрестән дә, теге вакытта Казанга яшерен рәвештә генә килеп киткән урыс илчесе Федор Карпов очрашу мәсьәләләрен хәл итеп куйган иде. Олуг кенәз фетнә башында торучы Гәүһәршад тәнәкәгә, элеккеге хаталары өчен ачу тотмавын белдереп, ярлык та җибәргән иде.
—Тәнәкә гаһеднамәне10 тулысы белән үткәрергә боерды бит, ә бу хәл, үзенә мәгълүм, морза, бик сирәк була,—диде Фәйрузат уйчан гына.
—Әйе, безнен бер карыш та чигенергә хакыбыз юк,—дип җөпләде аны Колчура,—тәнәкә галиҗәнаплары...
Ул җөмләсен төгәлли алмады, кисәк кенә аты абынып китте, чак җиргә очмады, ярый, куллары көчле, ияргә тотынып өлгерде.
—Менә бусы начар фал инде, морза,—диде Фәйрузат бәк уены-чыны белән бергә,—бәла аяк астында йөри ул.
Илчеләрне Кремль капкасы янында озак тоткарламадылар. Олуг кенәз
Гаһеднамә килешү 24
дә көттермәде, илчеләргә баштук шәраб тәкъдим итте. Гадәттә, ошбу юсык11 сөйләшүләрнең ахырында гына була иде.
Василий үзе шәрабка кагылмады. Казан илчеләре дә кунакчыл хужанын күнеле булсын өченгә генә бәллүр касәгә иреннәрен тигезеп алдылар.
—Олуг кенәз, си на Казан хөкүмәте башлыгы Гәүһәршад тәнәкәдән күптин-күп сәламнәр, күптин-күп изге теләкләр алып килдек,—дип. түбәнчелек белән башын иде Фәйрузат илче,—Ходай озын сәламәт гомер, хәерле патшалык насыйп итсен.
—Туганым Гәүһәршад тәнәкәгә дә минем саф һәм эчкерсез теләкләремне җиткерегез,—диде Василий —Инде йомышыгызны әйтегез, тыңлыйм.
Колчура баш илчегә хәстәрләп куелган кәгазьләрне тоттырды. Ә тегесе, гомер булмаганны, каушабрак калды, әллә нишләп теле тотлыкты.
—Ж-ж-жән..
—Шәрабенне эчеп куй, бәк, жинеләебрәк китәрсен,—дип, дустанә кинәшен бирде олуг кенәз.
Чынында да Фәйрузат илченен кыюлыгы кайтты, теле дә ачылды
—Жәнәбе гали, без Казан хөкүмәте башлыгы Гәүһәршад тәнәкәнен ярлыгын алып килдек. Анда түбәндәгеләр язылган...
— Кирәкми, укып торма, бәк, без аны үзебез жентекләп өйрәнербез,— дип бүлде Василий илчене,—хансыз ханлык булмый, без кабат Шәехгали ханны тәгаенләп торабыз, туганым Гәүһәршад тәнәкә дә ризалашырдыр дип ышанам.
Василий каш астыннан гына илчеләргә сөзеп карап алды. Бу минутта ул үтә дә җитди иде. Шушы җитдилек аны картайтыбрак җибәрде. Ике каш арасындагы пар буразнасы тирәнәеп китте, иреннәре кысылып, бау шикелле генә булып калды.
Бу юлы Колчура морза җаваплады.
—Ярлыкта барысы да теркәлгән галиҗәнап, безнен вәкаләтләр шул кысаларда гына кануни көчкә ия,—диде
Василийнын йөзе янә кырысланды. Теш арасыннан гына:
—Минем карарны иртәгә җиткерерләр, хушыгыз,—диде. Шәраб тәкъдим итмәде.
Киңәшчеләре белән калгач, олуг кенәз Гәүһәршаднын ярлыгын сүзен- сүзгә кычкырып укытты да уйга төште Ярлык, кагыйдә буенча, дипломатик рухта язылган. Төче, мактау сүзләре күп. Шул сүзләр арасында игътибары бер җөмләгә төртелде. «Падишаһ Казанга хан итеп Шәсхәүлияр солтаннын углы Жангалине бирсә иде» дигән җөмлә иде бу. Һәм бу үтенеч аның ниятен астын өскә әйләндереп куя иде
—Жә, ни әйтәсез?
Әлеге сорау күпчелек санда янгыраса да, беренче чиратта Федор Карповка юнәлдерелгән иде. Чөнки Казандагы хәлләрне аннан да яхшырак белүче юк, күп еллар анда калагай вазифасын үтәде, чак кына башын да җуймады. Гәүһәршад фетнәсен әзерләүдә дә катнашы бар
Кенәз җавапка керешкәнче гамагын кыргалап алды.
— Нәрсә, басурманныкы кебек синең дә тамагын корыдымы әллә?
Карпов олуг кенәзнен эчке сүз сөрешен шундук анлап алды.
—Басурманнарга карата олуг кенәз мөнәсәбәте дә басурманнарча булырга
тиеш,—диде.
—Я гьн и - мәсәлән...
—Син, галиҗәнап Василий Иванович, агакаен олуг кенәз Иван Шнен васыятен тулысынча үтәдең, Русьне Мәскәү канаты астында берләштерүне төгәлләдең. Псков. Смоленск, Рязань шикелле төбәкләрнең киребеткән
11 К)«ык Йола
хөрриятпәрвәр кенәз аламаларын давыл еккан имәндәй сындырып ташладын. Русь зурайды, киңәйде, ныгыды. Аурупа да безнең белән чутлаша хәзер. Гомерлек көндәшебез бөек Литва да сырт йонын кабартудан фәтвә чыкмасын аңлады сыман. Мәскәү чын мәгънәсендә өченче Римга әверелде.
