Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҮЗЕ БЕР ТЕАТР...


Күнеле дингездәй ярсу, хыялы йолдызлар арасында,
максаты-матурлык тудыру. Дөньяны һәлакәттән матурлык
кына коткарыр! Анын барлык гамәли нияте шуна корылган
Ин элек биографиясенә күз салып үтик. Гафур Шәкүр улы
Каюмов 1959 елнын 2 мартында Арча районынын Яна Сәрдә
авылында дөньяга килә.
1983 елны Казан театр училишесында актерлык осталыгы
буенча укый. 1994 - 1999 елларда Мәскәүнен мәдәният
һәм сәнгать режиссерлары әзерләү институтында "драма
режиссеры’’ белгечлеге ала. 2000 елда Болгариянең София
шәһәрендә “Крьето Сафаров" Театр һәм кино сәнгате милли
академиясен режиссура буенча тәмамлый
Драматург һәм артист Гафур Каюмов исеме бүген күпләргә таныш Ул К Тинчурин
исемендәге драма һәм комедия театрында, аннан Г. Камал исемендәге академия театрында
артист булып эшләп аллы. Артист жаны рольләр уйнап кына тынгылык тапмый, Гафур
кулына каләм ала һәм пьесалар язарга керешә. Г Каюмов бүгенге драматургиядә ин актив
эшли торган иҗади шәхесләрнең берсе Анын беренче әсәрләре үк (“Язмышлар ярында".
"Мирас") тирәнтен уйланырга, кеше күңелендәге жәрәхәтне үзенеке итеп кабул итәргә
сәләтле, тынгысыз бер жаннын драматургия дип аталган гаять четерекле бер өлкәгә аяк
атлавы турында хәбәр бирле Аннан сон сәхнә күргән “Һинд кызы" комедиясе
театрларыбыз өчен чын-чынлап бәрәкәтле булды-ул 5 театрыбызда куелды һәм
һәркайсында да зур уныш белән барды. Балалар өчен язылган “Сарык-арслан"
әкият-риваяте 4 театрда, шулай ук “Их, Алла боерса...” музыкаль комедиясе һәм “Сон инде"
драмасы Татарстан һәм Башкортстаннын берничә сәхнәсендә бара
Ул бик кызык кеше, бер генә дә инде безнен мохитта яшәми, зур хыяллар белән яна
Хәзерге көндә Гафур Каюмов милли камера театры оештыру уе белән ашкынып йөри.
“Сәхнә" дигән журнал чыгару, язучыларны, рәссамнарны, театр әһелләрен,
композиторларны бер түбә астына жыеп. үзара аралашу өчен шартлар тудырасы килә
анын. Мәктәпләрдә уку-укыту программаларына театр сәнгате нигезләре турында
мәгълүматлар кертелсә, монын киләчәктә театр тамашачысын тәрбияләүдә зур булышлык
булачагына иманы камил
“Галиябану" спектаклендә (М Фәйзи) Исмәгыйль. “Ташкыннар"да -Мирзахан, Ш
Хөсәеновнын "Әни килде”сендә-Сәяр, француз драматургы А. Лябиш "Тол ханымда
тукталыш" спектаклендә-Месье Танкарель “Зөләйха" спектаклендә (Г Исхакый) -
Сәлимҗан. М. Гыйләҗевнын "Казан сгетләрен"дә -Алмаз,-Әйдә барыйк, кызлар карыйк’’та
(Р Вәлиев) - тракторчы егет. Н. Исәнбәтнен "Портфелендә"-прокурор Хасбуллин һ. б . М
Фәйзинең "Галиябану" телефильмында-Хәлил, "Зөләйха" нәфис фильмында-Сатимжан
образлары Гафур Каюмовнын чын мәгънәсендә күпкырлы галантлы артист, милләт жанлы
олы шәхес икәнлеген кат-кат раслый.
Г Каюмов 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2003 елда “Упкын өстендә уен" дип
аталган пьесалар китабы чыгарды
Баш бирмичә, милләт кыйбласына йөз тоткан драматург һәм сәнгать әһеле буларак,
без Гафурга уңышлар телик.