Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАНКИСТ


—Илшатның иптәше машина алган, шуны юарга бардык,—диде кызы әтисенең сораулы карашына төртелеп Туфлиләрен салып почмакка куйды да авыр сулап ишектән күренгән иренә борылмый гына —Чәй куй мин ваннага кереп чыгам,—дип өстәде.
Әти кеше кызынын артыннан бераз карап торды да үзенен йоклап йөргән бүлмәсенә юнәлде, караватына утырды, киявенен туйган сыер кебек мышный- мышный кухняга үтүенә жаны көеп стенадагы сәгатькә күз салды—төнге бер. «Бу вакытта нинди чәй ди ул, иртәгә тора алмый ятачаклар бит. байтак утырганнар, ахры, икесе дә ару гына төшергән»,—дип уйлады
Кызы Гөлсем, юынып чыккач озак мыштырдама дигәндәй, ирен ышнага этәреп жибәрде дә чәй әзерли башлады Сон гына чәй эчәргә утырдылар. Карт, баш тартып караса да, бүлмәсеннән үгетләп чыгардылар барыбер —Әти, син хәзер бездә яшисен, моннан ары да яшәрсен, әйдә, авылдагы өйне сатыйк, ә? —Гөлсем көчләп елмайды, болай да кызыл йөзе аракыданмы, әллә юынуданмы тагы да кызара төшкән —Әнә, Илшатның иптәшенен әле генә күтендә алмаш ыштаны да юк иде. бүген машина алды Әнисен үзләренә китергәннәр дә авылдагы өйләрен сатканнар
«Чираттагы һөжүм башланды,—дип уйлады карт —һаман бер балык башы: бездә яшисен, дип кенә җибәрә Көчләп дигәндәй алып килгәч, нишлисен, яшисен инде Кәсепкә әйләндерделәр монда торуын Нигә алай бугаздан алырга9 Хәбәрне «Сатырга уйламыйсынмы, шулай итсәк ничек булыр икән9»—дигән рәвештәрәк алып барып була бит Теләкләренә бер дә каршылыгы юк. тик кешечә, адәмчә сөйләшергә, аңлашырга кирәк ләса. Ксмнсн дә күңеле бар...»
Ә кияве, хәйләкәр нәрсә, эндәшми, чәй уртлаган булып, ашъяулыкка коелган икмәк вагын әле бер якка, азе икенче якка тәгәрәтеп-шудырып. аска карап утыра. Хәбәргә кысылмый берәү, янәсе, ләкин ул читтән күзәтүче түгел, ә төп коткычы—кызы бит аның сүзен сөйли
Әмир ӘМИНЕН (1953) н/юзаик. башкорт һлн рус телчяремд* чыккан берничә китап авторы. “Агыйдел" журналының баш чахзррире. Башкортстанның атказан/ан ч.нһнимт хвзматкэре.
—Ничә тапкыр кабатларга: әле генә сатарга исәбем юк!—диде карт кызына карап.
—Нишләп? Сәбәбен әйт,—дип Гөлсем күтәргән чынаягын кире утыртты, ә кияве урындыгын олы тавыш чыгарып читкә шудырды да торып ук китте.
—Сезне ялкытсам, авылга кайтып торырмын, дим.
—Ничек инде «-ялкытсам»? Моннан ары бездә яшәрсен дип сөйләштек ләсә. Бер өйрәнсән, өй дә, авыл да искә төшми ул.
—Сиңа шулайдыр да. минем истән чыкмый. Барыбер шәһәргә берегеп китә алмамдыр. Тамыры ныгынып китсен өчен агачны да яшь чагында күчереп утырталар, олыгайгач тамыр ныгыта алмый. Сон. Минем дә шулай.
Кар эреп, үлән калыккач кузгалырмын, дим.
—Әти, нишләп син безгә ярдәм итәргә теләмисең ул, ә? Әллә мине үги итеп карыйсын?.
—Мин сина алай димәдем. Тирәнгә төшмик. Мина син дә, абыйларын белән апаларын да бердәй кадерле. Бармакның кайсысын тешләсән дә авырта. Шул якын булганын өчен былтыргы бәрәнге акчасын да, сыер акчасын да тоташ сина бирдем түгелме сон?—Кызының «үги итеп карыйсың» дигән сүзләре анын тенкәсенә тигән иде —Ә син һаман риза түгел. Сыймыйм икән, алып барып ташлагыз. Мин сезгә көчләп килмәдем.
Ихтыярымнан тыш алып килдегез.
—Юкны сөйләмә, мин бит ул мәгънәдә түгел,—кызы башын чайкап кулларын күкрәгенә куйды.—Сыймасан, китерер идекме? Зинһар өчен, ул уенны ташла.
-Нигәдер, өйне бушату, аннан сатып җибәрү өчен алып килгәнсездер, дип уйлыйм шул. Кәефен ничек, өйрәндеңме, кыен түгелме, дип кызыксыну юк, бөтен хәбәрегез әлеге шул өй дә машина.
Гөлсем урыныннан калкынды, өстәлдәге савыт-сабаны шарт та шорт җыя башлады. Эшен бетергәч, бер сүз дә әйтми, әтисенә күтәрелеп тә карамый, бүлмәсенә кереп китте. Анда кызу-кызу мөңгерәшүләре, пышылдашулары байтак ишетелеп торды. Күбрәк кияве сөйләде, анын тавышы чыкты. Әти кеше аларнын сүзен анламады, хәер, анларга, ишетергә теләге дә юк иде Аларнын картнын кирелеге, янә ризалата алмаулары хакында сөйләшүләре болай да аңлашылып тора.
Тимергали карт урыныннан авыр кузгалып бүлмәсенә керде, озак йоклый алмый ятты, уйланды да уйланды...
Менә бер елдан күбрәк инде шәһәрдәге кызы белән киявендә яши Тимергали карт. Озак еллар янгын сүндерүче, ягъни пожарник булып эшләде, шул эшеннән пенсиягә чыкты. Янгын сүндергәнгә тиклем ат карады, каравылда торды, халыктан сөт, көл жыйды, ана кадәр сугышта йөрде. Танкист иде. Авылда аңа үзеннән олылар гына исеме белән эндәште, ә яшьтәшләре «Танкист» диде, яшьрәкләр өчен ул—пожарник.
Карчыгы кинәт кенә вафат булып куйды. Жәйгә кереп кенә торган чак иде. Бер таңда карчыгының жан атып кычкырганын ишетеп уянып китте, аш-су пешеренә торган яктан килә иде тавыш. Шуннан гөрс итеп нәрсәдер ауды. Тимергали, йә утыргычны аударды, йә дару эзләгәндә өстәл тартмасын нык ачып, идәнгә төшереп җибәрде, дип уйлады. Жәһәт кенә торып, шул якка йөгереп чыкты: карчыгы идәндә ята, авызында күбек, башын әле болай, әле тегеләй боргалый. Карт аны күтәреп диванга салды да фельдшерга чыгып йөгерде. Анысы килеп укол кадады. Уколдан соң карчыгы йоклап китте, әмма бер сәгатьтән сон исенә килә алмый үлде. Кан басымы югары, инсульт, диде фельдшер. Шуннан карчыгын җирләгәнгә ай да үтмәде, шушы Гөлсеме, төпчеге, кайткан саен үзләренә килеп яшәргә үгетли башлады
бит: «Ялгызына кыен, этләнмә, сине алып кайтып пропискага кертсәк, фронтовик дип безгә өч бүлмәле фатир бирүләре дә ихтимал *
Тәүдә карт бөтенләй баш тартып караса да. кызынын һөжүме ярсурак була башлагач, уйлармын, диде. Анысын да Гөлсемне тынычландыру, вакытны сузу өчен генә әйткән иде дә. ахырда ризалык бирергә мәжбүр булды. Кош- кортын бетерде, ике сарыгынын берсен суйды, икенчесен сатты, сыерын күршеләре аллы, бәрәнгесен Ырынбур ягыннан килеп жыеп йөргәннәргә төяп җибәрде һәм беркөнне ишеген бикләде дә кызы яллап алып кайткан машинага утырып китте дә барды Авыр тойгы белән китте.
Килгәннен икенче көнендә кызы белән кияве эшкә, оныклары мәктәпкә чыгып йөгергәч, кабаландым, ахры, быелгы елны, ичмасам, үткәрергә кирәк булган, дип уйлады. Тик сон иде инде, кышны кышламый кайта алмый ласа хәзер. Яшел үләнгә аяк басу белән кире юлланыр
Әмма юлланмады Кеше аптыратмыйм, дип уйлады. Хәзер менә шәһәрдә икенче көзен көзләве. .
Жәй сузылдымы, әллә көз шулай килергә ашыкмадымы—көннәр октябрь урталарына кадәр коры торды да куйды. «Эх. шушы мәлдә авылда булсан иде»,—дип пошынды Тимергали карт. Бәрәңгесен күчкә с&лыр. ихата-курасы тирәләрен караштырыр, кагар, ямаштырыр, бакчасына тирес түгәр: кош- кортыннан, мал-туарыннан бушамый йөрер иде Мәшәкате күп булса да, авыл тормышы күңеленә якын барыбер дә. Анда син гел генә эш белән мәшгульссн. Ә монда..
Төшкә тиклем өйдә утыра Тимергали карт Зарыгып, уйланып, бар тормышын башыннан үткәреп утыра. Оныклары мәктәптән кайткач, урамга чыга: өй тирәсендә, якын урамнарда йөри, базарга барып азык-төлекнен хакын белешә, йөгерешкән кешеләрне, бигрәк тә үзе кебек карт-корыны күзәтә. Әйе, кайда да тормыш, һәркемнен үз мәшәкате, үз йомышы: ашыга, йөгерә, этешө-төртешө транспортка утыра.. Бу шәһәр дигәннәре хас кырмыска иләве икән дә. Аңа, авыл кешесенә болар барысы да кызык, мәрәкә.
Йортны сату мәсьәләсе беркөнне кич янә калкып чыкты—магазиннан күтәренеп кайтты да. Гөлсем бөтен ачуын, аруын шуңа ялгап, машина булса, шушылай ишәк кебек йөрмәс идем, дип тузды да китте. Бу юлы да әтисен үзен яратмауда, анларга теләмәүдә гаепләде, ул йортны ни хаҗәтемә черетеп утыртасын инде, дип битәрләде
-Ничек сатыйм, мин бит аны үз кулларым белән салдым, әниен дә риза булмас иде Мин үлгәнче утырсын, шуннан сатырсыз.—дип җаваплады карт —Ул—минем тыл. Чигенү ихтималлыгын бервакытта да исеннән чыгарма, ди торган иде командир -Нинди тыл. нинди командир тагы?
—Сугыштагы инде.
-Әллә саташасын? Ул исәр командирның өйгә ни кысылышы бар’ -Ә-ә-ә, алай димә. Гөлсем, командир бик тә акыллы кеше иде Бервакытта да. башын югалтып, күрәләтә уг эченә кертмәде безне Башта уйлады, алдагы хәрәкәтне бизмәнгә салды, шуннан сон гына боерык бирде Нәтиҗәдә, беттек, янлык дигән җирдән исән-имин чыга торган идек. Менә шул командир әйтә
-Әти. гомер эчендә бер хәлемә кер. сатыйк өйне -Хәленә кергән чаклар булмады, дип уйлыйсынмыни? Бу юлы да чаленә керсәм, мин тылсыз калам Ә тылсыз калсам.эш харап, камап алачаксыз һәм тапап китәчәксез. Шуна да плацдармны бирми торам әле Мона тиклем машинасыз яшәгәнсез, моннан сон да яшәрсез
Ярый, хәзер нотык укый башларсын инде. Яшәү белән яшәүнен аермасы бар шул Хәзер бит тормыш башка, сезнен заман үгге. безнен
заман килде. Машина—ул мәртәбә, абруй. Син шуны ничек аңламыйсың?— Гөлсем, башын ике кулы белән тотып, залдан кухняга чыгып китте.
Чираттагы артподготовка янә нәтижәсез тәмамланды: танкист соңгы плацдармын бу юлы да саклап кала алды. Тик озаккамы? Гөлсемнең һөжүмнәре торган саен ярсурак, көчергәнешлерәк була бара, беркөнне килеп чигенергә туры килмәгәе...
Житте, болай да чуак көннәрне кирәгеннән артык бирдем, дигән кебек, табигать һава торышын кинәт үзгәртте—октябрьнең икенче яртысыннан яңгырлар башланды; салкынайтты, ачы жил исте, ара-тирә кар бөртекләре дә күренде. Бәхетсезгә жил каршы дигәндәй, Гөлсем белән чираттагы әрепләшүдән сон үз-үзенә урын таба алмый урамга чыгып киткән иде— салкын тидереп кайтты карт. Кичкә табан температурасы күтәрелде, башы чатнап авыртты. Табиб чакыртканнар иде, үпкәсенә суык тигән, кичекмәстән дәваханәгә алып барыгыз, дип кәгазь язып бирде. Нишләсен, иртәгәсенә барып ятты инде. Житмештән узган иясе белән бергә картайган, таушалган үпкәне дәвалау ифрат озакка сузылды—дәваханәдә ике ай ятты да куйды. Мөлаем шәфкать туташлары, табиблар белән хушлашып, дәваханә ишеген тыштан япканда, шәһәр Яна елга әзерләнә иде.
Кызы белән кияве болай ихлас каршылады, анын кайтуына оныклары да шат булды. Кичен картнын яраткан ризыгын—пилмән пешерделәр, ярты ачтылар. Шулай да күз карашларында ниндидер серлелек галәмәте, шик тойды танкист; җитмәсә, кияве элеккедән байтакка күбрәк сөйләнде, ныграк мышнады. Ихлас булырга тырышуларының сәбәбе картнын дәваханәдән чыгуында түгел, икенчедә, әмма шушы икенченең сәбәбен Тимергали һич белә алмады. Сер Яна ел алдыннан гына ачылды...
Яна ел чыршысын, төрле төстә янган лампочкаларны, гирляндаларны күрергә дип бәләкәй генә оныгы белән урамга чыккан иде, авылдашы Мөхәрләм очрады. Ике кулына да сумка тоткан, карчыгы да күтәренгән. Исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Кайда юл тоттыгыз, дигәч, олы малай фатир алган, шунын өй туена китеп бару, диде Мөхәрләм. Тимергали карт үзенен дәваханәдә ятып чыгуын сөйләп алды. Ярый алайса, дип бер- берсенә исәнлек-саулык. Яна ел теләкләрен әйтешеп һәркем үз юлы белән кузгалгач, карт сорап куйды бит:
—Әй, анда минем йорт нихәлдә, исән-имин генә утырамы?
-Нинди йорт?—дип аптырады Мөхәрләм, үзе бер карчыгына, бер танкистка карады —Аны Гөлсемен белән киявен октябрь бәйрәме алдыннан гына, әйе шул. ноябрь башында, кайтып сатып китте бит.
—Ничек сатты?—Хәзер Тимергали карт аптырады, ялгыш ишетәмме әллә, дип авылдашына якынрак атлады.
-Нигә, белмисенмени?
—Юк, беренчегә ишетүем, бүлнистә яттым, дим ләсә.
-Менә ничек, өеңне синең рөхсәттән башка саткан булып чыгалар инде, алайса.
—Кемгә бирделәр инде?
