Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАК


Тын урамнан берәү атлый Көн салкынчарак булса да ул яланбаш, йон беретын портфеленә кушып тоткан Жинелчә агарган качын гына чәчләрен, ара-тирә башын чайкаштырып, буш кулы белән
уңга-суңга сыпыргалап куя Зәңгәрсу плащынын изүләре ачык, чабуларын әрсез җил чая гына каккалый Төсс-чыраена карап кырык тирәсен биреп була үзенә.
Район үзәге саналган, хәтта калача йорт-каралтысы хәтсез тоелган поселок урамында әле адәм заты сирәк очраштырса да. нигәдер ир, кемнәндер шүрләгәндәй, вакыт-вакыт туктап, тәбәнәгрәк итләч гәүдәсен өне өсгенә калкынып баскан әрлән кебек җай гына борып, берчә узган, берчә барыр юлын айкап ала Кунакка килгәнме? Командировкагамы'’ Тәүге тапкыр чит авылга ятсыныбрак керәсен шул.
Аңгартмастан янәшәдәге таш йортмын аргы кабыргасыннан нәрсәнедер дынгылдатканчы тибеп жибәрделәр. тибелгән нәрсә яньчелгән тартма икән—юлаучыны шыелдык җиле белән сискәндереп, кызулыгын югалтты да жай гына тротуар читендәге янгыр күлләвегенә елышты
Анарчы тыкрык чатында пәйда булган елгыр малай, үткенчсне өркетеп, өстенә үк ыргый я зды
— Һый-ый, шалапай!—Иркәйнең тавышыннан дертләү, шул ук вакытта тәкәбберлек, эрелек сыйфатлары чагылды Малай беразга тагын нәрсәдер көткәндәй карап тора бирде, агай кеше инде аны күзгә дә элмәгәндәй ары узды. Малайнын иреннәрен бөршәйтеп үзен үчекләп калуын күрмәде ул Баягы эре күзле янгыр нык сснгәндерме. әллә электән бурсуы житкәндерме. такта тротуар ачык тыкылдамый
Иртәләгән көз... Яфраклар сарыга сабышмас борын ук елак көннәр ешайды, аяз таннарда кыраулы сат кын нар тынны куыра
Юлаучы ике кат. 1ы кунакханә ягына борылмады да. Шулай да авыз чите белән генә көлемсерәми булдыра азмады кайчандыр шушы йортнын шәп җиһазлы аулак бүлмәсендә үз тиңендәге, ягъни уртачарак гүрә-кара белән тигергәннәрен хәтерләде. Әвсш-тәвеигтөн кергән акчаларга. Иркенрәк иде шул элегрәк дөнья кадерен белгән елгыр бәндазәргә Хәер, хәзер бигерәк тә
Сабир ШӘРИПОВ (1948) тпо/кче те. и.умһ чыккан диспилзгзн проза китабы авторы. Башкпртстан Республикасының атказанган чздзният хвзтткзре
Озынкүл тугайларыннан дымсу һава бөркелгән кебек. Инде такталы сукмак бетте, кырчынташлары таралып яткан кин, мәйдан сымагырак ачыклыкта күкрәге иркенәйгәндәй тоелды. Иркәй, портфелен куеп плащынын төймәләрен чырт-чырт каптырды, билбавын җайлап буды, беретын рәтләп кийгәч, кулларын уды. Авылнын бирге очында шулай да җанлырак икән. Еракта мылтык аткандай лау-лау эт өргәне ишетелә, кайдадыр көтү кайтканын көтеп бозау мөгри.
Кемдер алачыгында чанкытып тимер чүки. Чанк-чанк... Ирексездән юлаучының күңеле «теге чак...», «теге чак...» дип дертләнгәндәй итте. Теге чакмы? Беренче килүе бораулыймы миен? Әллә соңгысымы? Соңгы тапкыр, калкулыктагы очтән икенче, а-анау өйгә, былтыр...
Куйчы, куй, искә төшермәвен хәерле. Кайчандыр сирәк-мирәк, егетләрчә җилкенеп барып керә иде алдында карт шомырт үскән иске, әмма ныклыгын югалтмаган җыйнак өйгә. Кызык, капка баганасына элек калайдан кисеп беркетелгән кызыл йолдыз торамы икән һаман?
