Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЕВ

Укучыларыбыз игътибарына бу санда тәкъдим ителә торган төрек галиме һә м әдибе Ф Күпрезезадәнең Габдухза Тукаев " исемле мәкаләсе безнең фәнни-әдәби хезмәтләрдә еш искә азынса да. матбугатта басылганы юк иде әле "Төрек йорты "нда—"Төрекләр файдасына эшли Унбиш көндә бер чыга шигаре белән ачылып. Йосыф Акчура кебек зыялыларыбыз исеме белән бәйле мәгълүм журналда 1913 езда басылган бу мәказә боек шагыйрь турында—вафат ы уңаеннан чит игзәрдә дөнья күргән һәм аның иҗатының зурлыгын ачкан беренче мәказазәрдән Автор татар әдәбиятын—үзе язганча. Шимаз торекзәре дөньясын яхшы белүен күрсәтә, фикерләрендә замандаииары М. Бигиен. Г Исхакый. 3 Вәлиди С. Сүнчәләйләрнең язганнарына таяна Татар шигыре үсеше турында әйткәннәрендә бәхәсле урыннарга да юлыгабыз. Г Ибраһимовның Татар шагыйрьләре "ндәге (әле ул чакта бу китап басылмаган да. ) кебек Г Тукай иҗатын, лирикасын "саф сәнгать җәһәтеннән карап. аң.замаү очраклары да юк түгел. Шул ук вакытта гаму мторки мәдәни дөнья безон бәйләнешле бик кызыклы күзәтүләре дә бар
Бүгенге укучы өчен бу мәказә. һичшиксез, әһәмияте тарихи-әдәби бер ядкарь булыр дип уйлыйбыз.
Күпрелезадә
ГАБДУЛЛА ТУКАЕВ
Ошбу ел барча төрекләргә хәвеф-хәтәре белән килде, кайгы-хәсрәт китерде Күп гасырлардан бирле саф каннарыбыз белән юылган мөкатдәс җирләребезне югалту гына җитмәгәндәй, милләтнең бөек затлары да берәм-берәм арабыздан китеп барды. Хәлбуки, ятим мәгьнәвиятебезнен караңгы күгендә, безгә юаныч һәм сәгадәт юлларын күрсәтердәй йолдызлар бик сш туып тормый' Босфор буйлары Вәфикъ Паша. Әхмәд Мидхәт кебекләрне бирүдә никадәр саран булса. Идел буен ла Габделкаюм. Тукаевка тиңнәрне мәйданга китерүдә аннан юмартрак дип булмый Бу кытлыктан котылып, киләчәккә олы кешеләр әзерләп бирергә теләсәк, башта хәзерге боскләребезнен матәмен тотарга өйрәник.
Иксез-чиксез ак кар диңгезенә охшаган салкын Идел буйларында гомер кичергән ыругдашларыбыз, күренә ки. олы шәхесләрен безгә караганда җылырак һәм самимирак кайгырталар Боек шагыйрьләре Габдулла Тукаевка карата Шимал төрек матбугаты, андагы төрек фикер вә каләм ияләре, бигрәк тә яшь егет-кызлар күрсәткән мәхәббәт һәм баглылык Волга буенда милли вөҗданның Истанбулга караганда куәтлерәк икәнен аңлатты. Газеталар, рисалаләр атналар, айлар дәвачыңда Тукаев. аның тормышы һәм әсәрләре турында янап торды нларәханәләргә һәр яктан меңәрләгән тәгьзия телеграммалары килде; шагыйрьнең басылган әсәрләре сатылып бетте; хәтта Тукаевка багышлап кайбер хәйрия чаралары да үткәрелде Милли вөҗдан барлыгын моннан да ачык итеп күрсәтә торган башка нәрсә юк Күңелләрендә миллилек тойгылары кузгалган меңләгән кешедән оешкан матәм
процессиясе милли шагыйрьләренең җәсәденә чәчәкләр, рухына фатихалар бүләк иткәндә, инде төрекләрнең дә мәдәният һәм кешелек юлына аяк басуын исбат
итте.
Бөек Ислам фикер ияләреннән Муса әфәнде Бигиев Тукаевнын вафаты уңаеннан нәшер иткән мәкаләсендә Шимал төрекләренең соңгы егерме биш еллык үсеш- тәрәккыятен ике жанлы мисалда күрсәтеп бирә:
Русиядәге төрекләрнең беренче уяну хәбәрчеләреннән булган остаз Шиһабеддин Мәрҗани моннан егерме биш ел элек сиксән яшендә вафат булган чакта, беркем дә бу вакыйгага әһәмият бирмәгән, женаза мәрасиме үтә дә гади булган, хәтта кайбер жаһил мөдәррисләр: "Динсез шигыйнын женазасына бармагыз!"—дип коткы салган иде. Муса әфәнде бу хатирәне жан ачысы белән сөйли һәм шушы сонгы вакыйгалар белән чагыштырганнан соң: "Шагыйрь үлде, ләкин милләт терелде!"— дип. шатлыклы аваз сала. Шул ук вакытта, мөхтәрәм галимнең бу хосуста Шимал төрекләренә юнәлтелгән авыр бер шелтәсе дә булып, анысы да бик хаклы: “Быел Ислам дөньясы өстенә хәвеф-хәтәр ябырылган, милләтнең намусы вә гыйззәте тапталган хәлдә, мона бер дә пошынмыйча, гап-гади бер кешегә матәм тоту, әгәр тәкълидтән булса, мәгънәсез; әгәр житди булса—милләтнең башка мәсьәләләргә карата ваемсыз һәм гамьсез булуын күрсәтү җәһәтеннән—фаҗигадер. Өстәвенә, яшь шагыйрь исән чакта аны бар дип тә белмәгән, авыр яшәү шартларын күрергә теләмәгән бәндәләрнең, ул вафат булгач, кайгырган кыяфәт чыгаруга ни хаклары бар?" Менә шундый авыр ике сорау. Беренчесе, безнең Рум илендәге фаҗигабезгә кагылышлы булганга, бәгырьне бигрәк тә телгәли. Төрекләр моңарчы бер-берсенен кайгыларына да. шатлыкларына да гамьсез калдылар, бер-берен уйламадылар, белмәделәр, аңламадылар. Инде моннан соң туганлык җепләрен барласалар һәм мәдәният хәятында бергә атласалар ни булган!? Авыр чакта милләтләр дә. кешеләр кебек үк. юануга мохтаж: мондый вакытта хәтта бергәләп күз яшьләре түгү дә ике арада куәтле һәм онытылмас туганлык җепләре суза ала!
