ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Үзгәрәдер...
Меңләгән шигырьләр язды. Тагын язып утыра...
Шуннан дөнья үзгәрәме?— тукталып уйлап тора.
Бакыйлыктан күпме хикмәт төйнәлсә дә җиһанда, үзгәрәдер: сабыйларга дөнья бит ул—өр-яңа!
...Әнә бер кыз кулъяулыкка шигырь юллары чиккән.
Мизгел шатлык тойса кемдер, шагыйрь җанга шул җитә.
Дөньяны каргарга ашыкма!
Төксе йөз кемгәдер кирәкме?
Тәмсез сүз кемгәдер танс ыкмы? Үзеңнән ямь өсти алмасаң,
Дөньяны каргарга ашыкма!
Карап бак: сабыйлар елмая, челтерәп чишмәләр ашкына, болында чәчәкләр ташкыны!.. Кичкырын сызылып ай чыга, кемгәдер күк капу ачыла... Гашыйклар аулакка ашыга... * *
Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943)-Татарстанның халык шагыйре, алты тонлык
*С(Ш.1ан.ча зслрлзр» һ.гн төрле техчярд» басыиан кутанлы китаплар авторы. Казашһ яши
...Хәсрәтләр ишелеп ауса да, Дөньяны каргарга ашыкма!
Иң әүвәл, кешеләр күзеннән үзеңә бәяне ачыкла!
Кыла алсаң игелек, ул гамәл гөл булып Ватанда бер шытар!.. ...Кадерсез булдым, дип, бу илдә Дөньяны каргарга ашыкма!
Шигырьләр яздым...
(автобиография)
Килешли—
Буй-сын ныгыттым. Гыйлем эстәдем. Кызлар күзләдем...
Хыялда йөзеп шигырьләр яздым.
Үтешли—
Ирлекне тойдым. Нигез-йорт кордым. Уллар үстердем...
Ил! дип җирсенеп шигырьләр яздым.
Китешли—
Әти-әнигә чардуган кордым. Дога укыдым...
Сагышта йөзеп шигырьләр яздым...
Иң зур толерантлык-колда ул!
Толерантлык—соңгы елларда, кирәк-кирәкмәсә дә. асылына бик үк төшенмичә, еш әйтелә торган сүз.
Улмы кызмы, яшьме картмы син— халкың хакы өчен юлда бул!
Иелә калсаң, шуны онытма: иң зур толерантлык-колда ул!
Көрәшчеләр рухы шуны раслый (тарихлардан бөек тәҗрибә!): ятлар хакын көйләп йөрми чын ир— йә көрәшеп үлә, йә җиңә!
Йөрәк белән яшәп карадык!
Хәзер үпкә1 белән яшәлә...
...Бик бик теләсәң дә яшьнәргә, бу дөнья кала яшьләргә.
Ә безгә соң менә нишләргә?
Сукыр тычкан кебек, җир ертып, эшләргә,
эшләргә,
эшләргә!
...Яшьләргә дә килер мондый уйлар безнеке күк матур яшьләрдә.
Без бу якты дөньяда күп нәрсә югалтабыз...
Бик кайгырма, бүртер өчен, суга батса балтабыз.
Югалтуларның иң зуры: ташлап китәләр дуслар!.. Мәңгелеккә... Өлгермичә, васыятьләрен багышлап.
"Хәсрәт арасында хәсрәтләр күп", Әрнү эчләрендә—әрнүләр...
Хәзер инде аңлыйм: сызып шулай гомер кичкән икән әниләр.
Яккан учаклар да гамьсез түгел, җилләр иссә, көйри күмерләр... Ерак йолдыз нуры кебек саркып, калыр, ахры, безнең гомер дә!..
Үзең булып кал...
Гөләп куагындагы җимешме син, туфрак ерткан сукыр тычканмы,
Айга карап улаган бүреме,
йә, ниһаять, усал җан иясе—Кешеме син?..
Үзең булып кал!
Бүтән сурәтләргә кермәсәң, аңлаучылар табылыр Дөньяда.
Үпко бу очракта икс магымда
Үлемсезлеккә омтылыш— гөнаһмы, савапмы икән? Балаларың һәм иҗатың— була алыр җавап микән?
...Балалар да төрле була... Җырларда да—шул ук хәл! Җавапны үзем бирәм! дип, сагалап тора Әҗәл.
Себер белән куркытмагыз!—
Себер—үзебезнеке!
