Логотип Казан Утлары
Повесть

СӘРВИ-СӘРВИНАЗ


—Әһә... һә... Һәй!
Кырык яшьләр чамасындагы, ыспай сынлы Салихнын ерак юл үтеп, туган төбәгенә кайтып җиткәч, тауга менеп, Жир-анага биргән сәламе иде бу. Килмәкнең бар ямен, бетен хозурлыгын күрим дисән, менә шушы Чирмеш тавына күтәрелергә кирәк шул! Салих иренмәде, күпме еллар аерылып торган туган авылы белән күрешү сөенечен иркенләп тату өчен, урау булса да, машинасын әлеге тауга юнәлтте.
Һәм менә аны тудырган, үстергән газиз төяк бар булмышы белән аста ята. Июль кояшынын төшлектән кул яссылыгы гына төшкән мәле. Эсседән мәлҗерәп җәйрәгән хәят өчен хәзер иң кадерлесе—су, күләгә. Бәлки, нәкъ шуна күрәдер Салихнын карашын ин элек көмеш камчы булып сузылган Сөлчә тартты. Ул, борылмалары, төрле төсләр белән балкыган үзән һәм ярлары, кош-кортлары һәм кешеләре белән мавыктырып, күз-карашны да үзе белән агарга әйди иде.
Килмәк белән бергә чуаш авылы Элмәлене дә тоташтырган, колмак үсентесе кебек үрләп Кармәткә дә сузылган, тирәсендә эреле-ваклы күлләр дә хасыйл иткән көмеш Сөлчә... Ә аннары күксел тау ышыгында, качыш уйнаган малай кебек, шым гына югала үзе. Моннан, тау башыннан, яшькелт хәтфә сузылып яткан көмеш чыбыркы сыман елга зәгыйфь тә, кыска да кебек күренә. Әмма янәшәсенә төшеп бара башласаң, уһу... Һу! Инде күптән, кайсыдыр сыйныфта укыганда, “атаклы шагыйрь Хәсән Туфан авылы» дип елга буйлап Кармәткә сәяхәт ясаганнар иде, Каф тавына барып кайткан кебек тоелды. Сөлчәнен зәгыйфь, юаш булып күренүе дә җәйге челләнен күз буу галәмәте генә. Язын казандагы сөт кебек кайнап ярларыннан ташып чыга, әллә ничә чакрымлы биләмәләр кора һәм дымы белән сугарып әрәмәләр үстерә ул. И-и, нинди генә җимеш белән сыйламый иде Салихларны ул юмарт әрәмәлекләр!
Кунак ир кыбырсык дулкынланулы карашын янә һәм янә елга, кыр,
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ (1945)— язучы һәм әдәби тәнкыйтьче; филология фәннәре докторы. Татарстан Язучгялар берлегенең Җ. Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты Уфада яши.
урман, тугайлар өстеннән йөгертте, ә хәтер дөньясынла исә исталезсләр белән бәйле хисләре ташыды.
Бер караганда сәер һәм үтә гажәп халәт инде бу Югыйсә. Салихнын чит җирләрдә, менә хәзер яшәп яткан Пермь якларында да. Шишкин картиналарын төссезләндерерлек илаһи табигать ямьнәренә тап булганы бар. Анда күз соклана, акыл хәйран кала. Әмма никтер эчтә—таш алиһә тәэсире инә: кан уянмый... Ник алай? Никме, никме"’ Ә-ә, дип хәтере яктыра Салихнын. Адәмгә ана булган табигатьнең жаны, хәтере бар бит. Әнә шул. янәшәдәге урман-сулар, болын һәм кырларга, тауларга уралып синен дә җанлы шәүлән, сурәтен кала. Вакыт уза, син үсәсен. читкә китәсен. әмма кайтып, туган жиргә баксан. шул урман-сулар, болын һәм кырлар, таулар ышыгында серле көзгедәге кебек янә үзенне, үзеннен үткәненнс күрәсен. истәлекләргә чумасын, дулкынланасын.
—Әти, кузгалыйк инде!—Салих, янәшәсенә килеп баскан малае Рәлифнен ризасыз һәм кинаяле карашын абайлап унайсызланып куйды. “Мәрткә кителгән ләбаса!»...
—Кабыз, улым, машинаны, киттек!
Машинага утырып, янә олы юлга төшәр алдыннан Салих канәгать хәлдә уйлап куйды. Шөкер, туган жир белән күрешүе нәкъ ул исәпләгәнчә килеп чыкты. Сәламен дә бирде, күрәсен дә күрде Инде менә кешеләр белән очрашуы ничек булыр? Дөресен әйткәндә, Салих шактый ук шүрләп гора. Чакырган булсалар да, әнисен күмешергә кайтмады бит. Бердәнбер абыйсын да җирләшә алмады ул.. Кайта алмавын туган-тумача, кешеләр ничек бәяләр? Ходайның галәмәте, бер килмәсә килми икән шул ул. Әнисе дөнья белән хушлашканда ул аягын сындырып гипста ята иде. Ә абыйсының юл фаҗигасе корбаны булуын белгән көннәрдә үзе җитәкләгән, хуҗасы да булган агач эшкәртү ширкәтенең язмышын хәл иткән бик хәтәр суд мәшәкатьләре очланырга тора иде. Үзе юкнын күзе юк Каршы яктан әллә нинди мәкерлекләр котәргә була иде Кайтып кайгы бүлешергә теләсә дә. матәмгә катнаша алмады шул. . Хәер, бер читкә чыгып киткән кеше ата- ана, туган-тумача, авылы каршында бер гөнаһсыз кала аламы икән'’ Йә хат-хәбәре, сәламе юк, йә үзеннән бер сынык ярдәм, бүләк-мазар килми Авыл үзенчә уйлый, исәпли шул ул Төсе белән булыр-булмас, юк-бар белән тулыр-тулмас чемодан тотып читкә киткән егет-кызнын үз тормышын корып, түл-мамык җыйганчы кичергән авырлык, газапларын төшләрендә дә күрми шул беркатлы авыл
Хәер, юкка шикләнгән, урынсыз көяләнгән икән Салих! Каршында кисәк пәйда булган кунакны күреп, апасы Факиһә шатлыгыннан егылып китә язды.
—Ай, энем, сине Пермь урманнарында аюга әйләнгәнсең, юкка чыккансын дип курыккан идек. Менә күрешү язган икән, исән-сау икәнсен биг,—дип такмаклый-такмаклый Салихнын башын ихластан күкрәгенә атып кыегы. Аннары, балалар кебек, яшьле күзләрен йодрыгы белән сортә-сөртә, товар караган кебек, гартынмый-нитми баштан алып аягына кадәр энесен күздән кичерде —Сөбханалла, машалла, күатәр тимәсен, бигрәк матур, дастуйный иркәй булып киткәнсен, энекәем, бигрәк тә килешлесен. хас нәсел чәчәге инде менә1
Салих шул кичтә үк малае Рәдиф белән кардәш, тумача тиешле кешеләрне күреп, һәркайсына мул гына бүләк, күчтәнәчләр өләшеп, хат-әхвәл белешкәч һәм каршы яктан да үзләренә карата изге теләкләр, рәхмәтләр ишеткәч, ниһаять, өстеннән тау төшкәндәй, бөтенләй тынычланып калды, чын кунак кыяфәтенә керде. Ашау байдан, үлем Ходайдан, дип рәхәт кичереп ялын уздырасы гына калды бу кунак иргә
2
Килмәккә кайтуына өчме-дүртме көн үткәч, Салихны, апасы белән анын җәмәгатен һәм тагын берничә парны район үзәге булган Осланга кичке чәйгә алып киттеләр. Монда абзыйсынын өлкән малае Шәүкәт төпләнгән икән. Бу олан Салихнын хәтерендә букча сөйрәп мәктәпкә беренче сыйныфка төшкән чагы белән язылып калган. Туфлиләрен вакса белән ялтыратып, шнурларын бәйләп, бәләкәй энекәшен үзе дә озатышкан иде.. Йа Алла, сукмагыннан каршы килсә, танымассың да... Дөрес, атасы кебек киң җилкәле, олпат гәүдәле, салмак... Ә менә күзләре Миңлегөл җингәчәсенеке икән. Сөеп карый торган, дымлы, каймалы көрән күзләр... «Исәнме, Салих абый»,—дип ул ирләрчә кайнар итеп кочаклап алгач, кисәк Салих үзенә энекәше генә түгел, ә абзасы һәм җиңгәсе дә килеп сыенганнар кебек итеп тойды. Кинәт күзенә яшь бөркелде. Нидер әйтеп, нәрсәдер искәртеп тизрәк әлеге халәтеннән арынырга омтылды Салих:
—Кай ара болай үсеп өлгерден әле, Шәүкәт? Молодец, безнен сөяк. Хафизуллиннар сөяге...
—Тырышабыз инде!—дип җорланып җавап кайтарды эне кеше.
Шәүкәт атасы кебек шофер, районның ниндидер башлыгын йөртә икән. Мәгәр йорт-курасына һич тә сүз тидерерлек түгел, булдыклы хуҗа кулын сукыр да тоярлык. Бакча тулы—яшелчә, гөлләрнең дә ниндиләре генә юк. Иркен һавалы агач өй дә шәһәрчә зәвык белән бизәлгән, ягымлы көйләр аһәне белән монда яшь, чибәр, сылу хуҗабикә сыны, тавышы ярашып тора... Салихның ишеткәне бар: хәләл җефетләрне кушканда Ходай бер матурга бер ямьсез, бер ялкауга бер уңган, бер мокытка бер елгырны пар китерә икән. Мәжлестәгеләрне тынлап, йә баш кагып, йә елмаеп ала торган Шәүкәт янәшәсендә Наилә хас кенәри кошы. Күздә нур, йөздә балкыш, ә тел туктаусыз сайрый... Рәвешенә карап укытучы-мазар булыр бу, дип уйлаган иде Салих. Тик фаразы дөрескә чыкмады. Осланнын май заводында техник-оператор икән ул. Кыскасы, Наилә киленнен булмышы һөнәрдән түгел, ә асылдан килә дигән сүз инде бу.
Һәм менә шул Наилә, чәйләр, сыйлар көйләп йөргән мәлдә, тәмле теле белән олы кунакның ис-акылын җибәрерлек хәбәр китереп салды:
—Салих абый, бездә бит әле синен белән бер ханым кызыксына... Чибәрнен дә чибәре инде үзе Мастер булып эшли. Сәрви исемле.
—Ялгышасындыр, килен,—диде Салих.—Минем Осланнын май заводы белән һич алыш-бирешем булмады.
—Юк!—дип шундук аркылы төште Наилә —Сәрви ханым синен белән, Салих абый, май заводында түгел, кирпеч заводында очрашкан бит. Мәктәптә укыган чагыгыз булган. . Жәйге ялда эшләгәнсез... Кирпеч ташыгансыз... Исенә төшәме?
Салих Наилә әйткәннәрнең чынлап та үзенә, үткәннәренә төбәлгән булуын абайлап алды. Хәтергә кагылып, җебен тартканда, алга барысы да ап-ачык булып килеп басачагын да тойды ул. Тик саксыз кагылуның, ярага әрнү китерүе кебек, күнел дөньясын да актарып салуы мөмкин иде. Хәтер җебенә үреләсе, тынычлыгын җуясы килми иде әле Салихнын. Әмма Наилә алдында, мәжлестәгеләр каршында ул сүзсез калуны да килештермәде.
—Әйе, хәтерләдем, куышып йөргән идек шул,—дип салкын гына битараф кына җавап кайтарды кунак.
Әмма Салихнын авызыннан сүзе төшеп җитмәде, чәй-мәй ләззәтеннән кәефе күтәрелгән җизнәсе Минедар эләктереп тә алды.
—Ин матур ярату—әнә шул... яшь чакларда... бер-беренне куышып йөрү инде ул, каениш! ү
Һәм мәжлес гөр килеп көлде. Бу—ике арада сүз көрәштерүнен Наилә файдасына мәрә ыргытылуы белән бер иде. Зирәк килен моны шундук төшенеп алды, һәм мал куган кебек. Салихны Сәрви белән бәйле истәлекләр дөньясына ныграк әйди барды
—Сәрви ханым белән былтырдан бирле серләшәбез инде Минем Килмәктән икәнемне белгәч тә. гел сорашты. Салих, Сабит исемле малайлар белән кирпеч заводында эшләгән идек Шуларны беләсенме. диде. Мин Салих җизниләр гаиләсендә килен бит. дигәч, гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Гел сөйләтте Өйләнгәнме, хатыны кем. кунакка кайтканнары бармы, дип сораша. Мин инде нәрсә белсәм, шуны сөйләдем. Ә белгән чамалы инде, өйдә ишеткәннәр генә...
