Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Рәҗәп һәм Яңа Рәҗәп авыллары
Спас районында Иске Рәҗәп һәм Яна Рәжәп авыллары бар Иске Рәжәп авылы район үзәге Болгар шәһәреннән—77, ә Яна Рәжәп 70 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бу тирәдә бабаларыбызнын данлыклы Болгар һәм Шәмсуар шәһәрләре шаулатып яшәгән. Районда алым саен борынгы бабаларыбызга барып тоташа торган истәлекләр, рухи ядкәрләр очрый Рәжәп авылы да гажәп тарихи һәм борынгы Иске Рәжәп авылы зиратында Һ. В. Йосыпов XVI йозгә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапкан. Д . А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Иске Рәжәп һәм Яна Рәжәп авыллары искә алына. Чәчәкле, Яңа Бәрән (Чәчәкле суы буена урнашкан) авылында 105 ясаклы, 8 керәшен татары кон иткән. Иске Бәрән авылында (Бәрән суы буенда) 416 ясаклы, 4 керәшен татары яшәгән А Артемьев китабында (1866) күрсәгелгәнчә, Яна Бәрән авылында 106 хуҗалыкта 369 ир-ат һәм 389 хатын-кыз кон иткән. Авылда бер мәчет эшләгән. Иске Бәрән авылындагы 401 хуҗалыкта 1232 ир-ат һәм 1327 хатын-кыз исәпләнгән. 3 мәчет эшләгән 1869 елнын 14 июнь датасы белән Иске Рәжәп авылы бер тарихи чыганакта жир белән бәйләнешле рәвештә таратылган имеш-мимешләр нигезендә телгә алына. 1898 елгы хезмәттә Иске Бәрән һәм Яна Бәрән авыллары искә алына һәм аларда татарлар кон итә дип күрсәтелә К. П Берстель мәгълүматларына караганда. Иске Бәрән авылында барлыгы 3841 татар кешесе яшәгән.
Шиһабетдин Мәржани үзенең «Мостәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә Иске Рәжәп авылы турында түбәндәгеләрне яза «Спас оязе Иске Рәжәп авылы кешеләренең басу, печәнлек һәм урман җирләрен, шулай ук күршедәге башка авылларның чикләрен билгеләп язылган һәм хәзинә моһере белән расланган ышаныч язуларында һәм шул авылның имамнарыннан булган мелла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим исемле шәхеснен тәрҗемәсендә мондый юллар күренде: «Тарих 7203 ел декабрьнең унөченче көне илән указ олуг Газыйм падишаһ хәзрәте—олуг кенәз Пегр Алексеевич барча олуг һәм кечек, ак падишаһ. Россия йортын узе тотучы, үзе биләүче, указ куәте белән Казан өязенен Рәжәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу өчен укадиләр илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни гүләмәккә, бу замандагы аңлату ны Казанга түләргә яздым*
Рәжәп авылы оешу турында Татарстанның Спас кантоны Рәжәп авылында Борһан Кыям улыннан 1928 елда Сәид Вахитов язып алган легенда әһәмиятле чыганак булып исәпләнә
«Рәжәп авылы—моннан биш йоз еллар алда корылган бер авыл Аның беренче килеп утырган кешесе Рәжәп атлы. Шәһри Болгарның зур кешесе булган Ул, үзенең агай-энесе белән Шәһри Болгардан күчеп килеп, безнең Рәжәп авылын нигезләгән
1 Ук.им мр утдымар файдалана шр»ан жир бнламәлорс. _______________________________________________
Дәвамы. Башы '2406 елның 6 нчы санында.
Рәҗәп баба килгәндә, безнен бу тирә кап-кара калын урман булган. Бу урманда һәртөрле ерткычлар, аю-бүреләр яшәгән, болан сыерлары көтү-көтү булып йөргәннәр. Ә урман агачларында чамасыз күп бал корты илләре булган. Жәй көннәрендә балны әнә шушы кыргый чолыклардан алганнар. Аннары аны Шәһри Болгар базарына илтеп сата торган булганнар.
Иске Рәжәп авылы янында Ташбилге яисә Калалар өсте дигән урын бар. Халык сөйләвенә караганда, Ташбилгедә һәм Иске зиратта изге шәхесләр күп күмелгән. Авыл аксакаллары ташу ташый торган Шуширмә дигән ермакны искә алалар һәм шушы чурайдан, ягъни су ташуы юлыннан Рәжәп бабай килгән дип әйтәләр. Су башы газизләре чишмәсен, Балыкчы суы. Кырык бер тармак. Алтылы күпер, Шәмсуар газизләрен әби-бабалар догаларыннан калдырмыйлар. Капран чишмәсе исемле чыганак янында игътибарлы булу кирәк Кирәк-кирәкмәскә кулыңны юсаң, кулың һәм бөтен гәүдән авырта башлый икән. Тал төбе чишмәсенең үз хасияте бар: суына сокланып юынсаң, битең авырта, аягыңны юсаң, аксыйсын икән.