Залдагы боярлар әлеге сүзләрне хуплап гөрләшеп алдылар.
—Онытма, кенәз, сүзебез Казан ярлыгы турында,—диде тәхет хужасы. Шулай да бу багышлама ана ошый иде.
Карпов, билгеле, патшаның тәгаен киңәш көткәнен бик яхшы белә, шул ук вакытта, форсаты чыкканда нигә үзенне күрсәтеп алмаска? Бик оста телмәр һәм күренекле сәясәтче ич ул!
—Татарларда: «Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй» дигән мәгънәле әйтем бар,—диде —Үзләренә бик туры килә. Ә без бөркет халык, хөр халык. Бу исә кылган гамәлләребезне Көнчыгышка, шул исәптән Казангала, правословиенен чикләрен киңәйтү мәнфәгатьләреннән чыгып карарга тулы нигез бирә. Русь тагын бик күп төбәкләрне үзенә сыйдыра ала әле.
Карпов каш астыннан гына олуг кенәзгә күз төшереп алды. Анын да канәгатьлеге йөзенә чыккан иде.
—Ләкин һәр эшнен үз вакыты бар,—дип дәвам итте илче,—миңа калса, тәнәкәнен шартларын тулысы белән кабул итү мәгъкуль булыр иде. Бикәнен жыры җырланган инде, ике-өч ел Русь өчен зур роль уйнамый дип саныйм.
—Шәехгали мәсьәләсендәме?—дип сорады олуг кенәз.
—Безнен өчен Жангали ни, Шәехгали ни, барыбер түгелмени? Икәве дә олуг кенәзгә җаны-тәне белән бирелгән затлар. Жангали балигъ булганчы тәнәкәнен ханлык дилбегәсен үз кулында тотасы килә. Бары шул гына. Үзенә күрә бер уен. Бирик туганыбызга әлеге мөмкинлекне, һич тә оттырмабыз Казанны Кырым кулына тапшыру исә максатларыбызны күпкә ерагайтыр, хәлне күпкә катлауландырыр иде.
Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә унбиш яшьлек Касыйм шаһзәдәсе Жангали, агасын узып, Казан тәхетенә утырды.
Ниһаять, Гәүһәршаднын хыялы гамәлгә ашты, васый сыйфатында Барча Казан жиренен тулы хокуклы хакиме дәрәҗәсенә иреште, ханлык янә Олуг Мөхәммәд ыруына кайтты. Ул үзен Мисыр патшабикәсе Кәлимә кебек хис итә башлады.
Шәехгалигә бу яналык Нижнийда килеп иреште. Ә монда ул хәбәр булу белән Казанга тизрәк барып җитү, сәгате-минугында хакимиятне үз кулына алу максатында җибәрелгән иде. Олуг кенәз үзе чакыртып әйтте:
—Казан зур түнтәрелеш алдында тора, тәхеткә янә син утырачаксың, бүгеннән үк Нижнийга чыгып кит,—диде.
Шәехгали карт гашыйк кебек үзен-үзе белешмичә олуг кенәзнен башмагын, алтынлы-чуклы камзулының чабуын үбәргә тотынды.
—Рәхмәт, падишаһым, галиҗәнап атаем, ялгыш ышанычыңны аклый алмыйча йомшаклык күрсәтсәм, усал аюларыннын читлегенә ташла, анда да: «Яшәсен олуг кенәз, атакаем Василий Иванович!»—дип үләрмен.
—Беләм, беләм, син ин тугры этем, мин сина ышанам,—диде олуг кенәз.
Шәехгали шул көнне төнгә каршы дугаләмәт сәфәр чыгып китте. Хатыны, якын даирәсе җыенып калды. Алар берничә көннән кузгалырга тиеш иде.
Дәрәҗәне ярата иде Шәехгали. Ә Казан тәхете Мәскәү тәхетенә тиң
тәхет. Тәмен татып карады инде, белә. Әлеге бәхетне чагыштырыр нәрсә юк бу җиһанда. Хакимлек ләззәте, мөгаен, оҗмах ләззәте белән генә тиңләшә аладыр.
О-о. хаким! Бөекләрнен бөеге, зирәкләрнен зирәге, батырларның батыры Син—әһле тәдбир1*1. Син—әһле өлфәт13!
һәммә күзләр сина төбәлгән. Син буй җитмәс казый. Адәмне хөкем итү, янә дә ярлыкау өчен сүз әитүеннен дә хаҗәте юк, чәнти бармагыңны селкетү дә җитә. Чөнки син—хаким!
Меңнәр язмышын учында тотудан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме сон?
Шушы хыяллар бәллүендә йокыга тала Шәехгали, шушы күркәм хыяллар кочагында күзләрен ача. Шөкер, бу хыяллар хыял булудан туктады, олуг кенәз Василий атакай ана үзенен фатихасын бирде. Иншаллаһ! Кырым черчетбашы* 14 Сафагәрәйнең кояшы батачак, Аллаһы боерса. Ул анын бугазыннан буып ташлар иде. Теге вакытта тәхеттән шул маңка малай мәхрүм итте ич инде аны. Үчен кайтарачак әле. кайтарачак!