—Алай —дип сузды Салих —Тик. килен, чибәр апан—минем өчен дә карурман бит әле ..
—И Салих абый, анын күргәннәре!—дип. кайнарланып дәвам итте Наилә Авылларындагы бер хәрби кешегә кияүгә чыккан булган. Прапорщикмы шунда... Ир кеше Монголиядә хезмәттә булган, алып киткән Сәрвине Әллә кайда чүлдә торганнар. Шул хәтле каралык икән анда Аннары. СССР беткәч, ире ничектер Америкага китү жаен тапкан, ди. Сәрви ханым китмәгән, иреннән аерылып имчәк баласы белән янә Элмалегә кайткан Әти-әнисс белән тора, баласы үсә. Әи. кызы матур да сон! Инде мәктәпне бетереп килә...
Наилә сөйли торды. Салих жизнәсснен төрле-төрле хатирәләрен уята торды. Чынлап та. һәр кеше үзенә бер утрау икән, материк. Америка, дип уйлап алды кунак... Күреп бер сөйләшсән. зыян итмәс иде шул
Ну, Наилә, шайтаннарын бардыр, югыйсә, кеше күнелсн шулай ачык күрә алмас иден—кунакларны Килмәккә озату ыгы-зыгысында ул жасн туры китереп. Салих жизнәсенә пышылдады:
—Дүшәмбе эштән сон Сәрви апаны алып кайтам, килерсез, ярармы?
3
Салих уй-хыял дөньясына чумып күнел нечкәртә торган кешеләрдән түгел. Берәр эш белән мавыга да. шуна бирелеп, шуны уйлап, юанып. һәртөрле авыр кичерешләрдән дә арына белә иде ул. Тик апасынын иллекәйле йортында мавыгырлык нинди шөгыль бар сон’ Малаен утыртып. Сөлчәгә балыкка барып кайтты Жәяүләп. ялгызы гына олы-кечесе белән сәламләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып урам да әйләнде Әмма уенда һаман киленнәре Наилә сөйләгән сүз булды, күзалдына әлелән-ате. дулкыннар өстендә чайкалгандай уйнаклап, бер шәүлә килеп басты
Сәрви.
Сирпеп караучы йомшак, сусыл конгырт күгләр җанланды Ачык аксыл чырай елмайган халәттә хәтердә янарды Ярым бөдрәләнеп, купшыланып торган сары чәч калын толым булып сул күкрәк өстендә ята . Уйнаклап торган какча, җыйнак гәүдәгә җайлашып, бу толым песи койрыгы кебек уйнаклап ала. Күнелдә әнә шулай җисми, анык кыяфәт ала барган Сәрви очкынлы карашы белән ярым үчекләп, ярым көлеп «Дөн Жуан! Нихәл. Дон Жуан!*—дип тә кычкырып куяр төсле
Салихның уйларын бөяләп торган буа ерылды. Ул. язгы ташкын иркенә бирелгән кеше кебек. Сәрвигә, үзенә, яшьлек елларына кагылышлы истәлекләр агышына иярде..
Салихның Сабит исемле яшьтәше белән икенче көн кирпеч заводына эшкә чыгуы иде Завод димәсән. хәтере казыр Килмәк авызы янәшәсендәге битләүдә балчыкны кирпеч сугу өчен яхшы дип тапканнар да. шунда районның төзелеш оешмасы әтмәлләп куйган такта сарайлар тезмәсе
ө
инде ул. Берсендә кирпеч сугалар, икенчесендә шул кирпечне киптерәләр, ә өченчесендә яндырып-чыныктырып төрле төзелешләргә озаталар үзен. Берсеннән-берсенә ташыйсың, ыргытасын, тезәсен дә сүтәсең кирпечләрне... Эше авыр, ялыктыргыч, ә акчасы аз. Шуна күрә завод эшчегә туймый. Салихларны монда мәктәп директоры Мөстәкыйм абыйлары димләде. Карап торуга ак чырайлы, күзлекле, буйчан бу ир зыялы төсендә булса да, әллә чынлап бер исәр, әллә замана төтене белән ысланган бер романтик иде, мәктәптә олысыннан башлап кечесенә кадәр һич тынгылык күрсәтмәде. Көз булса, укучыларны бәрәңге, кишер җыярга дип басуга озатудан туктамады ул. Кышын балалар колхоз өчен көл, күмер жыюдан арына алмадылар. Ә яз килгәч мәктәп коридорына «Жәйге каникулларны— социализм төзелешенә!» дигән лозунг элдертә иде Мөстәкыйм Гомәрович. Һәм китә укучыларга пионер, комсомол путевкалары өләшү. Салихлар классындагы 22 егет-кызны да ике-өч көн эчендә йә сабанчы, йә йөкче, йә кошчы итеп, басу-кырларга, фермаларга, ындыр табакларына тараттылар. Ә кирпеч заводына булган комсомол путевкасы Салих белән Сабит “бәхете»нә эләкте: «Ярышларда җингән титуллы спортчылар... Әхлаклары югары, булдыклы егетләр...» дип, комсомол җыелышында аерым игътибар итте аларга Мөстәкыйм Гомәрович.
Комсомол путевкасы, имеш.. Төкергән булыр иде Салих әлеге бүре билетына. Тик киләсе елда шул путевканы биргән директордан аттестат, характеристика аласы бар шул. Районнын комсомол оешмасыннан эләктерергә хыялланган юллама да кодрәтле Мөстәкыйм Гомәрович фатихасы белән генә биреләчәк.
Теләсә дә, теләмәсә дә кирпеч заводына эшкә чыкты Салих. Кичә көнозын кирпеч төялгән вагончыклар эттеләр. Арыткан, бил, аяклар әрни. Бүген дә шул шайтан арбасына җигәрләр микәнни?
Кирпеч пресслау цехына җыелган эшчеләр радио дикторы Левитанныкы кебек көр, яңгыравыклы тавышлы, озын буйлы Әхтәм-мастердан боерыклар алып тора иде. Төенчекләр тоткан яшь кенә ике кыз килеп керде. “Антонимнар», дип кисәк уйлап алды Салих. Чынлап та, кызларның берсе аксыл, какча, ә икенчесе кара һәм юантык иде.
—Сез кемнәр?—дип сорады Әхтәм-мастер төркем каршында шактый ук каушап һәм аптырап калган ят кызларга карап.
—Мин—Сәрви, иптәшем—Улина,—диде аксылы.—Без Элмәледән. Сәләнтәй Митрофанович заводка эшкә җибәрде.
Карасы, юантык гәүдәлесе сүзне ачыклауны кирәк тапты бугай, ашыгып өстәп куйды:
—Пез укучылар, сезкә ярдәмгә килдек...
Салихның янәшәсендәге Сабит көлкедән буылып иелде дә, иптәшенә пышылдап алды: «Малай, боларны да комсомол путевкасы белән җибәргәннәр бит...»
Ярдәмгә килгән кызлар оптимизмы мастерның мыегын да селкетмәде. Киресенчә, беркавым аларга карап торгач, ул гасабиланып, артистларча ике куллап башын тотты һәм шактый кырысланып әйтеп куйды:
—Соң, Сәләнтәй абыегыздан мин кызлар түгел, малайлар, егетләр сорадым ласа...
—Малайларны колхоз җибәрми. Анда плугарьлар, грузчиклар, повозка йөртүчеләр кирәк,—диде аксыл чырайлы кыз мастерның пошынуына һич исе китмәгән кыяфәт белән.—Сәләнтәй Митрофанович әйтте: заводта машиналар, эш җиңел, кнопкаларга гына басып торырга, диде.
Әле генә болыт кыяфәтле Әхтәм-мастерны алыштырдылармыни—озын буе белән чайкалып, эчен тотып көлә үк башлады:
ю
—Кнопкаларга гына басаргамы'.’ Коммунизмдагычамы'.’
Мастерга карап, пресслаучы Гайшә апа һәм берничә хатын-кыз да елмаешып алдылар. "Ийе шул, Килмәк заводында коммунизм, кнопкаларга гына басып эшлибез», янәсе...
—Ярар, сенслләр,—диде Әхтәм-мастер кинәт янә үзгәреп, җитдиләнеп — Килүегезгә рәхмәт, тик Килмәккә әле коммунизм килеп җитмәгән шул. кнопкалар бездә юк Барыгыз кайтыгыз! Балигълык яшенә җитмәгәнсез, берәр нәрсә булса, бәлагездән баш-аяк. жавап биреп бетерә алмассын Кайтыгыз, кайт!
Әхтәм әлеге кызлар белән эшне беткәнгә санап, эшчеләргә янә үз сүзләрен җиткерергә керешкән генә иде. кинәт Сәрви кызуланып анын каршына килеп басты һәм катгый тавыш белән әйтеп салды
—Без кайтмыйбыз, кнопкагыз булмаса да эшлибез.
Һәм Сәрви янәшәсенә килеп елышкан Улина да еламсырап әйтте
— Класста пездән көләрләр Эштән качканнар, диярләр. Сәләнтәй Митрофанович та яратмас Эшләтегез пезне!
Кырыс мастер сүздән туктап, аптыраулы кыяфәттә торып калды Әлеге кызларнын сәер тотышы төркемне дә гажәпсендерде бугай, тынып калдылар Һәм әлеге тынлыкта сүзчән Гайшә апа ярып әйтеп салды
—Ну Элмәделәр, ну кире халык! Боларнын кирелеге маңгайларына ук язылган бит —Һәм аннары кыхтарга карап, аналарга га на хас йомшаклык белән өстәп куйды—сон кызкайларым, бездә эш бик авыр бит Түзмале түгел бит Бу бәләкәй кулларыгыз белән монда нәрсә генә майтара алырсыз сон сез0
Гайшә апаны җентекләп тынлаган Әхтәм мастер да анык карарга килде булса кирәк. Жәһәт кенә рельслар өстендә тезелешеп торган вагончыкларның берсенә барып тотынды һәм кыхтарны үз янәшәсенә чакырды
— Ягез. сснелкәшләр, эшлисез икән, менә сезгә эш —вагонетка Кузгатыгыз шуны!
Салихнын хәтеренә бик яхшы уелган: менә Сәрви белән Улина төенчекләрен ашыгып җиргә куялар, вагончык янына киләләр. Менә Улина вагончыкның алдына төшә. Сәрви анын артына тотына һәм атар үҗәтләнеп, көчәнеп авыр тимер әрҗәне кузгатырга дип талпынатар Менә вагончык, кузгалырга һич теләмәгән тискәре үгез сыман, авыр гына ыңгырашып куя. рельслар буенча берничә метрга гына тәгәрәп китә Һәм шунда берничә минут эчендә уфылдап тын алган, кызарышкан кызларга карап Әхтәм мастер ниндидер тантана белән әйтә «Бу—әле буш вагонетка, кирпечлесен сез кузгата да алмыйсыз бит».
Элмәледән килгән чуаш кызларына төенчекләрен тотын кайтып китүдән башка чара калмаган иде инде Әмма шунда көтелмәгән бер хат булды Сабит ничектер, кабыргасына кемдер торгеп кузгаткан кебек калкынып, мастерга якынлашты һәм: «Әхтәм абын, эшлиселәре бик килә икән, калсыннар соң, без парлашырбыз».—дип тыныч кына әйтеп куйды.
Әхтәм мастер башта Сабитнын сүзләрен акыл белән түгел, йөрәк белән кабул итте булса кирәк Югыйсә ул бөтенесен көлдереп: «Сезгә инде парлашу гына булсын Бөтен уегыз шул парлашу!*—дип кычкырмаган булыр иде. Аннары анышты. ахры, җитдиләнеп. «Ничек парлашу ул. Сабит энем»,—дип, хәлгә төшенүне кирәк гапты
— И Әхтәм абый,—диде Сабнг —Үртәрлек нәрсә бар сон? Вагонетканы Салих белән икәүләп эттек. Ә хәзер Салихка да. мина да наларниклар ясап кы зларны куясыз да: сарыклар да исән, бүреләр дә тук була -һәм Салихка карап сорады ул —Малай, син каршы килмисенме?
— Юк!—дип кистереп әйтте Салих
Сабитнын бу тәкъдиме кызларны коткарды, алар эштә каддылар. егетләр белән бергәләшеп кирпеч ташый башладылар
4
Салих иртә уянды. Факиһә апасынын купшы әтәче иртәнге азанын әйтеп, йортта мал-туар, кош-корт белән әвәрә генә килә башлаганнар иде, кунак та аягына басты. Зәнгәрсу спортчылар трикосын киде, аягына жинел башмаклар элде һәм тәмәкесен кабызып, ихатага чыкты.
