Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗЫЛМАГАН ДРАМА


Хәтердә: безнең күрше авылнын читендәге бер урамында карашы төннәрен электр баганаларының берсендә дә ут булмый торган иле Электрикның гамьсепегеннән түгел, шул урамда яшәүче шук малайларның эше: өлкәннәрнең калхуз кырларыннан нидер чәлеп кайтулары күренмәсен, янәмәсе
Фаил Шәфигуллиннын әсәрләрен кабат укып утырганда кылт итеп әнә шул. әллә кайчан онтылган малай-шалай шуклыгы искә төште: Әмирхан Еники язчышлый. кешене «рухи азатлыкка һәм фикри хөрлеккә сусатып* яшәткән тоталитар системанын карангы мохитендә генә яшәп киткән язучы Фаил Шәфигуллиннын. багана очындагы электр лампалары шикелле берәүләргә юл яктыртып, икенчеләргә
кырын эшләрен күрсәтеп, «комачаулаган* кыю әсәрләре өчен үч алдылар да инде өлкәнрәк «шук малайлар»...
Карангы авылдан чыккан Фаил Шәфигуллинга язучылар юлы дигән мәртәбәле һәм чиктән тыш жаваплы трактка күтәрелеп кушылу жиңел бирелми анын балачак еллары гына түгел, үсеп балигъ булгач та шактый гомере «кыен ашап» уза. 1939 елда дөньяга беренче аваз салган малай дүрт яше тулар-тулмас әтисез кала:
Яшел Үзән төбәгендәге (элекке Норлат районы) Карашәм авылының абруйлы колхозчысы Хафиз абзыйны, сәламәтлеге җитмәү аркасында фронтка алмасалар да.
1943 елда каһәрле сугыш афәте барыбер аны куып тота—ул. рәтле ир-атсыз халгә
төшкән авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып йөргәндә, кышкы буранда адашып, ике үпкәсенә дә салкын тидерә һәм шул чиреннән котыла алмыйча дөнья куя Шунлыктан Фаилгә җиде сыйныфлы мәктәпне тәмамлауга, сыек буыннары катмас борын, җин сызганып, калхуз эшенә җигелергә туры килә Ә өч елдан, кечкенәдән тынгысыз җанлы булган Фаил, хыялында булган аргамаклар ялына ябышып чабасы урында, карлы-буранлы Коми урманнарында агач кисә Аннары. Биектау ягындагы кыска курслы механизаторлар мәктәбендә «корыч аргамакларны җигәргә* өйрәнеп. Сталин «курортларында* бер аягын калдырып кайткан Ибраһим Салаховнын туган ягында. Казакьстаннын Күкчәтау төбәгендә, дала йомраннарын куркытып сызгырта-сызгырта. трактор белән чирәм җирләр күтәрә Анда үз буразналарын сызгач. Ерак Кончыгышка-жнр читендә урнашкан Находка портында-башта кара эшче ипиен кимереп карый, аннан сон. болай да каты сөялләнеп беткән учларына игәү тотып, корыч каезлый, ул да канәгатьләндермәгәч, резинләнгән киндер робалы балыкчыларга ияреп, сейнер палубасына менә һәм. тәвәккалләп. исеменә җисеме туры килмәгән Тын океанның холыксыз кочагына ташлана Анда балыкларның көмеш тәнкале ташкынын билдән суга батып аралый-аралый, ара- тирә тралга эләккән фил хортумы шикелле тыгыз тәнле капшавычларының аскы ягына вакуум ясаучы җиз төймәләр тезгән сигезаяклар белән дә сугышырга туры
килә ана—авыл егетенә кызык! Әмма кендек каны тамган туган-үскән ягы җирсетә бит 23 яшендә Жир йөзенең алтыдан бер өлешен аркылыга-буйга тәпиләп диярлек йөреп чыккан егетне... Шуңадыр инде, аның диңгезләрдә йөргәндә язылган беренче шигырьләрендә давылларның дәһшәтле үкерүләрен Идел-дәрьясының, тыйнак кына ярларга бәрелеп чупылдавы басып китә, ә туган якларына кайтып төшкәч, ул болайрак язачак:
Бер бит шигырем суга тоште минем.
