Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫ ПИТЕР ДӘ ОНЫТМЫЙ


Петербург—биниһая зур Рәчәй империясенең ике гасырлык башкаласы—ил һәм андагы халыклар, кешеләр тормышында гаять моһим роль уйный Мәгълүм ки, күп нәрсәләр пайтәхеттә хәл ителә, сәясәт шунда билгеләнә 111 уна күрә Тукай язмышы да, анын туган халкы—татар тереклеге дә шактый дәрәжәдә мәмләкәт башкаласына бәйле Шагыйрь Петербургта чыккан күп кенә гәҗит - жур н алл ар, китаплар белән танышып бара, андагы сәяси, иҗтимагый, мәдәни вакыйгалардан да хәбәрдар була
Болардан тыш Тукай 27 еллык гомеренен 13 көнен Рәчәй башкаласында уздыра Анын бирегә Уфадан Мәскәү аркылы поезд белән 1912 елнын 20 нче апрелендә килеп тошүе мәгълүм Шагыйрь “Мәкаләи махсуса" язмасында (1912) үзенен Петербургта булуы, тәэсир-кичерешләре хакында кызыклы гына факт-мәгълүматлар бирә (Әсәрләр: 4 томда —IV том. 1977 189-211 б.) Шулай ук Кәбир Бәкер, Кәрим Сәгыйд һ.б.ларнын истәлекләрендә дәТукайнын пайтәхеттәге коннәре гәүдаләнеш тапкан (Тукай Петербургта—С. Петербург. 1998 —54 6 ) Бу язмалардан күренгәнчә, шагыйрь Рәчәй башкаласына берничә чакыру ала, Аларны күренекле рухани, галим педагог Муса Бигиев (1875—1949) оештырып җибәрә Чакыруның сәбәбен ике төрле анлату бар: а) “Хәбәр” (яисә “Сүз”) исемле гәҗит чыгару, шуна Тукайны баш мөхәррир итү; б) Шагыйрьне дәвалау, укучылар белән очраштыр>. Финляндиягә санаторийга җибәрү Боларнын сонгысы чынбарлыкка ныграк туры килә
Тукай үзенен кайчан киләсен, мөгаен, алдан хәбәр итмәгәндер Аны беркем дә каршы алмый Вокзалдан ул извозчик белән туп-туры Муса Бигиев яшәгән Сергеевский урамына (81 йорт Хәзерге Чайковский) юнәлә 4-5 бү.лмале фатирда—5 бала, ата-ана, өстәвенә хужаларнын ике туганнан туганы Барлыгы—9 кеше Тукайны хуҗа үзенен эш кабинетына урнаштыра
Бу хакта шагыйрь болай яза: "Муса әфәнленен үзе ята торган караватында мин авырып, йөткереп, гадәт буенча папирус тартып ятам" Тукай уңайсызлык кичерә 4-5 көннән сон "Нур"нын баш мөхәррире Сафа Баязитов (1887—1937 дән сон), дусты Кәбир Бәкер ярдәмендә “Казанская" кунак йортындагы аерым номерга күчә (Ул Казанский собор артында гына)
Петербургның язгы юеш һавасы авыру Тукайның хәлен тагын да авырайтып җибәрә Булачак юрист, сәясәтче, журналист, ул вакытта Петербург университеты студенты Шакир Мөхәммәдъяров (1883—1967) тырышлыгы белән шагыйрьне университетмын “бик яхшы докторы" Польнсга күрсәтәләр Табиб авыруны бик игътибар һәм ихтирам белән карый Тукайны юату сүзләре әйгә ана кымызга барырга кннәш итә Доктор исә Шакир Мөхәммәдьяровка болай ди “Туберку лезнын сонгы дәвере, бер үпкәсе череп беткән, икенче үпкәсенең дә яртысы гына калган Тын ала торган әгъзаларынын дүрттән бере генә тын алып тора" (Шуннан сон да әле Тукай елга якын яши Үзе бер могҗиза')
Шагыйрь, хәле авыр булуга да карамастан, гомумән, кешеләргә сер бирмәскә тырыша сөйләшә, шаярта, тәнкыйтьли йөри Петербургта ла > л тагар зыялылары студентлар, журналистлар белән очраша Сафа Баязитов фатирларында (6 нчы Рожденственская—хәзерге Советская урамы. Мойка. 22 йорт) була Берничә мәртәбә "Нур" гәҗите редакциясенә бара (Петрограл ягы. Большой проспект. 45) Бирелә журналистлар белән әнгәмә кора, гәҗит чыгаруда да булыша Муса Бигиев белән лә аралашып тора Финляндиядәге милләттәшләребез Тукайны ү сләреңдә санаторийга урнаштырырга ниятлиләр. Әмма юеш һавадан иза чиккән шагыйрь, кымы з вакыты житте дип. Петербургтан китеп бара Аны вокзалда 25-30 лап кеше, шу л исәптән Сафа Баязитов, Лотфый Исхаков һ б озатып кала Кәбир Бәкер шагыйрь белән Мәскәүгә кадәр бара һәм Тукайны Рязанскззй вокзалдан Уфага утыртып җибәрә Шуннан шагыйрь Троицк тарафларына—кымызга юнәлә
Тукай язмаларында Рәчәй пайтәхетенә каршылыклы мөнәсәбәт күзгә ташлана Әйткәнебезчә, шәһәрнсн юеш. дымлы һавасы шагыйрьне изә Петербургны»
суыгы,—ди ул,—гыйнвар суыгы, сыросте-сырость иде- Шунлыктан... урамга чыгу мина газап иде" Невский проспект аны "гажәпләндерә дә. куркыта да" Аны юкка гына шагыйрь “Байлар урамы ул! Шомалар урамы ул!"—дими. Шуның белән бергә Тукай Питерның чиста, тигез урамнарына, биек, матур йортларына, мәдәни истәлекләренә соклана, аны “Сәйфелмөлек кыйссасы“ндагы “пәриләр шәһәре" белән дә чагыштыра. [Минем бу калада күп мәртәбәләр булганым бар. Андагы затлы сарайларны, искитмәле бина-корылмаларны карап йөргәндә, минем күңелгә һәрчак бер уй килә: болар бит бөтен Рәчәй хисабына, шул исәптән минем халкым хезмәтенә корылган Нинди контраст, гаделсезлек: монда байлык, зиннәт, илдә коточкыч фәкыйрьлек, артталык!]
