КОТЛЫЙБЫЗ
Дамир Гарифуллинга 70 яшь
Берәүләр аны шәжәрәләр төзүче Дамир Гарифуллин
буларак белсә, кемнәрдер исә робагыйлар ижат итүче,
танылган жырлар авторы —шагыйрь итеп кузаллый.
Кечкенәдән китапка, китапларның да әле ниндиенә—ерак
чорларга барып тоташканнарына мөкиббән егетнен тарихчы-
фольклорчы, әдәбиятчы, хәтта дин белгече («Ислам»
белешмәләр сүзлеге,—1993, авторларының берсе) булып
китүе гаҗәпмени. Бай тормыш тәжрибәсе туплаган гаять
кызыклы шәхес ул Дамир Гарифуллин. Тормышның,
яшәешнең ин тирән, мәгънәле катламнарына «төшеп» ижат
итүе дә аны Мөхәммәд пәйгамбәрдән (с.г.в.) башлап бүгенге
көннен күренекле кешеләре, әдәбият-сәнгать әһелләренең
шәжәрәләрен тупларга этәргеч биргәндер. Төбәк-район
тарихлары да аның игътибарыннан читтә катмый Мөселман дөньясында жиде
буын ата-бабанны белү, киләчәк буыннарга белдереп калдыру, шәжәрә агачын
төзү—борынгыдан килә торган күркәм гадәт, милли үзанны уяту да изге гамәл
санала. Дамир Гарифуллинның «Шәжәрәләр» I китап (2002) әнә шундыйлардан:
Республикабызның беренче президенты М Шәймиев, Тукай, Рәмиевлар.
И. Шакиров Һ.6.—жәмгысе 31 шәхеснең нәсел-нәсәбе яктыртыла әлеге китапта.
Д. Гарифуллин ижатынын икенче төп тармагы—робагыйлар. Ул аларны
яратып «Уйлануларымның каймагы» дип атый. Ерак гасырларда яшәп ижат
иткән Гомәр Хәйям, Әбугалисина, Сәйф Сарай, Галишер Нәваи традицияләрен
дәвам итеп робагыйлар язу хәзерге татар шагыйрьләре иҗатында да күркәм
күренеш Шигъриятнең тирән фәлсәфә, фикер-уйлануларга нигезләнгән бу
төренә элгәррәкләрдән Акмулла, Тукай, Туфаннар, бүгенгеләрдән Т. Миннуллин.
Г Мөхәммәтшин, Р Гаташ, М. Мирза һ.б. бик яратып мөрәҗәгать иткәннәр һәм
итәләр.
«Тормыш тәжрибәсе тудырган фикерләрнең робагыйларда йөрәккә ятышлы
сүзләр аша бирелүе тан калдыра»,—дип яза Д. Гарифуллин «Мен дә бер робагый»
дип исемләнгән китабының (2001) кереш сүзендә.
Билгеле хакыйкать, шагыйрьләрнең күпчелеге авылда туа. Тукай Кырлаен
зурлаган кебек, Дамир Гарифуллин да үзенен Сарманына иҗатында зур урын
бирә Бу очракта анын «Сарман энциклопедиясе» үзе генә дә ни тора Ә инде
«Күкрәп яшә, Сарманым», «Чыгарсынмы каршы алырга?» җырлары әле бүген дә
җырчыларыбыз игътибарында.
Дистәләгән китап авторы Дамир Гарифуллин бәлки әле нәкъ менә Сарман
ягында туып-үсүе белән дә бәхетледер. Аның автобиографиясенә күз салсаң, 1939
елның 5 маенда туган егет бәхет эзләп еракларга китми Хәрби хезмәттәге вакытын
санамаганда, тормыш тәҗрибәсен туган төбәгендә ала, туган ягына хезмәт ит ә.
төпләнеп яши, шунда ижат белән шөгыльләнә Авыл хуҗалыгы инспекциясендә җир
төзүче инженер ул, партиянең Сарман район комитетында пропагандист-инструктор
да, район һәм өлкә газеталарының махсус хәбәрчесе дә, «Сарман» газетасы редакторы
да булып эшли. Матбугат өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен 1988 елда «Атказанган
мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
1992 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Д. Гарифуллин балалар өчен дә ижат итә, ул нәниләргә багышланган берничә
китап авторы да. Соңгы елларда «Норильлаг тоткыны», «Ике су үзәнендә»,
«Робагыйят» исемле китаплары дөнья күрде.
