НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘРЕМ
Нәкый ага белән якыннан таныша башлавым 1967 елның 22 декабрендә Казан университетында уздырылган очрашу кичәсеннән башланып, бөек язучы һәм галимебез гомеренең соңгы елларынача барды.
Мин аның белән очрашуларның һәркайсын диярлек озакка калдырмый кәгазьгә терки бара идем. Алар соңгы вакытта Н. Исәнбәт истәлегенә, аның каләм мирасына күләгә төшерергә маташучыларга һәм аның 35 томлык әсәрләр җыелмасы чыгуны өзгән кешеләргә бер рәнҗү булып та барып ирешсен иде.
Беренче мәртәбә танышуым
1967 ел. Мин бу чакта Казан университетының тарих бүлегендә кичен укып йөрим. Лекцияләр дүртенче каттагы аудиторияләрдә уза иде. Лобачевский урамындагы бу бинанын калган өч катында химия факультеты иде, һәм ул шул бинада калды да.
22 декабрьдә кич укырга килгәч, бер игъланга күзем төште. Анда бүген кич 7дә атаклы язучы Нәкый Исәнбәт белән очрашу буласы әйтелгән иде. Лекциябез сәгать 7дә башланганга, мин бик кызыксынсам да күрсәтелгән вакытта очрашуга керә алмадым. Минем бәхеттән, лекторыбыз лекциясен алданрак төгәлләде тагын.
ЮОнче аудиториягә киттем. Ләкин очрашуны бүтән урынга күчергәннәр икән Татар теле кафедрасы алдында бер төркем студентлар күреп, шунда килдем Студентлар арасында Арча районы Иске Өжем авылыннан танышым Равилне күреп, анын белән сөйләшеп алдым. Очрашуга университетның һәм педагогия институтының татар теле бүлеге студентлары килгән икән, тәнәфескә чыкканнар. Бер заман каршыдагы ишектән Нәкый ага белән берничә университет укытучысы килеп чыкты Мин фәкать әдәбиятчы Ибраһим Нуруллинны. безгә лекцияләр укыган Индус Таһировны гына таныдым. Студентлар бар да ашыгып аудиториягә кереп тулдылар. Равил мине алдагы урынга чакырып утыртты.
Нәкый ага ак күлмәктән, галстуктан, карангырак төстәге костюмнан иде. Өстәл артында бик җанлы утыра, кысыграк күзләре белән бик тере карый, йөзе алсуланган, тавышын күтәрми, салмак кына сөйли, бик килешле сөйләшә. Ул аудиториягә карап: «Сез мина сораулар бирегез, миннән белергә теләгәннәрегезне белеп калыгыз»,— дип, сүзен башлап җибәрде, аны бик бирелеп тыңлыйлар иде. Тыңлаучыларны ул көлдереп тә ала, сүзен берничә темага бүлеп алып барган кебек тәэсир калдырды
— Мин кечкенә чакта К. Насыйриларнын. Тукайларның, Гафуриларнын әсәрләрен һәм шул елларда чыккан газет-журналларны укып бара идем,—диде Нәкый ага —Мин, 11 яшьтә шагыйрь идем. Безнен заманда 12 яшьтә шагыйрь булу сонга калу иде инде ул.
Малаязда, бала чагында ук, ул газет-журналларга шигырьләрен җибәреп бастыра
торган булган, һәм «Нәкый әфәнде, быел да безнен журналга (яки гәжиткә) язып торыгыз инде» дигән үтенеч хатлары алган Ә мин, 15 яшьлек малай, башка балалар белән бергә ат-ат уйнап иөри идем,—диде Нәкый ага.—Уйнап туйгач, өйгә кереп әче катык белән бәрәнгене корсакка тутыргач, бер шигырь язмый булдыра алмый идем. Минем күп шигырь-поэмаларым ул вакытта «Ан» кебек алдынгы журналларда басыла иде Шагыйрьлек ул тумыштан була. Мусатар. Такташлар 11 яшьтә шагыйрь булганнар». Нәкый ага 11 яшьтә чакта ук шул чордагы татар сатирик журналлары йогынтысында кулдан язып журналлар чыгарган, шунда өч исемдә аларны атап та күрсәтте.