—Кая болай бик иртә, энем?—диде апасы сөтле чиләген күтәреп анын каршысына килешли.
—Йөреп кайтыйм әле, чишмә, тугайлар үз урыннарындамы икән?
— Бар, энем, бар! Туган жир—күңелгә сихәт,—диде апасы.— Сарайда кайдадыр жизнәннен кармаклары да тора. Алмыйсыңмы'’ Кайчагында кызылканатларны чиләге белән күтәреп кайта үзе. Бәхетеңне сынамыйсынмы?
Факиһә апасы сөйләнә калды. Салих урамга чыгып, эре-эре адымнар белән үз юлына юнәлде. Аягы тарткан тараф—кирпеч заводы. Кайчандыр Салих исемле малай иртән торып шунда тәпили иде бит... Ничә еллап вакыт үтте икән? Ир исәп-хисапны ярата Авырсынмыйча чутлап та чыгарды: егерме өч еллап булыр. Хәтта шешә белән сөт, ипи, кыяр сыман ризык салынган сумкасын күтәреп ничә рәт эшкә чыгуын да ачыклый ала икән ул. Өч ай ялсыз-нисез эшләделәр бит. Димәк, 90 көн яшь Салих Килмәк очындагы әлеге заводка тәпиләгән...
Менә монда, урам очланып килгән төштә, нәкъ егерме өч ел элек, Сабит басып торыр иде. Кулында шулай ук ризыклы букча. Йөзендә елмаю: «Арумы, малай?»
Әйтәсе сүзләр, бүлешәсе серләр әллә ничаклы—юлнын калган өлеше сизелми дә.
—Салих, сиңа ничек? Безнен бу Элмәле кызларының егетләре бар микән?
—Йөриләр микән дисенме, Сабит? Ә нәрсәгә ул сиңа? Ошый икән, тот та кыс! Өйрәнчеккә ярыйлар... Безнең авылда кемнен чуаш кызына өйләнгәне бар? Ә Сәрви матур! Безнен авылда андый чибәр кыз юк та. Ул—күзләре... Ул—кулынын йомшаклыгы... Ул—йөреш!
—Салих, ә нишләп чуаш кызына өйләнмиләр сон? Үзен үк мактыйсын ласа, матур дисен, ошый дисен...
—Юләрләнмә, Сабит! Ошату—бер нәрсә, өйләнү—икенче. Чуаш безгә чит халык ул, белденме? Ә син нәрсә, ник болай бик тирәнгә төштен әле... Гашыйк булдыңмы әллә? Сәрвигәме? Ошый икән, әйт. Сәрви сина булыр. Миңа Улина да ярый. Өйрәнчеккә! Үпкән-кочкан. җилгә очкан...
Алда калкулык. Шуна күтәрелгәч, иркенлек, киңлек җәелеп китә. Малайлар каршына, жир астыннан чыккандай, ике яшь кыз килеп баса.
—Авани херзәми!1—дип шатланып, кул болгап кычкыра Сабит.
—Авани! Авани!—дип көр жавап кайтара Улина.
Сәрвинең дә юри югары тонга куелган көмеш, яңгыравыклы тавышы ишетелә:
—Килмәк егетләренә—иртәнге саф комсомол сәламе!
—Сәламеңә—сәлам!—ди Салих һәм шул ара кызларның берәрсенә елышып, куштанлана ук башлый —Улина, кичә тозлы гөмбәң бик тәмле булды. Бүген дә алып килденме, матурым? Тик Сабитка күрсәтә күрмә, сосып бетерер. Икәү генә ашарбыз, яме, матурым?
—Кыяр бирсән генә ашарсың,—дип шыркылдый Улина.—Түлке син, Салих, кешенекен ашарга яратасын, үзеннекен пирмисең...
—Дөрес, Улина, Ходай бүлешергә кушкан,—дип сүзгә кушыла Сабит. *
' Исә
ш ^И' КЬ,ЯР’. гөм^ә ризыкмы? Менә минем шикалат ашыйсым килә. Шикалат!—ди Сәрви юри назланып —Сабит. син кайчан кавалер будырсын, мине шикалат белән сыйларсын?
—Завод зарплат бирсә. Килмәк кибетендәге 10 кап шикалат берсүзсез синеке. Сәрви туташ!—дип жавап кайтара Сабит
Күнелле моназара күпме дәвам итәр иде. Алла белсен, тик пресслау цехыннан, әнә. чан суккан тавыш ишетелә. Әхтәм мастер халыкны эшкә чакыра һәм Салихлар да үзләренен эш урыннарына ашыга.
Тик яшьлектәге юл хәзер инде куе үләнгә күмелгән. Йөк машиналары, арбалар гына түгел, халык та күптән инде бу юлны таптамый, күрәсен... Салих элекке завод ихатасында тик хәрабәләр, ватык-жимерекләр генә күрергә әзерләнгән иде. Әмма ни гажәп, монда адәмнән биек билчән, алабута, кырмавык туйрасы тантана итсә дә. озын завод каралтылары әле исән булып чыкты. Рельслар да үз урынында, тик туг кына каплаган ал арны... Ә пресслау цехына кергәч, элекке механизмнарны һәм тәртипле тезелгән вагончыкларны күреп тәмам шаккатты Салих. Әйтерсен. кешеләр каядыр ялга гына киткәннәр, менә кайтырлар да янадан шау-гөр килеп тәгәрмәчләр әйләнә башлар. .
Салих мәһабәт пресс машинасы янына килеп, аны тоткатый. боргалый башлаган иде, кемдер бик ямьсез итеп кычкырып җибәрде:
—Кем анда? Тукта!
Ялт итеп артына борылса, мылтык күтәргән кожанлы, итекле һәм кырыс чырайлы кешене шәйләп алды Салих. Әлеге кеше жәһәт кенә анын янына килеп басты, күзләрен кадап бер алдына, бер артына төште һәм инде мылтыгын иненә элә-элә аптырап сорап куйды
—Кем дип беләбез инде сине. господин‘> Бурмы, кунакмы, дигәндәй
“Левитан!. Левитан тавышы...» дигән уй кисеп үтте Салих зиһенен Әхтәм мастер ләбаса бу!
—Саумы. Әхтәм абый!
—Салих энем, синмени бу?—дип кисәк җилләнеп, шатырдатып кунакны күкрәгенә кысты Әхтәм карт—Кайткан ы нны ишеткән идем шул. Тик килер дип кенә белмәгәнмен Иртә дә бит әле. Бурмы әллә дим. Төне буе йөриләр ласа. Тактасын да, тимерен дә чәлдерергә генә торалар бит матгуньнәр
Салих кесәсеннән затлы тәмәкесен, чакмасын чыгарды һәм икесе дә кин. шома сәкеле эскәмиягә кунаклап, тәмләп тарта башладылар Әхтәм картны Салихнын эшләре кызыксындырды. Ерак Пермьдагы зур бер заволнын хуҗасы булуына, эшләре ырамлы баруына ихлас шатланды ул «Килмәктән дә шундый зур промышленник чыгар икән?!• дип тел шартлаткалады Инде Салих үз чиратында мондагы хәлләр турында сорашырга керешкәч. Әхтәм карт ярсып йодрыгын болгады
—У...у. бу буржуйлар, нәфесләренә тончыккырылары, бутадылар бит замананы' Элек начармы-яхшымы, авырмы-жинелмс дигәндәй, төртергә үз вагонеткабыз бар иде. Ә хәзер... Әнә барысы да тупикта, күгәреп ягалар Ул атаны, кыз ананы белми, бөтенесе әзер акча артыннан чаба Хөкүмәт тә безнең өскә налог артыннан налог ыргытты Электр хакын дүрт-биш тапкырга күгәрде. Әйтерсен, бу илдә без—туземец! Хәерчедән акча сыгалар Аннары көчләп банкрот ясадылар, кирпеч сугудан туктадык, энем. Мына хәзер берүзем охранник булып заводны саклыйм Өметсез—шайтан гына Кем белә, тормыш гел шулай тормас га Может аякка ла басып кигәрбег Безнен кирпеч яхшы бит. Салих энем, һәм арзан да! Авылга кара син. күпме кеше безнен кирпечтән йорт корды Алыпсатар кирпеченнән ызба түгел, пич тә салалмыйсын бит хәзер Көтәм әле. бурлардан саклыйм әле заводны Мына син үткәненме сагынып кинәнсен бит Шулай кирпечен
и
дә сагынып килерләр заводның. Табылыр әле бер хуҗа...
Салих кара тутлы, чаларган чәчле Әхтәм картка күз салды. Элек кырку табигатьле һәм шактый ук дорфа күренгән бу кеше аның алдында бөтенләй икенче сыйфатлары белән ачылып китте. Менә шундый ныклап таяныр кешеләре бармы Салих хужанын? Күпме?
Әхтәм карт өенә, иртәнгә чәйгә китәргә җыенды. Салих завод ихатасын карап чыгарга ниятләп кузгалган иде, ниндидер ашыгыч йомышы бар кебек, аны Әхтәм карт туктатты.
—Ни, Салих энем, Сабит янына бардынмы әле, сугылдыңмы син ана? Көтәдер ул сине. Бигрәк җан дуслар идегез бит?
—Барам, Әхтәм абый!—диде Салих һәм ашыгып тәмәке капты, ут элдерде.
Кай ягы беләндер әсирләр барагын хәтерләткән озын рельслы киптерү цехына кергәч, янә башка дөнья кешесе итеп тойды Салих үзен. Әнә бит, чынлап та, сарай ярыкларында уйнаган җил сызгыруына кушылып рельслар буенча элдерткән буш вагончык чыжылдавы ишетелә. Яшь тай кебек уйнаклап, Салих йөгерә. Ә вагончыкка менеп кунаклаган яшь, аксыл чырайлы кыз, чәчләрен җилгә сибеп, көмеш, яңгыравыклы тавышы белән аны һаман әйди:
—На, на, на! һәй, җилләр, тотыгыз безне!
5
Сабитнын “кызлар белән парлашабыз» диюе Салихнын күңелен татлы итеп кытыклап куйды. Ул инде каршыдагы Элмәле кунакларын яшертен генә күзәтергә дә кереште. Сәрви дигәне, шиксез, чибәр, кәртинкә кебек. Тик бигрәк ябык, арык бит бахыр. Моның белән ничек вагончык тәртәсен? Улинасы таза, балтырлары да йөк атыныкы кебек бүлтәеп тора. Эш рәтенә бер төшенеп алса, вагончыкны җилтерәтә генә инде бу! Әмма, абау... җәлпәк биттәге танавы бигрәк килешсез. Үрдәкнеке кебек киң, җәенкеме, әллә зурмы, озынмы шунда. Кыз булгач, күзне ала алмаслык булсын инде ул
Тик парлашу көтмәгәнчә бик гадәти килеп чыкты.
—Бисмилла! Ягез, башлап җибәрик,—диде Гайшә апа һәм бирчәйгән, ирләрнеке кебек зур кулы белән кнопкага китереп басты. Куәтле пресслау машинасы жир калтыратып, дөбердәп, уфылдап эшләп китте. Ул транспортерлары белән балчыкны бер яктан суыра торды, икенче яктан пар бөркеп торган ялтыравык кызгылт массаны төртеп чыгара да башлады. Гайшә апа жонглер өлгерлеге белән гильотина арбачыгын йөгертә, ә таслап киселгән кирпечләрне югары очнын Гайни Фәһимәсе вагонетка тактасына җайлап тезә тора. Менә икенчесе, өченчесе кирпеч белән тула. Һәм Фәһимә соңгы, алтынчы тактаны вагончыкка кертеп утырткач, Гайшә апа телгә килә:
—Салих, беренче арба сиңа. Напарнигың кем? Кем белән парлашасың?— Тегесенен ык-мык килеп торуын күргәч, ачуланып кычкыра —Нәрсә инде, загска барасызмы әллә? Әй, ак кыз, менә бу егет белән парлаш!.. Ярар! «Горько!»—дип кычкырмыйбыз, алыгыз арбаны!
Салихта шырпы булып сөенеч уты кабынды. Әйе, янәшәсендә Сәрви булуын теләгән иде ул. «Рәхмәт. Гайшә апа!» Ул. вагончык алдына төшеп, иңсәләренә калын аркан камытны элде һәм Сәрви әрҗәгә килеп тотынуга кычкырып куйды:
—Эй, ухнем!
Вагончык кичә Сабит белән төрткән кебек түгел-шактый авыр әмма түзәрлек, арттан чибәр кыз бара бит.
