Логотип Казан Утлары
Драма

БӘХЕТ КҮЛМӘГЕ


ӨЧ КҮРЕНЕШТӘН ТОРГАН ТАМАША
Катнашалар:
Яуыш хан —ил башы Вәзир —ханның киңәшчесе Айбикә —ханның җиткән кызы Әбүгалисина —мәшһүр табиб Мөхәммәтҗан —сукачы егет Бию коллективы.
Пролог
Пәрдә алды. Тын гына көнчыгыш көе яңгырый. Шулвакыт ян-яктан (залдан) сәхнәгә бер юлчы карт (мәшһүр галим, табиб Әбүгалисина) керә. Тирә-ягына каранып торганнан сон, ул сәхнә читендәге калкулык жиргә җиләнен жәя. таягын алдына куеп, аякларын бөкләп утыра. Дога кыла. Аннары букчасыннан «Тыйб» («Медицина») китабын чыгарып, укый башлый. Ул арада сәхнәнең икенче башында җанлылык. Егет тавышы: «һай, малкай, әйдә! Бураз-на! Буразна!.» Бераздан сәхнәгә читек-чалбардан, күлмәксез генә биленә ак билбау бәйләгән егет килеп керә. Кулында камчы, иңсәсендә—су салынган тире янчык. Ул шул янчыктан су алып эчә. Ләкин кинәт, нидер сизенеп, үрелеп карый-карый кемнедер күзәтә башлый. Сәхнәгә йөгереп-уйнап бер житү кыз килеп керә. Ләкин шундук, егет белән күзгә-күз очрашуга, каушап, туктап кала. Каушавыннан кулындагы чигелеп бетмәгән ак күлмәкне жиргә төшереп җибәрә. Егет аны иелеп ала, яңагына куеп, хисләнеп тора, аннары үз тәненә куеп, таманлыгын карый..
Егет. Чибәр кыз, бу күлмәк минамы?
Кыз (яулык чите белән йөзен капларга тырышып). Энәдән төшеп җитмәгән күлмәкне кию язык икәнен
беләсеңдер, кем...
Егет (шаярулы аһән белән). Сөю— языкмыни, чибәр кыз?
Кыз. Без бит таныш та түгел, ә син сөю хакында сөйлисен...
Егет. Ә без күптән инде таныш. Син—Яуыш хан кызы, шулаймы?
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ (1957)-ял#чы һәм әдәбият галиме; «Заман суз сорый*, «Албастылар», «Тозлы яңгыр» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
(Хисләнеп.) Айбикә.
Кыз. Мин дә сине беләм. Син шушы басуда сарай халкы өчен иген игәсен. икмәк үстерәсең .
Егет (чаяланып). Шулай булгач? Танышлар булып чыгабыз ласа... Димәк, килештек?
Кыз Нәрсә килештек?
Егет. Тегеп бетерүгә, күлмәк— минеке! Ә мин—синеке!.. (Көлә.)
Кыз (шулай ук чаяланып, егет башлаган уенга керешеп). Мин риза. Тик бер шарт бар.
Егет. Нинди шарт тагы?
Кыз. Син бу күлмәкне ничек тә үз тәненә кияргә тиеш. Ничек—анысы
синен зирәклек. Күлмәкне өстеңдә күргән көнне үк мин—синеке. Ризамы? Ә хәзергә кире бир! (Егеткә сынап карый ) Кара аны, сүзендә тор! Юкса... Күлмәк тә, хан кызы да тәтемәс...(Рәхәтләнеп көлә дә күлмәкне егет кулыннан тартып алып, чыгып йөгерә.)
Бераздан һушын жыеп өлгергән Егет тә Кыз артыннан ашыгып чыгып китә Ин ахырдан боларнын барысын да күзәтеп утырган юлчы карт кузгала. Ул, башын чайкый-чайкый чыгып барганда, кинәт тукталып, залга мөрәҗәгать итә
Карт (залга эндәшеп). Бәхеткә дәлил кирәк түгел шул, бәхеткә язмыш кирәк... (Чыгып китә.)
Беренче күренеш
Хан сарае. Диварлар сөнгеләр, калканнар белән бизәлгән. Бер якта зур, биек тәрәзә. Урталыкта затлы тәхет тора. Ул буш Бер читтәрәк—атлас-бәрхетләр җәелгән түшәк. Анда башын сөлге белән бәйләгән Яуыш хан ята Салмак Көнчыгыш көе яңгырап тора
Хан (яткан түшәгендә әйләнгәләп, ынгыраша-ынгыраша) Ай! Ай-ай-ай!.. Әй... Әй дим... Кем бар анда? Кая китеп олактыгыз барыгыз да? Ай-ай-ай? Ханнары үлеп ята, кереп хәлен белүче дә юк... Кая бара бу дөнья, ә? Ай-ай-ай!
Пауза. Көй дәвам итә.
Хан (ыңгырашып). Ыһ! Ай-ай-ай! Уф-уф-уф! . Әй!.. Кем анда? Керегез тизрәк!. Ярдәм итегез!.. Үләм бит, үләм!..
Йөгереп Айбикә килеп керә.
Айбикә (куркынып). Әтием, ханым! Ни булды сина. нәрсә булды? (Әтисе янына барып, кочып ала ) Һаман авырыйсынмы, әтием'.’ Ничек кенә ярдәм итим соң, бер дәва да килешми бит үзенә. Аптырап беттек инде. Әтием, бүген кай җирен авырта инде?
Хан. Бар җирем дә авырта, кызым, менә аяк очларыннан башлап чәч бөртегенә кадәр авырга. Ай, авырга! Ай-ай- ай! Бөтен тәнем сыхчый, хәтта җаным сызлый... Ай-ай-ай
Айбикә Әтием, тагын мәтрүшкә чәе эчеп карыйсыңмы әллә?
Хан Юк-юк. юк-юк! Якын да китермә! Ай-ай-ай,сызлый!.
Айбикә. Әтием, бөтнек суы кайна-тып биримме әллә?
Хан Юк-юк, юк-юк. Күземә дә күрсәтмә! Ай! Ай-ай-ай. сызлый1 (Башын тотып, түшәк-мендәр өстендә бәргәләнә.)
Айбикә (гаҗизләнеп). Әтием. Былбыл кош йомыркасы кабып карыйсынмы әллә? Дәвасы бар лиләр бит...
Хан. Юк-юк, юк-юк...
Айбикә. Алма кагы?
Хан. Юк-юк. юк-юк...
Айбикә. Умарта балы?
Хан. Юк-юк. юк-юк...
Айбикә. Кәккүк төкереге?
Хан. Юк-юк Юк дигәч, юк! Ай- ай, авырта.. Ай. сызлый! Бар. Вәзирне чакырып китер, ул берәр чарасын йә берәр дәвасын тапмады микән?
Айбикә. Хәзер, әтием.. Тик син болай нык бетеренмә инде. яме... Хә-зергә сау бул, әтием, ханым. (Әтисен тагын бераз кочып торганнан сон, хан түшәге каршында башын иеп артка чигә, аннары йөгереп чыгып китә.)
Хан Ай-ай-ай! Уф-уф-уф!..
Ашыгып Вәзир килеп керә
Вәзир (хан каршында башын иеп) Сез мине чакырдыгызмы, ханым'’ Кәе
фегез ничек, ханым?
Хан (вәзиренә мендәр ыргыта). Әй гөнаһы шомлыгы! Сорап торган була бит әле... Ничек булсын, менә бит—үләм, үләм!..
Вәзир. Кай җирегез авырта, ханым?
Хан. Бөтен җирем дә авырта, бөтен җирем дә сызлый!.. Ай-ай-ай!.. (Түшәгендә бәргәләнеп изалана.) Мин шундый бәхетсез!..
Вәзир (нишләргә дә белмичә). Ханым-солтаным, Сезне зарларыгыздан бүлдерергә рөхсәт итегезче! (Башын иеп тора.)
Хан (усалланып). Тагын нәрсә? Мине бу чиремнән коткарырдай берәр чара беләсеңме әллә?
Вәзир Бар андый чара.
Хан (жанланып). Бар? Нинди чара ул? Нигә аны башта ук әйтмисең? Йә, үртәмә җанымны, әйт!..
