ГУЛЛИВЕР
Гулливер
Зурайганнан-зураям мин. Буй җитмәслек олымын. Йөзем белән ерып үтәм Болытларның толымын.
Айга ялгыш башны бәреп Куймыйм, диеп сакланам. (Аны чарлап торалар бит— Үткер хәтта балтадан).
Түбәндә—аяк астында Җемелдәп яна утлар, һәм ары-бире үткәләп. Йөриләр лилипутлар.
Ә колакны җилләр түгел. Иркәли сөю җыры.
...Бүген ярым: "Сөям!"—диде, Мин—сөю Гулливеры.
Күзләрең—зәм-зәм чишмәсе. Сүзләрең—
җанга дәва.
Җир, гүя оҗмах бакчасы, Мин—Адәм,
ә син—Хәүва.
Салават ӘБҮЗӘР (1967) шагыйрь. "Җиремә җыр". "Ызгыш алмасы". "Тугызынчы дулкын" һ.б. китаплар авторы. "Башкортстан" газетасының әдәбият һәм мәдәният бцлеге мөдире.
Җимешләрнең иң татлысын Тыйгандыр, бәлки,
Алла.
Гөнаһыннан куркасым юк: Сөюең миңа—
Алма.
Әгәр безнең керсез сөю Гөнаһ икән, кадерлем,
Синең белән тәмугка да Сөрелергә
әзермен!..
Дуэль
Синең белән мин— дуэльдә.
Кашлар җәя.
Керфекләр—ук.
Бер угың да
читкә очмый, Йөрәгемә тия Тук-тук...
Күнекмәләр үтмәсәм дә Мин үзем дә Мәргәнмен бик!
Укларымны
йөрәгеңнең Уртасына Бәргәнмен бит.
Син дә, мин дә
өстен түгел. Тик шунысы гына ачык:
Икебез дә ава чакбыз,
Авачакбыз...
Кочаклашып...
Зәңгәр күзең—
зәңгәр диңгез... Күңел кинәт
җилкенде, һәм ташландым кочагыңа Киереп сөю—
җилкәнне.
Тибрәтте ярсу
дулкының, Шыгырдап торды мачта.
Пират
Миңа берни
кирәк түгел Синең киңлектән башка.
Максатыма җитми тынмам— Ир-ат һәрчак
ир-ат ул! Әгәр сөю диңгез булса, Диңгездәге—
пират ул...