Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ-ПЕДАГОГ, ЧЫН ХАТЫЙП

Минем кулымда—Казан дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловнын олуг бәйрәме—тууына җитмеш ел тулу уңае белән «Идел-Пресс» басмаханәсендә дөнья күргән «Хатыйп Миңнегулов турында» дигән китап (2009. 584 б). Бу җыентыкка татар, төрек, әзербәйҗан. рус. эстон, башкорт, чуаш һәм башка милләтләр голәмәләренен. азучыларының, зыялыларының X. Миңнегуловнын фәнни-педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге хакында эчтәлек һәм жанрлар ягыннан төрле-төрле булган язмалары: биографик мәгълүматлар, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренә, монографияләре, дәреслек-хрестоматияләренә карата бихисап уңай бәяләмәләр урнаштырылган. Мәскәү белән Санкт-Петербург. Россиянен төрле төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдәге дәрәҗәле конференция, симпозиум, форумнарда ясаган чыгышлары мактап телгә алынган. Күренекле профессорның халкыбызның мәдәни-рухи үсешенә керткән тырышлыгы, эчтәлекле һәм җанлы лекцияләре, студентларга кешелекле мөнәсәбәте күп санлы мәдех-котлауларда, рәхмәт сүзләрендә чагылыш тапкан; гомер һәм хезмәт юлындагы әһәмиятле даталар да рәсми оешмалар, җәмәгатьчелек һәм коллегалары тарафыннан алкышлап каршы алынган. Китапта урнаштырылган—Хатыйп Йосыф улынын гаиләсенә, якын туганнарына, нәсел-нәсәбенә караган, төрки-татарларнын мәдәният, фән. әдәбият һәм сәнгать лөньясынын асыл затлары белән шәхсән җылы аралашу, багланышлар шаһиты булган рәсемнәр дә зур кызыксыну белән карала. Җыентыкның азагындагы гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүчеләр, студентлар, әдәбият сөючеләр өчен бик тә кирәк булган Хатыйп Миңнегуловнын хезмәтләре библиографиясе, аның эшчәнлеге хакында санап бетергесез язмалар теркәлгән. Алар белән танышып чыккач та. Хатыйп Йосыф улынын әдәбиятыбыз тарихын, анын сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен өйрәнүдәге хезмәтләренең мәһабәт бер тау булып калкып, күтәрелеп торуына тагын бер кат инанасын, сокланасың һәм горурланасын! Шуна күрә дә мин анын Башкорт дәүләт университеты доценты Рәүф Идрисовка биргән интервьюсендә «Гомер бушкарак үтте шул» дигән фикере белән килешмәс идем Чынбарлыкта исә ул—көнне төнгә, төнне көнгә ялгап мәдәни-әдәби мирасыбызны өйрәнгән һәм аны халкыбызга җиткерү өлкәсендә ару-талуны белмичә эшләгән галим. Кайсы гына газета-журналны ачып карама, анда Хатыйп Мнннегулов язмасына тап буласын, радио белән телевидениедән дә анын көр тавышы еш янгырар Менә гаиләбез—ирем Зөфәр Рәми, киленебез Илсияр Рәмиева белән Истанбул каласындагы мөселман мәдәниятенең гыйлем хәзинәсен туплаган Ислам китапханәсендә утырабыз, утыз томнан торган «Төрки дөньясы әдәбиятлары тарихы, энциклопедиясе, антологиясе» томнары сәхифәләрен актарабыз һәм. югарыдагы фикеребезне раслагандай, адым саен диярлек Хатыйп Йосыф улы Миннегулов мәкаләләренә юлыгабыз. Төркиядә басылган язмаларының исәбен галимнең әле үзенен дә белеп бетергәне юк: әлегә алар анын хезмәтләре библиографиясенә дә кертелмәгән. Әйтергә кирәк, энциклопедияләр өчен белешмә- мәкаләләр язу бик тә четерекле, вакыт күп сорый торган авыр эш. Анын «Әдәбият белеме сүзлеге». «Ислам на европейском Востоке» дигән энциклопедиядә, «Татар энциклопедик сүзлеге»ндә дә күп санлы мәкаләләре бар Галимнең унышлары бары тик әдәбият кысалары белән генә чикләнми, билгеле Ул—гуманитар фәннәрнең барысына да үз өлешен кертүче, универсальлеккә һәм энциклопедик киңлеккә омтылучы галим. Хатыйп Миңнегуловнын татар халкы рухи юлдашына әйләнгән 34
китабы. 650 фәнни мәкаләсе—мона ышандырырлык латил Татар халкынын мәдәни һәм әдәби тормышындагы вакыйгаларны Хатыйп Йосыф улы Миннегулов кебек үтемле һәм өлгер чагылдырып баручы, безнен заманнын елъязмасы вазыйфасын үтәүче башка әдәбиятчыны мин белмим.