Вәзир Мин бүген сарайга патшалыкның ин оста кылычдарларын чакырдым... Алар Сезгә тамаша күрсәтәчәк... Бу тамашадан сон бөтен борчуларыгыз да онытылачак, ханым...
Хан (тагын да жанлана төшеп). Йә- йә!.. Тизрәк чакыр!.. Ник торасын инде, бар! (Тагын мендәр ыргыта.)
Вәзир кулындагы таягы белән идәнгә бәрә. Таяк башындагы кынгырау чынлап китә. Көнчыгыш көе уйнала башлый Кылыч тоткан егетләр бию башкаралар. Бу вакытта Вәзир тәхет янында басып тора.
Хан, бию башлануга, дәртләнеп, бөтен авыруларын онытып, түшәгендә торып утыра. Биюче егетләргә кушылып, кулларын өскә болгый-болгый, бию тактына хәрәкәтләнә. Ләкин бераздан тагын кәефе китә, бию тәмамланганда ул башын мендәрләр астына куеп ята.
Хан (инрәп-ынгырашып) Ой-ой- ой!.. Әй-әй-әй!..
Вәзир (йөгереп хан янына килә). Ханым-солтаным! Тагын ни булды? Тагын кәефегез киттеме? (Биюләрен тәмамлап, сәхнә уртасында баш иеп басып торучы кылычдарларга ишарәләп, чыгып китәргә боера.)
Кылычларлар ансамбле хан каршында баш ия-ия чыгып китә.
Хан. Әй-әй-әй!.. Нинди бәхетсез мин?!. Мин нинди бәхетсез?!.
Вәзир. Ханым! Тынычланыгыз инде, бу кадәр бетеренмәгез... Мин Сезгә тагын бер тамаша әзерләдем. Ул Сезнен күңелегезгә хуш киләчәк. Бу юлы Сез үзегезне бәхетле итеп тоячаксыз...
Хан (мендәр ыргыта). Юк! Мина бернәрсә дә, беркем дә кирәкми!.. Минем яшисем килми, мин шундый бәхетсез!..
Вәзир. Ханым! Сонгы мәртәбә үгенеп-ялварып сорыйм: зинһар, тыңлагыз мине—сылу кызлар биюен карагыз... Бу биюне карасагыз, Сезнен йөрәгегезгә— дәрт, тәнегезгә—дәрман, күзегезгә—нур, күңелегезгә җыр тулачак..
Хан, ярар алайса, син дигәнчә булсын, дигән кебек, кул белән ишарәләп, ризалык бирә. Вәзир тылсымлы таягын идәнгә ора, кынгырау чынлап китүгә, көй башлана, сәхнәгә Көнчыгыш киемнәренә киенгән кызлар бию ансамбле чыга. Бию вакытында Хан тагын жанланып китә. Яныннан үтеп киткәндә кызларны тотып-чеметеп алмакчы була. Утырган түшәгендә сикергәләп ала. Тамаша ахырында ханнын кәефе китә, ул тагын борчыла, тынгысызлана башлый. Вәзир, ишарәләп, кызларга чыгып китәргә куша, үзе хан ятагы алдына килеп тезләнә һәм, башын иеп, тынып кала.
Хан (бераз түшәгендә аунаганнан сон). Әй, син кайда? Вәзир!
Вәзир (сикереп тора). Ханым! Мин монда!..
Хан. Син мина хәзер үк Әбүгалисинаны табып китер! Анын табиблык даны еракларга киткән Минем бәхетсезлегемә берәр чара тапсын! Ишетәсеңме. Вәзир?
Вәзир Баш өсте, ханым! Ул... Ул монда инде. Әбүгалисинаны әйтәм...
Хан. Нишләп керми сон ул, алайса?
Вәзир. Ул... Ул, ханым, бу авырудан дәва юк, ди... Дәвалый алмыйм, ди...
Хан (усалланып). Ә? Син нәрсә? Минем үлемемне телисеңме әле? Мине үтермәкче буласынмы? Хәзер үк Әбүгалисинаны чакыр! Үзем сөйләшәм!..
Вәзир. Баш өсте, ханым... (Чыгып
китә.)
Хан (үзалдына). У-у-у! Дәва юк, дигәнме'71 (Сәхнә буйлап йөренә, тәрәзәгә барып карана.) Дәваламый кая барасын Дәваларсын Башыннан колак кагасын килмәсә... (Йөргән чакта йә башын, йә эчен, йә күкрәген тотып, ухылдап ала.) Ой-ой!.. Ай-ай!.. Уй-уй!..
Ул арада ишек катында Вәзир күренә, анын артында Әбүгалисина пәйда була. Мәшһүр табибнын кулында «Тыйб» (•Медииина») китабының махсус зурайтып эшләнгән макеты. Түшендә— үпкәне, йөрәкне тыңлый торган көпшә Хан, Вәзир белән Әбүгалисинаны күрүгә, йөгереп барып, түшәгенә ята, тагын да ныграк ыңгыраша башлый
Вәзир (баш иеп). Ханым!.. Без килдек.
Хан (түшәктән башын калкытып). Кем ул—без?
Вәзир. Без—Әбүгалисина хәзрәтләре (Табиб ягына ишарәли.)
Хан (Әбүгалисинага). Синме инде ул мәшһүр табиб?
Әбүгалисина (беразвакьгтбашын иеп, ун кулын күкрәк өстенә куеп торгач). «Мәшһүре» кемдер—белмим. Табибы мин булам «Әбүгалисина хәзрәтләре» дип йөртәләр мине, олуг хан...
Хан. Әһә! Нәкъ син кирәк тә инде мина!
Әбүгалисина Баш өсте, ханым...
Хан. Синен хакта, барлык авыру-лардан да шифа белә, дип сөйлиләр Дөресме бу?
Әбүгалисина Нинди авыру, нинди бәндә бит...
Хан. Менә мине дәвалый аласыңмы? (Аягын салындырып, торып утыра) Менә мине—ханнынны?!
Әбүгалисина. Хан булсан да, син дә Адәм галәйһиассәлам әһеле, ягъни мәсәлән, инсандыр, кешедер бит9 Әллә? Кеше түгелме9
Хан Кеше'
Вәзир (Ханны жөпләп). Кеше, кеше!
Әбүгалисина Шулай булгач Нишләп дәваламаска, дәвалыйбыз! Йәле, кай җирен авырта9 (Йөрәк тибешен, үпкә сулышын тынлый торган көпшәне тотып, хан каршына
ук килә.) Ә һә... Әһә... (Үзе тынлый, үзе сөйләнә.) Күзләреңне ач, авызыңны ач, телеңне күрсәт. Күлмәгеңне күтәр СҮзе бертуктаусыз сораша. Ара-тирә китабын кулына алып, актарына, күңелендә туган шикләргә җавап эзли.) Бу җирен авыртамы? Ә бу җирен? Бу төшен?
Хан. Юк, юк, юк. һи-һи-һи Кытык килә...
Әбүгалисина (Тынлап, тикшереп чыккач, уйланып тора, шулай уйлана- уйлана шактый йөренә). Шула-ай. (Залдагы халыкка карап, Хан ягына ишарәли, иреннәрен җыерып, кулбашын сикертеп ала. «Берни дә аңламыйм», янәсе...)
Хан (үтә дә борчылып). Әйт. табиб, өмет бармы?
Вәзир. Бармы?
Әбүгалисина Бар, нишләп булмасын... Әмма...
Хан (куркынып). Нәрсә—«әмма»?
Вәзир Нәрсә?
Әбүгалисина Бер нәрсә дә юк
та... Тик...
Хан. Нәрсә—«тик»?
Вәзир. Нәрсә?
Әбүгалисина Нәрсә дип... (Ханга карап.) Тәнен сау-сәламәт синең. Тик җанын бик борчылган Жаныннан тынгылык киткән. Бәхет ташлап киткән сине, ханым Күңел борчуларына сәбәп шул. Шуңа күрә дә мин сине дәвалый алмыйм Сина бүтән дәва кирәк Сиңа бәхет кирәк. (Бераз арткарак чигеп, Хан каршында башын иеп басып тора.)
