Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТӨРКИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ КАЗАНДА
14 февральдә Төркия Республикасы
Президенты Абдуллаһ Гөл кыска вакытлы
визит белән Татарстанга килде. Делегация
составында 200 дән артык кеше иде Югары
дәрәжәдәге кунакларны "Казан"
аэропортында Татарстан Республикасы
җитәкчеләре каршы алды.
“Без бүген тарихи вакыйгада кат-
нашабыз: һәрвакытта да зур абруйга ия
булган Төркия дәүләтенен Президенты
үзенен хәләл җефете белән республикабызга
килде. Шулай итеп, без ике кардәш халык
тарихында яна сәхифәне ачтык". - диде
Татарстан Президенты Минтимср Шәймиев
Мәгълүм булганча, 1995 елнын маенда
Төркия белән Татарстан республикалары
арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм
мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмә- тара
килешүгә кул куелган иле 1996 елда исә
Казанда Төркия Республикасының Генераль
консуллыгы ачылды. 1997 елнын
сентябреннән башлап Төркиядә Татарстан-
ның тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли башла-
ды. Гамәлгә ашырылган чаралар нәтиҗәсе
буларак, 2007 ел белән чагыштырганда,
үткән елда ике республика арасында сәүдә
әйләнеше ике тапкыр артты һәм ул хәзер 3
миллиард долларга якынлашты
Төрек кардәшләренең визит програм-
масы үзәгендә Татарстан-Төркия бизнес-
форумын үткәрү иде Ул “Корстон" сәүдә-
күңел ачу комплексында узды Эшмәкәрләр
форумы кысаларында "Алабуга" махсус
икътисади зонасында хезмәттәшлек итү
буенча Төркиянен "Тракья Жам Сандйи' һәм
“Кастамону Энтегре" компанияләре белән
беркетмәләр имзаланды
Төркиянен тышкы икътисади элемталәр
советы башкарма комитеты рәисе Рона
Йыржалы әйтүенә караганда. Татарстанда
хәзер 266 төрек фирмасы эшли, атар 20
миллиард долларлык проектларны гамәлгә
ашырдылар инде Кунаклар Универсиада
корылмалары төзелешендә катнашырга да
теләк белдерделәр
Татарстан җитәкчесе М.Шәймиев Казан
шәһәренен 1000 еллыгына әзерлек чорында
төрек төзүчеләренең эшчәнлеген югары
бәяләде Аларнын сыйфатлы һәм арзанлы
итеп төзүләрен билгеләп үтте Илбашыбыз
Универсиада 2013 корылмаларын гор-
гызуда да аларны җәлеп иту мөмкинлеген
карарга вәгъдә бирде. Президент карашын -
ча, Татарстан белән Төркия арасында яна
хезмәттәшлек күперләре салына.
Форумнан сон Казан Кремлендә
эшлекле сөйләшүләр дәвам итте Абдуллаһ
Гөл фикеренчә, Төркияне Татарстан белән
мәдәни һәм тарихи элемтәләр берләштерә,
алар бу ике ил арасында үзенчәлекле күпер
булып тора Мәдәни элемтәләрне тагын да
ныгыту өчен Төркиядә - Татарстанның,
Татарстанда Төркиянен мәдәни үзәкләре
булдырылачак.
ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ ТӨЗЕЛДЕ
РФ Премьер-министры В Путин 2013
елда Казанда XXVII Бөтендөнья жәйгс
Универсиадасына әзерләнү һәм аны үткәрү
буенча оештыру комитетын төзү турында
боерыкка кул куйды.
Моннан тыш, ул оештыру комитеты
составын да раслады. Комитетка Россиянен
беренче виие-премьеры И Шувалов
җитәкчелек итәчәк Анын составына шулай
ук ТР Премьер-министры Р Мнннеханов,
Казан мэры И Метшин. Яшьләр эшләре,
спорг һәм туристлык министры М Бариен.
