Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күгәрченем
Күгәрченем, үтә көнең Җим эзләп, гел чемченеп... Очам дисәң, канатың бар, Ник очмыйсың, мескенем?
Күрмәсәмче чегән кебек Соранып йөрүеңне,
Гыйшык көйләрен гөрелдәп, Бас минем йөрәгемне!
Их, бу тамак, тәмугларга Шул микәнни кертүе? Югарыдан түбәнлеккә Җиңелме күндерүе?
Күгәрченем, күкләреңнән Ташландың нигә шулай?! Ляк астындагы жимне Табуы жиңел, кулай...
Сүнгән учак
Уйсыз гына китеп барганда, Туктап калдым, өем көл күреп: Сүнгәнме ул тәмам, терелмәсме?— Сынап кара аңа тын өреп.
Кем учагы, нинең көледер, ул Килеп яткан минем юлыма— Моңсуланды кинәт күңелем,
Көлне учлап алдым кулыма.
Лгач көле,үлән көлеме,
Бәлки, гашыйк йөрәк көледер? Шушы жансыз, салкын өемдә Бер сөюнең соңгы көнедер?
Көлгә көлеп бага алмадым. Аны кабат куйдым мин өеп. Бәхетлеме булган ул учак, Бәхетсезме,—киттем баш иеп...
Гөлнур ЯКУПОВА ша/ыир.» һлч п/якшик, журналист Уннан артык китап авторы Җ.пил Киекбаен исемендме премия хауреаты Уфада яши
Юлаучы
Ишек тарттым—бикле. Ачмадылар әллә?
Кем утыра икән,
Эчтән салып келә?
Ишек бикле.
Шикле.
Кем бар эчтә,
Ни бар:
Анда ялгыз берәү,
Әллә кунак-мазар?
...Син дә эчтән бикле. Тыштан үзең алчак. Таба алсам ачкыч, Ачылырсың бер чак?
Юлаучымын.
Эчтә,
Серле дөньяда син— Әллә калын урман, Әллә киң даласың...
Син—биктә.
Сүз атам,—
Колагың тишектер? Бәлки, нәкъ колагың Мин ачар ишектер?
Баскынчы түгел мин— Юлаучы.
Бәхетне юллаучы. Мәхәббәт
Бар, диеп уйлаучы.
Кәрлә СӨЮ
Мин сине чамасыз яраттым! Яраттым?
Тик миңа бул, диеп жан аттым.
...Теләдем иркеңне чикләргә, Үземнең дөньямда бикләргә.
Калдыңдыр сизми дә, тиз генә Кулыма төшердем тезгенне.
Чамасыз яраттым...
Ашкындым—
Ахырда мин сиңа баш булдым!
Тарайттым чикләрне—
Кечерәй!—
Мин сине читлеккә күчерәм.
Бәләкәй кәрләсең хәзер син, Учыма йомсам да—әзерсең.
Теләсәм, сыярсың кесәмә, Теләсәм, чыгарсың исемнән.
... Уф!!!
Нигә әйләндең кәрләгә, Көнләшәм сөйгәне күркәмгә!
Файда юк дәгъвалар өюдән, Бергәләп үтергән сөюдән...
Кәрләне соң инде әрләргә, Кала тик сөюне җирләргә.
Языклы язым
Миңа язсын өчен бу язың,
Кышны яз итәрлек жыр яздым. Яшьлегеңә яшерен барып кердем— Базмам дисәм, баздым.
Әллә аздым?
Капыл каушап калган карашыңны Мин тәвәккәл иттем, наз иттем.
Тыным белән карны эреттем дә Үз кышымны үзем яз иттем.
Базмам дисәм, баздым.
Әллә аздым...
Языкларым, беләм, ак кына: Яланаяк кардан йөгердем дә Умырзаяң булдым чак кына...