Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКРУҺЛАР


Татар "декабристкалары"
Алда әйтелгәнчә. 1867 елның апрель аенда Казан губернасыннан берничә этап мәкруһлар Турухан краена озатыла. Аларнын төп өлеше Зөя һәм Тәтеш өязеннән Зөя төрмәсендә ябылып ятканнарның хатыннары күп мәртәбә төрмә капкасы янына килүнең файдасы була, алар бер-берсе белән танышалар. Шул капка янында алар ирләрен Себергә җибәргән очракта хәләл җефетләре артыннан китәргә сүз куешалар. Шундый теләктә торучы хатын-кызлар шактый була.
Татар “декабристкалары"на бернинди дә шартлар тудырылмаган, әлбәттә. Баржаларга төялеп барган өчен түләргә берничә тиеннән башка акчалары да. кыйммәтле әйберләре дә булмый Бөтен байлыклары таяк башына эленгән төенчектән гыйбарәт.
Бурлаклар сөйрәгән баржа Пермь шәһәре янына килеп туктагач, татар хатыннары баржадан төшеп бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җәяүләп Тобол шәһәренә таба атлыйлар. Үзләре белән алган киемнәре тузып, ертылып бетә. Себер татарлары яшәгән берничә авыл аша узганда тегеләр, әлбәттә, ярдәм күрсәтәләр, кием-салым, ямаулыкка үзләре тукыган киндер кисәкләре, чабата бирәләр.
Татарстан Милли архивы документларын карап утырганда, гаризалар табылды. Берсе— берничә имзалы документ: “Прошение крестьянок о сопровождении арестованных мужей и на совместное поселение в Сибирь'.
Димәк, татар хатын-кызларын тиктомалдан гына чыгарып җибәрмәгәннәр, башта алардан гариза яздырганнар. Бу гаризалар декабристкаларныкыннан аерылып тора Тегеләр дворянлык өстенлекләрен саклап калуны сораса, татар хатын-кызларыныкы юлда барганда Себер татарлары белән багланышка кермәскә, коткы-фәлән таратмаска дигән йөкләмәдән гыйбарәт.
Безнен әбиебез Минлегөл ул вакытта 35 яшендә була.Дүрт балалы Мөхәммәтсабитнын икенче хатыны, әти-әнисе үгетләвенә, абыйлары каршылыгына карамастан, авырлы килеш, ирләре Турухан краена озатылган хатыннарга кушылып. Себер тарафына кузгала. Башкалар белән арестантлар баржасында Пермьгә килеп житә. Аннан —Тоболга. Тоболдан Көнчыгыш Себернен Турухан краенда урнашкан Енисей бистәсенә таба арып-талып атлый бирәләр Алар арасында Мөхәммәтсабит бабамнын фикердәшләре Әбраретдин. Габделхәбир. Хәкимуллаларның хәләлләре дә була (исемнәре мина мәгълүм түгел). Алар өчесе булдыралган кадәр Мөхәммәтсабит бабабызның 6-7 айлык авыры булган яшь хәләл җефетенә булышлык күрсәтеп, аңа актык тәгамнәрен ашатып, юл буе үгет-нәсихәт, рухи көч биреп баралар. Ниһаять, зур газаплар кичеп, билгеләнгән урынга килеп җитәләр.
Сабит бабалар бишәүләп атна-ун көн алдарак килеп җиткән була. Алар шунда ук эшкә керешәләр. Ин әүвәл бергәләшеп вакытлыча яшәп торыр өчен өй корыштыралар Хатыннары килгәч, берничә бүлмәдә биш гаилә сыеша. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров кына берүзе яши (ул хатынына Салтыганнан чыгарга рөхсәт бирми). Бу хәл 1867 елнын августында була.
Ахыры. Башы 2008 елның 11 нче санында. 132
Бәхетләренә каршы, килеп урнашкан Енисей бистәсендә алар элегрәк көн күрә башлаган милләттәшләрен очраталар һәм шуннан сон берникадәр тынычланалар. Асрауга сыерлар алып, печән әзерләп, сөтен савалар. Алдан килешү буенча, туган бозаулары да үзләренә була.
