МАНЗАРАЛАР
Хәмфери
Башкалага, бәйрәм белән бергә, һәр жәйне ел саен
Килкинградтан бер иптәш килеп төшә. Минем Раил атлы
дуенын чыбык очы туганы Хәмфери ул. Шофер. Әнисе
белән генә торалар. Кырыкка җитсә дә һаман буйдак. Үзе
әйтмешли, яртылаш өйләнгән-өйләнүен. Исемен әйтмим әле.
Кушаматы да житеп торыр. Йә кешене үпкәләтерсең, хәтерен
калдырырсын, йөрерсең аннары Сабан туйларында кызык
таба алмыйча.
Ә аның белән, чыннан да бергә-бергә ял итүе аңлата
алмаслык дәрәҗәдә рәхәт. Ишетмәгәнеңне ишеттерә,
күрмәгәнеңне күрсәтә. Безнен компаниянең терәү баганасы.
Биергә, җырларга да аңа куш, әллә ниткән мәзәк хәлләр сөйләп
көлдерер, сыныңны катырыр. Бу кеше уйнап яши, уйнап эшли. Күзенә генә каратып
тота һәммәнне. Мин аның карангы чагын хәтерләмим. Алай да күңелсезләнгәне
бар-барын...
Моннан өч ел элек Казан Сабан туена кош тоткан шикелле килеп төшкән иде.
Өйләнеп өлгергән, чукынмыш, каяндыр читтән алып кайткан кәләшне.
—Тау хәтле!—дип сөенеченнән сырпалана Хәмфери. Авылда нигезен яңартып
җибәргән Ак кирпечтән ташпулат җиткезеп куйган, хан сарае хәтле, имеш. Хәзерге
заманда өй кузгаткан мондый иргә бишәүләп чабып килерләр, билләһи! Былтыргы
бәйрәмдә кош тотканнан болай шатланган иде “чыбык очы" Сыра белән шәп бара, дип,
бу юлы күчтәнәчкә мул итеп күгәрчен пешереп алып килгән. Ферма янында казан асып
эш иткәннәр кичә.
—Котылдым, малай, тегеннән!—ди үзе.
—Кемнән!
—Хатыннан инде.
—Ни булды тагын?
—Артык юанаеп китте, балакаем, кочакка сыймый башлады Андыйны кеше барыбер
кулда тотмас иде. Безнен якта ир-ат бик мут...
Килкинградына кайтып киткәч, Аллага тапшырып, тагын тәвәккәлләгән теге—
Чаллы якларыннан берәүне Сабан туе житкәндәрәк түшәк-ястыгы белән төяп тә
кайткан. Сөенештек инде ишеткәч без дә.
Быел “чыбык очьГн ялгыш кына Казан базарында очраттым. Яз иде. Бәрәңге сата.
Авыз җырык.
—Яшь кәләш килмәдеме сон булышырга?—дим.
Дәшми. Көлә генә.
— Быел Казанга—Сабан туена ияртерсең ич хатыныңны,—дип кылларын
чиерткәлим,—Безгә дә күрсәт инде бер нурлы йөзләрен. Эгоист булма...
—Әйтсәм әйтим, яшьти,—ди сәүдәгәрем,—булмый. Аның белән дә борчак пешеп үк
бетмәде бит әле. Күрсәтеп булмас алай, дим...
—Чү! Ник инде тагын? Быел бәйрәмнең яме юк икән алайса.
—Илтеп куйдым мин хатынны кире, алган урынына. Бөлдерә башлады, явыз. Бер
чынаяк чәйгә жиде кашык шикәр сала, малай!
Можга якларына чыгып кергәнием әле менә. Түшәк-ястыгыңны төйни тор, дип әйтеп
кайттым берсенә. Туйга акча кирәккә килдем базарыгызга..
"Чөйкәлтәм"
Бу мәйдан тоткан батырларны әйтәм әле. Алардан да гаярьрәк һәм куркаграк тагын
кем булыр икән?
Бер елны шулай үзебезнең Әшнәк Сабан туена кунак егете алып кайттык. Үз акчасына
яллаган тән сакчысы белән. ‘‘Казан жулигы” дип йөртәбез без аны. Башкалада туган. Әртис.