Йөргән чакта диңгез яры буйлап.
Зәңгәр язуларны юып алгач.
Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк
Чайкалды да әкияттәге сыман Төсен бозды зәңгәр киңлек менә:
«Мин музыка язам.—диде диңгез.—
Юләр малай, синең сүзләреңә. »
Ниһаять, Фаил Шәфигуллин 1962 елда Яшел Үзәнгә кайтып төшә: ирек сөюче акчарлаклар монда да «нибуч кайтырсың шулай!»—дип чыелдыйлар, тик сәйярне үги ана кебегрәк каршы ала йомшак учы белә кечкенәдән башын сыйпап үстергән төбәге. Күп йөрү, күп күрү генә аз, имеш, белемең—ташка үлчим, дип маңгаена бәреп әйтәләр «диңгез бүресенә» Янә бераз белем эстә, янәсе. Эстәргә тек, эстәргә: Фаил Шәфигуллин. электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли-эшли, иң элек кичке мәктәпне ерып чыга, аннары, читтән торып укып. Казан университетының журналчылар әзерләүче факультетын тәмамлый. Менә хәзер диңгезче румбасы, кыйлдин-быйлдин килеп, йә диңгезгә, йә Карашәменә күрсәтеп тинтерәтми аның җанын, хәзер ул тулаем гәзит-журнал эшендә. Хәер, университетны тәмам иткәнче. 1970 елда ук. «Казан утлары» журналына чакырып алына инде ул: менә кайда кирәге чыга анын бай тормыш тәҗрибәсе! Җилкәләрен баса язган шушы «йөге» хәлиткеч роль уйнагандыр инде: аны, ияләшеп килгән урыныннан кубарып, мөстәкыйль эшкә—сүнәр-сүнмәс пыскып кына чыгып яткан яшь язучыларның «Идел» альманахына җаваплы редактор итеп тәгаенлиләр. Ә Ходай бирмеш гомеренең соңгы елларында (1975-82) Фаил Шәфигуллин «Чаян» журналы редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдир-мөхәррире вазифаларын башкара.
Усал язмышы язучыга гомеренен 12 елын гына яраткан хезмәтенә «тәгаенләп» калдырган булган икән. Гәрчә булачак юмор-сатира остасы, танылган прозаик һәм шагыйрьнен бу хезмәтен алдагы эзләнү чорларыннан аерып карарга кирәкми дә—ул һәрчак башимәс характерлы Карашәм егете булып кала.
Фаил Шәфигуллиннын кадерле Карашәме белән горурланып сөйләгәне хәтердә янара: зур иконалар-хачлар күтәреп, татарларны чукындырырга чыккан миссионерлар авылдан-авылга күмәкләшеп йөри башлагач, Карашәм халкы бердәм сәнәкләр, чалгылар тотып каршы төшкән һәм тегеләрне үз авылларына кертмәгән икән заманында. Менә нинди гаярь ул безнең Карашәмебез. дип «әрмәнски» борын канатларын лачын коштай киергән иде дустыбыз.
«Безнең Карашәмебез» дигәннән, Фаил Шәфигуллин, гомумән, «минем» дип авыз тутырып әйтерлек җирлеге булганда да «безнен» кебек уртаклыкны белдергән алмашлыклар куллана иде. Кайбер яшь каләм ияләре, матбугатта бер-ике кечтеки әсәре күренүгә, «халкым минем», дип дәшеп вәкарьләнә башлый, Фаилнен иҗатында андый урынсыз купшы сүзләрне очратмыйсын: тәкәбберлекне җене сөймәде! Ә без үзебез аны. юмор өлкәсендәге укышларына ишарәләп, үзара:
-Кайчан эрерәк күләмле әсәрләргә күчәсең инде, «татар Чеховы»?—дип шаяртабыз.—Ул гомергә «Чехонте» булып йөрмәгән әнә. повестьлар да язган, драматурглар бакчасында да үз кишәрлеген булдырган.