Хан Бәхет9 Нинди бәхет ул тагын? Алтыннан да, асыл ташлардан да кыйммәт әйберме9 (Уйланып ) Ә ул «бәхет» дигәннәре күпме тора сон? Йә әйт бәясен, табиб!
Әбүгалисина Нинди дип... Ин гади кеше бәхете Адәми затларда гына була торган, кеше-инсаннын тәненә сихәт, җанына тынычлык бирә торган әйбер ул—бәхет... Бәхетле кеше бөтен нәрсәдән дә өстен—җир ваклыкларыннан да. борчу-хәсрәттән дә. хәтта байлыктан, алтын-көмештән дә!..
Хан Ханлыктан, патшалыктан да өстенме?
Әбүгалисина Әйе, ханлыктан да, патшалыктан да өстен.
Хан (түземсезләнеп) Кайда соң ул бәхет дигәннәре9 Аны каян табып була9
Каян сатып алып була? Әйт тизрәк. Хода бәндәсе!
Әбүгалисина. Белмим, ханым...
Хан. Нәрсә-ә-ә? Белмисен?
Әбүгалисина. Белмим... Шуны гына әйтә алам: бәхетле булу өчен кеше бәхет күлмәге кияргә тиеш
Хан Бәхет күлмәге?
Вәзир (тәмам аптырап). Бәхет? Күлмәге?..
Әбүгалисина. Әйе. Адәм галәйһәассәлам заманындагы борынгы китапларда язылган: «Инсани зат, тәненә дә, җанына да изге-илаһи тынычлык, бәлзәм и шифа һәм имани шәфкать аласы килсә, бәхет күлмәге кисен»,—диелгән...
Хан (залга карап, хәйләкәр елмая). Әһә, менә хәзер аңлашылды.. (Әбүга- лисинага.) Ә син. табиб, бар. үз юлында бул. (Кинәт.) Тукта! Ишетсен колагын— «Бәхет күлмәге» хакында беркемгә дә авыз ачасы булма. Бу хакта әйткәнеңне ишетеп кенә калыйм—шундук башыңны юк итәм. аңладыңмы?
Вәзир (Хангакуштанланып). Ата-лыпмы?
Әбүгалисина. Анладым... (Үзал-дына ирония белән.) Аңламаган кая ул Анладым, ханым... Солтаным. Баш өсте...
Әбүгалисина, арты белән барып, баш ия-ия чыгып китә. Анын артыннан Вәзирдә чыга. Сәхнә артында тавышлар: * Мәшһүр Әбүгалисина килгән!» «Барлык сырхауларны дәвалый, ди...» •Гарипләрне аякка бастыра, күзсезне —күзле, аяксызны аяклы итә, ди...»
«Ашыгыгыз, кояш баеганчы дәва алып калыгыз. .» «Әбүгалисинага дан, дан,
дан!...»
Хан (уйчан кыяфәттә тәхетенә барып утыра). Нәрсә ди? Күлмәк диме? (Уйлана.) Бәхет күлмәге (Масаеп.) Аннан гына торса, табарга була... (Торып йөренә Тагын тәхетенә утыра, тагын йөренә. ) Алтын-көмешкә бөтен нәрсәне алырга була... Нәрсә ул күлмәк?! Чүпрәк кисәге' Чүпрәк тә булдымы мал?! (Тәкәбберләнеп.) Теләсәм, көмештән тукылганын, алтыннан тегелгәнен китерәчәкләр, билләһи газыйм!.. Яшибез әле рәхәттә типтереп!.. Бәхетле булып... И-и-и-их!.. (Җырлый.)
Бу дөньяда һәр кешенен Үз исеме, аты бар Үз тормышы, үз язмышы,
Үз бәясе, хакы бар..
Һәр нәрсәнен үз базары,
Үз колы, үз иясе!
Һәрбер җаннын үз бизмәне, Бәхетнең—үз бәясе!..
Гомерләр белән түләнә Инсаннарның бәхете.
Бер нәрсәгә дә сатылмый Тик ханнарның тәхете..
Алтын миндә— капчык-капчык, Көмеш—чүлмәге белән.
Рәхәт яшисе бар әле Бәхет күлмәге белән!
Хан җыр җырлап, биеп йөргәндә ана биючеләр ансамбле кушыла. Гомуми биюгә, сәхнә артыннан чыгып. Хан кызы Айбикә белән Вәзир дә катнашып китә. Бию башкарылган мәлдә сәхнә ябыла.
Пәрдә.
Икенче күренеш
Беренче күренештәге сәхнә. Аерма шунда гына—диварларның һәр җирендә күлмәкләр, күлмәкләр.. Алар арасында төрлеләр бар—алтынсу, кемешсу төстәгеләр, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгәннәр, чигелгәннәр, атластан, бәрхеттән тегелгәннәр, чигүле якалылар, билбаулылар. чачаклы-чуклылар Сәхнә ачылганда арган-талган, кәефе киткән Хан үз тәхетендә йокымсырап утыра Тәхетнен ике ягында ике гүзәл кыз (ансамбль кызлары). Вәзир чыгып кычкырганда Хан дертләп китә һәм сискәнеп торып утыра.
Вәзир (кулындагы бөкләүле кәгазьдән укып игълан итә). Мең дә беренче күлмәк. Яшел бәрхеткә алтын белән чигелгән! Диңгез аръягыннан китерелгән Тукымасына үләннәр шифасы сенгән,
алтынына кояш нурлары иңгән. (Кулындагы таягын идәнгә ора, кыңгырау чыңлый.)
Ике гүзәл зат (шулай ук ансамбль
кызлары) икесе ике яктан яшькелт- алтынсу күлмәкне тотып сәхнә әйләнәләр—жинелчә генә бииләр Сәхнәне берничә тапкыр әйләнгәч, күлмәкне тәхет янынла басып торган Вәзир кулына тапшыралар. Вәзир аны тәхетнең ике ягында юрган гүзәл кызлар кулына бирә, үзе кулындагы таягын идәнгә ора. Таяк башындагы кынгырау чынлап китүгә фонограммада көй уйнала башлый. Шул көй астында кызлар күлмәкне Ханга кидерәләр...
Хан (киеп бетергәнче үк, ах-ух килеп). Ай-ай-ай!.. Монысы бөтен тәнемне кыса. Жанымны, йөрәгемне кыса.. Сулышымны буа.. Ай-ай-ай! Кире алыгыз!.. Салдырыгыз!..
Кызлар күлмәкне кире салдыралар. Ул арада Вәзир тагын кәгазеннән игълан укый.
Вәзир Мен дә икенче күлмәк! Шәмәхә күккә көмеш йөгертелгән тылсымлы күлмәк! Аны Тулган Ай нурлары белән бизәп, гүзәл Зөһрә кыз теккән!.. Рәхим итеп ал, ханым- солтаным!..
Ике кыз, игълан ителгән күлмәкне алып чыгып, салмак бию башкаралар. Аннары Вәзир кулына тапшыралар. Вәзир күлмәкне тәхет янындагы кызларга бирә дә таягын идәнгә ора. Кызлар моңлы көй астында Ханга күлмәк кидерәләр
Хан (баштарак канәгать булса да, сонрак кәефсезләнә). Вәзир... Тагын берәр күлмәк юкмы анда? Ә?
Вәзир. Ханым, бу күлмәк тә оша-мыймыни?
Хан. Ошый Матур Ипле. Тик. нигәдер күңелемә сагыш керә, мон керә, шом керә Бәхет бөтенләй башка нәрсә бит ул, Вәзир . Их!..
Вәзир Тагын бер күлмәк бар ба-рын. Аны мәшһүр Гали акын үзенә дип теккән булган..
Хан. Шуны китерегез..
Вәзир Баш өсте, ханым. (Кулындагы кәгазьдән укып игълан итә.) Игътибар! Мен дә өченче күлмәкне китерегез! Ул күлмәк йолдызлардан тошкән мкты балкыштан тукылган булсын! Жиде таннын сихри чыгында юылган булсын!
Сайрар кошлар канаты белән сыйпалган булсын!..
Ишек катында торучы кызлар игълан ителгән күлмәкне алып керәләр Аны ике яктан тотып бию әйләнәләр. Соңыннан Вәзир кулына тапшыралар Вәзир күлмәкне тәхетнең ике ягында торучы кызлар кулына китереп сала. Таягын идәнгә орып, кынгырау чыңлата Дәрт-ле көй астында кызлар күлмәкне Ханга кидерәләр. Ханга күлмәк ошый, ул сәхнә буйлап биеп китә.