Берсенсн исеме «Күсәк» булган Шәһәр халкынын коралы чүкеч булса, авылнын коралы Күсәк, дип тә өстәде ул. Журналдагы бер рәсемдә бер яшь жегет күсәк тотып басып тора иде. рәсем янында авылны наданлыгыннан шушы күсәк белән
тукмап уятырга кирәк дип язылган шигырь дә булган. Нәкый ага: «Бу хулиганнар күсәге түгел инде, мәгърифәткә өндәүче «күсәк*.— диде Ул әлеге журналларнын кайберләре әле дә булса үзендә саклануын әйтте «Шагыйрь булу өчен котыртып торучы кеше кирәк ул. Минем бер укучым, жингәм бар иде Мин язып бетергән әйберләремне ана күрсәтә идем Ул. аларны укыгач, эче катып көлә торган иде*. «Бездән шулай иртә. 11 яшьтә шагыйрь булырга, күрәсен. заман үзе таләп иткән Революциядән сон (1905 елгы), кадрларга ихтыяж зур булган Без. шуна җавап рәвешендә, тиз җитешкәнбез
Бүгенге көндә татар язучылары бик аз Исәпләүләрем буенча. 1913 елда гына да татар матбугатында язышкан 400 шагыйрь бар иде Революциягә кадәр татар әдәбияты Русиядә. рус әдәбиятыннан кала, зурлыгы буенча икенче урында иде. яисә украин әдәбияты белән рәттән тора иде Аварлар кебек берничә менде милләтләрнсн 40- 50 язучысы бар. ә 4 миллионнан артык татар халкына 100 язучы
булу бик аз. бу хәл мине бик борчый. Безнен язучылар грузин һәм әрмән язучыларыннан да күбрәк булырга тиеш, чөнки сан буенча алар бездән аз бит Сез яшьләр яңа кадрларны эзләп табарга, аларны үстерергә тиеш Дөрес, безнен язучылар сыйфат ягыннан хәзер яхшырак язалар, ләкин алар аз.
Революциягә кадәр татар кызларыннан язучылар аз идс-Гыйффәт туташ. Маһруй Мозаффария. Хәбирә Насыйрия. Хәбибҗамал Акчурина һ б Атар кочте шигырыәр. чнкәятәр яздылар Мәсәлән. Гыйффәт туташмын -Мин яшь әле . дип башланган шигыре бик күнелдә калган Бу шигырьдә дәрт, сафлык, кезмәткә. корәшкә әзерлек нинди матур әйтелгән Мин Октябрь революциясе булгач әдәбиятка бик күп катыи- ьызлар китер инде дип омет иткән идем, кызганычка каршы, алай булмады Атарны тормыш мәшәкате бастымы, безнен ирләр эгоизмы киртә булып тордымы, ачык әйтә алмыйм Татар катыны әйбәт ул. тү зем, сабыр Ана башка милләт вәкилләре ла өйләнәләр, яраталар аны Без анын сабырлыгыннан артык файдаланмыйбызмы
соң? Хатын-кыз хисчәнрәк, тирәнрәк анлый бит ул. алардан менә дигән язучылар чыгар иде татар әдәбиятына. Урыс әдәбиятында алай түгел, анда атаклы язучылар, лауреатлар бик күп. ярты урыс әдәбиятын инде хатын-кызлар ижат итә. бездә дә шул булсын иде, моны булдыруда сез эшли аласыз, яшьләр.
Бездә яшь язучылар Марстан тәлинкәгә утырып төшкән кешеләргә ошыйлар Татар халкының инде революциягә кадәр үк зур әдәбияты булган. Ана Горькийлар. Веселовскийлар һ.б. зур бәя биргәннәр. Татарлар арасында инде XIX гасырда мәдрәсә бетергән, ә аннан сон урыс мәктәпләренә кереп укыган алдынгы кешеләр булган «Хөсәения». «Галия*. «Мөхәммәдия» һ.б. зур мәктәп-мәдрәсәләр бар иде. XIX гасырда ук инде татар университеты ачарга талпынулар булган. Татар культурасы коры җирдә генә кинәт үсеп китмәгән, ерак традицияләр нигезендә үскән. Бездә борынгы әдәбият, культура калмаган, аны Иван Грозный җимереп бетергән, татар культурасы удмурт, чуаш, чирмеш культуралары дәрәҗәсендә генә үскән, диючеләр бар. Хәзерге тарихчылар да татар халкының культура дәрәҗәсе турында урыс фәнендәге чыганакларга карап кына фикер йөртәләр, ә аларны бит фанатик христиан монахлары язган. Алыйк Иван Грозный походын, бу бит тәре походы Иван Грозный ин элек Казан каршына сал белән агызып китерелгән бүрәнәләрдән чиркәү сала. Аннан ике бистә арасына кабыктан палатка корып, шунда бертуктамый чукынып яткан. Казанны алгач. 6 яшьтән 60 яшькә кадәрге барлык кешеләрне суйдырып бетергән. Казанга татарлар соңыннан гына җыелганнар. Монда күп нәрсә юкка чыккан, йортлар, сарайлар, мәчетләр, мәдрәсәләр, китапханәләр фанатик урыс монахлары тарафыннан яндырылган. Алар үзләренең елъязмаларына да татарларны начар яктан, карага буяп язганнар. Болгар. Алтын Урда заманнарында татар халкының зур культурасы булган. Ул культура үзе башка культуралар үсешенә тәэсир иткән. Бүгенге көндә татар культурасына урыс культурасы тәэсире ничек булса, ул чорда татар культурасы урыс культурасына шундый йогынты ясаган. Алыйк мисаллар: чуен. Чуенны Болгар шәһәрендә XIII гасыр ахыры. XIV гасырның беренче яртысында—Европадан ике гасыр элек коя башлаганнар. Ул болгар-татарлардан исеме белән бергә урысларга кергән. Мишәрләр әйтә ди: «Бу татарлар бер дә дөрес сөйләшмиләр, чулканы оек дип әйтәләр»,—дип. Без көлүен көләбез дә. мишәрнен сүзендә хаклык бар икән, «чулка» сүзе үзе «чолгау» дигән сүздән килеп чыккан икән. Башка төрки халыклардан әзәрбайҗаннарда. казакъларда да оекны «чүел» дип әйтәләр икән Татар теленнән урыс теленә бик күп атамалар кергән. Мәсәлән, тулуп, кафтан, кушак, колпак. дюрбень. халат, башлык, бурка (бөркәнчек), чекмень һ.б. Бу татар культурасының йогынтысы хәзерге көнгә кадәр бер дә өйрәнелмәгән әле. Моны интернационализм ныгуның ерак чыганаклары дип карарга мөмкин Сез бу өлкәдә зур эшләр башкара аласыз»,—дип Нәкый ага елмаеп студентларга карап куйды.