Шимал төрекләренең бөек шагыйре, 25-26 яшендә карангы бер хастаханә куышында юксыллык һәм яшәү авырлыгыннан жан тәслим кылгач. Идел буйларыннан Кара диңгез ярларынача гомуми бер матәм фөрьяды купты. Милли шагыйрьләренең яп-яшь килеш үлеп китүе, әле яна гына туып килгән Шимал төрек әдәбияты өчен гаҗәп зур югалту иде: шуңа күрә кирәк матбугат һәм каләм әһелләренең, кирәк яшь буынның бу фажига каршында тирән өметсезлек һәм матәмгә бирелүе, аларнын бөек шагыйрьләрен, үлеменнән сон булса да. тәкъдир итү биеклегенә менүен күрсәтте.
Тукаевнын вафаты Истанбул фикер һәм әдәбият галәмендә үтә ваемсыз каршыланды: халыкка һәм зыялыларга Төрек миллияте нигезләрен җиткерү юлында хезмәт куйган “Төрек Йорды" белән “Төрек Учагын" санамаганда, матбугатта һәм каләм әһелләре арасында бу мөһим вакыйгага илтифат итүче булмады диярлек. Көндәлек гәзитәләр бер-ике юллык тәгъзияләр белән чикләнде. Бары “Тасвире әфкяр" белән “Ислам дөньясы" гына Тукаевка берничә багана аердылар Монын сәбәбен җентекләп тикшереп торуга хаҗәт юк дип саныйм, укучы һәм мөхәррирләрнең милли вөҗданнан мәхрүм булуы, аларнын Төрек галәмендә барган вакыйгаларны лаеклы рәвештә күзәтеп баруына киртә тәшкил итә. Муса әфәнденең Шимал төрекләренә адреслаган гаепләвен без монда Жәнүб төрекләренә дә юнәлтә алабыз. Әмма ләкин Төреклекнең ни икәнен аңламаган күпчелек янәшәсендә яшь, энергияле, миллиятпәрвәр яна бер буын җитлегеп килүен күрмәмешкә салынып булмый. Соңгылары Төреклек галәмендә барган һәр вакыйганы бөтен вөҗданнары белән күзәтеп бара башладылар. “Йорт" бу нөсхәсен шушы агымның бер галәмәте буларак чыгарган кебек, мин дә бу юлларны шуларнын бер вәкиле сыйфатында язам.
Тукаевнын гомер юлы һәм әсәрләре хакында җитди күзәтүләр язар өчен, танырга тиешмен, һич кенә дә сәлахиятем юк. Шимал төрекләренең фикри һәм әдәби хәрәкәтләрен әле яңа гына күзәтә башлаган кебек, Шимал шивәсе белән танышуыбыз да күптән түгел. Шуна күрә, никадәр бу мөһим мәсьәләнең лаеклы каләм тарафыннан язылуын теләсәм дә. кайбер сәбәпләр бу авыр вазыйфаны минем
җилкәгә аударып калдырды.
Габдулла Тукаевнын 25-26 еллык гомере башыннан ахырынача хәсрәт сәхнәләреннән гыйбарәт дип әйтергә була Ата мәхәббәте, ана шәфкате, гаилә тәрбиясе кебек һәр баланын рухына җылы өргән, кешедә ин татлы хатирәләр калдырган сәгадәтләр мескен шагыйрьгә бөтенләй таныш түгел. Үги аталар, чит-ят гаиләләрдә, үзен сөеп иркәләрдәй, күз яшьләрен шәфкатьле куллары белән сөртердәй рухлардан мәхрүм булып үскәнгә. Тукаевнын йөрәгендә шәхси сөюләргә карата бушлык хасил булып, әлеге бушлыкны ул милләт мәхәббәте белән тутырган. Тормышта шәхси сәгадәтләр булмавын бик ачы сурәттә татыган шагыйрьдә нарцисслык, эгоизм галәмәтләре чалымланмыйча. фәкать вә фәкать милләт кайгысына гына урын булуы гаять табигыйдер
Тукаев “Исемдә калганнар" дип аталган 38-40 битлек бер чәчмә әсәрендә гомеренең тәүге елларын гади, садә тел белән күнелгә үткәзерлек итеп хикәяли.
Бу әсәрнен икенче кисәге язылып чыкмаганга күрә, кызганыч, шагыйрьнен сонгы еллары хакында системага салынган мәгълүматка ия түгелбез. Шулай да. көндәлек газеталарда, төрле рисаләләрдә әлеге елларга караган бик күп хатирәләр нәшер ителгәнгә, алардан бу хосуста файдалану мөмкин булды
Габдулла Тукаев милади 1886 нчы елда Казан тирәсендәге Кушлавыч авылында туган. Атасы—Мөхәммәдгалим мулла углы Мөхәммәдгариф мулла. 14-15 яшьләрдә үк Кашгар мәдрәсәсенә киткән, анда сабагын тәмамлагач, туган авылына кайтып, мулла булган гап-гади бер адәм
Гариф мулла, беренче хатыны үлгәннән сон. Өчиле авылынын Зиннәтулла кызы Мәмдүдәне хәләл җефетлеккә алып, ошбу никахтан Габдулла Тукаев дөньяга килгән Кара бәхет шагыйрьне туганнан бирле озата килгән биш айлык чагында атасы вафат булган. Ул вакытта Гариф мулланын ата-анасы инде күптән мәрхүм булганга. Мәмдүдә ятим бала белән япа-ялгыз торып калган Тик бераздан ул Саена авылы имамына кияүгә баргач. Габдулланың ятимлегенә үксезлек тә өстәлгән ул Шәрифә исемле бер ярлы карчык карамагында калган Габдулла карчык йортында ялгыз башы михнәт чиккән бер вакытта, никахына якынча бер ел узуга, анасы аны үзе янына алдырган.
