КОЗГЫН КӨНЧЫГЫШКА ОЧА...
Михаэль Фридерих
Оренбургта басылып, Русиянен мөселманнар яши торган барлык төбәкләрендә, хәтта янәшәдәге Кытайнын Көнчыгыш Төркестанында да тарала торган «Шура» журналының 1911 ел апрелендә чираттагы саны дөнья күрә. Башка әсәрләр белән бергә биредә «Козгын» дигән шигырь дә бар.
Козгын козгынга очадыр,
Козгын козгынга әйтә - Козгын! Карным бик ачадыр, Кайда җим бар?— дип әйтә.
Козгын козгынга җавабән Әйтәдер - Мин җим табамын :
Яшел тугайда ятыр Алдап үтерелгән батыр.
Кемдер егетне үтергән. Алган йөгерек атыны— Белде бизәнеп утырган Өендә яшь хатыны.
Бу сүзләрнең авторы үз исемен атамаган—журналда бары тик исеменен беренче хәрефен «Д»-ны кую белән канәгатьләнгән. Ләкин шунда ук әлеге шигырьнең тәржемә булуын да искә алырга онытмаган. Дөрес, оригиналның шигырь исеме дә, анын авторы да әйтелми калган.
Классик рус әдәбиятын яхшы белгән татар зыялыларының бер өлешенә, күрәсең, бу искәрмәләр җитәрлек тә булгандыр. Күпчелек өчен исә татар каләме белән язылган шигырьне Пушкин исеме белән бәйләү сер булып калган. Искә төшерик: Пушкинның исем куелмаган бу шигыре 1829 елда иҗат ителгән. Татарчага тәрҗемәсеннән ул күләме белән дә аерылып тора—биредә без дүрт юлга күбрәк укый алабыз.
Ворон к еорону летит,
Ворон еорону кричит:
«Ворон. где б нам отобедать? Как бы нам о том проеедать?»
Кем у бит и отчего. Знает сокол лишь его, Да кобылка еороная, Да хозяйка молодая».
Ворон еорону е отеет «3наю, будет нам обед;
В чистом поле, под ракитой Богатырь лежит убитый.
Сокол е рощу улетел,
На кобылку недруг сел,
А хозяйка ждет милого, Неубитого, жиеого.
Ләкин бу шигырь дә рус шагыйренең оригинал әсәре түгел икән. Бу ике козгын Пушкинның ана телендә “сөйләшә” башлаганчы, инде шактый озак вакыт “очып барганнар” һәм ул очыш Шотландия тауларында башланган булган. Инглизчә белмәгән Пушкин, бу шигырьне 1826 елда французча Вальтер Скотт (1771-1852)
Михаэль ФРИДЕРИХ - әдәбият галиме, фән докторы; мәкалә язылган вакытта Бамберг университеты хезмәткәре. Көнчыгыш әдәбиятына һәм тарихына багышланган фәнни хезмәтләр, шул исәптән Г. Тукай турындагы монография авторы.
тарафыннан язылган Шотландия балладалары җыентыгыннан УКЫП аттан һәм аны .шотландская песня. дип атаган Шул шигырьдәге биш строфадан Пушкин үз тәрҗемәсе өчен өчесен сайлап аттан, шигырьнен исемен ГТҺе Т»о СогЬ|«") төшереп калдырган.
Әгәр дә без оригиналнын татарчага һәм русчага тәржематәрсна күз салсак, шуны күрербез: Пушкин тон текстка бик якын тора, шулай да ул эчтатекне саклап калу өчен бер строфага күбрәк куллана Анын татар тәрҗемәчесе" исә эчтәлекне кыскарта һәм шунын белән шотланд халык җыры күләмен саклый (дүртәр юллы өч строфа). Шотланд һәм рус вариантларында өч җан иясе—лачын яки эт. ат. яшь хатын- егетне кем үтергәнен белеп торсатар. татар шигырендә 6. язк Мондый кыскартуларга «Д. дип исемләнгән шагыйрьне нинлн сәбәпләр этәргәнен ачыклау шактый кыен булса да. нәтижасе ачык: татар версиясе вәзгыятьне төгәлрәк һәм ачыграк итеп
тасвирлый, нокта куя.
Шундый осталык һәм зәвык белән ике козгын турындагы шотланд халык җырын татарчага тәрҗемә иткән «Д» кем сон ул? 1911 елның апрелендә бу шигырь дөнья күргәндә, әлбәттә. «Д* татар укучысы өчен бөтенләй билгесез шәхес булмаган. Укучыларның күбесе анын Дәрдемәнд икәнен шунда ук анлаган.
Анын шигырьләре, күп санлы һәм зур
күләмдә булмасалар да. 1906 елдан башлап татар газета-журналларында даими басылып килгәннәр бит. Ләкин шул псевдоним артында кем торганын, унынчы еллар башына кадәр күпчелек әле белмәгән.
Ә чынлыкта әлеге юллар авторы Закир Рәмисв (1859—1921). бик танылган һәм
билгеле кеше булган—үзе яшәгән Оренбургга гына түгел, аннан еракта да. Уфада. Казанда. .. ,)аиана
Мәскәүдә. Уральскида. Санкт-Петербургта. Бакуда.
Тифлиста. Себердә. Ташкентта. Бохарала. хәтта Кашгар һәм Торф анда яшәүче төрки-мөселман зыялыларының абсолют күпчелеге Закир әфәнленен күпкырлы эшчәнлеген белгәннәр һәм югары бәяләгәннәр Ул—Оренбург шәһәр Думасы әгъзасы, беренче Дәүләт Думасы депутаты, икенчесендә һәм өченчесендә депутатлыкка кандидат, прогрессив татар мәктәпләренә ярдәм күрсәтүче, шөһрәтле «Вакыт* әдәби нәшриятының хуҗасы, әйдәп баручы татар басмаларыннан Оренбургта чыккан «Вакыт* газетасын (февраль 1906 ел—гыйнвар 1918 ел) һәм «Шура» журналын (гыйнвар 1908 ел—декабрь 1917 ел) чыгаручы, тәрбия, мәгариф мәдәният үсешенә финанс ярдәме күрсәтүче меценат Чөнки ул Уралдагы алтын приискаларынын хуҗасы.
Әйе. Дәрдемәнд ул—Закир Рәмиев. Үзснен шундый үзгә хәлдә булганлыгын ул бик яхшы анлаган—анын матди байлыгы ана шигъри ирек биргән Шагыйрь Дәрдемәнд буларак. Закир Рәмиев башка замандаш шагыйрьләре кебек (мнсал өчен, ин күренеклеләрен генә алыйк Габдулла Тукай. Сәгыйть Рәмисв. Мәҗит Гафури. Нәҗип Думави. Зариф Бәшири) яшәү өчен төрле эшләргә алынырга мәҗбүр булмаган. Шулай ук алеге авторлар кебек ул гонорар китерә торган күпсанлы мәкаләләр, репортажлар яки шигырьләр дә язмаган Ачар үзләре исәм чакта ук аерым
Внреда Исмагыйл! Рами тарафыннан чыгары ыш - I ч‘ >м ■" > - т • кментыгыядагы Фатыйх Кәримнисң кереш сүзен искә тошереп бута Ф Кәричн чык.ә ә, ырны .пачымча Ләрлемәндж-н ү с фикере» китерә гс ыгәнеңне әйтәсең кинә син матди яктан бәйсс с ирем, булырга гиешегн. фәкыйрь һәм бәйле булсаң теләгәненә нрешу мимкии түгел ( Дәрлмәнл әсәрләре* Тезүчесе һәм чыгаручысы И Рәми Казан. 1929 -10 6 )
шигырь китапларын да күреп калганнар. Шагыйрь Дәрдемәндкә исә үз лирикасы эчтәлеген дә, стилен дә замана зәвыгына яраклашып чарларга туры килмәгән, һәм Дәрдемәнд мондый иректән тулысынча файдалана алган: анын лирик иҗаты дулкынланып торган, вакыт-вакыт күбек белән капланган XX йөз башы татар әдәби диңгезендә үзенчәлекле бер кыя булып калкып тора.
Чыннан да. Дәрдемәнд XX йөз башында кулларына каләм алган һәм үз фикерләре, уй-хисләре. тойгылары һәм өндәүләре белән кин җәмәгатьчелеккә дәшәргә батырчылык иткән барлык татар замандашларыннан бар яктан да аерылып торган шәхес. Билгеле, Дәрдемәнд күп язмаган, көн тәртибендә торган актуаль мәсьәләләр һәм лозунглар анын иҗатында яңгыраш тапмаган, күпсанлы татар зыялылары кебек ул вакытлы матбугат битләрендә мәгариф, дин, милләт мәсьәләләренә багышланган дискуссияләрдә катнашмаган. Башка телләр йогынтысыннан азат булган татар телен дә якламаган, тыныч кына үз ана телендә иҗат иткән. Нигезсез рәвештә кыска вакытлы уңышлар һәм тәрәккыят эйфориясенә дә бирелмәгән, шулай ук җәмгыятьтә «җиңелүләр* нәтиҗәсендә тора-бара формалашкан шундый ук нигезсез торгынлык һәм пессимизм хисләре дә аны басып китмәгән. Аның лирик иҗаты эчтәлеге һәм стиле белән, Галимҗан Ибраһимов әйтмешли, бер чуеннан коелган шикелле.