Бөек шагыйрьнең Петербургта булуына, якты дөньядан китүенә дә инде 90 елдан артык вакыт узып китте. Әмма Төньяк башкала, иң беренче чиратта, анда яшәүче милләттәшләребез Тукайны онытмый, аны искә төшереп тора. Гаяз Исхакый Питердә нәшер кылган “Ил" гәҗитендә бөек шагыйрьне зурлап, сөеп язылган мәкаләләр, шигырьләр басыла. Октябрь алды һәм аннан сонгы елларда бу калада Тукайны искә алу кичәләренен уздырылуы мәгълүм. Төньяк башкалада гомер кичереп, инде мәрхүм булган Габдрахман Таһирҗанов, Энже Сәгыйдова. Әнәс Халидов. Дәниф Шайхразиев һәм кайбер башка зыялыларыбызның шагыйрь әсәрләрен яттан сөйләүләрен минем үземә дә берничә мәртәбә ишетергә туры килде.
Тукайга Петербургта ярдәм итүчеләрнең берсе—Кәрим (Габделкәрим) Садыйк (1888—1939). Ул журналист, педагог, күп кенә татар зыялыларының якын дусты. Бу мөхтәрәм затның кызы Энже ханым Сәгыйдова (1921—1997) озак еллар буе Ленинград-Петербургтагы Салтыков-Щедрин исемендәге мәшһүр китапханәнен милли әдәбиятлар бүлеген җитәкләде, татар әдәбиятын, шул исәптән Тукай ижатын укучыларга җиткерүдә дә гаять зур эш башкарды. Анын Тукайны өйрәнүгә багышланган бай эчтәлекле хезмәтләре дә бар.
Узган гасыр азакларыннан башлап Тукай белән кызыксыну тагын да көчәйде. Шагыйрь яшәгән кунак йортына истәлек тактасы куелды. Очрашуларда, кичәләрдә Тукай шигырьләре укыла, анын сүзләренә язылган жырлар башкарыла. Мәгълүм ки, Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыятьләре тарафыннан татар һәм урыс телләрендә инде менә берничә ел буена "Нур" (баш мөхәррире—Әлфинур Гафурова) һәм "Нур—Петербург" (баш мөхәррире Ринат Мәһдиев) гәҗитләре чыгып килә. Аларда иҗтимагый, милли-мәдәни тормышка кагылышлы материаллар белән бергә. Тукай шигырьләре, бөек шагыйрьгә мөнәсәбәтле язмалар да даими басылып тора.
2006 елда, шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңае белән. Санкт-Петербург милли- мәдәни тормышында мөһим бер вакыйга булды шәһәрнең Петроград тарафындагы бер скверында бөек Тукайга һәйкәл ачылды [Ул Зверинская урамы һәм Кронверский проспектлары чатында. "Татар тыкрыгы" да янәшәдә. Жәмигь мәчет тә ерак түгел. Элек бу тирәләр «Татар бистәсе» дип йөртелгән). Бу Төньяк башкалада матур бер башлангычның тууына китерде: инде менә өченче ел Тукай көннәрендә шәһәр һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге һәйкәл янына җыела. Узган елнын 27 апрелендә үткән бу чарада безгә дә катнашу насыйп булды. Аны төп оештыручы—Татарстанның Санкт- Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге. Шигъри митингта Татарстан вәкиллеге җитәкчесе Шамил әфәнде Әхмәтшин. шәһәр хакимиятенең тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары, каланың Җәмигь мәчете имамы Жәгъфәр әфәнле Панчаев. без фәкыйрегез һәм башкалар чыгыш ясады, шагыйрьнең бөеклеге, ижатынын бүгенге көнгә дә аваздаш булуы ассызыкланды. Күп кенә мөхтәрәм затлар, зыялылар катнашкан бу чарада шагыйрьнең шигырыәре сөйләнде, җырлары башкарылды, җирле әдипләрдә үз әсәрләрен укыдылар Тукай һәйкәленә күпсанлы чәчәкләр куелды Шигъри бәйгене М Горький исемендәге Мәдәният сарае директорының урынбасары, фән кандидаты Әнжәп Гыйбадуллин алып барды Ахырда очрашу-аралашулар булды Мин Казаннан алып барган китапларны, гәжит- журналларны кызыксынучыларга бүләк иттем.
