Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яңа буын
Юк, ул бүтән булыр—яңа буын. Безнең буынны ул кабатламас. Акыллырак булмас, әмма алар Безнең хаталардан сабак алмас.
Тагы басар алар шул тырмага.
Баш бәрерләр шул ук түбәләргә. Антлар әйтеп кабат ялгышмаска,
Иртә саен килер тәүбәләргә.
Үткәннәрдән сабак ала белсәк, Кабатланмас иде шул ук хата:
Гормыш гөрләр җирдә Үлем йөри,
Ә дөньялар кырылышып ята.
Бар Җир шарын буйсындырып алып, Кул сузсак та чиксез җиһаннарга, Кеше белән кеше һич сыешмый—
Кот очарлык бәндә кылганнарга...
Безнең буын үтәр чал тарихка—
Яңа буын сабак тирәчәкме?!.
Әллә зәһәрерәк тар маңгайлар Җирне түгел, Җиһан бүләчәкме?..
Башкорт җыры
Киртләч-киртләч Урал тавы илнең Билкәйләрен ята уратып.
Ярым ярты булмый аны сөен, Уралымны булмый югалтып.
Шундый бөек, шундый газиз Башкорт җир*1.
Урал кебек биексең син.
Башкорт җыры.
Рамил ЯНБӘК (1952) ша/ыйрь, берничә китап авторы, 3. Биишева исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстан Республикасының аткамн/ан мәдәният хезмәткәре. вАшйделе журналының баш мөхәррир урынбасары.
Агыйделнең, Сакмар, Юрүзәннең Дулкыннарын гасыр буйламый.
Бер көн түгел, мизгел мөмкин түгел Туган илкәйләрне уйламый.
Шундый татлы, шундый затлы Башкорт җире.
Суларыңдай тирәнсең син.
Башкорт җыры.
Тере сыны булып узганнарның Тик җыр гына кала бүгенгә.
Тарих кайтавазы, сызландырып, Сеңеп кала безнең күңелгә.
Шундый моңлы, шундый уйлы Башкорт җире.
Чал тарихтай серлесең син,
Башкорт җыры.
Язгы җыр
Ак каеннар,ап-ак каеннар, Тузларыгыз нидән каелган?!
Сез—тезмәсе иң саф хисләрнең, Әллә шуңа күңел нечкәрде...
Нечкә генә билле сылулар, Сыннарыгыз сутка тулырлар: Соратырга язгы җил килгән,
Туй күлмәге инде тегелгән.
Тере җанга—илһам иле сез: Сокланудан мин—бер тилегез— Кәләшләргә сезне охшаттым, Никах укып, туйга озаттым.
Озакламый сөю җимеше, Гашыйк йөрәкләрнең тибеше— Яшь яфраклар күзне назларлар. Әлдә генә җирдә язлар бар!
Туган көн
Ун меңенче яшем тула бүген. Котлаучы юк—һичкем белмидер. Шагыйрь яше—адәм яше түгел, Күпләр моны, хәер, сизмидер.
Нәкъ йөз гасыр элек, хәтеремдә, Мин ут булып җирдә яралдым. Кыргый кешеләрнең йөрәгенә Тәүге хисне, беләм, мин салдым.
һәм бүлендем алсу чәчкә булып, Ярты җаным калды ялкында. Чүлләрдә мин чишмә идем берчак, Җылы куыш булдым салкында.
Кара көчләр илгә ябырылгач,
Изге яуга чапкан батыр мин. Кирәк булса, бүген мин яңадан Шушы сыйфатыма кайтырмын.
Гашыйкларның моңсулыгын күреп, Җаным күчеп китте былбылга. Шуңадыр да мин—мәңгелек Мәҗнүн, Гашыйк булам әле быел да.
Гасыр саен мин яңадан туам,
Җаным беткән меңгә бүленеп.
Һәр үләндә—минем сутым ага,
Җырчы кошта—сайрый күңелем.
Бәгырькәем
«Бәгырем» дип кемгә эндәшергә? Хәлләремне шуннан үзең бел дә: Үткәннәрдән килеп җылың тия. «Бәгырем» дип кемгә эндәшергә...
Яшәгәнем әллә хата булды?
Яратканым гелән ятлар булды— Януымны басар коч булсачы?! Яшәгәнем, ахры, хата булды.
Бәгъзе көнем тик сырхаудан тора. Язмыш кына шулай уен кора:
Мәңге тапмам ул Мәхәббәт дигәннәрен Тоташ көнем тик сырхаудан тора.
«Бәгырем» дип кемгә эндәшергә?
Тиң түгелмен сиңа ярәшергә—
Тып тын үтәр Янбәк дөньялыктан. Бәгырькәем, кил син җирләшергә...
Ялкытты
Беркемгә дә сине юк бирәсем.
Әмма ятныкы син, ятныкы.
Булсаң иде тик минеке генә—
Уртак ярлар сөю ялкытты!
Ярат идең мине Аллаң күреп.
Барлык җирдә бердәнбер итен.
Ярат идең мин яраткан кебек. Бозларымны минем эретеп.
Шул вакытта дөнья чагуланыр, фәрештәләр җиргә төшәрләр.
Керсен алар безнең йөрәкләргә Салкын карда, юкса, өшерләр.
Беркемгә дә сине юк бирәсем,
Тик китәсең, син бит—ятныкы.
Гомер буе уртак ярлар сөеп,
Ялгыз калулары ялкытты!