Енисей елгасында боз октябрь ашларында ката. Енисей елгасынын чишмәдәй саф та, салкын да суында мәрасин балыгы, чегә балыгы, омуль мыжлап тора. Кыш салкын булса да, елганын яр буйларында боз калын булмый, чөнки көздән калын кар каплап китә. Сабит бабаларыбыз, жирле халыктан күреп, балык тоту эшен дә тиз генә үзләштерәләр
Шул 1867 ел октябренен бер төнендә Миңлегөлне тулгак тота башлый. Әнисе карынында менләгән чакрым юл үткән бала, ниһаять, якты дөньяны күрә, аваз сала. Анарга Хәкимулла дип исем бирәләр Исем кушуны Тажетдин мулла сөенеп башкара. Мөселманнар саны тагын бер кешегә артты дип бергәләп шатланышалар
Ирләр урманда эшли. Агачларны бер урынга егып, урманда ук бура бурыйлар Мулла Тажетдин Мөхәммәдьяров андый эшкә катнашмый. Ул Себердә калуны күз алдына да китерә алмый. Күп вакытын язу өстендә утыра. Төрле түтэәләргә. хәтта, император исеменә дә хат арты хат җибәрә. Ләкин жавап кына ала алмый
Бер еллап вакыт эчендә, 1868 ел кышына кергәнче, нарат бүрәнәләрдән, авырлык белән булса да. тагын дүрт өйне яшәрлек итеп өлгертеп куялар Кызыл балчыктан кирпеч сугып, мич тә чыгаралар.
Яңа этаплар
1868 елнын жәендә хакимият Турухан краена сөреләчәк чираттагы этапны әзерли башлый. Ул Тәтеш өязе мәкруһларыннан туплана. Шул максаттан кулга алынганнар арасында Мөхәммәтша Вәлиев тә була. Мөхәммәтша үзе Тәтеш өязе Чирмешән авылыныкы булса да. хатыны Янгилденеке — Мөхәммәтсабит бабамнын туганнан туган сенелесе. исеме Гөлжамал.
Мөхәммәтша җизнине сөргенгә алып китү белән халык телендә Мөхәммәтша бәете яңгырый башлый
Мөхәммәтша Себер китте Тәтеш дигән каюдин Дин хәсрәтен күрер өчен туган икән анадин Без ызбадаи чыкканда өстәл тулы аш калды Голҗаиалның. балаларның күзе ту лы яшь калды
Сөреләчәк мәкруһларнын берсе Фәтхулла Габдулловка төрмәгә хатыны менә мондый хат керггерә:
“Сезки хәләл җефетем Фәтхуллага без хәләл хатыныннан—Гарфижамалдан күптин-күп сәламнәремне язам. Фәтхулла, җаным. үтенеп сорыйм синнән. Гайфулла кебек үзенне чукындырып хурлыкка кала күрмә Бетен авыл халкы сина кяфер дип әйтер. Битенә төкерерләр Әгәр син урыс буласын икән, ул вакытта бу якты дөньяда чыннан да ни өчен яшәргә ’ Бу якты дөньяда яшә\нен кызыгы калмык Әгәр дә сине Себергә җибәрәләр икән, мин дә синнән калмыйм, синен белән бергә барам. Артыннан калмыйм А.паһы Тәгаләнен кодрәте зур. ташламас Ичмасам кызыбыз авыл халкы каршысында хур булмас Минем хатыным бар дип әйт Өмет баглыйм сина. Фәтхуллам'
Кулга алынучыларның тагын берсе— Янгилде авылы крестьяны Сергей Герасимов”. Гаебе- "подстрскатель к отпадению от православии крешенных татар” булу.
Зоя өязе исправнигының губернаторга рапортында тагын болай диелгән “Крсстьянина Ссргея Герасимова я вынуҗден был арсстовать прн полиисйском управлении. дабы этим показать крешенным татарам. что за подобные заявления и противозаконные дсйствия лица удаляютея из места житсльства без суда и следствия" (ТРМА — ф I - Тасв 3 - Сахл бер 228 - Б 146)
Кем сон ул Сергей Герасимов? Ул Әмәйгел әбиемнен әтисе Вәлиулла. Ярлы булу сәбәпле, солдатка алына. 28 ел патшага хезмәт итә. Кайткач, әбинен әнисе Ләйлигә өйләнә. “Георгий тәресе" белән бүләкләнгән була. Күкрәгенә такмыйча, аны кесәсендә генә йөртә.