-Карамнын Себердә эшләп йөргән уртанчы улы алды.
—Күпмегә сатканнарын белмисенме?
-Кемдер, илле менгә , дип әйтә иде, төгәл генә белмим.
—Сонгы плацдарм кулдан ычкынды, тылга керделәр, болай булгач,— диде танкист, байтак башын иеп эндәшми торганнан сон.—Хәзер тапап китәчәкләре көн кебек ачык.
-Нәрсә диден?—Авылдашы гаҗәпләнеп бер Тимергали картка, бер карчыгына карады —Бәй, син ишетмәгәнсең дә икән Өй тиклем өйне әтигә эндәшми саталардыр шул.
Мөхәрләм тагы әллә ниләр сөйләнде,тик танкист аны ишетмәде дә. күрмәде дә—контузиясе янарып. колаклары томаланды, күз алдында ут- ялкын,шартлау пәйда булды, танклары дошман танкы белән бәрелеште Анына килгәндә, авылдашлары янында юк. оныгы гына, картәти. картәти. кайтыйк, дип ясиненнән тарткалый иде
Чак кайтып ауды Ярый кияве өйдә иде—«Ашыгыч ярдәм» чакырды. Картны алып киттеләр—бу юлы йөрәк. Сугыш тиклем сугышта суда батмый, утта янмый исән калган, әллә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан йөрәк кызынын хыянәтен күтәрә алмады Дәваханәдә ана кан ясибәрделәр, система куйдылар, таблеткалар ашаттылар, тыныч булырга, борчылмаска куштылар Табиблар әйткәннәрнен барысын да үти ата карт, тик бер теләк-кинәшләрен генә—борчылмаска, уйланмаска дигәнен генә үти алмый. Булдыра алмый, хәленнән килми Нишләсен, холык-фигыле шулай. Тәүге көннәрдә бик бетеренде, шулай да, кызы яки кияве килгәндә, өй турында сүз кузгатмаска көч тапты. Ул эндәшмәгәч, бататары да сүз башламады, һәм танкист үзен аяктан еккан вакыйга турында сирәгрәк исенә төшерергә, исән булыйм, терелеп чыгыйм, бер башка кайда да урын табылыр әле, дип уйларын читкә юнәлтергә тырышты Ә ай ярым вакыт үткәч, дәваханәлән чыкканда, кызы белән кияве кылганга ачуы басылган иде диярлек.
Хәзер ул хәбәрләренә бик кысылмый, сүз кушсалар, «әйе*. *юк»тан бетерә, үзегез карагыз, үзегез беләсез, дигәндәй, кулбашларын гына ясыера,эндәшсәләр, ашарга чыга, чакырмасалар—юк. ята яки утыра шул бүлмәсендә Бар игътибары оныклары Азат белән Русланда. Алар белән аралаша, уйный, урамда йори. Гөлсем белән кияве анын кылыгын һич андый алмый, ә шулай да өен сатуны белгәнен чамалыйлар, тик кемнән, каян ишеткәнен белә алмыйлар. Ә беркөнне икенче класста укыган бәләкәй оныгы Руслан белән шашка уйнаганда, малай «Картәти. син беләсенмс, без машина алабыз»,—дип әйтеп салмасынмы1 «Беләм. әниен белән әтиең минем өйне саткан, алсыннар әйдә»,—диде танкист «Кайдан беләсен, әти үзе әйттеме?*—дип сорады оныгы « Ишеттем*,—диде, әмма кемнән ишеткәнен әйтмәде Хәер, малайга анысы мөһим дә түгел Димәк. Мөхәрләмнен хәбәре дөрес, оен чынлап та сатканнар Күнел өчен булса да, әти. саттык инде, үпкәләмә, дип тә әйтмиләр, ә, ичмасам Ул бит але исән, йөреп ята.
Берконне шулай урамда йөриләр иде. Руслан өзми дә куймый, әйдә, картәти. күрше урамда гына танк бар, шунда барыйк, дип кулыннан сөйрәп алып китте. Еракка бик үк йөрисе килмәсә дә, оныгынын үтенечен екмады, аннан килеп, үзенә дә кызык булып китте—сугыштан сон беркайчан да танк күргәне булмады бит
Киттеләр Малай алдан йөгерә, картәтисе таягына таянып җайлап кына арттан бара. Менә берчак атлаган урамнары зур гына паркка килеп ялганды да, алда биек постаментка мендереп утыртылган Т-34 танкы шәйләнде Әйе, чынлап та танк, шәһәр эчендә танк! Әлбәттә, әлеге ише танкларны картнын телевизорда, киноларда күргәне бар, тик ул бит икенче, кайдадыр читтә, еракта, ә монда алдында тора!
Карг танк янына барып житге лә. туктап, ал яктан байтак карап торды, аннан кабырга ягына борылды Борылды да башнясына ак буяу белән язылган «555» саннарын күреп аптырап китте—анын танкынын номеры бит' Аның танкын мендереп куйганнар! Немецларның пушкаларын, пулеметларын тапаткан, пехотасын куган танкын Ай. монын белән күргәннәре'
1943 елнын сентябре Дала фронты гаскәрләре, кызу һөҗүм итеп.
Украинанын байтак шәһәр, авылларын азат итте һәм Днепрга якынлашты, илле чакрымлап кына ара калды. Дошманны арытабан эзәрлекләү өчен елгага җитәргә, аны кичәргә кирәк, ә разведка мәгълүматларына караганда, каршы яр көчле ныгытылган.
Кременчуг янында Днепр аша салынган күпернен исән калганлыгы ачыкланды. Фашистлар, күрәсең, ана үзләренең чигенүче частьлары көнбатыш ярга чыгып кала алсын өчен тимәгән. Полк командиры Тимергалиләрнен танк батальоны алдына шушы күперне алу һәм безнең төп көчләр килеп җиткәнче аны саклау бурычын куйды. Бу тирәдә Днепр тирән, киң, кичәрлек түгел, шуна безнен частьлар да күпер аша чыгарга тиеш. Бу мөһим заданиене үтәү өчен батальон командиры майор Тюрин унсигез танк сайлап алды. Шушы унсигез исәбенә Тимергалиләр экипажы да эләкте.
Иртәнге томан япмасы астында танк колоннасы чигенү аркасында хәлсезләндерелгән дошман оборонасы аша үтә башлады. Томан да, урынның чокыр-чакырлы, куаклы булуы да танкистларга уңайлы иде. Берничә чакрым барганчы ул-бу булмады, бара торгач колонна башында килгән батальон командиры рация аша, алда берничә орудие расчеты күрәм, дип хәбәр итте һәм үзе үк атып берсенең көлен күккә очырды. Башкалар да берәр снаряд озатты—бер-бер артлы өч расчет юк ителде. Моннан ары качып-посып барып булмый, чөнки тавыш чыкты, шуна да командир янә элемтәгә кереп: «Алда—дошман танклары, колонна белән бармаска, сибелеп, ромбик рәвешен алырга!»—дигән боерык бирде.
Тимергали—төзәүче-водитель. Экипаж командиры кече лейтенант Иванов, Тюриннын боерыгы үзләренә җиткерелү белән, игътибарын бермә-бер арттырды. Прицел аша күреп тора: дошман танклары да телгә килде. Снарядлар алга, унга, сулга төшеп ярыла башлады, баш өстеннән дә очты. Ивановның комбаттан алган мәгълүматларына караганда, безнен бер танкның гусеницасына снаряд тигән, икенчесенең башнясы алып ыргыткан икән. Совет танкистлары каршы ут ачты, дошманга ныклап төзәргә бирмәс өчен әле бер якка, әле икенче якка тайпылып маневрлар ясады, куаклыкларны, чокыр-чакырны файдаланырга тырышты.
Көн үзәге җитте, кояш төшкелеккә менде. Днепрнын теге ягына чыгып өлгермәгән дошман белән алыша-алыша, батальон алга баруын дәвам итте. Немец танклары атар уйлаганнан күбрәк булып чыкты, шуңа да атыш ифрат каты барды. Дошман теше-тырнагы белән совет гаскәрләрен күпергә үткәрмәскә тырышса, Тюрин батальоны, анын каршылыгын сындырып, елгага омтылды.
Каршыларында пәйда булган төркемне туздырдык, дип уйлап, батальонның ике взводы калкулык артыннан ачык урынга килеп чыгуы булды, икенче төркем, икенче оборона сызыгы, аларга карата көчле уг ачты. Шундук дигәндәй, безнен ике танк дөрләп яна башлады, өченчесенең гусеницасы таралып төште. Тимергалиләр дә җавап уты ачты—нәтиҗәдә дошманның ике танкы өстендә ялкын уйнады.
Кинәт Иванов: «Артка, артка чигенергә!»—дигән боерык бирде. Туктадылар да арт белән чигенә башладылар. Нигә болай иггек сон әле, дип аптырап китеп барганда, ерактан ата торган совет артиллериясе телгә килде һәм артларыннан куа төшкән дошман танкларын дөмбәсләргә тотынды. Тимергалиләр шунда гына моның хәйлә икәнен аңлады. Батальон чакрым чамасы барды да туктады.
Югалтулар зур: унсигез танкнын сигезе генә калган иде. Тупландылар, бер-берсен барладылар, сак куйдылар, тамак ялгадылар, яралыларны карадылар; караңгы төшкәч, яу яланында утырып калган танкларны
тарттырып китереп ремонтладылар. Тылдан килгән өч машина боеприпас. ягулык, патроннар таратты, яралыларны төяп алып китте
Йокы булмады диярлек—алмаш-тилмәш сакта торып чыктылар. Тан сызыла башлау белән, янә танкларга менеп утырдылар Артиллерия уты байтак немец танкларын сафтан чыгарган: егермегә якынны санады Тимергали. Алай гына булмас, мөгаен, төнлә алар да тарттырып алып киткәннәрдер, монда ике гусеницасы да ычкынган, башнясы җимерелгәннәре генә калган.
Комбат дошман координатларын тылга хәбәр иткәндер—озакламый немец танкларын безнен штурмовиклар бомбага тотып үтте. Шуна карамастан, дошманнын көче күп иде әле. Ә Тимергалиләр батальонында биш кенә танк торып калды. Шулар белән булса да һаман алга бардылар, елгага якынайдылар, хәзер сугышуга, дошманны кыруга караганда, күпергә җитү һәм аны саклап алып калу мөһимрәк. Шуна да. тайпылырга мөмкин урында тайпылып, мөмкин урында кача-посарак. биш танк алга хәрәкәт итте. Ә артларыннан, аларнын һөҗүмен үстерә, фронтны кинәитә барып, полкнын, дивизиянен бүтән подразделениеләре килә. Команлирнын әйтүе буенча, килергә тиеш.
Күпергә житәрәк ике генә танк калды: батальон командиры Тюринныкы белән Тимергалиләрнеке. Майор машинасы алдан барды Боеприпаслары юк хисабында, атмаска мөмкин булмаган чагында гына аталар. Егетләр Ивановтан вакыт-вакыт, күпергә еракмы әле, дип сорый Экипаж командиры, озакламый җитәбез, күпер аша теге якка танклар, машиналар чыкканын күрәм, солдатлар уза, ди, бинокле аша карап
Килүен килеп җиттеләр, ә сугышнын ин катысы күпер өстендә булачак, чөнки дошман гаскәре бу якта байтак әле, немец бердәнбер чигенү юлын теше-тырнагы белән бирмәскә, чыккач, шартлатырга тырышачак
Бераздан Иванов, аръякта орудиеләр кыбырдый башлады, безне каршыларга әзерләнатәр. диде. Каршы як ярга автомашина килеп туктады, аннан солдатлар сикерешеп төштеләр дә күпергә табан йөгерделәр. Шулчак күпер өстеннән янә безнен самолетлар очып үттеләр. Фашистлар ятарга мәҗбүр булды. Аннан, калкынып, янә йөгерделәр.
—«Ландыш», «Ландыш*, мин—«Сокол», күпергә карап ут ачаргамы '—дип сорый Иванов.
—Мин—«Ландыш*, кирәкми,—дип җаваплый батальон командиры — Үзем пулеметтан бәрәм.
Фашистлар күпер башына ук килеп җитте Тюрин танкыннан сибелгән уг күпергә менеп житгем генә дигән немецларны чабылган үлән кебек кырды да куйды. Берсе дә качып котыла алмады. Бераздан дошман батареяләре телгә килде. Тимергалиләр тирәсенә снарядлар төшә башлады. Йә чак кына җитми, йә чак кына унда, йә чак кына сулда ярыла. Китәсе снаряд мотлак өсләренә гөшәчәк. Баш очыннан очты. Чираггагысы... Фашист снаряды шул тиклем нык бәрде—танк стенага тортелгәндәй туктап калды, хәтта экипажмын һәркаисысы. утырган урыннарыннан кубып, кабинанын алгы стенасына бәрелде. Иванов анын югалтты, шлемы астыннан куе кан агып чыкты, механик-водитель Кондратьев кычкырды да танау-борынын тотты, Тимергалинен башы яраланды Иванов анына килеп, наушнигын рәтләде дә
—«Ландыш*. «Ландыш», мин—«Сокол*. ишетәсеңме?—дип батальон командирын элемтәгә чакырды
—Мин—«Ландыш*, ишетәм. Ни булды?
— Башняга снаряд тиде, мотор сүнде, экипажнын барысы да яраланды.
—•Сокол*. бирешмә, пулемет, автоматларымны эшкә куш.
з. .к у . м
в&
—Тыңлыйм!
Иванов шлемын салып, башын бәйләде, Тимергали белән икәүләп Кондратьевнын ярасын бәйләделәр. Бинт житмәгәч, эчке күлмәкләрен ерттылар.
Дошманнын кайдандыр пәйда булган зур гына төркеме боларнын танкын камап ала башлагач, пулеметтан ут ачтылар. Берничә дошман солдаты ятып калды, калганнары калкулык артына чигенде.
—Двигательне кабызыйк,—диде Иванов.
Филиппов механик-водитель урынына утырды да моторны эшләтә башлады. Бераздан ул гүләргә тотынды, пошкырды, сүнде, аннан янә кабынып китте, һәм танк авыр итеп урыныннан кузгалды. Кызганычка каршы, озак бара алмадылар, фашист снаряды гусеницага килеп тиде, һәм машина янә туктады. Фашистлар, танкны эштән чыкканга исәпләп, атудан туктады, анын урынына бая калкулык артына качкан пехотачылар янә баш калкытты. Пулялары, кыек башына яуган эре яңгыр тамчылары сымак, броняны, башняны дөбердәтте
—«Ландыш», «Ландыш», мин—«Сокол», ишетәсеңме?
—Мин—«Ландыш». Ишетәм. Ни булды тагы?
—Гусеницага эләкте, гусеница өзелде. Уратып алган дошман белән алышам.
—Бирешмә, «Сокол». Безнекеләр озакламас, түз чак кына. Минем дә гусеница өзелде.
—Өч немец танкының теге ярдан күпергә кергәнен күрәм, атыйммы?
—Снарядын бармы сон?
—Ике бөртек.
—Ат!
Дошман танклары туктады, күзәтү-карау өчен туктадылар, ахры Шуннан берсе күпер аша чыга башлады. Иванов егетләргә атарга кушты. Тимергали, кабаланмый гына төзәп, бер снаряд озатты. Тиде! Танк урыныңда зыр әйләнде дә, артыннан килгән ике танкнын юлын буып, күпергә аркылы торды.