Дәрдемәнд исән чакта, шулай ук узган гасырның 20-30 елларында да. татар тәнкыйтьчеләрен бер нәрсә кызыктырган да, ялгыштырган да—ул да булса, Дәрдемәнд лирикасының тоны, яңгырашы. Аларнын күпчелеге, минемчә, ялгышып, Дәрдемәнд иҗатының төп хисләре дип көчсезлекне, монсулыкны һәм өметсезлекне атаганнар. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә. шагыйрь «тормыш дигән нәрсәнең мәгьнәсезлегенә», «дөньянын фанилегенә» инанып ижат иткән, анын шундый карашлары шигырьләрендә дә чагылыш тапкан.^ Дәрдемәнд лирикасының мондый «үзенчәлекләре» сәбәп булып тәнкыйтьчеләрне шундый ялгышлыкларга китергән: бу үзенчәлекләр ул вакытнын актив иҗтимагый тормышына һәм Закир Рәмиевнең «сыйнфый чыгышына» туры килмәгән. Күрәсең, тәнкыйтьчеләр, материаль яктан бай кеше, шагыйрь булган очракта, анын иҗаты да эзлекле, актив һәм ышанычлы булырга тиеш дип уйлаганнар. 1927 елда Фатыйх Кәрими сүзләренчә, шагыйрьдән «Мин, димен мин!»—дигән сүзләрне көткәндә,3 ул аның урынына «Зәгыйфь кырмыскамын »—дип яза. Минемчә, Дәрдемәнднең чордаш тәнкыйтьчеләре дә, соңрак анын иҗаты турында язучылар да югарыда искә алынган бәяләргә китергән бер принципиаль хата җибәргәннәр: алар фикеренчә, шәхеснен реаль тормышы һәм шагыйрь тарафыннан тудырылган хыялый дөнья арасында артык зур аерма юк, һич булмаса, алар бер-берсе белән бик тыгыз, турыдан-туры бәйләнештә торалар. Мондый караш татар әдәби тәнкыйтеңдә социализм чорында гына формалашмый, аны без инде 1905 елдан доминант караш дип таный алабыз. Анын «дөреслеген» күп кенә шагыйрьләр, язучылар тормышы һәм иҗаты нигезеңдә раслаганнар. Мондый тәнкыйтьчеләр күзаллавынча, әдәбиятның, һичшиксез, иҗтимагый вазифасы бар. авторның җәмгыятьтән аерылырга хакы юк, ә, киресенчә, ул үз иҗатында заманасының иң актуаль мәсьәләләрен күтәрергә һәм мөмкин кадәрле, көченнән килгәнчә шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Рус әдәбиятында мондый карашлар иңде XIX йөзнен сонгы чирегендә кин таралган булган, электән үк аларны яклаучыларда күп булган—мисал өчен Герцен, Белинский, Добролюбов һәм Чернышевскийларны атасак та житә. Моннан аермалы буларак, татар әдәбиятында
‘ Шундый бәяләмәләрне инде искә алынган Ф Кариминең кереш сүзендә дә. шул ук томга кергән Фатыйх Сәйфи-Казанлы тарафыннан язылган «Ни өчен Дәрдмөнд әсәрләрен басабыз» дигән мәкаләсендә дә (101 б.) табып була. Бу фикерне якламаган тәнкыйтьчеләрдән бердәнбер Галимҗан Нигъмәтине санарга мөмкин. «Шагыйрь Дөрдмәнд һәм аның әдәби иҗаты» дигән мәкаләсендә (шунда ук • 19-37 б ) ул Дәрдемәнд турында, «күбрәк вакыт оптимист карашлар күрсәткән» дип яза.
' Тагар укучысы биредә Ф Кәрими тарафыннан кем үрнәк итеп куелганын аңлаган: 1905 елда басылып чыккан «Мин» дигән шигыре белән Сәгыйть Рәмиен бөтен татар җәмәгатьчелеген гаҗәпләндергән һәм шок хәленә кигергән иде. Бу шигырьнең тулы текстын, алман теленә тәрҗемәсен.анализын һәм бик уңай бәяләмәсен кара ВаМаиГЛпдеЬпг^: РготеСһеютив т с1ег с1гсишгеч'о1и1юпдгеп ЦДапвсһеп Бтк.т ВатЬегңсг М|11е1аыепнЦпҺеп Нгзв Вег( С Ргайпег. В'1Г@Ш НоКтагт. ВегНп 1994.5. 25-26.
язучылар һәм. гомумән, зыялылар жәмгыять тормышы белән чын-чынлап бары тик 1905 ел революциясеннән сон кызыксына һәм шөгыльләнә башлыйлар Нәтижәлә. аларнын күпчелеге Русия мохите татарнын лине, мәдәнияте, икътисады өчен бик аз мөмкинлекләр бирә дигән фикергә килә. Алар үзгәртүләрнең зарурлыгын таныган, алар үзгәртүләрне тормышка ашырганнан сон. киләчәк чынбарлыктан һәрхәлдә начаррак булмас дип фикерләгәннәр. Кадимчеләр дип аталганнары исә «алтын үткән заманаларны» кайтарырга хыялланса, жәдитчеләр төркеме «янарышка» өмет баглап яшәгән, ягъни көнбатыш, ин беренче нәүбәттә, рус тәрәккыяте казанышларын татар киләчәге өчен үзләштерү һәм файдалану максатын куйганнар Менә шундый ижтимагый җаваплылык тойгысы 1905 елдан сон татар җәмәгатьчелегенең кин катлауларын, бигрәк тә язучыларын һәм зыялыларын, мәдәният һәм әдәбият белән кызыксынучыларны чын мәгънәдә дәртләндергән. Прозаиклар, драматурглар, бигрәк тә шагыйрьләр, жәмгыятьнен тискәре якларын, шуларнын сәбәпләрен фаш итә торган, мәгарифне битарафлык авыруына каршы, халыкны сазлыктан чыгара торган бердәнбер чара итеп күтәргән санап бетергесез әсәрләр язалар. Алар фикеренчә. бу авыру яна уянып килгән, янадан аягына баскан татар милләтен богауда тоткан ин зур куркыныч. 1905-1907 еллар арасында аларнын күпчелеге максатларыбыз тизлән реаль тормышка ашачак дип ышансалар һәм чын эйфория хисләренә бирелсәләр. 1908 елдан Беренче Бөтендөнья сугышы башланганчы “бар теләкләребез чатпәрәмә килде, алда бер яктылык та күренми" дип тирән кайгы хисләренә чумганнар Икс хис тә. эйфория һәм кайгы, ахыр чиктә алар иҗатында тулы чагылыш таба Бу татар шагыйрьләре, бигрәк тә милли шагыйрь итеп танылган Габдулла Тукай (1886-1913). милләтнен киләчәген идеал итеп күзалларга тырыша, шул ук вакытта атар үзләре дә тулысынча диярлек реаль замана һәм анын хәрәкәте җимешләре булды Атар өчен тормыш һәм иҗат бер иде. берләшкән иде
Ләкин Дәрдемәнд андый түгел. Ул яшәгән һәм иҗат иткән вакыт анын өчен бернинди төп яки әһәмиятле роль уйнамаган һәрхәлдә. Октябрь революциясе, гражданнар сугышы һәм большевистик режим урнашканчыга кадәр Анын шигырьләре үзгәреп барган чынбарлык турында сөйләми, алар вакытны бер очсы г- кырыйсыз бөтенлек дип кабул итә Шуна күрә Дәрдемәнд лирикасы вакытка буйсынмавы белән сокландыра Сибгат Хәким сүхтәренчә «Дәрдемәнд миллион еллар, мәнгелек белән эш итә».4 Дәрдемәнд бәяләр бирми, анын урынына ул турыдан-туры күзгә ташланмый торган хакыйкатьне сүзләр ярдәмендә тасвирларга тырыша һәм шул сүзләрдән күренешләр туа. музыка янгырыи кебек Анын шигырьләре метафоралар белән тулмаса да. гажәеп бер моңга, хәтта кырысрак булган матурлыкка ия. Шигъриятне Дәрдемәнд. рус символисты Вячеслав Иванов сүзләренчә. шундый бер «турылана торган спираль хәрәкәтен биргән» энергия буларак кабул иткән, күрәсең.