Зөя өязендә, хәер, бөтен Казан губернасында да. зур киртәләр булуга карамастан, “чукынмаган" саналганнар христиан диненнән Мөхәммәд диненә янадан кайтырга омтылалар һәм мәкруһ булалар.
Мөхәммәтсабит баба кебекләр, урыс түрәләре әйткәнчә, "главные виновники к отпадению крещенных татар из православия“ләрне Себергә олактырган саен мәкруһлар саны кимеми, арта гына бара. Зөя өязе исправнигы моны 1867 елнын 20 сентябрендә Казан губернаторына җибәргән рапортында да күрсәтеп китә "... число отпавших видимо возрасло и наконец дошло до огромной цифры...” (Шунда ук,—Б. 137.)
Актив мәкруһлар, "подстрекательләр" Себергә сөрелгәч, калган мәкруһлар янадан православиега кушылыр дигән өмет акланмый, киресенчә, яңадан йөзләрчә кеше иманга кайта. Мисал өчен. 1850 елнын 15 октябрендә халык санын алу мәгълүматларына карасак. 122 хатын-кыз һәм 102 ир-ат яшәгән Чүкри-Аланда бер генә татар исемле яисә атасы татар исемле зат та теркәлмәгән. Чөнки аларны 1834 елда ук метрика кенәгәләренә "керәшен татарлары" итеп язганнар. 1858 елдагы ревиз кенәгәсендә исә бер генә урыс исемле кеше дә калмаган. “Ислам дәфтәренә" авылы белән кайтканнар. Шыгай авылында да шундый хәл кабатлана. “Ислам дәфтәренә" теркәлә алмаганнары үзләренең мәкруһ булуларын аңлатканнар.
Рәсәй хакимияте, чиркәү руханилары белән бергәләп, мәкруһларның әйдәрләрен Турухан краена сөрә тора, алар урынына исә яңалары үсеп чыга Мондый хәл Зөя өязендә генә түгел Цивильск. Тәтеш. Буа. Чабаксар өязләрендә дә гомуми төс ала. Яшьләр хакимияткә каршы торырлык көч табалар. Күрше авыллар гореф- гадәтләрне. динне бергәләп яклый башлыйлар..
Ислам дине белән көрәш Себердә дә туктап тормый. 1620 елда Тубыл шәһәрендә махсус епархия төзелә, ана христиан динендә булмаган Себер халыкларын христианлаштыру бурычы йөкләнә. Петр 1нен эчке сәясәтенә бәйле рәвештә, чукындыру сәясәте XVIII гасырның беренче чирегендә аеруча активлаша.
1714 елнын 16 декабрендә Себер митрополиты Федор Лешинскийга җиткерелгән фәрманында патша ана Себер татарларын христиан диненә күчерергә, ә аларнын “нәжес гыйбадәтханәләрен" яндырырга дип әмер бирә. Бу әмерне тормышка ашыру өчен Ф Лешинский махсус экспедиция оештыра, ул 1718-20 елларда Тура елгасы буенда яшәгән татарларны чукындыра, күп мәчетләрне жимерә-яндыра Христиан динен кабул итмәгән татарларны зинданга ябып, ашсыз-сусыз тоталар. Халык телендә хәтта уг белән җәзалаулар турындагы мәгълүматлар да сакланып калган.
Миссионерлар мин бәян иткән чорда да йоклап ятмый. Ф Лешинский варислары Енисей бистәсенә дә килә. Ләкин мондагы “переселенецлар"нын нинди халык икәнен белгәч, эзләре суына.
1871 елнын кышында бистә татарлары өч бурадан торган мәчет өлгертәләр. Тагын ике-өч елдан бу мәчет манаралы була. Ислам җәмгыяте дә төзиләр.
