БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ
Археолог, тарихчы Альфред Халиковның (30 майда тууына 80 ел тула)
ошбу китабы 1992 елда Казанда рус һәм татар телләрендә нәшер ителде
(«Казань» нәшрияты).
Кереш сүзендә автор болай ди: «Бу мәсьәлә белән
байтак тикшеренүчеләр шөгыльләнгән. Шулар
арасында тарихчы С. Б Веселовский үзенең
«Ономастикон. Борынгы рус исемнәре, кушаматлары
һәм фамилияләре» (М. 1974). тел белгечеН А Баскаков
күрсәтеп үтелгән « Төрки чыгышлы рус фамилияләре»
(М. 1979) исемле китапларында бу мәсьләләрне
җентекләп өйрәнәләр. Ләкин алар бу мәсьәләгә төрле
фәннәр нигезендә якын киләләр: беренчесе тарихчы
буларак, икенчесе—филолог. Җитмәсә, бер-берсенең
хезмәтләрен дә белмәгәннәр. Алар башка кайбер белгечләрнең хезмәтләрен
дә кулланмаганнар, шулай ук ХҮ-ХУП йөзләрдәге Писцовый кенәгәләр
материаллары, бигрәк тә Казан. Казан өязе буенча, файдаланылмаган. Без
төрки чыгышлы рус фамилияләре тупланмасының тулырагын тәкъдим
итәбез һәм Болгар. Казан, татар-мишәр фамилияләренә игътибарны
мөмкин кадәр күбрәк юнәлтәбез».
Бу хезмәткә карата да фикерләр бертөрле генә түгел. Фамилияләрнең
кайберләре тупланмага дөрес кертелмәгән диючеләр бар Берәүләр,
фамилияләрне тәшкил итүче исемнәрнең зурлыгына исе китеп, горурлык
кичерсә, кемнәрдер, милләтеннән йөз чөергән шәхесләр нәфрәт хисе
генә уята ала. шуңа күрә мондый китап чыгарга тиеш түгел иде. дип
тә әйтәләр.
Ни генә булмасын, без бу фамилияләрне белергә тиешбездер. Алар
рус тарихының да. татар тарихының да бер өлешен тәшкил итә
Күпмедер дәрәҗәдә алар татар кавеменең генетик егәр кимәлен дә
чагылдырадыр әле.
Биредә исә 500 фамилияле тупламнан сайланмалар бирелә.
АКСАКОВЛАР XV йөз урталарында Аксаковларга Клязьма елгасы буендагы Аксаково
авылы бирелә, XV йөз ахырында «Новгородка күчереләләр». Бу Аксаковларнын нәсел башы
Иван Аксак (оныклары Шадра Иван белән Обляз Иван). Иван Калитада мен башы Юрий
Грункнын оныгының малае була (Зимин 1980, 159-161). Бәрхет китабында (БК II, 296, №
169) язылганча, «аксак» кушаматлы Иван Федоров Урдадан чыккан Вельямин улы булган
(Веселовский 1974. II). Аксаковлар Литвада да яшәгәннәр, алар анда XIV йөз ахырларында
барып чыккан булырга тиеш (В.. Ә.' 1986, 22). Аксаковлар арасында язучылар,
публицистлар, галимнәр бар. Алар Воронцовлар, Вельяминовлар белән туганлыкта (РБС2 1,
96-107) Аксак, оксак—төрки-татар сүзе аксак.
В Г) Вогаизю Р .ОиЬ|$к1 А Та1аггу Ро1*су 021с^.оЬгге<1\'.Те§епЬеу, 1гаЬус)е. \УаГ52а\уа,
1986.
1 РБС - Русский биографический словарь.
АЛЯБЬЕВЛАР. XVI йөздә рус хезмәтенә кергән Александр Алябьевтан (РБС II.
80);1500елла рус хезмәтенә кергән Михаил Олебейдан башлана (Веселовский 1974. 231). Али
бей—«олы бай» (Баскаков 1979. 182). Нәселләрендә хәрбиләр, чиновниклар, шул исәптән
танылган композитор һәм А С. Пушкиннын замандашы А А. Алябьев.
АНИЧКОВЛАР. XIV йөзлә Урда дәүләтеннән чыккан кешеләр дип уиланыла (БК II. 282.
№ 100; Загоскин’ 1875. №2). Блоха белән Глеб Аничковлар беренче тапкыр 1495 елда
Новгородта искә алыналар (Веселовский 1974, 14) Энис/энич—«дус» дигән мәгънәне аңлаткан
гарәп-төрки сүзләре (Гафуров4 1987. 125) Сонрак алар арасыннан галимнәр, публицистлар,
врачлар, хәрбиләр чыга (РБС II. 148-150)
АПРАКСИННАР. Чыгышлары 1371 елда Атгын Урдадан Ольг Рязанскийга күчкән
Солохмир (Солых Әмир) оныгы Андрей Иванович Апракстан (ОГДР11.45: 111.3). XV—XVI
йөзләрдә Апраксиннарга Рязань тирәсендә биләматәр бирелгән Федор Апраксин 1610—1637
елларда Казан Сарае Приказында дьяк хезмәтен башкарган Хитров. Ханыков. Крюков.
Верлерников (к.) кебек боярлар белән тугандаш Н А. Баскаков (1979. 95) «Апракс»
кушаматының төрки сүз икәнлегенә өч төрле аңлатма китерә: I. «әкрен, тыныч»; 2 «тузгыган
чәчле», «тешсез»; 3. «мактанчык» Россия тарихында алар Петр I тарафдарлары, генераллар
һәм губернаторлар буларак билгеле
АРАКЧЕЕВЛАР. XV йөз уртасында хезмәткә русларга күчеп. Василий II нен дьягы булып
киткән чукындырылган татар кешесе Аракчсй Евстафьевтан (Веселовский 1974. 14) Казан
татарларында «аракы әзерләүче, көмешкәче, эчкече- мәгънәләрендә кулланылган «аракычы*
кушаматыннан ясалган (Баскаков 1979. 115). XVIII-XIX йөзләрдә Александр I нен вакытлы
хакиме, граф, биләматәре Тверь тирәсендә булган (РБС II 261-270)
АРДАШЕВЛАР. XVII йөздән дворяннар Нәсел башлары Казаннан чыккан Ардаш исемле
кеше Нижний Новгород губернасында җирләре булган (Веселовский 1974. 15). Бу нәсел
кешеләре арасында Ульяновларның туганнары, галимнәр бар (ИЭ 1.715)
АРСЕНЬЕВЛАР. XVI йөздән дворяннар. Нәселләре Дмитрни Донскойга хезмәткә күчкән
Ослан (Арслан) морза малае Арсениидан башлана (к Ждановлар. Сомовлар. Ртищевлар.
Павловлар) Чукынганнан сон Арссний Лев Прокопин исеме кушыла (ОГДР V. 28-29; БК II*.
282). Кострома төбәгендә утарлары булган Нәселләрендә А. С. Пушкин дуслары (к. Арссньев
К. И ) хәрбиләр бар (РБС II. 315-324)
АРТЮХОВЛАР. 1687 елдан дворяннар Фамилияләре төрки артык/артук/артюх
сүзләреннән (Баскаков 1979. 169)
АХМАТОВЛАР. 1582 елдан дворяннар (ОГДР V. 52) Казаннан чыккан кешеләр дип
уйланыла. чөнки 1554 елда Кашира тирәсендә Федор Никулин Ахматов теркәлг ән
(Веселовский 1974. 17) Ахмат-Әхмәт-типик төрки-татарлар исеме (Баскаков 1979. 176) 1283
елда ук Курск җирендә бесермән (ихтимал, болгар-мөселмандыр) Әхмәг исеме телгә алына
(ПСРЛ' 25. 154) Ахматовлар-ХУШ-Х1Х йөзләрдә хәрбиләр диңгезчеләр. Синод прокуроры
(РБС II. 362)
Данамы килме саннарда.