Бераз уйланып, пауза ясап, «арыттыммы?»,—дип күзләрен кыскалап алды да. «Юк!»—дигәнне ишеткәч, янадан сүзгә кереште:
—Татар халкының культура мирасын ныклап өйрәнү тиеш Мин үзем быел эш белән Ленинградта булдым. Шунда Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәнең кулъязмалар бүлегенә кереп утырдым. Монда 3 меннән артык борынгы татар кулъязмасы саклана. Алар өйрәнелмәгән. Мин кереп утыргач, әһә, бер татар абый да кереп утырды әле. диделәр. Гомумән. Ленинградта татар әдәбияты истәлекләре күп. алар үзләренең өйрәнүчеләрен көтеп яталар Бер заман мин утырган җиргә 20ләп үзбәк килеп керде, алар китаплар алдылар да, татар китаплары буенча өйрәнә башладылар. Үзбәкләрнең, казакъларның, төрекмәннәрнең культура истәлекләре сакланып калмаган, алар үзләренең узганнарын татар әдәбияты аша өйрәнәләр һәм шуна ябышып яталар.
Татар әдәбияты бик зур булган ул. Аның хәзерге көнгә хәтле истәлекләрен җыеп бетерә алганнары юк. Аларны берәмтекләп җыярга кирәк. Әби-бабайларнын җаеннан торып сөйләшсән. алар бернәрсәләрен дә жәлләмиләр. Сез менә яшь, экспедицияләргә чыгасыз, ул эшләрне сез башкара аласыз бит. Мин карт инде, мин чыгып йөри алмыйм, мин чыксам, әллә нәрсәләрен таба алыр идем дип ышанам.
Кулъязмалар саклану ягыннан Казан университеты китапханәсе СССРда иң
зурлардан, анда 13 меннән артык татар кулъязмасы сазлана. Аларны өйрәнү өчен гарәп язуын, гарәп-фарсы телләрен белергә кирәк. Бу хәзинәләргә ачкыч шунда. Аны сезгә университетта бирәләр. Шуны файдалана белергә кирәк Мин вакытым сыйдырганда кергәләп чыгам анда. Ленинградта мин авырдым, мина анын һавасы ярамады. Бер кулъязма китап атган идем, дин китабы диеп язган тышына Укып карагач, алай ук түгел икән, анда урта гасырларда татар кешеләре урыслар белән эш иткәндә үзләрен ничек тотарга тиешлек кагыйдәләре язылган булып чыкты
Алдым тагын «Бәхтиярнамә* дигән XV гасыр китабын Бездә урта гасырларда шигырьләр, поэмалар гына язылган дип уйлыйлар, ә бу исә чәчмә әсәр, роман булып чыкты. Ул урта гасырлардан калган рыцарьлык романынын матур бер мисалы булып тора. Болгар-Казан чорыннан безгә әдәбият үрнәкләре калмаган диләр Бар ул. эзләргә генә кирәк.