Зәй районынын кечкенә генә Апач дигән авылында туган Хатыйп Миннегуловлар гаиләсенен тормышлары жинелдән булмый. Йорт хужасы Йосыф абзый жир өстендә йөрүче дүрт баласын, ә берсен хатыны карнынла калдырып. Ватан азатлыгын сакларга дип сугышка китә һәм шул заманнын үлем хәбәрләрендә традицион штампка әйләнгән сүзләр белән язылганча. Белорус фронтында утыз дүрт яшендә «батырларча һәлак була». Ятим калган Хатыйпка әле бу чакта биш яшь тә тулмаган була. Ачлык, хәерчелек хөкем сөргән бу авыр елларда утыз ике яшьтә итәк тулы балалар белән калган Гайнелхәят апа дүрт йөрәк җимешен исән-имин саклап кала, бер кызы исә ниндидер каты чирдән кинәт кенә үлеп китә Фидакяр ана балаларынын дүртесенә дә югары белем бирә, барысын да Кеше итә Ике югары
уку йортын тәмамлаган олы улы Миргалим танылган диңгез капитаны. Севастополь хәрби-дингез училищесе укытучысы, кыз туганнары—Гөлнур элемтә бүлеге җитәкчесе, ә өздереп гармун уйнаучы, шигырьләр язучы Хәнифә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы. Хатыйп исә Казан дәүләт университетының профессоры булып җитешә. Әнкәсенен рухи бөеклеге алдында Хатыйп Йосыф улы һәрвакыт баш иеп яшәде һәм яши. Бу турыда ул болай дип язды: «Әнкәй безнен өчен гадәти Ана гына түгел, ата да. президент та.
«политбюро» да. прокурор да булды Анын һәр сүзе, һәр ым-карашы безнен өчен катгый закон иде. Ул безне гаять кыен елларда да ашатты, киендерде, үстерде, укытты, тәрбияләде, гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкнын кадерен белергә өйрәтте* Әниләрен Ол>т Зат дип кабул иткән балалары исән чакта Гайнелхәят абыстайга бик тә кадер-хөрмәт күрсәтәләр Хатыйп исә.
кадерле әнисе вафат булгач та чыккан «Дөньяда сүзсмез бар • исемле китабын Гайнелхәят Шәйхелислам кызынын якты истәлегенә багышлады
Яшь Хатыипнын белем баскычлары буенча акрын-акрын югарыга үрмәләве һәрвакыт диярлек укуын хезмәт белән аралаштырып баруы үзенә күрә гыйбрәтле бер тарих Башлангыч белемне үз авылларында алгач та (1946-1950). күршедә генә урнашкан Пиләр (Федоровка) авылында җиле сыйныфны тәмамлый Мәктәптә укыган елларда ук әнисенә колхоз эшләрендә булыша, анын белән бергә урак та ура. Хатыйпнын бик тә укыйсы килә. Әмма якын-тирәдә урта мәктәпләр юк гаиләләренең матди хәле дә авыр Менә беренче сентябрь көне җитә Базалар мәктәпкә бара. Укуын дәвам итә азмауны авыр кичергән Хатыйп лапаска чыгып өзгәләнә-өзгәләнә елый Шуннан бер ел колхозда эшләргә, хайваннар карарга, көтү дә көтәргә туры килә ана Ниһаять, яшүсмер үтләреннән 2з чакрым еракта урнашкан Сарман районының Иске Кәшер авылындагы урта мәктәпкә юл тота Үзе ясаган чабатаны киеп, бүреләргә очрый-очрый ике урман аша чыгып. Апач белән Иске Кәшер арасын оч ел буена таптый Иске Кәшерлә ул фатирда яши ачлы-туклы гыйлем эсти. Авылына әнисе янына кайта алмаган, бер тәгам рн зыксыз калган көннәрнең берсендә Хатыйп янәшәсендә гаиләсе белән рәхәтләнеп ашап- эчеп утырган, ә ана бер чынаяк чәен дә кызганган фатир хужасы «Алабуганын китапханә техникумында укыганда, безнен белән синен кебек берәү ач укыды да, уку йортын тәмамлаганнан сон үлеп китте*.—ди Кара кан булып сава бу сүнәр Хатыйп йөрәгенә! «Бу кадәр фәкыйрьлектә үскәч, озак яшәп бу змас* дигән фикер анын ан төпкелләренә шомлы кисәтү сыман сенеп. әдәбиятчылар термины белән әйтсәк, куркыныч эчтәлекле архетип сыман XXI гасыр башына аяк басканчы эзәрлекләп килә.