Бәхетсез сабый анасынын шәфкать канатлары астында озак юана алмаган Саснага килүенә күп тә үтмәстән, анасы вафат булгач, үги атасы аны Өчилегә. үлгән анасынын гаиләсенә илтеп тапшырган. Ләкин болай да иште булган бу гаиләдә Габдулланы кем кайгыртсын’ Бу йортта үткән ялгыз, үги көннәрдән шагыйрь күнелендә бер генә хатирә. Саҗидә апа исемле кечкенә кызнын хатирәсе генә сакланып калган.
Бу гаилә фәкыйрьлек һәм мескенлектән иза чиккәнгә. Габдулланы Казанга барган бер кешегә биреп җибәрергә мәҗбүр булганнар Ул кеше баланы Казанга китереп. Печән базарында Мөхәммәдвәли исемле кешегә асрамага биреп калдырган Шагыйрь бу кеше белән хатыны Газизәне азмы-күпме мәхәббәт илә искә алып, хатирәләрендә аларны "әти. әни" дип атый Әмма бу чорга караган хатирәләре билгесезлек пәрдәсе артында калганга, шагыйрь кирәк бу нәкый! аны кирәк Мөхәммәдвәли белән Газизәнен хасталангач "Без үлсәк, бу бала нишләр’" дигән фикергә бирелеп, үзен кабат Өчилегә озатуларын, соңыннан андагыларның > гтыкка бала бирәбез дип тирә-як авылларга хәбәр таратуларын һәрвакы! билгесез үткән заман формалары белән хикәяли Дөрестән дә. “Исемдә калганнарны укыын кеше, моннан соңгы вакыйгаларнын шагыйрь хәтерендә бик ачык саклануын язу стиленнән үк чамалый ала.
Тукаев Өчиледә озак тормаган, шул тирәдәге Кырлай авылынын Сәгъди исемле хәлле генә, галиҗәнап бер адәм аны балалыкка алган. Сәгъдинен Саҗидә һәм Сабира исемле икс кызы, яхшы күнеллс бер хатыны булган I укаев ал арда үткәр! ән гомере, бигрәк тә Сәгъдинен кин күнеллелеге турында хатнрәләрендә ихтирам һәм мәхәббәт белән искә ала Өчилсдәге фәкыйрь тормыштан котылып, әзме күпме рәхәткә туену бәхетсез балага аеруча зур куаныч китергән Ләкин сәгадәтле мизгелләр кочагында озак назланырга ирек бирмәгән кара бәхете аны бу юлы да куып тоткан иртән изрәп йоклаган чагында колагына “Сабира апан үлде, син һаман йоклап ятасын
Тор!"—дигән дәһшәтле фөрьяд килеп бәрелгән. Ә берничә көн үтүгә, үги анасының иренә дәшеп, бу кайгыны “үги бала шомлыгы"на кайтарып калдырырга тырышуын Габдулла үзе ишетеп торган. Киң күңелле Сәгъди абзый андый нәрсәләргә артык әһәмият бирмәсә дә, Габдулла шул көннән бирле хатынның гаепләү объектына әверелеп калган.
Шул кышны Габдулланы мәктәпкә биргәннәр. Авыл имамы Фәтхерахман хәзрәт хатыны кызлар белән бергә Габдуллага да сабак бирә башлаган. Зирәк бала шул кышта ук әлифба һәм иман шартын зиһененә алган. Киләсе елның җәе Габдулланың тормышында, бәлки, иң бәхетле чор булгандыр. Шагыйрь хатирәләрендә бу чәчәкле фасылны сокланып, бөтен гүзәллекләрен күрсәтеп тасвир кыла. Бу жәйдә Сәгъди абзыйның Садретдин исемле баласы туган. Укулар башлангач, Габдулланы ирләр мәктәбенә биргәннәр, анда ул “Кисекбаш” китабын укыган, тырыш һәм зирәк булуы сәбәпле, ялкаурак шәкертләргә сабак та бирә башлаган. Габдулла Сәгъди абзыйларда ике еллап торган: ул вакыт эчендә Сабирадан кала Саҗидә дә үлеп киткән. Сәгъди абзыйның аягы аксаган. Үги анасы бу хәсрәтләрне, бер гаепсезгә. үксез баладан күргән...
Көз җиткәч, көннәрдән бер көнне Габдулла “Рисаләи Газизә" укып утырганда, өйгә Бәдретдин исемле бер Кушлавыч кешесе килеп кергән. Сәгъди белән хатыны өйдә туры килмәгәнгә. Габдулланы алар артыннан йөгерткән. Дәррәү өйгә кайтып кергән ир белән хатынга билгесез кунак: “Мин Кушлавычтан булам. Бу сабый— авылыбыз мулласының мәхдүме. Без аны кайчаннан бирле эзләп тә. таба алмый йөри идек. Җаек шәһәрендә аның иргә барган апасы тора, сорыйлар, баланы шунда илтеп тапшырмакчымын."—дигән. Өч ел дәвамында карап үстергән баланы биреп җибәрү Сәгъдигә дә. хатынына да җинел булмаган, баштарак ризалашмыйча торганнар, ләкин Бәдретдин төрлечә яный башлагач, бирергә мәҗбүр булганнар. Габдуллага карап: “Безне онытма! Безне онытма!"—дип хушлашканнар. Инде кич җитеп, караңгы төшә башлаган...