Моны карап-күзәтеп торган немец артиллеристлары көчле ут ачты. Танкны уратып тәмуг коены уйный дип торырсын! Әле алда, әле артта ярыла снарядлары. Исән гусеницаларына тиеп, анысы да шалтырап коелып төште. Шунысы: машиналары ал ягы белән күпергә карап туктаганлыктан, ата алалар, әмма боеприпаслары юк санында.
—Егетләр, бирешмәгез!— ди Иванов, иптәшләренең кәефен күтәрергә тырышып. Үзенен дә хәле мөшкел—башындагы чүпрәк аша һаман кан саркый.—Безнекеләр озакламый килеп җитәр, түзик.
Чигенгән дошман янә калкынды да танкка якыная башлады. Совет сугышчыларының атмаганын шәйләп, кыюланып киттеләр. Ниятләре— экипажны тереләй кулга төшерү. Тимергали прицел аша аларнын соры шинельләрен, каскаларын, хәтта ачулы йөзләрен дә күрә.
—Русиш, сдавайся!—дип кычкыра берсе, икенчесе танкка автомат приклады белән суга.
Танк эндәшми.
Рус телен ватып-бозып, янә кычкыралар:
—Берәр тере кеше бармы, булса чыгыгыз!
Танк жавап бирмәде. Немецлар үзара сөйләшә. Тимергали аларнын хәбәреннән «штербен, штербен» дигәнен генә ачык ишетә, тик ул сүзнең мәгънәсен анламый. Менә берсе танк өстенә менеп люкны ачарга тырышып карады, тик булдыра алмады—эчтән ныгыткан иделәр. Тегеләй-болай йөреп тукылдатты-тукылдатты да кире төште: танк, гүя, йомарланган керпе, җинел генә кулга төшерерлек түгел. Озакламый ни сәбәптәндер
хәбәрләре тукталды, яннарына кемнеңдер килгәне беленде Яна килгән немец, офицердыр ахры, карлыккан тавыш белән нидер сөили башлады. Шуннан күмәкләп танкны уратып карарга керештеләр.
Бераздан Тимергали тын буарлык ачы ис килгәнен тойды:
— Төтен белән тончыктырырга булдылар,—диде Иванов.— Противогазларыгызны киегез!
Сәрмәнә-капшана. противогазларын эзләп таптылар.
Күпмедер вакыттан сон учак сүнә башлады, сизелер-сизелмәс кенә саф һава өрде. Котылабыз, дип шатланган иделәр дә, немецлар утны көчәйтергә ниятләнеп, танкка тагын агач, такта кисәкләре ташырга тотынды Донгырдатып, каяндыр бензин мичкәсе дә тәгәрәтеп китерделәр.
—Эй. рус иш, чукынып калыгыз, сонгы сәгатегез килде, өтәбез!—дип кычкырдылар, янә рус телен вата-жимерә
Шулчак Иванов.
—Самолет тавышы!—диде куанып —Безнекеләр!
Күп тә үтмәде, жир селкетеп бомбалар ярыла башлады.
—Ур-ра. безнекеләр!—диде Иванов, малайларча куанып.Ул калкынды да колагын башня стенасына куйды.
Танк янында ыгы-зыгы, кыска-кыска сөйләшү, йөгерешү китте Озакламый беркем дә калмады Бомба ярылуы алга, яр башына, күпер тирәсенә күчте.Тиздән үзебезнекеләр ягыннан танклар килгәне ишетелде Гүләү якынайганнан якынайды, һәм бер машина алар янына туктады Якында гына кемдер:
—Эй. тересезме?—дип кычкырды русчалап.
Кочергәнешлек үзенекен итте—берсенең дә аяк-куллары кыбырдамый, телләре әйләнми, барысы да алларына текәлеп кагып калганнар.
— Командир, безнекеләр,—диде ахырда Тимергали.
—Ә, әйе. безнекеләр.—диде, ниһаять. Иванов, йокысыннан уянган кешедәй.
Тыштагылар танк өстенә менде, бсрәүсс үкчәсе белән төйде. Иванов, калкынып, люкны ачарга маташты, көчәнде-көчәнде дә. ача алмый, аска шуып төште. Аннан, үзенен көчсезлегеннән оялгандай, янадан этте—бу юлы ачты, ачты да күзләрен кысып тышка карады. Ә тышта—совет солдатлары, пехотачылар. Иванов, телсез калып, аларга карап торды, кабинадагылар төрткәли башлагач кына, өскә күтәрелде.
—Дивизия штабына хәбәр итегез: задание үтәлде—күпер безнен кулда Комбат Тюрин нихәлдә, белмисезме’
Башлар иелде, шлемнар салынды. Экипаж комбатның һәлак булганын анлалы.
Фронтның алгы частьларына могжиза белән дигәндәй сакланып казган күпердән Днепр аша чыгарга, көнбатыш ярда ныгыган дошманны окопларыннан бәреп чыгарырга һәм һөжүмне арытабан җәелдерергә кирәк иде. Тик Тимергазиләргә, танкларын ташлап, пехотага иярергә туры килде, чөнки башнясы зарарланган, гусеницасы ычкынган машинаны ремонтларга вакытлары да. мөмкинлекләре дә юк
Озакламый яраланып госпитальгә эләкте. Озак дәваланды. Танкка утырырга яраксыз дип табылгач, хуҗалык взводына беркеттеләр, һәм. сугыш беткәнче, ул гаскәр артыннан олау белән йөрде Өч «биш» билгесе куярлык кыю сугышкан машинамны очратырмын дип өметләнеп йөрсә дә. очратырга насыйп булмады башкача
—Улым, бу бит—минем танк!—диде Тимергали карт, хатирәләреннән тарткалап аерган оныгына карап.—Нишләп син мине монда элегрәк алып килмәден? Минем танк, минем өч бишем!
з* «7
—Чын синекеме? Алдамыйсынмы? Вот здорово!
—Алдамыйм, нишләп алдыйм, ди? Мин анын белән Днепр ярына ук барып життем, фашистларның ут нокталарын, әллә күпме танкларын юк иттем,—картнын күзләренә яшь тыгылды, иреннәре дерелдәде.
—Ә монда аны кем мендереп утырткан?
—Иванов, Кондратьев, Филиппов... Кайдалар икән, исәннәрме?
—Картәти. картәти, монда кем мендереп утырткан синен танкны?
—Бүген, ичмасам, берегезне күрәсе иде...
—Картәти, аны монда кем мендереп утырткан, дим.
—Әллә тагы. Шәһәрне сакларга утыртканнардыр инде. Сине, Азатны, әниең белән әтиеңне сакларга.
—Атамы?
—Юктыр. Ә кирәк булса—атар. Дошман ябырылса.
—Нинди дошман?
—Немец фашистлары кебек дошман.
—Алар тагын сугыш башлыймыни?
—Башлый калса, дим.
Оныгы, өйгә кайткач, без картәтинен танкын күрдек, аны парктагы постаментка мендереп куйганнар, дип яу салды. Тәүдә бу хәбәргә берсе дә игътибар итмәде, баланын чираттагы фантазиясе, дип кенә карадылар; Руслан янә кабатлагач, әтисе: «Ну, кайда инде ул танк?»—дигән булды, мыскыллы гына елмаеп. «Паркта, өйдән чыккач, шулай-шулай барасын,— дип аңлатты Руслан, кабалана-кабалана.—Картәти анын белән немецларга каршы сугышкан». «Картәтидән булыр ул, картәти—батыр кеше»,—диде әтисе, янә көлемсерәп. Әнисе: «Ярый, башны катырма, бар, дәресеңне әзерлә лутчы»,— дип улын катгый рәвештә тыйды да бүлмәдән куып чыгарды. Малай һаман, картәтинен танкы, барып күрегез, дип ныкышкач. әтисе, картның күңеле булсын диптер, ахрысы;
—Синен танкмы инде?—дип сорады.
—Минеке. 555 нче номерлы. Мин анын белән елга якын йөрдем, Днепрны кичәр алдыннан гына немец снаряды башняга тиде, ике гусеницаны өзде. Өзмәсә, арытабан да...
Киявенең күзләре шар булды. Малай, ярый, нәрсә күрә, нәрсә ишетә, шуны сөйли, ә бу карт ишәк, постаменттагы танкны «минеке» дип тора, акылыннан яздымы икән әллә, дип уйлаганы йөзенә чыккан иде.
—Нигә, фронтта 555 нче санлы танклар берәү генә булган дисенмени?
—Безнен полкта берәү генә. Ә бу танкның минеке икәнен күнелем сизә.
—Хәтәр сизгер күңелле булып чыктың әле син, кайным. Кеше ышанмастай хәбәрне дөрес булса да сөйләмә, диләр. Үзен генә җитмәгән, баланын башын да катырып йөрисен,—кияве, мышный-мышный, урыныннан торып китте.
—Сезгә бернәрсә дә исбат итеп булмас, ышанмасагыз ышанмагыз, ә ул —чынлап та минем танк!
—Ур-ра, здорово!-Кайсы арададыр бүлмәгә килеп кергән оныгы чәбәкәй итеп алды.
Кияве залдан кухняга үтте, барышлый уң кулының чук бармагын үзенен чигәсе тирәсендә бораулады: янәсе, карт тәмам исәрләнә башлады.
Танкын тапкан шушы көннән алып, Тимергали картның кәефе күтәрелде, дәваханәдән чыккандагы битарафлыгы, күнел төшенкелеге бетте. Юкса, тылны кабахәтләрчә басып алдылар, чигенергә урын калмады, плацдарм кулдан ычкынды, дип йөри иде бит. Плацдармы әле бар икән, димәк яшәүнен, алышунын әле мәгънәсе бар. Кызы белән киявенен ана
ышанмавы—вак мәсьәлә, алар белән бервакытта да уртак тел табып яши алмады, таба да алмас. Яз житү белән кайтып. Карам малаеннан өен кире алыр. Бирми маташса, авыл советы на. кирәк булса, район түрәсенә барыр, әмма кайтарып алмый туктамас. 555 нче санлы совет танкына каршы торырлык көч булмый торган иде. анын төзәүчесе дә алдына алган бурычын тормышка ашырмый тынычланмас.
Ә шулай да әлеге танкнын чынлап та үзенеке икәнлеген ничек тә исбатларга иде. Байтак кына уйлап йөргәннән сон. танкист шундый карарга килде: шәһәрдә, мөгаен да. берәр хәрби часть бардыр, табып тулардан сорарга кирәк. Хәрби комиссариатка да барырга була. Аннан да жавап таба алмаса. Башкортстаннын хәрби комиссариатына хат язарга мөмкин Танк кибән эчендәге энә түгел, кайдан, кайсы частьтан китергәннәрен алар белми булмас.
Ниятен кызы белән киявенә белдергән иде. гажәпләнүләренен иге-чиге булмады, хәтта куркып киттеләр -Кеше кангыртып йөрмә, алмашына башладыңмы әллә, нишләп синен танкын булсын ул».—диделәр Баланын да башын катырмавын үтенделәр. Үзен кебек тискәре, акылга бертөрле итүен бар. янәсе
Чигәләре янып, йөрәге дарслап тибеп алып китте картнын
Китте-китте. озынга һәм тирәнгә китте сүзе Бу юлы инде карт өен нигә алай сорамый сатулары хакында бәхәсләшмичә тыела алмады.
—Син больницада иден бит,—диде кызы, бик исе китми генә
—Бәй мин әллә анда мәңгелеккә кергәнме'’
-Тискәрелегенә барып, саттырмас иден барыбер
-Минем милек белән үзбелдегегезгә кыланырга сезнен ни хакыгыз бар? Син салганмы ул өйне, әллә берәр торле ярдәм иттеңме?
-Ярый. әти. әпәт нотык укый башларсың инде. Үткән эштән төш яхшы, ана кире кайтмыйк.
-Бәй, нишләп кайтмый, ди? Син өйне сатуын турында мина гына түгел, апа. абыйларыңа да әйтмәгәнсендер әле Карап-тикшереп кайтыйк, дип барсалар? Ә анда чит кеше яшәп ята.Шул башбаштаклык булмыймыни'.’ Әниен. дүрт бала арасыннан Гөлсеме ин жаһил. үзсүзле булып үсте, дип әйтә торган иде, чынлап та шулай икән
-Анысын да ишеткәнем бар Мине хәзер үзгәртә алмыйсын Үзегез ише тәрбияләргә иде.
-Үкенечле, тәрбияләп булмады шул
Шушы сөйләшүдән сон Тимергали карт кызы белән киявенә хәзер бик үк кирәкмә!әнлсген. фатирларында артык жанга (аны пропискага кертеп, чынлап та өч бүлмәле фатир алдылар), дөресрәге артык тамакка әверелүен аңлады.
Шушыны төшенүдән сон. Тимергали картнын яналам кәефе кырылды, ое исенә төште, бу туңбашларга бернәрсә дә анлатып. бернәрсә дә исбат итеп булмастыр, ахры, дип йөрәге әрнеде
Хәрби комиссариатта йомышын әйткәч, дежур лейтенант аны вертушка аша эчкә үткәрде дә 11 нче санлы ишеккә ымлады. Симез түгәрәк йөзендә күзе, танавы, авы зы чак беленгән капитан танкистнын хәбәрен тәүдә җитди кыяфәттә тынлады. Паспортын карады, кайсы фронтта сугышуын белеште, үзе картнын җавапларын кәгазьгә терки барды Тикшерергә, сорарга кирәк, диде. Кайдадыр шылтыратып, парктагы анау танкны кем мендереп куйды, кайдан китерделәр икән, дип белеште Нәрсәгә кирәк ул сина, дип сораганнар иде. монда берәү килде дә.» минем танк» дип дәгъвалаша, диде, көлеп Шуннан кайдадыр йөреп килде, янә шылтыратты Шулай да тыштан эшем иясе күренгән бу капитан Тимергали картнын соравына өметләнерлек
җавап таба алмады—ишек төбендәге вертушка сыман әйләнде-бөтеренде, ә файдасы нуль булды. Шуннан сәер генә елмаеп, күпме вакытымны алдыгыз, шуны белү сезгә шултиклем нык кирәкме инде, дигән сорау белән озатып калды.
Кияве ике иптәше белән Тольяттидан машина барып алды. Мөлкәтне кайсысынындыр буш торган гаражына куйгач, кичкә өйләренә килделәр. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә куанышып сөйләштеләр, лаякыл булганчы эчтеләр. Картнын бүлмәсенә керүче дә булмады. Тавышка, битарафлыкка түзми, карт урамга чыгып китте.
Шушы көннән алып ана игътибар бетте: кияве машинасы янында, оныклары—бигрәк тә олысы—әтисе эргәсендә, Гөлсем дә өйгә йокмый. Әүвәл, ичмасам, ашарга эндәшә торган иделәр, хәзер, чыкмыйрак утырса, «савыт-саба тавышын ишетмисенмени, нигә чыкмыйсын, аерым чакыру кирәкме», дип җикерә. Картнын янә кәефе кырыла. «Аягынны сөртеп кермисең, киемнәреңне тәгаен урынга элмисен, тыштан кергәч, кулыңны юу юк» дигән сүзләр әйтелә. Өйләренә керәсе дә килми хәзер, әмма көндез өйдә утырырга, фатирны каравылларга кирәк, кеше-фәлән килүе дә бар; анысына түзә, ялгызына авыр түгел, ин мөһиме—битәрләүче кеше юк, ә менә кичләрен—башлана һәм йокларга ятканчы дәвам итә. Нахакка кыерсытуларына түзә алмый, ахырда шундый карарга килде: берәр төн кайтмый караганда ничек булыр икән? Бу карарга аны бер вакыйга этәрде, шушы вакыйга түземлек касәсен тутыручы соңгы тамчы булды.