—Сәрви, син бик көчәнмә, үз җаен белән эт!
—Ярар,—ди күндәм тавыш.
Вагончыкны рельслар буйлап күнелле генә тәгәрәтеп пресслау цехыннан ихатага чыктылар. Көмеш тасмалар бер-бер артлы тезелеп киткән киптерү цехлары янәшәсеннән үтә. Менә берсе, менә икенчесе Өченчесе— аларныкы Әхтәм мастер кирпечләрне бүген шунда ташыта Ләкин анда керү өчен вагончыкны карусельгә утыртып туксан градуска борып куярга кирәк. Монысы ин авыры. Боруын бордылар, әмма цех линиясенә чыга башлаганда ал тәгәрмәчләр киртеккә килеп төште. Кызулап килергә иде дә. булмады шул. Хәзер инде ни алга, ни артка. Салих бар куәтенә камытны тарта, Сәрви көчәнеп-көчәнеп арттан этә, әмма вагончык кузгалырга да җыенмый Ни эшләргә сон? Салих эчтән Сабитны. Сәрвине, үзен, бар дөньясын черетеп сүгә. Вәт хурлык. . Кемнедер ярдәмгә чакырырга кирәк инде!
Янына бите кызарган, мангаен тир бөрчекләре баскан Сәрви килеп басты:
—Сез физика укыдыгызмы7—диде ул тыныч кына.
—Иә, укыдык та ди ..—Салихның гажәпләнүенә чама юк — Фнзиканын бу хәлдә ни катнашы бар соң?
—Сон безгә хәзер рычаг кирәк. Рычаглар белән Египет пирамидаларын салганнар...
Чынлап та! Салих тирә-юньнән лом, торба, йә булмаса күсәк табып алырга тиеш. Әһә, менә озын гына арматура кисәге ята икән Шуны вагонетка күчәре астына тыгып икәүләп күтәргәннәр иде, вагончык берни булмагандай, рельс өстенә менде дә басты!
—Менә бит, котылдык!—диде Сәрви һәм сөенеп балаларча кулларын чәбәкләп алды.
—Ә син молодец!
Сәрви Салих каршында бер карыш үсеп китте. Кара син бу чикерткәне, борынга чиртте бит... Беләге юан берне егар, белеме юан менне егар диләрме әле?..
Вагончыкны тигез, шома цех рельслары буенча тәгәрәтеп, киптерүчеләр кулына китереп гапшырунын инде бер кыенлыгы да булмады Салих каршы юлда торган буш вагончык янына барып камытны иненә элде дә. Сәрвигә эндәште:
—Әйдә, Сәрви, утыр. Жилдерәм!
Һәм. чынлап та, кыз әржәы менеп кунаклауга, ул вагончыкны рельслар буенча җилтерәтеп чаптыра башлады
Кирпеч заводындагы ин күнелле мәл—төшке аш вакыты. Әхтәм мастер чаң сугуга, яшьләр тишек-ярыклардан иркенгә пырхылдап очкан чыпчыклар сыман, завод ихатасын ташлап Сөлчә ярына чабышалар
—Шә-ә-әп!— дип кычкыра Салих, күлмәк-башмакларын йөгергән килеш чоя-чөя һәм мул сулы завод буасына сикерә. Анын артыннан Сабит суга ыргыла. Баштарак кызлар куаклар ышыгына качып чәпердәшкәннәр иде Тик Салих яннарына барып, чуртан кебек боргалана башлагач, кызлар чыр-чу килеп анын белән уйнарга, су сибешергә керештеләр Гаурәт ояты калмады да бугай. Бит, кулларын юарга дип буага төшкән Гайшә апа суда бср-берссн куышып, кычкырышып үртәшеп уйнаган ишыәргә карал бот чапты: «Әстәгьфирулла, боларга коммунигм булган бит!*
Судан чыккач, алар яшел чирәмгә чүмәшеп уртак табын коралар Билгеле, берәү дә ипи-сөт. күкәй кебек ризыкларны кеше авызыннан 1артып алмый. Бүлешү, сыйлашу тозлы кәбестә, маринадлы гөмбә, яшел кыяр, кояшта пешкән помидор кебек тәм-томга гына кагыла Әнә, Сабит букчасыннан төенчек чыгара. Әнкәсе какланган каз боты куйган икән
Хуш исле, авыздан сулар китергән кызгылт итне пәкесе белән кискәли дә кызлар алдына этәрә:
—Рәхим итегез, туташлар!
—Ә мина?—ди Салих юри нәүмизләнеп.
—Сина тәмнишканын ин зурысы!—Сабит дустына ялар өчен сөяк
суза.
Кызлар да үз чиратларында табындашларны сыйларга дип ризыклар алып килә. Бигрәк тә аларның төенчекләре чикләвек, кыяр, помидор ише тәм-томга бай була. Сабит берчак көлдереп тә алды: Элмәле Килмәккә караганда географик кинлекнен көньягындарак урнашкан икән. Шуна яшелчәләр иртәрәк өлгергән Сәрвиләр авылында...
Табын тирәсендәге көндәлек гәпләр кызыклы бер ачышка китерде: барысы да тугызны тәмамлап унынчы сыйныфка күчкәннәр, яренгә кулларына өлгергәнлек аттестаты аласы кешеләр икән. Бу аларны тагын да якынайтты. Укыйсы фәннәр, укытучылар, имтиханнар һәм бигрәк тә алда торган тормыш юллары хакында сөйләшү, хыяллану күбәеп китте.
Әмма, кызганыч, нәкъ сүз күбәеп, бәхәс кызып киткән мәлдә пресслау цехында чаң кагыла—эшкә!
—Улина, әйдә, матурым, конвеерда безнен вагонетка, соңарсак, Гайшә апа тетмәне тетәр.—Юк, юк! Исемнәрне һич бутамый Салих. Аның хәзерге иптәше Улина. Ә чибәр Сәрви Сабит белән парлашкан. Тукта, бу үзгәреш кайчан булды һәм нилектән килеп чыкты соң әле ул?
Салих янә авызына сигарет алып капты, ашыгып ут элдерде. Капкачлар белән томаланган озын киптерү цехыннан кояш нуры, яктылык ишарәсе табарга теләгәндәй, хәтереннән әлеге сорауны ачыкларга омтылды.
Бу юлдагы карусель чынлап та теңкәгә еш тия. Пресслау цехыннан вагончыкны кирпечләр белән тутырып чыгасын, аны Әхтәм мастер кушкан киптерү цехына каршы китереп борасың, ә менә карусельдән чыкканда рельслар арасындагы Ходай каргаган киртек, капкын кебек, вагончыкны эләктерми калмый инде! Аннары ни алга, ни артка... Вагончыкны кызурак этеп килсәләр, киртекне бар дип тә белмәсләр иде дә бит...
—Хәерсез... Салих, тагын батты бит!
Салих дәшми генә җилкәсеннән камытын төшерә, юл читенә кадап куйган ломны барып ала, һәм аны көпчәк астына китереп куя:
—Бер. ике. өч. Без күмәк көч!—Салих ломны киерелеп күтәргәндә. Сәрви әмергә буйсынып вагонетканы этә һәм арба тагын шайтан чокырыннан ычкынып, тигез рельслар буенча тәгәри башлый. «Молодец!»—ди егет. Кыз Салихка карап матур итеп елмаеп куя:
—Советлар Союзына хезмәт итәм!
Хәзер инде вагончыкны камыт киеп тартмасан да була. Юлнын калган өлешендә тәгәрмәчләр җиңел тәгәри. Салих вагончык артына Сәрви белән янәшә баса да, икәүләшеп этә башлыйлар.
—Сәрви!
-Әү!
—Син татарча матур сөйлисең. Килмәк кызларыннан да уздырасын. .
—Рәхмәт! Тел өйрәнү кызык мина. Сезнең белән эшли башлагач, әллә ничә сүз өйрәндем инде!
—Һе... Ә баштарак кемнән өйрәндең сон?
-Әтидән. Ул Аксу леспромхозында-босс. Профком рәисе була инле Анда татарлар куп Эшчеләр белән русча сөйләшми. Без бит төркиләр ди 1атар гәзитләре алдыра. Карандаш төртеп укый.
— Шулаймы? Вәт кеше! Безнен авылда үз телендә гәзит. китап укымаган адәмнәр әллә ничә?!
—Әти кызык ул. Ачулана башласа, чуашча сөйли-сөйли дә. татарчага күчә. Мине орыша. «Ин яраткан сүзе «адәм имгәге». Дәресне карамасан да—адәм имгәге, йомышын үтәмәсән дә—адәм имгәге. Почмактан әни кычкыра: «Ник кызынны татарча хурлыйсын? Чуашча әрлә*. Әти әйтә, чит телдә сүгенү ансат, ди.
—Чынлап та шулай бит. Безнен авыл ирләре гел урысча сүгенә...
—Сүгенү—матур эш түгел... Теле ямьле булса, кеше үзе дә ямьле
Салих—Сәрвидән бер башка озынрак. Ул кызнын ак муенына, күлмәк изүе аша күренеп-күренеп киткән мәрмәр күкрәк, гаурәт чалымнарына еш-еш күз сала. Кыздан бөркелгән ниндидер ят. татлы ис борыннарга үтә. күңелдәге, тәндәге яшертен тойгыларны кузгата. Куянын күпереп торган чәч толымын, муенны сыйпыйсы, уйнак билгә кагыласы килә
—Сәрви!
-Әү!
—Менә бу кулны нишләп биш бармаклы иткәннәр икән0—Салих үз кулын Сәрвинен вагончыктагы кулына сала —Кара син бу бармакларны Бәп-бәләкәй. ксп-кечкенә. ә үзләре нинди матурлар
Сәрви сусыл конгырт күзләрен егеткә текәп тора, аптырап елмая
— Иә Салих, син нәрсә? Кул-кул инде Синен кул ни минем кул ни
Салих кулын ала Вагон эткән жайлы аска карап, унайсыхтанып йөткереп
куя.
«Жебегән».—ди Салихның күнел почмагына посып егетнен эчен- тышын күзәткән икенче "мин»,—Ну. кул сыйпадын ди. Шуннан нәрсә0 Кочаклыйсын киләме—кочакла! Үбәссн киләме—үп' Кызларда эчтән тыела, ә тыштан якынлык тели бит. Кыз-егет—ике теләк, бер бөтен лә ул... Гайр абыен әйтмешли, каршылыклар берлеге.
“Сиңа җиңел, тот та коч. имеш Кеше ласа ул!»
“Кеше, кеше Алай тирән уйласан. бар. суфый бул! Янәшәдә кыз. ә син егет... Табигать нәрсә куша, сез шуны эшләргә тиешсез
“Шуннан нәрсә?»
"Шуннан шул. Ходай сине егет, ир итеп яраткан. Чибәр җенес каршында үз асылыңны онытма, җебемә, белдеңме0' Югыйсә, өйләнә дә алмассын...»
Аны уйларыннан Сәрви тартып алды
—Салих, нинди уй басты сине?
Кызнын күзләрендә ниндидер тартыну, уңайсызлану белән бергә егетне үз итү чалымнары ята кебек иде
Вагон этеп әйләнгән, бөтерелгән чакта нәрсә генә булмый Куллар кулга да тия. башлар да бер-берсенә бәрелеп куя. Ә бер матдә, аягы таеп. Сәрви бик шәпләп җиргә барып төшә я зды. Егылган да булыр иде. ярый әле Салих тотып калды. Башта егет хатне дә абайламады. Жилкәгә җинелчә кагылу тоеп, башын борса, кыз ике кулы белән дә вагончыктан аерылган, гәүдәсен тота алмыйча, аска, рельс өстене төшеп бара иде Егет мәче тизлеге белән бер кулы белән кызнын биленнән, икенчесе белән иненнән тотты Һәм Сәрви үзен-үзе анышмыйча берничә секунд Салихнын кочагында ятты Рәхәт иде. Татлы иде бу мизгел! Ләкин кыз кисәк пруҗина кебек киерелеп, аягына басты, егеттән тартылды:
— Рәхмәт! Егыла яздым бит!
—Зарар юк,—диде Салих
Күнел почмагындагы щ-утт елмайды, кулларын чәбәкләп
алды: «Менә бу егетләрчә!»
Вагончыкны кирпеч киптерүче хатыннарга китереп тапшырдылар, ә бушы аларны көтеп тора иде. Салих камытны иңенә ыргытты да, Сәрвигә эндәште:
—Утыр, туташ, жилдерәм!
Кызны кыстыйсы юк, такталардан арынган вагончыкның эченә кереп баса да, көмеш тавышы белән яңгыратып кычкырып җибәрә:
—Хөрмәтле пассажирлар, Мәскәү—Сочи поезды кузгала! Ту...Туу!
