ЧАКРЫМНАРЫН ЮГАЛТКАН МЕҢ ЧАКРЫМ...
Ак песиле танар, йөгреп килеп.
Чәчәкләрен сузды янарның:
Кар астында челтер чишелеп китте
Ак бизәве умырзаяның
(«Язгы мон»)
Син урыска урыс ул үстердең.
Үзбәк табып бирдең үзбәккә;
Яһүдләргә—яһүд, казакъларга —казакъ.
Кыргызларга кыргыз—бүләккә
(«Интер-ана»)
Равил Рахмани—әдәби җәмәгатьчелеккә күпкырлы әдәбият белгече, талантлы һәм
таләпчән нәшрият редакторы буларак танылган шәхес Әле үзгәртеп корунын беренче
елларында ук татар телендә башлап дин китаплары
чыгаручы да ул булды. Мона кадәр аның нечкә
лирик, масштаблы фикер йөртүче шагыйрь-философ
икәнлеген якын дуслары гына белә иле. Реклама һәм
иерархия золымында яшибез бит Ижатына һәм үзенә
реклама ясауны, абруеңны әдәбият бүләкләре белән
күтәрүне оештырып жибәрергә теләмисен икән—
бигайбә, билгесезлектә томалана бир.
Шагыйрьнең «Мең чакрымга мең чакрым»
исемле жыентыгы1 басылып чыкканга тиздән ике
ел тула. Вакытлы матбугатта китапка багышланган
күп кенә мәкаләләр, ел йомгакларында, 2008 елда
үткән язучылар корылтаенда Рахманинын уңышлары
турында кайнар фикер алышулар да булмый калмас
дип ышанып йөри идем. Өметләрем акланмады
Батулланын «Ватаным Татарстан», Айдар Хәлимнен
«Мәдәни җомга» гәзитәләрендә басылган мәкаләләреннән тыш, китап хакында
башка фикер ишетелмәде, бәя-язмалар күренмәде. Рецензия авторларының икесе
дә—милләт өчен янып-көеп яшәүче олы каләм ияләре. Алар, һичшиксез, зур бәягә
лаек булмаган ижат турында язып тормаслар иде. Миңа калса, «Мен чакрымга
мен чакрым» шикелле китап чыгу—чыннан да. әдәбиятта, бигрәк тә хәлсезләнеп,
укучыларын югалтып бетерә язган татар әдәбиятында еш була торган вакыйга түгел.
Равил Рахмани «Мен чакрымга мен чакрым* Казан: ТКН.2006.
Әдәбият сөючеләрнен һәм әдәбият белгечләренең болан битараф катуларында, мөгаен,
тирәндәрәк яткан җитдирәк сәбәпләре бардыр ..
Ин әүвәл татар китабының бүгенге укучысын күз алдыбызга китереп карыйк.
Әдәбиятыбызның атгын чоры вәкилләре—Тукай. Дәрдемәнлләр. көмеш чоры
корифейлары—Такташ. Туфаннар тәрбияләгән китап яратучылар белән чагыштырсак...
бүгенге китапнын укылу бушлыгында жан биреп ятуы йөрәкне кысып тота. Әмма телен, рухи
байлыгын, гореф-гадәтен югалтып бетерү чигенә якынлашкан, диненен бары тик ритуал
өлкәсен генә кайтара алган үз милләтебезнең бүген нинди хәлдә икәнлеген, киләчәктә аны
ниләр көткәнлеген тирәнрәк аклау өчен дә чорыбызга лаек китапларның һәрвакыт янәшәңдә
торуы сорала Дөрес, безнен инде күптән мондый колачлы һәм әрнүле китапны кулыбызга
алганыбыз юк шикелле. Бәлки, чын шигъриятне онытып та бетергәнбездер0 Югыйсә,
бүгенгелекнен ин хәлиткеч проблемаларын, тулаем алганда, милли дөньяны җыентыгына
сыйдырырга көче җиткән яна шагыйрь килүен күрми калырга тиеш түгел идек кебек...