Бер кичне Гөлсем тавыш куптарды: шушында гына илле сум акча салган идем, кемегез алды? Малайларның икесе дә бертавыштан, мин түгел, диде; кияве эре генә аңа калган көнем юк , дип җаваплады. Шулай булгач, акчаны кем алган булып чыга? Дөрес, Тимергали карт. Гөлсеме, әти, син генә алгансың, дип ачыктан-ачык әйтмәсә дә, бөтен йөреш-кыланышы, карашы шуны белгертеп тора иде. Әмма төбәп эндәшмәгәч, карт сүз башламады. «Кагылмаганмын бит акчасына, намусым таза, югыйсә, акланырга маташа, дип икеләнер», дип уйлады.
Кайда, Гөлсем эндәшми, азагына чыкмый кала торган кешеме— иртәгәсенә барыбер әйтте, күрмәдеңме, дип сорамады, ә шундук:
—Син генә алгансың,—диде.
-Күрмәдем дә, алмадым да. Эзләгәнегезне белдем, күргән яки алган булсам, әйтмәс идеммени? Шушында торып. Ай, авыр гаеп ташлыйсын, Гөлсем,—карт башын чайкады.
—Азат белән Руслан алмаган, ир—исключено. Мин алмадым, син генә каласың.
—Ә мин нишләп «исключено» түгел? Ышанычыгызны югалттыммыни тәмам? Малайларына ышанасын, иренә ышанасын, ә мина—юк.
Гөлсем эндәшмәде. Анын турсайган йөзендә итагать ишарәсе күренмәде.
Шул төн йоклады да, карт иртәгәсенә чыгып китте. Кайтмады да куйды. Жаны әрнеде ифрат. Үзәгенә, дөресрәге йөрәгенә төзәп атылган иде пуля сымак бу сүзләр. Тимергали өчен акча бервакытта да мал булмады, кызынын фатирында торган көе ничек сорамый алырга мөмкин? Ана акча нәрсәгә? Кинәт кенә кирәк булган сурәттә дә сорап алыр иде.
Магазиннарны, аннан базар карап йөрде, бернәрсә ала алмаса да, хаклар белән кызыксынды, чагыштырды, әйбернен, азык-төлекнен кыйммәтлегенә исе китте, шуннан вокзалга төште.
Жиңел генә чыгып китсә дә, авыр булды олы кешегә вокзал сәкесендә көн үткәрүе. Кеше күп, тегеләй дә болай йөриләр, ятканнары хырылдый, бала-чага мыжый. шап та поп йөгерә. Тимергали карт бер эскәмияне үзенеке
иткән иде, озакламый өч ир килеп, аны яткан җиреннән калкытты Кайда, черемгә китә алмады—тегеләр төне буе лыбырдап чыкты, әйтерсен. чи ел күрешмәгән нәр.
Өйдә беркем дә калмас вакытны чамалады да карт, иртәнчәгенә йончып кайтып керде, чәй кайнатып эчте, калган бәрәнгене җылытып ашады. Язу- мазар калдырмаганнармы, дип караштырган иде дә—табылмады, димәк. Гөлсем аны искә төшереп тә булышмаган. Картнын болай да төшенке кәефе тагы да төшеп китте. Ул: «Әти, кайда йөрисен, нигә кайтмадык, куркып беттек, эзләдек*—дип кәгазь калдырыр яки эшенә бармый көтеп утырыр, дип өметләнгән була бит әле. Бөтенесе дә әүвәлгечә, бернәрсә дә үзгәрмәгән, үзгәрәчәк тә түгел. Берәр җирдә үлеп ятсан да эзләмәячәкләр Аһ, нигә генә китте икән авылыннан'’ Бу тиклем дә кимсетелерен белсә, һич кузгалмас иде.
Буыннары сызлап, аяклары авырайган иде, шуна бүген беркайда да чыкмаска карар итте Аннан килеп, шулай итеп йөрүе дә килешкән кылык түгел инде. Бала-чага кебек чык та кит. имеш
Кызы ишекне үз ачкычы белән ачып керде дә, аяк киемен дә салып тормый, карт йоклап йөргән бүлмәнен ишеген этте
-Әти, кайда йөрден ул? Кичә нишләп кайтмадың?—Кызынып яшьләре атылып килеп чыкты, күзләрен кул сыртлары белән сөртә-сөртә. Русланнын караватына утырды —Нигә шулай итәсен инде? Кайда йөрден, кайда төн үткәрдең?
-Вокзалда,—дип җаваплады карт, озак кына көттереп
-Вокзалда, ди, әстәгъфирулла. Анда нишләп барып чыктын?
Карт эндәшмәде. Анын бу турыда һич сөйләшәсе килми Берәр нәрсә әйтсән, янә сораулар явачак.
—Әти, давай, мондый спектакльләреңне ташла. Син олы кеше, олы була бел. Йортын, йоклап йөрер урынын бар. ач утырмыйсын Тагы нәрсә кирәк?—Кызы әтисенә текәлде Елаулы-борчулы итеп, ул кадимге Гөлсемгә әверелде: кырлач танавы тагы да очлаебрак китте, юка иреннәре кымтылды
-Эш бит, Гөлсем, урында, тамакта гына түгел, күнсл дигән нәрсә дә бар Ничек булсам да. мин сина әти бит әле. Машина алгач, кирәгем беттеме?
-Әти, монда машинаның ни кысылышы? Күреп торасын иртүк чыгып йөгерәбез, арып-талып, кич кенә кайтабыз. Шулай булгач, кайда синсн белән сөйләшеп утырырга вакыт?
-Махсус сөйләшеп утырырга кирәкми, кешечә мөнәсәбәт кенә кирәк Сөйләшеп, хәл сорашып, кинәш итеп торсагыз—шул җиткән
Ярый, шулай килешик: без сина, үзен әйтмешли, кешеләрчә мөнәсәбәт күрсәтербез, күрсәтергә тырышырбыз, ә син моннан ары өйдән чыгып китмә. Машина астына барып керсән, югалсаң, җавап бир аннан
-Гөлсем, мина шартлар куйма, бала-чага түгелмен
-Бала булмаганын өчен әйтәм дә инде. Анларсын. дип
Сүз шушында өзелде, өзслмәсә дә өзелмәс иде, олы малайлары Азат кайтып керде.
Азатка ундүрт яшь. сигезенче класста укын Мәктәптән кайтып сумкасын ишек төбендә калдыра да, арлы-бирле капкалап, урам буена алага. Сон гына кайта, дәресләрен аннан-моннан караштыра да йоклап киткәнче—телевиюр ашында Бөтен караганы—сугыш, атыш, дөмбәсләшү Йә акыртып-акыртып дөмбер музыка тынлый Гөлсем көн дә әрли аны, дәресенне әзерлә, му зыка ганмшын кимет, әллә ишетмисенме, ди Кайда, колагына элми, җитмәсә.
каршы әйтешә. Аптырый инде Тимергали бу кыргыйлыкка, кызының баласын тынлата алмавына исе китә. Ә бит малай үзсүзләнүе, кеше белән хисаплашмавы, нәрсә теләсә шуны эшләргә тырышуы белән Гөлсемгә тарткан.
Ә менә Руслан картәнисенә, ягъни Тимергалинен карчыгына, охшаган. Күңелчәк, кеше жанлы кеше иде карчыгы, үзенә авыр сүз әйтсәләр, нәрсә дип жавапларга белми, күзләрен шар ачып тик торыр иде. мәрхүмә. Йомышка килмәгән бәндә юк иде авылда, барысына да кирәген табып, юннәтеп, тынычландырып чыгарыр иде. Әйе, рас, картәнисенә тарткан оныгы. Ипле, тәртипле, пычран ы п-болары п йөрмәс, укуы да бара: Гөлсем мәктәптәге ата-аналар жыелышыннан гел генә авызы колагына житеп кайта. Руслан картәтисен дә үз итте: мәктәптән кайту белән янына йөгереп керә, хәбәрен сөйли, Тик «озайтылган көн» дигән төркем ачылгач, шунда бирделәр дә баланы, өйгә йокмый хәзер. Шул ял көннәрендә генә иркенләп күрә оныгын, бергәләп урамга чыккалыйлар.
Ә менә Азаты төшкә тиклем укый да—төштән сон буш, күпчелек өйдә. Ләкин аның өйдәлегеннән Тимергали картка бер фәтвә дә юк. Зыяныннан башка...
Беркөнне Азат мәктәбеннән байтакка иртә кайтты. Озын итеп шылтыратуга карт ишекне ачты. Бу, картәтисе белән исәнләшү түгел, күтәрелеп тә карамый, сумкасын тупсада ук ташлап калдырып, залга үтте, магнитофонын кабызды. Шуннан башланды дөбер-шатыр акыруга, ыңгырашуга охшаган тавышлар! Тимергали карт бүлмә аша утырса да, колагын тондыра. Менә Азат, музыка тактына авыз эченнән көйли-көйли, кухняга керде, чәйнүген куйды.
«Ну, малай бигрәк шаша бу, котырган эт дип торырсың»,—дип уйлады карт, аптырап. Кәефе төште, бу кадәре даңгырдауга башы авыртырга тотынды. Шуннан түзмәде, тавышын бераз кимет әле, дип чыгып әйтте. Оныгы колагына да элмәде, берчә селкенгәләп, берчә артка каерылып, зал буйлап йөрде, гөрс итеп диванга барып ауды. Карт икенче тапкыр, улым, баш авырта ласа, жайрак куй, диде, залга чыгып. Малай анын ягына карамады да, киресенчә, тавышын тагы да көчәйтеп җибәрде.
Бу ни эш? Әле әнисеннән сүз ишет, әле тәртипсез малаеннан шундый кимсетелүгә дучар бул. Тыңлаган музыкасы да нинди бит әле! Русча түгел, башкортча түгел—әллә нинди чит телдәге даңгыр-донгыр, акыру- бакыру. Картнын ачуы тамагына тыгылды, мондый да адәмгә санамауга түзәргә мөмкин түгел, дип сикереп торды да залга атылып чыкты һәм магнитофонның шнурын өзә тартып алды.
—Ты что делаешь, а? Псих, что делаешь?— дип тамак төбе белән кычкырды оныгы, күзләрен алартып. Шуннан җилкенеп картәтисенен каршысына килеп басты.
—Баш авырта, дип әйттем бит, нигә туктатмыйсын?
—Обязательно шнур надо выдергивать? Больной что ли? Тогда иди в больницу.
—Яхшылап әйткәнне тыңламыйсын бит. Тавышын әкренәйтсәң ни була?
Калганын әйтеп тә өлгерә алмады, төртешү түгәрәгенә йөргән оныгынын бәләкәй, әмма каты йодрыгы авызына килеп тә кунды. Билгеле, Тимергали карт моны көтмәгән иде, чайкалып китте, шулай да егылмады.
Карт кулын ирененә китерде бармаклары канга буялды—ирене эчке яклап ертылып киткән иде.
-Ах, бандит!—ул башка сүз әйтә алмады, жай гына атлап ванна бүлмәсенә барып, авызын салкын су белән юды, канын туктаткач, бүлмәсенә керде дә караватына сузылды.
«Бу ниткән эш, ә? Эт малай, фашист, тәмам бәйсезгә әйләнде бит. Монда килмәсә, белмәс тә иде—жәен авылга кайткан-киткән арада син дә мин сымак, әллә ни аптырарлык кылыклары күренми-сизелми торган иде Эг үз өендә көчле шул. Ай. кайдан гына килде, кайдан гына килде! Шунда яшәп кенә ятса, аннан да акыллы кеше булмас иде».
Картнын иреннәре сызлый, зәнки, юк. ирене түгел, йөрәге сызлый, йөрәге яна. Әйе, командиры дөрес әйткән, бөтен ситуациядә дә чигенү мөмкинлеге калдырырга кирәк, дип. Менә, иптәш командир, наводчигыннын бернинди дә чигенү мөмкинлеге калмады: тоткан плацдармын тәмам басып алдылар. Ә бит анын шөгыле төзәүче иде. әмма алдагы көннәрен төсмерли алмады
Карт шешкән иренен кабат салкын суда тотты. Азат янына керде дә. озак итеп ана карап торды, ин алама, үпкә сүзләре әйтергә теләгән иде дә, әйтмәде, әйтә алмады. Сүз. снаряд кебек, ин сонгы чиктә генә төзәп атылырга тиеш. Бүген малай анлар хәлдә түгел, яшьрәк. Үсә килә төшенер, картәтисенә кул күтәргән өчен үкенер дә, бәлки
Тимергали башын иеп. карашларын идәнгә кадаган оныгына карап торды-торды да жай гына әйләнеп чыгып китте Әнисенен кирәккән- кирәкмәгән боларуына күнеккән малай картәтисенен эндәшмәвенә аптырап утырып калды.
Картнын әләкләп йөрү гадәте юк—Азат белән булган вакыйганы кызына да. киявенә дә эндәшмәгән иде, тик ике көннән, кич. Гөлсем анын янына керде дә:
-Магнитофонның шнурын нигә йолкып алдын?—диде ачулы тонда— Ул сина комачаулый башладымы әллә?
-Ифрат шәп куя ласа тавышын, башка бәрә, түзми ике-өч тапкыр әйтеп карадым. Тынламагач. алдым шул.
-Шунын белән булмасан. Шәһәрдәге бала-чага шул инде: телевизор да магнитофон. Аларнын башка ни эше бар? Нигә ана тыгыласын? Олы була бел. Минем балаларга кагыласы булма! Ыштубы кыерсытма!
Әйтмәм, дигән иде дә,минем балаларны кыерсытма, дигәч, жаны әрнеде һәм карт, нәрсә булса да булыр дип. дөресен әйтергә карар итте
-Кем кемне кыерсыткандыр, башта шуны ачыкларга кирәк. Беләсен килсә, малаен мина сукты.
Гөлсем, гажәпләнеп. хәбәрен туктатты. Шулай дә әтисенә ышанмаганы күренеп тора иде. Азат ишек артында тынлап торган, ахры, кинәт керде дә:
-Он врет!—дип сөрәнләде. тотлыга-тотлыга.—Все шнуры оборвал, магнитофон не работает
Малае артыннан бүлмәгә жан-фәрман әтисе килеп керде, йөзе ачулы, янак мускуллары уйный, йодрыгы төйнәлгән.
-Син. что позволясшь, а?—Киявенең ачуы чигенә чыкса яки эчсә, русчарак сөйләшү гадәте бар.—Балаларга кул күтәрә башладыңмы! Рукоприкладством занимасшься. да? Сездә нинди мәкаль бар әле’ Эт симерсә, хуҗасын тешли, диме? Симердекме? Малайларны обидага бирмәм, бел шуны!
-Кияү, мин сукмадым бит, ул сукты.