Нәкый ага бер Америка язучысы хикәясен мисалга алып сөйләп китте Хикәядә карабларнын ярга бара алмаулары бәян ителә. Ана дошманнар туплардан аталар Карабтагы халык сусызлыктан бик интегә Йөри торгач, бер урында—дингез эчендә туктыйлар. Диңгез суы тәмсез, эчәргә ярамый Кешеләр аптырап, янып үлү дәрәжәсенә җитәләр һәм капитаннан: «Нишлик?*—дип сорыйлар Капитан «Торган җирегездән сосыгыз!»—ди. Карабтагы кешеләр аны аңламыйлар Капитан берничә мәртәбә шул сүз белән җавап бирә Аптыраган кешеләр чиләк төшереп дингез суын алалар, алсалар, эчәргә яраклы төче су була. Караб туктаган урын зур бер елга тамагы икән Елга суы берничә чакрымнар дингез эченнән ага икән Идел елгасы да Каспий диңгезе эченә 80-100 чакрым кереп ага Менә мин әдәби ядкарьләр юк диючеләргә дә торган җирегездән сосыгыз дияр илем
Бер мәлне минем кулыма бер борынгы кулъязма китап керде Ул бик иске иде Аны бала чагымда укыганымны исемә төшердем. Кәефем яхшырак булса, йоклар алдыннан кулыма берәр китап алып ята торган идем. Менә шундый бер кичтә мин теге китап белән танышып чыктым. Бу бик кызыклы әкият китабы иде Исеме «Женстанга сәяхәт» Язылу вакыты һәм язылган урыны күрсәтелмәгән Мин аны тел җәһәтеннән тикшерә башладым һәм анда борынгы «болгар» телендәге «әжен9 нөжүн?» (бу сүз хәтеремдә дөрес янгырашта калмаган—М.Ә.).—хәзерге телебездә «дөнья» дигән мәгънәгә туры килгән сүз таптым Димәк, бу безгә гарәп дине килеп кергәнче, исламгача әдәбият үрнәге булып тора Анда төрле мажараты илләргә йөриләр, бер тауга менәләр, анда бөтен дөньяны күрсәтә торган прибор табатар (безнеңчә, спутник-телевизор) Күрәсен. шул чорларда ук инде бөек ачышлар турында хыялланганнар. . Ә теге «Бәхтиярнамә» китабынын мин. көнчыгышны өйрәнүчеләр каталогыннан карап. XV гасырдан калган ядкарь икәнлеген белдем Менә шулай «торган җирегездән сосыгыз!*—дип. «Аларны өйрәнү сезнен бурыч*.— дип. Нәкый ага туктап калды
Аннары янә: «Сез миңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирегез, белеп калыгыз»,- дип өстәп куйды
Менә мин шундый эзләнүләр нәтиҗәсендә Мөхәммәдьярның «Нуры содур* поэмасын таптым Аны Казанда таптым Ул поэма Казанда язылган булган, ләкин Иван Грозный заманында аннан алып чыгылган (балкем, тагы да бардыр але шундый әсәрләр) Ык елгасы тирәсендә күчерелеп, янадан Казанга кайткан Аны ничек табуым турында мин 1941 елны «Совет әдәбияты» журналында (№ 4) язып чыккан идем («Мөхәммәдьяр Мәхмүд углы әсәрләренең табылу гарихы бик кыска 1940 елнын җәендә Казан базарында иске-москы кәгазьләр, китаплар актарганымда, шулар арасыннан сайлап алынган кулъязмаларның бер өлеше анын әсәрләре бу лып чыкты».—Нәкый ага журналда шулай дип язган —Ред.) Минем кулъязмаларны күргәч, син бай икән диләр. Мин аларны халык арасыннан җыйдым Халыкта алар хәзер дә бар
Мине кызыксындырган нәрсә тагын халык ижаты. тел Мин бала чагымнан ук Каюм Насыйри сүзлекләрен күреп, үзебезнен якнын (Малаяз авылы) сүхләрен жыи башладым. Җырлар, мәкальләр, табышмаклар—барсын да җыйдым Минем хәзер төзелеп беткән зур «Татар теленең сүзлеге» бар һәм мин шулай ук хәзер дә
басылмаган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзедем. Аларны бастырырга теләсәм дә, басмыйлар, кәгазь юк, план, дип, төрле сәбәпләр табалар. Сүзләр, мәкальләр бик зур түземлелек сорый торган вак эш Безнен халыкта андый түземлелек билгесе юк Мондый сыйфат немецта гына бар XIX гасырда немец галиме Радлов эшләре мона мисал булып тора. Ул кышкы Себер салкыннарыннан курыкмыйча, чанага утырып ин ерак төрки халыкларга, кабиләләргә барып житә, аларны өйрәнә, халык ижаты материалларын жыя. сүзлек төзи. Анын сүзлеге бүгенге көндә дә әһәмияткә ия. Без аннан аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен беләбез.
Мина да мондый зур түземлелек әниемнән күчкән. Ул авыру иде. Жәй көне ишек алдына чыгып, төрле догалар укып йөрер иле. Каз мамыгы очып барса, аны тотып алып, биленә кыстырып куя һәм шулай итеп көзгә кадәр бер мендәрлек мамык жыя иде.
Менә мин дә шулай бөртекләп 50мең чамасы халык мәкален жыеп бастырып чыгардым. Хәзер 5 меннән артык табышмакны эченә алган җыентык төзеп ятам. Ул басарга әзер диярлек инде. Миндә шулай ук жыр-бәет һ.б. буенча материаллар бик күп, ләкин мин аларны эшкәртеп тәртипкә салырга өлгерә алмыйм Мин аларны бала чактан ук әби-бабайлардан сорашып жыя торган идем. Менә күптән түгел генә «Татар мифлары» дигән хезмәтемне «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басарга бирдем. Редакторлар аны ничек итеп басарлар инде, өзгәләп бетермәсләрме?!.
Алыгыз грек мифларын. Аларга бөтен дөнья соклана. Ә алар бит халык ижатына нигезләнеп язылганнар. Халык ижатын белми торып оста язучы булып булмый.
Шуннан сон Нәкый ага сораулар көтеп тынып калды.
Профессор Ибраһим Нуруллин «Нәкый ага, драматургиягез турында да сөйләмәссезме?*—дигәч. Нәкый ага сүзен халык ижатына бәйләп түбәндәгечә башлап китте:
—Менә күпләр татар халык жырын башы бер төрле, ахыры икенче төрле булган бернәрсә дип карыйлар. Хәтта Тукай да шундый карашта булган. Бервакыт мин җырлар дәфтәрен актарганда (мин яшь кызларның жыр-истәлек дәфтәрләрен жыя идем, кайсыларын алам да бирмим, алар соңыннан кияүгә чыккач, кирәкми дип үзләре дә бирәләр иде) Шунда бер жырга күзем төште.