1957 елда Иске Кәшер урта мәктәбен «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамаласа да, матди кысынкылык аркасында X. Миннегуловка шул ук елда Казанга килеп югары уку йортына кереп белем алырга мөмкинлек булмый. Ашыйсы ашлар, эчәсе сулар аны комсомол путевкасы белән Урта Азия якларына китереп чыгара Таҗикстанда яшәп, мамык җыюга катнаша, уран табу һәм эшкәртү заводында эшли, политехникумның геофизика бүлеген укырга керә. Әмма әнисенең авыру хәбәре килгәч тә, ул туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли, урман кисә, клуб мөдире була.
Бары тик 1959 елда гына X Миннегуловка Казанга килергә һәм университетның тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алырга мөмкинлек туа. Ләкин университетта да тыныч кына укырга насыйп булмый әле аңа. Ул заманнарда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык булу сәбәпле, алар төркемендәге студент халкын читтән торып уку бүлегенә күчереп, милләтәшләребез яшәгән төрле төбәкләргә тараталар. X. Миннегулов исә Пенза өлкәсендәге Кач кару авылына барып чыга. Ә инде университет тәмамлаганнын соңында өч ел Сарман районынын Чукмарлы урта мәктәбендә укыта, директор була, район партия оешмасында төрле җаваплы эшләр башкара. 1966 елда Казан университеты аспирантурасына кабул ителсә дә, бер елдан аны татар әдәбияты кафедрасына укытучы итеп билгелиләр.
Менә кырык елдан артык ул шушы кафедрада эшли. Татар әдәбияты тарихы һәм анын Шәрекъ әдәбиятлары белән багланышлары хакында чын «хатыйб»ларча— ораторлык сәнгатенең югары дәрәҗәсендә лекцияләр укый, вакыт агышын да оныттырып, ардыртмыйча, талчыктырмыйча әдәби материалны шәкертләре аңына сеңдерә. Лектор буларак аның үз-үзен тотышында кул җитмәслек кеше итеп күрсәтү чире дә, үз-үзенә соклану, гашыйк булу кебек нарциссизм чире дә юк. Шуна күрә студентлар да аны үз итәләр. Кайбер мөгаллимнәр шикелле зачет-имтиханнар вакытында ул студентларны тыңлаусыз булганнары өчен «бирәм әле кирәгегезне» кебек сүзләр белән куркытмас та, өркетмәс тә. Күренекле профессор шәкертләре белән үзе арасына «кытай дивары» да куеп маташмый, аларнын барысына да, аеруча кыз балаларга игътибарлы булып, кешелекле караш күрсәтә. Бу уңайдан шуны да әйтеп китәргә жөрьәт итәм: анын бәхетсезлеккә очрап авырып киткән кызы Гөлназны аякка бастыру өчен түккән көчен нинди генә бизмәннәргә салсан да үлчәп бетерерлек түгел. Ата кешенең мондый изге гамәлләре, рухи бөеклеге алдында үзеннән-үзе баш иелә, ана карата хөрмәт хисләре уяна.