Ясавыл шаһзадәнен кылычын селтәнгәләп ишекле-түрле йөргән вакытына туры килде, бүлдерергә кыймыйча озак кына сәерсенү белән күзәтеп горды. Ләкин бүлдермичә дә ярамый, алгы бүлмәдә олуг кенәзнен әле генә Мәскәүдән килеп төшкән атчабары көтеп тора.
—Хан галиҗәнаплары, Мәскәүдән ашыгыч хәбәрнамә, атчабар кабул итүенне үтенә,—диде ясавыл тавышын күгәрә төшеп.
Шәехгалине «Мәскәү» сүзе бик тиз айнытты.
—Нигә аны баштук әйтмәдең, имгәк,—дип кычкырды,—бар, чакыр олуг кенәзнен вәкилен, тизрәк керсен!
Ул бер-бер йомышчы кенәз яки санлы дәүләт илчесен көткән иде, ә ишек катында гап-гади урта кул хәрби атчабар пәйда булгач, йөрәгенең бер чите өзелеп төшкәндәй итте.
Атчабар, дөрестән дә, бик яман хәбәр язылган ярлык алып килгән икән Казан тәхетенә Касыйм ханы, аның танау асты да кипмәгән туганы Жан гали тәгаенләнгән, имеш. Ике җөмләдән гыйбарәт кечкенә хәбәр. Бернинди аңлатма да, күрсәтмәдә юк. Ни өчен бер гаепсез килеш аны шулай мыскыл итеп, таптап-изеп ташлаулары хакында ләм-мим Тәхеткә ул утырырга тиеш иде бит Шуның өчен олуг кенәз үзе Ниҗнийга чыгарып җибәрде, я кында рак тор. хәбәр алуга кичекмәстән Казанга элдертерсең, диде
Их. Василий Иванович, Василий Иванович, картаюын шушыдыр, мөгаен Бер кулын нишләгәнне икенчесе белми, күрәсең Шулай булмаса, казны каргага алыштырмас идең. Мин бит синең маэмаен идем, миндәй бирелгән катын, ай- һай. моннан сон булыр микән9 Беләм. дошманнарым буа буарлык Кенәзләрен, боярларын арасында да мине өнәмәүчеләр күп. беләм. Әмма дә ләкин Мәскәү өчен мин иң файдалы татар ханы лабаса! Моны исеңнән чыгарып бик нык ялгышасын, атакай. Башбирмәс киребеткән Казанны арканда тоту һәркемнең кулыннан килми. Жангали ише селәгәй малайны анда йомып кына алачаклар Утырсын иде Касыймында, анда да хан бүреге иде ич башында.
Шәехгали энесе Жангалине әлегәчә үз күрә иде. киңәшләрен бирә, ярдәм итә. туганнарча әрләп тә ташлый. Кыскасы, һаман яхшылык кына итеп килде. Мона гаҗәпләнәсе дә юк. чөнки аралары шактый, унбер яшь Агасына аркаланмый кемгә аркалансын ди малай кеше Хәер, хәзер инде асауи айгыр кебек җитешеп килә. Зифа буй-сынлы, кин җилкәле, нык бәдәңле булырга охшый. Ат өстендә дә нык тора Шәехгали үзе күркәмлек ягыннан мактана
1 Әһле тодбир алдан күрүче '' Әһле олфат матур д\ч
14 Черчетбаш оорбаш '» Асиу - кыргый
алмый. Карсак гәүдәле, муен-җилкәсе бербөтен булып укмашкан. Куллары маймылныкы шикелле озын, тубыгына кадәр төшкән. Анасы Шаһи-Солтан йөкле вакытта аттан егылган. Ана шулай карында чакта ук зәгыйфьлек килгән, колагына кадәр рәвешен җуйган. Анын каравы, ходай көчне, җитезлекне кызганмаган. Төрледән-төрле узышларда ул бервакытта да беренчелекне бирмәде. Орыш кырында да анын белән очрашырга язмасын.
Бүген менә кояшы сүнде. Кара хәбәр бөтен якты өметләрен, матур хыялларын чәлпәрәмә китереп ташлады.
Шәехгали кыйнап ташлаган сукбай кебек сыгылып төште, бармакларын селкетергә дә кыймый утыра. Йөзе качкан, бөтен килеш-килбәтеннән чарасызлык, гафиллек бөркелеп тора.
Бераздан бүлмәгә йомшак кына баскалап хәләл җефете Фатыйма- Солтан керде. Ул шулай көймәдәй йөзеп кенә йөри белә, янына килеп басканын абайламыйча да каласын. Шәехгали исә җәмәгатен исеннән сизә. Хатынының исен, ин яраткан «Аҗаган» кушаматлы атынын исе кебек үк, ерактан тоя. Алар икесе дә анын өчен ин кадерле затлар.
Атын мангыт токымыннан колын килеш үзе тәрбияләп үстерде. Хатынын да сөеп-яратып үзе сайлап алды. Ул да мангыт кызы, би баласы. Үз ыруы да бик абруйлы. Атасы Шәехәүлияргә генә язмыш кырын караган. Кырым ханы Миңлегәрәй тарафыннан куып җибәрелгәннән сон, Иван III канаты астына килеп сыенырга мәжбүр булган. Жәлил хан вафат булгач, олуг кенәз аны 1512 елда Касыйм тәхетенә утырткан. Хәзер менә ничә еллар инде урыс патшасына хезмәт итәләр.
