ГЫЙБРӘТЛӘР АЛАСЫ БАР...
Бер тапкыр да күрмәгән, иҗатын юньле-башлы белмәгән көе. танылган рус язучысы Роман Солнцев турында сүз әйтергә дип кулыма каләм алмаган булыр идем. Әгәр ул 70 яше тулганчы барыбызга да уртак Ходай каршысына китеп өлгермәсә... Әгәр арабыздагы бер очраклы “кыска ялганыш" ("короткое замыкание") турында, әлеге юбилее якынлашкан көннәрдә искә төшереп. “Казан
утларьГнда эшләүче дусларнын берсенә сөйләмәсәм... Әгәр дә каләмдәшем: “син моны яз әле. исемен үзем куярмын: гыйбрәтле кыйсса бит",—димәсә...
Ринат Суфиев булып туган. Роман Солнцев булып ижтиһад иткән бу талантлы шәхеснең иҗаты белән бер мин генә түгел, тагын байтак милләттәшләребез тирәнтен таныш түгелдер. Гәрчә заманында анын "Көймә ватылса— утын” ("Лодка пойдет на дрова") дигән әсәрен Рәис ага Даутов туган телебезгә тәрҗемә итеп бастырды, матбугатта шул хакта унай фикерләр әйтелде. Кыскасы, бу язучыны ихластан “үзебезнеке" дип тану-таныту омтылышы булган иде.
Башка халыкка туфрак булган кан-кардәшләребезне
үз итеп җиткерә алмауны мин шәхсән дөрес аңлыйм. Әмма “болай да бай" булганга. Солнцевлар гына түгел. Акмулласы, Мәҗит Гафурие да кирәкми, татарга без бик җиткән дип, бүксә киерүне генә кабул итә алмыйм. Бүгенге “бөек"ләргә кояшны алар капламый лабаса! Зирәк халыклар, бабасы—эфиоп, хатыны—яһүд, ә үзе татардан “азган" дип. галимен дә. язучысын да. амбразура авызын каплаган каһарманын да читкә тибәрми,—әлбәттә, кавеменең, иленен дәрәҗәсен күтәрә торганнарын.
Ярый, бусы—сүз җаеннан гына әйтелгәне.
Англиядә эшләүче татар язучысы Равил Бохараев Тукайның 100 еллыгы алдыннан интернет аша хәбәр салды (аның белән “виртуаль" аралашкалап. сирәк булса да күрешеп яшибез). "Мина Красноярскидан Роман Солнцев шигырь язып җибәргән. Тукай юбилее якынлашканда, күрәсең, ул Ринат Суфиев булып уянган".—дип язган Равил. Шунда ук Р.Солнцевнын кыска гына хатын да теркәгән. Мәсьәләнең асылына кагылганлыктан, аны төп нөсхә телендә китерү дөрес булыр:
Дорогой Равиль! Посмотри эти простенькие стихи. Не сможешь ли перевести их на татарский. если они достойны, на твой взгляд. встать в ряду многих других стихов в честь нашего великого Тукая? Если получится, я был бы счастлив.—отдай их или перешли в Казань, в ТАТАРСКУЮ газету (зур хәрефтән ре язган). На торжество 26 апреля прилететь не смогу—прямых самолетов нет. а наша бабушка больна. сидим с Галей по очереди дома...
Равил, юбилейга бер-ике генә көн калуын искәреп: "Билгеле, бик сон инде., шулай да. бу шигырьне күршегездә генә булган "Мәдәни җомга" гәзитенә бирсәң, бәлки әле берәрсе тәрҗемә итеп өлгерер",—дип өстәгән. Югыйсә, ул язда үзенең мәшәкатьләре баштан ашкан... Барыбер каләмдәшен кайгырта: бәйрәмгә бер күчтәнәч. Роман дуска юаныч булыр иде, ди.
Инде шигырь текстына күз салыйк:
Улица Тукая
Нет самолетов до Казани!
Да как же мне теперь успеть? Лишь с неба птичьими глазами на гордый город посмотреть. Увидеть, как встают мечети, церквушки из зеленой мглы.
С утра сегодня даже дети стихи читают Габдуллы.
Сегодня старики, студенты учителя, рабочий люд идут с цветами к монументу, стихи твердят, стихи поют...
Нет самолетов до Казани!
Но и в Сибири есть Тукай!
О нем татары рассказали, н нежно пел о нем курай.
Что за поэзия такая,
что веет сквозь века светло?
Я жил на улице Тукая— и мне, мальчишке, повезло. Читал его стихи, мечтая прославить камские края. Теперь на улице Тукая
живут сестра и мать моя.