Рәжәп бабай чишмәсе турында шушындый легенда-ривайәт тә бар. Рәжәп бабай Шәһри Болгардан үзенең нәсел-ырулары белән килеп, хәзерге Рәжәп авылынын көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читкә, ул чакта урман булган бер урынга туктаган икән.
Ул сау-сәламәт килеп җитүенә бик сөенә. Ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзли башлый. Ана Хозыр галәйһиссәлам килеп, сәлам биргән:
— Инде синен туктый торган урынын шушы,—дип әйткән. Шуннан сон Рәжәп бабай, Ходайга ялварып, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода, аның теләген кабул итеп, чишмә чыгарган. Чишмә суы, көмеш кебек ялтырап, кыйбла ягына таба ага башлаган. Рәжәп бабай шуннан, беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укып, Ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди Менә шуның өчен бу чишмә Рәжәп баба чишмәсе дип. чишмәдән хасил булган елга да Рәжәп елгасы дип атала икән
Моннан башка авылда тагын Пәриле куак, Иштуган, Әбжәлил, Хужи чишмәләре бар.
Авыл халкы чишмәләрне чистартып тора. Бу борын-борыннан килә торган игелекле гадәт.
Иске Рәжәп басуларында Урта юл, Имәнкискә, Имәнкуак күлләре җәелеп ята.
Авыл аркылы Инеш һәм Байтирмән елгалары ага. Авылдан якын гына Майна суы Иделгә ашыга. Аны Майна башы дип атыйлар. Иске Рәжәп авылы Олы һәм Кече Майна елгаларының башланган урынына утырган
Элек Инеш һәм Байтирмән елгалары бик тирән, кин һәм матур булганнар. Елгалар тирәсендә таллар үскән, су тегермәннәре көне-төне эшләгән. Бу тегермәннәрдә авыл халкы гына түгел, ә күршедәге урыс авылларыннан да килеп он тарттырганнар Рәжәп тегермәннәренең даны күп еллар буена сакланган Суларында балык күп үрчегән, еланнар һәм кошлар гомер кичергәннәр Елгаларда, халык сөйләве буенча, кечерәк пароходлар да йөзгән. Шулай бер пароход ни сәбәптәндер елгада баткан Ул алтын-көмеш тәңкәләр төяп барган. Моннан 100 еллар элек авыл уртасыннан аккан Инеш ярларында көмеш тәңкәләр табыла. Бу тәңкәләр Шәмсуар шәһәрендә сугылган әзгәри акчалар була. Корабның баткан урыны Капраннан (тау инеше) ерак булмаган.
Хәзер елгаларның тирәнлеге чыпчык тубыгына кадәр житә. Елга тирәләренә тирес түгү очраклары күзәтелә. Елга-инешләр тирәсенә соңгы елларда тал үсентеләре күп үсеп чыккан. Елга-сулар чисталыгын саклау авыл халкы намусында кала
Авыл тирә-ягында таулар юк, зур булмаган калкулыклар урнашкан.
Авылның көнбатыш өлешендә ике калкулык бар. Аларны халык Алып чабата каккан урыннар исеме белән йөртә. Анын берсе Майна суын чыккач, икенчесе—Пан юлы өстендә.
Авылнын көнбатыш һәм көнчыгыш өлеше урман белән әйләндереп алынган. Урманнарда усак, имән, өрәңге, каен, чикләвек куаклары үсә. Урман кырыйлары җиләкләргә һәм гөмбәләргә бик бай Жәнлекләрдән поши, кабан дуңгызы кыр кәҗәләре, боланнар очрый.
Моннан 50-60 еллар элек авылнын көньяк-көнбатыш өлеше зур әрәмәләр белән капланган булган. Хәзер ул әрәмәләр беткән, бары сазда үсә торганнары гына сакланып калган. Ул әрәмәләрдә бүре, төлке оялары очрый. Көньяк ачыклык өлешендәге «Чиялек» дип аталган урында 300—400 гектар чамасы жирдә торфлык урнашкан. Бу торф жәй буена янып ята.
Революциягә кадәр урманнар бик нык тикшерелеп торылган. Мал-туар кермәсен өчен тирә-ягы чокыр белән әйләндереп алынган. Ул чокырларның эзләре әле дә булса саклана. Хәзер урманнар нык киселә, утыртылуы артык күп түгел.
Авылда берничә күпер исеме бар: Алтылы күпер. Сары саз, Майна. Нәлет һәм Буалы елга. Бу күперләр авыл тирә-юне белән танышып йөргәндә, авылны уратып алу тәэсире калдыралар.
Алтылы күпер дип урман янындагы тарихи урынны атыйлар. Элек, бәлки, анда күпер булгандыр, хәзер күпер юк, елга яисә инеш тә акмый
Халык сөйләве буенча, күпер янында ниндидер зур сугыш барган һәм бу сугышта алты туган вафат булган. Анда берничә кабер урыны бар, алар чардуган белән тотып алынган. Халык бу каберләрнең чардуганнарын төзәтеп карап тора.