Юлда Өчиле аркылы үтеп. Кушлавычка. Бәдринен өенә килеп туктаганнар. Анын Гайшә исемле җитез генә хатыны. Камалетдин исемле ундүрт яшьлек улы һәм Кәшифә исемле уникедәге кызы булган. Авылнын шактый көр тормышлы кешеләреннән булган Бәдринен өендә яшәгәндә Габдулла кулына эләккән “Фәвакиһел жөләса" китабын укыган, кышын мәктәпкә сабакка йөргән. Габдулла кирәк белеме, кирәк әдәп-әхлагы белән мулла улы булуын һәркайда исбат иткән. Хәтта берсендә авылнын байларыннан булган Садыйк исемле кешенең, исерек булганга, сәламенә җавап кайтармаган. Сәбәбен сораганнарга: "Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма!” бәйтен укыган. Ниһаять, кыш җиткәч, аны Казанга алып китеп, аннан унсигез көндә Жаек каласына илтеп җиткергәннәр.
Хатирәләренең беренче кисәге шушы урында өзелгәнгә, моннан сонгы шәхси тормышында ниләр булганын яхшылап белмибез. Шуна күрә, шәкертлек еллары һәм иҗат тормышы турында сөйләү белән генә чикләнергә мәҗбүрбез.
Тукаев Җаек каласына килгәннән алып. 1906 нчы азакларына кадәр “Мәдрәсәи Мотыйгия"дә укыган. Хөррият вә тәрәккыяткә мөкиббәнлегендә. милләтпәрвәрлегендә. кыскасы, шагыйрьнен фикер җәһәтеннән үсү һәм камилләшүендә бу мәдрәсәнең тәэсире искиткеч зур булган. Мотыйгулла әфәнде исемле. Мисырда укып кайткан, яңа фикерле бер мөдәррис карамагында булган бу мәхәлләгә рус. төрек һәм гарәп гәзитәләре килеп торган, шәкертләр, бигрәк тә Габдулла әфәнде аларны зур кызыксыну белән күзәтеп барган 1902-1903 уку елында мәдрәсәгә Истанбулда укыган зирәк, хөр фикерле бер шәкерт килгән. Анын тәэсирендә Тукаев төрек роман һәм шигырьләрен, руслардан Пушкин белән Лермонтовның әсәрләрен зур кызыксыну һәм ләззәтләнү кичереп укый башлаган. Мотыйгия мәдрәсәсендә бнш-алты айлап кына торып киткән ул шәкертне Тукаев һәрдаим хөрмәт вә мәхәббәт илә искә ала.
1905 нче елда. Шимал төрек әдәбиятының ин бәрәкәтле дәверен башлап җибәргән, казый Ризаэлдин бин Фәхреддиннен "Сәлимә"се таралган 1895 нче ел хәрәкәте җимешләрен биргән бер дәвердә. “Фикер" гәзитәсендә “Мужик йокысы" исемле урысчадан тәрҗемә бер шигырь астында “Җаек шәһәрендә Мәдрәсәи
Мотыйгия таләбәсеннән Габдулла бин Мөхәммәлгариф Тукаев” имзасы пәйла була. Үзенчәлекле, кабатланмас бер шагыйрьнең ижат җимеше булган бу нәрсатәр. әкренләп башка йөзләгән әсәрләр арасыннан аерылып, биеккә күтәрелә. “Габдулла Тукаев" исеме ихтирам белән телгә атына башлый. “Нур"ла, "Әл гасрел жәдил"тә дәвамлы басылып килгән әсәрләре яшь шагыйрьгә олы лан китерә, бик күп гәзитә вә рисатәләрдә анын шигырьләре күренә башлый. Казанда басылган шигырь мәҗмугаларын һәркем, бигрәк тә яшьләр ябырылып укыйлар "Мөхәммәдия "Әнвәрел гашыйкыйн" кебек әсәрләр йогынтысында шигырьләрен башта Госманлы шивәсендә язган Тукаев. әкренләп халык шивәсенә якыная, телен гарәп һәм фарсы сүзләреннән тазарта, шулай итеп кин катлау укучыга мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ирешә.
Тукаев тамак туйдыру хакына бик яшьли мәгыйшәт мәйланына аяк баса: башта Уральскидә, сонга таба Казанда төрле гәзитатәрдә эшләргә, авыр хезмәтләр башкарырга мәҗбүр була. Гәзитәчелек эше тамакны бик чамалы туйдырса ла. азгынлык һәм фәкыйрьлек, тәртипсез тормышка илтүче факторларның ин олыларыннан санала. Организмын кимергән куркыныч авыру озак вакытлы ял һәм дәвалану таләп иткән хәлдә, фәкыйрьлек вә юксыллык аны хастаханә түшәкләренә егылганчы эшләргә мәҗбүр итә Тукаевнын үзен нинди язмыш көткәнен белгән килеш, карангы һәм өметсез хастаханә почмакларында үлем көтеп ятуы һәм үзеннән һәр минут саен ерагая барганын күргән тормыш-яшәешкә нәфрәт тулы үпкатәр яудыруы—никадәр фаҗигале күренеш'
Шимал төрекләренең бөек шагыйре. Клячкин хастаханәсенең бер хөҗрәсендә, икенче апрель көнне күзләрен фани дөньяга йомды Бу кайгылы хәбәр шәһәр буйлап җәелүгә үк гыйлем һәм фикер әһелләреннән ун кешелек төркем оештырылды Бу төркем рәттән ике көн җыелып, апрельнын дүртесендә үткәреләчәк җеназа мәрасимен карарлаштырды һәм һәр тарафка хәбәрләр җибәрелде Бөек милли шагыйрьнең җеназасын үткәрү милләт өстендәге бурыч булганга, мәрхүмнән калган 500 сумлап акчага кагылмыйча, халык ярдәме белән кирәкле сумма җыелды Ул көнне мәрхүм вафат булган бүлмәдә яшь шәкертләр Коръән укыды, халык сөекле шагыйрьләрен сонгы тапкыр күрергә дип агылды