Аклы ситсы күлмәгемнең тибалмадым ишләрен.
Гомрем буйларына, Рәйхан, онталмасам нишләрем.
Тукта, мин әйтәм, бу бит алай түгел (теге фикер кебек), монда бик тыгыз бәйләнеш бар. Аклык—сафлык билгесе Димәк егет, шундый саф сөйгәнен аклы ситсыга охшата, аны үз гаебе белән ташлый, аннан үкенеп эзли, ләкин сон була. Ул сөйгәнен таба алмый. Бу драма бит—жырнын дәвамы драма булган. Менә шуннан сон мин «Рәйхан»ны яздым.
Мин беренче драмамны бала чакта, 13 яшьләрдә яздым.
Мине авылның берничә җилкуар шәкерте акча урларга котырттылар. Мин акча урладым, тотылдым, әти монын кемнәр эше икәнен белде Кирәкле кешеләр җәзасын алдылар. Бу вакыйганы мин сәхнә әсәре итеп өч пәрдәдә яздым. Ул миндә сакланмаган. Бала чакта язган икенче, өченче әсәрләрем әле дә үземдә сакланалар.
Гражданнар сугышы елларында авылларда әледән-әле театрлар, концертлар куела иде. Репертуар юк иде. Авыл яшьләре минем язганны белеп, мина киләләр, ашыгыч булганга, мин бик тиз, өч көн дигәндә сәхнә әсәре язып бирә идем. Аны сәхнәдә суфлерлар ярдәмендә куялар иде. Мин сатирик планда язарга ярата идем. ЗОнчы елларда минем «Культур Шәнгәрәй» һәм «Портфель» комедияләрем зур шау-шуларга сәбәп булдылар.
«Культур Шәнгәрәй» Мәскәүдәге урыс театры каршындагы татар труппасы тарафыннан куелды. Тамашачылар төркемнәргә бүленеп, капма-каршы яклар
барлыкка килде Монда пролеткультчылардан көлеп язылган иде (комедиядә). Шәнгәрәй мәчетләрдә концерт куя, хатыннар барлык кешенеке дә дип бөтен кешенен ачуын китерә торган хәлләр ясый. Бу пьеса өчен мине бик сүктеләр
Совет Гогольләре кирәк диләр, әллә Тукай дөрес әйткән микән дип тә уйлап куям. «Гоголь ин элек бөтен кешене карага буйый да, аннары алардан үзе көлә».—дип
Шуннан сон Уфада минем «Портфель» дигән комедиям куелды Монда бар да бер начальниктан, анын портфеленнән куркалар Үзе югында портфелен ачып карасалар, анда мунча киемнәре, наган һәм кишер генә күрәләр Комедияне караган кайберәүләр «Егетләр, бу совет портфеленнән көлү бит!»—диде. Уфадагы шул чор матбугатын ачып карасагыз, минем анда—Уфада яшәрлегемне калдырмаганнар иде
Шушы хәлләрдән сон мине, «җидегәнче* дип гаепләп, төрмәгә дә ябып куйдылар Мин анда бик күп акыл җыйдым. Димәк, болай ярамый. «Гогольләр» кирәген кирәк тә, тик аларны яратмыйлар икән, бүтән болай язмыйм дигән нәтиҗәгә килдем һәм икенче төрлерәк яза башладым. Шуннан сон, менә син хәзер әйбәт язасын инде, диделәр. Мин ул чакта пьесаларны бик тиз яза идем. «Зифа»ны Кавказга ялга киткән көнне яза башладым, ялдан кайтканда драма әзер иде инде
Мин драманын ин элек сонгы пәрдәсен язам, шуннан сон бөтен агымны шуна юнәлдерәм. Дөрес, сонгы пәрдә соңыннан барыбер үзгәртелә, ләкин болай язу отышлы була.
Тарихи драмаларны—«Вахитов», «Муса Җәлил*, «Идегәй»не мин озак яздым Аларны язуы читен. Анда тарихи дөреслекне сакларга да кирәк, үз сүзенне әйтергә дә кирәк. Мин аларны кабат-кабат эшлим «Муса Җәлил» трагедиясенең вариантлары, эшләре үзе бер китап, шуннан да артып китте.
Бу истәлек тулы түгел, чөнки мина ашыгыч рәвештә очрашудан китәргә туры килде.
Соңыннан, Нәкый агага аның «университет лекциясе» турында сөйләгәч, ул мина «Бу очрашу өчен мине органнарга чакырып бик интектерделәр».-дип әйтеп куйды
1975 ел, 27 июнь, Казан.