Шушы гомуми характеристиканы мин Дәрдемәнд иҗатыннан' мисаллар китереп конкретлаштырырга булдым Шул унайдан. Дәрдемәнд ижатын аерым төп темаларга бүлеп карарга тырыштым. Әйе. биредә шагыйрь лирикасы өчен хас булган ин әһәмиятле тема-мәсьәләләр китерелгән Бер яктан, алар Дәрдемәнднен үз лирик иҗатында «мәнгелек темалар» белән кызыксынганын да. икенче яктан, анын үз вакыты һәм гормыш мохитен. традицияләрен («ватан») бик тирәнтен ашаганым аның иҗатында аларнын яңгыраш тапканын да исбатлый
Хәким С. Шагыйрьнең осталыгы Дәрдемәнд Иса җилләр Шигырьләр,истәлек парчалар вак хикәяләр Казан. 1980 8Г>
Вафатына кадар (9октябрь. 1921 ел) Дәрдемәнднен бер генә шигырь китабы да донья күрмәгән Бәлки.монысын ул үзе телвмогандер.бәлки башка сәбәпләр аркасында бастыручыларга рвхсәт бирмәгәндер 1929 елда Исмәгыйль Рәми беренчеләрдә» булып. Дәрдмәнд шигъри мирасын туплап.алпрны бер җыентык формасында чыгара (Дәрдмәнд әсәрләре Казан 1929 1086 )
Рәис Даүгтов редакциясендә 1980 елда Дәрдемәнд шигырьләренең моңа кадәр ин тулы җыелмасы дәнья күрде (Дәрдмәнд Исә җилләр Шигырьләр, истәлек парчалар, вак хикәяләр - Казан 1980 - 254 б Түбәндә 'ДӘ-1980' дип кыскартыла» Б\ ике басча минем с.чен тип чыганак булып торды (М Фридернх мәкаләсендә шигырьләрнең текстын 1929ел басмасыннан китерсә дә. мин шул үк шигырьләрдән цитата биргән вакытта укучыбызга танышрак бу лган 1980 ел басмасына таяндым Һәм искәрмәләрдә бу басманы күрсәтм Тәрҗемәче искәрмәсе)
Минемчә, Дәрдемәнд ижаты—үз чорында да һәм әле дистәләгән еллар соңрак та. үз-үзе өчен тулысынча жавап бирә торган кыйммәт. Бу кыйммәтне шигырьләр язылган чорнын иҗтимагый, сәяси шартларын, хәтта шагыйрьнен шәхесен белмәсән дә таныйсын. Бу иҗат үзеннән-үзе бер даимилек буларак яши. Шуңа күрә мин Дәрдемәнднен шәхесенә дә, гомуми иҗатына да артык тукталмыйм, анын лирикасын башка шагыйрьләр иҗаты белән дә чагыштырмыйм.
Тагын бер искәрмә. Дәрдемәнд шигърияте эчтәлеге белән генә үзенә җәлеп итми, формаль яктан да, тел ягыннан да ул, минемчә, шул хәтле югары сыйфатка ия, татар әдәбиятында ул чорда да, сонрак та аныкына тиңләрлек шигырьләр юк. Шуна күрә аларны алман яки башка Европа теленә тәрҗемә итү үтә дә кыен эш булып күренә—монысы минем генә кулымнан килми. Тексттагы минем алманчага тәрҗемәләр дә—бары тик шигырьләрнең формаль бүленешен һәм эчтәлеген укучыга җиткерү өчен гади омтылыш кына.
Шагыйрь Дәрдемәнд өчен табигать бик зур әһәмияткә ия—монысы хәтта табигатьнең үз “авызыннан” сөйләткән шигырьләр санында да күренә. Дәрдемәнд табигатькә дан җырламый, ул аны аңлатмый да, ана гаҗәпләнми дә. Ул табигатьне тыңлый белә, табигатьне күрә белә. Анын шигырьләрендә укучы һәм тыңлаучы белән әнгәмә алып бара торган табигать ул бакчалар һәм ихаталар белән тулган «ясалма табигать» түгел, ул Закир Рәмиев үзе күргән Көньяк Урал тауларының, Орск, Оренбург, Уральск тирәләрендәге чиксез даланын «табигый табигате». Дәрдемәнд кабул иткән табигатьтә, шагыйрьнен лирик героен искә алмасак, кешегә урын юк—ул табигатьнең бер өлеше түгел, ул аның өчен чит.
Ятам кай чаклары моңлап. Диямен «Ни бу6 7 * 9 Нидәндер бу?»
һаваның тымыгын тыңлап. Жавап урынында - гөрли су.
Килә өннәр, колак чыңлап. Тирәклек тирбәнә, шаулый
Дәрдемәнд җәйне тасвирламый. Ул бары тик узганнарга караш ташлар өчен бер чара гына. Жәйнен үз сыйфатлары юк, шулай да, ә бәлки шуна да карамастан, җәй аннан сон килә торган фасылга караганда ягымлырак һәм матуррак:
Җәй үтте
Кар-яңгырлы көз урнашты.
Кук тугайның бавырына боз урнашты..
Кыш фасылына да шагыйрь игътибар узып киткәннең бер символы:
Картайды җиһан!
Гөлләр дә бетте..
Кичмәктә заман—
Кышлар да җитте
Һәм кыш анын өчен җансыз, гомерләр
Күк бозлар катып.
Оешып ятып.
Чишмәкәй шымды,
Бар җиһан тынды
Иелде ботаклар. Карлар асылды Таулар, балаклар— Бар да басылды.
Җилкенә яман, Сызгыра, өрәдер һәм күктә йөзәдер Бәс белән томанв
6 Исемсез шигырь,Дәрдемәнд исән чакта басылмаган ДӘ-1980 - 80 6 Җыентыкның редакторы «Табигатькә бәйләнешле моңсулар» дип исемләгән бүлектә берләштерелгән тугыз кыска шигырь арасында беренче шигырь.
7 Исемсез шигырь.Дәрдемәнд исән чакта басылмаган - ДӘ-1980 936. Искәрмәдә шигырьнен
тагын бер варианты бирелгән.
" «Кыш коннәре* Шура № 23. — 1.12.1908 Шулай ук ДӘ-1980 - 51 б. Бу шигырьне «Кышкы тон» шигыре белән дә чагыштырып була Сонгысын Дәрдемәнд А.С Пушкинның «Зимний вечер» шигыренә ияреп язган Беренче тапкыр «Вакыт» газетасында (1907.№ 119) «Әдәбият капчыгы» рубрикасында дөнья күргән Сонрак та басылган ДӘ-1929 42 б . ДӘ- 1980-296.
Татар тәнкыйтьчеләре Дәрдемәнднен дөньяга карашын табигатькә бәйле шигырьләренә таянып бәяләделәр, һич булмаса аларда шул карашнын кайтавазын эзләп карадылар.9 Мондый логикага ияреп барсан. шул тәнкыйтьчеләр шикелле кышнын хәрәкәтсезлеген һәм жансызлыгын тасвирлаган Дәрдемәнднен фикерендә һәм ижатында төп мотив итеп чыннан да «өметсехтек*не билгеләп була Дәрдемәнд дөрестән дә кышны да. җәйне дә сөймәгән һәм. минемчә, монын сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт: бу ике фасыл да статик, алар өчен тиз чәчәк ату да. шулай ук тиз сулу да хас түгел. Дәрдемәнд өчен исә хәрәкәтчәнлек бик якын—ниндидер максатка омтылыш хәлендә генә түгел, ә үзеннән-үзе туктаусыз хәрәкәт кадерле ана. Хәрәкәт тәмамлануы яна башлангычны аңлата, бу башлангыч шагыйрь күнеленә якын Шуна күрә дә ул бөтен җаны белән язны сөя. анын каләменнән язга багышланган
шактый күп шигырьләр "тамган'
Бу ул матур, бу ул күркәм, бу ул.
Бу ул—хуш исле ял!
Бу ул—хуш исле таң җиле"0
Дәрдемәнднен «табигать шигырьләрендә» зур ишарәләр дә. чуар характеристикалар да юк Аларда шагыйрь табигатьнен кысаларга сыймый торган гажәеп чагылышларын тасвирламый, хәтта «табигатьнең көндәлек тормышын» тел яисә формаль экстравагантлык аша күрсәтеп укучыны кызыктырмый, шигырьләрендә ясалма күренешләр ярдәмендә табигатьне анлатырга тырышмый Дәрдемәнд шигырьләре сүзнен ин унай мәгънәсендә «гади* һәм шул гадилек аркылы алардан тынычлык хисе сибелеп тора шикелле. Бу тынычлыкта табигатьнең
әлегә ябылган (ябык) яшәеше чагыла—Дәрдемәнднен үзен дә шундый хисләр белән тулган дип фараз итеп була һәм бу халәт әсәрдә "ишетелеп үк тора ”"*■ • — Й: (аЛ 1 ,/Л^.^ЕЕа
яШ\ра» журналының тышлыгы
Болыт үтте Гомборли күк еракларда.
Сил шаулый, сулар гөрли болакларда.
Тавышы —калакларда Озакларда..."
Дәрдемәнд тормышка актив катнашучыга охшамаган, ешрак без аны ияреп баручы, кайвакыт зарланып, сыкранып торучы күзәтүче итеп кенә күрәбез
Әгәр барсаң, саба җил. безнең илгә.
Сәламләр әйт. сәлам уя нечкә билгә'
Ташендә юл өчен чәчкәен тарасын.
Гарибнең кайтарындан фал карасын.
Ходаендан кавышмакны сорасын Сәламләр әйт. салам ул нечкә билгә'
Дәрийгъ. бер гамер икән сөргән злек без. Йврер бергә, квлер-уйнар идек без Бу кондә Сак белән Соклар кебек без Сәламләр әйт. салам ул нечкә билгә'
* Мәсәлән, «рәсми»
әдәбияты тарихы ю Исемсез шигырь. " Исемсез шигырь. 11 Исемсез шигырь.