Фатыйма чибәрне ул Нугайда күзенен бер чите белән генә күреп калган иде. Кызнын йоп-йомры итчән гәүдәсе, түгәрәк йөзе, тырпаеп чыккан мул күкрәге шундук әсир итте.
Эшне озын-озакка сузмады, бу алма битле кара кашны шул ук елны килен итеп төшерде. Аллага шөкер, ике ярты бербөтен булып, бик матур яшәп яталар.
—Тут яфрагы сабырлык белән ефәк булыр ди, ул кадәр бетерешмә әле, хан,—диде Фатыйма-Солтан.
Шәехгали томырылып хатынына бакты, нидер әйтмәкче итте, әмма тавышы чыкмады, әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып калды. Аннан үкси-үкси елый башлады.
—Фа-туш... Фату-у-уш... бәгърем..
Нугайларның сәер өстенлеге турында Гәүһәршад очраклы рәвештә генә белде. Баксан, нугай-мангыт бәкләре Казаннан ел саен йөз батман бал, кырык мен сумлык алтын тәнкә алып барганнар икән. Һәм бу Идегәй морза заманнарыннан калган кануный бурыч, имеш.
Тәнәкәне бу хәл бик тә гаҗәпләндерде. Чөнки ханнар әлеге гамәлне ни өчендер җиренә җиткереп үтәгәннәр, берсе дә аны гаделсезлек дип санамаган.
Озак кына баш ватканнан соң Гәүһәршад, ниһаять, бу гап-гади калым ич дигән нәтиҗәгә килде. Хак шулай. Әүвәл ул дәүләти дәрәҗәдәге калым булып йөргән. Ник дисәң, Казан ханнарының барысы да нугай бикәләрен ярәшкән. Ә хан дәүләт башлыгы, шуна күрә калымны да дәүләт түләргә тиеш дип тапканнар, күрәсен. Бу әнә шулай буын нан-буын га сузылган. Инде моңа чик куярга вакыт.
Гәүһәршад тиз генә баш карачыны чакырып алды.
—Әвененә ут капмагандыр бит, бикә, нигә шул кадәр кабаланасын,—диде Булат Ширин керә-керешкә.
—Мич башы карты сыман сукранма але, башта әйбәтләп тынла.—диде Гәүһәршад.
—Жә, тыңлыйм.
Гәүһәршад әлеге мәсьәлә буенча үзенен карарын җиткерде, моннан ары нугайларга сукыр тиен дә тәтемәс, диде, чарасын күрергә кушты.
Булат Ширин сүз әйтергә ашыкмады, берни булмагандай бәллүр савыттан иң эре алманы сайлап алып, ашыкмыйча гына уртлап куйды. Тәнәкә анын бу кыланышын ошатмады, әлбәттә.
—Мин җавап көтәм!— диде коры гына.
—Ханыбызның буйдак икәнен исеннән чыгарма, бикә,—диде Булат Ширин сонгы кабымлыгын йотып җибәргән арада,—Нугайга яучылар юлларга туры килмәгәе. Араны бозарга ашыкмыйк.
—Өйләнәсе килгән егет кәжә сатып өйләнә, калымны үз кесәсеннән түләсен.
—Әҗәтне калым белән бутама,—диде бәк җитди генә,—Хәтеренә төшер әле, Мөхәммәдәмин ханга урыс явында жинү яуларга беренчеләрдән кем булышты? Нугайлар. Алгай морза егерме мен атлы гаскәр белән килде, шул орышта башын салды. Түләүләр шул югалтуларның әжере генә.
Гәүһәршад төртелеп калды. Ә баш карачының теле, киресенчә, тегермәндәй тарттыра бирә.
—Беләсең килсә, тәнәкә, Мәскәү дә бүләк белән юмалый нугайнын бәк- морзаларын. Алтын-көмеш, асыл таш, зиннәтле кием-салым, савыт-саба, затлы тун-толып, кадак кебек әйберләр далага Мәскәүдән китә.
—Ике сыерны имәләр икән,—диде Гәүһәршад сүрәнләнеп. Анын бик тә мөһим, ифрат та зарури булып тоелган ниятенен шулай бернинди эзсез тәмамлануына кәефе киткән иде. Шул ук вакытта бу вакыйга ханлыкның эчке тормышын җентекләбрәк өйрәнүгә этәргеч тә ясады. Казна хатләре аны янә гаҗәпкә калдырды. Санап-чутлап карасаң, унөч төрле жыем гына бар икән: ясак, калан, хәреҗ, җир салымы, төтен салымы, кунак салымы, кәләш, бәч Шулар арасында әлеге дә баягы, йөз батман бал шикеллеләре дә җитәрлек. Әйтик, калан салымының казнага бер файдасы да юк. Чөнки ул хан, анын җәмәгатьләре, аерым әмирләр мәнфәгате өчен генә җыела. Хан бодай да казна исәбенә яши, ни хаҗәтемә бу өстәмә җыем? Ярый, хуш, монысына күз йомарга да була әле. Ханның чыгымнары күп, аны үз башына төшкәч кенә беләсең. Әмма салымнарның исәбе кул бармаклары саныннан артып китсә дә, керем нигәдер елдан-ел кими, казна саекканнан-саега бара икән. Жыем арта, керем кими
—Сәбәп нәрсәдә, бахшы, анлатып бир,—дип, Гәүһәршад баш салымчыга текәлеп бакты.