Иртәгесе кон Шимал төрекләренең милли тарихында мөһим бер көн булды Иртән чыккан гәзитәләр кара кысалар эчендә бөек шагыйрьнен вафаты хәбәрен кайгылы сүзләр белән язып чыкты, гәзитә идарәләре һәм китап нәшриятлары җеназа мәрасиме мөнәсәбәте белән ул көнне ябык торды Мәетнен гәүдәсе өйлә намазыннан сон сәгать бердә хастаханәдән чыгарылыр! а тиеш булганга, х&тык сәгать унда бу тирәгә җыелыша башлады Ниһаять, сәгать бердә мәетне Коръән аятьләре укып һәм тәһлилләр әйтеп, хастаханәдән алып чыктылар Шагыйрь гәзитә һәм нәшриятлар клублар, шәкертләр, артистлар бүләк иткән ак чәчәк бәйләмнәре арасында сүзсез һәм хәрәкәтсез ята. Йөзе сулган. Чәчәк бәйләмнәре өстенә бик күп нәрсәләр, хәтта шагыйрьнен үз шигырьләреннән кайбер өзекләр язылган
Женаза намазы кылынып. мәетнен гәүдәсе меңләгән кешелек мәһабәт җәмәгать
тарафыннан мәңгелек капкасына китерелгәннән һәм Коръән аятьләре укылганнан сон, табут өстендәге чәчәкләр кабер өстенә куелды Ниһаять. Габдулла Гыйсмәт» Фәхрелислам Агиев. Шәехгаттар Иманасв. Гыйльметдин Шәрәф әфәнделәр тарафыннан мәрхүмнен бөеклеге, милләтенә кылган хезмәтләре хакынлы нотыклар тотылды догалар УКЫЛДЫ Мәрасимгә катнашкан яшь кызлар, хатыннар, картлар, шәкертләр һәм мөгаллимнәр олуг шагыйрьләренең рухына фатихалар багышлаган чакта, барлык күңелләр аркылы бу вакытсыз югалтудан туган гомуми бер сагыш һәм хәсрәт ташкыны кичә иле
Шимал төрек әдипләреннән Гаяз Исхакый әфәнде бер чыгышында, төньяктагы ыруглашларыбызнын яшь һәм куәтле әдәбияты турында сүз йөрткәндә чәчмә асэрларда төп өч сыйфат барлыгы турында айткаи идг ДЕМОКРАТЛЫК (ХАЛЫКЧАНЛЫК). ТАРТЫШУ, МӘСЛӘККӘ ХЕЗМӘТ Мина калса, бу сыйфатлар Шимал торскпарснсн юа асарларена да тас Габдулла Тукаевнын бар тык шигырмаренла. нитеше. шушы өч сыйфат шунда ук куна барела Уп шигырьларс-н -Мияубика-да. -Энже бөртектаре-ңле булганча, йа баттар өчен я».
йә булмаса гади халыкка хөррият, кешелек, хатын-кызлар иреге, милләтпәрвәрлек төшенчәләрен сеңдерү өчен ижат итә: ә кайчак. “Печән базары нда. Осуле кадимче"дә күренгәнчә, җаһил һәм фанатик муллалар, милләткә файдасы тимәгән байларны фаш итү максатын алга куя. Әйтергә кирәк. Габдулла Тукаевнын өстен һәм кимчелекле яклары ни булса, бөтен Шимал төрек әдәбияты өчен уртак булган өстенлек һәм кимчелекләр дә нәкъ шулар.
Габдулла Тукаевнын фикер үсешендә, әсәрләренең асылы һәм өслүбендә башлыча ике тәэсир күзгә чалына: беренчедән, иске мәдрәсә ысулыннан ядкарь булып калган “Мөхәммәдия"ләр. "Әнвәрел гашыйкыйн"нар тәэсире: икенчедән, рус демократик әдәбиятының. Пушкин һәм Лермонтовларның йогынтысы Тәэсирләрнең беренче күбрәк тел һәм бәянда. икенчесе фикер һәм уй сөрешендә күренә. Шагыйрь кулланган вәзенләр. бигрәк тә тәүге әсәрләренең өслүбе. Идел буенын классик китабы булган “Әнвәрел гашыйкыйн'Та бик якын:
Шигырә чук иттем һәвәс кальбем илә. җанымлә бән.
Чөнки иттем ифтиракъ җанымлә. җананымпә бән.
У гүзәл гыйшкында әшгар сыйләмәге халисән,
Кәндемә мөнис идендем кальбе гирьянымлә бән.
Улды яр агъярә яр һәм улды кальбем тарумар.
Иштә, яздым шигъреме күздән акан канымлә бән.
Телнен гаруз вәзененә иярүдәге гаҗизлеге һәм шуның нәтиҗәсе буларак ималәләр. зөхафларның күплеге әдәбиятыбызның Гашыйк Пашадан соңгы дәверен хәтерләтә. Ләкин Тукаев Госманлы шивәсендә шигырь язуын озак дәвам итмәде, рус әдәбияты тәэсирендә Шимал төрек фикер ияләренең барысында да диярлек булган халыкчанлык, гади халыкка йөз тоту, аның телен куллану теләге Тукаевта да баш калкытты. Үзе үк "Бер татар шагыйренең сүзләре" исемле шигырендә язганча, ул Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алып, халык телен куллана, милләткә хитаб кыла башлый. Беренче җыентыгына кергән "Шагыйрь вә Хатиф". "Гыйшык бу йаГ. "Күңел". "Әй каләм!". "Ифтиракъ соңында”. "Дәрдмәнд дәгелмием?". "Тәрбияи әтфалә". "Пушкинә". "Японияны мөселман итәчәк голәмә нәрәдә?" кебек әсәрләр шушы сәбәптән башка җыентыкларда сирәгрәк очрыйлар.