Бауман урамындагы китап кибетенең букинистика бүлегендә Альберт Фәтхи һәм Әбрар Кәримуллиннар белән очрашырга туры килде Китап кибетенең Альберт белән җәйге археографик экспедиция планнары турында сөйләшеп алдык, ана үземнең Арча район газетасында басылган «Арча ягынын борынгы тарихы» исемле мәкаләмне дә күрсәттем Шул вакыт кибетнен татар китаплары бүлеген карап йөреп, безнен янга Нәкый ага Исәнбәт килеп туктады Кулында берничә яңа китап та бар иде. Ул безнең белән хәл-әхвәлләр сорашып, сөйләшеп алды Шуннан сон Альберт һәм Әбрар Кәримуллин китеп бардылар, без Нәкый ага белән сәяси китаплар бүлегенә кердек Мин ана янарак кына басылган. Татарстанга багышланган «Социальное и национальнос* исемле, статистик- социологик эчтәлекле китапны күрсәттем, кыйммәтле мәгълүматларга бай. дидем Нәкый ага ул китапны сатып алды Шуннан сон без анын белән кибеттән чыгып, Бауман урамының сул ягы буйлап Куйбышев (хәзерге Тукай) мәйданына таба киттек Мин анын китапларын күтәреп бардым Урамнын «Татар ашлары йорты» турысына килеп җиткәч, безгә әдәбият галиме Хәсән Хәйри очрады Юри генә бераз сөйләшеп торгач, киттек Бераз баргач, ул мина -Бу кеше безнен шикелле партиясезләрне бик җәберләде»,—дип әйтеп куйды Юлда минем диссертация эшем һәм археографик экспедицияләргә йөрүем турында кызыксынып сорашты Ана мин, «Вузовец» кинотеатры янына җиткәч, укып торырга дип Арча район газетасының минем мәкаләм басылган саннарын биреп тордым Бер оч көннән кереп чытармын әле. дип. Нәкый атаны таксига утыртып оенә озатып калдым
1975 ел, 30 июнь.
Нәкый аганын Товаришеская урамындагы фатирына килдем. Мин кергәндә ул ял итә иде Хатыны—Нәҗибә апа каршы алды, хәзер торыр инде ул, китми тор,—дип,—Нәкый ага, сезгә кунак бар,—дип, аңа киенергә булышты. Нәкый ага белән исәнләшеп, зур залга кердек. Анын өстендә халат иде. Бүлмәгә кергәч, утырдык. Нәкый ага мина моннан берничә ел элек тел, фольклор, йола материаллары язылган дәфтәремне кайтарып бирде. Аны мин узган очрашуда сораган идем, табып куйган икән Минем газетадагы «Арча ягы тарихыннан» дигән мәкаләне укый атмадым диде. Шуннан сон мин ана мәкаләне кычкырып укып чыктым, ул бик игътибар белән тыңлап утырды Укып бетергәч «Бик әйбәт булган, мондый мәкаләләрне күбрәк язарга кирәк, яна материалларын да бар, искеләрен дә берләштергәнсең»,—дип, уңай бәя бирде. Шуннан сон ул мина Түбән Оры һәм Олы Мәнгәр авылларында кулъязмалар табылу ихтималы зур булу турында сөйләде.
Мин ана бер кулъязма битендә укыган
«Карагайлы кара урман,
Үтәр көнем булырмы?!—....»
дигән шигырьне сөйләдем. Ул бик җанланып тыңлады һәм, кара әле, Әхмәтҗанов, син аны мина алып кил әле, минем дә шундыйрак әйбер бар иде,—дип куйды. Мин, ярар, дип вәгъдә бирдем Тагын бераз сөйләшеп утырдык Бу истәлек әлеге очрашудан сон берничә айлар үткәч кенә язылды, күп сүзләр онытылган иде инде.
Н. Исәнбәт белән Һади Такташ Донбасстан йөреп кайтканда, Галимҗан Ибраһимов безгә Казанда көн күрсәтмәс инде дип фикер алышканнар. Шуннан сон Нәкый ага туп-туры Уфага китеп барган.
(Бу сүзләрнен нигезендә Нәкый аганын Г Ибраһимовнын 1920-1921 елларда «Алмачуар» хикәясенә карата язылган усал телле бәяләмәсе яткан булса кирәк— М.Ә.).
1976 ел, 8 июль.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының текстологлар бүлмәсе. Нәкый ага кичке бишләрдә килеп, Рашат Гайнанов белән сөйләшеп утырган. Кичке алтыларда киткән, Рашат абый мина моны үзе сөйләде
Нәкый Исәнбәт ага Г. Тукайнын яна басмасының икенче томын алган булган, III, IV томнар кайчан чыгар икән дип кызыксынган. Томнарга карата үзенең фикерләрен әйткән, кайчан яклыйсын инде диссертацияңне дип тә сораган.
Күп еллар элек сөйләгәннәрдән
—50нче елларда минем драма әсәрләре җыентыгым басылырга әзерләнгән иде. Ул басылды да, ләкин чыгарылмады. Шуннан сон мине гаепләү башланды. Үги улым Булат Гыйззәтуллин Мәскәүгә барырга киңәш итте. Ул вакытта астма белән авырый идем Көчкә генә, хәлсез хәлемдә Мәскәүгә поездга утыртып җибәрделәр.
Анда йөргәч, мине тыңладылар, бар, бабай, борчылма, кайт, дип җибәрделәр Бу хәл 1952 елда булды.