Тукайны искә алу төрле формаларда башка урыннарда да узган «Изге юл* исемендәге татар җәмгыяте җитәкчесе Гыйниятулла әфәнде Кутуев. мәсәлән. Ленинград өлкәсендәге Тосно шәһәрендә бөек шагыйрьгә багышлап бик матур
кич», «Тукай укулары.н уздыруы хакында сөйләде
Шигъри митингта мин Тукай һәйкәле авторларының берсе Әхнәф әфәнде Зыякәев белән дә очраштым Чыгышы белән ул Нефтекамск казасыннан икән Ленинградтагы Репин исемендәге сәнгать Академиясен төгәлләгәч, биредә каза Профессиональ рәссам, скульптор Билгеле шәхес Ул ижат иткән Тухай һәйкәле шактый мәгънәле, күркәм чыккан Шагыйрь бер кулы белән тамагын тоткан (тыны бетә, сулыш авыр алу), икенче кулында-китап Ин мөһиме-Тук шнын күз карашы йөзе. Аларла бу шәхеснен боек рухы, көчле омтылышы гәүдәләнә
Санкт-Петербургта милләтебез тормышына, Татарстанга кагылышлы кызыклы гына китаплар язылып, басылып тора Узган ел гына җирле шагыйрә Вилия Хәлиуллина-Живаеванын татар һәм урыс телләрендә «Голос сердца- («Йөрәк авазы*) исемле шигырьләр җыентыгы (252 б) дөнья күргән Анда аерым шәхесләргә
шул исәптән Тукай һәйкәле авторы Әхнәф Зыякәевкә багышланган шигъри юллар да бар Моннан берничә ел элек Лилия Насибуллина «Голос неба. исемле фәлсәфи поэмасын бастырган. Ш Әхмәтшин һәм Ш. Насыйровлар язган «Татары на службе отечеству* китабында (С.-Петербург, 2005 159 с.) милләттәшләребезнсн Россия хәрби дингез флотындагы эшчәнлекләре тарихи планда яктыртыла. Питерда туып-үскән, укыган һәм хәзер дә шунда яшәүче Рәхим Теляшев үзенең күп санлы мәкхзә-хезмәтләре («Золотая Орла полемические заметки»,
«От индейиев и гуннов до Золотой Орды-.
«Татарская община Санкт-Петербурга » һ.б.) белән укучыларга яхшы таныш Анын 2005 елда дөнья күргән «Татары в Великои Отечсствеиной войне и блокале Зенинграла (К 60-летию Великои побелы и 1000-летию Казани)» китабы (575 б) гаять кызыклы факт- мәгьлүматларга, иллюстрацияләр1ә бай Анда куп кенә татар генераллары, алмирхзлары хакында очерклар да бар. Санкт-Петербург нын нигезләнүенә 300 ел. Казанның меңъеллыгына багышлап Төньяк башкалада зур форматлы «Два города—лве судьбы Ике шәһәр—икс язмыш» исемле искиткеч китап басылып чыккан Рус һәм татар телләрендә язылган бу китапта ике шәһәр тарихына, аларнын үзара мөнәсәбәтләренә, мәдәнияткә мөнәсәбәтле язмалар урын алган Зәвык белән эшләнгән
бу басмада күптөрле рәсем-сурәтләр. иллюстрацияләр урын алган Кызганыч, бу зиннәтле китапны мин Питерга баргач кына күрдем Аны мина Татарстан вәкиллеге бүләк итте Рәхмәт үзләренә1) Сонгы елларда, гомумән. Төньяк башказада татарлар турында, аларнын тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә кагылышлы башка төрле басмалар да нәшер ителеп тора
Санкт-Петербург төбәге татарларында теге яки бу дәрәҗәдә милли лн бар Һәм ул үсә, көчәя бара Торле. кызыклы чаралар у здырыла, милли гамәлләр башкарыла. Әмма аларны иң борчыган мәсьәлә- гел проблемасы Үзара күбрәк урысча сөйләшкәннәрен, сөйләмнәрендә урыс сүзләрен катнаштыруларын агар ү зләре дә анлый Димәк, бу авыр мәсьәләнен унай якка чаз ителүенә өмет бар