Профессорның Хатыйп дигән исеме дә җисеменә һәм тарихи асылына туры килә. Гарәпләрнең антик дәвере дип саналган исламга кадәрге жаһилият дәвере шигъриятендә «хатыйблар» дип, җәмәгатьчелек фикерен бергә туплап, кабиләдәшләрен әйдәп баручыларны, иҗтимагый-сәяси, рухи-әхлакый мәсьәләләрне ялкынлы хотбә-вәгазьләре белән үз кавемнәренә җиткерүчеләрне санаганнар. Өстәвенә, «хатыйблар» шагыйрьлек сәләтенә дә ия булганнар. Бу сыйфатлар Хатыйп Миннегуловка да хас. Яшьлегендә ул район матбугатында байтак кына шигырьләрен дә бастыра. Шигърияттән аерылмау анын бүгенге яшәеше өчен дә хас. Еш кына ул үзенең лекция һәм чыгышларын мөсәҗҗәгъ нәсер (рифмалы, ритмлы проза) белән бизәр, шигъри мисаллар, хикмәтле сүзләр, мәкаль-әйтемнәр белән үреп бирер.
1999 елдан бирле профессор X. Миннегулов татар әдәбияты теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Вазыйфасын үти. Үзе кебек, ул кафедра әгъзаларыннан да тырыш хезмәт, аеруча, фәнни эш планнарыбызны үтәүне таләп итә. Фәнни хисаплар биргәндә без, советлар чорындагыча, юморны да катыштырып, ярыш нәтиҗәләрен тикшерәбез, кырыкмаса кырык яктан үзебезне үлчибез, алдагы еллар белән дә ничек эшләгәнебезне чагыштырып карыйбыз. Кафедра мөдиренен таләпчәнлеге нигезендә бер хакыйкать ята: фән белән шөгыльләнмисең икән укытуның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмый.
X. Миннегулов тәрҗемәи хәлендәге авыр мизгелләрне, бигрәк тә анын балачак һәм яшьлектәге фәкыйрьлек белән үткән елларны искә алгач та һәм дә анын фәнни-педагогик эшчәнлегендәге, холкындагы аерым сыйфатларга күз ташлагач та. безнен күз алдыбызга үзаны (самосознание) көчле булган, армый-талмый
гыйлем эстәгән, сынмыйча, сыгылмыйча, гайрәт белән алга—идеалына таба хәрәкәт иткән зур Галим образы килеп баса. Күкләрдән иңдерелеп, тумыштан ук бирелгән мондый био-психологик сыйфатлармын мәдәни-ижтимагыи жирлекгә үсеп китүен философлар «теләк-омтылыш» дигән төшенчә (категория) белән үлчиләр. Дөрес. X. Миннегуловнын гыйлем эстәү дигән олы юлда күргәннәрен, яшәү өчен тартыш- көрәшләрен төрле методологик принциплар Фрейд психоанализы (кешенен интеллектуаль хезмәте—сублимация җимеше). Ницшснен (көчле ихтыярлы кеше), марксистик идеология (кеше—социаль зат. иҗтимагый продукт, хезмәт җимеше), дини карашлар (мәрхәмәтле, игелекле кеше) күзлегеннән дә анлатып булыр иде Галимнең «эго»сына нинди генә тәгълиматлар күзлегеннән якын килсәк гә. анын көчле импульслы үзаны. минлеге үз халкынын, ул яшәгән, эшләгән тирәлектәге кешеләрнең, гаиләсенең мәнфәгать һәм ихтыяҗлары белән тыгыз үреп бирелгән. Анын үз йөзе, үз олуг «Мин»е булган милләт хадимс икәнлеген «Хатыип Миннегулов турында» дигән китапта замандашлары тарафыннан әйтелгән сүзләр дә раслый Профессор Хатыип Миннегулов—ин элек урга гасыр гатар әдбияты буенча зур белгеч. Ул аның һәр үсеш баскычын—борынгы төрки дәверне дә. Болгар-Хәзәр. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын да, XVII һәм XVIII гасырлардагы әдәби барышны да биш бармагыдай яхшы белә. Урта гасыр татар әдәбиятын гомумфилологик яктан өйрәнүгә, андагы күренекле шагыйрьләр иҗатын монографик планда яктыртуга, бу чор тагар һәм Шәрекъ әдәбиятлары өчен хас сәнгатьчә фикертәү үзенчәлекләрен күрсәтүгә ул аеруча зур өлеш кертте Мона дәлил итеп анын кайбер китапларының исемнәрен атау гына да җитә «Шәрекъ һәм урта гасыр гатар әдәбиятындагы кысалы кыйссалар» (1988), «Сәйф Сарай. Гөлесган. Лирика Дастан* (1999). «Дөньяда сүземез бар...» (1999). -Гасырлар өнен тыңлан • (2003) Шуны да искәртергә кирәк: X. Миннегулов җитмешенче елларда ук Алтын Урда дәвере шагыйрьләре Сәйф Сарай белән Котб иҗатларын Шәрекъ Ренессансы кысаларында Сәгъди Ширази һәм Низами Ганжәвиләр белән чагыштырып, шактый зур эш башкарган иде. Сиксөненче-туксанынчы еллар дәвамында ул «ак таплар» белән гулып яткан Алтын Урда чоры әдәбиятын өйрәнүне тагы да көчәйтә һәм кинәйтә төште Гасырлар һәм дөньяга карашлар алмашкан дәвердәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр X. Миннегулов кебек галимнәргә Алтын Урда тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын тикшерүгә табу салган ВКП(б) Үзәк комитетының 1944 елгы 9 август карарын кире
КДУның татар бүлегенә 60 ел. Сулдан уңга. шагыйрә аспирант Л Янсуар. язучы К Миңлебаен, галим Ә Нигъмәтуляин (Уфа) шагыйрә Л Газшова, язучы М. Хабибуллин. галимнәр X Миңнегулов һәм А дхмәдуллин 2004 ел
кагарга мөмкинлек тудырды, урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнгәндә бер чордан икенче чорга кискен сикерүләр, өзеклекләр бетерелде, ә Алтын Урда чоры әдәбияты исә, сәнгатьчә фикерләү чылбырының бер буыны буларак, мәктәп һәм югары уку йортлары программаларында тиешле урынны алды.
Профессор X. Миннегуловнын фәнни эшчәнлегендәге югары нокталарнын берсе—«Татар әдәбияты һәм Шәрекъ классикасы» (1993) исемле монографиясе Хезмәт китап булып басылып чыккач та (1994). ана Татарстан Республикасынын Дәүләт премиясе бирелде. Төрки-татарларның унбиш гасырдан артык диярлек әдәби барышын тарих хәрәкәте, дәүләтчелек, этнослар. мәдәниятләр, халкыбызның килеп чыгышы, гарәп, фарсы, төрки әдәбиятлар белән тыгыз мөнәсәбәттә яктырткан бу хезмәт жәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уятты. Россиянең төп әдәби-фәнни басмасы «Вопросы литературы» журналында да ул татар әдәбиятының Шәрекъ традицияләре белән тыгыз багланыш хосусыятләрен объектив чагылдырган хезмәт буларак мактап телгә алынды.
«Татар әдәбияты һәм Шәрекъ классикасы» исемле монографиясенең кыйммәтле ягы—анын басылып чыгу белән фәнни-гамәли әйләнешкә кертелүе, югары уку йортларының татар һәм рус филологиясе факультетларында дәреслек Вазыйфасын башкаруы, мәктәпләребез өчен яна программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзү, ярдәмче әсбаплар язу өчен нигез булуы. Әмма анын әһәмиятен бары тик шушы аталган гамәли бурыч һәм максатлар белә генә чикләп кую бик үк дөрес булмас иде. Киләчәктә бу китапта тупланган бай фактик материал татар әдәбиятынын үсеш кануннарын һәм багланышларын өйрәнүче яңа буын әдәбият галимнәре өчен таяныч булачак. Шәхсән, мин үзем X Миннегуловнын шушы китабыннан файдаланып, гарәп әдәбиятынын даһие Мәгарри иҗаты һәм татар әдәбияты темасына фәнни- теоретик җегәрле диссертация дә язылыр әле дигән өметтә калам.