Кайткач, берникадәр вакыттан соң мине Зиннәт Моратов үзенә чакыртты Кердем, диванга утыртты, яныма килеп әйбәт кенә сөйләште Минем гаебем юк. мин инженер кеше, менә «ике лауреат» язып биргәч, ышанмый хәлем булмады, диде. Шикаять язучылар мине «Миркәй белән Айсылу» драмасында Мәржани исемен телгә алган өчен гаепләп язганнар икән Моратов. сина күрсәтергә ярамаса да күрсәтәм дип, аларнын әләкләрен дә күрсәтте.
Бу истәлек күп вакытлар узгач, 1977 елда язылды. Шунлыктан кайбер әһәмиятле сүзләр онытылып та калгандыр инде.
1982 ел, 23 сентябрь
Эштән кайтышлый Нәкый аганын фатирына бардым Ишекне Нәҗибә апа ачты Нәкый ага егылып кабыргаларын авырттырган икән, авырып торса да. ачык чырай белән өстәл янына килеп утырды
Ана Тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми советы карары белән чыгарылган «Урта гасыр гатар әдәбияты тарихыннан» исемле, яна гына басылган фәнни җыентыкны бүләк иттем. Ул аны сөенеп кабул итеп алды. Үзе турында истәлекләр сөйләп китте
1918 елда Уфада наданлыкны бетерү буенча укытучылар курслары ачылгач. Нәкый ага шунда укырга килә Анын торагы Фатыйма Шакулованыкы белән янәшә була Нәкый ага аларга кереп йөргән. Бу ханым бик күпне белүче, укымышлы хатын була Ул татарларга карата Русиядә үткәрелгән сәясәтне бик дөрес анлап, үз заманынын күпләр белмәгән мәгълүматларын белгән. Бертапкыр С Күкляшев турында да сөйләп китә һәм, менә анын сүзлеге, мин аны сезгә бүләк итә алам дип. «Диване хикәяте тагар» хрестоматиясенә төзелгән сүзлекне Нәкый агага биргән. (Ул сүзлек әле дә миндә саклана, диде Нәкый ата). Шул вакыт Шакуловларга шигырь укыи-укый бер карт килеп керә. Язучы һәм фабрикант Йосыф Дебердиев була бу. Сез нинди шигырь укыйсыз?—дип сорагач, «Сөбател-гажизин»нән, ди. Суфый Аллаһияр—ул искиткеч зур шагыйрь, оста шагыйрь,—ди Мин аптырап, сез фабрикант, ничек инде суфый шагыйрь белән мавыгасыз?—дидем. Ул, бу китап бик күпләргә дөньяны танырга ярдәм итә,—ди.—Минем фабриканы алдылар, алсыннар, менә идарә итеп карасыннар анын белән,—ди Фабриканы мин аны хәзер янасын эшли алам, аны алганга кайгырмыйм, әнә Суфый Аллаһияр кайгырмаска кушкан,—дип. анын китабыннан күп-күп өзекләр китереп сөйләп китте. Бу акыллы һәм культуралы кеше иде. Безнен искедән килгән зыялы нәселдән Заманында Петр I татарнын интеллигенция катлавын, аны оештырып, культурасын тоткан мирзаларын юк итү сәясәте уздырган, аларны чукындырган, ә Дебсрдиевләр чукынмаганнар
1983 ел, 30 декабрь
Бу көннәрдә Һади Такташнын III томы басылып чыккан иде. Мин ул томны Нәкый агага тапшырып кайтырга җыендым Кичке сәгать 5ләрдә трамвай белән юлга чыктым Иптәшлек урамына җиттем, Исәнбәтләр фатирынын ишегендәге кышырауга бастым Озак кына көтәргә туры килеп, инде китәргә җыенгач, баскычтан Нәҗибә аланын менеп килгәнен күрдем Анын күнеле күтәренке, ниндидер кой көйләп, җинелчә басып менеп җитте Исәнләштек. Озак көттегезме'’—ди. календарьлар җибәрдем әле бер унны, ди Ташкенттагы Мөгаззәмә апага (галим Жәвад Алмазнын бертуган апасы) да татар календаре җибәргән.