Юк, юмор-сатирага гына кендеге берекми Фаил Шәфигуллиннын: һәр танылган язучы кебек үк, ул да иҗатын тезмә әсәрләрдән, ягъни шигырьдән башлап җибәрә.
Беренче шигырьләре көндалек матбугат битләрендә 1958 елда ук күренә башлый анын (билгеле булганча. Фаилне бертуган Шәүкәт абыйсы—балигъ булгач, профессиональ диңгезче юлын сайлаячак һәм һәвәскәр маринист-рәссамга әвереләчәк кеше—шигырь язып котыртып, бик кече яшьтән әдәбияткә гашыйк итә) һәм Язучылар берлегенә Фаил нигездә шагыйрь буларак кабул ителә Ул үзе исән чагында өч шигырь җыентыгы бастырып чыгара, анын сүхләренә Фасил Әхмәтов. Зиннур Гобәйду.хлин. Мирсәет Яруллин кебек «маститын- аһәнсазлар көйләр ижат итә. Рафаил Сәхәбиев кебек атаклы җырчылар да анын серле шигырьләрен укып композиторга әверелаләр Фаил Шәфигуллиннын тагын бер гаять дәрәҗәдә кин колачлаган ижат өлкәсе бар. ул да булса,—балаларга-яшьләргә багышланган төрле жанрдагы бик күп әсәрләре
Фаил Шәфигуллин югары эрудицияле язучы иде: анын әсәрләрен укыганда моны һәрдаим гоясын.
Ул. мәкаләләрендәме, хикәяләрендәме, повестьлары ндам ы булсын, фән дөньясына кагылса, чәчләренә кырау төшкән галим -голәмәнен күп м әгъл ү матл ы булуы белән исләрен китәрә; тарихка чумса, тарих фәнендә азау тешләрен сындырган профессорларны гаҗәпләндерә;
музыка сабантуена Фаил Шәфигуалин һам Могъсүм Хуҗин
чыкса, аһәнсазларны
профессиональ биеклектә фикер сөреше белән әсирли. рәсем сәнгате карурманнарына керсә ул. беркайчан «өч каен арасында» адашып йөрми Чөнки анын иманы камил: чын язучы, милли аһәңле талантка ия булуы өстенә. беренчедән, бай тормыш тәҗрибәсе җыйган икенчедән, кин эрудицияле; өченчедән.—чын милли рухлы тәрбия алган булырга тиеш Фаил Шәфигуллиннын үзенә шушыларнын барысы да олаулап бирелгән иде! Ә инде бәһаләп бетергесез андый рухи хәзинәләрне нәрсәгә сарыф итәргә дип. баш ватасы юк иде анын: балаларга да. өлкәннәргә дә тигез өләште ул рухи байлыгын Бигрәк тә балаларны, яшьләрне үз итте ул һәм алар өчен, алда китерелгән язучы кредосына хилаф кылмыйча, вакытын да. куәсен дә җәлләмәде Фаил Шәфигуллиннын күпчелек китапларына «Урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына* дигән җөмлә сугылган. Авторнын «Әлфинур* дигән бәяненнән алып. «Ак маңгайлы бүреләр»енә кадәр барысы да. яшь укучынын кабул итү куәсен күз уныннан ычкындырмыйча һәм шул ук вакытта аны күпкырлап рухи баетуны-үстерүне максат итеп куеп, чиксез ярату хисе белән, анын ин-иң гүзәл уй-гойгыларын. матур теләкләрен, борчылуларын-шатдыкларын тирән аңлап, чын халыкчан тел белән югары сәнгатьчә язылганнар Аеруча. Фаил Шәфигуллиннын диңгезгә, диңгезче булып үсүгә багышланган әсәрләре мавыктыргыч маҗаралы сюжетлары, геройларының эчкерсезлеге, тәвәккәллеге, матур максатлы булулары, теленең нечказеге-нәфислеге һәм байлыгы, халыкчан рухлы, тормышчан чынлыгы белән сугарылган булуы яшьләр игътибарын җәлеп итә Егерменче йөзнен икенче яртысында татар адәбиятенә Фаил Шәфигуллин белән Миргазиян Юныс дәһшәтле океан сулышы алып килделәр, әдәбиятның офыгын киңәйттеләр
Әмма Фаил Шәфигуллиннын иҗаты классика дәрәҗәсенә камилләшеп күтәрелүе юмөр-сагирага багышланган йөзләгән хикәяләрендә ныграк ачылды, шикелле ул