Элеккеге сабакташын өч-дүрт ел элек уйламаганда очраткан иде. Сабакташы дип, ни бары тәүге курста бергә укыдылар вузда. Жәйге каникулдан сон кызый үз теләге белән укуын өзәргә мәжбүр булды. Фронтовик атасы гүргә киткән, анасы түшәккә егылган...
Азак ятакта «кызып»-«кызып» диплом юган кичтә кемдер Озынкүл кызын телгә алды, «бичараның анасы да дөнья куйган бит,—дип кызганды.— Яшәве кыен булыр ана, күнелгенәсе бигрәк йомшак»,—дип тә юраган иде өстәвенә. Менә шулай, еллар үткәч, сулар аккач, әлеге узамын—түрәкәй көтмәгәндә аны, ягъни элеккеге сабакташын, кышкы челләдә Озынкүл универмагында очратты. Кыйгач кара кашлы, конгырт күзле, аксыл йомры битле, ымсындыргыч иренле хатынкайны ничектер нык таныш, кайчандыр якын күргән кешегә охшатты.
Гади, әмма килешле киенгән хатын да үзенчә гаҗәпләнеп, таныр- танымас текәлде, әзгә генә йөзенә монсу, сабыр елмаю ягылгандай булды. Хәерсез, исеме истә калмаган ләсә гәүдәгә юка гына монау хатыннын.
—Саумы, Бәләкәч!
—Саумысыз, Озын абый...
Шул! Шул! Кайчандыр бергә агрономлыкка укыган сабакташы бит.
Армиядән кайткан егетебез ниститутга чакта ук үзеннән яшькә дә, буйга да кечерәк Озынкүл кызын шаяртып шулай сәламләгәне, ә җавапка «үзен озын булгач та», йә, «табылган озын абый...» дигәнерәк эчкерсез мыскыллау ишеткәне булды.
Кармак салырга да чамасы бар иде егетнен басынкы, итагатьле кызга. Тик нигәдер тартынды. Елмая төшкәннәргә сырпаланды шул.
—Нинди җилләр ташлады дисеңме?—күрешеп тормадылар, син дә мин сүз куерттылар,—Сез баерак бит, чәчүгә орлык теләнеп йөргән көн әле. Әй, бетмәс инде минем мәшәкать. . Агропромнын баш агроном камытын кигәнче, райкомда да йөгергәләп алдым әле бераз.
— И түрәлек бата шул Сезгә! Староста идегез бит әле группада. Партработник икәнегезне районыгыз гәзитеннән укып белгән идем әлегерәк.
Агроном аулак кибеттә гәпләшүдән үзенә җан рәхәтлеге, бераз шуклык өстәлүен сизеп, хәтта кайры тун төймәләрен ычкындырып ук җибәрде, кондыз бүреген кырынрак салды, «Бәләкәч»нең хәл-әхвәлләрен төпченебрәк белешергә, үзенекен күпертебрәк тасвирларга тырышты, «син»гә күчәргә кушты.
—Әй. Бәләкәч. Бәләкәч, укыганда бит мин, кайчан зурая инде бу, дип кызыга идем, валлаһи,—дигәч, тыелып калды, югыйсә, «хәзер син әнә нинди 26
симпатичный бичә* дип төчеләнмәкче иде. Сабакташынын гаилә хәлләрен сорашырга да онытмады, тик икеле-микеле генә фикердә калды.
—Унмадым шул...