Иҗат мәйданына аяк басканда ук "Бөтен уеның иртә-кич милләте хакында булуын, милләт һәм миллиятен җиһаннарга да алмашмаячагын, милли шагыйрь булырга ниятләгәнен" әйтеп килгән Тукаев. шул вакытта ук инде рус гавам әдәбиятына, мужикны падишаһ дип белгән адәмнәрнең фикерләренә мөкиббәнлеген күрсәткән иде. Үз гомерендә һич шәфкать вә наз күрмәгәнгә, шәхси ләззәтләр барлыгын танырга теләмәгән бу галиҗәнап шагыйрь “Ләззәт вә тат нәрәдә?" дип исемләнгән тезмә әсәрендә чын халык шагыйре булуын бөтен ачыклыгы белән исбат итә: ләззәт һәм сәгадәтне бик күп гүзәл нәрсәләрдә, гыйшык вә кавышуда, абелхәят (тереклек суы) эчүдә, чикләнмәгән иректә, бер кавемгә баш булуда, хөкемдарлыкта, өйләнүдә, гаскәр башларының канлы җиңүләрендә эзләгәннән соң. ниһаять, аны милләткә хезмәт итүдә таба. Тормышта һичнинди шәхси бәхет эзләмичә, фәкать милләт кайгылары өчен кайгырган бу яшь шагыйрь эгоизмнан шулкадәр ерак тора ки. сәнгать таләпләренә иярүне уйлап та бирми, һәм үзенә яшәү максаты итеп алган милләткә хезмәттән гайре берни дә аның зиһенен мәшгуль кылмый. Аның гавам теле куллануы фәкать шушы милләткә хезмәт идеясенә бәйле.
Тукаев милләтенең үсеш-алгарышын кайгыртканга, ошбу максатка киртә булган теләсә кайсы нәрсәгә һөҗүмнән, осуле кадимчеләргә каршы аяусыз көрәштән, җаһил муллаларны мыскыллау һәм рисвай кылудан чирканмады. "Мәчетләрне базарга әйләндереп, гавамга гамәл саткан, ахирәтне дөньяга алмаштырып сәүдә кылган, иске яһүди кыйссаларын халыкка дин дип тәкъдим иткән, чын фидакарьләрне бар кеше алдында динсез дип тамгалаган" җаһил сафсатачыларга “Житәр. инсаф кылыгыз, кирәк инсаф, оятсызлар!" хитабын ыргыту: читлек артында, капчык эчендә кешелектән чыккан мәхлукларга охшаган хатыннарга хөррият таләп итү яшь шагыйрь өчен зур бер мәдәни батырлык дигән сүз. Болай хәрәкәт кылган
кеше фанатикларның кимсетү-тешләүләренә. динсезлектә гаепләүләренә түзеп торырга мәжбүр. Әмма Тукаев милләте өчен теләсә нинди авырлыкка түзәргә әзер торган куәтле һәм фидакарь шәхес иде. “И каләм'" исемле шигырендә “Аурупаны гарешләргә кадәр күтәреп, безне ник жир төбенә төшердең9 Милләтнең бу хәле язылганмы тәкъдир китабына, анын бөтен гомере шулай рисвайлыкта үтәрме?”сорауларын куйганнан сон:
Бакма һич кәс хәтеренә, милләтең дәрденә бак.
Бәддога, явыз догая һәр заман асма калак.
И каләм, сәндән килер һәп бәхтемез. икъбалемез,
Бәкләнер дүрт күз илә лотфыңОа истикъбалемез Кәчмәсен карангылыкта маһемез һәм салемез.
Гафилез без. җаһилез' Вай хоп&иез. вай хәлеме 1' һәр тараф мослимләре бер-бер итәрләр аһ у ваһ Нә сәбәпле көлде безә бәйлә бер бәхте сияһ Әйлә ярдәм безгә һәр дом. әй калә м, кыл мәрхәмәт Рәфгъ улынсын җөмлә хәсрәт, фәкър вә хәкьр. мәскәнәт
эндәше белән каләм ияләренең никадәр какшамас һәм асыл мәсләк тотарга тиешлекләрен искәртә.
Нәкъ шулай ук, “Мөхәрриргә" шигырендә дә. тирә-якта купкан тавыш-гаугаларга, каршы әйтелгән сүзләргә әһәмият бирмәскә, фәкать киләчәк турында гына уйларга кирәк дигән фикер уздыра. “Әй мөхәррир' Сина динсез дисазәр. кайгырма' Сина агу биргәнгә, син бал бир! Дошманын жаһилләр булу белән горурланырга кирәк, син гыйлем әһелләренең үзенне дус күргәннәрен бел. шул житә Хаклык яклы булганнар һәркайчан каһәрләнер, ләкин милләт киләчәктә хаклыкның кайда икәнен анлар. Сине жаһилләр мактасын дисән. бар мәчеткә, монафикълык кыл. гамаз сат; шул чакта сина беркем дә дәһри димәс" Хакыйкатьтә, дөрес һәм хөр булган ошбу фикерләү рәвешенен. бер үк вакытта гаять галижәнап булуын да әйтергә кирәк Чын милләт хадимнәре эгоизмнан никадәр өстен торалар' Без ин боек һәм фидакарь дип санаган милләт хадимнәренен шәхси мәнфәгатьләр дигәндә милләткә, анын проблемаларына никадәр гамьсез караганнарын сш күргәнгә, бу асыл төрек шагыйре күрсәткән бөеклек каршында хәйранлык катыш хөрмәт белән иеләбез Тукаев. Күл Тәгин ташларына чокып язылган, фидакарьлек һәм мнлләтпәрвәрлек принципларына искиткеч дәрәжәлә тугрылыгы белән хакыйкый бер төрек базасы икәнлеге күрсәтә!