-Тятаи әдәбияты тарихы»мын 3 томында Гали Халит мәкаләсен - Зхд*XX гасыр башы - Калай. 1986 194-214 6 'бигрәк тә
Дәрдемәнд исән чакта басылмаган ДӘ-1980 134 6
Дәрдемәнд исән чакта басылмаган ДӘ 1980 132 б Дәрдемәнд исән чакта басылмаган ДӘ-1980 91 б
кара (Татар
207-2086 )
«Халкын» һәм «туган ягын» Дәрдемәнд эчтән түгел, ә читтән күзәтеп тора. Шул "ерак”тан ул «ватанына» һәм «халкына» якынаерга да ашыкмый, ә «саба җилен* җибәрә, анын «туган илгә, нечкә билгә» сәламнәр тапшыруын үтенә. Бу хәлне ике төрле анлап була: яисә шагыйрь туган илендә, халкы арасында түгел, яисә ул үзе «саба җиле» ролен үтәргә теләми яки хәтта үтәрлек хәлдә түгел. Шунысы да күренә: Дәрдемәнд якынрак килергә дә теләми, ул саубуллаша. Бу саубуллашу урынга гына түгел, ә вакытка да карый. Туган илен һәм халкын шагыйрь ерактан сәламли һәм сәламнәрен дә реаль чынбарлыкка җибәрми, ә үзенә бәхетлерәк булып тоелган
чорга, узганнарга юнәлтә:
Тәгәрәп-аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
«Караб» дип исемләнгән үзенең ин атаклы шигырендә дә Дәрдемәнд ватанының чынбарлыгын менә ничек тасвирлый:
Йөгреп-йөгреп
Туктаган...
Яулык болгап Сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!11
Шаулый диңгез...
Җиз өрәдер ..
Җилкәнен киргән караб! Төн вә көндез Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап.
Чыкты җизләр.
Купты тулкын - Ил корабын җиз сөрә' Кайсы юллар.
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!* * * 14
Чиксез, рәхимсез дингез уртасында кечкенә генә көчсез караб, дулкыннар аны капларга гына тора, җил котырына—бер татар шагыйре дә, минемчә, беренче рус революциясеннән сон хөкем сөргән билгесезлекне тасвирлау өчен мондый тәэсире ышандырырлык сүзләр таба алмаган. Нәрсә буласы—билгесез, киләчәкнең нәрсә китерәсе—билгесез Татарлар өчен генә түгел, империянең һәрбер милләтеннән булган аерым кешеләр өчен дә киләчәк нәрсә әзерләгән? Кешеләр бары тик шунысын гына күреп тора: узганнар инде кабатланмас, ә бүгенге көн—ул бер күчеш чоры, ләкин ул күчешнең кая алып барасын беркем белми
Менә шул билгесезлектә Дәрдемәнд ачыклык эзли. Кайвакыт ана, «менә, ниһаять, таптым!»—кебек тоела.
Ни газизрәк—бу ватанмы?
Аһ. туган каумем газиз!
Ул мокаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!'5
Сәяси яктан билгеләнеп, административ чикләргә бүленә алырлык нәрсә—ул инде туган ил, ватан түгел. Кала торган нәрсә—ул биредә туган һәм яши торган кешеләр, алар үз бабаларының дан-шөһрәтләрен истә тоталар, шуларны буыннан- буынга саклап киләләр. Бу шигырендә Дәрдемәнд үзе һәм «халкына» булган
Видагъ (аерылышу) (язылган датасы билгесез) ДӘ-1980 - 90 б.
Беренче тапкыр «Шура» журналынын 1 санында (10 гыйнвар 1908ел) дөнья күргән Биредә
түбәндәге басмадан алынды: ДӘ-1980. - 36 6.
Исемсез шигырьнең икенче өлеше Дәрдемәнд исән чакта басылмаган - ДӘ-1980 - 92 б.
мөнәсәбәте турында сөйли.'6 Шул ук вакытта, минем өчен шунысы да көн кебек ачык: Дәрдемәнд «татар» милләтчесе яисә расист түгел. Ул үз халкы белән горурлана, ана ышанычын белдерә, шул ук вакытта, үз халкының барлык үзенчәлекләрен танып, башка халыкларнын да, алар кайда, нинди мохиттә яшәсәләр дә. шундый ук үзенчәлекләргә ия булу хокукын таный Димәк, мона таянып. Дәрдемәнднен өметен «идеаль дөнья-ватан* дип атап булыр иде
Кешенен бу дөньяда тоткан урыны— Дәрдемәнд ижатында төп урын алып торган мәсьәлә. Бу мәсьәлә, әлбәттә, үтә яна түгел—«дөнья» әдәбиятында да, татар әдәбиятында да аны кайбер «мәңгелек темалар» сафына кертеп була. Бу темага кагылышлы ике аспект та Дәрдемәнд ижатында чагылыш таба: абстракт кеше- индивидуумга мөнәсәбәт («кеше үз-үзендә»), конкрет нндивидуумнын. ягъни лирик гсройнын яисә шагыйрьнең кеше буларак үзенен тарихи, жирле яки социаль мохитенә мөнәсәбәте.
Башка шагыйрьләр лирикасындагы кебек үк Дәрдемәнд шигъриятендә дә бу ике аспектны төгәл аеру һәрбер очракта да мөмкин түгел Анын кайбер шигырьләре шул кадәр гомум төзелгән, аларны хәтта афоризм дип кабул итәргә мөмкин Аларнын мәгънәсен ниндидер аерым бер тон белән генә аңлатып булмый, аларны конкрет шагыйрь Дәрдемәнднен дөньяга карашын тикшергәндә, бертөрле генә темага да ялгап булмый Фикеребезне өч мисал белән раслап була
!) Түгел лаек яманлык яхшыларга.
Ярамасларга яхшылык ярамас
2) Әгәр йол напәсәнд на кыйна дәрвиш.
Йол иптәшнең бер-бере асмый телгә.
Вә әгәр бер напәсанд эш кыйна солтан.
Аның даны очадыр илдән-илго.
3) Бүген уйнап-ко.лүдән тыйма, линһар
Үләргә кон булыр—алда әҗәл бар ’
Тыя күрмә—уен уйнар мәлендә.
Әҗәл эшләр эшен үз тәңгәлендә'
Минемчә, башкачарак бер фикер түбәндәге юлларда янгырыи
Күңел һәр җирдә гол эзли.
Кадәр һәр жирдә тикән телли
Бу икеюллыкнын тонына ниндидер гомумилек хас булса да. ул барыбер Дәрдемәнднен лирик «мин*с янгыраган шигырьләрен хәтерләтә «Мин» яки «без» формасында булмасын, шагыйрьнен лирик «мнн»е бик кин күләмле, кин офыклы ул аерым бер шәхес белән генә бәйле түгел. Шул ук вакытта икс формада! ы ул •мин» үзенен төп үзенчәлеген саклап кала—анын өчен киләчәккә генә карата гүтел. бәлки бүгенге көнгә карата да күнел төшенкелеге, кәефсезлек, ышанычсызлык хисләре хас
«Халыкны» шагыйрь «кавем» дин атый, «милләт» дип атамый Монысы очраклы түгелдер чөнки «МИЛЛӘТ» сүзе беренче рус революция.. . « ырымда *мода.... мрен-ачык,әяси ин булган Ул (тедәжән) чынбарлыкка һәм киючәккә килен олаша һәм аны ш> таи и
Көнбатыш I вропада кабчл .... п.ш «Ми1ш,Г концепциясе,. татарчалаштырыр.* яки татарга
^ ........... . ..„чи.- Г..111. нчәсе ис • бернинди СӘЯСИ эчтәлек*
н заманнар бел.
ятШйшв»««вм •■и»'»» « у.-р.™.и».,»™ лпш
ия түгел.кешенен этник үзаңына кайтып кала.аны килеп чыгышы һәм ут*
Бу «ч «шигырь, күргән (Шура 162.59.1086
дә исемләнмәгән Аларнын икенчесе инә Дәрдемәнд яшәгәндә үк дөнья Л» 10 Ю чаи 1909) Очесс дә түбәндәге басмада басылган ДО 1980
Гомерләрдер... Өелмәктә сагы шлар.
Дәвам итмэктәдер шиддәтле кышлар...
һавалар тын.. Кыеп очкан һома юк...
Азан иштелсә дә. кыйбла-нөма'* юк!..18 19 *
Әлеге хис тагын да ачыграк булып түбәндәге юлларда күренә:
Ничә багълар күңелләрдә төзелде.
Сары юллар булып гамьләр сызылды.
Өмчдләр. кем. менеп башка тезелде.
Агарган кыл кебек бер-бер өзелде
Күренә ки: «мин* нинди формада гына булмасын, узганнарга ул барыбер бик төшенке караш ташлый, узганнар нинди генә булмасын, алар киләчәктә дә оттырыш кына китерәчәкләр «Шура» журналында 1910елнын 21 февралендә дөнья күргән «Без» дип аталган шигырь бу сүзләргә ин яхшы мисал:
Гасырлар кичте китте кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәвран.
Гомерләрдер кучеп кәрван вә кәрван.
Килеп кичте жиһандан канча илләр'
Сүтеп вәйран булып мэгъмур тиякләр.
Җир астында тезелде ку сөякләр'.
Исә җилләр, күчә комлар.. бетә эз.
Дәрийгъ. мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
Мөсафир, кем. жиһанга басты ботны.