Шамил атлы. Тинчурин театрында, Минзәләдә һәм Тыва башкаласында шактый еллар
тамашачыны тоткан кеше.
Андагы гәүдә, буй-сын, килеш-килбәт, шәп, гөлдерек тавыш. Эченә әз-мәз генә әче бал
чүпрәсе дә керсәме? Бетте! Бушлай спектакль әзер!
Ә бу тамашасы...
Ун ел вакыт үтеп киткән, ә авылдашлар һаман искә төшерә аны...
—Кайда теге “чөйкәлтәм”егез? Алып кайтыгыз әле тагын шуны. Сагындырган...—
диләр.
Ә ул чакта...
Автобустан төшкәч, жиде чакрым жирне жәяүләп үтәсе. Атлый торгач, өшәндергән.
Туган нигез болдырында гаилә белән тиз-тиз генә чәйләп алгач, тауга—өч авылның бергә
үткәрелә торган Сабан туена күтәреләсе бар
—Жегетләр, яшь тәкә итеннән авыз итәсезме?
Кунак Шамилнен череп беткән тешле авызыннан шул сүз ышылдап чыккач, абыем
Әхәт колагын шенкәйгге:
—Ню!
(Сорау бирүе идеме шул рәвешле, тегене хуплавымы—аңламый калынган).
—Мәйданга чыгам, жегетләр! Көрәшергә,—диде әртисебез, күбенгән чебешкә тартым
шешәдән “Бренди” уртлый-уртлыи —Тәкә алам бүген, чөйкәлтәм батырларыгызны!
Гадәтенчә, уйный бу. дисәк, чынлап торып мәтәштермәкче икән.
Жиненә кызыл таккан комиссия әһелләре татарча көрәш хәстәре күрә башлау белән
кунагыбыз мәйдан уртасына шортыдан гына чыгып та басты. Аягында—кырык бишле
галушы, гәүдә —аю. Тән язасы, иелеп-бөгелеп аласы урында бу. и пычагым ксргере, бокс
һәм каратэ остасы сыман бәрү хәрәкәтләре ясый башламасынмы! Аһ итте халык. Вакыт
туктап каоды. Таллыктагы сандугачларга хәтле тынды инде менә, валлаһи!
—Болай булгач тәкә безнеке,—диде Әхәт абый озын мыек чылгыен чәйни- чәйни.
Казан. Чаллы, Мәскәү, Сөхәлин ише калалардан ук көрәшергә дип ясканып кайткан
якташ батырлар, пәһлеваннар атлә кайларга юкка чыкты шунда Юк көрәшкә язылучы!
Берсенен генә дә үзен тән сакчысы аяк очында гына утырган килмешәк спортчыдан
имгәггерәсе килми.
Ул да булмады, минем кулга кайсыдыр ки бер такырбашы язу тоттырып китте.
Укыйбыз. “Әгәренки бу кешегез мәйданнан үз теләге белән чыгып китмәсә. баста, бетәсез”
Дуэльгә дәшүләре иде бу
Бездә кеше усал. Шопшәдән хуже. Үзебез дә шушы туфрактан Ничек тиеш, шулай итеп
жавап сүзе сырлап жибәрдек инде секундант аша: "Гомер ике килми Без әзер. Кайда?
Кайчан?
Комиссия әһелләре, аксакал бабайлар тыз да быз чабыша. Юк кына бит теге иләмсез
әртискә каршы чыгучы! Янымда утырган әбигә хәтле әйтеп салмасынмы ‘‘Болар Казанда
шишка тота икән, анаем, бу баланын тешләрен шунда разбуркы чыккачтын коеп
бетергәннәр икән, бичаракаем, име"
Болай булса, тәкәне бңт алышмыйча гына каяндыр миен төшкән һәм эт тә белмәгән
килмешәккә чыгарып тотты рас ылар. Җиде йөз дә сиксән ел гомер сөргән. Борынгы
Болгар авылы булган Әшнәк монын ише хурлыкны, юк, күтәрә алмаячак иде.
Ә Шамил һаман әртисләнүен белә: ул хәрәкәтләре, минсинайтим, име, бала
йоннарынны торгызырлык.