Бахшы күпне күргән, мунча ташыдай шомарган карт төлке иде. Эчтән умач уып, тыштан җәймә жәяргә дә бик маһир. Тик тәнәкәнен боз кебек салкын карашын күтәрә алмады, коелды да төште. Бу хәлдә хәйлә дә, татлы ялган да ярдәм итмәячәк. Дөресен сөйләү исә күрәләтә башынны балта астына кую дигән сүз. Ә башны югалтасы килми. Шуңа күрә өзелмәгән җирдә тешләп булса да бу бәлале хәлдән котылу чарасын табарга кирәк
— Мин тынлыйм, бахшы,—диде Гәүһәршад.
Баш салымчы тәнәкәгә күз атып алды Шул ук мәрхәмәтсез кырыс йөз, рәхим-шәфкать көтмәле түгел. Ышаныч фәкать үзендә генә.
Бахшы мизгел эчендә мескен кыяфәткә керде, хәтта күзләре дә яшьләнде.
—Әйтсәм әйтим инде, галиҗәнап тәнәкә,—диде жин очы белән яшьләрен сөрткәли-сөрткәли,—казна тирәсендә Сафагәрәй ханнын кәкре кулы уйнады, мин... мин... ни каршы килә алмадым Гаебем зур... мин аны аклармын... сүз бирәм
Салымчы, ярлыкау өмет итеп, биленә кадәр башын иде. Өмете генә акланмады. Дөрес, Гәүһәршаднын күнелендә кызгану хисе кузгалып алды. Ләкин эчке тавышы: «Ышанма бу адәмгә, күр, күзләре ничек уйнаклый»,- дип кисәтте.
—Бахшы, сине Идел буенда өч зур авыл сатып алган диләр, бу хакмы. — дип дәлил капчыгын чиште тәнәкә.
Каныкты тәки, ирдәүкә, дип эченнән генә сызланды тегесе. Таныргамы- юкмы? Аны шул сорау борчый иде. Башорган башны кылыч чапмас ди, бәлкем, аягына егылып кичерүен үтенергәдер? Бүләкләр дә тәкъдим итә алыр иде. Әгәр уртак тел табып булмаса, ул чакта ни көтә? Бу бит кыз- хатын! Ерткыч хайван бер килер игә, яман хатынны күндерермен димә. Хатын-кызның акылы җил өргәнче җиде төрлегә әйләнә ди бит. Хатын-кыз да булдымы илбашы? Бәлагә инде бу, бәлагә. Әллә ятып калганчы атып калыргамы?
Салымчы мангаен идәнгә бәрә-бәрә акланырга тотынды:
—Жәнабе тәнәкә, зинһарлап сорыйм, кичер, хәраплар итмә, барысы да Иблис мәлгун котырыгы... буш итмәм...
—И, әкүл, бирән!
—Жәнабе, тәнәкә...
—Алып китегез бу хәшәрәтне, базга ташлагыз!
Иртәнге намаз төгәлләнеп, Идел артыннан кояш күренүгә, киереп ачылган хан сарае капкасыннан бер төркем мөнади-хәбәрмәннәр атылып чыкты. Су сипкәндәй шундук таралып та беттеләр. Тын һавада тавышлары гына эленеп калды.
—Һәр барчагызны җәза тамашасына чакырабыз!
—Колакларыгызны торгызыгыз, соныннан ишетмәдем димәгез: баш салымчы җавап тота.
—Угрыга гадел хөкем!
Күп тә үтми, каланың ин зур һәм ин кешеле Ярминкә мәйданы халык белән тулды, алма төшәр урын калмады. Шулай булмыйча, казый каршысына олы түрә басачак! Мөхәммәдәмин хан вакытында баш карачы Кәлимәтне шулай бөтен халык алдында җәзага тартканнар иде: башын кисеп, гәүдәсен ат койрыгына тагып, урам буйлатып йөргәннәр иде. Шуннан сон үз даирәсе адәмнәрен халык алдына чыгарганнары юк иде әле. Димәк ки, гаебе зур.
Кара халык шулай уйлый иде. Билгеле, кызык өчен килүчеләр дә
шактый.
Читтәрәк, зур келәм өстендә, тын гына хөкүмәт әгъзалары, карачылар, бәкләр, морзалар басып тора. Болар, әлбәттә, үз ирекләре белән килмәгән, мәҗбүр иткәнгә генә кузгалганнар. Йөзләре төмсә, кашлары җыерулы. Чакма чаксан бүрекләре дөрләп янып китәчәк. Чокынырга тотынсаңмы, һо-о, Аллам сакласын, баш салымчы телен йозактан гына ычкындыра күрмәсен.
Карагирын чаптырып Чура морза да килеп житте. Кәефе шәп күренә.
—Нигә болай пошаманга төштегез, аксакаллар?—дип оран салды. Аннан шаркылдап көлде дә, ярымжитди рәвештә дәвам итте.—Беләм, безгә дә чират җитмәсә ярар иде дип кайгырышасыз инде сез. Дөресе дә шулай. Берәм- берәм чүпләячәкбез, бигрәк тә Кырым әнчекләренә койрык болгаучыларның тез асларын чеметәчәкбез. Ха-ха-ха!