Укуын ташлап кайткач, сабакташы бераз почтада гомер уздырган, аннан китапханәгә күчкән, читтән торып техникум тәмамлаган Бертуган энесен язын Армиягә озатмакчы
Йомышы булмадымы, сатучыларнын ләчтитеннән өректеме, хатынкай тышка ынгайлады. Иркәй аны хәтсез генә озата барды
Машинасы якында булмауга үкенеч белдерде. Әмма юллашы мона әллә ни әһәмият бирмәде Хушлашып. Бәләкәч купшы, җыйнак кына ак пималарында кыланыбрак басып арытабан юргалады Авыз-борыныннан тонык бу беркетеп карап калды агроном. Икенче сәфәренә ул юк йомышны бар итеп чыкты, мәшәкатьләрен чәмләнеп кенә төгапәде дә сабакташынын өенә кайтыр юлын каравыллады. Тәрбияле агачлар уртасында икән китапханә Яссы тагаракта вак кошлар чыркылдаша, сыерчык оясыннан озынча томшык елт-елт итеп кала. Чуак май урталары иде ул вакытта. Тегесе дә очрашуларына әлләни аптырамады. Сөйләштеләр, серләштеләр Хатынкайның эчкече иреннән аерылып, тол яшәвен искәрткән иде инде агрономга Озынкүлдәге бер әшнәсе. «Яманаты таралмаган, дәртенә дәрман»,—дип бик мут кына күз дә кыскан иде. Юк. болай гына сорашам, дип котылмакчы иде дә: «Болаймы. түгелме, анын да бит бар жаны*,— дипмедер хихылдаган иде коллегасы
— Ни бит әле, кунакханәне читтән киләчәк делегациягә бушаттыралар,— дип хәйләләде агроном —Синдә генә берәр кич төнлимче Ишек төбендә генә ятармын...
Ләм-мим. Бары тик елмаю. Рәнжүлс елмаю.
—Адресың кирәк, эңгердә чәйгә килермен, иптәш Бәләкәч.
— Кичме? Ярамый. Җиделәргә мөмкин. Очтан икенче өй -Хатын ияге белән үзе яшәгән якка ымлады—Шомыртлы...
Агроном әллә кисәтүне онытты, әллә ярамыйга карамады, хәлснчә купшыланып, карангы төшәр алдыннан гына алдындагы шомырт шау чәчкә аткан йортны тапты Хужабикә аны көткәнгә охшый—пешеренгән, эре бизәкле юка күлмәк киеп алган. Кунак та буш килмәгән, кайдандыр тапкан тәм-томын.затлы шәрабын куйды.
Рәхәт иде икесенә дә. Кызмачалангач. Иркәй көлдергечләр ләпелдәп маташты. «Бер начальник секретаршасын алмаштырган Жингәи абзыйдан сорый икән: -Йә. ничегрәк киенә яна кыз%— Җәһәт кенә киенә, маладис. димәсенме абзый».
—И ходай, хәзерге ир-атның уенда гелән бозыклык инде, кинода да шул, китапта да...
Тиздән солдат энекәшенең магнитофоны кабызылды, болар йомшак келәмдә биергә керештеләр Кунак хужабикәнен биленнән кысты, нәзәкатле хушбуй исенә исергәндәй, башын чайкап, колагына нидер шыбырдады Тансык канмас мәхәббәт чишмәсенә чумгандай хис итте үзен Иркәй. Кара таңнан аны хәвеф катыш назлы тавыш уятты
—Уян зинһар. Ходаем, уйламаганда баттым гөнаһка. Үлемнән оят көчле— кеше шәйләмәс борын китеп кал. Каенанам сизеп калса—бетте баш
Хатынкай чынлап та шүрли иде элеккеге каенанасыннан Ерак та яшәми бугай тегесе. Пешмәгән улын кабат әлеге йортка китереп кертер өчен әллә пичәмә кергән бу тупсадан. Килене җайга килми, улы Себер ягына олаккач, эзәрлекләргә, шымчыларга керешкән.
Хөсеттер инде, улым белән уңмаганны, башка ирдән дә уңмасын, диюедер.
—Тор. яме. Тамагыңа әзер.
Киерелеп сузылды да. кинәт кенә мут елмаеп Иркәй Хатынкайны жылы
кочагына алды. Кабат йомшак түшәккә аудылар, иркәләшкән-үбешкән булдылар.
—Бәләкәчем генә бит әле!
—Алтын зур булмый, диләр.
—Тәкъдим шундый: бүген эшенә барма да куй. Кич килгән идем, кич кайтырмын.
—Килешми, ничек аңлатыйм үзебезнен юбкалы газраилга?
—Ярый соң, китәм. Икенче юлы җилдертеп «Жигули»емда килермен. Ә служебныйны монда йөртү, син әйтмешли, килешмәс.
—Шулай кирәк, начальство булдым дигәч тә...