Россия Студентлар спорт берлеге прези-
денты О Матыцин һ б рәсми кешеләр керде
Оештыру комитетының эшчәнлеген тәэмин
итү Россия спорт һәм туристлык
министрлыгына йөкләше
Универсиаданы 2013 елнын июль азагы
- август айларында уздыру күздә тотыла
Ул 20 көн чамасы дәвам итәчәк Бу чарада
дөньянын 150дән артык иленнән 10 меңнән
күбрәк спортчы катнашачак
САЙЛАУЛАР ҮТТЕ,
ДЕЛЕГАТЛАР АЧЫКЛАНДЫ
2009 елнын I нчс мартында Татарстан
Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар
булып узды Дүртенче чакырылыш
Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат
(Республика сайлау округы буенча - 50 һәм
бер мандатлы сайлау округлары буенча
- 50 кеше) сайланды
Рәсми мәгълүматлар буенча, республи-
када исемлеккә кертелгән сайлаучыларның
78,4 проценты участокларга килгән һәм
шуларнын 79 происнты "Бердәм Россия"
партиясен яклап тавыш биргән Ә КПРФ
- 11,1, "Гадел Россия Ватан /Пенсионер-
лар/ Тормыш" партиясе - 4.8 һәм ЛДПР
3.08 процент күләмендә хуплау тапкан.
Бермандатлы округларда тавыш бирү
нәтиҗәләренә килгәндә, биредә "Бердәм
Россия" партиясе тәкъдим иткән кан-
дидатларның 43е. ә үз-үзләрен тәкъдим
иткәннәрнең 7се җиңеп чыккан Шулай
итеп. Татарстан парламенты, нигездә.
"Бердәм Россия" вәкилләреннән торачак.
Яна сайланган депутатлар арасында өч
язучы да бар. Алар - Туфан Миннуллин.
Роберт Миннуллин. Разил Вәлиев.
Дүртенче чакырылыш Татарстан
Дәүләт Советы депутатларын
сайлауларына әзерлек һәм үткәрүгә 143
миллион сум акча сарыф ителгән.
МИЛЛИ МӘГАРИФ ХАЛЫКАРА
ЯКЛАУГА МОХТАҖ
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм-
мәтшин Мәскәүдә "Федераль дәүләт мәга-
риф стандарты - күпмилләтле
җәмгыятьнең ныклы үсешенең стратегик
ресурсы: Россия Федерациясе
субъектларының закон инициативасы"
темасына багышланган парламент
тыңлауларында катнашты. Мөһим бу
чарада Россиянен 55 субъекты вәкилләре
бар иде. 2007 ел ахырында Дәүләт Думасы
тарафыннан мәгариф процессында "милли
компонент" төшенчәсен юкка чыгару
турында федераль закон кабул ителде.
Татарстан парламенты, федераль мәгариф
стандартында милли компонент янадан
торгызылырга тиеш дип саный һәм Дәүләт
Думасына, закон инициативасы буларак,
федераль законның тиешле проектын
җибәрде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин парламент тыңлауларында
милли мәгарифне яклауга аргументлар
китерелгән доклад белән чыгыш ясады.
Парламент тыңлауларында РФ Дәүләт
Думасының милли мәсьәләләр буенча
комитет рәисе Валентин Купцов. Россия
мәгариф һәм фән министры урынбасары
Юрии Сентюрин. РФ Дәүләт Думасының
мәгариф комиссиясе рәисе Григорий Балы-
хин. Башкортстан республикасы Премьер-
министр урынбасары Илдус Илишев һ.б.
чыгыш ясады.
Әлбәттә, милли мәгариф системасында
законлы таләпләрне кире кайтару
юнәлешендә бу чараның әһәмияте зур.
әмма төп мәсьәлә әлегә хәл ителмичә, ачык
кала бирә.
ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР
М Жәлил исемендәге Республика пре-
миясе комитеты чыгарган нәтиҗәләр ниге-
зендә. Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинеты 2009 елнын 13
февралендә 2007- 2008 елгы конкурс
йомгаклары буенча М. Жәлил исемендәге
Республика премиясен түбәндәге
кешеләргә бирергә карар кылды:
яшьләрне патриотик рухта тәрбияләве.
актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруы
өчен "КамАЗ" ААЖнен Махсус техника
департаменты оештыру һәм идарә бюросы
башлыгы, автоузышчы Кәбиров Фирдәвес
Зариф улына
яшьләрне эстетик тәрбияләүдә нә-
тиҗәле эшләве, дәүләт яшьләр сәясәтен
тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен
"Мгновение" бию театры сәнгать җитәкчесе
Ишбулатова Елена Петровнага
бүгенге татар драматургиясен үстерүгә
зур өлеш кертүе өчен драматург Зәйниев
Илгиз Газинур улына:
талантлы яшьләргә актив ярдәм
итүләре өчен язучылар Бикчурова (Гый-
матдинова) Нәбирә Миннеәхмәт кызына
“Бер тамчы мәхәббәт" повестьлар һәм
хикәяләр җыентыгы өчен); “Салават кү-
пере" балалар журналын, татар телендәге
"Сәхнә" театр һәм эстрада журналын нәшер
итүдәге, балалар өчен китаплар иҗат
итүдәге күпьеллык эшчәнлеге өчен
Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улына (Зин-
нур Хөснияр)
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ХАЛЫКАРА ҖЫЕНЫ
18 февральдә Мәскәүдә элеккеге СССР
Язучылар берлеге бинасында (Поварская
52) Язучылар оешмаларының халыкара
Берлеге"нен чираттагы съезды булып узды.
Халыкара бу җыенга ерак чит. БДБ
илләреннән, шулай ук Россиянең төрле
төбәкләреннән 47 оешма вәкилләре
җыелган иде Съездда Татарстаннан
делегатлар сыйфатында Татарстанның
халык шагыйре. “Казан утлары"
журналының баш мөхәррире Равил
Фәйзуллин. Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов. "Мәгариф" нәшрияты
директоры Мөдәррис Вәлиев катнашты
Съездны совет әдәбияты классигы. 96
яшьлек Сергей Михалков ачты Хисап
докладын халыкара оешманын беренче
секретаре Иван Переверзин ясады. Фикер
алышулардан сон Берлекнең яна җитәк-
челеге сайланды Идарә җитәкчелегендә
әлләни үзгәреш булмады. Башкарма ко-
митетка (идарәгә) Татарстаннан Илфак
Ибраһимов сайланды.
ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘГЕ ЫШАНЫЧ
Россия Президенты Дмитрий Медведев
расланган кадрлар резервындагы 100
кешенең кемнәр икәнлеге ачыкланды.
Мәскәү Кремле исемлегенә 36 федераль. 23
төбәк җитәкчесе. 31 эшкуар. 10 фән.
мәдәният, дин әһеленең теркәлүе билгеле
булды.
"Йөзлектә" Татарстаннан да яшьләре
25-50 тирәсендәге, югары белемле, җинаять
җаваплылыгына тартылмаган, зур эшләр
башкарган ике вәкил бар. Болар — Казан
мэры Илсур Метшин һәм ТР Мәгълүмати
технологияләр үзәге директоры Николай
Никифоров.
РОССИЯ ФӘНЕ КӨНЕ
8 февраль - Россия фәне көне. Әлеге
карарга Россия Президенты 1999 елда кул
куйды һәм ул дәүләт белән җәмгыятьнең
үсешендә илебез фәненен югары ролен тану
көне буларак билгеләп үтелә.
Шул унайдан Россия Фәннәр академия-
сенең Казан фәнни үзәгендә һәм Татарстан
Фәннәр академиясендә тантаналы чаралар
узды
Казан фәнни үзәгендә анын рәисе
академик Олег Синяшиннын чыгышы һәм
академик Александр Коноваловның
«Супрамолскуляр системалар һәм тормыш»
дигән фәнни доклады тыңланды
ТР Фәннәр академиясе президенты
Әхмәт Мазһаров исә үзе җитәкләгән ака-
демия коллективының эшлекле рух белән
сугарылуын, монын үз чиратында фәнни
тикшеренүләрне яна дәрәҗәгә күтәрергә
ярдәм итәчәген билгеләп узды. «Финанс
кризисы шартларында, монарчы ирсшел-
гәннәрне югалтмыйча, республиканың
интеллектуаль куәтен үстерергә кирәк». -
дип белдерде ул.
Тантанада фәнни династияләрне бәй-
рәм белән котладылар. ТФАнен исемле
стипендияләре дә тапшырылды Моннан
тыш «2008 елнын ин яхшы галиме» һәм «Ин
яхшы яшь галим» бәйгеләрендә жинү
яулаган галимнәрне бүләкләделәр.