Мансур Сафинга 60 яшь
Шагыйрь, прозаик һәм тәржемәче Мансур Габдулла улы
Сафин 1949 елнын II маенда Кемсрово өлкәсенен Анжеро-
Судженск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа Балачак һәм мәктәп
еллары Татарстанның Мамадыш шәһәрендә уза. Урта мәктәпне
тәмамлагач. Оренбург зенит-артиллерия училищесында хәрби
белем алып. Совет Армиясе сафында хезмәт итә Әмма әнисе
Әминә апа фабрикада эшләгәндә инвалидлыкка дучар булу
сәбәпле, армиядан китәргә мәжбүр була. 1970 елны Мамадышта
педагогик курслар тәмамлап, берникадәр вакыт укытучы булып
эшләгәннән сон, Казан дәүләт университетының физика
факультетына (радиофизика һәм электроника бүлеге) укырга
керә. Университетны тәмамлагач. Казанда радиоинженер.
Мамадышта райком инструкторы. Сергеев Посадта хәрби
офицер. КамАЗда автомеханика заводы директоры урынбасары булып эшли.
1995—2000 елларда Чаллыда чыгып килгән -Аргамак* әдәби-нәфис журналының баш
мөхәррир урынбасары. 2000- 2002 елларда Чаллы дәүләт педагогия институтында
укытучы, 2003—2004 елларда «Казан* әдәби-нәфис журналынын бүлек мөдире
була.
М. Сафинның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре 1966 елда Мамадышта «Коммунистик
хезмәт өчен» һәм Куйбышевта «За Род и ну» газеталарында дөнья күрә. 1970—80 елларда
анын әсәрләре, тәржемә һәм тәнкыйть мәкаләләре дистәләрчә күмәк жыснтыкларла. Мәскәүдә
чыгучы газета-журналларда («Новый мир*. «Литературная Россия», «Культура». «Детская
литература» һ б ) басылып чыга
1994 елны аның бер-бер артлы «Хәерле иртә» (шигырьләр). «Надежда. Вера и Любовь»
(шигырьләр). «Край былинный, Мамадышскнй» (тарихи очерклар), «Эдуард Касимов. Живой
памятник» (тәржемәләр) исемле китаплары нәшер ителә
Мансур Сафин 1997 елда Язучылар берлегенә кабул ителә 1999 елда Казан дәүләт
университетының филология факультеты аспирантурасында укып. «Татар поэзиясендә пей
заж образлары системасы» дигән темага кандидатлык дессертаииясе яклый.
Бүгенге көндә ул ике дистәдән артык китап авторы М Сафин рус һәм татар телендә яза,
шуна күрә тәржемә өлкәсендә дә актив эшли Анын тәржемәсендә русча матбугат битләрендә
Утыз Имәни, Гали Чокрый. Бакый Урманче. Г Афзал. И Салахов, Р. Вәлиев. А. Хәлим. Ф
Бәйрәмова һ б әсәрләре, ә татар телендә М Цветаева («Канатлы күңел*. 2008). Н Рубцов
(«Моңлы Йолдыз». 1999), В Высонкии («Ярсу йөрәк», 2008); И. Бунин. С. Есенин. В
Хлебников. Б. Пастернак һ б. әсәрләре дөнья күрә
Мансур Сафин тучан як тарихын өйрәнә, археолог буларак борынгы Болгар. Биләр.
Алабуга, Кирмәнчек, Чаллы шәһәрләрен казуда катнаша, алар турында фән ни-тарихи
очерклар яза
Балалар язучысы буларак. М Сафин унлап китап нәшер итәргә өлгерле. 2000 елда ул
балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи
Маннур исемендәге премиясенә лаек булды Шулай ук анын ижаты Э. Касынмон һәм Е Уткин
премияләре белән дә билгеләнде
2007 елнын 26 апрелендә анын тырышлыгы белән Чаллы әдәбият тарихы музее
оештырылды һәм уңышлы эшләп килә.
Сокгы елларда яэучынын «Мамадышка мәдхия Ода Мамадышу*. «Казанские стансы».
«Челны мои былинные» исеше шигырь китаплары дөнья күрде
Редакция калдектмлы юбилярларны ихлас котлыН. яларга исәнлек-сатлык, яня
иҗят уныимяры тели/