Да все мы—истина святая— кто жаждет родине служить, живет на улице Тукая или хотя б мечтает жить!
Она же—Пушкина и Блока, Джалиля улица... на ней Дердменд метался одиноко и пел Такташ, как соловей.
Есть много всяких разных улиц— во славу денег и войны, но только эта протянулась во всю длину моей страны.
Шумя лесами на раздолье, поставив храмы на крови, напоминает нам, что воля рубля не стоит без любви!
Без совести—и жизни нету.
А без труда—нет ничего...
Поклон великому поэту с сибирской улицы его!
"Мәдәни жомга" егетләре, шигырьне укып та тормастан. безнен ул сан күптән әзер инде, дип котылдылар Аларга үпкәләп булмый, чыннан да бик сон исенә төшкән шул Солнцевнын .. "Ватаным Татарстан" гәзитенә сүз катып карарга туры килде. Монарчы да анын әдәбият-сәнгатькә житди мөнәсәбәте белән танылган абруйлы басма икәнлеге мәгълүм иде. Рәхмәт Асия ханым Юнысовага юбилей санын без дә тапшырдык тапшыруын, шулай да. татарчага “аударттырып" хәзер үк китсрсән. 28 апрельгә куеп булыр, диде (һәм сүзендә торды). Шундый чакта тиз генә “аударырга" әзер торучысын табып булмый бит Кыскасы. Красноярдан Лондон аша урап Казанга кайтып ирешкән әманәт минем жил кәгә күчте дә куйды (югыйсә миндә дә Солнцев кайгысы мыни инде?). Үземнен кайчандыр шигырь язып караганымны искә төшерергә туры килде. Билгеле, саф тәржемә үк түгел, шигырьне озатып йөрүче хаттагы рухны гына азмы-күпме чагылдырырга омтылган экспромт-"инша" булып чыкты
Роман Солнцев (Ренат Суфисв)
Тукай урамы
Кайда яшәсә дә халкым, Туган телгә сыена.
Тукай урамы сузыла Бөтен нлем буена.
Очып кына кайтыр идем,— Казанга юллар ябык.
Ничек кенә кайтыйм икән. Нинди әмәлләр табып?! Миңа юл күрсәтер иде Сөембикә манара.
Биектән, кош күзе белән Карар идем
5. ,к у . м
129
Калама...
Бу—минем Рухым кальгасы, Таныйм әллә кайдан ук. Шигырь телендә сәламлим Бүген Ирек мәйданын.
Бүген Казан урамнары Тукай белән уяна.
Бүген Пушкин урамыннан Тукай дәшә дөньяга.
Тар хәятым читлегеннән "И Туган телем" чыга.
Анда язгы бөреләр дә Саф татарча ачыла.
...Ничек кайтыйм арагызга? Себер урманнарыннан Адашмый чыгар идем лә Казан урамнарына,—
Юлым ябык, ара ерак, Чарам юк. Үткәнемә Хәтер генә тоташтыра Өзелгән җепләремне...
Мин дә бит татар малае,
Мин—Тукай урамыннан. Әле дә сеңелем белән Әнием тора монда. Тукайлы сабый чагым—ул Төшемдә йә уемда.
Тукай урамында яшәп Калдым гомер буена.
Бу—Шигърият урамы ла, Бу—Туган тел урамы. Гөрләвекләр саф татарча Челтерәп ага торганы!
Очып кына кайтыр идем... Искән җилдән көнләшәм: Исә ул Казан ягына,
Ә мин аңа эндәшәм: “Кабул ит тә шигыремне, Илт бәйрәм табынына:
Ул минем горурлыгым да, Илемне сагыну да.
Әйт: улың яши Себердә Тукай урамы булып". ...Язгы күбәләк терелә Саф татарча кагынып.
Май башында Равил Бохарай мина Солнцев-Суфиевтан алган тагын бер хатны җибәрде:
Равиль, салям! Конечно. я рад. что Мударис перевел мое стихотворение. Если не трудно. пусть перешлет его моей маме. а я летом булу у нее Сам сейчас улечу на Север... Адресже мамы такой: Татарстан, Нижнекамск, ул. ТУКАЯ. <...> Ахметовой Салихе Мадьяровне (монда да “Тукай" сүзен зур хәрефтән үзе язган).
Бүтән мәгълүматым юклыктан, “мечтая прославить камские края" дигәненә игътибар итмәстән. Р.Солнцевнын әнисе белән сеңлесе (бәлки апасы?) Казанның Тукай урамында яшидер, дип уйлаган идем. 28 апрель гәзитен күрсәтелгән адрес буенча Түбән Камага җибәрдем. Каршы җавап килмәде, әмма барып ирешкәндер, дип уйлыйм. Улының шигырен үз телендә укыгач. Салиха апаның күңелен нинди кичерешләр биләде икән?