БӨЕК ГАЛИМГӘ БАГЫШЛАП
Шушы елнын январь аенда бөек мәгъ-
рифәтче, галим, әдип, рухани Ризаэддин
Фәхреддиннең тууына 150 ел тулды. Бу уңай
белән Татарстанда һәм Башкортстанда төрле
чаралар уздырыла. Шундыйларның берсе
февраль башында галимнең туган ягында
үтте. Ул “Ризаэддин Фәхреддиннен иҗади
мирасында толсрантлыкнын рухи
нигезләре" дип аталган фәнни-гамәли кон-
ференция Аны Әлмәт дәүләт муниципаль
институты нигезендә Татарстан Мәгариф
һәм фән министрлыгы. Татарстан Фәннәр
Академиясенең Ш Мәржани исемендәге
тарих институты һәм Бөтендөнья татар
конгрессы уздырды Конференциянең
пленар утырышында Р Фәхреддин эшчән-
легс. ана бәйләнештә рухи мирас, тарих,
мәдәният, дин. мәгариф, әхлак мәсьәләләре
буенча Мәгариф министры Вазыйфаларын
башкаручы Данил Мостафин. Әлмәт шәһәр
һәм район хакимияте башлыгы Ришат
Әбүбәкеров. академик Мирфатыйх Зәкиев.
профессор Хатыйп Миннсгулов. галим Әнвәр
Хәйри һ б лар чыгыш ясады
***
16 февральдә Казан дәүләт универ-
ситеты укытучылары һәм студентлары
Ризаэддин Фәхреддинне искә алу кичәсе
уздырдылар Аны алып баручы профессор
Хатыйп Миннегулов үзенен кереш сүзендә
бодай диде “Сонгы 60 елда Татарстанда 3
млрд. тоннадан артык кара атгын чы-
гарылды. Әмма ул байлык халкыбызны»
үзеннән бигрәк, читләргә озатылды; бер-
ничә дистә ел буе Советлар империясенең
төп терәкләреннән берсе булды. Татарстан
нефть төбәгенен үзәгендә туып үскән
Ризаэддин Фәхреддин исә татарнын күп
гасырлык рухи байлыгын туплап, үз күңеле
аркылы чыгарып, ин әүвәл халкыбызнын
үзенә кайтарды, анын зиһенен баетты..."
Академик Миркасыйм Госманов Р
Фәхреддиннен мирасын өйрәнү тарихы, бу
затның шәхси үзенчәлекләре хакында
гыйбрәтле мисаллар китереп сөйләде, аны
“әхлаклылыкнын. инсанилыкнын кабат-
ланмас бер үрнәге" дип атады “Рухият"
нәшрияты сонгы елларда бөек галимгә
мөнәсәбәтле берничә китап чыгарды
"Ризаэддин Фәхреддин Фәнни-биогра- фик
җыентык (1999). "Асар" (I том. 2006. II - том.
2009 Татар һәм рус телләрендә) һ.б. Болар
хакында нәшрият хезмәткәре Рамил
Миннуллин сөйләде Кичәдә шулай ук
профессорлар Резелә Ганиева. Тал гат
Галиуллин. доцент Әлфәт Закнржанов
чыгыш ясады; әдипнен әсәрләреннән
өзекләр укылды, студент-шагыйрьләрдән
Рифат Сәлах. Резедә Гобәена. Эльвира
һадиеванын Р. Фәхрсддингә багышланган
шигырьләре янгыралы
ФАТИХ КӘРИМНЕ ОЛЫЛАУ
2009 елнын 9 январьенда күренекле
татар шагыйре Фатих Кәримнен тууына 100
ел тулды
Шагыйрьнен юбилеена багышланган
күптөрле чаралар ел дәверендә республика-
бызда һәм аннан читтә дә үткәреләчәк
Шундый чараларнын ин беренчесе
шагыйрьнең Ватан сугышында батырларча
һәлак булган һәм җирләнгән урынында -
Калининград өлкәсенең Багратионовск
шәһәрендә үтте Татарстан Мәдәният
министрлыгы. Язучылар берлеге һәм
Кинематографиячеләр берлеге тарафын нан
оештырылган делегация составында
Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак
Ибраһимов, Татарстанның халык шагыйре
Ренат Харис, кинооператор Максим Мальков
һәм Фагич Кәримнен кызы Ләйлә Кәримова
бар иде Алар башта Калининград өлкәсснен
тарих музеенда Фатих Кәримнен каберенә
полкташлары тарафыннан куелган язу
тактасын кара ды. шәһәрне фашистлардан