X. Миннегуловнын кайсы гына китабын алып карама, аларнын һәрберсендә Урта гасыр һәм Яна заман татар әдәбиятынын Шәрекъ әдәбиятларының өч юнәлеше—дини-әхлакый. суфыйчылык һәм дөньяви Ренессанс әдәбиятлары белән чагыштырып өйрәнелүгә зур урын бирелә.
Мәгълүм ки, Октябрьгә кадәрге әдәбиятыбызнын барлык әсәрләре диярлек ислам дине фәлсәфәсе белән сугарылган. Урта гасырлар. XIX йөз һәм XX гасыр башы татар әдәбиятынын Коръән тәгълиматы белән берегеп үсүен күрсәтүгә багышлап, галим жегәрле генә хезмәтләр язды. Мәктәп, гимназия укытучылары анын «Корьән һәм татар әдәбияты» дигән рисаләсен бик кирәксенеп һәм яратып кабул иттеләр X. Миннегуловнын татарларда ислам диненен таралу тарихы, мәдәниятыбызга һәм әдәбиятыбызга йогынтысы. Корьән тәрҗемәләре хакындагы чыгышлары һәм мәкаләләре төрек укучысына да килеп иреште. Бу юнәлештәге эзләнүләрен ул бүген дә дәвам итә. Соңгы дистә ел эчендә галим күпсанлы чыганаклар буенча Тажетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлын тәфсилле өйрәнде, хатыны Рәмзия Садри кызы белән бергәләп, анын дини-суфыйчыл эчтәлекле атаклы «Рисаләи Газизә» китабының текстологиясен булдырып, төпле шәрехнамәләр белән «Мирас» журналы аша һәм күләмле басма китап рәвешендә халыкка җиткерде.
Әйе. профессор X Миннегулов—күренекле текстолог та бит әле. Төрле почерктагы, өслүбтәге гарәп хәрефләре белән язылган, борынгы төрки сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары белән тулган урта гасырлар әдәбияты буенча кулъязмаларны күзләрне бетерә-бетерә уку. аңлашылмаган сүзләргә тәрҗемәләр, аңлатмалар бирү, искәрмәләр язу—укучы күз алдына китерә алмаслык авыр эш һәм күп вакыт сарыф итүне сорый торган хезмәт. Корама, катнаш тел белән язылган текстлардагы ислам дине төшенчәләренә эчтәлекле комментарийлар бирү тагын бер кат галимнен текстология өлкәсендә дә фәнни әзерлекле, эрудицияле галим булуы турында сөйли.
Егерменче гасыр азагында СССР таркалгач та. дөньяның төрле кыйтгаларына таралган татар әдипләренен һәм зыялыларының мирасын Ватанга кайтару мөмкинлеге туды Кытай. Төркия. Германия. Финляндия һәм Япониядә яшәгән Гаяз Исхакый. Сәгадәт Чагатай. Ләбиб Каран. Сания Гыйффәт. Хөсәен Габдүш. Хәсән Хәмидулла. Минһаҗ Исмәгыили кебек шәхесләрнең мөһажирлектә язылган әсәрләре X. Миннегулов тырышлыгы белән татар матбугаты битләрендә һәм монографик
хезмәтләрдә дөнья күрде, аларнын әдәби-мәдәни эшчәнлеге хакында бай мәгълүмат бирелде Ул XX гасыр башындагы Ренессанс әдәбиятыбызның нигез ташларын салучы Гаяз Исхакыйнын мөһажирлек дәвере иҗатын һәм публицистикасын өйрәнү буенча бәһалап бетермәслек игелекле эш башкарды, берничә китап һәм монография язды. 50 гә якын мәкалә бастырды (Исхакый мөһажлрлсктә. 1999. Гаяз Исхакый Ислам мәмләкәтләрендә, 2003. Гаяз Исхакыйнын мөһажирзектәге ижаты. 2004. Чит илләрдәге татар әдәбияты. 2007: Янапар тарихы История Актукова. 2008)