Хан (такмаклап):
Мин яшәдем бу дөньяда
Кин тәхетле хан булып
Яшим хәзер шушы илдә
Ин бәхетле җан булып!
Кемдер мина әйтсә әйтсен,
«Алтын чүлмәге», диеп
Мин тагын да байыйм әле,
Бәхет күлмәге киеп!.
Шулвакыт ханнын сулышы буыла, тыны кысыла башлый Ул, хәлсезләнеп егылган чакта, чак-чак кына тәхетенә таянып кала. Вәзир ана тәхеткә менеп ятарга булыша, бертуктаусыз учларын жнлпеп юра.
Вәзир (Хан тирәсендә бөтерелеп) Ай-Һай харап булдык, ай харап булдык. Шушы күлмәк галәмәте генә бу. күлмәк сихере генә. (Кызларга ишарәләп, күлмәкне Хан өстеннән салдырырга куша.)
Кызлар Хан өстеннән күлмәкне сал-дыралар Хан ах-ух килеп утыра Шулвакыт сәхнәгә Ханнын кызы Айбикә килеп керә Кулында—гап-гади тукымадан тегелгән, күкрәкчәсенә кызыл чәчәкләр чигелгән ак күлмәк.
Айбикә (әтисенең хәлен күреп, тәхет катына йөгереп бара). Әтием' Тагын нәрсә булды, әтием?.. Ханым?.. (Әтисе дәшмәгәч, кулындагы күлмәкне күрсәтеп, күнелен к\рмәкче була.) Менә мин сина нинди матур күлмәк тегеп алып килдем. Ул сине бәхетле итәчәк, мин моны беләм' (Сөенечен яшерә алмыйча, күккә багып.) Син бәхетле булачаксың, әтием! Син бәхетле булсаң, мин дә бәхетле булачакмын
Хан И кызым, мин инде бәхетле булмамдыр... Нинди генә күлмәк киеп карамадым бит... Жиде диңгез артыннан да алып килделәр, Кояш. Ай нурларыннан тукылганын да китерделәр, үзенә урман-сулар шифасын сеңдергәнен дә бүләк иттеләр.. Әмма аларнын берсе дә мине бәхетле итә алмады Ы-ы-ы- ы...(Елый)
Айбикә (әтисенең башыннан сый-пап). Ә менә мин теккән күлмәк сине бәхетле итәчәк... Йә инде, әтием, киеп кара, ә?
Хан. Кимим... Ы-ы-ы-ы... (Үкереп елый.)
Айбикә (юатып). Әтием, кеше көлдермә инде, йә, тукта елавыннан... Бала чага кебек... Әнә күпме кеше карап тора... Бу бик серле күлмәк, әтием. Аны мин күңел хисләремне, жан җылымны кушып тектем... (Кулындагы күлмәген, бармак очлары белән генә тотып, әйлән- гәләп, жырлап, биеп китә.)
Бу дөньяга һәрбер кеше
Бәхетле булып туа.
Тик нигә күпләр йөзләрен
Күз яшьләрендә юа?
Ап-ак. ак-бүз күлмәк киеп,
Жаннарыбызны аклыйк
Ходай безгә бүләк иткән
Бәхетебезне саклыйк!
Жырлап бетерүгә, Айбикә кулындагы күлмәкне әтисенә илтеп кидерә, соңыннан аны кочып, үбеп ала. Бу вакытта күңелле көй уйнап тора Хан. күлмәкне киюгә, күз яшьләрен сөрткәләп ала. Кызын кочып, баш түбәсеннән үбә
Хан. Рәхмәт, кызым...
Айбикә. Әллә елыйсын инде, әтием?
Хан . Әниен искә төшеп китте, кызым ... Сине күрсә, нишләр иде икән ул хәзер? Сөенер иде, мөгаен Их, гомерләре генә кыска булды...
Айбикә. Әйт әле, әтием, нинди иде ул? Чибәрме? Мин аңа охшаганмы?
Хан. Охшаган, охшмаган кая ул!.. Шундый ук сылу, шундый ук зирәк, уңган...
Айбикә. Ничек үлде ул, әтием?
Хан (уйчанланып). Сине якты дөньяга китерде дә шундук жан тәслим кылды. «Кызымны бәхетле итү өчен барысын эшлә!»—дип кенә әйтергә өл
герде. Мин анын җеназасы каршында сине бәхетле итәргә ант бирдем. Бик күп байлык тупладым, тәхеткә ирештем.. Боларнын барысы да синен өчен бит. Бәхетемне генә кайтарып ала алмадым. Ә син., син бәхетлеме, кызым?
Айбикә (ямансулап). Белмим, әтием Бәхет. нәрсә сон ул? Беләсеңме?
Хан Беләм, кызым. Әниең— ханбикәм исән чакта мин бик бәхетле кеше идем.. Бәхетле чагымда минем аягым жиргә тими иде, кулым белән очар кошны тота ала идем, хыялымнын иге-чиге юк иде.. Аннары. Бәхетле чагымда мин кара жирнең исен тоя идем... Тир катыш орлык исе сеңгән туфракка маңгаемны терәп. Ходабызга дога кылган чакларым бар иде минем... Әниең үлгәч, бәхетемне дә, шул туфрак исен дә югалттым... (Бераз паузадан сон.) Юк, кызым, синен бу матур күлмәген генә бәхетле итә алмый инде мине... Ләкин барыбер рәхмәт. . (Кызын кочып үбә дә, башын тәхет култыксасына куеп, мыштым гына елый. Ул шулай тыныч кына оеп-йоклап китә.)
Айбикә бераз вакыт әтисе янында утыра да, сак кына торып, тирә-юньдә- геләргә: «Тс-с!»—дип. чьпып китә. Тәхет янында басып торган Вәзир, диварларда эленеп торган, идәндә чәчелеп яткан затлы күлмәкләрне берәм-берәм уз буй- сынына куеп карап, куенына тутыра бара. Бер-икесен киеп тә куя Куенына сыймаганнарны кочагына җыеп, чыга башлый. Шулвакыт Ханның зәһәр тавышы ишетелә
Хан (башын күтәрә төшеп). Ту-у- у-кта! Вәзи-и-ир! Кая барасың? Кая алып киттең минем күлмәкләрне, ә?
Вәзир (туктап катып кала, аннары баскан урынында артына борыла). Мин ни. Ни... Чыга идем әле... Ә. боларны- мы? Боларны казна келәтенә илтә идем. Ханым-солтаным...
Хан. Миннән әмер шул: бу күл-мәкләрне хәзер үк халыкка өләшеп чык!.. Кемнең күлмәге юк, шуларга бир, ишетгенме?
Вәзир Ишеттем, ханым Кемнең күлмәге юк,—шуларга бирергә.
Хан {бармагы белән чакырып). Кил әле монда. (Вәзир өстендәге күлмәкләр-
не салдырып.) Кара аны! Бер күлмәкне генә үзеңә алсан да, мәрхәмәт көтмә!
Вәзир (өстендә үз күлмәге генә торып калгач, Хан каршына тезләнеп) Ханым! Зинһар өчен, үз күлмәгемне калдыр... Кеше көләр бит (Ялварулы тавыш белән.) Ханым...
Хан. Нәрсә, шәрә йөрүдән куркасынмы? Ә бит бездән күптән көләләр инде. Өстебездә ун кат күлмәк булса да. күнелләр, жаннар шәрә безнен... Их, Вәзир, Вәзир... (Кискен генә укталып.) Бар! Торма монда күз көеге булып!..Чык, тиз бул! Тукта! Әбүгалисинаны чакыр, минем янга керсен!
Вәзир. Баш өсте, ханым. (Тәнен күлмәкләр белән капларга тырышып, гаурәтен яшерә-яшерә чыгып китә.)
Ишек катында Әбүгалисина күренә.
Әбүгалисина. Чакырдыгызмы, Хан галижанәбләре?
Хан. Чакырдым шул. Кайда йөрисен бу кадәр вакыт?