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп чергән өмидне... төртте утны—
Йотып утларны китте...яна-яна...21
Шигырьнең ахырында Дәрдемәнд көнчыгыш шигъриятендә кин таралган мотивны куллана—кеше бу дөньяда бары тик кунак кына, шуна күрә аның сөякләре мона кадәр үлгән санаусыз кешеләр сөякләренә кушылып кына баралар, ул кешеләр дә бу дөньяда бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Бу «уен» очсыз-кырыйсыз спиральне хәтерләтә: «иске»нен бетүе шул ук вакытта «яна»нын башын аңлата.
Ләкин Дәрдемәнднен лирик «мин»е бөтенләй үк дөньяның бетергесез хәсрәтләреннән генә жәфаланып. жәрәхәтләнеп бетмәгән. Кайвакыт, бигрәк тә аерым шәхес белән бәйле булмаган формада чыкканда, ул кыю да. тәвәккәл дә була ала. Дөнья барышын үзгәртеп тә. туктатып та булмаса да. ана, теләк булса, ияләшергә мөмкин. Бу очракта шагыйрь түбәндәге «кинәш»ен бирә:
18 Иран мифологиясендә нөма кошынын (сакаллы тилгән) күренүе яхшы билге булып санала - әгәр дә кеше башына аның күләгәсе тиеп китсә.ул кеше падншап булачак дигән сүз бар (Тһе Епсус1оре<һа о( Ыат.\-о1 Ш.Ееккп.Ьинкт 1979.5 572)
'* Исемсез шигырь. Дәрдемәнд исән чакта басылмаган -ДӘ-1980- 137 6.
” Исемсез шигырь.язылган вакыты да билгесез. Дәрдемәнд исән чакта басылмаган ДӘ-1980 70 6 Шул ук җыентыкта (69 һәм 71 битләрдә) "Әмилләр” дип (редакция тарафыннан?) исемләнгән бу шигырьнең янә ике варианты басылган
г1 ДӘ-1980 - 386
Җитәкләргә тырыш доньяи дүнәнне Икенең бересе йә сине җитәкләр Алып барыр үзеңне бер чокырга. Барырсың—бардырыр. тартәр. әтәкләр
Моңа ни ул усал карчыкның име Ку артыннан ярыймы-юкны дими' Җитеп тә. бер сикертеп типсәң артын. Дәни бит ул—үзен тигәнгә тими ’
Беренче карашка бу юлларда шагыйрь кешеләрне дөньяда тулы канлы тормыш алып барырга, вакыйгаларның барышына бирешмәскә, ә. киресенчә, аларны үз кулына алырга, үзеңне кече итеп хис итмәскә, үз ихтыярын кушканча эш итәргә өнди Ләкин, минемчә, шул ук юлларнын ачы. сарказмлы янгырашы бу беренче карашта туган хисне чәлпәрәмә китерә Закир Рәмиев игътибарсыз һәм ихтирамсыз кеше һәм эшкуар булмаган шикелле, шагыйрь Дәрдемәнд тә декадент шагыйрь булмаган. Бу шигырьдә, минемчә, шагыйрьнең тормышка һәм дөньяга карашы гына түгел, ә күбрәк шул вакытта жәмгыятьтә кин таразган мәнфәгатьләрне бәясенә карамыйча канәгатьләндерү философиясенең бәяләмәсе чагылыш тапкан Көчлерәкләр азга узалар, ә көчсезләр артта кала баразар Дәрдемәнд үзен шул көчсезләр сафында күргән, дөнья андыйларны танымаган, бәяләмәгән Монысы бигрәк тә үз исеменнән, «мин» дип язган шигырьләрендә күренә:
Гәрчә мин дә бар саналдым. Ил катар сан алмадым Илдә йордем, ха пар аздым. Уйласам - сан алмадым
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад Бер янып ат алдылар Мин. гариб. мең кат янып та Яндыга саналмадым Уйлагыз мәгъшука меңлар!. Мин гашыйк саналмадым' /...]
Әйттеләр, кем. бер бәхетсез Илгә гашыйксың, фәкыйрь Бер кыза/н)ым. бер бузардым Ни таныйм танагиадым
Ни таныйм ? Танагиадым'
[...]
Исте җигюр ил зченнән. Иртә-кич саздыи казак. Җил-җиләсләрнең моңыннан Зәүкы агхан асмадым
I /
Тез йөгендем. яшь тамыздым Дәрткә дәрман агмадым Бизре миггәт. мази зәмзәм Күзләдем егзар буе Җитте дәфнем вакыты, Кәфнеи бүзләрен манагмадым' Вәйля!
Дәри-и-игъ'
Бупәреи мана агмадым ‘
Бу юлларда өмет өзелү, хәтта әрнү, ачы тойгы хисләрен сизми мөмкин түгелдер Шул ук вакытта шигырьләрдә шунысы да ачык күренә әдәбият белемендә андый бәяләр очраса да, шагыйрь үзе төзегән ижат сараенда тормыш итү белән генә * 1
Бу урында 1929ел басмас ымда да. 1980 ел җыентыгында да "доньяи дүнепме дигән сүлләрне искәрмәләрдә "доиья дигән ат" дин аңлатканнар МинемI уйлавымча, мондый аңлатма дәрес
1 шигырьнең үлчәменә туры к
а (унбер иҗекле), икенчедән.мондый
--------- -------* ж белә
аңлатманың мәгънәсе сораулар тудыра, өченчедән.шигырьнең соңгы юлында дүн сү бәй I,- булган “дәни" сүсе килеп чыга-бу ике сүл гүн шигырьне икс яктан график чиклиләр дүртенчедән."доньяи дүн дигән гыйбарә торек телендә кулланыла һәм ниһаять бишенчедән
башка торки телләрдә юнен дүнән дннон сүле оч (кыргыл телендә дүрт) яшьлек хәйванны (атны) аңлата Хәзерге татар телендә ул сүл кулланылмый.шулай да ул сүзне Оренбургта, казакъ даласы чигендә яшәгән Дәрдемәнд белмәгән дин әйтсәк дөрес булмас
1 -Носихәт" дип исемләнгән бу шигырь беренче тапкыр 1913 елда *Ан' журналының март са нында басылган Шулай ук ДӘ 1980 72 б
‘ -Пүнәснн мана алмадым" (Шура 17 апрель 1908) ДӘ 1980 48-50 б Кафием* сүзе белән башланган строфа, шигырьне» размерына туры килми биредә җиде иҗек урынына
канәгатьләнми.'25 * Ул да танылуга мохтаж, ләкин ул заманалар алышыну белән үзгәрә торган зәвыкка үз шигырьләрен яраклаштырырга теләми.
Ә бәлки танылуның җитеп бетмәве, инде шагыйрьнен үзе яшәгән чагында ук дошманнарының ана гаеп ташлаулары артып китү, анын гирә-якка һәм үз-үзенә карашын тагын да чарлап җибәргәннәрдер Монысын ул түбәндәге сүзләр белән раслый:
Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар,
Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар16
Һәм Дәрдемәнд бу очлы “инәне” куллана. Анын белән ул үзенә карата игътибарсызлыкка яки дин27 мәсьәләсенә генә кагылмый, (ә бу темаларга анын рифма төзүче күпсанлы замандашлары бик яратып фикер йөрткәннәр), "инә" белән ул тәрәккыят идеясенә һәм милли эйфория хисләренә күмелгән коллегаларын кадый Бу “инә" очыннан ачы көлү һәм ирония тамып тора. Мәсәлән. 1905 елдан сон килеп чыккан шагыйрьләрнең күплегенә һәм дөнья күргән бихисап шигырьләргә ул түбәндәге сүзләр белән анлатма бирә:
Мөгзе бар куйның бары да кучкар түгел.
Очкан кошның барысы да шоңкар түгеп Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер берүк.
Чукаңлаган аксак ишәк толпар түгел.1'
Яна уянган һәм еш кына арттырып кабул ителә торган милли хис, “татарлык" белән артык горурлану Дәрдемәнд өчен бер химера булып тора Татар милли үзанын булдырырга тырышулар, татар милләтен күккә кадәр чөюләр ни дәрәҗәдә көлкегә әверелергә мөмкин икәнлеген Дәрдемәнд ачык иттереп “татар” этнонимы белән эш итү мисалында, түбәндәге шигъри юллар белән тасвирлый:
Хәялдан сүз ачып, берничә галим Ачык күрсәттеләр аларда барны Очырдылар “тат"ын татар башыннан,
Чыгардыпар бит "ар "лыкка татарны Гаҗәп түгел сабый—итә сабыйлык,
Гаҗәптер әмма галәмдә габилек.39
Ләкин шул ук вакытта Дәрдемәнд артык заманча яшәү белән мавыгып, заманча дип, бары русларга ияреп баручы татарларны да, “татар” сүзенен “кыргый” сүзенең синонимы булуын искә алып тәнкыйтьли:
Тагып күзлек, сапып башка силиндер.
Татар" ны нинди остардың сүгәргә!
