Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕМБЕР ШАГЫЙРӘСЕ


ИДЕЛБИКӘ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Сембер—борын-борынгыдан татарларнын үз төбәге Бирелә бүген дә саф татар авыллары гына түгел, хәтта тулысынча диярлек милләттәшләребез генә яши торган Иске Кулаткы районы да бар Бу төбәк Г Кандалый. С Сүнчәләй, С Урайский. И Нуруллин, Г Сәгыйров кебек әдәбият әһелләрен бирде Тагын шунысы
сөенечле: узган гасыр ахырында биредә лә милли йөзебезне саклау, мәдәниятебезне үстерү хәрәкәте җанланып китте Мәктәпләрдә туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту башланды. Ульяновск педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Биредәге милли телебездә ижат итәргә омтылучылар әдәби берләшмәгә оештылар.
Татарстан Язучылар берлеге белән элемтә урнаштырдылар Бу исә яна талантларны барларга, үстерергә мөмкинлек бирде. Шул дулкында инде байтак еллар ижат итеп килгән Иделбикә дә рәсми рәвештә шагыйрә булып танылды 2001 елда без аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттек Чөнки ул үзенен өлгергән ижаты белән генә түгел, бәлки әдәбиятны изге күрүе белән дә аерылып тора Иҗатташлары Г Сәгыйров. Р Хисмәтов һәм башкалар турында кайгыртып,
аларнын ижатын популярлаштырып мәш килеп йөри ул Анын чын исеме Лена Беньямин кызы Сабитова-Садыйкова Ул әтисенен һәм халале фамилияләрен әнә шулай бергә йөртә Монда да анын үзенә бер шәхес икәнлеге күренә. Ижаты да татар шигъриятендә үз бизәкләре, үзенә генә хас ту кымасы белән аерылып тора. Әмма язар өчен "азыкны" үзенен гаять бай тормыш чолганышыннан ала ул.
Иделбикә—шагыйрьлек миссиясен кин һәм зур итеп аңлаучы ижатчы Ул үз шәхесен дә. иҗатын да гомумкешелек даирәсендә карый
Кеше Табигатьнең бер теше Кеше -Табигатьнең таи-ане Мин да өермәнең бер бюртегс. Гомерем җыйган хәтер төене
Шигырьләргә төеннәрем чишәм Җаннарыма иңгән бураннан Хәтеремнең төпкеленә төшим. Барлап кайсы, нидән, ул кайдан'
Шагыйрә егерменче гасырнын ин күп өлешендә яшәп, яна меңъеллыгыбызның менә бу беренче дистәсендә лә. шөкер, бик матур тормыш итә һәм ижат ялкыны белән яна. Анын гаять бай тормыш һәм ижат тәҗрибәсе бар Шуна күрә ул. үгкәннен төбенә төшеп белгән кебек, бүгенгенен асылын һәм анын алга таба нинди хәлләргә алып киләсен төгәл чамалый Вакытнын әнә шул ике катламын, шагыйрьләрчә образлы итеп, капма-каршы куеп, чагыштырма рәвешчә күрсәтеп тә бирә “Хатирәләр яши. хатирәләр" поэмасы шул ягы белән гыйбрәтле Ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлауга корылган Тизлән боек жинүебежен 65 еллыгын бәйрәм итәчәкбез Әнә шул кырыгынчы елларнын беренче яртысындагы
ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт шагыйрә хәтерендә ап-ачык сакланган.
Ләкин авырлыклар кешеләрдәге матур сыйфатларны юкка чыгара алмаган икән бит Бигрәк тә аларнын бер-берләренә булган самими мөнәсәбәтләре шагыйрә хәтерендә янара. Шырпы булмаганлыктан, бер-берсенә утлы күмергә керүләр.. Күршеләр бер-береннән көйрәгән күмер генә түгел, күңел җылысы да алып чыкканнар. Бары бергә, югы уртак булган шул еллардагы ихласлылык, гадилек, эчкерсезлек—бүген ин җитешмәгән нәрсәләр. Башкаларга күнеленен бар җылысын биреп тә үзен саклап кала алмаган Җиһан әбиләр бүгенге укучыга бик тә тансык булып кабул ителә.
Көн аяусыз, авыр, әмма халык
Мәрхәмәтле иде, гөнаһсыз.
Чыгып китә иде ишек ябып.
Тик келәсен салып, йозаксыз.
Сату-алу тик базарда иде.
Сатулашмадылар берсе дә.
Тәүге угыз сөте бүлешенде.
Сыер бозауласа күршедә.
Илне ярату, ягъни ватанпәрварлык, күршеңне, авылынны, туган төбәгенне яратудан килә. Бүген ин җитешмәгән әйбер—бер-береңә ышаныч, хөрмәт. Шагыйрә монын да сәбәбен чагыштыру ярдәмендә аңлата
Безнең буын Илне сөеп үсте:
Шифаханә, мәктәп, институт—
Барчасы да безгә бушлай иде.