Түшәктән калкынган арада кунак каршы стенадагы куш портретның— хуҗабикәнен ата-анасы төшкән зурайтылган фотонын челтәр белән каплануын шәйләде.
Сынап карап тормагыз әле, оялам, дигәндер дә фотоны каплагандыр Бәләкәч. Шуны уйлап, сөяркәсенең әйткәннәрен аңламый калды, соңгы сүзләрен генә ишетте:
—Машинан шәптер шәплеккә, тик монда дырылдата күрмә. Әгәр яманлык теләмәсән, вообше кабат кангыртма мине, яме. Ансат дисенме әллә... яратмыйча. Кияүгә чыкмам дип нәзер дә әйтмәгәнмен әле. Соратканнар, димләгәннәр эт тубыгыннан.
—Уеннан уймак чыкканны хуплыйм мин. Холкым шулайрак. Ярату?. Сине яратмыйм дигән кеше юк бит әле.
—Кыен миңа барыбер.
Кайда ул... Очраштылар.
Озынкүлгә тиклемге хәтсез генә араны Иркәйнен көненә ураган чаклары да булгалады. Тик килгән-киткәндә кеше күзенә чалынмаска—шомыртлы өйдә бу шарт катгый иде.
. ..Ямьле бер көнне Озынкүлнен аргы ярында кояшта кызындылар, сарык итеннән шашлык әзерләделәр. Табында Иркәй кызарып пешкән майлы итне биргәндә:
—Ин тәмлесе—сөяркәмә,—дип күнелчәкләнеп урысча ычкындырмасынмы. Үпкәләде, кылтымбикәләнеп торып ук китте гүзәл зат.
—Шушы этне адәмгә санаган мин исәр.—Чынлап ачуланды Бәләкәч. Бераз тынычлангач, йомшак кына итеп, мәкерле генә сорау чәпәде.
—Хатыныңны яратасынмы сон?.. Яшерми генә әйт.
—Әллә инде... Юктыр. Монда ятмас идем ләсә. Аждаһа ул минем бичә! Харап рациональ дама!
—Уртак кыек астында яшисен икән, сатма хәләлеңнең гайбәтен.
—Ай усалсын! Хакны язган икән бер француз: бәләкәй хатыннардан сак булыгыз, дигәнме шунда,—көлемсерәгән булды чакырылмаган кунагы.
Ат күргән иле, аягы талды, дигән сымак, якыннан лыч су печән төялгән арба узгач, ул кинәт кенә үзендә арыганлык сизде. Картаямы0 Иртәрәк әле. Бәлки, тән аруы түгелдер, рухый йончу бәласедер? Рас икән, моңа баягы иләс-миләс хатирәләрнең дәвамы сәбәпче иде.
Чанк!.. Чаңк!..
Ни гыйльлә бетмәс тимер чүкү ул? Ары барыргамы, әллә тәртәләрне кире борыргамы? Җиде үлчәп, бер кисер мәле җиткәнен анлап. Иркәй аскарак, күл ярынарак тартылды. Яшен аткан тирәккә бөршәеп кенә терәлде. Нигә моратына җитәрәк кенә чыгымлады әле? Языгы тышаулыйдыр аякларын. Ирләргә—ирлек, хатыннарга—хурлык, дисәләр дә Озынкүл гүзәле белән гашыйк жепләре ныграк чәбәләнә төште.
Әйдәп-чакырып торган кебек тә Бәләкәчнен басынкы тавышы, читләткән—куган кебек тә.
— Кабат килмә, яме Тагын килсән. бала табам да куям Курыкма, алимент түләтмәм. Кеше каршында роддомнан гына өйгә илтерсен . Йә алып аер, борынгыча..
Булды, мондыирак тәкъдимнәр дә булды. «Бала» дигәч, «давай» дип сер бирмәскә дә маташып карады Иркәй. Ә сонгы тапкыр...
Әйе. көз иде. урак ахыры житкән аяз мәл иде Иртәгә—авыл эшчәннәре бәйрәме көне дигән кичне кесәсенә мул гына премия сатып кайткан иде баш агроном. Эшендә аны яманламадылар, тиздән агропромга баш булырын коткәннәр бар. Кызганыч, райдепутатлыкка үтмәде Үзе ныкышмады. елгыррак, әрсезрәк тотыну фарыз булган.