Салих вагончыкны җилтерәтеп чабарга керешкәч, Сәрвинен тавышы дәртле тактлы көйгә әверелеп, цехка тарала:
Наш паровоз, вперед лети,
В коммуне остановка...
Сәрвинен тавышы матур. Юк, күп кызларга хас назлы күкрәк тавышы гына матурламый аны. Анда ниндидер тантаналы югарылык, романтик аһән бар. Нәкъ шул тембрлар әсирли Салихны. Ару да бетә, талчыгу да калмый. Зур максатка омтылган паровоз кебек, йөгерәсе дә, йөгерәсе килә. Һәм ашкынып типкән ярсу йөрәкне бер киртә дә туктата алмас, уйдагы һәр омтылыш, яшәү ритмына буйсынып, гамәлгә ашар төсле...
Тик Салихларның рельслары бик кыска шул. Менә карусель. Хәзер туктап вагончыкны пресслау цехына юнәлтергә кирәк.
—Тпру! Туташ, поездыгызга соңгы станция—«Березай». Кому нужно— вылезай!
—Их, ничек күнелле булды. Билетсыз тамаша! Рәхмәт, Салих!—ди Сәрви кояштай балкып.
Менә шунда Салих үзе дә юньләп аңламаган, акылына һич тә буйсынмаган һәм соңыннан да әллә күпме күз алдына килеп тә мәгънәсенә төшенә алмаган хәл булып алды. Хисләнү нәтиҗәсе булдымы, Сәрвигә булган кайнар тойгылар ташкыны булдымы ул... Кыз вагончыкны этәргә дип, янәшәсенә килеп басуга, Салих аны каты итеп биленнән кочып алды, күкрәгенә кысты.. Сәрвинен шатлык, сөенеч белән балкыган сусыл конгырт күзләренә кинәт күләгә җәелде, курку ташкыны бәреп чыкты. «Салих, нишләвең бу? Юньсез!., дип пышылдады ул.—Тукта, җибәр!»
Тик гәүдәсендә ташыган котырынкы хисләр колына әйләнгән егетнең кызны кочагыннан ычкындырырга көче дә, теләге дә юк иде. Анын миен тик бер уй яндырды. Сәрви карышмасын, иркәләүгә буйсынсын... Юк, алай гына түгел, ул да Салихны кочакласын, куллары белән назлап башыннан сыйпасын, татлы сүзләр әйтсен...
«Сәрви!»—дип иңрәде егет һәм кызнын тыпырчынуына карамастан, үбәргә дип, битенә үрелде, иреннәрен эзли башлады...
Нәкъ шул вакыт егет сул чигәсендә кисәк тымса авырту, әрнү тойды. Сәрви кечкенә, әмма тояк кебек нык, каты йодрыгы белән егетнен яңагына тондырган иде:
—Нишлисен син, оятсыз!?
Һәм кыз, айнып киткән Салихның кочагыннан ычкынды да, вагончыкка терәлеп илереп еларга кереште:
—Чуаш кызы дигәч тә... Сине дус иткәч тә... Мыскылларга ярый дисенме? Оятсыз икән син, Салих! Затсыз Дон Жуан икән бит син... 7
7
Салих хәзер, нәкъ менә хәзер, илереп елаган Сәрви каршында үзенең никадәр ямьсез бер хәлгә төшүен абайлап алды. Маньяк, иблис бит... Менә кем! Шул кыяфәте белән кыз күнелен яуларга җыена тагын. И исәр
акыл! Тамчылап җыйналганны мизгел эчендә актарасын да ташлыйсын бит син...
Аны уйларыннан шелтәле һәм көчле ир тавышы йолып алды:
— Нәрсә булды? Ник туктадыгыз? Сезнен аркада пресс эшләми тора,— Әхтәм мастер вагончык каршына килеп тукталды —Ватылдымы0— Әмма башын иеп үксеп торган Сәрвине шәйләп, кисәк кыз янына килеп иелде — Сеңлем, аягыңны бирттеңме әллә0 Каи җирен авыртты0 —Юк. аякларым исән, Әхтәм абый.
—Сон алайса ник елыйсын?
Кыз эндәшмәгәч. Әхтәм мастер нидер сизенеп кызарынган, кулларын кая куярга белмәгән Салихка якынлашты. Конгырт күзләрендә ачулы чаткылар биешеп алды.
—Нәрсә, син елаттыкмы сенелне? Кул суздынмы? Әйтәм аны сонгы вакытта күзләрен бик ялтырый башлады шул Юкка булмаган бу. Ярар, мин синен белән сөйләшермен әле Ә хәзер вагонетканы ал да. элдерт' Салих чынлап та Сәрви елавыннан. Әхтәм мастер әрләвеннән, үзенен вождан әрнешеннән котылуның бердәнбер юлын тапкан сыман, вагончыкка барып ябышты һәм пресслау цехына элдертте Шулай да колагына Әхтәм мастерның Сәрвигә тукыган тыныч, йомшак үгете килеп чалынды
—Ярар. Сәрви сеңлем, юкка елама! Төкер, үскәндә була инде ул. төрлесен күрәсең... Әйдә, цехка барыйк, мин сине Сабит белән бергә куярмын Сабит акыллы, әйбәт егет, килешеп эшләрсез. Әйдә, сеңлем, тынычлан'
Шул вакыйгадан сон Сәрвине Салих янәшәсеннән алдылар, бу чибәр кыз Сабит белән парлашты. Ә Салих янына Улина килеп басты Оттымы, оттырдымы Салих—монысын үзе дә анламми Тик таза, нык һәм эш рәтен белгән Улина белән вагончык төртә башлагач, йөк күпкә жинеләеп китте Элек җанга тигән рельс киртекләре дә каршы тормыйлар, тәгәрмәчләр чыжлап кына үтә. Анын каравы карусель өстендә лом тоткан Сабит. вагончык сыртын йолыккалаган Сәрви ешрак күзгә чалындылар Биленә кул тисә, Улина һич тә каравыл кычкырмый, тайчанмый, киресенчә, шыркылдап көлә, серле елмая.. Кеше белән кеше аерылган кебек, кызлар да төрледән-төрле икән...
Оттымы—отгырдымы Салих? Кәрт уенына хас бу тупас сораунын нечкә хисләр дөньясына ни катнашы бар? Хәер, бу сорауны үз-үзенә яшь Салих түгел, дөньяны тәҗрибә, акыл һәм фәлсәфәдән чыгып акларга күнеккән кунак Салих бирә иде.
Салих, үлән баскан кирпеч заводы ихатасын калдырып авыл юлына тоште. Ләкин Элмәле чатында туктап калды Янә тәмәкесен капты һәм күзләрен якты, рәхәт кояш нурларына камаштыра-камаштыра юл тарафларын күзәтергә кереште Элмәле кызлары менә шул юлдан кисәк каршыга чыгалар, шул юлдан китеп кисәк югалалар иде бит Ничектер аулак һәм серле бу юл. Авылларның зур доньяга чыгу капкалары исә башка тарафта Осланга бару очен бу юлның хаҗәте юк Шуна да мосафир кеше сирәк күренә монда Ә Элмәленен Килмәккә, Килмәкнең Элмәлегә йомышы хә зер аз төшә күрәмсең. Элек Чуваш бәлзәмен яраткан сәрхушләр бу юлны еш таптыйлар иде таптавын, тик хәзер бу мәрәкә белән хат ничек торадыр? Кирпеч заводы да тукталгач, юлнын томалана тошүе ачык инде Ой. ни генә димә, бу кыйбла һәр авыл халкына кирерәк, биклерәк тараф шул ҺәркаЙсына чын кыйбла, сәҗдәле кыйбла—башка якта
Тик Салих бу юлнын һәр богслеш һәм үр-тошсмен хәтерендә бик ачык саклый. Юл борылып бәләкәй таучык артына кереп киткәч тә. иркен Сөлчә
үзәненә килеп чыга. Елга белән, кулга кул тотынышкандай, берничә чакрым янәшә бара ул. Аннары сулга борылып битләүгә күтәрелә. Монда таш, агач санәмле, балбаллы чуаш кирәмәте, галәмәт матур, чирәмле түгәрәк тугай бар... Шуларны үткәч. Элмәлегә кул сузарлык кына ара кала, авылга инде килеп ирештен дигән сүз...
Бервакыт Элмәле өстендә бик ямьсез кара болытлар эленеп, яшеннәр уйнап торганда, куркабыз дип кызлар егетләрдән озатып куюларын сорадылар. Берничә кат егетләр үзләре кызларны озата барды. Әй, булган бит сагынып искә алырлык чаклар... Ә тугайдагы концертны онытырга мөмкинме соң! Концерт? Әйе, чын-чынлап концерт булды шул ул.
Август урталарының якты кояшлы, жилсез һәм җылы бер киче иде. Бәлки нәкъ әнә шул ямьле кич хозурлыгына кызыгып. Сабит Салихны эштән сон Элмәле кызларын озата барырга димләгәндер дә. Кызлар егетләр белән уйнап чыр-чу килә, тегеңдә, монда үрелеп чәчәкләр җыйган була, ә үзләренең сөенечтән йөзләре балкый. Килмәк егетләре аларны озата бара бит...
Менә юл битләүгә күтәрелеп, яшел, түгәрәк тугай янына килеп чыкты.
—Иптәшләр, туктагыз!—дип, Сәрви алгарак узды һәм тавышына тантаналы, рәсми тон бирергә тырышып сибә башлады:—Менә сезнең алда Элмәле табигатенең матурлыклары. Сул ягыгызда челтер-челтер килеп Сөлчә ага. Ярыннан күтәрелгәч, әнә бодай басу җәйрәп ята. Сез анда эшләп яткан комбайннар, машиналар күрәсез. Элмәле хезмәтчәннәре шулай мул уныш җыеп яталар. Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, игътибарыгызны ун якка юнәлтүегезне сорыйм. Күзгә ташланган беренче нәрсә—тарих. Чуаш мазарлыгы бу. Авыл кешеләренең ташлар, сыннар булып яшәү рәвеше. Бик кызганыч, кеше мәңгелек түгел. Аңа берчак үлем килә. Улина иптәш, күз яшьләре кирәкми. Сезнен алдагы гомер—бер гасыр! Әйе... Шулай! Менә иптәшләр, аннан алдарак яшәү гимны—яшел, матур тугай. Элмәле яшьләре язын, җәен монда уенга чыга. Музыка уйный, биюләр, җырлар. Ля... ля... ля... Ягез, хөрмәтле иптәшләр, бүген яшел эстрадада ике авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны карыйк! Беренче тур Элмәле үзешчәннәрен караудан гыйбарәт! Хәерле тамашалар, сезгә, иптәшләр!
Улина тыела алмыйча көлә-көлә кул чаба. Сабит та, Салих кебек үк Сәрвинең артистлык осталыгына шаккатканнар, ни әйтергә белми аптырап калдылар.
Тик үз фантазиясеннән үзе үк канатланган, очынган Сәрвинен туктарга һич исәбе юк иде бугай.
—Улина иптәш, сезнен урыныгыз сәхнәдә. Беренче номерда катнашучы артист буларак, бирегә күтәрелүегезне сорыйбыз. Һәм Сәрви тыела алмый көлгән Улинаны җитәкләп тугай түренәрәк атлады.—Хөрмәтле иптәшләр, бүгенге Элмәле яшьләре концерты аншлаг белән бара, урыннар җитми. Кайбер әфәнделәрнең басып торуы шуны күрсәтә. Утырыгыз, әфәнделәр, өстәмә урындыклар бар —Салих белән Сабитка яшел чирәм өстенә җайлап кунаклаудан башка чара калмады.—Менә шулай! Кул чабып каршы алуыгызны сорыйбыз. Улина Андрианова һәм Сәрви Савельева башкаруында дуэт—чуаш халык җыры «Урманда».
Кызлар янәшә бастылар да, җырлап җибәрделәр. Чынлап та, унышлы дуэт бит бу! Сәрвидә яңгыравыклы, тантаналы тавыш—сопрано, ә Улина ирләр кебек калын, тигез тавыш белән җырлый—анарда альт. Бу ике тавыш бергә кушылып, җырдагы сурәт-хисләргә тагын да ямь, тулылык өсти.
Җырның барлык сүзләрен анлый аямасалар да, эчтәлегенә төшенде егетләр. Анда җырлаучы сөйгәнен урман күркен барып күрергә чакыра, һәм икәү бергә урман сукмагын хозурланып үткән сыман, тормыш юлын
да шулай матур кичәргә хыяллана ул.