Әбүгалисина. Халык арасында авырулар күбәйгән. Монын сәбәбе бер генә—аның тормышы җайсызланган, хезмәте авырайган...
Хан Халыкның тормышы—минем борчу, минем кайгы, анысына тыгылма Менә син әйт: Ханнын саулыгы, Ханнын язмышы, анын бәхете сине кызыксын- дырамы-юкмы? Вәгьдән кая? «Бәхет күлмәге» хакындагы вәгьдән кая? Ә? Ник дәшмисең?
Әбүгалисина (кулбашын сикертеп). Вәгъдә—минем өчен иман. Күлмәк хакындагы сүзем хак. Таптынмы. кия алдынмы соң син ул «бәхет күлмәген*7 Әллә, тапмадыңмы?
Хан (кәефсезәнеп). Таптым... Үземә борчу таптым...
Әбүгалисина. Тагын нәрсә булды, ханым? Кай җирен авырта?
Хан. Бер җирем дә авыртмый ми-нем' Күпме әйтергә була инде... Бәхетем генә юк минем, бәхетем генә... Ишетәсеңме—бә-хе-тем юк! (Эчтән изаланып, хәтта еламсырап.) Күлмәге дә юк...
Әбүгалисина (Хан өстендәге ак күлмәккә күзе төшеп). Ә бу күлмәк каян'’ (Жаннәреннән тотып-тотып карый) Калеб кебек саф, һава кебек йомшак булса да булыр икән...
Хан . Кызымның бүләге ул. Кызымның «бәхет күлмәге».
Әбүгалисина. Синен кызын да бармы? Ә үзен... бәхетем юк, дип за-рланасын...
Хан (тынгысызланып йөренә). Мин бит каршы түгел. Кызым белән үземчә бәхетле мин... Тик күнел тыныч түгел, күнел авырта, җан сызлый, җан сык-рый. Менә бит нидә хикмәт, табиб!.
Әбүгалисина (уйчанланып). Ә бит күнел авырта икән, җан сызлый икән, димәк ки. бу адәмнен инсани асылы исән дигән сүз!.. Ул күңелдә, җанда иман белән вөҗдан яши дигән сүз!.. Син әйткән хикмәт әнә шунда, ханым...
Хан. Сүзен матур, Әбүгалисина. Тик син һаман әйтеп бетермисең: җан тыйгысызлыгы белән бәхет берничек тә килешә алмыймыни? Аларны килештерергә берәр чара юкмыни? Син әйткән «бәхет күлмәге*—бер ялган, уйдырма гынамы?!. (Пауза.) Ә мин ышандым Шул буш сүздән яшәү мәгънәсе эзләргә керештем... Хан башым белән көлкегә калдым...
Әбүгалисина (кискен генә). Бар ул күлмәк. Минем сүзләремдә һич кенә дә ялган түгел. Уйдырма яисә хорафат та, сихер галәмәте дә юк... (Бераз паузадан сон.) Үзен гаепле Син бит миннән ул күлмәкне каян алырга, дип сорамадын. Шундук алтын-көмеш һәм затлы асы-лташлар белән бизәлгән күлмәкләргә ябыштын... Бәхет байлыкта гына түгел шул...
Хан. Алайса, әйт. кайда сон ул—«бәхет күлмәге»? (Табиб каршына техтәнә.) Каршында инанып әйтәм, мәшһүр Әбүгалисина, ул күлмәкне таба алсам, аны тәнемә киеп, бәхеткә ирешә алсам, ярты патшалыгымнан ваз кичәргә дә риза булыр идем! (Әбүгалисинанын җилән чабуыннан, җиннәреннән тарткалап.) Алыр идеңме минем ярты патшалыгымны? Ә? Ханнын беренче вәзире булырга теләр идеңме?
Әбүгалисина Тор. ханым Сиңа тезләнү килешми. Син бит беркем каршында да гаепле түгел Мескен дә түгел. Синең күңелен, жанын тынычлыгын, гомерен асыл мәгънәсен югалткан, шул гына. Син халкыннан аерылгансың, кара җирдән, туфрактан аерылгансың, хезмәттән аерылгансың Ә бу—гаеп тә.
гөнаһ та түгел, бу—бары тик язмыш, кеше язмышы...
Хан (тора). Шулай дисенме? (Уйланып йөри) Ә бит чынлап та шулай. Минем инде күптән кара туфракка, яшел чирәмгә аяк басканым юк, кешеләр белән сөйләшкәнем юк (Әбүгалисина ягына кискен борылып.) Анладым, барысын да аңладым, табиб... Мина яшәргә кирәк, тормышка кайтырга кирәк... (Тагын уйланып йөри.) Ә беләсеңме, мина хәзер ул «бәхет күлмәге» кирәк тә түгел Мин болай да ничек яшәргә кирәген төшендем. Рәхмәт сина...
Әбүгалисина. Ашыкма, ханым «Бәхет күлмәге»ннән баш тартырга ашыкма Син бит аңа лаек, бәхеткә лаек... Ә бәхеттән алай тиз генә баш тартмыйлар... (Пауза. Әбүгалисина тәрәзә янына килә. Бераз вакыт тышка карап тора.) Хәтерлисеңме, жиде кат таш кальга белән уратып алынган шушы мәһабәт сарай артында кыр-басулар җәелеп ята? Әллә хәтерләмисенме? Алтынга төрелгән, әмма тынчып беткән сарай эчендә хәтер йомгагын тәмам чуалып беттеме? Ә бит бу кырлар, басулар сине, синен комагай вәзирләреңне, йөзәрләгән куштан хезмәтчеләреңне еллар, гасырлар буе икмәк белән туендырып торды Менә шул басуга һәр таңда, кояш белән ярышып, бер игенче егет җир сөрергә чыга...
Хан (түземсезләнеп). Кем ул. нинди егет? Нинди катнашы бар ул ярлы-яба- гайнын минем язмышыма?
Әбүгалисина (каты гына). Тагын ашыгасын, ханым... Тагын ялгышасын... Үз-үзеңне тыңлый белмәсән дә, башкаларны тыңларга өйрән... ханым! «Бәхет күлмәге» әнә шул егеттә—көн саен якты таң белән җир сөрергә чыккан сукачы егет өстендә!..
Хан. Ә? Шунардамы?.. Шул... ачы тиргә, балчык-тузанга катып беткән кара халыктамы? һы-һы' (Ачуыннан нишләргә дә белмичә сәхнә буйлап йөренә.)
Әбүгалисина. Әйе, бәхет әнә шунда яши, шул игенче алачыгында. Без бәхетне сайлый алмыйбыз шул, бәхет безне сайлый... Телисен икән—барып күр. Телисен икән—шул бәхет күлмәген өстенә киеп кара... Сорап кара—бәлки ул игенче егет сиңа ул күлмәкне бүләк итәр? Ләкин бик нык итеп, ышандырып
сорарга туры киләчәк...
Хан . Телим икән—мин ул ярлы су-качыны хәзер үк каршыма китереп бас-тырачакмын! Өстендәге «бәхет күлмәге»н сыдырып алачакмын!
Әбүгалисина. Юк, ханым, ул күлмәк, сарай эченә килеп керү белән юкка чыгачак. Күнеленә салып куй: син аны үзен барып алырга тиеш буласын. Бәхет бервакытта да үзе килми, аны барып, үзеңә ышандырып, инандырып кына алырга мөмкин. (Пауза.) Иә ярый, мина китәргә кирәк. Әнә шундый бер игенче бәндәнен яна туган баласы авырый. шуны дәваларга барасы бар... Ул баланын кияргә күлмәге түгел, төренергә сәләмә чүпрәге дә юк... (Хан каршында баш ия дә китәргә кузгала.)
Хан. Табиб!
Әбүгалисина. Нәрсә, ханым? (Кабат борыла.)
Хан (Тәхет өстенә ябылган җәймәне сыдырып ала). Мә, ал, бир шул балага. Бәхет китермәсә дә. җылы ул...
Әбүгалисина Баш өсте, ханым (Жәймәне ала да ашыгып чыгып китә.)
Сәхнәдә Хан ялгызы кала. Моңлы, салмак көй яңгырый башлый. Хан. тәхетеннән төшеп, арлы-бирле йөренә, аннары тәрәзә янына килә.