үзе исән чагында укучылары ничек йотлыгып кабул итүләрен күреп калды. Моның
белән язучынын бүтән жанрларда язылган әсәрләре калышрак дияргә теләмим, әлбәттә. Башкалары да язучынын егәре зур перспективалы икәнлеген тулысынча исбат иттеләр. Антон Чеховны бөтен Рәсәй зыялылары «Чехонте» итеп кенә кабул кылган чакта беренче күптомлыгының калын-калын китаплары чыга башлагач, өнсез калалар: «Чехонте» дигәннәре Лев Толстойлар белән янәшә басып торырлык зур язучы икән ләса! Фаил Шәфигуллиннын «Күзгә карап» дигән юмор хикәяләре жыентыгы кулларына килеп кергәч, безнен татар зыялылары да әнә шундыйрак халәт кичерделәр шикелле. Татар телендә 12 мен данәле тираж белән басылган бу китап бик тиз арала кибет киштәләреннән шәхси китапханә шүрлекләренә күчеп урнаштылар. Озакламый ул китабы, тәржемә ителеп, урыс телендә ярты йөз меңлек тираж белән чыкты (ни кызганыч, авторнын үзенә аны кулына тотып карау насыйп булмаган икән). Әдипнен әсәрләрен танылган нәфис сүз осталары сәхнәләрдән, радиодан, телетапшырулардан яңгырата башладылар. Бигрәк тә. язучынын якташы Рәшит Сабиров анын әсәрләрен яхшы башкаруы белән кин танылды. Укучылары арасында: «Их, Фаил Шәфигуллиннын хикәяләрен, Чеховнын әсәрләре кебек кинога төшереп карыйсы иде»,—дигән фикерләр ишетелә башлады.
Сәнгати көчле тәэсир итүенен сере нидә икән сон Фаил Шәфигуллин әсәрләренең? Бай автобиография, сүз дә юк, язучыга ышанычлы таяныч: тик, В. Гёте әйтмешли, «Кеше үзенен шәхси кичерешләрен генә чагылдыра икән, ул әле шагыйрь түгел. Дөньяны үзләштереп, аны сәнгатьчә гәүдәләндерсә, шагыйрьгә әверелә.» Менә, мисалга, Фаил Шәфигуллиннын «Бәхет диңгезе астында» дигән саллы гына күләмле бәяненен финалы: әсәрнең төп каһарманы Рәсим, диңгез буе сопкасына менгән дә, түбәнгә карап тора. Аста кечкенә, тып-тын култык жәйрәп ята. Юк, тып-тын ук түгел икән лә, кыялар арасыннан диңгез жиле үтеп кергәндә җыерчыклана икән суның йөзе. Ә салкын җил гел зур диңгез ягыннан исә. Әкреңзәп Рәсимгә тиктормас диңгез үзе шикелле үк тынгысыз бер малай булып тоела башлый, ә култык, мөгаен, анын өчен кайгырып йөзен отыры жыерчыклата-жыерчыклата борчылучы әниседер. Әнисен борынгы тау тезмәләре белән уратып алынган иске йортта ялгызын гына калдырган да диңгез-малай, еракларга чыгып тайган. «Әнисе кызганыч диңгезнең: шәрә таулар арасында бер ялгызы сагышланып яши»,—дип тәмамлый автор әсәрен. Көтелмәгән метаморфоза белән тетрәндереп нокта куя автор. Әнә шулай нокта куя белүе түгел микән Фаилнен сихри серләренең берсе’’
Фаил Шәфигуллиннын «Күзгә карап» дигән җыентыгына тупланган кыска- кыска хикәяләрендә ижади осталыгы тагын да ныграк ачылган. Әдипнен иң хөрмәт иткән язучыларынын берсе А. П. Чехов: «Яза белүче—язучы түгел, сыза белүче—язучы»—ди торган булган. «Суы» калмасын. Тик суларын чыгарып түккәндә, чаманы югалтып, кадерле баланны да ялгыш чүплеккә ташлама! Чыгарып ташламый Фаил Шәфигуллин «Кадерлесен», ә тыгыз фикерлеккә ирешә: укучы хыялында төрле ихтималлар тудыра торган кыска бөтенләй көтелмәгән кыска дәвам һәм парадокслы кыска финал. Менләгән укучыга яхшы булган таныш «Сафура. Бәкер һәм трактор», «Өйдә тәртип бетте», «Үгет» кебек шактый күп санлы шедеврлары әнә шундыйлардан.