Авыл тирә-юненә урнашкан Калалар өсте дигән атама зур игътибарга ия. Бу урыннарны халык Болгар чоры белән бәйли. Калалар өсте—шул заманда берәр кала урыны булган булса кирәк. Хәзерге көндә 4 калалар өсте билгеле
1) Әлморза юлында кала. Әлморза авыл исеме, анда татарлар яши. Иске Рәжәптән 15-18 чакрым ераклыкта.
2) Нәлет юлында кала. Нәлет—авыл исеме, анда руслар һәм мордвалар яши Иске Рәжәптән 5 чакрым ераклыкта.
3) Мулла тавы, яисә Әйләнмәдә урнашкан. Авылдан ерак түгел
4) Шуширмәдә урнашкан, авылдан якын гына.
Бу урыннарда әле хәзерге көнгә кадәр казылган чокыр эзләре күренеп тора Чокыр эзе калалар өсте урынын әйләндереп алган Чокырдан башка бернинди корылмалар сакланмаган.
Югарыда әйтелгән чор белән бәйләнешле атама—Ташбилге Ул авыл уртасына урнашкан, аны халык Ташбилге зираты дип тә йөртә Хәзерге көндә бу урынны халык изге дип саный. Бу урында начар сүзләр әйтергә ярамый, «изгеләр тота» дип исәпләнә. Монда 6 кабер ташы сакланган. Ташларда исемнәр теркәлгән, берсендә «Хәсән ибне...» сүзләрен укып була.
Көнбатыштан авылны Дунгыз атавы һәм Иштуган чокыры, ун яктан Дунгыз атавы чокыры, көньяктан Буалы елга чокыры әйләндереп алган
Халык Иштуган чокырыннан озак еллар дәвамында печән чапкан Куаклыкларында бурсык, кыр тавыклары оялары әле дә бар. Дунгыз атавы чокырында төрле агачлар, мәтрүшкәләр, аю камыры, үги ана яфраклары, бака яфраклары һ б бик күп үсемлекләр үсә.
Авыл янындагы Габбас ышнасы, Бәрәнге гөбәге ышнасы. Минлевали умарталыгы дип йөртелгән урыннарны куаклык баскан.
Авыл халкының элек кәсеп-һөнәрләре шактый булган Алар арба ясаганнар, дегет кайнатканнар, дуга, чана табаннары бөккәннәр. Халык үзенен һөнәрчелеге белән дан тоткан.
Авылда элек-электән базар эшләгән Ул базарда халык үзе житештергән әйберләрне саткан. Күрше авыллардан да бу базарга бик теләп килә торган булганнар.
Күренекле галим Шиһап Мәржани Иске Рәжәп авылына килгәч. Габделваһап муллага туктый Мулланың улы Казанда Ш Мәржанидә укыган Габделваһап абзый белән ул Шәмсуар шәһәре хәрабәләрен карарга бара
1970 елларда авылда 700—800 хужалык саналган, аларда 3000 гә якын кеше яшәгән Хәзерге көндә йортлар саны 150 гә якын, яшьләр шәһәргә китү ягын карый
Авылда урга мәктәп эшли. Мәктәптәге укытучылар тулысы белән авыл кешеләре Хәзерге көндә анын дәрәжәсен элекке хәленә кайтару өчен тырышып эшләү кирәк Ул ике бинадан тора, берсе таштан, икенчесе нарат агачыннан салынган Мәктәптә тарих музее урнашкан.
Авылда тагын мәдәният йорты, балалар бакчасы, медпункт, 2 кибет, кунаклар өчен кунакханә, китапханә эшли.
Юлларнын барысына да асфальт салынган, юл күтәртелгән.
Авылда ике катлы, озын һәм матур манаралы таш мәчет салынган.
Халык зиратны карап, чистартып һәм тәрбияләп тора.
Сонгы елларда авыл зураюга, үсүгә таба йөз тота. Зур тарихи традициясе булган бу авылнын мәдрәсәсе булуын өмет итеп калабыз.
Яна Рәҗәп авылын Иске Рәҗәптән килгән кешеләр нигезләгән. Авылны икенче төрле Чәчәкле дип тә йөртәләр. Хәзер Чәчәкле атамасы рәсми рәвештә дә кулланыла.
Авыл яныннан Балыкчы һәм Чәчәкле суы агып үтә. Алар Өтәк (Утка) суына тоташалар. Авылда Байлар коесы. Урам башы коесы, Ажиклар коесы атамалары алган коелар бар. Моннан башка тагын халык телендә Аю күле, Ногман тирмәне арты күле. Акма куагы күле, Чәчәкле күле атамалары әйләнештә йөри.
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, медпункт, элемтә үзәге һәм кибет бар.
Авылда мәчет гөрләтеп эшли.
Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга. юлларга асфальт түшәлгән.
Авылдагы ялгыз карт-карчыклар һәрдаим игътибар үзәгендә. Аларга ярдәм итеп торалар.
Авыл халкы зиратны карап һәм тәрбияләп тора
Авыл халкы уңган һәм тырыш, тормышлары матур һәм нык. Алар киләчәккә ышаныч белән карыйлар.
Дәвамы киләсе саннарда.