Ул да булмады, уртага тәбәнәк буйлы, ябык тәнле кара егет Фәрит чыгып басты.
Әтисе мәрхүм исеме белән “Гали батыр" дип йөртәләр. Алдагы елларда тәкә
ашаштыргалаган малай, Казанда шофер булып эшли.
—Жә бетәм, җә бетерәм!—ди.
Бу—аның соңгы сүзләре иде.
Кунак вәкарь белән генә базык Фәритнен сыртына кып-кызыл сөлгесен китереп
салды. Ә Гали батыр кече теленнән чыккан нечкә тавышы белән яман итеп чинап алды
да, үз ролен нәкъ Станиславскийча затлы башкарып, дөньяның артына тибеп яши торган
әртисебезне өстерәп йөртте-йөртге дә. Путинча манчыды, лыркылдатып салды һәм
мәйданнан ничек кергән—шулай чыгып та китте.
Тәкә безнеке түгел иде инде.
Кавалерлар
Сабан туе җиткән саен шул бабайлар искә төшә. Шәп кеше иде алар. Урынн ары
оҗмахта булсын...
Без студент булып йөргән элеккерәк елларда баштан үтте бу. Тау хәтле автобуста
үзебезнең Әшнәккә кайтып төшү белән елга аръягындагы болында ерак-ераклардан ук
сәйләнләп чигүле татар түбәтәен хәтерләтеп торган Сабан туе мәйданына килеп кердек.
Таныш-белеш, дус-иш, туган-тумача һәм, әлбәггә инде, авызы тулы тимер тешләрен
кояшта җемелдәтеп елмайган, Черчилль кебек йөреш-торышлы, үтә дә гаярь, ком гарәбе
ише Гыймай дәдәй белән күрешүләр. Гыймай дәдәй—әтинең, үзләренчә әйтсәк,
двоюрдные. Теге хәтәр елларда, кайчандыр Жәмәлҗән алпутында приказчик булып
торган Гаффар бабаебызны кулак итеп талагач, әти белән Гыймай дәдәй Питерга чыгып
сызганнар. Көн күрергә, эшләргә дип инде.
Гыймай дәдәйнен йөзе шома, олы яшьтәге кеше димәссең. 1914 елгы сугышта
егетлекләр кылып кайткан, йөрәкле; Георгий тәресе кавалеры! Бу Сабан туенда анын
чордашы, шулай ук кәттә зат—Георгий тәреле, агач аяклы Гәрәй бабай да ияргән.
Болар—Әшнәктә икәү генә. Көрәшкә чыкмакчылар.
—Әйдә соң,—дим ахирәтләргә,—әнә, кибетче Тәзбирә апа—белгән кеше. Машина
әрҗәсендә астан гына шәп “Вермут” сата. Сыйлыйм. Сабан туе хөрмәтенә?..
—О-о, юк, олан. Бармый,—диде Гыймай дәдәй,—Сара җиңгәгез сизенсәме?
“Китәм!”—дип, айн момент төенчеген төйни башлый. Аннары... Тын бетә, адышкы. 14 нче
елда Пиримишелдә бет симертеп окопта яткан чакта тирләгән көе, тамакка булмагач, бер
кәтилүк чит җир кары ашалынган.
—Адышкы, дигән буласың. Үзен, ачуым да бер килмәгәе, йөзгә җитеп, көрәшкә
чыкмакчы. Ничек шулай мәнгелек булып була ул, Гыймай дәдәй?
—О-о, олан. Гади ул бик. Алабута, ат колагы, кычыткан, балтырган ашаган чакта
ранионга онытмыйча гына ара—тирә черек бәрәңге кәлҗемәсе кушарга кирәк икән ул.
Иртән дә, кичен дә, ятар алдыннан да, эчең бунт кузгата башлау белән үк шушы
рецептны даими кабатлыйсын и эшең бетте!
—Ә син, Гәрәй бабай, кем әйтмешли, йөз дә иллегә җитеп, ничек шулай Кавказ
кешесе ише япь-яшь кала алдын соң?—дим.