Борчабызга булды бер хокук!
“Юллар һәм уйлар” дип аталган сонетлар бәйләме. Аларнын камиллеге күзгә бәрелеп тора. Циклнын “такыя” дип аталуына да сәбәп бар. Дөресен әйткәндә, зур гына күләмле бу цикл лирик геройның тормыш юлындагы төп сәхифәләргә бәйле күнел кичерешләрен инли. Әлеге цикл—егерменче гасыр кыз баласының үзе ана булганчы үткән тормыш юлын тасвирлаучы хикәя. Иделбикәнең бу очракта әлеге жанрда эшләгән Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен, Ә. Синегул традицияләрен новаторларча дәвам иттерүен күрәбез. Себер, Ташкент, яңадан Идел буена бәйле хәят илнең тулаем күренешен күз алдына китерә сыман. Алай гына да түгел, шул контекстта авторнын газиз халкыбыз, туган телебез гаме белән януы да әлеге такыя бизәкләренә табигый үрелә. Әсәрнең сәнгать көчен арттыручы фәлсәфилек исә—авторнын даими юлдашы Лирик герой фәлсәфи уйлар ярдәмендә нык иманлы булып гәүдәләнә:
Ниләр үзгәрсә дә. үзгәрмәм үзем
Гомер юлый ачык—кызармас йөзем.—
дип нәтиҗә ясый ул. Мондый каһарманлык, ныклы ихтыяр булу укучыны шагыйрьгә фикердәш, теләктәш итә.
Иделбикә иҗатының тагын бер игелекле ягы бар, ул да булса анын туган төбәгендәге шагыйрь элгәрләренә аерым бер мәхәббәт белән каравы. Әйтик. Г Кандалыйнын 200 еллыгы унае белән язылган мәдхия атаклы элгәренең шәхесен һәм ижатын соң дәрәҗәдә олылавы белән кыйммәтле. Мәдхия жанры, гомумән, теге яки бу олы затны мактауга корылган әсәр булырга тиеш Әмма Иделбикә биредә дә янача элементлар кертеп җибәрә. Г Кандалый әсәрдә, олы шәхес булу белән бергә, үз заманы мохитендә кичергән каршылыклары белән сурәтләнә. Ягъни бөек шагыйрьнең яшәгән чорына да гадел бәя бирелә. Әдәбиятта яна борылышны башлап җибәргән Г. Кандалый, шул рәвешле, шәхес һәм иҗатчы буларак, вакыт яктылыгына куела Нәкъ менә шушы як әсәрнең яналыгын билгели. Шул ук вакытта
Иделбикә бер мәсьәләдә элгәр шагыйрь белән риза булмаганын ла белдерә (бу исә мәдхия жанрында гадәттә очрамый торган күренеш). Шагыйрә Г Канлалыйнын авыл хезмәте белән көн күрүчене “мужик" дип атавы белән килешми Шул ук вакытта Иделбикә шагыйрь бабабызнын әлеге сүзне куллануының наданлыкка каршы чыгуы белән аңлатылуы сәбәпле, аны аклавын да белдерә Мәдхия киләчәктәге иҗатчыларга язар өчен мәүзуг бирү белән төгәлләнә:
Калын китаплар язарлык Кандалыйга мәдхия.
Дини дөнья һәм шигърият бүген аңа баш ия'
Сүз унаенда әйтәсе килә: бүген Сембердә милли җанлы затларыбыз Кол Галигә һәйкәл куюга иреште. Г. Кандалый да мондый зурлауга бик тә лаек.
Шагыйрә шулай ук якташы Сәгыйть Сүнчәләй язмышын читләтеп үтә аламы сон? Иске Кулаткы районынын Иске Мостаяк авылында туган, әмма тәкъдир тарафыннан ике яшендә үк читкә алып кителгән С. Сүнчаләй язмышы бер үк вакытта көнләшерлек тә. тетрәнерлек тә. Көнләшерлек—ул тормыш юлында Г. Тукайны очрата, анардан ижатына. гомумән, яшәү рәвешенә хәер-фатиха ала. Тетрәнерлек—чөнки мәхшәрле 1937 елнын үлем тегермәненә эләгеп, илле яшькә дә җитмичә, корбан була. Бөтен гаебе—кин карашлы, зыялы, илһамлы, дөньяга үз мөнәсәбәте булу. Г Тукай анын шәхесенен төп үзәген әнә ничек оста итеп һәм кыска әйтеп биргән: “Шөбһә юк, Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар"
Иделбикә дә, С. Сүнчәләйнен шәхесенә, ижатына һәм язмышына битараф кала алмаган, аның милләтебезгә, әдәбиятыбызга, төрки дөньяга иткән хезмәтләрен зурлап бәяләгән:
Мәгърифәтче, тәрҗемәче, шагыйрь Татар, башкорт. Кырым. Торкия - Сәгыйть куп белем яулаган яугир—
Асыл затка барча баш ия
Шушы ук контекстта Иделбикә Г Тукайның язмышын да. нибары бер строфага сыйдырып, бөтен аянычлыгы белән әйтеп бирә алган
"Җир яшәрмәс, гөл ачылмас.