Күл яклап кабыргага жил какты Иркәй йомшак беретын батырыбрак киде. Сөяркәсе бүләк иткән иде бу беретны Энемә янадан бәйләп куярмын, сина язган икән, туган көнен якынлаша шикелле, дигән иде Килешми сиңа эшләпә, япон шпионына охшыйсын, дип тә көлгән иде. житмәсә (Шпиклар японда гына бардыр шул) Үз өендә Иркәй, базарда сатып алдым, дипме, ансат котылган иде
Әйе шул. өенә байтак акча белән кайтты кайтуын, ә хатыны тырт та мырт. Әллә бер-бер Озынкүлдәге каенанасы чокындымы, бегге башын Килененә астыртын гына килеп йөрүен сизеп, исем-Шәрифләренең очына чыктымы, хәләленә шалтыратуы, йә берәрсе аша хат җибәрүе кыендыр шул әбекәйгә.
—Сөенче бичәкәй. Пыяла туй үткәрерлек премия чәпәгәннәр бит әле мина,—дигән булды хужа хатынының көйсехтеген сүрелдерү ниятеннән. Ә тегенәргә җитә калды—бәйсез эттәй чонкелди дә чөнкелди, еламсырап ала.
—Озынкүлдә туй үткәр, оятсыз Шалкан кебек улын, алма кебек кыз үстереп айгырланып йөри берәү! Гарьлегеннән ят та үл! Пыяла туйга дип алган гәлсәр вазаңны атып бәрмәсәмме
— Нигә бушка ләпелдисен, ә?—дип тә карады, эндәшми дә карады, инәлгән булып та кыланды.—Куйчы, ызгышмыйк юкка
Аерым йокладылар Иргәгәсен шимбә иде. сон гына торып берни булмагандай күмәкләшеп тамак туйдырдылар. Балаларының уен гаме белән тышка олагуы булды, янә буран купты Ни хикмәттер—тиз ук басылды
— Ярый, замана балаларын укытам дип болан да нервым какшаган Теләсәң генә нишлә, кабат әйтмим. Китсәң кит—тотмыйм, калсаң кал— кумыйм Бу ойдә кемнсн баш. кемнең түш икәне хтектән билгесез. Барыбер дә хужабикә күбрәк остен чыга. Зиннәтлерәк әйбер алганда да. ашта-монда путевка сайлаганда да гәүдәгә иреннән калкуррак. тыңкышрак хатыны, бәлки, шуңа ипкә килмидер, шайтан белсен.
Кичкә табан хужабикә кадимгечә йомыш кушты
— Машинаңны караштыр Авылга барып әйләник әле -Бу йомышка ирнен эче җылына төште адәмчә генә эндәште, үпкәсен онытыргадыр чамасы. Алдына алганын өзми дә куймый ул-тынламый кара
Хатыны, балаларын чакырып, аны-моны кисәтеп, җыелышларга гына кия торган соргылт костюмын сайлап алды. Сагайтты бу шөкәтсез кисме ирен, мәгәр тынын чыгармады, хәтта кайсы авылга, кайсы туганнарына барырларын да белешмәде, ничегерәк киенергә дип тә кинәш сорамады. Жир читенә алып барып аудармыймы!
Менә поселок артта калды, ташны шыгыртадып машина кызу гына юргалады. Унга борылыргадыр, кайны-каенанасы яшәгән авылга, дип уйлап та өлгермәде, сул борылышка кул изәп. бичәсе анык кына фәрман бирде
—Озынкүлгә безнен маршрут Көндәшкәемне күреп, аңлашмыйча тынычлану юк безгә.
Бүртенде, кызарды ире, рулен ныграк кысты, газ өстәде. Көндәшкәем, дип мыскыллавы...
—Әйдә сон!—диде ир каты гына, хәтта ярсуы басылгандай тоелды.—Кеше көлдерәсең килә икән—мәйлен.
—Кем көлдерә бит.
Машина җилә, руль тотучының зиһененнән дә уйлар жилә. Нинди хәерсез көн... Барсан да кыен, бармасан да.