Хан (тәрәзәдән карап, монсу жыр жырлый).
Офыкта аҗаган уйный,—
Таңнарның балкышымы9
Тәхете бар. бәхете юк.—
Бу—ханнар язмышымы?
Шәфәкъләрнең генә түгел
Таннарнын да моны бар.
Сукбайларның гына түгел.
Ханнарнын да җаны бар!..
Эх! (Дәррәү кузгалып тәхете янына бара, өстендәге затлы киемнәрне салып, тәхет кәнәфиенә өя башлый. Бераздан ул, чишенеп бетеп, кызы бүләк иткән күлмәктән генә кала Залга карап.) Их!.. Бәхетле булам әле мин, булам! (Ашыгып китә башлый.)
Хан чыгып барганда анын каршысына Вәзир белән Айбикә очрыйлар.
Айбикә Әтием?..
Вәзир. Ханым?..
Хан (Вәзир белән Айбикәне ике яктан култыклап ала да сәхнә алдына килә.) Сезнен бәхетле кешене күргәнегез бармы? (Айбикәгә ) Юк9 (Вәзиргә ) Юк? (Залга карап.) Күрмәсәгез—күрерсез! (Йөгереп чыгып китә.)
Вәзир белән Айбикә баскан урыннарында катып калалар, бераздан, айнып, бер-берсенә карашалар да Хан артыннан чыгып йөгерәләр.
Вәзир. Ханым!..
Айбикә. Әтием!..
Пәрдә.
Өченче күренеш
Сәхнә артында табигать манзарасы Ун кулда—ерактан күренеп торган Хан сараена илтүче юл Сул кулда—кырлар, басулар жәйрәп ята Еракта урман күренә Сәхнәнең бер як читендә юан агач. Фонограммада ат кешнәгән тавышлар. Сукачы тавышы: «На-а. малкай! Бураз-на-а!.. Бураз-на-а!. Бураз-на-а!..» Бераздан шул ук тавыш дәртле җыр башлый:
бәхетемнән вазлар кичмим,
Йөрәк дөрләп янса да.
Язмышыма башны имим.
Кара тирләр тамса ла..
«На. малкай, на-а! Бураз-на-а!.. Бураз-на-а!. Бураз-на-а!. Тпр-р-ру!» Ат кеш- нәгән тавыш Сәхнәгә маңгаендагы тирен сөртә-сортә сукачы егет Мөхәммәтҗан килеп керә. Өстендә күлмәге юк, тир белән юылган тәне кояш нурларында балкып тора. Башында салам эшләпә, кулында камчы, иңсәсендә—су сазынган тире янчык Ул керә дә ашлык орлыгы тутырылган юкә тырыслар тезелгән калкулыкка барып
утыра Рәхәтләнеп, тәмләп су эчә...
Мөхәммәтжан (җырлый).
Сөю кошым урын сайлый
Үзенә куныр өчен.
Ярату гына җитми шул?
Бәхетле булыр өчен..
Шулвакыт якындагы агач артында Хан пәйда була. Гади киемнәрдән. Өс- тендә кызы Айбикә бүләк иткән чигүле ак күлмәк Ул агач артында качып, сукачы егетнең җырын тыңлый. Үзе дә моңсуланып, хисләнеп тора.
Хан (үзалдына). Әбүгалисина шушы егет хакында әйтте микәнни? Ә? (Залга карап.) Шулайдыр... Алай дисән, өстен- дә, бәхет күлмәге түгел, кылка күлмәге дә юк бит монын'. (Паузадан сон.) Кияр күлмәге булмаса да, ничек монлы итеп җырлый тагы үзе Ай-Һай үзәкләрне өзә. (Иләсләнеп тора.) Бәгырьләрне актара бу. билләһи!..
Мөхәммәтҗан (җырлый).
Син Сак кебек, мин Сок кебек,—
Икебез ике якта
Кошлар гына сайрар инде.
Ишетеп безнен хакта.
Их!.. (Башын иеп, авыр сулый.) Дөньясы да дөньясы... (Бераз паузадан сон, кискен торып баса, кулларын баш очына күгәреп, күккә карап, кычкырып җибәрә.) Мин барыбер бәхетле, бәхетле- е-е-е! Мин яратам, ярата-а-ам!
Агач артында посып карап торган Хан бу хәлдән кинәт сискәнеп китә һәм агач янәшәсендәге чирәм калкулыкка егыла. Аны шундук Мөхәммәтҗан күреп кала.
Син кем? Шайтанмы-женме? Әллә фәрештәме9.. (Якынрак килә. Хан өстендәге күлмәкне тотып-тотып карый) Бу нинди күлмәк? Кем күлмәге? Каян алдын9 Кемнән урладын9 Иә әйт тизрәк! Юкса... (Кизәнә)
Хан (каушап калган Хан. ниһаять, исен җыеп, торып баса, мәгърур тавыш белән) Хан мин, хан! Синен ханың! Ә менә син кем9
Мөхәммәтҗан (көлемсерәп) Һи. ышанды ди!. Хан тикле хан агач төбендә аунап ята димени9!
Хан. Ышанмыйсынмы9 Ышан-
масан. менә ханлык билгесе! (Кулын сузып, бармагындагы алтын балдакны күрсәтә.)
Мөхәммәтҗан (баш иеп). Баш өсте, ханым... Ни боерасыз?
Хан (йомшап). Үс-с-с\.. (Ишарәләп, егетне үз янына чакыра. Бертуктаусыз тирә-ягына карана.) Ни... Минем монда икәнне беркем дә белми. . Шулай кирәк... Син үзен кем сон?
Мөхәммәтҗан Мин—игенче «Сукачы Мөхәммәтҗан» диләр мине Менә шушы басуда җир сөрәм.
Хан. Алайса, син минем хезмәтчем буласын? Бу басу минеке бит.
Мөхәммәтҗан Ялгышасын, ханым. Бу җир, бу басу—Ходай Тәгаләнеке, Тәңренеке. Анда игелгән икмәк кенә синеке... Шуна күрә дә җир синнән олырак...
Хан. Ә син кемнән олырак? Син үзең кем буласын соң? Синең бәян нинди? Асылын нинди9 Бәхетен нинди? Син... Син... (Әйтергә икеләнебрәк тора.) Син бәхетлеме?
Мөхәммәтҗан (бераз паузадан сон). Бәхет турында кычкырып сөй-ләшмиләр. Бәхетле булалар гына, йә... булмыйлар.
Хан (Мөхәммәтҗанга якын ук килеп, як-ягына карана-карана, пышылдап кына сораша). Әй, син, сукачы... Мөхәммәтҗан... Синдә «бәхет күлмәге» бар диләр, дөресме?
Мөхәммәтҗан (аптырабрак). Нинди-нинди?
Хан. «Бәхет күлмәге» дим. Ярый- ярый. белмәмешкә салынма... Барысын да беләбез... Йә, бармы?
Мөхәммәтҗан (хәйләкәр чырай белән). Булса нәрсә әйтерсең? Нәрсә бирерсең?
Хан (Мөхәммәтҗанның алдына тезләнеп) Нәрсә телисен, шуны бирәм... Әйт кенә.
Мөхәммәтҗан (хәйләкәр елмаеп). Ханлыгыңны бирәсеңме?
Хан. Ханлыкнымы? (Кискен торып баса, читкәрәк китеп уйлана.) Юк. бирә алмыйм. Ә менә яртысын бирәм. Ризамы шуна? Йә, тизрәк чыгар инде теге «бәхет күлмәген»! Кул сугышабыз да килешәбез!
Мөхәммәтҗан. Юк, кирәк түгел мина ханлыгын (Уйланып тора.) Ике шартым гына бар: бердән, син мина
өстендәге күлмәгеңне бирәсен, икенчедән. менә шушы басуны сукалап чыгасын. (Кулын сузып, якындагы басуларга күрсәтә). Минем шартларга риза булсаң, карарбыз...
Хан (тагын тезләнә). Риза, риза, Мөхәммәтҗан!.. Өстәвенә мин сине әле вәзир итеп тә алачакмын...
Мөхәммәтҗан Анысы кирәк түгел. Анысы үзенә булсын...
Хан (торып, кулларын сыпыргалый). Килештек алайса?..