Төшми яңгыр тамчысы Төшмәгән җанына якты яз.
Төшкән язмыш камчысы
Афоризм булып әверелердәй мондый строфалар Иделбикәнең шагыйрә буларак табышы булып тора. Күргәнебезчә, шагыйрә реаль шәхесләрнең шигъри обрачарын хисси мохиггә сурәтләүгә аерым игътибар бирә Анын Мәләкәс (Дмитровград) шәһәрендә яшәп ижат итүче Гакыйль Сәгыйровка 70 яшь тулуга багышланган “Өермәләр" исемле поэмасы да бар Инде ничә дистә еллар ятакка, коляскага бәйле рәвештә гомер кичерергә мәжбүр булган Г Сәгыйровнын 70 яшькә житүс үзе бер могҗиза, әлбәттә Биредә аны озын гомерле итеп нәрсә яшәтә дигән сорау ла тумый калмый. Мин моны ачык итеп әйтә алам—аны ижат яшәтә Әлеге нәтиҗәгә мин анын үзен күргәч килдем 2001 елда "Кабатланмас мон һәм Икс кояш китаплары өчен Татарстан Язучылар берлеге ана Г Исхакый исемендәге премия бирде Шул бүләкне без ана Ульяновск шәһәренә барып тапшырдык Коляскага сенеп кенә ятып торган бу зат янына якын килгәч, башта аптырап га калдым Лауреат дипломын кабул итеп алырлык куллары ла юк бит (бар алар, ләкин хәрәкәтләнми) Әлеге кадерле документларны анын күкрәгенә куярга һәм хәрәкәтсез кулларын сыйпау белән чикләнергә туры килде Шул вакытта чин анын күчәренә каралым Г Сәгыйровнын бөтен хисләре, кичерешләре, уйлары, яшәвенен мәгънәсе әнә шул күзләрендә чагыла икән Алар ихлас куанып, өмет һәм ышаныч белән балкыйлар
иде. Йомшак кына итеп “Рәхмәт!" дип куюы әнә шул күзләрдә чагылган шатлыкның табигый рәвештә сүзгә әверелүе иде.
Икенче тапкыр мин аны Мәләкәстә китапларын һәм рәсемнәрен тәкъдир итү кичәсендә—мәдәният сараенда күрдем. Ул ясаган рәсем-картиналарны карагач, исем-акылым китте. Мондый камил, зәвыклы картиналарны ике кулы сау булган кешеләрнен дә күпчелеге ясый алмый. Тешләре арасына карандаш кыстырып язган шигырьләр һәм ясалган рәсемнәр Кешене, чыннан да. табигать могҗизасы дип таныта иде.
Иделбикәнең “Өермәләр" поэмасы да әнә шул хакта. Г. Сәгыйров турындагы поэманың әнә шундый көчле исем—"Өермәләр" дип аталуы, ничектер, башта акланып та бетми кебек. Жисмән яктан кеше ярдәменнән башка кымшану мөмкинлеге дә булмаган затны әнә шундый фонга куеп сурәтләү ничек икән дип уйлап та куясын. Әмма юк. алай түгел икән! Г. Сәгыйров дөньяга килгән февраль аенын өермәле бураннар вакыты булуына бер ишарә икән бу. Әлеге ай җиргә М. Жәлил кебек дөнья өермәләре алдында да көчле рухлы булып калган каһарманнарны да бүләк иткән икән бит. Г. Сәгыйров күңелендә дә менә ярты гасыр инде (өермәләр—фикер-хис давылы—тынмый, ул янадан-яна шигъри һәм рәсем сәнгате әсәрләре булып дөньяга туа. яшәүнен мәгънәсен ача. “М. Жәлил. Г Сәгыйров кебек шагыйрьләр өчен бер ныклы үзәк, асыл сыйфат хас булырга тиеш", ди шагыйрә. Ул да булса:
Зиһен тамырлары булсын ныклы.
Үсеп, кук йөзендә яшьнәрлек.
Киләчәккә орлык чәчәрлек—
Буыннарга күчеп яшәрлек.
Әйе. йөрәгендә шундый иҗат уты янмаса. кеше, киләчәк буыннарны гына түгел, үз заманы кешеләрен дә уйлары-хисләре белән мавыктыра алмый. Иделбикә дә үзенен элгәрләре, замандашлары белән чиксез горурлана, шушы иҗат каһарманнары сафында булу аңа да бәхет хисләре өсти.