-Он врет. я не бил. Он оборвал провод. Магнитофон сейчас не работает —Малай янә чабып чыкты, бармакларын картәтисенә төртте, янәсе, ул гына гаепле.
-Азат, сукмадым, дип әйтергә ничек оялмыйсын, ә Иренне ярдын бит Хәзер алдыйсын,—дип Тимергали карт малайнын күзенә карады Анысы карашын читкә алды
-Ну. син инде бигрәк. Имгәтмәгән, зәгыйфьләндермәгән. анын сугуы инде . —Кияве мыскыллы гына көлде.
—Эш бит имгәтүдә түгел, дөресен әйтмәүдә, алдашуда. Мин, сукты, дип зарланмыйм. Аны сезгә бөтенләйгә әйтмәскә иде дә, үзегез кузгатканга гына.
—Ә ул шнурлар күпме тора беләсеңме? Магнитофон? Әйбергә тигәнче, үзенә суксан, лутчы булыр иде,—диде Гөлсем.
Тимергали аптырап, гажәп итеп баш чайкады. Ике көн элек булган вакыйганың шулай юнәлеш алуы анын өчен авыр да, сәер дә иде. Әйтерсең, пычрак су белән коендырдылар, ул, немец белән кыю сугышкан танкист, әллә күпме хәтәр янгыннарны сүндергән пожарник, шушы ундүрт яшьлек манка малай алдында көчсез булып чыкты, үзенекен исбатлый алмады. Нинди кеше болар, нинди замана бу? Әллә шәһәрдәге бөтен халык шулай черек күңелле, алдакчымы? Акча, әйбер дип үлеп баралар бит. Бөтенләй икенче, монача ул белмәгән-күрмәгән дөнья. Ят дөнья...
Шушы минуттан соң карт үзенен арытабан монда кала алмаячагын анлады. Ул хәзер бу йортта—кирәкмәгән җан иясе, ул артык, ул барысына да комачаулый, аларга үзләренчә, үз кануннары буенча яшәргә ирек бирми.
Ул эчтән сыктап, гарьләнеп, йокысыз төн үткәрде. Иртәнчәк, кызы белән кияве—эшләренә, оныклары укуларына чыгып йөгергәч, кабаланмый гына чәй эчте, уйларын барлады. Шуннан тәвәккәлләде: китәргә! Киндер токчаена алмаш киемнәрен салды. Паспортын эзләп караган иде дә, тапмады. Гөлсем, пенсияңне үзем алырмын, йончып чиратта басып тормассың, дигәч, ана биргән иде шул. Документы булмагач, хәзер үз акчасын үзе ала алмый йөрер инде. Шулай җаны көеп, әзрәк икеләнебрәк басып торды да, янә шкафка тыгылды: бер ордены, бер медале беркетелгән костюмын кисен әле, йә чыгарып ташларлар. Фатир ачкычларын суыткыч өстендә калдырып, ишекләрен шарт ябып, урамга чыкты Тимергали карт. Аны иртәнге салкын һава, аксыл томан, машина шавы, кешеләр йөгерешүе үз кочагына алды...
Картның яшәү мохите—хәзер урам. Ай-й, авыр аңа яна тормышка өйрәнүе! Ни дисәң дә, сугышны, сугыштан соңгы авыр елларны хисапламаганда, көнитмеше әллә ни начар да булмады бит: ел әйләнәсенә сөт-катыктан, ит-майдан өзелмәде, бакчасында бәрәңгесе, жиләк-жимеше үсте. Ризык муллыгы, әлбәттә, тан сарысыннан торып, карангы төшкәнче эшләү нәтиҗәсендә иде. Әмма Тимергали карт беркайчан да зарланмады, шулай кирәк, тормышта тир түкми булмый, дип эшләп тик йөрде. Дәүләткә дә, үзенә дә. Авылда бит ялкауга көн юк, анда, халык әйтмешли, эшләсән генә тешлисен... Монда урам буенда авылдагыча өсте-өстенә өелеп яткан эш юк, әмма чослыгын, җитезлеген барыбер кирәк! Бар эшен—йөрү, эзләнү. Бүренен тамагын аягы туйдыра, дигән сымак, Тимергали кебек берәдәкләрнен дә тамагын әнә шул аягы туйдыра. Әмма ин аянычлысы шул: ач һәм пычрак йөрүдән бигрәк шушы көнгә төшүдән кимсенә. Горурлыгы, нишләп мин бу көнгә тарыдым соң әле, мин—танкист, илне фашист итегеннән тапатмас өчен көрәшкән ләса дип күтәрелә дә чыга, күтәрелә дә чыга.
Ачыкты. Хәтта икешәр-өчәр көн авызына бер тәгам ризык эләкмәгән чаклары булды. Юкка чыгып киттем, тамагым ач утырмады, калганына ничек тә түзәр идем әле, дип үкенгән, кире кайтырга җыенып беткән мәлләре дә булмады түгел. Әмма Гөлсемнең, аннан да бигрәк киявенен сытык йөзен күз алдына китерә дә, кайту турындагы уйларын читкә куа. «Кайтмый хәлен юк, картлач, бездән башка борын төртер урының бармыни, һаман шул яратмаган киявең йортында торырга, шунын икмәген ашарга инде»,—дип мыскыллы көләчәк кияве. Кеткелдәп, мышный-мышный көләчәк. Анын шул кыяфәтен күрмәс, агулы сүзләрен ишетмәс өчен генә
дә әллә ниләр бирердәй булырсын. Иллә чыпчык үлми, әнә. алар сымаклар шәһәр тулы. Яшиләр бит. Көне бетмәсә. ул да яшәр.
Өйдән олагып чыгып киткәндә, март башлары гына иде. Хәзер көн сындыра башлады, язга тартты. Әмма төннәрен нык чатнама салкын, кайсы почмакка барып сыенырга белми берәдәк.
Беркөнне Үзәк базар тирәсендә йөри иде. үзе сымак сәләмә киемле, житкән чәчле, битен сакал-мыек баскан икәү туктатты. Чагыштырмача яшьләр, һәрхәлдә Тимергали карттан байтакка кечеләр
—Син кем? Монда нишләп йөрисен?—диде берәүсе. катгый гына итеп. Тар кулбашына артмаклап ике чүпрәк токчай аскан, ябык гәүдәсе көянтәдәй алга бөгелгән. Кыяфәтләре изгелекле бәнд&ләргә охшамаган һич Башкаларга да ул үзе шулай күренә микән? Аллам сакласын. Авылдан килгән берәрсе күреп калса—харап. Танкистны очраттым әле. кызы кугандыр, урам буенда хәер сорашып йөри, ябыккан, беткән, кием генәсе, уф. дип кайтып сөйләр
Тимергали карт бермәлгә югалып калды—күпме йөреп мондый сорау биргәннәре юк иде әле. Аннан килеп, рус телен анлавын андый, ә менә кайтарып жавап бирүе барыбер дә авыр. Шулай да. йөрим әле. ярамыймыни, дигәнрәкне аңлатты
-Ярамый!—диде сорау биргәне —Бу—безнен территория Тагы күрсәк—үзенә үпкәлә. Белденме, татарин? Исәр башына салып куй: безнен территория, си на монда керергә рөхсәт юк!
Бу тирәдә йөрергә тыючылар кеше арасына кереп югалды «Минем сымак хәерчеләр, ә ничегрәк сөйләшәләр, ә*.—дип уйлады Тимергали Шулай да «безнең территория» дигәннәрен аңлап җитмәде Үзе сымак яшьләрдәге Захар исемле бер жирән урыс белән танышып алган иде анарчы, дөресрәге, уртак нужа таныштырган иде. шуннан сорады әлеге сүзнен мәгънәсен Теге ни, байтактан бирле урам буенда көн иткән адәм, шулай аңлатты. Базар тирәсенә алар хужа. алар контрольдә тота була. Шәһәрне төрле төркемнәр үзара бүлешкән икән, алар бер-берсенен биләмәсенә керми.керә калса, чәкәлеш китә. «Тегеләрнен сине тукмап ташлаулары, хәтта үтерүләре дә ихтимал, саграк йөрергә кирәк».—диде Захар
Базарда халык күп. бигрәк тә шимбә, якшәмбе көннәрендә Халык күп жирдә акча төшеп кала. су. сыра шешәләре җыела. Ашханә, кафе сымак җирләрдән дә тамак ялгарга табарга, һич югыңда капчык, яшник ташышып тиеннәр җыярга мөмкин. Шулай булгач, кемнен шушы «территория*не бирәсе, бүлешәсе килсен инде?!
Янә артка чигенде карт, янә бер позициясен бирде Аны кысрыклау һаман дәвам итә, камап, почмакка кысрыклауларына да күп калмый Ул чагында инде ике кулын да күтәреп бирелергә мәҗбүр булачак.
Тормышның ул күзаллаганнан күпкә катлаулырак икәненә төшенә бара Тимергали карт Мона тиклем гәзиттән укып, телевизордан карап, кешедән ишетеп аның асылының өстен генә шәйләгән икән Баксаң, тормышнын зур өлеше безнен күздән читтә икән Анын өсте һәм асты бар икән Асны шунда яшәгәннәр генә күрә, өстәгеләр—иркен, бай яшәгәннәр—күрми, күрсә дә, күрмәмешкә салыша. Шушы ике катлылык (гамәлдә күп катлылык) торган саен ныграк аерымлана, аралары ерагая бара Авылда бу юк сымак, һәрхәлдә ул киткәнче тоелмады, ә монда, шәһәрдә—адым саен
Бер шулай трамвайга утырган иде Этешмәде, төртешмәде, ин азаккы булып керде дә арткы тәрәзә янына сыенды. Чөнки күптән юынмаганлыктан үзеннән алама ис килгәнен лә. киеме таза түгеллеген дә белә, шуна да кеше арасына тыгылмаска тырыша Билет сатучы, олы гына яшьләрдәге хатын, ана күпмедер вакыт текәлеп торды, шуннан эндәшми-нитми ары китте
Тимергали карт сымаклардан сукыр тиен алсынмы? Ә янына килеп баскан бер маржа әле арты белән борылды, әле, кире әйләнеп, аңа йөзен җимереп карады. «Янында торганга канәгать түгел, әрләшергә сәбәп эзли»,—дип уйлады танкист һәм күз кырые белән генә тулы гәүдәле, битенә әллә күпме буяу яккан һавалы хатынны күзәтергә тотынды.
Тукталышка килеп житәр алдыннан трамвай кинәтрәк туктаган иде, марҗанын идәнгә куйган сумкасыннан карбызы тәгәрәп чыгып, Тимергали- нен аяк очына килеп ятты. Хатын үзе дә чак егылмады: чайкалып китте дә бер кулын картның эченә терәргә мәҗбүр булды. Кулын кинәт кенә тартып алды, иелеп, карбызын тота алмый азапланды. Шуннан ачу белән картнын аягын этте.
—Встал, не сдвинешь с места! Осел!
Тимергали аякларын күчереп баскан иде, карбыз ни, йомры нәрсә, тәгәрәп төшеп китте баскычлар буйлап. Баскычтан асфальтка сикерде һәм уртага ярылды куйды. Сылу марҗанын йөзе чалышайды, иреннәре калтыранды, шуннан усалланып йодрыклары белән танкистның йөзенә төртте. Сукмады—төртте.
—Бомж проклятый, татарва, свинья грязная!—дип ысылдады ул, әйтерсен дә, карбызы төшүгә Тимергали гаепле.
Вагондагыларнын башлары болар ягына борылды.
-Шәһәрдә хәерче күбәйде, транспортка пычрак киемнәре белән керәләр,—диде берәү.
—Авылдан киләләр дә монда квартира, эш таләп итәләр. Үзебезгә җитмәгәнне аларга бирергә мәҗбүрбез,—дип элеп алды икенчесе.
—Башкорт, татардан көн юк. Кайда барма—шулар. Нык үрчеделәр,— шулай ярсыды өченчесе.
—Башкорт, татар сезгә комачаулыймыни? Шәһәр зур, һәркемгә дә урын җитәрлек. Хәзер бездә—суверенитет.
Бу ялгыз тавыш канәгатьсез күмәк тавышка күмелеп калды.
—Шул суверенитетыгыз белән тыгылып кына китмисез бит.
-Чечнядагы кебек, республикага гаскәр кертсәләр, белерсез әле суверенитетның нәрсә икәнен,—дип тамак ярды бер исерек урыс...
Үзе сатып алган йомры карбыз сымак йомры марҗа кузгалган трамвайны кычкыра-кычкыра туктатып, ишекне ачтырды, төшеп барышлый йодрыгы белән Тимергали картка янә төртеп алды. Бу юлы—эченә. «Нинди җаһил нәрсә,—дип уйлады танкист —Бернинди гаепсезгә бәйләнәче. Мондыйлар белән каберен якын булмасын, шунда да торып, нишләп минем яныма ятасын, тегендәрәк шуыш, дип әйтмәс димә. Дөньяга сыймый йөри, ай-һай».
Трамвайдагы шушы вакыйгадан сон үзе өчен бик мөһим нәтиҗә ясады Тимергали карт. Урыс башкортны да, татарны да яратмый икән ләбаса! Әнә ни диләр бит, безгә көн юк, кайда барма шулар, диләр. Димәк, урыска яшәргә комачаулыйбыз. Теге чак базарда туктаткан икәү дә «татарва» дип кенә җибәргән иде. Урыска бар мөселман да татар икән. Димәк, мин генә позицияне бирмим, безнен халык чигенә, димәк, барыбыз да позицияне бирәбез. Озакламый шулар алдында кул күтәрүебез дә ихтимал. Үз Ватаныбызда! Ул чагында бетте, хана.
Гөлсемнен үзен эзләячәген, милициягә дә хәбәр итәчәген чамалый иде Тимергали. Чынлап та беркөн кичке якка вокзалга килеп эзләп йөрде Ерактан күрә-шәйли алмас иде карт, кинәт борылса, кызы янында ук тора! Карт җәһәт кенә кеше арасына кереп китте. Ә үзе сабыйдай, әһә, эзлисенме, әтиең исенә төштеме, дип куанды. Куануы да күз яше аралаш иде. Шушы яшьтә үз баланнан яшеренеп кал инде Ул, Тимергали Кылысбаев, элекке танкист, дошманны аяусыз тукмаган яугир, авыр сугыштан сон ярты
гасырдан артык гомер яшәгәч, кызыннан, оныкларыннан китеп урам гизә, сукбайга әйләнеп кайда житге шунда йоклап йөри, нәрсә җитте шунын белән туклана. Ә бит үзе чыгып китте, ачыктан-ачык берсе дә кумады. Юкка гына авылыннан кузгалды. Кузгалмаса. мондый көнгә төшмәс иде
Көннәр азрак сындырды. Кар муртайды, озакламый эри дә башлар. Парк яки сквер эскәмияләрендә йоклап булмый әлегә Тан алдыннан нык суыта. Шуна да Тимергали сымаклар вокзалга керергә тырыша. Тик анда да тынгылык юк—милиция куа. Элегрәк документ-фәлән сорамый, йөз-кыяфәтләренә, киемнәренә карап чыгаралар иде. хәзер һәрберсенең документын тикшерә башладылар. Булганнарына кагылмыйлар, атбәттә. ә булмаганннарын машиналарга төяп алып китеп торалар.
Менә почмакта посып кына утырган Тимергали картка да чират җитте.