Лондон аша килеп ирешкән әлеге хатында Р.Солнцев. үз дәрәҗәсен белеп кенә, таныш түгел тәрҗемәчегә рәхмәтен дә сиздергән иде:
А вообше пришлет пусть мне что хочет—для журнала. Могу ему и я книжку свою какую-нибудь переслать, если сообщишь мне его адрес. Мой адрес: 660036 Красноярск-36, а/я 8636, Роману Харисовичу Солнцеву.
Билгеле, “почта әрҗәсе" белән элемтәгә керүне мин кирәксенмәдем. Р.Солнцевтан автографлы китап алу яки аның шактый популяр рус әдәби журналында баш редактор икәнлегеннән файдалану ихтыяҗым юк иде. Бары тик аның әтисе дә. минеке кебек үк. Харис исемле булганына гына игътибар иттем.
Шул җәйне ул. хатында ниятләгәнчә. Түбән Камага. Тукай урамына кайткандыр, әнисенең бәхиллеген алып киткәндер дип ышанасы килә...
Чөнки Красноярскидагы 8636 санлы әрҗәдән хатларны укырга хәзер Роман Харисович юк. ул үзе дә. хәтта “юллар ачык" булса да. быелгы Шигырь бәйрәменә кайта алмас инде...
Мөхтәрәм Мөдәррис Вәлиевнең журналыбызга тәкъдим иткән бу язмасы мине дә битараф калдырмады, хатирәләр янартуга сәбәп булды. Язмада безгә мәгълүм булган конкрет шәхесләрнен конкрет бер гамәлләре турында сүз барса да. уйлана китсән, фикер мантыйгы проблемалы аерым бер зур темага этәрә: ул - бер милләт баласы булып туып та. икенче бер милләт телендә ижат иткән (яки мәжбүр булган) каләмдәшләр темасы. Алар бездә байтак. Шуларнын берсе - Ренат Суфиев (Роман Солниев). Ходай гомер һәм мөмкинлек бирсә, татар булып рус телендә ижат иткән замандаш язучылар, аларнын “йолдызлы сәгатьләре" һәм фажигалары турында иркенләбрәк язарга ниятем дә бар Роман Солнцев - 60 нчы еллардан бирле аралашып, хатлашып яшәгән ватандашым. Архивымда анын байтак хатлары саклана Форсаттан файдаланып, 70 еллык юбилеен да истә тотып, анын сонгы хатларының берсен укучыларга тәкъдим итәм Минемчә, үкенү дә, үпкәләү дә. сагыну-ностальгия дә, әрнү дә җитәрлек ул хатта.
Равил Фәйзуллин
Дорогой Равиль, здравствуй!
Вот миновал год, как мы красиво отпраздновали твой юбилей и говорили о том. что и мие тоже пора бы - хотя бы книгами - вернуться на Родину.
Вот миновало два с половиной года, как я получил письмо от какого-то референта Шаймисва. что бабай говорил. что надо бы Солниева нздать в Казани но уны, все тут же забылось. А еще лет пять назад Мухамадиев обешал. обнимал. клялея... И я начинаю понимать, что в наше время все заняты только своимн личными делами Что некогда отдавать дорогое время на других людей Да еше и бумагой делиться, деньгами... издательств мало, а писателей много а еше есть пословииа: с глаз долой - из сердна вон.
И ссли я печатаю в журнале десятки поэтов и прозаиков из Татарстана. пишуших на русском и просто русских, тоделаю это из неистребимои ностальгии но Родннс и еше, наверное. из неистрсбимой глупости Ты издаешъ журнал прн ноддержке государства, бюджета - это совсем другое, нежели я, - мне прнходитея на лоброе дело выпрашнвать деньги у бнзнесменов... зато, иранда, через интернет наш журнал читаст сейчас полмира Но я ведь устаю
Устаю от этой гонки. от чужих пустых обешаний Можст быть. когда умру. н Казани и в самом деле издадуг тоненькую книжку Р Солниена а может быть. н нет И я уже сегодня хочу сказать. дорогой друг. что освобожлаю всех. кто мне что-то обешал, от их обешаний Такая. видно. нынче жнзнь нолчья Всегда можно оправдаться тяготамн этой жизни. Так что забудь н ты. Равиль. что обешал с кем-то поговорить. кого-то үговорить Если за год не нашел пятн МИНУТ, чтобы встрсгиты.я с Валсевой. ю и дальше не найдешь Поклон твоей чудесной жене' Обнимаю Всего
тебе доброго! _
Ренат 15 февраля 2005