Өйгә кердек Мин тиз генә йомышымны бетереп китмәкче идем дә. чишенегез дигәч, чишенмичә булмады инде. Чишенеп. Нәкый аганын эш бүлмәсенә үттем Мин кергәндә ул, башына салам эшләпә киеп, эшләп утыра иде Шатланып күреште Татар теленең сүзлеге өстендә эшлим әле, диде
Нәкый ага бу III томны алган икән инде «Мин аны карандаш тотып, укып чыктым әле».—диде Мин инде корректурадан хаталар калып. Нәкый ага шулар турында әйтергә телидер, ахры, дип уйладым Ул исә: «Юк. мин анын тормышы белән танышып чыктым.Бик авыр шартларда, ярдәм күрми яшәгән икән, анын шу л шартларда иҗат итә алуына да исен китәр,—диде —Том яхшы чыккан,—диде — Андагы бер хатны нигә «Газыйм ка» гына дип яздыгыз, мин анын Газыйм Касыймов икәнлеген чамаладым инде, ул бер «левак» иде. мина да күп зыяны тиде анын Уфада чакта*.—диде Мин үземчә генә акландым Ул кешенен грвжданский реабилитациягә генә эләгүен әйттем Мәсьәлә аннан тыш редакторларга да бәйле бит, дип әйттем Чөнки мондый бер очракнын Фатих Әмирхан томнарын әзерләгәндә булганын хәтердән чыгармадым
Нәкый ага Такташ турында үзендәге материаллар нигезендә бер истәлек язарга җыенганлыгын ла әйтте Мәскәүдә булганда без Такташ белән бик дусланып киткән идек, диде ул Оренбургта вакытта Такташнын «Төркестан Сәхраларында» дигән
шигыре басылгач, Нәкый ага аны газетадан кисеп алып, жыеп куйган һәм үзе белән йөрткән Такташка, мин синен шигырьләреңне укып һәм җыйнап барам, дип әйттем, диде. Мәскәүдә үзенен җыйганнарын Такташка күрсәткәч, шагыйрьнең моңа бик күнеле булган. Сонгы мәртәбә Такташны Казанда, шагыйрь үләр алдыннан. «Киләчәккә хатлар»ны язган чагында күргән. Ул үлгән чагында минем «җидегәнче» дигән даным чыккан иде, иптәшләргә күләгәм төшмәсен дип мин ул вакытта атар белән аралашмадым, читтән әйләнеп үттем, ул вакытта минем тормышым да бик авыр булды шул, дип сөйләде Нәкый ага. Такташ турындагы истәлеген ничектер яза алмады ул («Мирас» журналында чыкты 2004.№2,3.ред ).
Институт тормышы белән гел кызыксынып торды Нәкый ага. Миндә Мифтахетдин Акмулланың кайбер билгесез әсәрләре булырга тиеш, аларны эшләргә вакыт җитми дигәне дә истә. Мин, Институтта Акмуллага бәйле бер җыентык чыгасы бар шикелле, дигәч, бу сүзгә каршы берни дә әйтмәде үзе. «Кыйссаи Йосыф»ның язмышы аны бик кызыксындырды. Тиражга бирелгән инде дигән хәбәргә бик шатланды. Колгалинең 800 еллыгын Мәскәүдә. Колонналы залда үткәрү кирәк иде дип офтанды.
Нәҗибә апа шул әңгәмә барышында Нәкый агага бер стакан үлән суы китереп эчерде һәм сонрак табын янына чакырды. Шунда Нәкый ага, менә бик күнелле булды әле, бүген минем туган көнем дә иде, диде, без аш бүлмәсенә үттек. Уңышларыбыз, югалтуларыбыз турында сөйләшеп утырдык. Нәкый ага композитор Латыйф Хәмиди һәм урта гасыр фарсы әдәбияты белгече Габдрахман Таһиржановларнын вафатын ишетмәгән булган икән, бик офтанды Габдрахман Таһиржанов Казанга сонгы килүендә (1983нен 11 октябре) Нәкый абыйларда булып, ялгыш эшләпәсен алыштырып киткән икән Нәкый ага анын турында, бу—көтелмәгән югалту, зур галим иде, дип көрсенде. Ул «Татар әдәбияты тарихы»нын беренче томы кайчан чыгар икән дип, шулай ук Галимҗан Ибраһимов әсәрләре чыкмауга (6-9 томнар нәшер ителү берничә елга тоткарланып торды) борчылды. Исән чакта күреп каламмы-юкмы инде дип сөйли иде. Аннан сон ул, XVII гасырның беренче яртысында татар әдәбияты тарихында нинди яңалыклар бар, бу дәвер бик буш бит, заманында мин бу дәвер белән кызыксынып эзләнгән идем, дип әйтеп куйды.
Мин Нәкый агага Фатих Әмирханның Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм Борһан Мансуров хакындагы фикерләрен әйткәч, алар шул бик «левак» кешеләр иде дип әйтте. Борһан Мансуров аеруча тупас җанлы, мин белмәгән нәрсә дорес түгел дигән фикер белән яшәүче булган икән
1992 ел, 17 сентябрь
Бүген Нәкый ага Исәнбәт белән бөтенләйгә саубуллашу көне. Анын җәсәден Камал театры фойесына куйдылар. Күп халык ана сонгы ихтирамын күрсәтү өчен килгән иде Мин дә табут янында шәрәфле каравылда тордым. Аннан сон анын җәсәден җеназа укыту өчен Ш. Мәржани мәчетенә алып киттеләр.
Көн кояшлы, тыныч, җылылык 18 градус булыр. Халык күп. күмүгә катнашучылар өч автобуска утырып Яна Бистә зиратына барды. Нәкый ага беренче хатыны Гөлсем апа янына күмелде...
Редакциядән:
Әдәбият га.зиме. археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановка 70 яшь тулды. Марсель Ибраһим улы—татар әдәбияты тарихына, текстологиягә һәм шәҗәрәләргә караган егермедән артык китап, йөзләрчә мәкалә авторы. Бу күренекле мирасчыбыз 1972 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, 1985 елдан ул инстнтутнын кулъязмалар, фәнни һәм архив бүлеге мөдире.