Енисей бистәсенә Мөхәммәтсабитнын кече улы. 17 яшьлек Мөхәммәтвафа (әтиемнең әтисе) барып чыга, бу хәл 1884 елда булырга тиеш.
Әмәйгел әбием сөйләгәннәрне хәтерлим: “Улым. Вафа бабаң, әтисе Сабит кебек, бик үткен иде Берничә мен чакрым җирне барып әтисен табар дип беркемнең дә башына килерлек түгел Ул әнә тәвәккәлләгән, әтисенең капкасын шакыган. Әтисе башта аны танымаган, әлбәттә. Сөргенгә чыгып киткәндә бу улына өч кенә яшь була бит. Әтисе янында озак яшәмәгән ул. Сабит бабай Себердә калырга тәкъдим итеп ялынып та караган юкса. Мал-мөлкәтен мирас итеп ана калдырырга вәгъдә иткән. Вафа улы риза булмаган, мин Янгилдегә, туган авылыма кайтып китәм. дигән.
Шулай итеп. Мөхәммәтвафа бабай кайтып китә. Китмәс тә иде. авылда үзеннән өч кенә яшькә кечерәк, яратып йөргән кызы була шул анын Әмәйгел исемле.
Мөхәммәтсабит бабайны авылдашлары онытмыйлар, сагынып сөйлиләр Анын турыда берничә бәет тә чыгарылган була. Кызганычка каршы, аларны Әмәйгел
әбидән отып та алмаганмын, кәгазьгә дә төшермәгәнмен Бәләкәй идем шул Мөхәммәтсабит баба Себердә гомеренен 36 елын сарыф итә. Хәкимулла улынын да яше ЗОдан уза. кызлары да үсеп җитәләр, оныклары да туа Гасыр башына анын хуҗалыгында оч сыер, ике ат була, умарта да тота.
Әтинен бертуганы Хәбирә апа әйтүенчә. Мөхәммәтсабит баба "абый туган елны вафат була”. "Абый" дигәне әтием Гаифетлиннен олы абыйсы Гыйльфан була инде Гыйльфан абый 1903 елда туган. Мөхәммәтсабит бабабызны Енисеи бистәсенен мөселман зиратына җирлиләр.
Мин үземне бәхетле саныйм. Ходайга мен шөкер, алтмыш ел буе эзләгән Мөхәммәтсабит дәү бабамны таптым'.
Хәзер Красноярск краенда кырыклап татар авылы бар Биредә 50 мен чамасы милләттәшебез яши. Аларнын күпчелеге— 1860-70 елларда көчләп чукындырылып та, янадан Мохәммәд диненә кайтулары өчен сөрелгән татарларнын дәвамы
Автор турында мәгълүмат
Тәфкил Гайфетдин улы Вафин Апае районының Янгилде авылында туа Сигезьеллык мәктәп тәмамлагач. МТСта үлчәүче һәм тракторчы була. Төньяк флотта хезмәт итә Аннары ул— паровоз һәм тепловоз машинисты, район авыл хуҗалыгы идарәс е байчыгы урынбасары, райком инструкторы, колхоз рәисе, крахмал заводы директоры, район ягулык сату конторы директоры Эштән аерылмыйча гына ике техникум һәм авыл хуҗачыгы институты тәмамлый
—Тарих укытучылары безгә татарларның нвы чыклары турында сөйләделәр. Урысларның Куликова сугышында татарларны тар-мар иткәннәрен " сөйләп биреп "бишле " азгач баш түшәмгә тия язганнар истәди Тәфкил ага Кенәзләрнең батырлыклары н да шәп беләбез, горурланабыз, азар турында опералар тыңлыйбыз Ә менә үз тарихыбыздан хәбәрдар түгелбез
Журнал укучы бу автор белән таныш инде Тормыш язган хикәяләр сериясе аның "Әмәйгел әби “се белән башланып киткән иде (2006. 4)
"Мокруһлар ы татар тарихын шәбрәк аңларга һәм тоярга ярдәм итә Шунысын да өстик Тәфкил Вафин үз оендә (1970 елдан алып . 1аешта яши) гаилә музее ачкан бердәнбер татар кешесе бу лса кирәк