азат итүгә кагылышлы тарихи документлар
белән танышты. Фатих Кәрим һәлак булган
урында бу лды Ә инде 9 январьда, ягъни
шагыйрьнен туган көнендә, кунаклар
Багратионовск шәһәренен туганнар
каберлеге мемориалында Фатих Кәрим
өчен махсус төзелгән һәйкәлгә һәм Фатих
Кәрим урамындагы мемориаль тактага
чәчәкләр салуда һәм митингта катнашты
Соңыннан шәһәрнең үзәк музеенда өлкә
һәм шәһәр җәмәгатьчелеге белән очрашу
үткәрелде Очрашуда Калининград өлкәсе
мәдәният министрының беренче урынба-
сары Андрей Попов, Калининград өлкәсе
Язучылар берлеге рәисе Виталий Шевиов,
Багратионовск шәһәре башлыгы Владимир
Башкатов, Балтыйк буе казаклары атаманы
Юрий Зинченко, шәһәр мәдәният идарәсе
җитәкчесе Людмила Коншина, өлкәнен
язучылары, шагыйрьләре һәм шул төбәктә
яшәүче милләттәшләребез катнашты.
Татарстан Милли музееның әдәби
салонында патриот-шагыйрь Фатих Кә-
римнен тууына 100 ел тулуга багышлап,
"Соңгы дәфтәр" дигән факсимиль басманың
дөнья күрүе унаеннан кичә үткәрелде
Нибары 36 ел яшәгән шагыйрьнең бар
тормышы фаҗигаләр һәм иҗади фидакяр-
лек белән сугарылган Кичәдә катнашучы
язучылар һәм галимнәр — Ренат харис,
Зиннур Мансуров, Тәлгат Галиуллин, Фоат
Галимуллин һ.б. әнә шул хакта дәлилләп
сөйләделәр. Мәдәният министры урын-
басары Гөлшат Нигъмәтуллина “Соңгы
дәфтәр”нен әһәмияте зур булуын әйтеп,
шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримовага
чәчәкләр бүләк итте Милли музейнын
генераль директоры Гөлчәчәк Нәжипова
патриот-шагыйрьнен музейда сакланган
ядкәрләре турында сөйләде.
Әдәби салон утырышын музей хезмәт-
кәре Флера Дәминова алып барды
ИСКӘ АЛУ КӨНЕ
Инде күп еллар дәвамында 15 февраль
халкыбызның каһарман улы Муса Жәлил-
не искә алу көне буларак билгеләп үтелә
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов,
Жәлилнен тормыш юлын һәм ижатын
өйрәнүче галим һәм тәнкыйтьче Рафаэль
Мостафин, Татарстанның халык шагыйре
Ренат Харис һ.б. каләм ияләре, сәнгать
әһелләре, ветераннар, мәктәп укучылары,
студентлар шагыйрьнең Казан Кремле ал-
дында - 1 Май мәйданындагы һәйкәленә
һәм җәлилчеләр барельефына быел да
чәчәкләр салды .
Шул ук көнне Татарстан Милли музе-
енда атаклы “Моабит дәфтәрләренең төп
нөсхәләрен кин җәмәгатьчелеккә тәкъдим
итү тантанасы да булды. Бирерә антифа-
шистик каршылыкта катнашкан Жәлил
һәм анын көрәштәшләре турында сөйләүче
“Батыр беркайчан да үлми” исемле күргәз-
мә дә оештырылган иде.
Искә алу мәрәсимендә Татарстан
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратникова, мәдәният министры урынбаса-
ры Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты
УДМУРТИЯДӘ ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ
ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ
Удмуртия Республикасында татар
мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре Можга
шәһәрендә Удмуртия татарларының мил-
лн-мәдәни мохтәрияте идарәсенең киңәй-
телгән утырышы белән башланып китте
Анда Удмуртия татарларынын бүгенгесе
һәм киләчәге турында җитди сөйләшү бул-
ды. Утырышта Удмуртия Республикасының
милли сәясәт министры В Завалин, Можга
шәһәре мэры С Пантюхин катнашты.