Тукаев милләтенә яна рух. яна тормыш өрү өчен көрәшкән чакта очраган һөжүмнәргә сүзсез генә сабыр итү белән чикләнми, анын яшь һәм куәтле рухы муллаларның жаһиллеге, акылсызлыгын фаш итәр, диндарлыгына тап төшерергә тырышучылардан көләрлек дәрәжәлә киндер. Бу кинлек анын үз рухыннан түгел, милләтнең яшь һәм таза рухыннан күтәрелә “Мулланын шикаяте . Яна Кисекбаш”. “Осуле кадимче"-жаһиллек вә фанатизмга каршы үткен һәм тәэсирле сатира. Элекке заманда үзенен ихтирам ителүен, кая гына барса да сый-хөрмәт күрүен, халык надан булганда, болганчык сула балык тотуын искә төшереп зар елаган мулла—җиһандагы бар гыйлем “Кисекбаш" һәм “Әнвәрел гашикыйн га сыеп беткән дип инанган чалмалы жаһилләр сыйныфынын парлак бер вәкиле Гаязәфәнде проза турында сөйләгәндә: “Тормыш-яшәешебезнен якты көзгесе булган әдәбиятыбызда искс-яна бәрелешенең бөтен этаплары күренә: анда хатын-кыз мәсьәләсе мәйданга чыга, хатын-кызларнын хокукларын бетерү һәм саклау тарафдарлары бәрелешә Анда мәктәп - мәдрәсәләр мәсьәләсе ачыла, кадимче-жәдитче гаугалары күренә, анда хорафат сакчылары белән позитив фән яклылар көрәшә Кыскасы, проза башыннан ахырынача низаг һәм тартышудан гыйбарәг. —дигән иде Тукаев әсәрләре Гаяз әфәнденең әлеге бәяләмәсеннән читтә кала алмый Сәнгатьнсн ижтимагый файда кззтерергә тиешлегенә рус һәм азман романтиклары белән бертигез дәрәжәлә инанган яшь шагыйрь, кайсы темага гына язса да. мотлак рәвештә берәр гамәли файда эзли Шуңа күрә, анын шигырьләрендә баштан ахыргача көрәш, гартыш. хәрәкәт һәм хәят
бар Тукаевта хисси, шәхси, гыйшык турында язылган шигырьләр юк дәрәҗәсендә сирәк һәм әһәмиятсездер. Асылда, ана кыйммәт биргән ин төп нәрсә нәкъ менә шушы гайре шәхсилеге, әсәрләренең гавам яшәешенә яхшы һәм тугры көзге булуы, бер сүз белән әйткәндә, гамәли файдасыдыр. Саф сәнгать ноктасыннан карасак. Тукайның урыны күпкә, бик күпкә түбән тәгәрәргә мөмкин!
Шигырьләрен язганда, Шимал төрекләренең барча фикер һәм каләм ияләре кебек үк. сәнгать турында уйлап та бакмаган Тукаев, матди җисеменең зәгыйфьлегенә дә карамастан, гомер юлында очраган кайгы-хәсрәтләр каршында һич кенә дә өметсез түгел. Милләте өстенә яуган бәла-каза вә афәтләрне күтәрә алмыйча, өметсезлеккә бирелеп, дөньяда хаклык юк дигән: хаксыз дөньяда яшәгәнче, Хак Тәгалә хозурына кайтуны өстен күргән бу шагыйрь, пессимизмның яна аякка басып килгән бер милләт өчен ни дәрәжәдә агулы бер азык икәнен белгәнгә күрә, әсәрләрендә һәрдаим ышаныч, яшәү дәрте, өмет төшенчәләрен алга сөрә. Мәсәлән бер рус шагыйреннән тәржемә иткән "Кемнән ярдәм көтәргә" шигырендә кешенең ярдәмне бары үз-үзеннән генә көтәргә тиешлеген әйтә; “Өмид” шигырендә "Чыкчы и фикрем кояшы, китсен өстеңнән болыт!” дип фөрьяд кыла: “Шәкерт яхуд бер тәсадеф"ендә "Аллаһнын шәкертләр ризыгын гарантияләвен" шәрык кешесенә хас эчкерсез инанганлык белән әйтсә дә, яшьләрнен милләт өчен бердәнбер өмет икәнлеген, киләчәкнең якты булачагын, тырышканнарның исемнәре алтын белән язылачагын бәян итә. Чөнки бу өметне шагыйрь үз рухыннан түгел, югарыда әйтелгәнчә, милләтнең яшь. гайрәтле рухыннан ала. Көлә-көлә, жырлый-жырлый үлү, Газраилне күргәндә дә башлаган җырыңны өзмичә "Без китәбез, сез каласыз!" дип әйтү, фәкать шул вакытта гына мөмкин.
Габдулла Тукаев әсәрләрендә Русиядә бик тә модада булган социализм һәм анархизм чалымнары бик очрамый. Ул акчасын милләт файдасына сарыф итәргә теләмәгәннәргә каты бәрелсә дә. чаманы югалтмый "Фикер" матбагасын сатып алып, “гәзитә чыгарачакбыз" дип Тукаевны шактый гына алдап йөргән мәшһүр бай Мортаза Гобәйдуллинга каратып язган шигыре бу жәһәттән бик мәгънәле. Шулай да. мохтаҗлыгын күп кичергәнгәдер инде, алтынга каршы тирән нәфрәтен яшерә алмый. "Алтынга каршы" дип аталган бер шигырендә “Әй Раббым! Бар җиһанны гиздем, моннан да олы бәла, моннан да зарарлы шайтан күрмәдем, җиһан халкы аңа кол булган, хакыйкатьне күрмиләр. Зөһедлек. тәкъвалык, дөреслек, дин. Коръән. Зәбур, Тәүрат. Инҗил—барсы да алтын... Әй Аллаһым, җир йөзеннән бу каһәр төшкере мәгъдәнне юк ит!"—дип ялвара.
Яшь шагыйрь Пушкин һәм Лермонтовка, бигрәк тә Пушкинга карата үтә ихтирамлы. Шиллердан. Шекспирдан. Госманлы әдәбиятыннан кайбер икътибаслары булса да, ин күп ияргәне—рус әдәбияты һәм. хосусан. Пушкин. Шигырьләренең беренче җилдендәге “Пушкин" исемле шигырь нәкъ шуны күрсәтеп тора:
Назыйрсез шагыйрь улдың, афәрин. Пушкин Александр.
Бәнем дә дәрд вә шәүкым сәнең дәрдеңлә йәксандыр.
Сәнең әшгареңә бәнчә агач-таш биләракъсандыр.
Агач ракьс итмәмәк шагыйрь улан инсана нокъсандыр
Ничүн ракьс итмәсен, шигьрең мисале шәмсе рахшандыр.
