Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Җаваплылык өстәлә
Мәскәүдән кайтуга мин әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә җитәкче итеп
билгеләндем. Элеккеге өлкән редактор Рим Ширияздановны Ленинградтагы партия
мәктәбенә укырга җибәрделәр.
Вазифалар артты, җаваплылык өстәлде. Шагыйрьләр, язучылар, әдәбият
белгечләре, артистлар, режиссерлар белән уртак тел табарга өйрәнелгән иде инде— алар
белән, Һ Такташ әйтмешли, “дус абыйдай тату яшәдек" Шагыйрь Зиннур
Насыйбуллиннын музыкаль тапшырулар редакциясенә әдәби мөхәррир булып урнашуы
күнелне тагын да үстереп җибәрде Кинәш-мазар кирәккәндә, янәшәңдә бер таянычын,
фикердәшен булу—зур бәхет бит ул.
Шагыйрь йөрәген чын-чынлап шагыйрь генә анлый ала. Без. уй-фикерләребезне
уртаклаша-уртаклаша. янәшә өстәлләргә утырып эшләдек. Шигъри шәлкемнәребез дә "
Беренче карлыгачлар" сериясендә чыккан китапта бер-бер артлы урнаштырылган иде.
Мин анын язганнарын ул вакытта ук кызыксынып укыган идем
Без—дөньядан иртә киткәннәрнең Җиргә бүләк иткән буыны Дөнья
никтер сугыш, үлем белән
Каршылады безнең тууны,—дип язган иде Зиннур бер шигырендә.
Аны шәрехли башласаң, гади сүзләр артына яшеренгән асыл мәгънәләрне эзли
башласан, гаҗәеп хәл—баштан кичкәннәрне, тормышта татыган ачы җимешләрне,
шыксыз тормыш чынбарлыгын пәрдә генә каплап тора икән ләбаса!
Бераз сонрак мина ярдәмче булып әле университетның соңгы курсында гына укып
йөргән Жәүдәт Дәрзаман килде. Студент елларында ук курсташы Тәслимәгә өйләнеп,
башлы-күзле булган, гаиләсен алып бару өчен подвалдагы бәләкәй генә куыш
бәрабәренә иртә таннан йортлар идарәсенең себеркесен яки көрәген күтәреп өй-каралты
тирәсен чисталыкта тотарга алынган, теләсә нинди кара эштән дә чирканмый торган
уңган егет иде ул. Аны безгә университет профессоры Ибраһим ага Нуруллин тәкъдим
итте. “Армиядә дә хезмәт итеп кайткан, төпле егет".—диде. Чыннан да, Жәүдәт
өйрәнчеклек чорын шактый җиңел кичерде—берничә айдан инде радио арбасына
ныклап җигелеп тарта да башлады
Каләмдәшләр арасында
Мондый тәкъдимне бөтенләй көтмәгән идем. Литфонднын ул вакыттагы җитәкчесе
Лирон Хәмидуллин. эш бүлмәмә килеп керде дә: “Әхмәт, безнең Тукай клубындагы
хәлләрне үзең дә беләсеңдер... Лариса апаң бик еш авырый—бу вазифаны өстерәп бара
алмый Синең оештыру сәләтенне беләбез. Алын әле шул эшкә",—дип кодалый башлады.
Дөресен әйткәндә, мине үгетләп торасы юк иде. Әле университетны тәмамлаган елны ук
Гали абый Хуҗи мина андый тәкъдимне
Ахыры. Башы 2008 елның 8нче санында.
ясаган, әмма башка, аннан дәрәжәлерәк абзыйлар әлеге урынны инде бүтән берәүгә вәгъдә
иткән булганга күрә, мин ул урындыкка утыра алмый калган идем. Әлбәттә, бу юлы инде
бөтенесе алдан уйланылган. Язучылар берлеге җитәкчеләре белән килешенгән, мин үзем
дә бу җаваплы вазифаны тиешенчә башкарырга әзер идем.
Күнелдәге давыллар да тынычланды. Сонгы еллардагы күңелсез вакыйгалар да артка
чигенде, йөрәк яралары да азмы-күпме төзәлде. Чөнки яшәргә, миемне бораулап азаплаган
уй-фикерләрне ул читлегеннән чыгарырга, шигъри авазымны, ниһаять, бар көченә
яңгыратырга кирәк иде. Ин мөһиме, янәшәмдә мине андый алырлык тормыш
юлдашым—инде танылган язучы Мәдинә Маликова бар иде. Аннан да мөһимрәге—бу
ханымда минем тәртипсез тормышымны ниндидер тәртә арасына кертерлек ихтыяр көче
дә юк түгел иде.
Клубтагы хезмәтем шагыйрә Сажидә Сөләймановага 50 яшь тулу унаеннан анын
кичәсен әзерләүдән башланды. Мин аның әсәрләрен инде күптәннән яратып укып киләм.
үзе белән инде Лениногорск телестудиясендә эшләгән чагында ук танышкан, хәтта анын
юбилее унаеннан “Азат хатын" журналы өчен мәкаләдә язып чыккан идем С.Сөләйманова
ижаты турында фикерем шактый югары булса да. Г Тукай клубында шулай шаулап-гөрләп
үтәр дип һич кенә дә башыма китермәдем Язучылар клубы, беркайчан да булмаганча,
шыгрым тулы иде—тамашачыларның кайсылары як-як стеналарга сыенган, кайберләре,
бер-берсен кысрыклап, ишек төбенә елышкан иде. Анын турында жылы һәм тәэсирле итеп
Илдар Юзеев сөйләде РәИсә Нуриева. Разия Гайнуллина. Мәсгүт Имашев. Флүрә
Сөләйманова анын сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Нәжибә Ихсанова һәм
Гөлсем Исәнгулова зәвыклы итеп шигырьләрен укыдылар. Аннан шагыйрәнен үзенә сүз
бирелде Кичә инде ике сәгатьтән артык бара, халык инде аргандыр, дисәк—кая ул' Кул
чабып тагын тагын шигырьләр укуын сорадылар. Сонгы вакытларда инде онытыла
башлаган Г. Тукай клубына шул алкышлар тәэсирендә якадан жан кергәндәй булды.
Шигырьләре белән ничектер сиздермичә, сак кына менләгән шигърият дусларынын
күнелен биләп алган, эчкерсез һәм саф җырлары табыннарыбыз гүренә күчкән, мен еллык
татар поэзиясенә үз монын. үз төсмерләрен өстәгән бәхетле язмышлы С.Сөләйманова
башыннан кичкәннәрне дә. йөрәк кылына кагылып үткәннәрне дә башкаларга сөенеч
итеп, мон итеп өләшә алды Шуна күрә 1977 елда шагыйрәнең ижаты Г Тукай исемендәге
Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәч тә, мин һич икеләнүсез “Социалистик Татарстан"
газетасында “Мон һәм төсләр бердәмлеге" дигән мәкалә язып чыктым
Бсзнен “Әдәби жомга"ларыбыз берсеннән-берсе жанлырак. берсеннән-берсе
кызыклырак үтә башлады Казан тамашачысы Тукай клубына тәмам ияләшеп җитте.
Элегрәк монда үткәрелгән чараларга ялындырыбрак йөргән әдәбият-сәнгать әһелләре
киләсе очрашуларның кайчан булачагы турында алдан ук сораша- белешә башладылар
Мин биредә инде хәзер теге дөньяга күчкән Н Исәнбәт. Г Бәширов. X Туфан. М Әмир. С.
Хәким. Ә. Еники. Н Арслан. Р Ишморат. Н Дәүли. Ә. Исхак. Ф. Хөсни. Г Галиев. Ш Маннур. А.
Расих. X Вахит, М Садри. С. Сабиров. М Хөсәен шикелле өлкән буын язучы һәм
шагыйрьләребезне. Бакый ага Урманчедай бөек сынчыбызны. Н Жиһанов. 3 Хәбибуллин, С
Садыйкова кебек композиторларыбьпны. галимнәребеэдән X Ярми һәм М Гайнуллинны.
нәфис сүз осталары Ф Юсупов белән Ә Яһудинны. татантлары белән бөтен татар сәхнәсен
шаулаткан Г Шамуков. Г Кайбиакая. Н Даутов кебек артистларыбызны гына телгә алам
Аларнын урта һәм яшь буын дәвамчылары исә тагын да ишлерәк иде—алар бергә-бергә
сөйләшүләрдән байтак сабак һәм гыйбрәт алганнардыр
Башкарган вазифам ничек кенә кызыклы һәм файдалы булмасын, мина барыбер эш
урынымны алыштырырга туры килде Янадан радионын әдәби-драматик тапшырулар
редакциясенә эшкә килдем
Биредә мөмкинлекләр зуррак, үзләре күренеп тормасалар да. безнен сүзне ишетүчеләр
саны чагыштырмас дәрәҗәдә күбрәк иде. Радиога көн саен агылып торган күпсанлы
хатлар аудиториябезнең бик кин икән турында искәртә Бөтен сәнгати тапшырулар өчен
җаваплы Зиннур Мансуров белән лә. мөхәррир Зиннур Хөснияр белән дә бик тиз уртак тел
таптык-тарткапашырга. низаглашырга туры килмәде Ә икс елга якын вакыт үтеп. 3.
Мансуров Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары бу лып сайлангач,
әдәби-драматик, музыкаль, яшыәр һәм балалар
1вз
өчен тапшыруларны, ультра-кыска дулкыннарда барган программаларны, тавыш язу
студиясен, фонотеканы үз эченә берләштергән баш редакция белән җитәкчелек итүне
мина тапшырдылар Аз-маз тәҗрибәм бар. кадрлар бөтенесе таныш—чөнки баш
мөхәррир ялга киткән чакларда мин аны күп тапкырлар алмаштыргалый идем инде.
Бераздан телевидениегә баш мөхәррир булып күчкән Рөстәм Фәйзуллин да янадан
үзенең элеккеге урынына—әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә кайтасы итте
Әдәбият-сәнгать кешеләре белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Шәмсия
Жиһангирова музыкаль тапшырулар бүлегенә, сонгы елларда ижат белән актив
шөгыльләнгән Дания Гайнетдинова балалар өчен тапшырулар редакциясенә килде.
Коллективта минем (хәер, минем генәме икән?!) эчне пошырган бер генә кеше бар иде.
Ул да булса. "Коръән серләре” дигән китабы белән бөтен Ислам дөньясының бәддогасын
алган язучы Гариф Гобәй кызы Эльза. Әтисенә фикердәш булып, рус яшьтәшләре белән
аралашып үскәнгәме, ул кирәгеннән артык "бәйнәлмиләл", татар милли хәрәкәтендә
катнашып йөрүчеләрне җене сөйми һәм шул фикерләрен еш кына үзе алып барган русча
әдәби тапшыруларда үткәрергә дә тырыша иде. Сәләтле иде үзе—анысын һич инкарь
итә алмыйм. Әмма шул без өнәп бетермәгән карашларын, җитәкче инстанцияләргә
барып булса да. кайчакларда барыбер үткәрә иде. Ә мина бик еш кына
радиотыңлаучылардан шикаять хатлары килә—“нишләп ул Э. Гобәйдуллинага алай ирек
куясыз?!" Гел генә талашып, сүгешеп тә булмый бит Җитәкчеләр дә конфликтны
куертмаска тырышалар.
Шулай да башка 28 хезмәткәрем белән без бер фикердә идек. Ул чорда әзерләнгән
тапшырулар бик күп радиотыңлаучыларның күңеленә хуш килде—моны редакциягә
алынган хатлардан, телефоннан шылтыратып, хуплау сүзе әйтүләрдән. "Турыдан- туры
элемтә" тапшыруларында үз фикерләрен җиткерергә тырышулардан да белеп була иде.
Безнең редакциягә караган мөхәррирләр республикабыз суверенлыгы өчен корәшнен
алга сафында буядылар, вакыйгаларны оператив төстә яктырттылар, халык белән бергә
яшәделәр. Милли мәнфәгатьләрне үзәккә куеп, җитәкче абзыйларга катлаулы
мәсьәләләрне дөрес хәл итәргә юнәлтелгән гаматдәге цикллар да ачыграк, конкретрак
төс ала барды.
Гаяз Исхакый мирасын халкыбызга кире кайтару буенча беренче адымнарны
ясаганда кыенлык килеп туды. Татарстан Фәннәр Академиясенең мирас комиссиясе,
бертавыштан диярлек мәсьәләне унай хәл итү ягында булса да. таяк тыгарга,
комачауларга, партия органнары фикеренә таянырга кирәклеге турында лыгырдаучы
"акьшлы башлар" да юк түгел иде Бөек классигыбызны яклап сүз әйткән "Вечерняя
Казань" газетасыннан башка матбугат органы юк иде әле. Мин бу темага телевидение
һәм радиотапшырулар комитеты рәисе И. Хәйруллин белән кат-кат сөйләштем. Илгиз
Кәлимулла улы. үзе демократик рухтагы кеше булса да. “Исхакыйнын Польша җитәкчесе
Пилсудский белән элемтәсе турында кире каккысыз дәлилләрне үз күзләрем белән
укыдым, бераз көтик әле" дип тынычландырырга тырышты. Аннары, барыбер,
бирелергә мәҗбүр булды. Гаяз Исхакый турында татар телендә ин беренче тәфсилле
хәбәр радио дулкыннарыңда яңгырады Аннан курка-курка. шикләнә-шикләнә генә
газета-журнал редакцияләре кузгалды. Искелеккә ябышып яткан кичәгеләр Гаяз
Исхакыйнын яманатын саткан, республикабызның ин зур түрәсе аны "татар халкының
беренче номерлы дошманы" дип атаган еллар бу—анын шунысын да онытырга ярамый.
Татар халкының милли анын уятуда тарихка багышланган һәм кырыктан артык
тапшыруны эченә алган "Еракка китеп кара"циклы. "Веков связуюшая нить".
"Кардәшлеккә чикләр юк". "Татар теле дәресләре". "Мирас". "Музыкаль сәхифәләр".
"Таныш моңнар". "Хәерле иртә". Яшьлек радиодулкынында". “Танышу". "Көмеш
кыңгырау". "Уйныйбыз да. җырлыйбыз да" тапшырулары мөһим роль уйнады. Мин үз
кул астымда эшләгән иҗатташларыма, теләктәш булганнары өчен генә түгел, яна чор
биргән мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, вазифаларын чын күңелдән
башкарганнары өчен бүген дә рәхмәтле Танылган журналист-мөхәррирләр Рөстәм
Фәйзуллин Р Ильясов. Ш Жиһангирова. С. Латыйпова. Н. Мөштәри. Р Гаффаров. М.
Айтуганова, Д. Гайнетдинова, Ф Гыймадов һәм башкалар ул чорда татар әдәбиятын һәм
сәнгатен пропагандалауда гына түгел, халкыбызның югалган дәүләтчелеген кайтару
буенча кискен көрәшендә дә алгы сафта булдылар.
Йөрәккә уелган эзләр
Ачы мизгелләре байтак булса да, мин язмышымнан зарланырга җыенмыйм. Минем ин
зур байлыгым—дусларым. Картайган көнендә аеруча нык сизәсен икән дусларның
кирәклеген. Дөрес, кайберләре инде теге дөньяларга да китеп бардылар
Шөкер, исәннәре дә бар әле. Кайсылары инде миннән өлкәнрәк, кайсылары әле миңа
энекәш яки сенелкәш кенә тиешле Ләкин без барыбер, бер заман кешеләре Аларнын да
кадерен белеп яшәргә кирәк Болай да инде кайчакларда минем иҗатка беренче булып
үзенен ихлас мөнәсәбәтен белдергән Гамил Афзал, романтик рухы белән күпме булачак
шагыйрьне үз артыннан ияртә алган Илдар Юзеев, шашкын хисләре белән безне тормыш
ваклыкларыннан аерып, күкләргә ашырган Рәшит Әхмәтжанов. Рахмай Хисмәтуллин.
Фәннур Сафин. гали тормыш манзараларыннан, авыз читенә кунган гап-гади елмаю аша да
көлә белгән Фаил Шәфигуллин, кара жирнен кара туфрагына гашыйк булып, үзе катада
яшәсә дә. күңеле белән авыл җирендә калуны кулай күргән Рәшит Гәрәй, бөек О Генринын
ижат өлгеләрен татар хәятына яраклаштыра белгән Хәсән Сарьян, гомеренең сонгы
елларында, ниһаять, чын әдәбиятның олуг хакыйкатен аңлаган Мәхмүт Хәсәнов, татар
әдәбиятының тәрәккыяте өчен җан атып йөргән Гариф Ахунов. бик күп талантларны
әдәбиятыбызның олы юлына бастырган Барлас Камалов. кисәк кенә прозабызның якты
йолдызы булып кабынган Мөхәммәт Мәһдиев, драматургиядә үз юнәлешен булдырган
Шәриф Хөсәенов.. шигърияттә Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт кебекләрне сагынып кына искә
төшерәбез. Һәй, саный башласан. Саный башласаңмы7 Шуның өстенә тагын әле бүген дә
кулларына көрәш сөлгесе тотып мәйдан уртасында басып торган Равил Фәйзуллинны.
Ренат Харисны. Рөстәм Мингалимне. Рәдиф Гаташны. Гәрәй Рәхимне. Зиннур Мансуровны.
Газинурны. Ркаилне ... алардан да яшьрәкләрне остә' Анын композитор, рәссам, артист,
режиссер дигәннәре дә шул безнен кавемнән бит әле. Һәммәсе дә шул бердәнбер йөрәкнен
ин нечкә кылларына кагылып тора бит аларнын Укучым мине гафу итсен— әлеге
исемнәрне санаганда, мин, А. П Чеховнын "Ранглар турындагы табель" хикәясендәгечә.
аларны төрле категорияләргә бүлеп маташмадым—хәтеремә ничек килә, шулай тезеп
чыктым. Рангларга бүлү—анысы инде Ходай Тәгалә һәм анын гадел бизмәне—Вакыт
галижәнапләре эше Әдәбият баскычынын кайсы тошендә кем торганны киләчәк кенә
күрсәтер
Гомсремнен гөп өлешен яшәргә насыйп булган егерменче гасыр ничек кенә катлаулы,
анда барган вакыйгалар күпме генә чуалчык булмасын, мин бу чорны, барыбер, тарихнын
ин якты сәхифәсе итеп саныйм Ул кешелеккә әллә никадәр ачышлар алып килде,
доньянын бар кыйтгаларында яшәүче халыклар, ниһаять, азатлыкның, бәйсезлекнен чын
тәмен татый алдылар, адәм балалары канкойгыч зур сугышлардан күпмедер вакытларгача
баш тарттылар. Безнен татар халкы өчен дә ул бәхетле дәвер булды Беләм. беләм, бу
чорны, анда яшәгән кешеләрне, күренекле шәхесләрне гаепләүчеләр дә табылыр
Күпләрне “искелеккә ябышып ятуда” гаепләрләр. Юк, мин дә замандашларымны хатадан
хали дип исәпләмим Ләкин алар булмаса, без булмасак, сез булыр идегезмени?! Кичәге көн
булмаса, бүгенгесе булыр идемени?! Тарихны яңабаштан язып булмый Анын үткәне
киләчәккә ялганган. Кичә булган ялгышлар иртәгә кабатланмас дип тә кистереп әйтеп
булмый бит әле. Бу хакта хормәгле укучым алдында акыл сатып маташтым бугай инде
Ничек кабул иткәннәрдер—анысы атар эше һәрхатдә, мин шактый озын гомерем
сабакларын, тормыш тәҗрибәмне аңлатырга тырыштым