25 Кара,мәсәлән Бурнаш Ф Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар (Тукайның үлүенә 9ел тулу мөнәсәбәте белән Татарстан хәбәрләре - № 87 (464) - 17 апрель 1922 ел, Мортазин С Иске мирастан файдалану мәсьәләсе Кызыл Татарстан -V 280 (2650) -вдекабрь 1929 ел, Хәсанов X X Хөсәен Ямашев һәм татар демократик интеллигенциясе Совет әдәбияты -1952 - № 3.-586 , Фасеев К Ф Әдәбиятта ндеологик бозуларга каршы Совет әдәбияты -1954. - № 8.-76 6.
“ ДӘ-1980 -1496.
27 Бу сюжетка мин артык туктап тормыйм.чоики аңа багышланган Дәрдемәнд шигырьләре шул темага язылган замандаш татар шагыйрьләре әсәрләреннән тел ягыннан булмаса да,эчтәлек ягыннан артык аерылып тормыйлар, бары тик кайбер исемнәрне атау белән генә чикләнам “ Замана Вагыйзенә-, “Аллага тәвәккәл!", “Я китсен суфи мәктәптән "."Иске чапан белән керле чалма"
“ ДӘ-1980-1166. в Шунда ук -886
Укы бер ел янә. күп арттырырсың—
'Явыз милләт "недә натыр. кырырсың'. '*
Мондый "модернизация" ирләр өчен генә хас булмаган икән, хатын-кызлар да ана актин кушылып киткәннәр:
Буе зифа, йозе күркәм, үзе яшь.
Күзе кара, озын керпек. каләм каш.
Йөзен якты күреп, сандым аны нур Булыр нур, баксам уз—иннек тә акбур "
Агулы “инә" шагыйрьнең үзен дә кызганмый Лирик “мин"нен "без”е икенче планга күчә һәм анын урынына “мин" килеп баса. Һәм шул “мин”не тасвирлау
өчен табылган сүзләр ачыграк һәм үткенрәк була башлыйлар. Бу үзгәрешнең нигезен бары тик шагыйрьнең юнылып җитмәвендә генә күрәсе түгелдер, аны бәлки үзгәргән, бозылган заманаларда эзләргә кирәктер, ачлык, тиф эпидемиясе.
Беренче Бөтендөнья сугышы. Февраль, ә аннан сон Октябрь революциясе, гражданнар сугышы—Закир Рәмиевнен шәхси тормышында бу вакыйгалар эзсез үтә алмаган шикелле, алар шагыйрь Дәрдемәнд ижатына да көчле тәэсир иткәннәр.
Унынчы еллар ахырында, искелек һәм яналык арасында көрәш гаҗәеп дәрәҗәдә
кискенләшкән чорда, Дәрдемәндне ин куркыткан нәрсә—искелекне югалту яки аның урынына ниндидер яна, ят нәрсә килү түгел, ә шушы ике бер-берсенә каршы тора торган ике нәрсә арасындагы каршылыкның чишелү формасы Кискенлек, дөньяны үзгәртү максаты белән күрсәтелгән чиксез ихтыяр көче, хакимияткә омтылыш—шул чорда болар барысы да үзенен чын йөзен ачты һәм алар шагыйрь өчен кабул ителми торган чит күренешләр. Аларгл ул нәфрәт белән карый Ә менә үзенең көчсезлеге аны сокландыра
Зәгыйфь кырмыскамын мин нт)а яткан Түгел баз корты мин—чагып елаткан.
Ни зур бу дәүләт, кем. шокер итә.м чук Минем беркемгә җәбер итәр кечем юк ‘
Көчсезлек бәхете—шагыйрь, күрәсен. мона ышанган яки. һич булмаса. өметләнгән—шәхси тынычлык һәм ирек гарантиясе булып тора
Әгәрчә дәүләтем юктыр җитәрлек Ишәктәй һәм йок астында түгелмен Үзем башмын, үзем түш һәр эшемдә—
Тынычлыкта торамын, хуш күңегмен
Түбәндәге ике мәгънәле гаҗәеп кыска шигырьдә Дәрдемәнд үзен һәм янәшәдә яшәүче кешеләрне шулай итеп бәяли:
* Шунда ук.-41 б Дордемәидни* тагын бер шигырендә (“Айдул Айдулвчкә') татар һом рус телләре арасында адашып калу күренеше турында сүз бара (Шунда ук 61 б )
" ДӘ-1980 1236.
“ Шунда ук -110 6 “ Шунда ук.-1096
Таҗигымдыр та әзәлдән— һәр эшем бозгын төшәр,
Былбылә корсам тозагы,
Бәхтемә козгын төшәр!14
Ләкин мондый күпмәгьнәлек замана рухына туры килми иде. Киләчәкнең чынбарлыгы ачыклык таләп итте, һәм Дәрдемәнд кушыла алырдай бердәнбер шигъри аныклык—ул дәшмәүчәнлек:
Җитәр инде. Дәрдемәнд. сүзне озайтма,
Катып кунган күңелләргә боз атма!
Дилең өчен телең булсын тозаклы.
Йөз аклыгың өчен—аузың йозаклы !31
Шагыйрь дәшми торучыларның урынын төгәл белә:
Куанды ил. канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде'
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның—үлекләр аймагында.16
Шагыйрь Дәрдемәнд шулай дәшми калды. Закир Рәмиев 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә дөнья куйды. Ул мәңгелеккә киткән йортның тәрәзәләре Урал елгасына карыйлар иде. Козгыннар башка очмадылар һәм аның туган иле хәзер инде ансыз яшәргә тиеш иде...
Язылган чоры өчен Дәрдемәнд шигырьләре—уникаль, кабатланмас күренеш Әгәр дә без XX гасыр башы татар лирикасында аның белән чагыштырырлык мисал эзли башласак, бер чыгармадан башка бүтән бернәрсә дә таба алмаячакбыз. Сәгыйть Рәмиев (1880—1926) ижаты гына Дәрдемәнднеке шикелле үк мөстәкыйль һәм аерым урын алып тора. Бу ике шагыйрьнең татар дип танылган һәм үскән лирикадагы аерымлыгы, бигрәк тә әсәрләренең мәгънәви, уйландыра торган эчтәлегендә, аларда чагылыш тапкан “дөньяга карашында" һәм өлешчә тел стилендә, сайланган шигъри формада күренә. Алар икесе дә татар эше өчен көрәшүче шагыйрьләр, язучылар, зыялылар арасында киң таралган “әдәбият иҗтимагый бурычлар үтәргә тиеш һәм ул тәрәккыят, модернизм символы булып тора, шагыйрьләр исә иҗатларын шул бурычка буйсындырырга, ана хезмәт итәргә тиеш” дигән карашны кабул итмиләр. Шулай да Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев өчен шагыйрь игътибар үзәгендә тора: шагыйрь—иҗатында дөньяга карашны, дөньяны анлауны, иҗтимагый һәм тарихи мохиткә карашны чагылдыра торган зат. Бу төп ышаныч ике шагыйрь өчен дә уртак. Әмма дөньяны аңлауда һәм шул дөньяда үз урынын аңлауда аларның карашлары аерылып тора. Дәрдемәнд шигырьләре гаҗәп дәрәҗәдә тыгыз, аларнын һәрбер вак детале дә бер-берсенә бәйләнгән, шигырьләр музыкага салынган шикелле кабул ителәләр. Бу анын кешегә карашына да тулысынча туры килә: кеше ул—чиксез, ул—вакыт һәм киңлек ягыннан үлчәнә алмаган галәмнең бик вак, тиз үтеп китә торган кыйпылчыгы. Сәгыйть Рәмиев шигырьләре исә—экстатик кычкыру, алар сызгырган камчы тавышын, күк күкрәүне яки ачулы көлүне хәтерләтә. Аларнын нигезендә бер нәрсә белән дә чикләнмәгән, тормышка ябышып яткан, үлем *
м Шунда ук.-136 6.
Шунда ук -140 б.
* Шунда ук -896 1929 ел басмасында сонгы ике юл бергә һәм алдагылардан аерылып бастырылган (60 б.)
каршында да бирешмәгән “мин".37 Биредә мисал итеп “Кабакта мәхәббәт" шигырен китерергә телим:
Бетте баш, кипте яшь. китте бар рәхәт Китсен! Ни күрсәм, мин күрермен,
Ягмыш ни язгандыр—бепгән бер әхәт.
Аңар буйсыныр йорәрмен Азармын, түзәрмен, шулай мим йөреп.