Яшь кенә сержант аны баштанаяк күздән үткәрде дә:
-Ваши документы?—диде.
—Үзем белән түгел, өйдә,—дип җаваплады танкист.
-Ансын отделениедә ачыкларбыз, әйдә, тор!—Сержант янындагы иптәшенә, курсант, ахры, ымлады —Алып чык.
Курсант танкистнын терсәгеннән тотты да, җилтерәтеп дигәндәй, вокзалдан алып чыкты, урамда торган «УАЗ*га төртеп кертте «Яшь кенә булса да, ничегрәк әткәләргә өйрәнеп алган, олы кеше дип тә тормый»,—дип уйлады карт. Машинада анын сымак янә өч кеше бар иде
Бүлекчәдә яшь кенә участковый, лейтенант, боларнын дүртесен дә каршыдагы утыргычларга утыртты да һәркайсысына күзенең агы белән алмашлап карап чыкты, әйтерсен дә. бакчасына төшеп кыяр урлаган малайларны тоткан да аларга жәза бирергә җыенган усал хуҗа
-Фамилиягез, исемегез?—Участковый, араларында ин олы булганлыктандыр, Тимергали картка ымлады Танкист үзенең исем-шәрифен әйтте.
-Берәр төрле документыгыз бармы?
-Монда юк, өйдә.
-Өй адресыгыз?
Әйтергәме-юкмы, дип бераз икеләнеп утырды карт. Әйтсә—хәбәр итәләр, әйтмәсә ябып куюлары бар. Шулай да әйтергә карар итте -Анда сездән башка тагын кемнәр яши?
-Кызым белән кияү.
-Телефоннары бармы?
-Юк
Участковый Тимергали картның әйткәннәрен язды Бүтән сорау биреп тормый, сержантны чакыртып, картны алып китәргә кушты Ә сержант аны бәләкәй генә бер өстәлле, как сәкеле бер бүлмәгә бикләп куйды Торарак танкистнын теге өч «иптәше» дә монда керде
Ничек, кайсы арада хәбәр иткәннәрдер иртүк Гөлсеме килде Аптырады. «әстә1*ьфирулла» диде, бот чапты, кашларын чөеп, күзләрен түгәрәкләндерде
-Әти, монда ничек килеп эләктен?—диде ул ачынып «Уйный, ай. уйный кеше алдында,—дип уйлады карт —Шулай да артистлана белер икән! Кайдан өйрәнгән диген? Нәселдә юк андыйлар» -Әти. мин сине әллә кайлардан. мормардан, больницалардан эзләп беттем Нишләп шулай чыгып киттең инде.’ Ярамаган берәр төрле хәл кылдынмы әллә?
Карт эндәшмәде Кызын күрүе күнеленә ниндидер тынычлык китерсә дә, йөрәген йомшартмады. Үпкәсе бар шул Гөлсеменә, малаенын
кыерсытуыннан, иренен мыскыллавыннан саклый алмады әтисен. Сакларга теләмәде Аларнын кылыгында кызынын турыдан-туры кысылышы юк. әлбәттә, берсенә танавына сук. икенчесенә көл. туры килгән, форсаты чыккан саен әче. чәнечкеле сүзләр әйтеп тор. дип этлеккә өйрәтмәгән, әмма үзенең битарафлыгы, игътибарсызлыгы, гел генә боерык тонында сөйләшүе, ордым-бәрдем мөнәсәбәте белән тегеләрне шул адымга барырга котыртты.
— Нишлим, алып кайтам дип сорыйммы?—дип янә аптыратты Гөлсеме.
—Сора.—диде карт битараф кына.
Кызы кайдадыр барып, бер миллиционерны ияртеп килде. Анын янында сөйләшеп тормадылар, мәсьәләне тегендә үк хәл иткәннәрдер, күрәсен. Автобуска утырып, өйләренә кайтып җитсәләр дә карт подъездга кергән җирләреннән кире борылды. Пенсиясен сорамакчы иде дә. сорамады— бирәсе башы юк.
-Әти. тукта, кайда барасың?—дип эндәште кызы, әмма карт туктау түгел, артына әйләнеп тә карамады. Чөнки ул Гөлсем белән киявенен берничә көн генә ару булачакларын, аннан элекке хәлләренә кайтачакларын бик яхшы белә иде. Китеп барган көе генә башын чайкады да юлын дәвам итте. Байтак баргач, кызынын:
—Аркылы, бу кадәре дә үзсүзле булыр икән, ә мин. исәр, алып чыгам бит әле,—дип ысылдаганын ишетте. Бу сүзләр үкчәсенә кадалган чыра сыман тәэсир итте. Әзрәк якын күрсә, куып житәр. үгетләр иде. ә бу. җаһил нәрсә, ни дип кала..
Карт базарга каршы гына биш катлы йортнын аскы катындагы бер оешманың (әле ул бикле) тупсасында утыра. Утыра һәм алдында кырмыска иләве кебек кайнашкан халыкны күзәтә.
Менә урта яшьләрдәге, иллене узгандыр, бер ир атлап килә. Чырае яшь күренсә дә. җилле итеп корсак үстереп алган, чалбарын шунын өстенә күтәреп, нәзек каеш белән буган. Өстендә—ак күлмәк, юан төенле галстук, әйбәт тукымадан тегелгән плащ. Башында—кара эшләпә, ике кулында да—авыр сумка. Яныннан, дөресрәге, чак кына алдарак. хатыны бара. Йөзе усал, иреннәре кымтаулы. нәзек гәүдәсен уклау йоткан кебек тотып атлый Кулында кечкенә кара сумкасыннан башка әйбер юк. үзе әледән- әле. артыннан юргалаучы иренә борылып, канәгатьсезлек белдерә. Ирен тәмам буйсындырып алган икән, дигән нәтижә ясый танкист. Бүген, мөгаен, киләсе килмәгәндер бу ирнең, синең базарыңнан башкада эшем җитәрлек, дигәндер. Ә бу җаһилы, бармасан. бернәрсә дә пешермим, бүгеннән алып үзен пешереп ашарсың, дип куркыткандыр. Нишләсен, берәр җиргә барырга җыенган җиреннән—ничек пөхтә итеп киенгән бит—бичәсенә иярергә мәҗбүр булгандыр...
Егерме яшьләрдәге егет бер чәчкә бәйләме алды да. ялт-йолт карана- карана. павильон алдына чыгып басты. Әле тегеләй үтә. әле болай—берәрсен көтәдер. Бот-балтырларын кысып торган чалбар кигән, чәчләре пумала кебек тузынкы. -Орчык бит әле хас та,—дип уйлый танкист,—бер дә җитди егеткә охшамаган, безнен заманда яшьләр барыбер дә икенче иде. Юк. безнен танкка ярамас бу малай, немец күренү белән, коралын ташлап качар иде. Хәзерге яшьләр фашистка каршы барыр яшьләр түгел, сугыш бүген чыга калса, вич кырып салачак дошман бу маңкалар армиясен».
Егет кинәт кенә урыныннан купты, колачын җәеп, кыска гына куртка, биек үкчәле туфли кигән, малайларча кыска чәчле кызга каршы чапты. Ә кыз һич ашыкмый, үз бәһасен белеп, җай гына атлый Кочаклаштылар,
дөресрәге, егет ишарәте кочаклады, авызын ерып, чәчкәсен тоттырды, кызнын биленнән алды да, тартып дигәндәй, трамвай тукталышына алып кигге. Юк, мондыйлар белән Днепр өчен сугышып булмас иде, бигрәк сыек.
Үзе сымак олы гына кеше, әнә, чатанлап атлый—сугыш касафатыдыр. Янагын йон баскан, танавы бәрәңге кебек йомры һәм рәвешсез, кәпәч дигәне башында коймак сымак ләшпәеп төшкән. Кашлары чабатадай калын, иреннәре салынкы. «Авылдан,—дип фикер йөртте танкист,—аркасындагы рюкзагына караганда, үзе эшләгән берәр нәрсә сатарга китерә »
Кеше тикшереп утыруы кинәт тукталды картнын: кулбашына шапылдатып сукканга дертләп борылып караса, алдында теге чак «базар янында эзен булмасын, бу—безнен территория* дигән ике берәдәк басып тора
-Без сине искәрттек, татарва, бу тирәдә йөрүенне оныт. дип. шулаймы?
Жавап бирү түгел, анына килергә дә өлгермәде карт, тегеләр үзләре җаваплады:
-Искәрттек, ә син анламагансын, һаман безнен биләмәгә керәсен.
-Кара, бу орден-медальләр тагып алган түгелме?—диде берсе мыскыллы гына елмаеп, аннан иелеп һәркайсысын тоткалап карады — «Красной звезды», «За боевые заслуги*. орден «Славы*. юбилей медальләре Боларны кайдан урладын?
-Урламадым, сугышта бирделәр.
-Алдашма, мондый наградалар алган кеше бомж булып йөрми ул.
Карт эндәшмәде. Фронтта танкист булуын, байтак алышларда катнашуын, Днепр өчен сугышта танклары ватылуын сөйләп утыра алмый бит инде бу йолкышларга. Барыбер ышанмаячаклар Картнын жавап бирмәвен егетләр орден, медальләрен чынлап та үзенеке түгел, кемнәндер урлаган итеп кабул итте шикелле.
Берсе Тимергали картнын йөзенә китереп сукты, икенчесе биленә типте
Карт йөзен каплап бөгәрләнде дә тупсадан жиргә тәгәрәде Байтак ятты. Башын күтәргәндә, тегеләр янында юк иде. Вак-төяк киеме, унлап буш шешә, кружка салган чүпрәк токчае. ин начары-гүшсндәге орден- медальләре юк. Алып киткәннәр, кабахәтләр Захар, тукмап, хәтта үтереп китүләре бар. саграк йөре, дип бик дөрес әйткән икән
Шешә жыю— ин төп яшәү чыганакларының берсе Халык, бигрәк тә яшьләр, сыра эчә, күп эчә; танау аслары да кипмәгән малай-шалай, хәтта кыз-кыркын урам буйлап сыра чөмереп йөри, шешәләрен тукталышларда, эскәмияләрдә калдыра, агач, куак төпләренә ыргытып китә, подъездларга ташлый. Тик, эчүчеләре сымак, җыючылары да күп шул аны Тимергали карт сымак урамда көн итүчеләр генә түгел, әби-сәби, азай гына дисенме, ару гына киенгән хатын-кыз, ир-ат та жыя Кичләрен сумка, рюкзак тотып байтак кеше чыга шешәгә сунарга—танкист аларнын чүп-чар савытларында казынганын, тукталышларда эзләнгәнен күреп йөри
Әле чак «бомжить* итә башлаган мәлендә, ирсксеадән шундый хәлнен шаһиты булган иде ул. Егет корына кереп килгән берәү, өлкән класс укучысы яки студент-мазардыр. тукталыш эскәмиясендә, сыра чөмерә- чөмерә, гәзит укып утыра Кулбашында-спорт сумкасы, кулында сигарет, кигән кисме дә күркәм генә. Тукталыш будкасына берәүләр керә икенчеләр чыга, шулай да Тимергали өч кешенен-кулын кузгаткан саен чүпрәк сумкасындагы шешәләре шалтырап-шалтыраган әбинең, сәләмә генә киенгән урта яшьләрдәге ирнең һәм бер сгетнен. туктаган автобус, троллейбусларга бөтенләй игътибар итми, карашларын әлеге сыра эчкән
егеттән алмаганлыкларын шәйләде. Нигә бик еш күз салалар икән, дип карт бу өчәүнен шикле кылыгын тәүдә аңламый утырды әле, сыра кимегән саен кузгалышып-кузгалышып куйганнарыннан гына аларнын әлеге шешәнең бушавын көткәнлекләренә төшенде. «Да, аны каравыллап утырган бер мин генә түгел икән»,—дип. эчтән генә көлеп тә куйды Тимергали. Ә вакыйга чынлап та көлкеле тәмамланды.
Студент бер-ике уртларлык сырасы калган шешәсен, башын артка ташлап, авызына каплавы булды, чүпрәк токчае шешә белән тулы әби урыныннан калкынды, аны күреп ир кеше торды, әмма аларнын икесеннән дә егет җитезрәк булып чыкты: ул, бу икәүдән ераграк утырса да, корбанына ташланган козгындай, бер-ике сикерүдә студент янына барып житте дә. тегенен эчеп бетерүен дә көтми, шешәсен кулыннан тартып алды. Тезе белән әбигә төртелде, анысы егылды, мескеннен, кулыннан токчае ычкынып, шешәләре тәгәрәп китте, ә эчеп бетелмәгән сыра студентның чалбарына түгелде. Ул: «Что ты делаешь, сволочь?»—дип сикереп торган иде дә, үзеннән талап дигәндәй шешәсен тартып алган егетне куып җитә алмасын анлап, чалбарын сыпыра-сыпыра кире утырды.
Ул шешә галиҗәнапларын табулары, җыюлары, ай, җинел түгел. Башкалардан элегрәк өлгерим дисәң, иртүк чыгарга кирәк. Анда да йокысыз әби-сәби сыпырып чыккан була әле. Күпләр чүплектә, чүп савытларында казына. Тимергали карт та шунда чокынып караган иде дә, азак ваз кичте— халык аракы, шәраб шешәсен ыргытса да, сыраныкын бик ташлап бармый. Чөнки аракы шешәсе егерме тиен булса, сыраныкы—бер сум. Аннан килеп, яшник. чүп савыты эчендә казынырга җирәнә дә Тимергали карт. Шуңа Захар яшникләрне, чүп савытларын бутаган чакта, ул читтән генә карап тора. Соңыннан урыс, ну аксөяксең дә инде, дип көлә. Шешәнен ин күп табылган мәле—шәһәрдә берәр төрле чара үткәндә. Шәһәр көне. Яшьләр көне кебек һәм бүтән бәйрәмнәрдә, бигрәк тә кичен, яшь-җилкенчәк эркелешеп шәһәр үзәгенә агыла. Һәрбересенен кулында диярлек шешә. Эчеп беткәнен унлы-суллы ыргытып баралар. Артларыннан җыеп кына өлгер. Кулына тоттырып киткәннәре дә бар, шешә төбендә бер-ике йотым калдырганнары да очрый.
Йөри-йөри, Тимергалинең өйдән киеп чыккан киемгенәсе тузды, карайды, майланды. Алмашны күбрәк алырга башы җитмәгән. Хәер, бар иде, теге ике бәндә сумкасы белән тартып алдылар бит. Аягындагы ботинкасы да актарылып бетеп бара. Ә башына кияргә бөтенләй онытып чыгып киткән кызулык белән, ярый әле Захар ләшпәеп беткән бер фуражка аламасы бирде. Берәр чүп-чар арасыннан тапкандыр инде. Өшетә, бигрәк тә иртәле-кичле Андый чакта йөрергә, хәрәкәтләнергә тырыша, һәм «язгы көн яманында, карлы-бозлы янгырда, нишләрмен икән соң?»—дигән уй миен борауларга керешә. Гөлсеме белән киявенә кире кайта алмый. «Килдеңме, барыбер шул яратмаган киявенә ишек кагасың инде»,—дигән мыскыллы елмаюны күргәнче, урамда йөрүе мен артык. Стәрледә яшәгән Әкълимәсенә барса, әлбәттә, Гөлсеме ише булмас, әмма борчыйсы килми—кияве аяк-кулын сындырып өендә ята. Ул кияве ару болай, сүзләре килешә иде. Төзелештә эшләгәндә, өченче каттан егылып төшеп казаланып куйды. Инвалидлык биргәннәр. Нил улынын бичәсе алама. Кузгалма, үзебезнен авылда өй салыйк, дип күпме әйтте шул улына, бичә сүзеннән чыга алмый, чит якка ияреп китте барды. «Салпы килен» булып төште инде. Бәләкәй генә йортта бабасы, әбисе, өч бала белән көн итәләр бүгенге көндә.
Хәзер шунсына кайгыра Тимергали карт: Гөлсеме өйне шуларга сатса ни була инде? Жайлап түләрләр иде әле. Түләмәсәләр тагы. Нигез корымас иде ичмасам, карт үзе дә үз тупсасына иркенләп барып төшә алыр иде.
Төпчек улы Мәжит тә өметен акламады, армиядән кайтты да. классташ егетенә ияреп. Себергә чыгып олакты, һаман катәшсез. Сирәк кайта. Елына бер бирелә торган отпускасында гына. Ана да сыена атмый Тимергази карт—тулай торактамы, барактамы көн иткән кешегә ни йөзен белән барып керәсен?
Менә шулай балатарын. атарнын көнитмешен барлый танкист Холык- фигыльләре үтә начардан булмаса да. ничектер язмышлары ул өмет иткәнчә яхшыдан булмады. Себер киткән Мәҗитеннән башкатары институтка имтихан тотып караса да. Әкълимәсе генә керә ашы. инженерлыкка укыды Нилы—колхозда механизатор. Гөлсеме училище бетерде, сатучы.
Балалары бар да. башын төртер урыны юк Тимергази картнын Аннан мескенләнеп йөрисе дә килми Холкы кушмый, горурлыгыннан уза алмый. Танкист бит әле ул. немецны чүктергән кеше Шул илбасарларга торган башы белән, яшәргә кертегез әле. дип ничек барып керсен'’ Ай. коргыры Гөлсем.нишләп кенә сатып җибәрде икән йортын1’ Болай йөрмәс, кайтыр да. морҗасыннан төтен чыгарып яшәп ятар иде ләса.
Эче пошып, нишләргә дип өзгәләнгән мәлләрендә Тимергази танкы янына килә. Килә дә. каршысына басып, мышнак кияве әйтмешли, «тимер өеменә» карап тора. Юк. танк анын өчен бер дә тимер өеме түгел, ә балаларыннан да якын тере җан. гүя Ул—танкистнын сонгы плацдармы Гөлсеме белән кияве, фатирларыннан куып ук чыгармасалар да. аннан тәмам йөз бордылар. Үзе сымак ике йолкыш базар тирәсенә юллатмый, эзәрлекләп-эзәрлекли. Житмәсә. орден-медальләрен алып киттеләр Транспортка утырырлык түгел, әрлиләр, куалар. Хәзер чынлап та бөтен юанычы булып шушы танкы калды Ул ана хәбәрен сөйли, сер уртаклаша Шушы сонгы плацдармын да бирсә, калганын күз алдына китерергә дә курка танкист
Көннәрдән беркөнне, шулай танкы алдында басып торганда, башына кинәт көтелмәгән уй килде эченә кереп караганда ничек булыр икән'’ Әлбәттә, биектә утыра, дүрт метр гына бардыр, менүе бик жинелдән булмас, шулай да. Шушы көннән башлап әлеге коткылы уй-тсләк картны эзәрлекләп алды да китте Нияте балаларчарак икәнен дә чамалый, егылып төшә калса, нык имгәнәчәген, хәтта үләчәген анлый. әмма танкы янына менмичә, анын эченә кереп карамыйча, йөрәге тынычлана алмас кебек
Менәм дисән. баскычы кирәк әле Аны такта-токтадан ясарга яки арканнан ишәргә була. Тактасын төзелеш тирәсендә табарга мөмкин, бау- мазарны магазин, киоск артыннан эзләр. Материал табуы кыен булмас: тик кайда ясар сон баскычны? Урыны, инструменты кирәк
Күп уйланды, төрле планнар корды танкист шушы уңайдан һәм дөнья хәлен белеп булмый, баскычны агачтан да ясарга, аркан да ишәргә кирәк булыр дигән карарга килде. Нәрсә очрата, ярардаен җыя башлады Шешә җыю да. кешедән калганны ашау да. максат төсмерләнгәнгәмедер. аны элекке ише бик тартындырмый башлады. Үзәк базарга барып чыгып, теге ике йолкыштан тагы бер тукмалуы да аны азеге уеннан төнелдермәде. киресенчә, чәмләндереп кенә җибәрде—әүвазе. «мин дә алар кебек бомж инде» дип уйласа, хәзер үзен алардан югарырак итеп тоя иде
Йортлар буйлап йөреп, бер биксез подвал тапты; шунда такта, агач кисәкләре җыйды, юлда очраган, күзенә салынган бау. шпагат-фаләнне токчаена салып йөрде; төзелеш барган җирдән кадак, чукеч итәрлек торба кисәге, башка кирәк-ярак тапты. Атна ун көн дигәндә, аркан баскыч, янә оч көннән агач баскычы да әзер булды. Гомер буе авылда яшәгән кеше бит. кулы оста иде. ике баскыч та ярыйсы ук җыйнак, нык килеп чыкты Агач
баскычын йөртүе уңайлы булсын өчен хәтта уртага бөкләрлек итеп ясады. Ә аркан баскычы токчаена да сыя. Ниһаять, беркөнне, дөресрәге төнне, Тимергали карт, аркан баскычны гына алып, подвалдан чыкты да танкына юнәлде. Урлаша белмәгән кеше ни, ифрат куркып атлады, сугышта дошман белән йөзгә-йөз очрашканда да шүрләмәгәнен... Максаты—постаментка бүген үк менү түгел, максаты—баскычның буе житәме-юкмы икәнен тикшерү. Төн уртасы булса да, кеше йөри, бигрәк тә яшьләр. Карт алардан йә парктагы агачлар ышыгына яшеренеп кала, йә тегеләрнең каршысына барып үтеп киткән кеше була. Танкы янына килеп житкәч, алан-ялан каранды да, жеп баскычны токчаеннан чыгарып, бер очын үргә ыргытып карады. Жеп нәрсәгәдер эләккән кебек булды, әмма тарткан иде, ычкынды. Икенчегә ташлады. Бу юлы эләкте шикелле, суырылып төшмәде, тик постаментның шоп-шома таш сыртына сылашып яткан арканга басып менүе мөмкин түгел иде. Стена белән баскыч арасында аралык булмагач ни, аягы белән бауга баса алмый да куя. Баскычны кире алырга булып аска тарткан иде, ычкындыра алмады, шуннан, кеше күрүеннән куркып, кулындагы очын да өскә ыргытырга мәжбүр булды.
Иртәгәсенә танкы янына бармады. Төшкә тиклем тынчу, әмма җылы подвалда утырды. Шуннан, чыгып, якын тирәдә генә йөреп әйләнде, бер сыраханәгә кереп, кемнәрдәндер калган сыра, кипкән балык койрыгы, икмәк сыныклары белән тамак ялгады да кире подвалына кайтты һәм шунда йокларга калды. Төшендә танклар күрде. Күп танклар. Батальон гына түгел, бер полк танклар. Тимергалиләрнеке дә бар. Алар чигенүче дошманны куып бара, имеш. Шунсы гажәп: һөжүм итеп барган танкларнын барысынында башняларында—«555» саны...
Агач баскычны уртага бөкләп тотып алды да, икенче көнне янә танкына таба атлады Тимергали карт. Килде, алан-йолан каранды, тирә-як тәмам тынгач, постаментның тәбәнәгрәк арткы ягына баскычын терәде. Беренче аратасына басты, түзерме, сынмасмы яки шуып китмәсме дип селкетеп карады, шуннан сак кына икенчесенә басты һәм өскә үрмәли башлады. Кулы баскычның очына житкәч, аның кыскарак икәнен чамалады—бер ярты метр чамасы житми иде, каһәрен. Ярый, элекке көн ташлаган бау баскычка якын гына яткан. Шуны сәрмәп табып тотынды да, ябышып, өскә үрмәләде. Күтәрелеп баскан иде, йөзенә салкын жил, колагына парктагы каеннар шавы бәрелде, шомлы караңгылык өстенә жимерелеп төшеп килгәндәй тоелды. Ә күңеле шундый җиңеллек, шундый канәгатьлек белән тулды, әйтерсең дә, хәзер танкына кереп утыра да кузгалып китә.... Әлбәттә, бу—үзенең танкы. Мышнак кияве, юкны сөйләмә, кайдан синеке булсын, дисә дә, карт танкист тәненең бөтен күзәнәкләре белән сизә—үзенеке. Сәрмәнә-сәрмәнә гусеницага менде, башняга кулын салды, люкны тартып караган иде бикле. Уратып капшап чыкты, бер урыннан сварка белән ябыштырылуын аңлады. Монысын һич уйламаган иде, дөресрәге, шундый биектә утыргач, кем менсен, мөгаен да, ачыктыр, дип уйлаган иде... Болай гына көч җитмәс, актарырга лом сымак нәрсә кирәк булыр.
Керә алмаса да, шуны ачыклавы яхшы булды әле. Тимергали танкын сыйпап яратты Броня шома, тигез, пуля, снаряд ярчыклары тигән жире сизелми дә диярлек—яхшы итеп буяганнар. Ягулык баклары юк, гусеницаны алдан да, арттан да тимер тростлар белән постаментка беркеткәннәр... Жиргә төшәргә дип агач баскычка аяк баскач, киләсе юлы тотынып менгәндә ышанычлырак булыр дип, арканын шул тимер тростка бәйләп куйды. Төшкәч, агач баскычын җәһәт кенә икегә бөкләп алып, подвалына ашыкты. Шөкер, күрүче булмады, бу баруы да уңышлы үтте.
Ломны иртәгәсенә үк тапты һәм төнен, аны тотып, янә танкына күтәрелде.
Люк башняга бер генә урыннан түгел, ике урыннан ябыштырылган икән. Шулай да аны актаруы кыен булмады—лом очын тыгып каерган иде. шарт итеп ачылды китте. Танавына тимер исе катыш бөркү һава бәрелде Карт, башнянын читләренә тотынып, аякларын эчкә төшерде Табаннары төпкә терәлгәч, шырпы сызды—яктылык бермәлгә генә тимер стеналарны күрсәтте дә шундук сүнде. Шулай да карт бөтен приборларны да алганнарын шәйләп өлгерде. Ә калганы элекке сымак, сугыштагы кебек, тик май. солярка исе генә юк, иптәшләре юк...
Танкист үзенең урынына утырды. Күпме хыялланды бит ул шушы минут хакында! Днепр өчен теге сугыштан сон югалткан иде танкын, хәзер килеп тапты. Моннан ары гел килеп йөрер, көн җылына төшкәч, шушында яшәргә дә күчәр. Рәхмәт инде бәләкәй оныгына, ул очраштырмаса. шушы шәһәрдә, хәтта күрше генә урамда торган танкын мәнге күрә алмас иде Барыр жире юк. аны көтүче дә юк, ана кайда йокласа да барыбер. Әллә хәзер үк төнне шушында уздырыргамы''
Танкист башнядан чыкты, постамент читенә басып, кече хаҗәтен башкарды, баскычын өскә тартып алып бөкләде дә танк астына тыкты Шуннан башняга кире төшеп, сак кына люкны япты Тынычланып бераз утыргач, гел аркасына артмаклап йөрткән чүпрәк токчаеннан мендәрен алып (аны да Захар табып биргән иде) баш астына саллы, аяк киемнәрен чиште, олы бер кинәнеч белән сузылып ятты Иптәшләре исенә төште, уе белән аларны үзләренен урыннарына утыртып чыкты тышкы кыяфәте белән кабалануның ни икәне белмәгән, әмма барсына да өлгергән механик йөртүче Кондратьев, орчык Филиппов. үтә җитди командир Иванов. Экипаж төгәлләнде
Танкист шул көннән, дөресрәге, шул төннән башлап үзенен танкында йоклап йори башлады.Коннәре әүвәлгечә урам гизеп, шешә җыеп, ашханәләрдә кешедән калган белән тамак ялгап үтә.төнен, тирә-юньдә кеше аягы тынгач, танкына менә. Захар белән шәһәр читендәге чүплектә йөреп иске пальто ишарәте, җылы свитер, чагыштырмача яна туфли тапты, юып, киптереп, шуларны танкына мендерде, ашханәдән стакан, тәлинкә, калак чәлдерде, танк төбенә зур кәгазь картон жәйде Бер төнне яна фатирын юарга Захарны чакырды. Булган гына акчаларын кушып, бер шешә аракы алдылар, шуны танк эчендә эчә-эчә, төне буе сөйләшеп чыктылар Урыс, теле ачылып, ничек итеп бу көнгә төшүен. Тимергали үз язмышын сөйләде Ул «Колой кантон»ны жырлады, урыс та көй сузды, шуннан икәүләшеп түгелеп-түгелеп елаштылар.
Танкына менеп-төшеп йөрүнсн азагы булырын Тимергази карт аңлый иде Барыбер берсе күрәчәк, әләкләячәк, андып торачак. Менә беркөнне, чынлап га. иртәнчәк (йоклап соңлабрак киткән) аягын җиргә терәве булды, янына ике милиционер килеп басты Икесе дә яшь кенә сержантлар
-Я, бабай, танк белән йөреп буламы?—дип елмайды берсе мыскыллы гына.
Карт эндәшмәде, баскычын алды да, бөкләп, китәргә чамалады.
-Тукта, китми тор. син бит обшественный тәртипне боздын. анын өчен җавап бирергә туры килер — Икенчесе татар егете булып чыкты Ул картка үзенен артыннан иярергә ишарә ясады. Милиционерларның берсе алдан төште, икенчесе—арттан. Тимергали карт, уртага бөкләгән баскычын, чүпрәк токчаен тотып—уртадан Килделәр, начальникларының бүлмәсенә керсәләр, теге вакыт вокзалдан тотып алып килгәндә сорау алган яшь лейтенант утыра Ул чак лейтенант иде. хәзер—өлкән лейтенант
-Иптәш өлкән лейтенант, бу карт Жинү паркындагы танк өстснә менгән.
төшкән чагында эләктердек,—дип татар егете олы канәгатьлек белән рапорт бирде. Әйтерсен лә, дәүләт чиген бозган шпионны тоткан.
-Ну и ну! Могҗиза тек могжиза. Страна чудес. Анда ничек менгән инде?
—Баскыч ярдәмендә.
Картны күрү белән танып алган өлкән лейтенант янындагы шкафтан калын кенәгә барып алды, анын исем-шәрифен, Гөлсемнен адресын тапты.
-Ә баскычны кайдан урладын?
—Урламадым, үзем ясадым.
-Теге вакыт тоткан җирдән чыгарган идем, нигә тагын урамда йөрисенмени?—Өлкән лейтенантның тирән утыртылган күсе күзләре картка кадалды —Тәмам бомжга әйләнгәнсең бит, иптәш фронтовик.
—Танкист мин!
-Танкист фронтовик булмыймыни? Танкист булгач, «глухо как в танке», дип тем более өйдә генә утырырга тиешсен. Кыяфәтеңә караганда, иптәш танкист, сиңа урам буенда да рәхәт түгел. Йә, бу юлы нишлибез0 Мин бит обшественный порядокны бозган өчен хөкемгә тарттыра алам. Ул—синең өчен генә танк, халык өчен һәйкәл, үткән сугыш истәлеге, немецларны җиңү символы. Сизәсеңме, нинди сәяси оттенок биреп була, ә!
—Барсы да сезнең кулда,—диде Тимергали битараф кына.
—Әлбәттә, минем кулда. Ә шулай да нәрсә дип мендең анда, малай- шалайдай булып?
—Ул—минем танк. Мин анын белән фашистка каршы сугыштым. Днепрны кичкәндә безне яндырдылар, танк шунда утырып калды, чөнки аны урынында гына ремонтларлык түгел иде... Соңыннан, ремонтлап, шушында китереп утыртканнар. Тик кем утыртканын гына ачыклый алмадым.
Гаҗәп итте күсе күз, картның сүзләренә ышанмаганы күренеп тора иде.
—Именно синең танк икәнен кайдан беләсең, ничек таныдың сон?
—Номеры минеке, аннан күңелем сизә.
—Кызына шалтыратыйммы, әллә унбиш тәүлеккә ябып куйыйммы?
—Утыртсаң утырт, шалтыратма.
-Нишләп?
-Анда барыбер кайтасым юк.
-Ну, как знаешь. Менә кәгазь, ручка, бүтән анда менмим, и вопше, бүтән беркайчан да обшественный порядокны бозмыйм, дип язда кулыңны куй, числоны күрсәт.
—Башкортча язсам ярыймы?
-Русчан хөртмени?—Өлкән лейтенант креслосында тураеп, сөякләрен шартлатканчы кулларын ике якка җәеп кирелде дә авызын зур ачып иснәде, шуннан йокылы тавыш белән:—Ярый, яз—диде канәгатьсез генә.—Дәүләт теле иттеләр дә,»русча белмим»гә сылтанып, башкорты башкортча, татары татарча язарга тырыша. Монда укый белгән кеше юк, русча кирәк дисән, алайса ни өчен башкорт телен дәүләт теле иттек, конституцион хокукны бозасыз, дип кенә җибәрәләр —Монысын өлкән лейтенант әллә үзалдына сөйләнде, әллә аңа әйтте—Тимергали карт аңламады. Ни дип язарга белми озак хитланды танкист. Өлкән лейтенант янә бер-ике әйтеп кабаландыргач, шикәрдәй ап-ак кәгазь уртасына бер-берсенә ялганмаган, кәкре-бөкре эре хәрефләр белән өч сүз язды: «Башкача тәртип бозмам». Аска фамилиясен өстәде, числоны куйды.
Өлкән лейтенант кәгазьне алды да битараф кына күз йөгертте, шуннан: «Синнән нәрсә көтәсең инде»,—дигәндәй, кулын селтәде, кәгазьне калын
кенәгә арасына тыкты
-Дүрт ягын кыйбла, тик бүтәнчә эләкмә, мин сине гел генә чыгарып утырмам,—диде усал итеп Күсе күзләре картны, гүя. үтәли тишеп бораулады.—Төшендеңме, танкист'.’ Аннан, ул минем танк, дип саташма. Синеке түгел ул.
-Баскычны алырга ярыймы?
—Ярамый!—Өлкән лейтеннантнын тавышында тимер зыны ишетелде.— Син әпәт менәргә чамалыйсынмы0
Карт жавап бирмәде. Борылды да авыр атлап ишеккә онгайлады. Үзе. котылдым шикелле, сонгы плацдарм әле исән калды, дип шатланды. Баскычы—ерунда. янадан эшләр дә алыр, монысы кыскарак та иде барыбер. Баскычын күргәч, шулай да жаны көйде: ничә көнлек хезмәте юкка чыкты хәерсез.
Көннәр тәмам язга авышты Апрель туды. Кар башына житә торган әче җил исә.
Милициягә эләккәннән сон танкист атна чамасы подвалында кунып йөрде дә яна баскыч эшләргә булды Кирәк тирәкне ега. ди. Бау. казак- фәлән юллап. Үзәк базарга сугылды Теләнчеләү. шешә карау теләге уенда да юк. бар теләге—баскыч юньнәтү
Әмәлгә калгандай, каршында кинәт тагын теге ике йолкыш пәйда булды. Ике яктан кысрыклап, кеше бик йөрмәгән почмакка алып киттеләр. Карт •Туктагыз, мин бит базар аша үтеп кенә барам», дип әйтеп-ялварып караса да. туктамадылар, сөйрәүләрен белделәр
-Базар—безнен территория, нигә киләсең һаман, орденлы бо.мж?
Берсе эченә китереп сукты, икенчесе аягына типте. Авыртуга түзә алмый карт егылды. Тегеләр йогерә-атлый качты. Тимергали карт байтак ятты да куйды кузгала алмый Сызлану аралаш ул яныннан үткән кешеләрнен «алкаш». «бомж» дигәннәрен дә. «мескен, үлә бит* дип жәлләгәннәрен дә, «илне нинди чиккә китереп терәде бу житәкчеләр* дип төкеренгәннәрен дә ишетеп ятты Жәлләсәләр дә, ачулансалар да. илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә аяк астында яткан карт берәдәкнен үз хәле—берәү дә ярдәм кулы сузмаячак. Бәвелә-чайкала калкынды ла аксый-токсый атлап китте һәм подвалына көчкә барып ауды
Ул. авыртынып-сызланып. берничә тәүлек ятты өнендә, кыты-мыты кимереп Әзрәк хәл кергәндәй булгач, тагы баскыч әтмәлләргә тотынды Урыс дусын ярдәмгә эндәште, икәүләп эшләделәр Анысы танкистның шушы арада йончуын күреп бик пошынды. Эш беткәч, боек кына хушлаштылар, нидер сизенделәр..
Яна баскыч әзер булгач. Тимергали карт подвалда булган бөтен кием- салымын төйнәде, ныклап күз бәйләнеп, урамда кеше өзелгәч, паркка табан атлады. Бу юлы бик өрекми атлады, тирә-ягына да каранмады Тотып утыртып куйсалар да. әлеге ише тукмасалар да ана барыбер хәзер. Эт көнендә яшәүдән арыды ул, бизде, гомумән, яшәүнең бер мәгънәсен дә күрми башлады, чөнки анын хәзер беркемгә дә кирәге юк кызына да. җәмгыятькә дә...
Баскычын постаментка сөяде, зур гына төенчеген аркасына асты, кабаланмый гына менде (бу баскычын тап-таман гына итеп эшләгән икән). Люкны ачып эчкә төште, май шәмен кабызды, алып менгән кием-салымын таратып, кигәнен киде, кимәгәнен астына жәйде Шуннан ятты Ятуы булды—әллә көне буе авыртынып йөрүе, әллә аруы җиткән иде—оеп та китте. Тагы төш күрде—анавы төшнен гыйбрәтле дәвамы Ул йөгерә-чаба. әллә күпме танклар арасыннан үзенекен чак эхзәп тапты Иптәшләре дүрт күз белән аны көткән—ЯЛ вакыты беткән, кузгалырга боерык бирелгән
Тимергали йөгереп килгән онгайга танкка сикереп менде. Игътибар итсә, танкларның номерлары төрлечә, аларныкы гына—«555»... Ә кияве, кияве генә дисен, хәрби комиссариаттагы капитан да, милиция өлкән лейтенанты да ышанмаган була, танкнын үзенеке икәненә. Үзенеке, нәкъ үзенеке!.
Тимергали карт водитель урынына утырды. Машинаны кабызды. Гаҗәп, ул шундук дигәндәй кабынды. Бөтен приборлар да үз урынында һәм төгәл эшли. Двигательне бераз кыздыргач, иң түбән тизлеккә салып жай гына кузгатып карады, кузгалды, тик биек постаменттан машинаны ничек төшерергә сон? Жимертеп караганда? һәм шулай итте дә Тимергали карт: танкны бер алга, бер артка биреп, тәүдә гусеницаны бәйләгән тростларны өздерде, аннан урынында гына бөтерелеп постаментны җимерергә тотынды. Бераздан таш, бетон ваклана, ватыла башлады, чит-читеннән зур гына берничә кисәк актарылып төште. Әйләндерә торгач, постамент тәмам какшады, нигезе җимерелеп җәелеп китте һәм танк әйләнгән көе таш, бетон өеме белән бергә җай гына аска шуарга тотынды. Тимергали икенче тизлеккә салды—танк алга ыргылды.
^ Карт ин беренче нәүбәттә кызы белән киявенә сугылырга булды. Йортлары янына барып, көбәкне аларнын тәрәзәсенә терәп, радио аша: «Гөлсем, чык, бу—мин, әтиен»,—диде. Ярты минут та үтмәде кызы, анын артыннан мышнак кияве, Азат белән Руслан подъезд алдына чыгып та бастылар. «Әти, кайда йөрисең син?»—дип кычкырып җибәрде Гөлсем, еламсырап. «Ярар, артистланма!—диде Тимергали катгый гына.—Син минем өйне саткансын икән. Кемнән сорадын?»—«Әти, гафу ит. мин....»—дип бутала кызы, ничек акланырга белми, яклау эзләп, кызы берчә иренә, берчә балаларына карый. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинен танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!»—дип сөрәнли. Мышнак кияве аны үзенен артына яшерергә тырыша. Ә олы оныгы, Азат, гаепле төс белән читгәрәк тора һәм: «Картәти, сукканым өчен гафу ит, әнинен теге илле сум акчасын да мин алган идем, анын өчен дә гафу ит»,—ди елардай булып »Әти, әйдә керик өйгә»,—ди кызы, әмма Тимергали катгый баш тарта: «Юк инде, Гөлсем, әтиенә мөнәсәбәтеңне күрсәттең, кермим, авылга кайтам, син саткан йортымны кире алырга кирәк»,—дип җаваплый. Танкын, урынында зыр әйләндереп, кирегә бора да хәрби комиссариатка юнәлә. Барып җиткәч радиодан: «Унберенче кабинеттагы капитан хәзер үк монда чыксын!»—дип боера. Симез, йоп-йомры битендә күзе, танавы чак беленгән капитан пәйда була, әйтерсең Тимергалинен килүен көтеп кенә утырган. «Жинү паркындагы танк чынлап та сезнеке икән. Гафу итегез, теге чак белми идем»,—ди капитан. Үзе бер честь бирә, бер кулын күтәрә. «Бу тыл комагын типкәләп китик, сугыштан качып утырып, ничек симергән»,—ди Кондратьев. «Яшәсен»,—дип җаваплый Тимергали һәм танкын кирегә бора. Юлда аны милиция бүлегенә тотып китергән ике яшь сержант очрый. Алар, таяктай катып, честь биреп торып кала. Бармак яный аларга танкист. Юл буе халык. Араларында милиция дә, хәрбиләрдә бар. Әмма ана каршы чыгучы, туктарга кушучы юк, киресенчә, күпләр, теләктәшлек белдереп, кул болгый, көлә, шатлана. Кеше арасында Тимергали трамвайда карбызын ваткан һәм ачуланып эченә төрткән чибәр хатынны, «шәһәрдә башкорт күбәйде» дип канәгатьсезлек белдергән ирне шәйли. Бер урам почмагында милиция өлкән лейтенанты честь биреп кала. Базар яныннан үткәндә аны берничә тапкыр тукмап, төенчек-токчайларын, орден-медальләрен тартып алган ике йолкыш тап була. Берсе җан-фәрман качарга тотына, икенчесе түш кесәсеннән Тимергалинен орден, медальләрен тартып чыгара. Туктый танкист һәм тегенен кулыннан наградаларын алып түшенә беркетә. Тимергали танкны авыл ягына бора. Тик иптәшләре туктата
да, юк, без синен белән бара алмыйбыз, кайтырга кирәк, дип төшеп кала Танкист алар белән хушлаша. Ул ашыга, ана карангы төшкәнче авылына кайтып җитәргә кирәк. Шуна да шәһәрне чыгу белән ул тизлекне күпкә арттыра. Ул юлда туры килгән авылларны урап уза. елгаларны кичә, тауларны үтә. куаклыклар, урманнар арасыннан юл яра һәм кояш баеганчы авылына барыбер дә кайтып житеп өлгерә.
Башнясына тиклем пычранган танкын капка алдына туктатты да. люкны ачып, байтактан бирле күрмәгән өенә, киртә-курасына карап торды Болай бернәрсә дә үзгәрмәгән сымак. Ныклап кулы тияргә дә өлгермәгәндер Карам маласнын. Шуннан радиосын алды да: «Егет, чык әле, сүз бар».—дип эндәште. Көттерми генә өйдән яшь ир килеп чыкты.
-Син нишләп минем өйдә торасын әле?—диде танкист катгый гына итеп.
-Нишләп дип, сатып алгач, торам инде
-Анын бит хуҗасы мин!
-Гөлсем ападан. Тимергали бабай өен сатканны беләме, анын рөхсәте бармы, дип кабат-кабат сорадым
-Гөлсемнен йортны сатарга хокугы юк иде. Ул сина миннән бернинди дә справка, ышаныч кәгазе алып килмәде. Шулай булгач, минем үз кулларым белән салып кергән йортымны кире алырга тулы хакым бар
-Ә мин нишлим?
Егетнен тавышы көчсез генә чыкты, тирә-ягына карап, кемнәндер яклау эзләде.
-Ансын белмим. Әлегә әтиенә күч, аннан берәр нәрсә уйларсың
Тимергали, танк эченә төшеп, люкны шап иттереп япты ла көбәкне өйгә төзәде—Карам малае тәүдә анын бу кылыгын акламады, җыелып киткән кеше кычкырыша башлагач кына эшнен җитди икәненә төшенде —калтыранып китте, нигәдер кулларын күтәрде, шуннан кинәт борылды да ишеккә ташланды. Күп тә үтми, анын булган бар мөлкәте чыгарылып бетеп, капка төбенә өелгән иде
Тимергали танкын урынында гына йөз сиксән градуска борды да арты белән ихатага кертеп утыртты Моторын сүндерде, чыкты, шлемын, комбинезонын салды, гимнастеркасындагы ордсн-медальләрен сыйпады Кабаланмый гына төшеп, болдырына аяк басты, үз нигезен, үз тылын кайтарып ала алуына куанып, канәгать көрсенде дә: «Саумы, өем. мин кайттым! Моннан сон сине калдырып беркайда да китү юк»,—дип учы белән стенага сукты...
Чираттагы Жинү бәйрәме алдыннан парктагы танкны буяу өчен ике кеше постаментка менде. Әлбәттә, агач баскыч ярдәмендә түгел, автокран мендерде Шунда алар танк астында яткан баскычка, арканга игътибар итте Аптыраштылар да. танк өстенә менеп, люкка күз салдылар Гажәп. сварка белән ябыштырылган урыны актарылган' Буяучыларнын берсе, куркып кына, люкны күтәрде, икенчесе үрелеп эчкә карады Карады да. коты алынып, башын тартып алды Бераздан икәүләп башларын тыктылар һәм шундый күренешкә шаһит кылдылар: эчтә куллары белән рычагларга нык ябышып, җансыз күзләрен туры, чал башын горур тотып бер карт утыра иде...