Салихньгн күз алдында Сәрви дә. Улина да үз егетләре белән җитәкләшеп урман юлыннан барган кебек күренде Тирә-юньдә ямь. хозурлык, кошлар сайрый, ә чәчәк исләреннән баш әйләнә Кызларнын телләренә дә гел сою, ярату сүзләре килеп торадыр төсле Сәрви белән Улинада да егетләр сагышы, ярату-яну хисләре бар микәнни?
Күнелдә дулкынлану кузгаткан җыр тәмамланды «Молодец!». «Бишле'* дип кычкырды Сабит һәм икәүләшеп кызларга каты итеп кул чаптылар
—Рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар,—диде Сәрви янә үз роленә кереп Күрүегезчә, Элмәле үзешчәннәренең концерты унышлы чыкты Ә хәзер, хөрмәтле тамашачылар, сезне икенче турга чакырабыз Хәзер яшел эстрада Килмәк үзешчәннәренә бирелә. Рәхим итегез. Килмәклеләр! һәм Сәрви Улинаны җитәкләде дә тамашачылар кыяфәтенә кереп, алар яшел чирәмгә барып чүмәштеләр.
Сүз дә юк. Беренче тур—Элмәле «үзешчәннәре* концерты унышлы чыкты. Ә менә икенче тур белән мәрәкә Нишләргә сон? Килмәк егетләре әлеге ят тугайга күтәрелеп нинди һөнәр күрсәтсен0 Салих җыр-биюгә авыр сөякле. Ходай кызганган ана мондый сәләтләрне. Коткарса. Сабит коткара инде...
—Сабит. миннән булмый, малай, берәр нәрсә тырыштыра күр'—диде ул иптәшенә ихлас ялварып
Рәхмәт Сабитка! Тугай түренә өч-дүрт адым күтәрелде дә. эчкерсез елмая төшеп, нәкъ кирәкле сүзләрне әйтте ул
—Элмәле туташлары концертын дәвам итеп сүзне Килмәк егетләре ала. Без дә сезне, хөрмәтле тамашачылар, ямьле кич һәм шушы бәйрәм белән котлыйбыз. Киләчәктә дә Элмәле һәм Килмәк яшьләре өчен әлеге тугай ачык эстрада булып торсын. Аралар бәйләнсен' Без үзебезнен программаны башлап, сезгә ялгыз җыр тәкъдим итәбез. Татар халык көе «Сәрвиназ». Башкара әлегә берни казанмаган. Килмәкнең гап-гади егете Сабит Бикмурзин...
Яшел тугай фонында кыска җиңле ак күлмәкле, килешле буйлы, сөйкемле чырайлы Сабит үтә матур рәвеш алды Карашын өскә, зәңгәрлеккә юнәлдереп беркавым уйланып торды, илһамын эчтән көтеп азуы да биниһая килеште ана. Чын артистлар да сәхнәгә чыккач шулай итәләр, халыкны бераз көттереп торалар бугай. Инде тавышы гына ачыла күрсен'
Көн аяз. килә яз.
Чәчәккә күмелеп...
Илаһым, көткәннән дә әйбәтрәк, дип сөенде Салих. Көчле, ачык йомшак тембрлы, һаман саен күтәрелеп килүче тавыш инде җырчы сәләтенә карата шик-шобһә калдырмады Күнел вәсвәсәләрдәй арынып көй. аһәң, җыр белән яшәүгә күчә барды
Син дә кил, Сәрвиназ.
Шатлыклы кон кебек
Салих шик-шөбһәсс өчен оялып та куйды. Сон бу бит—җырлап Килмәк халкының һушын бер тапкыр алган Сабит Бикмурзин ласа! Юк. авыл сәхнәсенә чыгып яисә Сабантуй мәйданына басып җырламады Сабит Я зын армиягә китүче өч нскрутнын берсе—Сабитнын бик якын туганы булган. Шуны озатканда җырлады ул.
Килмәктә элек-электән некрутларны авыл урамнарын урап, җырлап
озатканнар. Башта пар атлар жигеп, аларга кыңгыраулар тагып, арбага тезелешеп утырып җырлап йөргәннәр. Аннары машина әрҗәсенә менеп, барган көйгә гармуннар уйнау, ялгыз яисә кара-каршы җырлашулар. Сонрак шул ук машина некрутларны Осланга, хәрбиләр кулына тапшырыр өчен алып киткән.
Менә ямьле, тын май иртәсендә дә машинага некрутлар утыра. Алар янына егетләр тезелешә. Тәгәрмәчләр жай гына бер көйгә тәгәри башлагач баян да телгә килә. Мәшһүр авыл көен сыздыра башлый. Ә машина әрҗәсендә җырчы бармы-юкмы—белгән юк. Күпләрнең телләр дә көрмәкләнгән, җыр тезмәләре дә томанлы, ниндидер ятышмаган өзек-төтек сүзләре белән сыерлар мөгрәвеннән әлләни аерылмыйлар болар.
Һәм менә шул «артистлар» хорында Сабитнын гаҗәеп көчле, йомшак аһәнле тавышы күтәрелеп китә. Бу яшь, ихлас, дөньяга ачык тавыш:
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар:
Талда яфрак, миндә сагыну.
Сездә нинди хәлләр бар?
Мон һәм җыр иясе кисәк барысын да әсир итә. Берничә чуар йөрәк Сабитка кушылып жырламакчы була, әмма аларны шундук туктаталар. Бозма, җырласын!
Салкын чишмә буйларында Атлар эчерсәң иде.
Туып-үскән илләрендә Гомер кичерсәң иде.
Урам буйлап некрутлар белән бергә үзәк өзгеч моң, татлы тетрәү төяп килгән машинаны иннәренә балта, пычкы салып эшкә юнәлгән ирләр, туктап, кәпәч эшләпәләрен селкеп озаталар. Чөгендер утарга барыр өчен аерым капка төпләренә җыйналышкан хатыннар, киленнәр яулык болгыйлар.
Китәм дидең, читкә киттең,
Чын иде теләкләрен.
Инде киткәч, чит җирләрдә Өзелер үзәкләрен...
Жырны тынлап, машинадагыларга төртеп кызып-кызып сөйләшүчеләр, нәрсәдер раслаучылар, шикләнүчеләр бар. Ә ихаталары янында басып торган әби-бабайлар балбаллар сыман дәшми, тын кала. Әмма җыр тәэсиренә бирелеп болар да эчтән дога кылалар, «исән-сау йөреп кайтыгыз, оланнар!» дип изге теләкләр телиләр...
Килмәк урамнарын йөреп чыгып, машина колхоз идарәсе янына килеп туктаганда, Сабит та некрутлар йөрәгендә ташыган хисләрне ин югары ноктасына җиткереп җырлап бетереп килә иде инде:
Хуш авылым, сау бул, сәламнәр көт,
Тан җилләре искәндә,
Мин җырлармын сине сагынып.
Өзелеп искә төшкәндә. .
Идарәдән түгәрәк корсак үстереп килгән, әмма һаман әле яшьләрчә жинел
хәрәкәтле рәис Тәүфыйк килеп чыкты. Машинадан төшкән некрутларнын һәркайсына килеп, кулын кысты, ихластан сөйләде
—Егетләр, служба жинел түгел. Беләм. Тик Килмәк авылы маркасын югары тотыгыз! Йөзгә кызыллык китермәгез! Һәркайсыгызга матур хезмәт итеп, авылга исән-сау кайтырга язсын, ярармы?
Һәм нәрсәдер югалткан-эзләгән кеше сыман егетләр төркемен күзәтеп торгач, сәер генә бер сорау биреп куйды рәис
—Магнитофон да җырлаттыгыз бугай. Тик заманнан артта калам ахры Нинди җырчы булды сон әле бу?.
Төркем Сабитны рәис каршына этеп чыгарды Менә җырлаучы кем, янәсе. Тәүфыйк Сабитка текәлеп карап торды, егетнен җилкәсенә кагылып:
—Синме шулай авылны елатучы9 Доярка Мөэминә малаемыни син?— Ходай безнен якларга да талантны бирер икән Молодеп. энем!
Килмәк халкы Сабитнын колхоз, хөкүмәт өчен Тамбов урманнары кискәндә агач баскан Хәлиулла малае булуын искә төшерде Бәетләр чыгарткан фаҗигале ир авылда гына түгел, тирә-юньдә данлыклы җырчы булган икән Әби-чәбиләр Сабитны «монлы бала» дип йөртә башладылар Тик ни гаҗәп, бәйрәмнәр, кичәләр җитеп. Сабитны концертларда җырларга димләсәләр, әллә оялды, әллә ихлас теләге булмады, сәхнәгә чыкмады Сабит Бәлки яшерен генә җырлагандыр да ул. «Сәрвиназ*—Салих каршында дуенын җырчы булып икенче кат ачылуы иде Тик шуны аңламый тора, нишләп «Сәрвиназ»ны җырлый әле соң ул? Каян килгән ана әллә нинди ят «Сәрвиназ»9 Ник бер өйрәнгән, шәп сиптергән «Авыл көе» тезмәләрен җырламый яшьтәш...
Кил. иркәм, нур сыман Балкып кил яныма.
Ягымлы җыр сыман Рәхәт бир җаныма
Күнелне рәхәт кытыклап, тәндә елдырам йөгерткән сүзләр Салихка да бик якын булып китте. Йөрәккә таныш хисләр бөркелеп чыкты алардан Күнелне илерткән, тилерткән кызлар сагышы
Син килсән, Сәрвиназ,
Күнелсмдә җылы яз.
Шатлыгым, бәхетем зур.
Хәсрәтем, кайгым аз.
Шулчак Салихның миендә ут камчысы шартлады. «Сабит гашыйк. Сәрвигә гашыйк. Сәрвиназ-ул Сәрви! Сәрви-Сәрвиназ ..* Сабит йөрәген җырга сала. Жырда алдаша белми Сабит...»
Сабит оста башкаручыларча тавышын иркен уйнатып, җырны матур төгәлләде. Житмәсә. кулын күкрәгенә куеп, беркавым башын да иеп торды «Юк, өендә тик ятмый, остарган бу малай»
«Бис! Бис!» дип кычкырдылар кыхтар Сәрви юл буенда җыйган чәчәкләрен алып Сабит каршына ук йөгерде:
—Сабит, син җырчымыни? Ник әйтмәдең9 Ну. килештерәсең! Татарда да Сәрви исемле кызлар бармыни9
—Сәрвиназ!—дип елмаеп төзәтте Сабит. Сон инде. Сәрви булгач. Сәрвиназ булырга да күп калмый
Чәчәк тоткан Сабиг һәм анын янында елмаеп-балкып торган Сәрвигә
ымлап Улина Сабитка серле итеп пышылдады: «Карале, Салих, матур пар пулырлар иде полар. әйеме? Сәрви артыннан пезнен директор Сәләнтәй Митрофанович малае да йөри шул. Олег! Тәти егет!»
Салих тормышында еш кына шулай була, анын сөенече өстендә еш кына куркыныч яшен яшьнәүчән! Әле дә яшьләр хушлашып аерылырга торалар иде, искәрмәстән мазарлык тарафыннан каршыларына шәүлә булып карсак кына бер карт килеп инде. Хатыннарныкы кебек озын толымлы чәче, кәкрерәк борыны һәм көл сыман аксыл чырае белән ул шомлы әкият персонажына охшый иде. Менә ул тагын да якыная төште һәм таяк болгап нәзек тавышы белән өзеп-өзеп акырына башлады:
—Фахишәләр... зиначылар... оятсызлар... затсызлар. Мәетләр рухына дога укырга ирек бирмисез... Тәнрене пар дип пелмисез... ил өстенә каргыш өстисез... Син—Сәрви! Пеләм мин сине! Атаңа кызың Килмәк егетләре белән типтерә диям... Улина, әйтсәм, сине анан асып куяр. Оятсызлар... затсызлар... У... у... Ә сезне, юньсез малайлар, пезнен кызларны аздырткан өчен. Элмәле егетләре тетмәгезне тетәрләр... Иелдегезме? У... у... тәмуг кисәүләре... кяферләр...
Элмәле кызлары, карт күренгәч тә, йөгереп диярлек үз авылларына юнәлде, Килмәк егетләре әлеге өрәкнен янауларына шомланып колак сала-сала килгән юлларына төште.
