Тормыш хәлләре
Шәрыктән кайткан кушамат
XIX гасырда безнен авылда Бикмәмәт исемле кеше яшәгән. Ул озак еллар буе Ташкент,
Бохара якларында сәяхәт итеп йөргән Хәтта Иран белән Әфганстанга да барып чыккан
Мәдрәсәләрдә укыган, белем эстәгән, озак еллардан соң авылга ач- ялангач килеш әйләнеп
кайткан ул Шулай да бөтенләй буш кул белән үк кайтмаган, кушамат ияртеп кайткан Ана
исеме белән түгел, «Кури» дип кенә дәшкәннәр. Безнен әти бу кешене еш искә алып сөйли
иде. Ул аңа әнисе ягыннан туган тигән.
«Кури» абруйлы кушамат (исем?) булган күрәсен. Бервакыт мин Татарстан
радиосыннан Әфганстанда Әхмәт Кури исемле министр барлыгын ишеттем.
Дәрестәге концерт
Мин 45 ел буена укытучы булып эшләдем. Шул еллар эчендә йөзләрчә дәрес бирдем. Бу
дәресләр арасында гадәти булмаганнары да бар иде. Шуларнын берсе бүген дә исемдә
саклана.
Әллә темасы бик авыр булды, әллә ял итмәгәнгә инде, бу дәресне үткәргәндә бик нык
арыдым Күреп, сизеп торам, укучылар да арыганнар. Класста бик матур жырлый торган бер
кыз бар иде. Шуңа әйтә куйдым:
—Йә, наным, җырла әле!
Укучы торып басты да, сыздырып жибәрде. Мина да рәхәт булып китте, укучылар да
иркен сулыш алдылар.
Шул чагында класс ишеге ачылып китте. Аннан коридорны тутырып басып торучы
башка класс укучылары күренде. Алар безнен дәрестәге «концертны» тынлыйлар иде Менә
шулай итеп укучылар берничә генә минут булса да ләззәтле ял кичереп алдылар.
Бу көннән сон күп еллар үтте инде. Ә бу кыз сәхнәне үз итте. Жырчы-артисткага
әйләнде.
Кем келәме?
Мин үзем генә яшим. Йортымнын тыкрык ягына кибет салдылар. Ул минем йортка
терәлеп үк тора. Ике араны минем урам ягындагы бакчамнын тимер рәшәткәләре генә аерып
тора. Менә шул рәшәткәгә бер көнне зур келәм чыгарып элделәр. Ул анда бер җәй буе, бер
кыш буе торды.
Һәм. Ул күп сүзләр китереп чыгарды. Кибеткә килгән әбиләрнең кайберләре «Ник тота
икән ул аны монда? Ник алып керми икән?*—дигән. Икенчеләре исә, «Бер малае кайтарып
куйгандыр да, үзенен генә алып керергә көче җитмидер»,- дип «аныклык» керткән Күрше
урамда яшәүче бабайларда битараф калмый. «Келәмне генә алып кермәс инде. Ул
бакчасындагы чүп үләнен дә утамый бит»,- дигәннәр алар. Бервакыт Сбербанкка пенсия
алырга кергәч, бер яшь кенә ханым
—Абый, ул келәм синекеме соң? Урлап та китмиләр үзен,—диде.
Шушы бер келәм никадәрле сүз китереп чыгарды! һәм барысы да минем хакта. Берсенең
дә башына кибеттә эшләүчеләр чистарту өчен чыгарып элгәннәрдер дигән уй килмәде.
Көннәрдән бер көнне келәмне рәшәткәдән алып, кибет идәненә кертеп җәйделәр.
Мөнәвәр ЮНЫСОВ,
укытучы-пенсионер Апае районы. Апае
авылы