Болай да шыр җибәргән түрәләрнең йөрәгенә ук кадалды. Чура сибә генә:
—Акчанын башы гына аһ анын, сөеклеләрем, соны күп очракта чаһ16 белән бетә,—дип авызын ерды —Салымчы бик мөһим нәрсәне хәтереннән чыгарган—бер жирдә өстәлсә, икенче жирдә кими бит ул. менә хикмәт нәрсәдә. Шулай дигәннән, мәгълүм мәзәк искә төште. Бер тегүче авыл карчыгына кием тегәргә кергән. Кием кискәндә күргән-белгәннәреннән жыен юк-барны сөйләп кортканы мавыктыра да, киемлекне кисеп-кисеп алып, сәке ярыгыннан аска төшерә икән. «Тагын сөйлә дә, тагын сөйлә»,— дип үтенгәч, тегүче кискән киемлеккә карап, исәпләп торган да:
—Тагын берне сөйләсәм, бишмәтен бик кыскарыр шул, әби,—дип әйтеп куйган, имеш. Ха-ха-ха!
Чура морза көлеп туйганнан сон, бала башыдай олы йодрыгын төйнәп:
—Кем дә кем казнага кул суза икән, алдан ук дөнья белән саубуллашсын,— дип кычкырды.
Казый да эшкә тотынды. Дога кылып, Коръән өстендә гадел хөкем хакына ант эчкәннән сон, баш салымчыга сөален җиткерде —Үз гаепләреңне таныйсынмы, бахшы?!—дип сорады Салымчы тезләренә ауды. Бик нык үзгәргән иде ул. Чырае көл төсенә кергән, тыгыз калын ияге сыер карыныдай шәлперәеп төшкән, хәтта тышау җитмәс муены да юкарып киткәндәй күренә
—Тәкъсыйр, үзеңә мәгълүм, мин озак еллар буе тәхет иясе ханнарга ихлас күнелдән хезмәт итеп килдем. Мин угры түгел, зинһар, кулсыз калдырма, мине берәү дә тотмады... тәкъсыйр...
—Казый, капла шул нәмәхрәмнен авызын,—дип кылычын суырып чыгарды Чура.
—Сабыр, морза, хөкемне мин чыгарам,—диде казый вәкарьле кыяфәттә,— хөкемне хан үзе дә юкка чыгара алмый.
Күзе аларган морза бу сүзләрне әллә ишетте, әллә юк, йөгереп килде дә кылычын баш салымчынын юан муенына батырды.
— Нәфесенә ияргән ахмактыр, жәһәннәм утын тапмактыр Түрәләр жинел сулап куйды.
Жан гали тәхеткә өч яшендә утырды. Ул аны хәтерләми дә инде Хәер, белмәгәннең нәрсәсен хәтерлисен ди, сабыйлыктан чыккан чагы гына булган ич. Жәмгысы унөч ел Касыйм ханы вазифасын үтәде Узган ел Казан ханы бүреген кигезделәр
Ин гажәбе шул, шушы ундүрт ел эчендә бер мәртәбә дә мөстәкыйль карар кабул иткәне булмады Касыймда агасы Шәехгали баш иде, монда хакимиятне Гәүһәршад тәнәкә үз кулында тота. Эт этлеген итмәсә, эче күгәрер ди. Тәнәкә дә шулай, һаман өреп кенә тора. Бөтен сарайнын күзе анарда: «Мөхтәрәм тәнәкә», «Жәнабе гали*. Төптәнрәк уйлап карасан, бер ханлыкта ике галиҗәнап булмый ич инде Чын галиҗәнап монда ул, Жан гали!
Пакизә дә борынын җыерган була, юаш син, янәсе, йомшак, ә йомшак агачны корт баса..
— Юан юанайса, ишеккә сыймый, авызынны үлчәп ач,—диде Жангали
Туташ иртәнге чыктай саф, чиста тавышы белән, башын артка чөеп, челтер-челтер көлеп җибәрде.
Жангали мәгъшукасын кочагына кысты Ошата иде ул Пакизәнең кыланчыкланып көлүен. Көлүе белән хан йөрәген эретте дә инде туташ
"• Ч.»Ь б.и
Мона кадәр асыл затларга битараф мөнәсәбәттә иде Жан гали. Алай гынамы, жае килсә дә, килмәсә дә, кыз-кыркынны кимсетергә генә тора иде: чеметә, чәчләреннән тарта. Чөнки ул аларны булдыксызга, ангырага саный иде. Кыз-хатынга эттә өрми ич аңа. Билгеле, ана тәрбиясе күрмәү дә йогынты ясамый калмагандыр. Яшьли казый кулына бирделәр. «Ите сина, сөяге безгә»,—диде атасы. Усал, мәрхәмәтсез, кыя ташыдай каты күңелле кеше иде казый. Күп чыжлатты ул шаһзадәнең аркасына сыек чыбыкны. Үскәч, күкрәгенә хәнжәр кадыйм мин моның дип күнеленә беркетеп куйганы да хәтерендә. Тик өлгерә алмады, казый ул буй житкергәләгәнче гүр иясе булды.
Жангали беркөнне ниндидер анлаешсыз ләззәтле хисләнү белән уянып китте. Хәер, әлеге халәтне бөтенләй анлаешсыз дип тә әйтеп булмый иде. Чөнки соңгы вакытта йөгерек тулпар өстендә җилдәй җилдергәндә дә шуна охшаш татлы ләззәт кичерештерә башлады...
Жангали сеңерләре таш булып катканчы берничә тапкыр киерелеп- сузылып алды да, тәрәзәгә күз салды. Урамда күзләрне камаштырып кояш балкый иде, жиһан гөлт итеп тора: якты, кин, матур. Яз галәмәте. Әнә, өй кыекларыннан тамчылар йөгерешә. Юлларда инде күгәрчен тәпиен күмәрлек күлдәвекләр хасыйл булган.