Профессор X. Миннегулов—кин колачлы тикшеренүче Ул урта гасырлар турында гына түгел, яна заман татар әдәбияты турында да иркен фикерли. Анын XIX йөз суфыйчылык шигъриятен, дөньяви эчтәлектәге реалистик мәгърифәтчелек поэзиясен һәм прозасын өйрәнүгә керткән өлеше дә зур. Сиксәненче еллар башында язылган, университетның фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек булган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» һәм «XIX йөз татар хрестоматияләре» бүген дә студентларның кулыннан төшми. Татар әдәбиятынын алтын дәвере—XX гасыр башы, аеруча анын рухи аталары Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый хакында анын күпсанлы мәкаләләре, хезмәтләре язылган. Совет чоры һәм бүгенге әдәби барыш турында да мәкаләләре (К. Нәжми, А Гыйләжев, Ә Синегул. Ә Рәшит. К. Булатова, Р Гаташ) басылып тора. Әле менә күптән түгел анын ике шәкерте—Афзал Таһиров һәм Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов турында диссертацияләр яклаган Рәҗәп Бәдретдинов белән Резеда Ласкова фән кандидатлары булдылар Галимнең әдәбият теориясе, бигрәк тә анын шәркый жанрлар, традицияләр, образ-сурәтләр. мотивлар турында әдәбият белеме сүзлекләренә, энциклопедияләргә язган мәкаләләре дә игътибарга лаек Мәсәлән, минем үземә анын халкыбызның сәнгатьчә фикерләвендә «игү ат» мотивын тикшергән, ягъни җирдә кеше булып яшәгәндә изге гамәлләр кылырга чакырган мәкаләсе ошый
XX гасыр азагында илдәге сәяси-иҗтимагый вәзгыять, идеология үзгәргәч тә. милли мәгарифебез дә янарыш юлына басты. X Миннегулов та татар һәм рус мәктәпләренең 5. 9. 10 сыйныфлары өчен дәреслекләр язу. хрестоматияләр төзү эшенә алынды һәм аларнын берничә басмасы дөнья да күрде. Урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфы, гимназия, көллият. махсус уку йортлары өчен язылган дәреслекнең фактик материалга бай. теоретик күзәтүләрнең төпле булуын аерата билгеләп үтәсе килә. Хәзерлекле әдәбият укучысы өчен анда материалны сайлап алу. проблема кую. иждди эш итү мөмкинлекләре бик тә зур. Элгәрссс еллардагы дәреслекләрдән аермалы буларак, бу дәреслектә урта гасыр татар әдәбияты үссш-үзгәрештәгс дәвамлы бер процесс рәвешендә чорларга бүлеп укучыларга тәкъдим ителә Кайбер альтернатив дәреслекләрдә урта гасыр татар әдәбияты бүген дә өзек-төтек өйрәнелә, теге яки бу чордагы аерым шагыйрьләр иҗатларын яктыртуга гына игътибар юналтелә Хатыйп Миннегулов язган дәреслек исә урта гасырлардагы әдәби барышны бөтен тулылыгында һәм берботен буларак күзалларга мөмкинлек бирә
Мадәниятыбы зны. әдәбиятыбызны өйрәнүдәге уңышлары өчен филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннегулов күп кенә дәрәҗәле һәм мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булды Ул—Россия гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы (1996). Татарстанның һәм Россиянен атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995). Россия Фәннәр академиясенең гыйльми стипендиаты (1994-19%). Халыкара ел кешесе (Англия. Кембридж. 199К). Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998). Татарстан Язучыларберлегенен Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе (2006). Халыкара клзакъ-гөрек университетының (Торкестан) шәрәфле профессоры (2004), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (19% елдан) һ.б. Киләчәктә дә ана яраткан һөнәре-әдәбият фәне өлкәсендә янадан-яңа ачышлар ясарга, бүгенге көндә басылып чыгу ны көтеп ята горган әзер һәм җитди хезмәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткерергә, лаеклы бәяләнүтә. сәламәтлектән аерылмыйча, җан тынычлыгы белән яшәргә, иҗат игәргә, халыкчы, милләтче галим-хатыйп булып, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп итсен’