Язмышның бурмын тик үтәрмен Ахыр бер сәгать мин аңар баш орып,
Ләгънәт ди. ләгънәт ди үләрмен "
Әгәр дә без татар мохитеннән читкәрәк китсәк һәм шул чор төрки телле Урта Азия халыкларының лирикасында охшашлыклар һәм Дәрдемәнд шигърияте белән параллельләр эзли башласак, минемчә, бары тик бер шагыйрь иҗатында гына без шундый охшашлыкларны таба алабыз Ул—1897 елла Әндижанда. Фирганә үзәнендә туган Габделхәмид Сөләйман “Чулпан" псевдонимы белән язган бу үзбәк шагыйре “XX йөз үзбәк лирикасы, драматургиясе, прозасында хәлиткеч роль уйнаган" •'* Дәрдемәнд шикелле үк Чулпан да үз шигырьләрен гади теллә яза һәм нәкъ шул гадилек аларны аерата тәэсирле һәм мәгънәле итә Ләкин ике шагыйрьне тел белән гаҗәп оста эш итү генә якынайтмый, алар сайлаган мотивлар һәм метафораларда да без ачык параллельләр күрә алабыз. Чулпан шигырьләрендә дә табигать, ел фасыллары зур роль уйныйлар: икесе дә кышны сөймиләр. Дәрдемәнд өчен дә. Чулпан өчен дә карга—бәхетсезлек, кайгы, куркыныч әшәкелек турында хәбәр итүче кош.4" Минем уйлавымча, ике шагыйрьнең “дөньяга карашы" да охшаш, гәрчә Чулпан иҗатында сәяси мотивлар һәм интерпретацияләр Дәрлсмәндкә караганда ачыграк күренсә дә. Дәрдемәнлнен тормышны килеп чыгулар һәм узып китүләрнең чиксез-кырыйсыз бер әйләнеше дип кабул игүен Чулпан ижагында да күрәбез Бу фикер бигрәк тә 1926 елда ижат ителгән “Бәһарны сагындым" дип исемләнгән шигырьдә чагылыш таба: көз җитте, кыш якыная, агачлардагы яфраклар саргая һәм коела башлыйлар, табигать үлемгә әзерләнә һәм без шагыйрь тавышын ишетәбез:
Юк Үлем юктыр'
Бары бер яну. бер сүнү бардыр Бер янып, сүнеп Яңадан яну бар
” Егерменче еллар башындагы "ультра-сул" интеллектуалларыннан башлап .алтмышынчы сл 1ар ахырындагы совет әдәбият белгечләренә кадәр Сәгыйть Рәмисвне каты тәнкыйть > ты астында тоттылар Аны “агностицизмның" типик вәкиле дип атадылар, амархо-индивидүалисттык вәкиле буларак фаш иттеләр һәм “ татар Есенины дип хурладылар Кара.мәсәлән Сәйфи- Казанлы Ф Г Тукай әсәрләрендә пародия.сатира, ирония Һәм юмор Г Тукай әсәрләре ТЗ - Казан. 1931 XIX 6 Гали М Сәгыйгь Рәмиевиен иҗат һәм тормыш юлы Сонет әдәбияты -1940 ҺҺ 4 79 6. Хәйри X Җавапсызлык хатына җавап Совет
әтәбнятм 1948 V 10 117 6 Халит Г XX йоз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең
кайбер мәсьәләләре Совет әдәбияты 1950 VI 1086 "Мин шигыре ту рында кара ВаШаиГ һткеЬогЦ РготеГһеЬти.ч ш с!ег сггситге\о1ииопдгсп итдтсһсп Цпк.Ш Ватһегкег МИ1е1а!ИепМис1|еп Нгчц ВеП О. Ргаяпег.Вггфи НоГГтапп. Всгип 1994.5 25 66 ■ СӘГЫЙТЬ Рәмиев шигырьләре -Уфа. 1918 32-336 1913пиын язында татар милли шагыйре
Габдулла Тукай "Кыйтга дигән шигырен яза (Ан -01 03 1913 V 6) һәм шул шигырьдә үзенең өметссзлсгсн.бигрәк тә үз иҗатыннан канәгатьсезлеген белдерә Бу шигырьнең соңгы нкеюллыгында укыйбыз Кайтмады үч.бетте коч.сынды кылыч шул булды зш Минем уйлавымча.Сәгыйть Рәмиевиен шигыре Тукай сүзләренә сатирик бер реплика бу ларак кабул ителергә мөмкин
" Иигсборг Бальдауфнын әлегочо басылып чыкмаган "Чулпан" дип аталган мәкаләсеннән “ Чулпанның түбәндәге шигырьләрен кара Коз* (1921) Яңадан кар" (1921? 1922?) Кыш алдыннан (1922). "Яшел яфраклар" (1923)."Кар" (1924) Каз гөленә" (1925) (Ч\ тнон Яна олдымсузимни Ред О Шарафндлнноп Тошкгнт.1991 414.424.448.482.508.511 6
Яңа язлар.
Яңа лаләләр.
Яңа, сез. әй. иркен теләкләр!41
Ачык, гади тел, ирекле форма һәм “көнчыгыш зирәклеге”нең унышлы синтезын булдыруда Чулпан өчен Дәрдемәнд кенә түгел, ә һинд шагыйре Рабиндранат Тагор да үрнәк булган.
Шул чорның Һиндстан һәм Иран фәлсәфи-мистик шигъриятен дәрт чыганагы буларак артык якын итмәгән Русия империясе төрки телле шагыйрьләреннән аермалы буларак, XIX йөз уртасы Көнбатыш шагыйрьләре үзләре өчен яңа "Көнчыгыш" дөньясы һәм анын шигъриятын ача башладылар.42 43 Биредә, Дәрдемәнд белән чагыштырырлык бары тик бер шагыйрьгә игътибар итәсем килә—аның теле, шигъриятне аңлавы, “миндәге дөньяга" (мир в себе) карашы аны, һичшиксез, Дәрдемәндкә якын итә. Ул—Уолт Уитмен. Әйе, “Көнчыгыш” һәм шул исәптән, Дәрдемәнд белән “Көнбатыш” шагыйре Уитмен арасындагы күпер бер дә Уитмен —Тагор арасындагы күпердән тар түгел. Уитмен ул үз-үзен еш кына “Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы күпер" дип билгеләгән һәм үзеннән башка бер Америка шагыйре дә Көнчыгышның мистик рухын шулай яхшы аңламый дип ышанган.45 Чыннан да, әгәр дә без бу Америка шагыйренең үз иҗаты турында әйтелгән сүзләрен алсак, алар турыдан-туры Дәрдемәнд шигърияте турында әйтелгән кебек тоела: “Бөтен яшәгән нәрсә—синдә, бездә, барыбызда—ул безнен барыбызда да бар: кешеләрдә, заманаларда, хайваннарда, үсемлекләрдә, ташларда. Без—ул бар нәрсә һәм бар нәрсә—ул без. Башлангыч һәм ахыр, туу һәм үлем—алар нәрсәләр сон? Бар нәрсә—ул мәңгелек хәрәкәт. Ашкыну, омтылыш, дәрт. Дөньяны тудыручы мәңгелек теләк” Бу сүзләр белән Иоһаннес Шлаф 1892 елда Уолт Уитмен һәм аның төп китабы “Үлән яфракларьГн бәяли.44 1907 елда Густав Ландауэр шулай дип язган: “Уитмэн шигъриятенең иң әһәмиятле ягы—ул фикер йөртергә өнди, укучы өчен анын һәрвакыт образлары әзер—алар дулкын кебек уйныйлар, йә якынаялар, йә ерагаялар”.45 1857 елда басылып чыккан һәм поэзияне аңлауга багышланган “Демократик мөмкинлекләр” дип аталган эсседа Уитмен үзе дә нәкъ менә шул "ышандыру”ны. фикер йөртергә өндәүне чын шигъриятнең әһәмиятле һәм зарури билгесе дип аңлата: “Кеше фикере, шигърият яки мелодия ачык булмасада, котылу юлларын күрсәтергә тиешләр, киңлеккә якын йомшак, нәфис булырга тиеш. Хыяллана белмәгән кеше аны андый алмаса да, ул барыбер югары максатка ирешү өчен зарури".46 һәм икенче урында: “Берәр теманы яки фикерне мин мөмкин кадәрле аз ачарга яки күз алдына аз китерергә һәм сезне, укучым, шул тема яки фикер атмосферасына кертергә, үз очышыгыз белән очыртырга тырышам”.47
Үз алдына шундый максат куйган шагыйрь бик очлы күзле һәм хисле күзәтүче булырга тиеш. Бар дөньяны, тирә-якны, барлык матди һәм рухи күренешләрне ул бөтен күнеле белән кабул итәргә тиеш Уитмен үзе шундый шагыйрь булган, Дәрдемәнд дә шундый. “Сәлам, дөнья!» дигән шигырендә Уитмен бар дөньяны кочып ала: “Нәрсә ишетәсен син, Уолт Уитмен? (...) Мин Сүриядәге чикерткәләр черелдәвен ишетәм (...) Мәчет башыннан гарәп мөәзиненен тавышын ишетәм (...)
41 Чулпон Яна олдым сузимни . - 522 6. (Үзбәкчәдән татарчага ирекле тәрҗемә - Тәрҗемәче искәрмәсе)
41 Апһиг Сһп$1у,Тһе Опеп1 ш Ашепсап Тгап5сеп<1епЫ1$т. А 51иёу оГ Ешегхоп.Тһогеаи апё А1соа,Ые\у Үогк 1963.
43 У.К.СҺап.“\УҺИтап ш 1п<11а”,ш: \ҮаҺ ХҮҺДтап агк! Тһе \Уог1ё,е<1. Ву Сау ШП$оп АНеп.Её РоЬогп, 1о\уа СКу 1995,8. 396.
44 ЛМаН. \УҺИтап апё Тһе \Үог1ё,ес1. Ву Сау ХҮПзоп АНеп,Ес1 Ро15от.1о\уа СЛу 1995,5. 181.
45 Шунда ук.-5. 192.