Кичен Можгадагы “Дубитель" мәдәният
сараенда җирле рәссам А Фазлый-
нуровнын иҗаты белән танышу, шушы
шәһәрдә яшәүче шагыйрь, композитор,
автор-башкаручы, җәмәгать эшлеклесе
Илгиз Кадыйровка 70 яшь тулу унаеннан
иҗат кичәсе булды.
Икенче көнне татар мәдәнияте һәм әдә-
бияты көннәре Ижауда дәвам итте: Халы-
клар дуслыгы йортында Удмуртиядә татар
мәдәнияте һәм әдәбияты көннәрен рәсми
ачу тантанасы булды. Аны милли-мәдәни
мохтәрият идарәсе рәисе И. Шәрипов ачып
җибәрде. Тантанада катнашучыларны
Удмуртия Республикасының Премьер-ми-
нистр урынбасары И. Бикбулатов, Ижау
шәһәре мэры В. Балакин тәбрикләде
Татарстан делегациясе исеменнән Татар-
стан мәдәният министры урынбасары Г.
Нигъмәтуллина чыгыш ясады
Кичен кунакларны Сарапул кабул итте
Анда зур әдәби-музыкаль кичә булды.
Удмуртия Республикасында татар мәдә-
нияте һәм әдәбияты көннәрендә Казаннан -
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитеты вәкилләре Р. Сафин, Г Шәйхи, 3.
Зиннәтуллин, Татарстан язучылары - В
Имамов, В. Нуриев, Ш Мостафин, И
Иксанова. Удмуртиядә яшәүче
каләмдәшләребез Р Баттал, Г Сафин, 3.
Нуртдинов һ.б. катнашты.
ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ-
ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ
Берничә буын язучыларның аңына
сеңгән шигар бу. Чыннан да, гомумке-
шелек рухи кыйммәтләрен уртаклашуда,
гомумхәзннәне баетуда әдәбиятның роле
гаять зур. СССР таркалгач, сонгы дистә ел-
ларда төрле дәүләтләрдә, өлкәләрдә
яшәүче язучылар белән үзара мөнәсәбәтләр
кими төште. Шулай да, Башкортстан
язучылары белән элеккеге күркәм
традицияләр әлегәчә укышлы дәвам итә.
Дистә еллар дәвамында Башкортстан
язучыларынын китаплары Татарстанда,
һәм киресенчә, Татарстан әдипләренең
китаплары Башкортстанда эзлекле рәвештә
даими басылып килә.
Язучылар делегацияләре лә үзара йөрешеп
тора Күптән түгел Уфада чыга торган
"Агыидел" журналы татар язучыларынын
әсәрләрен мул итеп бастырып чыгарды
Анда Р Фәйзуллиннын Казан утлары''
турында кереш мәкаләсе, К Кәримовнын
"Ком сәгате" романы, шагыйрьләр Г Рәхим.
Р Вәлиев, Г Морат, Ф Мөслимова, Л Янсуар
шигырьләре, прозаиклар— 3. Зәйнуллин, Р
Рахман, Р Габделхако- валарнын
хикәяләре, новеллалары урын алган Кунак
ашы—кара каршы дигәндәй, "Казан
утлары" да киләсе маи санында
Башкортстан әдипләре ижатына багыш-
ланган махсус сәхифә чыгарачак Анда Ә
Әминов, Р Янбәк, Т Гыйниятуллин. С
Шәрипов, Т Ганиева. Ф Акбулатова, Г.
Котыева һ.б. әсәрләре бар.
ТӨРЕК КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ
5-6 мартта Казанда Төрек киносы
фестивале узды. Әлеге унайдан 4 мартта
Казанга Төркия Республикасы делегациясе
килде Анын составында Кинематография
һәм авторлык хокуклары дирекциясе гене-
раль директоры Сеих Абдурахман, Төркия
дәүләт телерадиокомпаниясе генераль
директоры урынбасары Зейнел Коз. Төр-
кия Кинематографистлары берлеге рәисе
Исмаил Гюнес һәм башкалар бар иде
«Исәнмесез* дип исемләнгән фести-
вальдә Торкиянен ин яхшы фильмнары
тәкъдим ителә Моннан тыш казанлылар-
га язучы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча
төшерелгән «Поларенный судьбой* дигән
картина да күрсәтелде.
Казанда әлеге чара Азия илләрендә
оештырылган "Төрки телле илләр* дигән
турне кысаларында үтте Башкалада фести-
валь «Сувар-Плаза» сәүдә үзәгенең «Гранд-
синема» кинотеатрында узды.
УРМАНЧЕ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ
Мәгълүм булганча, 1998 елны Татарс-
тан мәдәният министрлыгы тарафыннан
мәшһүр сынчы-рәссам Бакый Урманче
премиясе булдырылган иле Ул ике елга бер
мәртәбә бирелә. Мона кадәр мәртәбәле бу
бүләккә 15 рәссам лаек булган иде Быелгы
конкурс аеруча киеренке булды
лауреатлык өчен 62 рәссам көрәште Инде
алтынчы тапкыр үтә торган конкурста
быел 4 рәссам - Ирина Антонова. Фәрит
Суюров. Илдус Гайнетдинов һәм Елена
Ермолина җиңеп чыкты Лауреатларны
бүләкләү тантанасы "Хәзинә" милли сән-
гать галереясында узды.
ЕЛ КЕШЕСЕ
ТР Дәүләт симфоник оркестрының
баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе
Фуат Мансуров 2008 ел нәтиҗәләре буенча
*Ел кешесе» дип табылды.
1995 елдан бирле ана М Жалил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
академия театры директоры Р
Мөхәммэтжанов. дирижер Р Абязов.
музыка белгече Г Кантор лаек булган иде.
Ф Мансуровнын эшчәнлеге Ал маты.
Казан. Мәскәү шәһәрләре белән бәйле
1968 елдан бирле ул М. Жәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет академия
театры оркестрын, ә 1989 елдан дәүләт
симфоник оркестрын житәкли Экспертлар
фикеренчә. әлеге коллектив Россия
төбәгендә ин яхшылар рәтендә Узган ел
ахырында һәм бу ел башларында Ф
Мансуров җитәкчелегендәге оркестр
Италия, Испания. Швецария. Нидерланд
илләрендә гастрольләрдә булып кайтты.
ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН
12 мартта А М Горькийнын әдә-
би-мемориапь музеенда язучы Әмирхан
Еникинын тууына 100 ел тулуга багыш-
ланган кичә узды. Биредә әдипнен архивы,
китаплары, кулъязмалары аерым урынны
алып тора Язучымын кызы Флера аларны
музейга бүләк итте
Кичәдә катнашучылар язучынын тор-
мыш юлы һәм иҗаты белән махсус
әзерләнгән видеороликны карап таныша
алдылар Театр училишесы студентлары
анын әсәрләреннән өзекләр укыды
МУЗЕЙ АЧЫЛДЫ
ТР Эчке эшләр министрлыгының ме-
мориаль-мәләни комплексы биләмәсендә
музей-ижтимагый үзәге ачылды Анын
беренче катында - ТР ветераннар советы.
Эчке эшләр бүлегенен хәрби хәрәкәтләр
һәм ТР Эчке гаскәрләр ветераннары
берләшмәсе, руханилар өчен кабинетлар,
икенче катында исә музей
урнаштырылган Музейда йөзләрчә
кыйммәтле экспонатлар саклана Алар
арасынла металлодетектор, алкотестер.
мотоцикл, заманча уен автоматы һ б бар
УКУЛАР БАШЛАНДЫ
Казаннын «Сөләйман» мәчете
каршындагы начар күрүчеләр һәм күрүдән
мәхрүм калганнар өчен тернәкләндерү
үзәгендә чираттагы укулар башланды
Мәчетнең имам хатибы И лдар Баязитов
белдерүенчә бу юлы укуларга Казаннан.
Татарстаннын Түбән Кама. Алабуга,
Бөгелмә һәм Арча районнарыннан, шулай
ук Башкортстан- нын Сибай. Дүртөйле.
Салават шәһәрләреннән һәм Волгоград
өлкәсеннән. Түбән Новгородтан.