Зимагурлар җырыннан
Янә бер бак карта-харитәгә!—
Татар бугазыннан Алып (Альп)ларга чаклы, Киек Каз юлыдай, сибелгән җанга якын үзебезнең атамалар!
(һаманча бетерә алмыйлар!)— елга-таулар, авыл-шәһәр исемнәре! Галәм-глобусның уртасында билбау булып уралып ята Урал таулары.
...Кемнәр, кайда, ничек ишетә бит Мәңгелекнең ничек шаулавын!
"Улым!" дигән газиз сүзне бүтән ишетмәм инде...
Әти җәсәде белән ул мәңгелек гүргә иңде.
Бер юаныч: "Улларым! дип, әйтер балаларым бар.
Бу сүз яңгыраган чакта әле минем җаным бар!
Дүртьюллыклар
Тома ятим
Күпне югалтканнар тиеш булырга сабыр, түзем...
Әти-әнисен, дәүләтен җуйган ятим ул—үзем.
Бүтән телләргә тәрҗемә итеп булмас сүзләр бар.
Бәлки, Туган Телнең җанын саклаучылардыр алар?
Гөнаһ шомлыгы
Кайчандыр ләззәт китергән гамәлләр булган... Чынлык. ...Еллар үткәч сискәндерә гөнаһтан туган шомлык.
Унның бере генә яши.
Калганы—гомер кичә.
Шул—калганнар: "Мин яшим!" дип
җыр суза эчә-эчә...
Сайлаулар алдыннан
Үнәремиән1 мәхрүм итмә!
И, халкым, асыл гынам! ...Бишенче кат сайланмасам, билләһи, асылынам!
Ә кем белә! бәлки, әле тагын янә янып, янә көярбез!.. Бүгенге көн бакырыбы шы да алтын булган икән диярбез.
Әрнү
2008 аның сентябрь ахырында татар халкы онен изге онсан бинаны—заманында Тукай яшәгән "Болгар" кунакханасен җимереп. җир белән тигезләделәр
Биредә, кайдадыр якында.
Тукай җаны бәргәләнәдер
Без Тукайны саттык. Булдырабыз!
Толерантлы “бөек" халык без!
Бу очракта, көлеп мыскылларлык
бәяләмәләргә лаек без.
Үткәннәргә төкереп, вандаллыкның үрнәкләрен күпкә > здырдык.
Горурлык дип йөрткән даһи затның күшеккәндә җанын җылыткан соңгы оясын да туздырдык.
' Үиор һанор, профессия могън.ктнло
Бөек шагыйрь миллион күңелләрдә шигырь сарайлары салса да, үзенә йорт сала алмаган шул... Вакытлычасы да... вәссәлам!
Җанда әрнү. Ваемсызлык өчен. Көрәшмәгән өчен үкенү.
Төшләремдә яңгырый: дивар ава, бульдозерлар, яман үкерү...
Бу жимерү гади җимерү түгел, бу—тарихка, телгә, моң-көйләргә, символ булган Җанга төкерү.
Күпме халык ихлас табыну белән иелеп уза иде бу йортка!
Нигә "Туган тел"ең, “Тәфтиләү"ең рок-поп буынына—маңкортка!
Нәрсә булыр монда? Бер бардакмы, йә заманча толчок-мазармы?
Акча—иман булып йөргән чакта бар дөньясы—колхоз базары.
Әйдә, байлар тагын баесыннар...
Изге җирдә маемласыннар!.. Тукайҗаннан курыкмасагыз да,
Ходай хөкеме сезне бер сынар! Рәнҗешләре төшәр,
төшми калмас,
каргасалар мең-мең юксыллар!..
Беткәнне дә төзеп бирәбез бит космополит килмешәкләргә.
Баскын варислары уйлыйлардыр: "Шулай кирәк сез—ишәкләргә!"
Күпме милли ядкарь вәйран булды! Җирләре "этләргә кала”ла!...
Күктишәр манаралар үрлиләр тамырсыз меңъеллык калада.
Болгар номерлары...
Кырыгынчы бүлмә. Шигьри учак..
Килеп кара: урыны—тап-такыр... Дәүләти ятимлегеңне шунда кичерерсең тагын бер тапкыр.
Шагыйрь җаннар, уйламагыз: мине урап узар диеп бу хәлләр.
Тукай кирәкмәгән чорда безне, сайлап-сайлап, аерым бөгәрләр!..
Без Тукайны саттык! Дөресрәге, үзебезне саттык... Күпмегә? ...Тамырларың бетсә, кала бары Изге дога белән Күк кенә.
1 октябрь 2008