Сүзендә торган. Элмәле тәкъвасы Микуш пиччә2, чынлап та авылларында зур гауга куптарган. Элмәледәгесен әйткән дә юк, хәзер инде үзләренә килеп тигәнен дә вагы-төяге белән хәтерләп бетерә алмый Салих. Тик иртәгесен кызларнын төс-чырайлары бөтенләй качкан иде. Бусы хак. Туташлар төнбоек сыман йомылдылар. Хәтта бармак күрсәтсән дә шаркылдап көлә торган Улина да кара болыт кебек булды. Китәбез, дигәч, әлеге кызлар-егетләр мәрәкәсенә яхшы ук төшенгән Әхтәм мастер да каршы килмәде, ризалык бирде. Инде уку башланырга да атна чамасы гына вакыт калган иде. «Рәхмәт, сенелләр, яхшы булыштыгыз. Инде укуга киткәнче әйбәтләп бер ял итегез!»—дип күңелле гөрелдәде ул. Исәп-хисап ясатып, кулларына тиешле акчаларын да тоттырды әле. Баш исән-сау котылды болардан дип сөенгәндер инде.
Ә кичен эштән киткәндә заводның кызын-егетен Элмәле чатында бишме- алтымы егет көтеп тора иде. Салмышлар булса кирәк. Кызарышканнар, күзләре ялтырый. Әчегән хәмер, сарымсак исе аңкып тора. Монысы сизелмәгән дә булыр иде, араларында килеп якага кул сузучылар да табылды. Бигрәк тә джинсы чалбар, чуар бизәкле майка киеп, муенына калын чылбырлы медальон аскан егет әтәчләнде.
—Ник пезнен кызлар белән йөрисез. Килмәктә сезгә татар кызлары петкәнмени?—диде ул бер Сабитка, бер Салихка усал текәлеп.
—И, аҗа’, бездә күптән колак тешләшмиләр. Сүзебез юк, телисез икән, син дә безнен кызлар белән йөре, алар тамгаланмаган,—диде аңа каршы Сабит ваемсыз төс белән.
—Сез пезнен тугайга килеп улап кирәмәтләрне куркыткансыз. Микуш пиччәнен догасын позгансыз,—дип төркемнән төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренде озын буйлысы.
—Үз җирегезне этләр кебек тамгалап куйдыгызмыни?—дип Салих та тегеләрнең авызын тиз япты.
Инде төркемдәгеләр ярсып яный, акырыша һәм астыртын гына йодрыклар төйни башлаган иде, шулчак тамашаны күзәтеп торган Сәрви кинәт кычкырып җибәрде:
—— Анкашкыр!4 Олег, адәм имгәге, Килмәк егетләренә кул сузасы булма!
г Ага. абзый 1 Дус могънасендд 4 Кычкырма
Кабыз матаенны. киттек!
Әлеге тәти егет төркемгә нәрсәдер кычкыруга. Элмәле егетләре һәм кызлары ничек эләкте шулай бишекле ике мотоциклга төялделәр дә. борылышка кереп күздән дә югалдылар. Тузаннар гына уйнап калды
Салих. Элмәле чатында кызгылт ситса күлмәк кигән, кулына төенчек тоткан һәм дымсу көрән күзләрен текәп елмая төшкән аксыл чырайлы, бөдрәләнебрәк торган сары купшы толымлы чибәр Сәрви-Сәрвиназ шәүләсен калдырып, авылга таба атлады. Сусаган да. шактый ук ачыккан да иде кунак...
9
Салих дүшәмбе көн кичке сәгать бишләр тирәсендә. Наилә килен белән сөйләшенгәнчә. Осланга юл тотты. Үзе белән ул малаен да атырга ниятләгән иде. Ләкин Рәлифне юл бик ымсындырмады Капка төбендә базыккамы, җиләккәме дип Рәлифне сабырсыпанып көткән яшүсмерләрне күргәч. Салих инде улын артык кыстамады. Ярар, үзе теләгәнчә йөрсен. Ралифнен ата нигезенә, җир-суга ияләшеп китүе, һәр эшкә ихлас күнел беркетүе, аннан мәгънә табуы аны чынлап сөендерә Факиһә апасы да матайдан бик канәгать. «Тач та син бит бу. Салих энекәш», дип тора Шулай дип беркөн Рәлифнсн башын сыйпады-сыйпады да. тыела атмыйча чын-чынлап еларга ук кереште апасы.
—И балам, анасыз сабый—оядан адашкан бәбкә бит ул. Сызланганын беркем күрми, беркем ишетми Назлаучы да юк Ходай түземлекләр, сабырлыклар бирсен инде үзенә...
Әйе. ана кеше кыска гомерле булып чыкты шул Рәлифне тапкач та. зәһәр телле, сукранучан, һәр нәрсәдән әр чыгарган хатынга өянәк чире ябеште. Чир дигәнен дә әллә нинди ил-көндә күренмәгән зәхмәт Теле белән зәһәр чәчә-чәчә дә. эшләгән җиреннән, баскан урыныннан кисәк егылып китә иде Рәфыйга. Мизгел эчендә күзләре алмашына, чырае үзгәрә, аяк- куллары тартыша башлый. Аннары шул тартышка, шул газапка түзмәгән җан әллә нинди тән куыргыч тавыш, әрнү белән инрәп җибәрә, тешләрен шакырдата. Әгәр шунда авызына кашык-фәлән тыгарга өлгсрмәсән. телен чәйнәп-өзсп йотарга да мөмкин кеше Чир чир инде, берсе дә кешене аямый. Ләкин әлеге зәхмәтнен зиһенгә сыймаган ягы шунда: бераз торгач, күзен ача Рәфыйга. үз тирәсендәге адәмнәргә карап, сорап куя: «Ни булды, янәсе?» Һәм аннары берни булмагандай торып йөреп тә китә. Еласан—ела. көлсән—көл' Тормыш күген кара болыт басты Яшен көткән кебек, ир хатынга гел куркып, шикләнеп карарга күнекте менә йөзе белән зәңгәрләнеп зәһәр чәчәр, менә егылыр, менә авызыннан ак күбекләр ташыр сыман. "Кыз—кәнизәк кенә түгел Хатын булып ирне көлдерә дә. бөлдерә дә икән. Ир тормышындагы кояш икән ул* дип уенда сш кабатлый хәзер Салих.
Әйтми булмый, авыруны кайсы гына табибларга күрсәтмәде дә. ана нинди генә дәвалар кулланмады Салих. Тик берсеннән лә им-том. шифа гына табылмады Ниһаять, аптыраган-йөдәгән иргә бер профессор әйтте «Ходай чире бу. Жәзанын ин зурын бирим дисә. Ходай кешенең акылын алыр Инде чирне гыйльми төстә анлыйм дисән. Ходай дигәнебез галиҗәнап табигать бит инде ул. Табигать койсехлсгеннән килә бу чир. баш мие кәйсезлеге »
Хатыны әлеге өянәктән үлеп киткәч тә. аннары да бик сш уйландырды бу зур габип сүзләре Рәфыйганын Алла каршында нинди гонаһысы булыр икән? Иргә хыянәт итмәде, азып-тузып йөрмәде Салихның әнисенә бик якын серләш булган ахирәтенең кы »ы. саф кеше баласы ласа ул Буй тартып.
чибәр кыз кыяфәте алгач та, Рәфыйгага гел сокланды, һәрчак мактады, кинаяләп тә, ачык итеп тә улын шул кызга өйләнергә димләде ана. Дөрес, берчак, йөргәннәрен белеп, Килмәкнен күрәзәчесе Гашия карчык аулакта Салихның колагына салды-салуын: «Олан, анан мактаган кыздан берүк ерак тор! Кашык чәйнәп үлә торган нәсел кызы бит бу. Кайчандыр нишләптер Алла каргаган бу нәселне. Тыштан ак, эчтән кара, үз-үзен ашый торган нәсел бу».
Әй, кыз назыннан егет җаны эрегән чакта нәсел-нәсәп хакында кем уйлансын сон? Кыз хатынга әйләнеп, зәһәр теле белән жан кыйный башлагач кына айныйсын икән ул!
Менә шулай: ата-анасы да бик теләгән, дине, рухыяте дә бик ятышкан кызга өйләнде өйләнүен Салих, тик хатыннан уңмады шул. Соныннан, әлеге Гашия күрәзәчене искә төшереп, бик ачынды, үзенә бик сабак ясады тол ир! Яхшы бичә алыйм дисәң, чегәннәр ат тешләрен, ат казнасын капшаган кебек, кәләшнең дә иң элек нәсел-нәсәбен тикшерергә кирәк икән шул. Тыштан гына түгел, эчтән дә матурмы, итагатьле затлармы болар?
Сабак алуын алды ул, тик әлегә хатыны гына юк Салихның—өйләнми, һаман курка шул...
Осланга юл элек тә тигез, таштан иде. Асфальт та түшәлгәч, ул көзге кебек үк булган—ялтырый. Машинасының газ чәпәгенә еш-еш баса торгач, район үзәгенә дә якынлашты. Юлнын сул ягында әрәмәлек, акланнар жәелеп китә дә Сөлчәгә килеп тоташа. Менә шунда бит инде район халкының Сабантуй бәйрәме үткәрелә.
Салих машинасы чирәмле әрәмәлек юлына борылды. Озын, шома колга, капчык сугышы өчен ясалган зурат, спорт ярышлары өчен төзелгән мәйданчыклар, жәйге эстрада корылмасы күзгә чалына барды. Мосафир машинасын туктатып, авызына папиросын элеп, Сабантуй үтә торган мәйданга аяк басты. Бәйрәмдә халык гөжләп тора биредә. Төрле авыллардан килгән дус-ишләр, туганнар очраша, сөйгән ярлар бер-берсен табыша монда.
Салих белән Сабит та Элмәле кызларын Сабантуйда, нәкъ менә шул җыр, бию барган жирдә очратты бит. Кайсы авылдан булгандыр, яшь кенә бер кыз бик килешле итеп өр-яңа җыр башкарып тора иде. Сабит аны отып калырга тырыша, авыз эченнән көйли. Сабитка карап, Салих та кызга сокланып тора...
—Кара син поларны, чибәр кыз күзлиләр!
Карасалар, артларына Улина белән Сәрви килеп баскан. Улина егетләрне үртәүдән шыркылдап көлә, Сәрви дә тыйнак кына елмайган. Беренче булып Сабит телгә килде:
—Авани херзәми! Күрмәгәнгә бер ел! Йә, карыйм әле үзегезне, туташлар —Һәм ул артистланып кызларны әйләнеп чыкты.
—Үзгәрешләр сезнең файдага. «Бишле»!—Чынлап та, Сәрви тагын да сылуланып, чибәрләнеп киткән. Дымсу күзләрендә дә җиткән кызларга хас уйнак, серле чаткылар ишәйгән. Улинаның да борыны тартылып, йөзе түгәрәкләнеп, матурланып калган.
—Йә, Килмәктә тормышлар ничек, кирпичниклар? Аттестат алдыгызмы әле? Кайларга китәргә чамалыйсыз?—дип, Сәрви берьюлы әллә ничә сорау куйгач, сүз сүзгә бәйләнде. Байтак гәпләшеп тордылар.
—Пезне көтәләр. Китик!—диде, ниһаять, Улина һәм каядыр еракка карап кул болгады. Күрәмсең, Элмәле яшьләре шул тирәгә жыелышкан булгандыр.
Һәм менә шул мәлдә соныннан терсәкне күпме тырышсаң да, тешләп булмаслык бер мәтәвекле хәл булып алды. Сабит Сәрвигә, Улинага ияреп
ят кавем тарафына китеп барды. Салих кына түгел, хәтта кыхтар үхтәре дә моны теләмәгән иделәр.
— Барма анда. Сабит. Хәерлеге түгел —дип ихлас искәртте аны Салих.
Ләкин Сәрвине очратып, хисләр тоткынына әверелгән егетне сүхтәр генә туктата алмады шул Кызлар белән төркем эченә кереп югалгач, көнгә генә түгел, ярты айга жуйды аны Салих. Егетне унбиш тәүлеккә милиция кутузкасына ук ябып куйганнар... Әйе, ямьсез фараз дөрескә чыккан. Сәрви янәшәсендә күреп, тәти Олег һәм анын дүрт-биш яраны Сабитка бәйләнгәннәр Сугыш киткән Сабитнын күз-башын бозганнар, әмма егеттән тегеләргә дә өлеш шәп чыккан: Олегнын ике тешен бәреп төшергән, бер яраннын теш казнасын имгәткән, икенче яраннын күз төбен күгәрткән .
Милиция эш кузгаткан икән дә. ләкин Олег—Элмәле мәктәбенен директор малае бит. хөрмәтле Сәләнтәй Митрофановичнын улы Таныш- белешләрен эшкә җигеп, абруйлы ата улын һәм яраннарын шома гына йолып калган. Ә Сабит кем?.. “Доярка малае*... Килмәкнен Мөэминәсен кем белә? Кем аңа ышана? Хулиган булып унбиш тәүлек утыру гына аз. ана бик ямьсез гаеп тә өстәлә: «районда милләтләр дуслыгын какшатучы Экстремист...*
Сабит өлгергәнлек аттестатлары тапшыру кичәсендә була алмалы, кутузкада иде. Әмма зинданнан котылгач та. эшләре гел кирегә тәгәрәде егетнен. Директор Мөстәкыйм Гомәрович тантаналы чыгарылыш кичәсендәге чыгышында ук үз-үзен тыя алмыйча кычкырган иде шул:
— Килмәк мәктәбе тарихында булмаган хәл: безнен укучы унбиш сугкада утыра! Хулиганлык өчен генә түгел, милләтләр дуслыгы кебек яшәешебезнен изге принцибын пычраткан Сабит Бикмурзин Сәяси, әхлакый яктан ышанычсыз кеше! Бу безнен педагоглар өчен юып бетерә алмаслык тап’ Без кемне тәрбияләгәнбез, иптәшләр’' Комсомол оешмасы нәрсә караган?
Ә директордан сон сүз алган райком вәкиленен—ул зур күхтскле. төксе чырайлы, җитди бер ханым иде—нотыгы аеруча куркыныч янгыралы
— Идеологик яктан тотрыксыз Сабит Бикмурзин кебек яшьләргә совет вузларында урын юк. Ана уңай характеристика да. юллама да бирелмәячәк Ул үзенен гаебен хезмәт коллективлары тәрбиясендә намус белән эшләп кенә юа ала... Бөтен районда мондый экстремистларга каршы көрәшергә тиешбез, иптәшләр!
Әнисе янында фермада озак эшләргә туры килмәде район укучыларына кире мисал булып торган егеткә Шул ук көздә, октябрь башларында. Сабит Бикмурзинны Совет Армиясе сафларына алдылар Салих исә Уфада авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән иде
Тын. тымызык бер иртәне ачык машинада некрут егетләр янәшәсендә ихлас Йөрәк җырларын җырлап. Килмәк урамнарын әче сагышка батырып монланып киткән Сабит:
Кәккүк моная кай якта?—
Саз буенда, аръякта.
Без бәхетле бала булсак.
Китмәс идек солдатка...
И моңлы бала! Үзен асыл булсан да. нишләп шул чаклы сагышлы, әрнешле сон синсн язмыш?
«Оттымы, оттырдымы?..* Миендә чишмә кебек тибеп чыккан уйга Салих бер төрле генә җавап бирә ала хәзер Чибәр чуаш кызы белән
бәйләнеп китсә, бәлки ана нәкъ Сабит язмышын кичерергә туры килер иде. Оттырмаган, димәк...
Машинасына кереп утыргач, Салихнын тәртәне кирегә борасы килеп китте, күнеле бәргәләнде. Чынлап та, ник ул Сәрви белән очраша сон? Салихка нәрсә бирә анын белән күрешү?.. Ул инде машинасын янә Килмәк юлына борырга җыена иде, кесә телефоны чылтырады. Эшеннәндер дип алса, Наилә килен икән: «Салих абый, түземсезләнеп көтәбез... Килеп җит инде!»—Шулай шул, вәгъдәләшкән җиргә бармаса, әллә нинди юраулар китәчәк. Барырга кирәк...
Осланга төшеп матур гына чәчәк бәйләме сатып алды, чәй өстәленә дип тегесен-монысын сайлап пакетына тутырды ул һәм, ниһаять, машина кирәкле капка төбендә килеп туктады. Каршыга Наилә килен йөгереп чыкты. Шәүкәт энекәше дә күренде. Күрешү, гәпләшү китте.
Менә алар йортка үтә, менә алар баскычтан күтәрелә... һәм шул чак ачык ишектән алларына җиңел зәнгәрсу күлмәктән саргылт бөдрә чәчле, аксыл чырайлы, тулы гәүдәле ханым килеп чыкты.
—Исәнме, Сәрви!
—Салих!
Күзләр очрашты. Кыз чагындагы кебек дымсу көрән, кешегә текәлеп, берчә көлеп, берчә җитди карый торган салмак күзләр, тик алардан хәзер элек чалынмаган сагыш, ниндидер эчке яшертен мон түгелә кебек. Ә тавыш шул ук—яңгыравык, тантаналы:
—Салих... Мин сине шундыйдыр дип уйлаган да идем! Кин җилкәле, төз буйлы, тәвәккәл! Мыек та җибәргәнсең икән...
—Мыек та бар,—дип жүпләде Салих,—Сез Сәрви туташ. . Сәрви ханым, үзегез һич тә кирпеч заводында вагонетка эткән кызга охшамагансыз. Май заводы килешкән бугай...
Барысы да ихластан көлешеп алды. Аралашу да җиңелрәк булып китте. Гөрләшеп чәй эчеп куйдылар. Ашка кадәр бераз йөреп алыгыз, сөйләшегез дип Наилә кунакларны җимеш бакчасына алып чыкты. Монда һаман тәртип, ямь, чәчәкләр, җимешләр патшалыгы.
—Сезнен дә бакча бардыр, Сәрви?
—Бакча парлы кешеләрдә генә үсә лә ул...
—Тормышка Олегка чыккан иденме? Директор малаеның исеме шулай иде бугай.
—Олег?. Юк, өйләнешмәдек. Бер адәм имгәге лә ул. Атасы Чебоксарга барып аны университетка урнаштырган иде. Тик укыйм дип алдап кына йөргән. Эшләмәгән, эчкән, наркоман булган. Хәзер яман авыру эләктереп, тере мәеткә калган диләр.
—Алай... Сабит каршында гөнаһсы өчен Алла суккан, күрәмсең, үзен... Син белденме сон, Сәрви? Әнә теге чакта. Сабантуйда, Элмәле егетләрен кыйнады дип утырттылар бит Сабитны. Шул сәбәптән вузга да эләкмәде. Армия...
Сәрви дәшмәде. Башын аска иеп, кызарынып, уңайсызланып калды. Күрәмсен, Сабитнын хәлләре үз вакытында ук аңа мәгълүм булгандыр.
—Сабит Армиядән кайттымы соң?—диде Сәрви ничектер куркып кына.
—Кайтты...
—Сабит хәзер кайда сон? Мин анын хакында чынлап берни белмим бит, Салих. Сорашырга да унайсыз бит. Хатыны бардыр. Гайбәтләрдән кот очып беткән инде.
—Сәрви, Сабит авьшда...
Мөлаем хатын күзләрен тутырып әңгәмәдәшенә карады. Алар гаҗәпләнү,
аптырау хисләре белән тулы иде:
—Авылда? Килмәктәме9 Ничек9 Мин бит аны берәр зур шәһәрдә яшидер, дип йөрдем. Шундый талант иясе иде бит ул. Бәхетен тапкан, гаиләсен корган кешедер дип белдем Мин үзем дә бит. Салих, ахлә ничә еллар читтә йөрдем..
Сәрви үзенен яшьлек тормышына кагылышлы Сабит хакында, анын фажигале язмышы хакында чынлап та берни белми бугай. Наилә дә әйтә алмагандыр Бишек баласы гына булган түгелме сон ул без таралган чакта Нишләргә сон? Ничек җиткерергә Сәрвигә Сабит хәлләрен9
—Сәрви. Сабитны күрәсен киләме сон?
—Сорыйсын тагын! Бер очрашып яшьлекне искә төшерер идек. Табын да әзер... “Сәрвиназ”ны җырлатыр идек
—Әйдә сон...
Салих ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләп машинасын ачты һәм Сәрви ханымны утыртып Килмәккә юнәлде. Күренеп тора, юлдашы дулкынлана, күрешүгә әзерләнә бугай. Әмма хатын-кыхларга хас сораулар биреп. Салихнын эше. тормышы хакында кызыксына—үз-үзен тынычландырырга тырышадыр инде.
Менә җитез машина тиз арада олы юлны үтеп, агачлар, тирәкләргә күмелеп утырган зират янәшәсеннән бара башлады Монда биш-алты ир тимер рәшәткә корып ята иде.
—Сабит шундамы?—дип беркадәр аптырап, каушап сорап куйды Сәрви.
Салих эндәшмәде.
Менә зират капкасы Машина ишеген ачып Салих Сәрвигә җиргә төшәргә булышты.
—Салих, син нәрсә?! Ник монда алып киләсен9 Каберлек түгелме сон бу? Салих
Ир кул аша хатыннын гәүдәсе авыраеп китүен, аяклары халсепәнүен тоеп. Сәрвине ныграк җитәкли төште
—Нык бул! һәм гафу ит. Сәрви! Мин сина дөресен әйтеп бетермәдем Сүзләргә син үзен дә ышанмас иден. Син күрергә тиеш Сабитнын син бик якын кешесе иден бит Сабит үзе дә сине көтәдер
Ниһаять, каберлекләр тезмәсен үтеп, ак мәрмәр плитә каршына килеп бастылар Зур конгырт күзләре белән дөньяга ихлас елмаеп баккан хәрби киемле яшь кеше сурәте җәлеп итте Астарак алтынсу хәрефләрдән уелган язу:
Сабит Хәлиулла улы Бикмурзин интернациональ дуслык бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.
8 V 1969—10 VIII 1987
— Исәнме. Сабит. дускай!—диде Салих һәм җиргә чүмәште Балаларча сулкылдап елап Сәрви дә яшел чирәмгә тезләнде
— Кичер безне. Элмәлсләрне. Сабит. кичерә күр!—һәм эчтәге әрнү, сызлану ташкынын тотып-тыеп торалмады. кычкырып еларга кереште Сәрви.
«Жыласын. җиңеләеп китәр*, дип уйлады Салих һәм хатынны ялгызын калдырып зират читенә юнәлде
Сабитны җирләгәндә ул авылда, студент алында иде Әфганда һәлак булган десантчы өлкән сержант Сабит Бикмурзиннын гәүдәсен цинк ящикта Килмәккә китергән татар капитаны авыл Советында булып, мәрхүм
хакында байтак сүзләр сөйләгән. Намуслы булган. Иптәшләренә карата һәрчак ныклы, ышанычлы терәк ролен үтәгән. Кеше артына качмаган... Сабит Бикмурзиннын исән калу мөмкинлеге дә булган. Ләкин чолганышта калган иптәшен коткару өчен үзе ут эченә кергән...
Килгән капитан Мөэминә апаны авыл Советына чакыртып, ана улының «Батырлык өчен» медален тапшырган. Шунда Мөэминә апа бер авыл активы булып утырган мәктәп директоры Мөстәкыйм Гомәровичка, бер хәрби капитанга карап әйткән икән: «Монда улыма милләтләр дуслыгына пычрак атучы, диделәр... Сез Әфганстанда улымны, интернациональ дуслыкны көйләү өчен шәһит киткән, дисез. Боларнын кайсысы дөрес сон?.. Мин бит милләтләр тирәсен белмим. Мин Сабит улымны вөҗданлы итәргә, гадел итәргә тырыштым»...
Салихны исә капитанның: «Сабит Бикмурзиннын исән калу мөмкинлеге булган»... дигән сүзләре тетрәндерде. Әйе, Сабантуйда да Сәрви белән җитәкләшеп китмәсә, мөгаен, ана исән-имин калу әмәле ачылган булыр иде бит. Салих кебек хәзер институтта укып йөрер иде ул... Корбан үзенә вөжданлыны, горурны сайлый шул. Корбан адәм имгәгенә, гомерне исәп- хисапка коручыга кагылмый...
Сабит рухы, анын турында уйлану Салих вөҗданында һаман әле уңайсыз бер кичереш тудыра иде.
Янәдән Сабит кабере янына атлаганда Салихның колагына таныш көй, моң чалынгандай тоелды. Хыялы шулай уйныймы соң?
Көн аяз, килә яз Чәчәккә күмелеп...
Юк, шик урынсыз икән. Авыз эченнән диярлек, шыпырт кына Сәрви- Сәрвиназ көйли иде моны. Ул инде күз яшьләре ташуын тыйган, беркадәр тынычланган кебек күренә... Ә Салих өчен иң мөһиме: Сәрви, әче булса да, Сабит хакындагы хакыйкатьне белде...
—Әйдә, Сәрви, кузгалыйк инде. Безне көтәләрдер,—диде Салих һәм ул үз кулында Сәрвинен кайнар, йомшак, яшьлектәге сыман җанга якын учын тоеп, алар капкага—хәяти тормыш тарафына—юнәлделәр.
Еракларга китеп җәелгән тук, эре башаклы алтынсу бодай басуы өстендә кичке июль кояшы җәйри иде...