Хәер, элеккеге сабакташыма кереп чәй эчеп чыктым, гаепмени, дияр. Сабакташы белән мөнәсәбәтен ярый әле ачык авызланып берсенә дә сөйләмәде. Бүтән ир-ат сөяркәләре белән шапырынганда, анын да теле кычытып-кычытып куйгалый иде бәгъзе чак.
Монысы шәп. Бәй, кем күргән дә, кем тоткан аларны? Бәләкәч, ирең миндә кунгалый ул, дип акланып маташырмы ни газраил алдында? Юк, әлбәттә. Юк. Тотылмаган—бур түгел.
— Нигә ул тиклем куасын9 Бәрдереп, йә аударып харап итәргә телисенме?—бичәсе зәһәр елмайган булды.
—Шәп булыр иде дә. ..—Ире моны ачулы гына ычкындырды. Озак кына сүзсез бардылар. Һәр кем үзенчә уйларыннан уелды. Кинәт кенә Иркәй бер дусынын сөйләгәннәрен хәтерләде. «Читтә уйнаштан малай үсә. Инде беренче класска йөри. Төнен барып кайттым, ләкин өйләренә керергә курыктым. Малайдан курыктым. Әллә ниләр әйтер сыман».
Гаҗәп, ә нигә ул курыкмый әле? Кичә шыр җибәрә язган иде... Шүрләрсең дә. Жаһил хәләленең тоташ галәмгә рисвай итәчәге көн кебек ачык. Анысына бик үк төкермәс тә иде, менә-менә югарырак дәрәҗәгә үрләргә торганда... Хәзерге түрә-карага күмәк адәм белән эшләве ансат түгел, мәгәр яши дә, эшли дә белер иде.
Бәләкәч өйдә булмаса гына ярар иде, дип теләгән иде дә, ул көткәнчә булмады: өйдә иде. Тәүдә хәтта ят хатынга әһәмият бирми, йөзен балкытып каршы алды. «Көндәшкәе» белән күрешере ике ятып бер төшенә дә кермәгәндер бахырның.
Чакырылмаган кунаклары да өенә әдәпле генә рәхим иттеләр.
Тик әйдәп торсалар да түргә узмадылар, эшләпәсе ишек төбендә серәеп калды, ә бөдрә башлы юлдашы якындагы диванга җәелеп утырды. Тынлык. Тынлык та җанга тияр икән. Ир түзмәде, машинасын караштырам, дигән сылтау табып, кире тышка шылды. Бераздан өйдә янаулы тавышлар яңгырады. Сыер дуласа аттан яман! Иркәй хәләл җефетен җилтерәтеп алып чыгар өчен, тәвәккәлләп кенә кире өйгә керде. Әмма җаны тораташтай катып калды. Бәләкәч бөршәеп кенә түр баштагы түгәрәк өстәлгә иелгән, ике кулы да битендә: гүя, битенә ләгънәт яумый, ә ачы пычрак сибелә. Ачырак сүз ишеткән саен куллары йөзен ныграк сыта, гүя, кайнарырак юынтык ишелә.
—Ярар, аңлаштык,—диде йомшарып, көндәшләрнең өлкәне. Шуннан завуч ханым кинәт кенә иренә эндәште.—Йә, хәзер синдә генә эш калды: кәнтәеңнең артына тибәсең дә—гауга бетә, кабат син дә, мин дә бу өйгә юлны онытабыз.
Чәчләре үрә торды Иркәйнен, буй гынасы тагын да кыскаргандай, итләчлеге шиңгәндәй тоелды. Мәсхәрә!
—Жәһәт бул,—тизрәк үчен кандырырга тели иде, бугай, бу тавыш.
Иркәй берчә хәләленә, берчә сөяркәсенә бакты Тәүгесе кансыз хөкемдардай ирәеп утыра, икенчесе бөтенләй каушаган, бөтенләй буынсыз калган. Бер мәлгә элеккеге сабакташларның карашлары очрашты: күпме әрнү, күпме рәнҗү, монсулык пәрдәсе каплаган яшькелт күзләрне!
—Житте, җитте! Гаебе юк анын, әйдә кайтыйк...
—Өлгерербез!—Шулай диде дә катыны, әкрен генә калкынып, корбанына якынлашкан аучы кебек, Бәләкәчкә карап атлады.
—Торма катып, йә!