Грозныйлан барлыгы 16 ир-ат килгән
Бирегә килүче дин кардәшларебеэ Луи
Брай.ль системасы буенча ислам нигез-
ләрен үзләштерәчәк һәм Коръән \ кырга
өйрәнәчәк Моннан тыш, алар бирелә
компьютерда эшләргә дә төшенәчәк,
шулай ук әйләнә-тирәдә ориентлашу һәм
үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре
дә алачак. Курсларга йөрүчеләрнең бары-
сына да мәчет каршындагы тулай торакта
яшәү мөмкинлеге бирелә, алар көненә 4
тапкыр кайнар ризык белән тәэмин
ителә. Шул ук вакытта дин
кардәшләребезнен юл чыгымнарын да
мәчет житәкчелеге үз өстенә ала. Әйтергә
кирәк, болар барысы да иганәчеләр
ярдәме белән тормышка ашырыла.
МӨСЕЛМАНЧА ЯШИБЕЗМЕ?
Россия Ислам университетында "Исем
кушу", ‘Никах” һәм “Женаза" кебек мө-
селман тәртип-йолаларына багышланган
документаль фильмнар циклын төшерү
тәмамланды Якын араларда әлеге өч
фильмны тәкъдим итү тантанасы үт-
кәреләчәк Киләчәктә мондый мөселман
фильмнары проектын дәвам итү дә күздә
тотыла.
Документаль фильмнар төшерүнен
төп максаты - дин кардәшләребезгә
тормышта еш кулланыла торган
мөселман тәртип-йо- лалары турында
киң мәгълүмат бирү һәм аларны өйрәтү
Фильмнарның барысы да режиссер Рәмие
Нәҗмиев җитәкчелегендәге
профессиональ төркем тарафыннан
эшләнгән
МАЛАЙЗИЯДӘ ДӘ КОЛ ШӘРИФ БАР
Бөек мәчетне Казанга килеп күрә
алмаучылар хәзер Малайзиягә бара ала
Яңа ачылган ислам цивилизациясе
паркында дөньядагы иң зур, иң матур 12
мәчетнен макеты урын алган. Шулар
арасында Мәккәдәге - Әл-Хәрәм, Ие-
русалимдагы - Әл-Акса, Һиндстандагы
Таж Мәхәл, Испаниядәге - Альхамбра,
Истамбулдагы - Сөләйман мәчетләре һәм
безнең Кол Шәрифнең дә макеты бар
Мәчет-һәйкәлләрне урнаштыру
малайзиялеләргә якынча 75 миллион
долларга төшкән.
МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗНЕ ИСКӘ АЛУ
Фольклорчы галим, язучы һәм
жәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягьфәровка
багышланган укулар аның туган ягы
Пермь крае Барда районында булды.
Әлеге мәдәни чараларда крайнын татар
теле һәм әдәбияты укытучылары,
үзешчән сәнгатьтә катнашучы
һәвәскәрләр, җәмәгатьчелек вәкилләре,
мәктәп балалары катнашты.
Барда мәдәният сараендагы тантана-
ларның йомгаклау өлеше зур бәйрәмгә
әверелде. Биредә яшь иҗатчыларга Р
Ягьфәров исемендәге премияләр һәм ис-
тәлекле бүләкләр тапшырылды. Фойеда
сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь
рәссамнарның күргәзмәсе эшләде.
Рәшит Ягъфәров исемен мәңгелә-
штерү йөзеннән, ул укыган мәктәп һәм ул
эшләгән редакция биналарына истәлек
такталары куелды. Барданың бер
урамына аның исеме бирелде
Пермь краенда әдип истәлегенә ба-
гышлап үткәрелгән чараларда Казаннан
килгән кунаклар - язучылар - В Нуриев. Р
Мулланурова, галимнәр - Ә Хәйри, Н.
Нәккаш. җырчы-композитор М Имашев,
шулай ук Р Ягьфәровнын хатыны Тәкъ-
лимә ханым, уллары Илдар һәм Юлдаш
катнашты.
Барда муниципаль районы хакимияте
башлыгы И Урстемиров сүзләренә ка-
раганда, “Ягъфәров укулары” һәр елны
үткәреләчәк.
2009 елынын 23 февралендә
журналист, Татарстан Язучылар берлеге
әгъзасы. Ватан сугышы ветераны
Мәрдегалләм Галләм улы Рафиков (Мәрди
Рафиков) 82 яшендә вафат булды.
2009 елнын 3 мартында мартында
шагыйрә, педагог, Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Энже Илалетдин кызы
Мөэминова 85 нче яшендә вафат булды.