Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ


Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән.
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдэм башлары. Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары.
Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары. Шаулап аккан су булып тау башлары, тау агтлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, адмаслары.
Йөрмәсен бәгьре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,—
Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!
1912