Көндәшенен ниятен айлаптырмы, анламыймы. бәлки йөрәге кузгалгандыр, хужабикә нидер кычкырырга маташты, тик тамагына тыгылган кузлы төер ирек бирмәде.
Менә ул куллары белән алмаш-тилмәш ишеккә ымлап, бер урында үрсәләнде, үчеккән бала төсле уң үкчәсе белән идәнне дөпелдәтте. Сөзешергә омтылган бәрән кылануын хәтерләтте бу.
—Алайса, үзем... Бия кешнәмәсә, айгыр тешләми—мә'.
Иә, Ходай, типте, типте ләсә укытучы китапханәченен кай җиренәдер, билдән түбән... Тайпылып та өлгерә алмады бичара.—егылды да куйды Бары тик нәфрәттән бүртенгән битенә гәлсәр эз калдырып, ике бөртек ачы тамчы тәгәрәде.
Нигә тибелү ин гарьлекле жәза икән1 Барлык х&зыкларда да. Сукса, бәлки, бу тиклем газапланмас та иде Тышта машина кузгалып киткәнен көтеп кенә торгандай, хужабикә чайкалып—үксеп диванга ауды.
Жан үртәгеч тимер чанкуы ишетелми инде Юлаучы таныш йортка якынлашты Карт шомыртның өстендә сирәк-мирәк корышкан җимешләр күрснгәли. Баганадагы калай йолдыз мәрхәмәтсенми генә сазамләгән төсле Әгәр аны Бәләкәч сыендырган хәлдә, йортка керү булып чыга түгелме0 Йортка кергәнче утка кер... Тукта, үзе вузны бетереп, районга агрономлыкка жигелгәч. каенаналарында хәтсез генә яшәде. Димәк, утка кергән. Азак, ярый, казна кыегы астына сыендылар. Бу йорттан берәү киткән, димәк, уттан чыккан. Куй әле, ни пычагыма әйтемгә карап баш ватарга әле9
Борынгының боты сынган. Үз хатыны белән арытабан борчак пешмәсе көн кебек ачык... «Бу йортка син дә, мин дә юлны онытырбыз дигән иде лә, кая ул, тел очында гына * Аз гына бәхәстә дә өзми дә куймый, йөзгә бәреп өйдән куа. Монысы бер бәла әле. Түшәкләре бөтенләй суынды Булмый, булмый арытабан яшәп Әлегә ул кипкән алаша түгел
Кемнән ким Бәләкәч9 Нигә тәкъдим ясамаска Фәрештәләр «амин* дисә...
Капка әкерен генә ачылды. Такта түшәлгән ихата уртасында какча гына берәү нидер әтмәлли. Шушы адәм булашкан икән бая тимер белән Янында иннәрснә шәл салган, башына купшы берет кигән хужабикә Тәүдә чыраенда нур чаткылары чагылды Шуннан күләгә ягылды
— Карак! Карак йөри кеше таларга! Тибеп чыгарыйк артына
Какча ир тәүдә аптырады, шуннан кинәт иелде дә. тәүдә өскә чөя биреп, кулына чүкеч сабын җайлап тотты Остадыр, чүкеч сабы учына гүя үзеннән- үзе йомылды Кем икән бу адәм9 Армиядән кайткан туганымы9 Элеккеге иреме, янасымы9 Кемлегендә ни эше бар9 Терәгедер, таянычыдыр, әнә туп-туры килеп ята бит Бәреп екмас димә, эт оясында көчле Юлаучы, сәрмәнсп кенә ачып, урыс капкасының бәләкәеннән аркасы белән урамга шылды Миен буталчык уй бораулады Нигә «карак* дип хурлады әле? «Эт* диеп кенә әйтсә... Йә өйбасар дисә...
Олы урамда баярак тартма тибеп дертләткән малай тагын очрады каршысына. Ни дә булса тибәргә яратылгандыр монын аш ы Зынгырлатып консерва калаен бәләкәч туп урынына тибеп бара, җилкуар
— Һәй—әй. шалапай, синен кебек чакта мин
Ах. ах. үзенә күрә түгел икән лә Озынкүлнен әрсез малае
—Үзеңне бел әле,—дип әрепләште дә кабаланып таш ой артына сыпыргты