Үз ижатын әдәбият дөньясына файдалы булган җәмәгать эшләреннән дә аерып карамый иде Фаил Шәфигуллин: ул күп еллар Язучылар берлегенең «Тынгысыз каләм»ен үз көче белән генә диярлек чыгарып килде. Әдәбияттан ераграк торучылар өчен ачыклап үтим, дивар гәзите ул. ягъни «эстингәзитә» генә. Масштабы кечтекилегенә карамагыз, бик тә абруйлы матбугат иде ул! Аның диварга эленгәнен түземсезләнеп көтеп алалар язучы һәм язучы булырга омтылучы агай-энеләр, чиратка басып, кем әитмешли, укыйлар—газета үзе берничә аршинлы булса да, урын җитми иде укучы агай-энеләргә! Менә кайда әдәбият хәрәкәте ачык шәйләнә иде Фаил Шәфигуллин заманнарында «Фали дус*—без ана үз итеп шулай дәшәбез—үзе дә шунда «Әпкәли Требкәле»дан, чарланып, зур Фаил Шәфигуллинга әверелде. Анда басылып чыгуын ташка басылуга караганда мәртәбәлерәк саныйлар иде олпат-олпат язучылар: кайберәүләр шул чорда диварга эленгән «Тынгысыз каләм»не, урлап алып китеп, әлегә тиклем шәхси архивларында саклыйлар. «Әсәрләре» шунда чыгуга
ирешкән булса, әлбәттә. Сонрак. Фаил Шәфигуллин «Чаян* редакциясенә күчкәч, әдәби
хәрәкәтнең бер өлеше дә шунда күченде: иҗатлары бераз сүлпәнләнебрәк торган Нури Арслан
шикелле әдәбият арысланнары да. Камил Кәримов төсле каләм тибрәтә генә башлаучылар да
Фаил Шәфигуллин янында җанланып күтәрелеп киттеләр.
Фаил Шәфигуллиннын тагын бер матур хыялы бар иде. пьеса язарга теләде ул. Ә ин
башта—аргамаклар турында язачак! Аннары күз күрер, янәсе...
Ләкин өлгермәде
Фаил Шәфигуллиннын. бервакыт ачылып китеп, дингездә йөргәндә «яшел нур* дигән бер
серле яктылыкны күрергә хыяллана идем, дип сөйләгәне бар Гаҗәеп матур бер могҗиза ул һәм
бары тик дингездә генә, анда да бик сирәк була торган штиль вакытында, кояш дингез офыгы
артына чумып беткәндә кинәт, күк гөмбәзе астыннан лазер нуры сыман офыктан ямь-яшел
нечкә җеп булып сузылып, ялт итеп ала да. шулай ук кинәт сүнә. Анын. ничек яралганын
физиклар, күп еллар төрле фаразлар кылып тикшереп карасалар да. һаман анлата алмыйлар Ә
тәҗрибәле диңгезчеләр «бәхетле язмышлы кешеләр күзенә генә күренә ул*, диләр Фаил
Шәфигуллин шуны күрергә насыйп итмәде, дип үкенә иде.
Мәгәр шулай да, Фаил Шәфигуллин искиткеч бәхетле язучы анын үз әсәрләре, •яшел нур»
кебек сихри сер булып калып, мснәрләгән укучыларына шатлык өләшә һәм өләшәчәк.