46 Кара ,)ате5 Е МШег/Тһе Росисз о( 1һе Созпнс РоепТ.т \ҮаҺ \ҮҺ|1тап апё Тһе ^огЫ.её Ву Сау \УИ$оп АИеп.Её Ро1->от,1оша СДу 1995.5.49-50.
4! Кара ёашех 01пеу,Тһе ЕапяиаяеЫ о! РоеГгу. \Үа11 \Үһнтеп,Епй1у 0|скт$оп,Сегагё Мап1еу Норктз.АГһепх-Ьопёоп 1993,5 44-45.
Кайсы шәһәрләргә яктылык һәм җылылык барып ирешә, мин лә шул шәһәрләргә юл тотам! Кошлар оча торган барлык утрауларга да мин дә очып барам (..)"**
Бу очышны җиңеләйткән һәм мөмкин иткән ин мөһим чара—ул тел. Әгәр дә шагыйрь мөмкин кадәр тизрәк укучынын, бәлки дөресрәге, тыңлаучының йөрәгенә барып җитәм ди икән —тавыш һәм янгыраш бик зур роль уйныйлар Дәрдемәнд һәм Уитмен—тел осталары Бу ике шагыйрьнен дә теле—югары дәрәҗәдәге ритм һәм рифмадан, ассонанс һәм аллитерациядән, сүхтәр һәм җөмләләр тезелүендә сүзләрнең бер-берсен төрле темпта алмаштыруыннан, алар арасында яткан паузалар һәм туктап торулардан хасил Бер яктан караганда, икесе дә “гади”, без көнкүрештә сөйләшә торган телдә ижат итәләр, ләкин икенче яктан—стиль, сүз сайлау ягын алсак,—телләре борынгы прозаны хәтерләтә44 Бернис Слот мондый гелне “борынгы телнең бер төре" (а ктд оГ еапһ-1ап§иа§е) дип атаган иде 50 Әгәр дә бу характеристикадан сон без телне бер караштан "җиргә бәйле" итеп танысак, ягъни жирдә туган, җирдә тамырланган тел, икенче караштан, без аны “җирне кочарлык" хәлдә булган тел дип кабул итә алабыз. Ягъни бөтен җирдә танылырлык, кабул ителерлек тел. Минем уйлавымча, мондый характеристика Дәрдемәнд һәм Уолт Уитмен ижаты өчен бер дәрәҗәдә.
XIX йөз ахырында Русиянен күп кенә зыялылары, язучылары, шагыйрьләре яна офыклар, шул офыкларга алып бара торган юллар эзләү белән мәшгуль булдылар Бу эзләнүләрнең төп юнәлеше —Көнбатыш,'1 яналыкка сусауны басарга ярләм итә торган чишмә—Уолт Уитмен иде "XIX йөз рус мәдәнияте тарихында Уолт Уитмен ролен бик югары бәяләргә кирәк Анын аудиториясе, ана карата хөрмәт, анын йогынтысы гажәп зур иделәр”.52 Бу эзләнүләрнең төп максаты итеп рус шагыйрьләре "поэзиянең мәңгелек образын реабилитацияләүдә” күргәннәр 55 1906-08 еллар рус әдәбиятында хакимлек иткән символистларның идеологы булган Дмитрий Мережковский шагыйрьләрнең “баналь" фаҗигалектән китә алмауларын һәм актуаль темаларга карата сукыр булып калуларын фаш итте, сәнгатънен әхлакый түгел, ә эстетик проблема икәнлеген яклап чыкты "Сәнгатьнең ин югары әхлакый максаты ниндидер әхлакый тенденцияләрне чагылдыру түгел, ул—сәнгатьчемен хакыйкатькә риясыз, сатылмас һәм тугры мәхәббәтеннән, анын бер нәрсә белән дә чикләнмәгән риясызлыгыннан тора”.54 Валерий Брюсов, 1894 елда чыккан "Русские символисты” дигән жыентыкнын кереш сүзендә болай дип язган “Символизммын максаты—бер-бер артлы алмашынып тора торган күренешләр аша укучыны гипноз хәленә кертү, үзенә күрә аның рухын үзгәртү"." Шуна күрә, Брюсов фикеремчә, шагыйрь өчен ин әһәмиятлесе—“дөнья күренешләре һәм әйберләре очен дорес исемнәр табу” 56 Бу "исемнәр", ягъни "символлар" , 1916 елда Вячеслав Иванов әйтүенчә, ниндидер яшерен, сихерле нәрсәләрне тасвирламыйлар, алар “бигрәк * 11
« \Уа11 \УЫ1топ,Ога.чһа1те,5Гии8а« 1996,5 130-142 Биредә мин бераз ирекле рәвештә Дәрдемәнд иҗатына географик яки мәдәни яктан якынрак булган цитаталарны сапладым и Уолт Уитменннын теленә шундый сүзләр белән Рзчел Полоиски характеристика бире ( Ка< Ье1 Ро1оп5ку,“Тгапх1аипй \УҺШпап,М1Йгап51а11п8 ВаГтопГ.т Тһе 51аУошс апс1 ЕааИ Еигореап Кет1с\у 75 (3) 1997,5 409 410
» Вегшсе 51о1е,“51аг1 *Йһ (һе *ип" ,1п Зате* Е МШег.Каг! Зһаргго.Вет1се 81о1е.5ип «Кһ (һе мт 1960.5 236
11 Мәсәлән .тәнкыйтьче Евгений Аничков (1866-1937) символист шагыйрьләр турында түбәндәгечә язган "Алар барлык момкин булган яна Көнбатыш чыганакларыннан »чсп торганнар (кара МагОп ВЙпеу. “1>у1а1һап. ЕаПһ-Пип. Еа*1е ВаГнюпИ Кешивнипя о( \УаИ ХУҺ.гшап ш 51а\чс апс! ЕаМ Еигореап ,1оита1 34 (2) 1990.5 176 п 5(ерһеп 51ерапсее.“ҮУһКтап 1п КшпаМп: \УаҺ \Уһ1(тап ат1 Тһе №>гМ.«1 Ву Сау ^||ам АПеп.Ы Ро1ы>т11о«а СКу 1995.8 300
“ Маннеч НоКһичеп. Ким1*сһс ОекетеатЫЦспЦиг I 1890 1940 Э.е ЫегагГчсһе АуаШдагОе Вегп Мьнсһен 1963.5 10 ** Шунда ук.-5. II.
И Кара Зоһанпеч Но1(һи*еп.5(и<11еп тиг Дмһсик.5 16 " Шунда ук 5 50
1&1
тә магик тере реальлекне чагылдыралар, шулай итеп ул реальлек объектив яктан күрсәтелә һәм бәяләнә".5' Нәкъ шушы фикерне Карл Шапиро Уолт Уитмен ижатына карата да куллана: “Шигърият—ул дөньяның метафорик яки символик версиясе генә түгел, ул турыдан-туры реатьлекне тасвирлау».1' Димәк, биредә сүз “дөреслек", “туры сүзлелек" турында бара. Бу рус символистлары тарафыннан югары бәяләнгән һәм алар тарафыннан Уолт Уитмен иҗатында табылган “яшәешнең тулылыгын бөтен яктан дөрес тасвирлау" принцибы “үз эченә барлык өстәмә процессларны да алып торган—җимерүне дә. яңарыш-тудыруны да".57 * 59
Әгәр дә биредә китерелгән рус символистларының һәм өлешчә аларнын “остазларының" (мәсәлән. Федор Тютчев60) яшәештә поэзия урыны турындагы сүз-фикерләрен Дәрдемәнд лирикасы белән чагыштырып карасак, охшашлыклар һәм тәңгәл килүләр көн кебек ачык: әхлакый һәм сәяси аныклыктан баш тарту, аның урынына әдәбият һәм сәнгать өчен үзбилгеләнүне таләп итү. “реальлекне" “очлы" күз белән, барлык хисләр белән кабул итү. шул исәптән, узганнарны да. чынбарлыкны да; мәгънә һәм янгыраш берләшкән, укучыны бәйләми торган, киресенчә, ана киңлек ача торган, уйланырга һәм ирекле кош кебек очып йөрергә мөмкинлек бирә торган төгәл һәм тыгыз мәгънәле тел. Мондый шигърият баштан ук чиксез дөньяның бар ягын кабул итүгә теләк һәм омтылыш белән аерылып тора.
Түгәрәк шулай итеп йомыла. “Очыш"нын башы, кайда һәм ул кайда тәмамлана— минемчә, бу сорауга җавап бирү бик кыен. Биредә мин кыскача “Дәрдемәнд һәм бөтендөнья әдәбияты" темасына кайбер фикерләремне белдереп, артык зур бәйләнеш конструкциясен төзеп куярга теләмәгән идем. Бу очракта минем өчен ин әһәмиятлесе шунысын күрсәтү булды: XIX йөзнен ахырында һәм XX йөз башында дөньяның төрле кыйтгаларында яшәп төрле тарихи, мәдәни, тел традицияләре булган шагыйрьләр нәкъ бер юнәлештә фикер йөртә башлыйлар. Алар иҗат иткән әсәрләр бер ритмда—“дөнья рухында"—сулыш ала. алар иҗат иткән һәм шул рухны чагылдарган тел—ул “дөнья теле". Шагыйрь Дәрдемәнд һәм анын иҗаты өчен бөтен дөнья Ватан булган.
Нсмецчөдән Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе