Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘРСӘ БУЛГАН БУ ҖИЛЛӘРГӘ?..


Өч серем бар
Өч серем бар сезгә, дуслар, бер кемгә дә чишмәгән: уйчанлыгым—инештән бит, шаянлыгым—чишмәдән; сабырлыгым—шул авылдан; кайнарлыгым—шәһәрдән; картлардан мин акыл алдым; тәвәккәллек—яшьләрдән; халкым миңа йөрәк бирде; көч-куәтем—илемнән. Белмәгәннәр белеп торсын: Иделдән мин, Иделдән.
Кагылды
Сөйләнсә дә өстәгеләр:
"Бу,—дип,—безгә кагылмый".— Көнбатыштан көнчыгышка Болыт юкка агылмый.
Бу элекке заман түгел,
Хәзер капка ябылмый... Булмады шул бу юлы да Үткәннәрне сагынмый.
Сезгә, бәлки, җил дә тимәс. Безгә менә кагылды: Астагыларның күбесе Инде кайгы ябынды.
Рифкать ИМАЕВ (1948) шагыйрь; "Гомер агыш.пары". "Алма балланган вакыт” исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тубән Кама шәһәрендә яши.
Бу кризис дигәннәре Ачты салды ялганны—
Түләргә кирәк икән бит Әҗәткә дип алганны.
Алдадылар "кагылмый", дип—
Шактый каты кагылды...
Әйбәт кенә барган җирдән Ил яңадан абынды.
Алма сатканда
Алмагачлар балкыган чак Бакчаларда ал булып.
Тулган алма эчләренә Кояш нуры бал булып.
Алма сата авылдашлар.
Җиткән алма сәгате.
Сакларга иде ничек тә Шушы матур гадәтне.
Тезелгәннәр юл читенә Алма битле апалар,
Туктап калган юлчыларга Мактап алма саталар.
Бер алмага карый юлчы,
Бер апамның йөзенә.
Апам әллә алма булып Күренә инде күзенә?
Су буе
Яр астының яшь таллары Карый ярдан—үрелеп:
Туган якның матурлыгы Бетмидер шул күренеп...
Җәй кояшы төшеп бара,
Арган, ахры, кыздырып.
Сандугачлар җыр сузалар Берсен-берсе уздырып.
Яр астының үз аһәңе.
Кабатламый беркемне.
Чөкердәшеп кайтып бара Казларның бер төркеме.
Су керермен дигән идем Тирләп төшкән килешкә,
Кыймый торам куркытырга—
Балык уйный инештә.
Таллар суга кармак салган:
Әллә балык каптыра?
...Шушы инеш искә төшсә, һәрчак күңел яктыра.
м
Еллар безне...
Елатмагыз чәчне тартып, Елатмагыз, кирәкми!—
Нәрсә булган бу җилләргә?— Көн-төн яфрак сирәкли.
Елый каен, елый тирәк.
Чәчләр җиргә сибелгән.
Кем эше бу диясе юк—
Җилләр чыкты чигеннән.
Басты дөнья мәшәкате,
Кайчак күрми кителә.
Айный кеше сап-салкын яшь Тамгач кына битенә.
Салкын җилгә барсы да бер,
Каен ни дә, тирәк ни...
Әйтерсең, без сары яфрак,
Еллар безне сирәкли...
Картлыкның бәхетлесе
Бабай—чиккән түбәтәйдән,
Әби яулык ябынган:
Кайтып килә "пар күгәрчен" Күрше авыл ягыннан.
Узган атна башларында Бәби тапкан кызлары.
Колак салсаң, аңлашыла:
Шул турыда сүзләре.
Дөньяда иң матур бала— Аларның оныклары.
“Туган икән, үсәр,—диләр,— Сәламәт булсын бары".
Зәңгәр күктә тургай җыры, Юллары—яшел сукмак. Хозурланып тирә-якка,
Алалар туктап-туктап.
Бабай—яшел түбәтәйдән,
Әби—ак-ак яулыктан:
Яшәсеннәр куанышын,
Аерма тик саулыктан...
Җирдә җәй, җанны иркәли Болынның яшел төсе.
Шундый буладыр, күрәсең, Картлыкның бәхетлесе.