Мөхәммәтҗан (залга карап хәйләкәр елмая). Килештек! (Кул сугы-шалар.)
Хан (өстендәге күлмәген Мөхәм-мәтҗанга салып бирә, шәрә кала, мескен кыяфәттә, гаҗиз булып басып тора) Хәзер нәрсә эшләргә?
Мөхәммәтҗан (вәкарь белән басу ягына ымлый). Хәзер—сукага! (Камчысын тоттыра, су янчыгын бирә, үзе Хан биргән күлмәкне кия.) Хуш иттек!
Хан. Хуш иттек! (Китәм дигәндә генә кабат борылып.) Кара аны, «бәхет күлмәге»н алып качасы булма!
Мөхәммәтҗан. Әй ханым, юкка борчыласын, мин инде үз язмышыма төшкән күлмәкне таптым. (Үзалдына.) Ә син, ханым, үз бәхетеңне үзен кара...
Хан чыгып китә, Мөхәммәтҗан озак кына аның артыннан карап тора. Бераздан фонограммада Ханның: «На, малкай! На! Бураз-на! Бураз-на!» —дигән тавышы ишетелә башлый. Мөхәммәтҗан калкулыкка утыра, өстендәге күлмәген сыйпый-сыйпый. баягы җырны җырлый:
Бәхетемнән вазлар кичмим,
Йөрәк дөрләп янса да.
Язмышыма башны имим.
Кара тирем тамса да
Ашыга-ашыга Вәзир керә. Хәле бетеп, ах-ух килеп, Мөхәммәтҗан янәшәсенә килеп утыра. Аякларын уа, битендәге тирен сөртә. Янәшәсендәге Мөхәммәтҗанны бераздан сон гына күреп ала. Баштарак, шаккатып, бер- берсенә карашып торалар.
Вәзир (торып баса). Син кем?
Мөхәммәтҗан Ә син кем?
Вәзир. Мин—Ханнын беренче
вәзире, баш министры (Як-ягына кара-нып) Үзе монда күренмәдеме?
Мөхәммәтҗан. Кем9
Вәзир Ханыбыз-солтаныбыз.
Мөхәммәтхан Ә... Күренде... Әнә ул—жир сөреп йөри
Вәзир (башын тотып). Ай-вай-ваи . Нишләттең син безнен ханны9.. Кара халык хәленә төшергәнсең бит, хөрәсән! У-у!.. (Кулындагы таягы белән яный) Монын өчен күрмәгәнеңне күрәчәксең әле син! (Кыр ягына карап кычкыра.) Ханым! Ханым! .
Мөхәммәтхан. Туктале, Вәзир, жир ертып кычкырмале. Бөтен киекне куркытып бетерәсең бит... (Кинәт исенә төшеп.) Әй. карале, Вәзир, нинди «бәхет күлмәге» эзләп йөри ул? Миннән таптырып, ханны ала язды...
Вәзир. Ә син нәрсә диден?
Мөхәммәтхан Нәрсә диим? «Юк» дип булмый бит инде Бар, дидем. Хәзер, әнә, шул күлмәк өчен жир сөреп йөри ханыбыз.
Вәзир. Ә бармы сон андый күлмәк?
Мөхәммәтхан. Каян белим? Минем «бәхет күлмәге» хакында уйларга вакытым юк, әнә никадәр басу-кыр сөрәсем бар әле .
Вәзир. И-и, тинтәк! Булдыргансың икән!. Ханым! Ханым! (Кычкыра-кыч- кыра чыгып китә.)
Мөхәммәтхан Бар,бар. Синада эш житәрлек анда.
Сәхнә бераз тын тора. Мөхәммәтҗан, берникадәр вакыт Вәзир артыннан карап торганнан сон, сәхнә алдына килеп, халыкка карап сөйли.
Мөхәммәтхан. Жәмәгать! Нин-дидер серле күлмәк хакында шау-шу бара монда Сез белмисезме, нинди күлмәк ул—«бәхет күлмәге*9 Юк? (Йөренә. Кинәт залга карап.) Ә мин беләм! Беләм ул «бәхет күлмәге*н' Айбикә теккән шушы күлмәк бит ул. (Хыялланып, хисләнеп тора. Бая җыр көенә җырлый.)
Сөю-мәхәббәт утыннан
Иорәгем бетте көеп
ИхГ
Бәхетле булам әле мин.
Бәхет күлмәге киеп
Мөхәммәтҗан җырлаганда сәхнәгә
Айбикә керә, агач ышыгындарак егетнен җырын йотлыгып тынлап юра. Жырын җырлап бетергәндә генә аны Мөхәммәтҗан күреп ала.
Мөхәммәтхан (дулкынланып) Айбикә?..
Айбикә (хисләнеп) Мөхәммәтхан!..
Мөхәммәтхан. Си-и-н?
Айбикә. С-и-ин?
Мөхәммәтхан. Син каян, Айбикә?..
Айбикә. Мин., әтиемне эзләп йөрим. «Бәхет күлмәге» дип хыялланып йөргән чагы Бер-бер хәл булмасын димен. Син дә шул хакта җырлыйсын Нинди «бәхет күлмәге» ул, Мөхәммәтхан? (Мөхәммәтҗан өстендәге күлмәккә күзе төшә. Якын ук килеп, тотып, сыйпап карый ) Ә бу күлмәк каян9
Мөхәммәтхан (ихлас елмаеп). «Бәхет күлмәге* шушы була инде, Айбикә . Таныйсынмы—бу бит син теккән, син чиккән күлмәк. (Җитдиләнеп.) Ә хәтерлисенме теге вакыттагы сөйләшүебезне? Менә—сүземдә тордым Күлмәк—минеке!
Айбикә Каян алдын син аны, Мөхәммәтхан9 Урлап чыктынмы9 Берәрсеннән талап алдынмы?
Мөхәммәтхан Мина аны атан бүләк итте. Шушы басуда жир сөрү бәрабәренә..
Айбикә Н ичек? Әтием жир сөрәме9 Хан-солтан башы беләнме9 Кайда ул9
Мөхәммәтхан Ә-ә-ә-н-ә, күрәсеңме9 Ничек ипле итеп тота ул суканы Гомер буе жир сөреп яшәгән диярсен...
А й б и к ә. Ул кадәр мыскыл итмәсән дә була иде ханынны
Мөхәммәтхан Нәрсәсе бар аның. Икмәк игү кайчаннан мыскылга әйләнде әле? Ин изге, игелекле эшләр-нең берсе ул, беләсен килсә
Фонограммада Ханнын тавышы *На. малкай' На! Бураз-н-а-а! (Такмаклык ) «Кара җир. кара җир—орлыкка бишек булсын! Ипикәй, ипикәй—бәхеткә ишек булсын! На. малкай, н-а-а' Бураз-н- а-а!.. Бураз-на-а-а!..» Айбикә гаҗәпкә калып тынлап юра.
Мөхәммәтхан Хәзер нишлибез 51
инде, ә? Күлмәк миндә бит, Айбикә?
Айбикә Мин сүземдә тора беләм. . Мөхәммәтҗан.. (Хисләнеп, Мөхәм-мәтҗанга омтыла.)
Мөхәммәтҗан (дулкынланып, кызга каршы бара). Мин. Мин., сине шундый көттем!.. (Барып кочаклап алдым дигәндә генә, тайпылып, читкә китә.) Әгәр теләмәсән—көчләмим. Яратмыйсын икән—вәгъдә бозу гөнаһ түгел. Күлмәк дип кенә...
Айбикә (тагында ныграк хисләнеп, егеткә омтыла). Мөхәммәтҗан!.. Сөйгәнем минем!.. Күлмәктәмени эш!.. Мин бит сине чынлап та яратам, күптән яратам!.. Сарай тәрәзәсеннән син эшләгән кыр-басуларга карап күзләремне, күзләремне генә түгел, йөрәгемне талдырып бетердем инде мин... (Мөхәммәтҗанның күкрәгенә башын сала.)
Мөхәммәтҗан (Айбикәнекүкрәгенә кысып). Сөеклем. Җаным... Ә мин шушы сукмактан үткәненне көтеп зар була идем...
Айбикә. Мөхәммәтҗан...
Мөхәммәтҗан. Айбикә...