—Бернне юк аның, наным. Бәйрәмнәрдә алабута кушылган кара ипи ашап, мүкләк
кәҗә сөте эчеп кенә качтык без картлыктан, име. Йокларга ач көе ятуын шарт түлке. Ә
витамин урынына Гыймай бабагыз әйткән әлеге дә баягы яшеллек булды инде.
Эсписеккә кузгалак белән жуаны. иренжаргыч белән сасы көпшәне, кукы белән мәче
борчагын кертергә онытты Гыйматдин.
—Болары анын. бик беләсен килсә, кордаш, сиңа калдырган булсалар, таба алсан
гына тәти,—ди Гыймай бабай юкарып калган эче ертылганчы хихылдап.—Аннары искә
төшкән саен аралаштыра-аралаштыра нимеч, акчех, венгр, румын, әгелчән, итальян, фин,
әмеркән, дөберән ише бәдбәхетнең ипи шүрлегенә менеп-менеп
төшүне гадәткә кертү шарт. Бу кадәресе тәнне үтә дә ныгыта икән. Главный, олан, кешедән
калмаска! Кеше чапса, мылтыгыңны болгый-болгый. яман акыргалый- акыргалый
(Әшнәккә тиклем ишетелерлек булсын!) чабасын. Кеше качса, мылтыгыңны куак арасына
бәреп, акырмый-нитми генә качасын. Бу хәдәресе ач карынга гына эшләнә, олан, ишетсен
колагын. Ашаган-эчкән булсаң, качкан чакта, шапы да шопы килеп, эчеңнен өнен ала
түлке. Җайсыз.
Шулчак яныбыздан гына, Сабан туе мәйданына ышкынып, аякларын
лыштырдата-лыштырдата. тәмам таушалган бер карт үтеп китте.
—Танымадым,—мәйтәм,—кем бу?
—Ә, бумы? Бу, олан, кырык ягына авышкан авылдаш бабай, заман карты. Озак яшәве
шуна: монын иртәнге ашка—тәмәке белән "Вермут”, әбәдкә—әче бал (тәмәкесез генә), ә
кичкегә—әлеге дә баягы, өйборынча эзләнеп, трай тибеп, аяк мускулларын ныгыту.
Белдеңме шуны?
Ул чакта Сабан туе уза торган тугайны янгыратып көлгәнебезне күргән булсагызмы9
И—и—и ул чакта
Экзекуция
Ике жырчы ханым (кемнәр икәнен әйтмим әле, жәмегез) очрашкан икән дә ләчтит
сатарга керешкән
—Кичә житәкчебез Хәмферидә кунакта булдым бит әле,—дигән берсе —Күз алдына
китереп кара: хуҗага ике сәгать буена романс җырлаганмын инде.
—Шул кирәк ул башлык ләгыйньгә!—дигән икенчесе —Ул бәндәне мин үзем дә
күралмыйм
Күрде инде башлар
Авылдан калага кунакка килеп төшкәч йөзьяшәр Әгъләметдин бабайны Чыршы
бәйрәменә—Казан "Пирамида”сына алып барганнар Гомер күрмәгән затлы залны
мактый-мактый тел шартлатып, хөкүмәтебезгә рәхмәт укый-укый йөри торгач, бабайны
зурлаганнар, сыйлаганнар, анлашыла инде, кулына бик шәп призлар китереп
тоттырганнар, Салават белән дә таныштырганнар.
Авылына кайтып егылгач, күрше-күләне Әгъләметдин бабайга сорау арты сорау
яудырырга керешкән:
—Чыршы бәйрәме ошадымы соң? Кемнәрне күрдең? Президент ни диде? Ни бирделәр?
Тамагын туйдымы?
—Күрде инде башлар,—дип җаваплаган йөзьяшәр бабай —Әммәсен сүләп чыгарга
сулыш җитеп бетмәстер. Вәләкин шунысы шәп булды бәйрәмнәре беткәч, кием өләшә
торган төштә матур, кызмача кызлар абзагызга берьюлы бик шәп өч тун китереп
тоттырды, малай Яхшы икән хәзер калада тормышлар
Артист шөһрәте
СЭтюд)
Реформатор ролен уйный иде -
Каз йомыркасы аттылар Гитзер
булып чыккан гына иде - Аяк
тибеп кул чаптылар