«Кем соң мин 7» дип уйланмаска иде.
Үткәннәрне белмәскә иде.
Киләчәк дип кабынмаска иде.
Утка кабат кермәскә иде'
Тормыш-көнкүрештә нәфес колы булуны, икейөзлелекне, тез чүгүне, ялагайлану-
ярашуны үз итә алмавы, кыйбласыннан тайпылмаячагына тирән инануы тудырган бу
шигырьне.
Кырык буын бабай исеменнән
Әҗерләрен тутырып түләрмен Җир
остендә соңгы татар булып Йөзләренә
төкреп үләрмен!
(«Үземне битәрләү»)
Әлеге шактый кискен яңгыраган шигырь юлларынын да нәкъ менә Равил Рахмани
тарафыннан әйтелүе, беренче карашка, берникадәр гажәбрәк тә тоела Анын чамасыз
тыйнаклыгы, әдәплелеге, гадәттә, күпләргә гал-гади юашлык кына булып күренә. Авторнын
тормышта кешегә юл биреп, һәрчак диярлек арткы рәттә калуы тирәнгә ишерелгән әхлак
пружинасы барлыгын тоя атмаучыга мескенлек булып кабул ителергә дә мөмкин. Әмма,
белүебезчә, әхлак кануннарын саклауда, дөреслеккә омтылуда Равил—чиктән тыш үҗәт һәм
үзсүхте шәхес
Шунысы да кызык. Рахмани шигырьләрен ун яшеннән яза башласа да. укучы хөкеменә ал
арны кырык ел гомердән сон. ягъни 2006 елда гына аерым китап рәвешендә тәкъдим итте. Ә
бит ул 28 ел Татарстан китап нәшриятында эшләп, үз каләмдәшләренең 300 китабын
редакцияләп чыгарып әдәбият белгече Оч йөз китап! Һәрберсендәге күпме уңышлар,
осталык-кимчелекләр Кимчелекләрдән гыйбрәт ала белү осталык үрнәкләреннән өйрәнүгә
караганда да файдалырак түгелмени кайчакта?!. һәрхәлдә. .Мен чакрымга мен чакрым- китабы
авторнын талантын һәм тәҗрибәсен бергә туплаган көчле бер импульс тәэсирендә барлыкка
килгән дип уйларга кирәк Без бит мона күнекмәгәнбез Каләм осталары татарның классик
такмагындагыча «бии-бии остара • Рахмани исә—«как снег на голову».
Рахманинын ижатына анализ ясаганда күз буяу чиктән тыш авыр, хәтта мөмкин дә түгел
Шигырь юлларында очраган ихлас фикерләре, тирәнгә үтеп, минем зәңгәрсу хыялларымда
кабат яшәү булып кабына
Боз сахрасын. утлы очкын сибеп.
Ялкын итте сөю бураны...
Күңел кошым, җимреп тар читлеген.
Уятмакчы сайрап дөньяны!
(«Язгы мон»)
Тау сыртында, дала киңлекләрендә жилдә тирбәлеп утыручы чал чәчле кылганнары
ирексездән уйланулар дөньясына алып кереп китә:
Туган җирдән куганнармы.
Тамырданмы корганнар...
Ярдан чыккан дәрья булып
Дулкынлана кылганнар.
Беренче карашка, шушы унбер сүздән торган ике жөмләдә дала үләненнән башка
бернинди сүз-сурәт, белешмә-информация дә юк сыман. Икенче карашта инде күз
атдыбызда тынгысыз кылганнар диңгезе бәргәләнә, колагыбызда ярсу кылганнар җыры
шавына кушылып, ерак бабаларыбызның гайрәтле ташкын булып Азия далаларыннан Идел
буе, Дон, Днепр киңлекләренә үтеп керүе, юлында каршы торуларны да сизмичә, дала
жиледәй Әдрән диңгез буйларына, Атлантика ярларына барып җитүе, «Идегәй» дастанында
сурәтләнгән ирек һәм сокландыргыч батырлыклар—барысы да кино экранындагы төгәллек
белән күз алдыбыздан үтеп тора. Ерак гасырлар агышын шулай гади үлән аша җанландыра
алучы нинди сихри- тылсымлы көч сон ул? Бу—туган тел тылсымы, шигъри сүз хикмәте!
Ул безне тарих чиксезлекләренә алып чыгып кына калмый, тынчу, кысан таш кетәкләрдә
көн күрүебез, автомобиль төтене сулап яшәвебез белән дә тоташтыра.
Дәртле, тере дә җырлары
Тора тоташ моңнардан.
Дала буйлап ятып үкси
Күңелләре тулганнар...
«Кемнәр идек? Кем булдык...»—дип
Башын чайкый кылганнар.
(«Кылганнар турында җыр»)
Җыентык авторы бу поэманы (күләме белән түгел, эчтәлеге белән) «Табигатьнең үтә
сизгер бер иркәсе—Кызыл китапка кертелгән «Кылганнар турында җыр» дип атаган. Эш
исемдә генә түгел, әлбәттә, хикмәт—фикер байлыгында!
Минемчә, талант ул—вөҗдан егәре, җан сизгерлеге; дөреслекне тою, анлау белән генә
чикләнмичә, ана омтылышын сиңа чиксез зыян китергән очракта да туры юлдан
тайпылышсыз баруынны дәвам итү үҗәтлеге.
Сүзләре көй-музыка булып күңелдә дулкынландыргыч хис-халәт уяткан шигырьләр
җыентыкта тоташтан диярлек дәвам итә. Китапны ябып куйганнан соң да, аларның йомшак
аһәне күңелдә яшәвен, сине озатып йөрүен туктатмый.
Бүгенгелекнең милләтебез алдына китереп куйган катлаулы, кискен проблемалары аз
түгел. Автор аларнын шактыен уртага салып, үз шигъри күзаллавын кыю рәвештә
укучысына җиткерергә омтыла.
Мәкалә алдына эпиграф итеп алынган «Интер-ана» шигыре үзәк проблемаларның
берсе—татар милләтен җилтерәтеп ассимиляция инкыйразына алып килгән гаҗәеп бер
тискәре сыйфатын чагылдыруы белән игътибарга лаек:
Син иблискә иблис табып бирдең.
Үзең күптән калдың гыйбрәткә!
***
Ана исме—бөек'
Үз халкына
Хезмәт итәр бала үстерсә!—
дип тәмамлый шагыйрь әлеге әсәрен.
Катнаш нихаклардан нигәдер татар тумый. Монын сәбәбе—урыс булып яшәүнен
жинелрәк һәм отышлырак булуында. Дөрес, тоташтан урыс кына тумый катнаш никахлардан
Шактый гына процент милләтсез, динсез, денсез маргинал-манкорт та туа. Мондыйлар носари
да, мөселман да түгел. Катнаш никахларның төп куркынычы да нәкъ менә шунда.
Мондыйларны урыслар «без рода. без племени» дип атап йөртәләр һәм «без бога в голове» дип
тә өстиләр Федор Достоевский нәкъ шушындыйлар турында «Если у человека нет бога. он
начнет разрушать».—дип кисәтеп калдырган.
Милләт проблемасы бүгенге көндә, әлбәттә, тагын да нечкәрәк социаль проблемалар
белән дә килеп тоташа:
Бу хәлләрне килеп, аһ. күргәнче.
Тумышымнан сукыр булсамчы.
Исерек, пычрак урыс .мунчасында
Татар хатыны бүген—мунчачы
(«Татар хатыны»)
Башкаларга да шулай микән, бу юлларны укыганда мин авыр, мәсхәрәле газап кичерәм.
Күрәбез, бу инде хакимият тирәсендә коерык болгап, дәүләт премияләре алу өчен урыс
шагыйрьләренең тәлинкапәрен ялап, колониаль бәйдә яшәү «горурлыгын* дога иткән кайбер
«бөек» шагыйрьләребез такмагы гына түгел Рахмани гасырлар буе бәгъребезгә тоз салып
торган хакыйкатьне күреп зар елый һәм безне дә елата Әгәр без. милләт буларак, сөйрәлеп
кенә булса да шушы көнгә килеп җитә алганбыз икән, безне туган телебез. Ислам дине һәм
татар хатынынын изге, шифалы тәрбиясе саклап калган!
Әрнеткеч шигырьләрдән соң. мин җыентыкның һәр бүлегендә очрап торган, күңелгә бал
да май булып яткан моңлы лириканы кайта-кайга укыйм
Күр. автор үзенең жир йөзендәге ин ләззәтле яну—мәхәббәт тойгыларын әнә ничек
шагыйрәнә сурәтли алган
Килде җиргә серле нуры.
Рәсмең иңде җаныма Бар җиһанга
балкып тулдың,
Сызыпгел югалдың да
(«Айларым, йолдызларым .»)
Укуымны дәвам итсәм, күп тә үтми кабат үземнең утлы ялкында калуымны абайлап алам:
Туган якның һәрбер үләне Әлсерәгән
чакта тузанда.
Кул суларын эчкән балытлар Дәррәү
кубып кая кузгала
М Лермонтовнын «Тучки небесные. всчные странники . сүпәреннән башланган
сокландыргыч шигырен. X Туфаннын тоткынлыкта болытлар аша
туган иленә җибәргән сәламе—«Агыла да болыт агыла» шигырен—укучы яхшы хәтерлидер
дип ышанам. Лермонтовтан һәм Хәсән Туфаннан сон болытлар турында тетрәндергеч яна
сүз табып булмый да торгандыр дип йөри идем. Таба алган бит Рахмани!
Яумасагыз, булыр ышыгы..
Ут табасы кызган—сез кирәк!
Туган җирне саклый алмагач.
Сезнең булу—ул буш сүз. димәк?!
Жыентыкнын өченче бүлеге «Кеше хакы—Алла хакы» дип атала. Әдәбиятыбыз өчен
өр-яна булган бу темада Рахмани әлегәчә билгесезлектә кала килгән төрки- татар
тәгълиматын яктырта.
Без озак еллар адәм баласының төп вазыйфасы—күзеңне бет басканчы бил бөгү,
сугышта исә шәрә күкрәк белән амбразура каплау дип инанып яшәдек. Бу хакта китап
укучыга да гел тукып тордык. Шунлыктан, кешеләр арасындагы яңа төр мөнәсәбәтләрне
үзәккә куеп яктырткан әлеге карашны бүгенге укучының бик үк аңлап бетермәве дә мөмкин.
Уй-фикерләрем балачактагы якты хатирәләремә барып тоташа. Пропаганда күзлегеннән
караганда «артта калган кара халык» яшәгән газиз Исергәбебездә язгы кытлыктан безне
инеш балыгы коткара иде. Тоткан балыкны бүлешкәндә ялгыз яшәүче картларга,
гарип-горабага, ятимнәргә өлеш чыгару мәжбүри канун дәрәҗәсендә иде. Ул чакта бу безгә
йола булып та тоелмаган. Без ана әһәмият тә биреп тормаганбыз: ничек инде карт-корыны,
гарипләрне, ятимнәрне өлешсез калдырып булсын! Инештә балык җитәрлек, сөз дә ал
Җиләге дә урман тулы, баланы да, чикләвекләре дә.
Җыентык авторы «хак» терминының эчтәлегенә шәрехләп аңлатма бирүне кирәк
тапкан. Ул анын: «дөрес», «гадел», «хокук», «вәкаләт» шикелле җәмгыяви, шәхесара
мөнәсәбәтләрне аңлаткан киң мәгънәле сүз икәнлегенә тукталып, бу сүзнең егермедән артык
мәгънә белдерүен ачыклый. Шунысы игътибарга лаек: урыс телендә ул сүзләрнең
эквивалентлары юк. Телебездә урысчага тәрҗемә ителми торган сүзләр шактый. Ә инде
Сәйф Сарайлар яшәгән. «Идегәй» туган чорлардагы сүзләргә килсәк, аларнын урысча
тиңдәшен табу тагын да катлаулырак.
Өченче бүлек милләтнең әхлакый кануннарын сурәтләүгә багышланган. Без, татарлар,
бүгенге көндә ике конституциягә, Рәсәйнекенә һәм үзебезнекенә буйсынып яшәгән булып
саналыбыз. . Татарстанның конституциясе Мәскәү белән озак тарткалашу шартларында
әмәлләнде. Ә Рәсәй чынбарлыгы һич тә конституциягә сыймый. Социализм аталамы яшәү
ысулы, әллә капитализммы, көнкүрештә һәрхәлдә степанразинлык хөкем итә. Татарстанга
урысның яулап алган җирләрен сакларга китерелгән өлкән абзыкайларга конституция гомер
гомергә «как дышло». Ә татарларга? Борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешендә исә
хаклар кодексы, һәрхәлдә, конституция матдәләре ролен уйнаган Аны. яшәеш агымына
тәнгәлләштереп. күп буыннар катнашында милләт үзе төзегән. Үтәлешен дә үзе күзәтеп,
тикшереп торган Шунлыктан аның эчтәлегендәге матдәләр яшәеш тәҗрибәсенә туры килгән.
Тормышта һәркемнең үз өлеше барлыгы, өлешнең катгый хокукы, шәхес өлешенә кереп
бер-беренне рәнҗетмәскә тиешлелек, кеше өлешенә керүнең гөнаһ кына түгел, ярлыкаусыз
җинаять икәнлеген саклау—кыскасы, һәрбер Хак гаделлек нигезендә, ана кул тигерергә
тыелу тәэсирендә яшәгән «Мен чакрымга мең чакрым»да Рахмани шул кануннарны һәркем
аңларлык дәрәҗәдә шигъриләштереп бирүгә ирешә.
Рәсәй шартларында законнын көчсеалеге урыс дәүләтенең туктаусыз сугышып 152
торуына бәйле Сугыш шартларында нинди закон саклау булсын! Тынычлыкта да Рәсәй сугыш
канунында яши Һәр чиновник—командир. Ә командир приказы— үтәлергә тиеш.
Хаклар бүлеге адәм баласының фани гомере, анын ахирәтлеге, табу-югалтулары,
тормышка ашмый калган хыяллары, уй-теләкләрен колачлый алган. Җыентыкта әдәби «мин*
белән янәшә милләт кичерешләре, ватан язмышы, иман хөкеме һәм туган тел тәкъдире тоташ
бер агым булып сурәтләнеп бара.
Җыентыкның өченче бүлеген, бәлки, үзен генә аерып атып махсус өйрәнергә, ана аерым
анализ ясарга кирәктер9 Бу өлештә, чыннан да. милләтебезнең киләчәгенә бәйле чиктән тыш
житди проблематар ята.
Дүртенче бүлек «Кеше бәясе» дип атала. Заман бәяләре гажәп дәрәжәдә тотрыксыз:
Бу дөньяның кайда асыл йөзе?
Алдан йөри Иблис хәйләсе'
Шаулап торган шайтан базарында
Сукыр бер тиен кеше бәясе
(«Кеше бөясе»)
Дүртенче бүлеккә Мәскәүгә багышланган 21 шигырь кергән Мин—алтмыш дүрт ел урыс
арасында. Шунын илле өч елын Рахманинын егерме бер шигырендә сурәтләнгән калада яшим.
Дөрес, сәләтен һәм теләген бар икән, бу калада тамак туйдырырлык эш табып була. Мәскәүнен
атаклы музейлары, күп санлы театрлары, китапханәләре ярдәмендә белемеңне, культураңны
үстерә аласын Шуна карамастан, син монда чит. ят кеше:
Кайсы кемгә нинди яла яккан ?
Тагын нинди салым түләнмәгән 9 Безнең
тормыш һаман көйләнмәгән.
Без тынычта яшәп өйрәнмәгән
(«Чиркәүләр»)
Сүз дә юк. Жир шарындагы сонгы колониаль держава (махсус урысча бирәм
держава-держать. ычкындырмыйча учлап тотып тору), әшәкелек үзенчәлекләре анын
пайтәхетенә тупланган Мәскәү—матур һәм әшәке, бай һәм хәерче, культуралы һәм кыргый,
ан-белем һәм мафия башбаштаклыгы оясы Аны аңлый алмаган һәм анларга тырышмаган
кешенең югалтулары чиктән тыш зур Чакрымның сонгы өлешенә калган рухи мохитта шоу
бизнеснен акча суырырга көйләнгән азгын бандитлыгы милли аһәннен сонгы сыныкларын
талап алып тора Җыентыкка кергән шигырьләр тоташтан диярлек шигъри газаплар кичереп
уйланган фикер-тойгылардан тора Монда чынбарлыкның жете һәм тере сурәтләре
Җыснтыкнын сонгы бишенче бүлегенә керешер алдыннан башыма бер уй килде
жыентыкнын зчтәлеген «Бөтендөнья татар конгрессы* корылтаеның кон тәртибе итеп КУЯСЫ
иде Анда, минемчә, нәкъ шушы мәсьәләләр буенча фикер алышу булырга тиеш тә Әмма бу
утопия Конгресс - чиновниклар сәясәте карамагында Алар мондагы проблемаларны күтәреп
чыкмаячаклар Без Рәсәй шартларында, империя золымында яшибез Корылтайның, *ы ел
ышкын, угырышнын кннәшмәнен кон тәртибенә һәр очракта колониаль сәясәт кереп оялый Без
инде ана күнеккәнбез, шунлыктан, тоя да атмыйбыз «Тотса мәскәүләр якаң!» аяусыэлыгы
Язмыш күк тузгыган саллар да:
Бүрәнә артыннан бүрәнә...
Суларда шом салып йөрәккә.
Богаулы аяклар тирбәлә.
Башлар юк... баш аста—күренми.
Каплаган бүрәнә гәүдәне... һавадан
тәпиләп дулкында Агыла шәһитләр
кәрваны.
(«Көзге яңгыр»)
Татар тарихы, шул исәптән Рәсәйнен үз тарихы да «йөрәкләрдә бетмәс тирән жөй!»
калдыруын азлар гына белә. Чын татар тарихы—халык җырларында. Алар әкренләп югала
баралар. Аларда чагылган тетрәндергеч чынбарлык Рахманинын шигырьләрендә янгырый.
Сүз Рахманинын халык җырларына тин шигъри тел-стиле турында гына барса,
китапнын эчтәлеге җиңел аңлашыла дип әйтер идем. Әмма эчтәлек-фикернең төбенә төшеп
җитү шактый катлаулы. Өстәге беренче катламнан астарак өстәмә мәгънә—аннан да
тирәндәрәк мәгънә тагын да көчәя. Ниһаять, ин тирәндә бары тик милли горурлыгын
югалтмаган, иманын сатмаган шәхес кенә төшенә алырлык яна катлам. Алардан да
тирәнрәктә киная—подтекст ята... Авторның күңел түренә анын озак еллык күзәтүләре,
янып-көеп йөрүләре, милләт язмышына җан атып яшәве тупланган.
Тагын күпме янасың бар:
Язмыштан көенәсең?
Корам диеп җимереләсең.
Җиңәм дип җиңеләсең?
(«Тагын күпме?!»)
Урыс философы Ильин татарны «блуҗдаюший атом» дип атаган. Дәүләтчелеген
югалтканнан сон, үз кыйбласыннан мәхрүм калып, татарнын адашып йөрүе Рахманинын
шигырьләрендә рефрен булып яңгырап тора.