Февраль нинди юмарт талантларга
Инде Гакыйльгә дә җитмеш яшь!
Кайчак зарлансам да заманнарга.
Күпме талант миңа чын иптәш!
Китап арты китап, рәсемнәрең,
Кем соң әйтер: болар теш эше?
Бар вөҗүдең акыл-аңга туплап.
Дөнья көзгеләткән син—Кеше!
Күрәбез, нинди яна рифма табылган: теш эше—син Кеше. Нәтиҗәдә Г. Сәгыйровнын кеше һәм иҗатчы буларак бөтен драматизмы ачыла да куя.
XX гасырның олы шагыйре Мостай Кәрим "мине Иделбикә иҗатынын бертуктаусыз һәм ашкынулы хәрәкәте шатландыра" дигән иде. Борынгы Рим фәлсәфәчесе Сенеканын “Луцилийга әхлакый хатлар" дигән китабындагы 124 хатнын һәрберсе үзәгендә торган фикерләрне алып, аларны алтышар юллы шигырьләрдә биргән циклын Иделбикәнең татар шигъриятенә алып килгән үз табышы буларак карарга кирәк. Моннан ике мең ел элек кәгазьгә теркәлгән фикерләр бүген дә заманча яңгырый. Монда, әлбәттә. Иделбикәнең бүгенге яшәеш хасиятен бик тирән итеп белүе сизелә. Биредәге әсәрләр, дөресен әйткәндә, тирән уйлануларга, төгәл шигъри шәкелгә төрелгән акыл бөртекләре.
Шагыйрә бу китабында тәрҗемәче буларак та тәкъдим ителә. С. Дали, А. Пушкин әсәрләре анын тәрҗемәсендә татарча ипле килеп чыккан, фикерләр мөмкин кадәр оригиналдагыча сакланган. Шул ук вакытта Иделбикә үз кызы Лилия Юсупованың русча язылган шигырьләрен татар укучысына тәкъдим итә.
Әлс 2005 елда Таулы Алтайда (Л. Юсупова шунда яши, табибә булып эшли) кызы
тәрҗемәсендә Иделбикәнең “Дороги и думы” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Менә әнисе дә бурычлы булып калмаган. Лилиянен шигырьләрен татар телендә уку
мөмкинлеге дә туды
Шагыйрә балаларны да онытмаган. Алар өчен язганда, ул аеруча ихлас Балаларның
үзенчәлекле күнел дөньясын шактый сизгер тоя. Бу да әллә каян түгел, шул ук тормыштан.
Лена ханым Лилия исемле кыз, Артур исемле малай үстергән, оныклары бар. Шуна күрә
анын балалар дөньясын әйбәт белүе һәр шигъри юлыннан сизелеп тора. Бигрәк тә “Уңган
кояш”,"Чулпан янгырда" кебек шигырьләре осталык белән язылган. Алар—татар балалар
шигъриятенең табышы. Биредәге табышмаклар, санамышлар да балалар өчен кызыклы.
Әсәрләрне укып барганда еш кына тел җәһәтеннән дә аерымлыкларга юлыгасын Алар
Сембер ягы сөйләше үзенчәлекләренең кайбер төсмерләрен гәүдәләндерәләр Баштарак,
аларнын мәгънәләренә төшенү өчен, туктап, уйланып та каласын Аңлагач, халкыбызның
тел мәсьәләсендәге талантына, тапкырлыгына тагын бер тапкыр хәйран каласын.
Тауны сөям.
Егәр иткәнгәме ?
Әдәби тел нигезләнгән урта диалектта без болай дияр идек бит
Тауны сөям.
Көч биргәнгәме?
Шул рәвешле тәмамлы эш (тәмамланган эш), егәр ат (көчле ат), уйгач кына анын
каберен (казыгач кына анын каберен), юрга төшкән юлларыгыз (атлар чаба торган
юлларыгыз), кышның хуплы карсыз булмавы (кышның әйбәт карсыз булмавы), шөкер,
туган телебез сак-сак кайта (шөкер, туган телебез әкрен-әкрсн кайта), ни эзләп анда
менгәндер, тик төшү солын белми (ни эзләп анда менгәндер, тик төшү әмәлен белми) кебек
тел күренешләре шагыйрә әсәрләренең үзенч&теген тәшкил итә.
Биредәге тормыш юлын яктыртуга багышланган чәчмә әсәре исә шагыйрәне шәхес
буларак аңлау юлында бик кирәкле өстәмә язма булып хезмәт итә.
Кыскасы, безнең алда шагыйрә Иделбикәнең иҗатын шактый тулы күз алдына
китерергә мөмкинлек бирә торган китап Ул үз укучыларын табар, мона шикләнмәскә
мөмкин