Күр, чыпчыклар ничек чыркылдаша: куанышалар, шатланышалар, яратышалар...
Бу тамашадан егетебезнең тамагына татлы төер килеп сыланды, үзеннән- үзе тәнендәге барча күзәнәкләре тулышты... Кеше-фәлән юкмы дип, җәт-жәт як-ягына да каранып алды. Шөкер, бүлмәдә үзе генә икән. Аны йоклый дип уйлыйлар иде, күрәсен. Түшәкче дә, киемче дә керергә базмый, ашчыга әле иртәрәк.
Әнә шулай, сиздермичә, капылт кына Жангалинен тәрәзәсенә бәлигълык жиле килеп кагылды. Моңарчы оят тоелган гамәлләр оят түгел иде инде.
Киенеп-ясанып ат утарына барышлый колагына кемнеңдер яңгыравыклы көлгән тавышы ишетелде. Ул аны тәүге тапкыр гына ишетми. Ләкин әлегәчә игътибарын жәлеп итми иде. Көләме—көлә, нәрсәсе бар инде аның? Кызлар койма ярыгыннан да көлә ди бит.
Бу юлы көлү тавышы ниндидер күңелле, җиңел җыр сыман янгырады, йөрәген ашкындырып узды. Бүгенге яз кояшы кебек якты, җылы, пакь вә нурлы тавышнын иясе кем икән?
Жангали бүлмә ишеген ачып эчкә узды. Анда бер хадимә туташ йомгактай кечкенә генә мәче баласын уйната иде. Пескәйнең койрыгына кызыл тукыма кисәге бәйләгән. Тегесе шуны авызы белән эләктереп алмакчы итә. Әле бер якка бөтерелә, әле икенче якка. Авып-тәгәрәп тә алгалый.
Кыз дөньясын оныткан, көлепме-көлә. Мавыгуы шул кадәр көчле иде ки, хәтта ишек ачылганын да, янына Жангалинен килеп басканын да сизмәде.
Жангали малайлык гадәте белән кызны чеметеп алмакчы итсә дә, кулы йомшак кына чибәркәйнен билен капшап узды. Тегесе кыр кәҗәсе җитезлеге белән читкә ыргылды.
—Оятсыз, нишләвен бу?
Күрәсен, тирәсендә чуалучылар җитәрлек иде. Әмма артына борылып карагач, каушавыннан чөгендер төягәндәй кызарып чыкты.
—Хан!—диде ул артына чигенә-чигенә,—мин... мин... күрмәдем...
Жангалинен кызыксынуы арта гына барды.
— Нәмә. күлмәгең эченә кош керттеңме әллә,—дип бармагы белән, кызнын күкрәгенә төртеп күрсәтте.
Ул арада аягына песи баласы килеп сарылды: мияу-мияу...
—Перс,—дип кычкырды кыз озын куллы егеттән арынырга җай чыгуына
куанып,—аннан тиз генә пескәйне кулына алып, күкрәгенә кысты.
—Син ни атлы?—дип сорады Жан гали.
—Пакизә...
—Ә мин Жангали...
—Беләм,—диде кыз керфекләрен сирпел,—бөтен кеше белә...
Жангали белән алар яшьтәшләр иде. Әмма табигать шулай көйләнгән ки, кызлар ир-егетләргә караганда иртәрәк өлгерә. Шул сәбәпле. Пакизә дә инде житкән кыз рәвешенә кергән иде. Шуна күрә ул яшь егетнен үзенә күзе төшүен, күнеленен вәсвәсәләнүен бик тиз сизеп-тоеп алды.
—Син ничек шулай матур итеп көләргә өйрәнден?—дип сорады Жангали.
—Белмим...—диде Пакизә күз очлары белән генә көлемсерәп,—ул хакта уйлаганым юк..
—Мин синен янга тагын керәм әле,—диде Жангали.
Пакизә үзе дә наз-соешүләр өченгә ясап куйган кебек иде. Тик бүген егетенен кочагында элеккечә эреп китмәде. Жангалинен сизгер йөрәге моны бик тиз тоеп алды.
—Нишләвен бу?—дип авызын турсайтты.
—Нигәдер күнелем болганып тора,—диде кыз.
—Хәзер дәвалыйм мин сине,—диде Жангали..
Мәхәббәт киртәләрне белми шул ул, гашыйкларга көн дә яз, төн дә яз.
Булат бәктән Мәскәүгә аның никахына ризалык алу өчен илчеләр китәсен ишеткәч. Жангали коелып төште.
— Ю-ю-к, мин өйләнмим,—дип мыгырданды
Булат бәк моның сәбәбен төпченеп тормады. «Барысы да хәл ителгән инде,—дип кенә куйды Шулай да бераз ачыклык кертергә уйлады, ахры, әйтте:—Мин синең урынында булсам, Гәүһәршад тәнәкәнен аягына егылыр идем, ул сине тәхеткә утыртты, инде башлы-күзле итә...»
Ишек уемында якын кардәше, чүмәләдәй зур гәүдәле Касыйм кенәзе Котлыгъ-Булат күренгәч, Жангали шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә язды
—Әссәламегаләйкүм, Барча Казан җиренсн бөек ханы,—дип сәламләде аны кенәз. Калын вә көчле тавышыннан тәрәзә пыялалары да чынлап киткәндәй булды. Киң күңелле, ачык чырайлы агасы телмәрнен телмәре, аның хакында, сүзе белән еланны да өненнән чыгара, дип сөйлиләр иде.