Егет белән кыз бер-берсенә сыенышалар, шулай тынып калалар Моңлы көй уйнала. Фонограммада Вәзир тавышы: «Ханым! Ташлагыз бу кара эшне! Сараегызга, тәхетегезгә кайтыгыз! Басу туфрагына буялып йөрү ханнар эше түгел.!» Хан тавышы «Ханнар эше хакында ни беләсең син, Вәзир?! Ә?! Син бит вәзир генә. Мә, сина да зыян итмәс сука эше Тот! Тот диләр сина!.. Шушы басуны сукалап бетермичә күземә күренәсе булма! Икмәкнең каян килгәнен белеп калырсың, ичмасам!..»
Ул арада сәхнәгә Әбүгалисина керә, юлчы киеменнән аркасына биштәр аскан, кулына таяк тоткан. Ул яшьләрнең сыенышып торганын күрә дә агач ышыгынарак барып баса, аннары, агач кәүсәсенә аркасын терәп, җиргә чүгә-
Пауза. Көй уйнап ала.
Сәхнәгә ах-ух килеп, тирләп-пешеп, Хан килеп керә. Тәненнән, йөз-битен- нән җемелдәп тир ага. Керә дә агач кәүсәсенең икенче ягына аркасын терәп утыра.
Хан (киерелеп тән яза). У-у-һ!. Р-р- рәхә-ә-ә-т!.. Бу кадәр дә рәхәт арганым
булмагандыр. Үлән өзәрлек тә хәлем юк, ә үзем... шундый бәхетле!. (Залга карап ) Ишетәсезме, бә-хет-ле!.. (Кулларын өскә күтәрә.) Яшисе килү, бәхеткә тару шушы була икән... (Хисләнеп елмая Аннары кинәт сикереп тора.) Ә бит мина кемдер «бәхет күлмәге» вәгъдә иткән иде. Кая ул адәм баласы? (Эзләнә.) Әллә алдап качканмы? (Мөхәммәтҗан белән Айбикәне күреп ала.) Һайт, имансызлар! Нишләп торасыз монда көпә-көндез?! (Мөхәммәтҗанга.) Әле бу синме? Хәзер арт сабагыңны укытам мин синен! (Уктала.) Кая вәгъдә иткән күлмәгең? «Бәхет күлмәге» кайда? Кайда минем күлмәк?
Айбикә (Мөхәммәтҗанның коча-гыннан чыкмыйча гына). Әтием Сина нигә ул күлмәк? Син болай да бәхетле
бит инде...
Хан. Ә вәгъдә, ә иман? (Мөхәм-мәтҗанга кабат уктала.) Йә, егеткәй, җавап тот. Мин синен ике шартыңны да үтәдем. Кайда син вәгъдә иткән «бәхет күлмәге»? Ә? Кайда?
Мөхәммәтҗан каушап кала. Шулвакыт агач төбендә утырган Әбүгалисина кузгала башлый, салмак кына хәрәкәтләр белән торып баса.
Әбүгалисина. Син аны киден инде, Хан...
Барысы да сискәнеп читкә тайпылалар, шикләнеп, шомланып калалар, аннары тавыш килгән якка төбәләләр.
Айбикә. Ай! Абау!
Хан. Әй, син кем? (Якынрак бара.) Әбүгалисина?
Мөхәммәтҗан. Табиб хәзрәт?
Әбүгалисина (Ханга карап баш ия). Мин бу, ханым. Әйе, син «бәхет күлмәге»н кидең инде...
Хан (тәмам гаҗәпләнеп, хәтта гаҗизләнеп). Ничек кидем? Кая ул күлмәк? Мин бит тиле түгел!
Әбүгалисина «Бәхет күлмәге» сине өстендә, ханым. Тәнен буйлап аккан хәләл тирен—шул бәхет күлмәге була да иңде.. Икмәк игеп агызган тир— икеләтә изге, саваплы. Үзеңдә инандың ласа—бүген синен дөньяң бөтенәйде, күңелен көрәйде, саулыгың артты, рухын чыныкты, ин мөһиме, бәхетең артты...
Бәхетенә тагын бер бәхет өстәлде: кызын үзенең парын, ярын тапты... Аларны тормышка бәхилләп, син тагын бер мәртәбә бәхетле булачаксың.
Айбикә (Хан каршына тезләнә). Әтием, фатиханны бирсәнә!
Мөхәммәт (Айбикә янәшәсенә тезләнә). Ханым, фатихаңны бир!. Мин синен йөзенә кызыллык китермәм!.. Кы-зыйны сонгы сулышыма кадәр сөярмен, үзенә тугры ул, теләсәң, кол булырмын... Бу фатихаң өчен гомерем буе кара җир сукалармын, халкыбызны тук, дәүләтебезне имин итәрмен!.. (Башын ия )
Хан (башта йөзен чытып тора аннары •әй!» дип кул селти дә яшьләрнең баш түбәсенә учларын куя). Бәхетле булыгыз, тигез гомер кичерегез. Олы тормышка бәхиллим, балалар Фатихамны да бирәм. вакыты җиткәч, ханлыгымны да тапшырырмын Мин инде яшен яшәгән, эшен эшләгән, явын яулаган... Мина дөнья куарга түгел, бәхетле булырга гына кирәк (Уйчан кыяфәттә ) Ә бит сез хаклы Юк ул бәхет күлмәге Бәхет—кешенен тәнендә түгел, ул анын асылында, рухында, җанында.. Бүген минем рухым иреккә чыкты, җаным уянды... Тәнем буйлап аккан кара тир белән бөтен усал ниятләрем, шик- шөбһәләрем агып бетте. . Хәзер әйтә дә алмыйм мин—Ханмы, әллә инде Хан түгелме? Чөнки минем бары тик җырлыйсым гына килә... (Салмак кына җыр башлый.)
Бу дөньяда һәр кешенен Үз исеме, аты бар.
Үз тормышы, үз язмышы,
Үз бәясе, хакы бар
Кушымта:
Әй күлмәк, күлмәк, күлмәк,—
Затлысы да аклысы'
Яулап алган бәхетләрне Ничек кенә саклыйсы?
Фоно1раммада Вәзир тавышы: «На, малкай! Бураз-н-а-а!.. Бураз-н-а-а!. Бураз-н-а-а!Жыр дәвам итә. Ханга
башкалар (Айбикә, Мөхәммәтҗан. Әбүгалисина) кушыла. Сәхнәгә бию ансамбле чыга. Күмәк бию—• Күл мәк биюе» башкарыла. Бию вакытында Ханга бер-бер артлы биюче кызлар тотып чыккан күлмәкләрне кидерәләр. Ул шулай жырлый-җырлый. бии-бии, алты-җиде күлмәк киеп өлгерә.
Бәхет өчен җитми икән Ханнарнын да тәхете Үз кулында, үз иркендә Инсаннарның бәхете!
Кушымта:
Әй күлмәк, күлмәк, күлмәк.—
Затлысы да аклысы Язмышка тигән бәхетне Ничек кенә саклыйсы?!
Шулай жырлый-жырлый. бии-бии чыгып китәләр. Чыгып барганда Әбүгалисина кире борылып керә. Залга карап сөйли
Әбүгалисина (эчке вәкарь белән). Йә, җәмәгать, минада кузгалырга вакыт. Ашыгырга кирәк. Бәхет юлы озын, ай- һай озын Сез дә үз бәхетегезне табыг-ыз. Тапкач, югалтмагыз.. «Тәхет» белән «бәхет» шигырь юлларында гына ул Ә сез бу серле сүзләргә үз кафия—рифмаларыгызны табыгыз, яна мәгънәләр бирегез... (Залга карап торганнан сон.) Бәхетле булыгыз, кешеләр! (Чыгып китә.)
Сәхнә артында баягы җырнын сонгы куплеты кабат янгырый Шул җырны жырлый-җырлый, артистлар зал каршына баш ияргә чыгатар
Бәхет өчен җитми икән Ханнарнын да тәхете Үз кулында, үз иркенлә Инсаннарнын бәхете
Кушымта:
Әй күлмәк, күлмәк, күлмәк.—
Затлысы да аклысы Өлешкә тигән бәхетне Безгә мәнге саклыйсы'
Пәрдә.