Яшьлек ул—чәчәге язмышның,
Соңыннан өлгерә җимеше...
Йозактай келт итеп ачыла булмышың—
Йә бар син. яки юк син, Кеше?!
Мин инде күптән онтологик яшәеш терминына туган телебездә гадирәк, аңлаешлырак
эквивалент эзлим. Жыентык авторы әнә шул шактый катлаулы сүзне таба алган.
«Булмыш»—нинди тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта гап-гади, көндәлектә кулланыла
торган, көндәлек кулланыштан төшеп калган сүз! Җыентыкта андый сүзләр еш очрап тора.
Шигырь юллары тудырган мелодия ләззәте белән генә канәгатьләнеп калмыйча, сүзләрнең
күбесен күңеленнән ирексездән кабатлап йөрисен.
Рахмани шигырьләренең кыйммәт ягы—мәгънә тирәнлегендә, аларнын чынбарлыкны
мул, төгәл сурәтли-яктырта алуында гына түгел, милләтнең ин кайнар, хәлиткеч
проблемаларын көн тәртибенә куя алуында.
Исән ич аларның үз халкы—
Ник үсә чит телдә мең ятим9 Чыгарыр
хөкемен чал Тарих—чын хаким Бармы ул.
юнмы ул Милләтең!
Шушындый дүртьюллыкларны дога итеп укып йөрерлек. Мин ал арны сайлап тормыйча
гына алып, мисалга китерәм дә, уйга калам Шул кадәр кискен, хәтта аяусыз янгырыйлар бу
сүзләр. Нилектән? Чөнки ул шигырь сүзләрендә бәгыреңне көйдерерлек ижади яну бар
Прозада сюжетлары үзара тоташ әсәрләрне “метароман" дип атыйлар. «Мен чакрымга
мен чакрым*ны исә “метапоэма” дип атап булыр иде Жыентыкнын финалында да шул исем
белән аталган триптих бар Ул китапнын фикри үзәгенә әверелеп—шигъри ачкыч ролен үтәве
белән игътибарга лаек:
Чү. энекәш, кызу пача.
Бу үрпәрне мен акрын Кара
алда нинди киңлек—
Мең чакрьшгамең чакрым'
Сулы халык—коелы халык.
Аптырамый моң юкка.
Моңлы халык—илле халык.
Юк. тош.чос ул коллыкка!
(«Кәрвансарай»)
Китапнын доминант идеясе һаман кинәя, ул яна күренешләрдә, яна фикерләрдә
дәлилләнә. Үтәли яңгырашлы лирик герой кичерешләре, уй-фикерләре жыентыкнын сюжет
эчтәлегенә кушылып тора Бу хәле дә—һичшиксез. Рахманинын татар шигъриятендәге зур
уңышы
Автор триптихтан сон тагын «Казан—бәхет капкасы*. «Бөтендөнья сабантуйларының
башкаласы—Казан*. «Татар иле», «Кичке дога* кебек шигырьләрен өстәгән. Әкренләп монын
да серенә төшенәбез кебек Чит илләр Рәсәй дәүләтен «Мәскәү» дип кенә атап йөртәләр.
Рәсәйнсн сиксән процент финанслары башказада әйләнә Эшмәкәрлекне пайтәхет хәрәкәткә
китерә. Сәясәт монда туа. Әмма егерме беренче гасырнын ин кискен проблемасы—носарилык
белән Ислам культурасынын үзара каршы торуы монда түгел —Казанда сизелә Казан—Гареб
һәм Шәрык мәдәниятлары очрашкан кайнар, капма-каршылыкны иннәрендә тотып торган
четерекле бер урын. Без моны аңларга тиешбез. Заманында безнен дәүләтчелегебезне
җимерсәләр дә, Казаныбыз шанлы исемебезне саклап торырга тырыша Безнен киләчәгебез
Казанга бәйле. «Кичке дога* шигырендәге изге өметләребезне Хак Тәгалә ишетер дип
ышаныйк!