— Бик кирәк иден син мина агаем, нинди җилләр ташлады монда?
Жангали кунакны кочаклап алды.
—Жил генәме, хан, өермә кубарылды, өермә! Күрмисенмени, ыштанымның бер балагы кәвеш өстенә чыккан,—дип гөрелдәде Котлыгъ- Булат,—баш кода мин хәзер, баш кода! Иртәгә Мәскәүгә чыгып китәбез Аллаһы боерып. Ходай кушса, олуг кенәз Василийның фатихасын да алып кайтырбыз. Гөрләтеп туй ясарбыз. Беләм-бсләм. үземнен дә башымнан үтте, синен тизрәк кәләшеннен кайнар кочагында эреп китәсен килә инде И-х! Борчылма, энем, ул коннәр дә килеп җитәр, күбенә түзгәнне, азына гына ничек тә түзәрссн.
—Агаем, мине кемгә ойләндермәкче соң сез?—дин сорады Жангали
Кенәзнен калын иреннәре буаз биянекедәй салынып төште, күзләре киерелеп ачылды.
— Нәмә. әйтмәделәрмени әле?
—Жу-ук...
2. .к. у . г*
—Ихтимал, алар хаклыдыр да,—диде кенәз бераз уйланып торганнан сон,—ашыккан ашка пешкән, сабыр иткән морадына җиткән ди. Әмма дә ләкин, энем-бәгърем, агаена ышана аласын, серне ачам мин сина. Шуны алдан ук әйтеп куям. Ходай бәхетне өеп биргән икән, атлылар атыннан төшеп, жәя^леләр ятып карарлык сылукай куены көтә үзенне. Белденме? Нугай бие Иосыф морзанын төпчек кызы. Бик сайланган, имеш. Сөенбикә атлы икән. Сөелешеп кенә яшәрсез, Аллаһы боерса...
—Утырган кызмыни?
—Утырган дип, яшьтәшен... Ансына исен китмәсен, бал черемәс, кыз картаймас ди.
—Минем сылукайга барыбер җитә алмас ул морза кызыгыз.
Котлыгь-Булатнын йөзе янә нурланып китте, авызы колагына җитәрдәй булып ерылды. Күзләренә генә түгел, каш арасындагы ике тирән сырына кадәр елмаю кунды.
—Мактыйм, энекәем, мактыйм, сөбханалла, тик ятмыйсын икән, Казан туташларының күңелләрен күрәсең икән. Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын, егет булып җебегән булса, бар булганчы юк булсын ди. Афәрин хан!
—Мин аны ташламыйм,—диде Жангали.
—Ташлама, кем сина ташларга куша, энем-бәгърем, җариясез ир-егет канатсыз кошка бәрабәр ул, белдеңме? Аннан болай, башлы-күзле булу бәлигьлык билгесе. Ә бу—Гәүһәршад тәнәкәнен васыйлык камытын салып ташлау дигән сүз. Хак, ул читкә китмәс анысы, тик кануни яктан синең өстән берәү дә тормаячак, үзең хүҗа. Тәхет хакына, энекәем, адәмнәр өйләнү генәме, башларын сала. Ә сиңа нугай бие кызын ярәшергә тора. Бел, Казан ханлыгының дәрәҗәсе әнә шулай бик югары бәяләнә. Бәхетен тулып ашкан, олуг кенәз Василий атакайның артын яларлык.
—Монда Гәүһәршад тәнәкәгә бурычлы син дип тукыйлар...
—Олуг кенәз фатиха бирмәсә, салам да селкенми. Моны бервакытта да исеннән чыгарма. Берүк казандылар коткысына бирелеп, хилаф гамәл кылып ташлый күрмә, энем-бәгърем. Шәехгали туганыбыз хәленә төшәргә язмасын.
—Шәехгали хан сине тәхеттән бәреп төшереп, үзе утырмакчы иткән дип сөйләгән иде Булат бәк,—диде Жангали уйчан гына,—ышанырга да, ышанмаска да белмәдем...
—Үз авызыннан ишетмәгәч, кистереп кенә әйтеп тә булмый инде аны, энем-бәгърем, мәгәр Шәехгали олуг кенәзнен бик нык ачуын чыгарган булырга тиеш,—диде Котлыгъ-Булат пышылдауга күчеп,—урыс яугирләре Шәехгали ханның оясын туздырып бетергәннәр, бәкләрен, морзаларын, угланнарын бала-чагалары, хатыннары белән бергә кулга алып, Тверь, Псков, Новгород, Орешек. Карев өтермәләренә илтеп япканнар. Мина сер итеп кенә сөйләделәр, Псков өтермәнендә җитмеш татарны бугазлап ташлаганнар. Шулар арасында тугыз бала да булган. Бер Хәсән атлы морзага гына тимәгәннәр. Чөнки дә ул мөртәт динен саткан, православиегә күчкән. Исләр китмәле бит, җә, Ходай, дошманына күрсәтмәсен. Ә кыз-хатынны, бала-чаганы бераздан иреккә чыгарганнар чыгаруын, ләкин дә архиепископ Макарий кушуы буенча чыгарылган берсен көчләп чукындырганнар. Һәм дә урысларгә кияүгә биргәннәр. Шәехгалинең барысы ике йөз кешесен җәзалап угергәннәр.
—Шушы кадәр кансызлыкка тин нинди гаебе булды икән сон?
Ахыры киләсе санда