Нә шагыйрьдер у кем шигырь аңа Мәүладән ихсандыр.
Касавәт килүр кальбә сәнең шигьрең мөнафиһа,
Ничүн кем шәмсә каршы парлайур дөнья вә мафиһа
Кыйраәт әйләдем. әзбәрләдеи бән җөмлә асарең.
Кереп гөлзарыңа бән дә тәнавел итдем әсмарең.
Сәнең бакчаңда гиздем, йөредем. әйләдем тайран.
Күрүбән гандәлибаның тамаша әйләдем сәйран.
Кәлуррәүнакъ колүбә сүзләреңдәй җанә сайкалләр.
Дикелмәс бәйлә улмадыкча һичбер намә һәйкәлләр.
Мәрамым, матлубым анчак сәнең мәнзум вә мәнсурың,
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбең, дине мәнсубың.
Әвәт. дәрд мөдәррәр йәксан вәләкин бәндә юк дәрман.
Вирер дәрманы да шаять Җәнабы мән ләһул фәрман
Чамадан тыш хиссилектән, хыял байлыгыннан мәхрүм булган Габдулла Тукаевнын шигырьләрендә темалар, югарыда әйтелгәнчә, нинди дә булса берәр гамали файдага ия; күнелнен самими һәм максатсыз дулкынланулары, табигать гүэаглекләре анын әсәрләрендә һичнинди урын тапмаган Шагыйрьнен ин мөһим, сәнгатьлелек ягыннан ин камил әсәре милли бер легенданың, урман пәриләреннән булган ‘ Шүрәле" нен тезмә хикәяседер. Тәнкыйтьче Әхмәтзәки әфәнде тикшерүләренә караганда, бу легенда халыкнын элеккеге мәҗүсилек чорыннан калган бер хикәя икән Шүрәле урманнарда кешеләрне алдап, озын һәм очлы тырнаклары белән кытыклап үтерә икән Бервакыт берәү бу пәридән акыллырак булып, анын озын, хәтәр бармакларын кыстырган. Тукаев халык арасында "Былтыр кысты" исеме белән билгеле булган менә шул хикәяне гади һәм табигый бер рәвештә, бераз гына сәнгатьчәләп шигырьгә әйләндергән. Йөз утыз юлдан торган бу хикәя биш
кисәккә бүленеп, бигрәк тә беренче кисәкләрдә табигать гүзәллеге һәм урман манзаралары— шагыйрь Сүнчәләй белдергәнчә— Ш и мал төрек шивәсенсн бөтен куәте белән тасвирланган. Ак. кызыл, сары, яшел төстәге чәчәкләре, матур тавышлы кошлары, өркеп качарга гына торган киек-жәнлекләре белән руханилашкан бу чиксез урман. Шимал төрекләренең караңгы язмышына карап һәрдаим сыктаган шагыйрьдә борынгы Төрек рухын кузгатып җибәргән булса кирәк, аны тасвирлаганда ул: “Зур бу урман: читләре күренмидер дингез кеби. Биниһая, бихисаптыр. гаскәре Чынгыз кеби!"—горурлануын яшерми Гомумән алганда, салкын һәм гайре шәхси позиция тоткан Тукаевнын "Шүрәле"дә яхшы гына сурәтләү куәсе белән азмы-күпме лиризм күрсәткән булуын нинди факторларга сылтарга, анысын тәгаен белмим Һәрхәлдә, сәнгать әсәре булу җәһәтеннән Тукаев моннан да камилрәк нәрсә иҗат итмәгән булса кирәк Мөгаллим Әхмәдзәки әфәнде бу әсәр хакында "Мәктәп" мәҗмугасында бастырган бик мөһим бер мәкаләсендә, мөгаллим Катановнын тикшеренүләренә нигезләнеп. Идел буе төрекләрендә, русларда, фин-угырларда бу
типтагы легендалар булуын билгеләп үткәннән сон. анын шәкел вә өслүбе хакында озын-озак итеп сөйли Су пәриләре, урман пәриләре, дингез пәриләре бөтен борынгы кавемнәрдәге кебек, төрекләрдә дә бар Хәтта мин үзем Фатих Солтан Мөхәммәд дәверенә кадәр яшәгән Госманлы шагыйрьләрендә бу иске карашларны чагылдырган нәрсәләргә бик күп юлыктым Тукаев бу легенданы берни лә өстәмичә ничек бар шулай тасвир итеп, бик мәгъкуль эш кылган, шулай итеп ул үзенә яна һәм бай бер илһам чыганагы тапкан Әмма анын бу хосуста да рус сәнгатьчеләренә ияргәнлеге күренеп тора.
Шимал төрекләренең бөтен язучылары, шагыйрьләре кебек, фәкать халык, гавам, авыл кешеләрен генә кайгырткан, шуна күрә югары сәнгатькә якын килмәгән Габдулла Тукаев хакында әйтелгән тәнкыйтьләрне, бу яшь әдәбиятка тулаем юнәлтергә мөмкин Яшь шагыйрьдәге өстенлек һәм кимчелекләр Шимал төрекләренең бөтен каләм әһелләрендә теге яки бу дәрәҗәдә хас Беренчедән, халык теле нигез итеп алынганга. Муса әфәнде Бигиев "Халык назарына берничә мәсьәлә"дә бик хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, тел ягы дөрес һәм саф булып бетә алмый Якын арада мөстәкыйль бер мәкаләдә бу мәсьәләне аерым алып тикшерү ниятем булганга, монда шуны гына әйтәсем килә төрле төбәкләрдә яшәгән төрекләрнең үз шивәләрен әдәби тел итәргә маташу лары, демократлыкка туры килсә дә. киләчәк өчен зарарлы бу анархия гомуми, уртак, бай бер гыйлми вә әдәби телнең барлыкка килүенә олы киртә булачак Аннан сон. Шимал төрекләренең яшь
<>;*У.О+У
*1У .ь Ау*/» -»> —у
. лл .у* —л. «У.» ■*- * -■
«а-әв >|>а.|/р* • • •
■Х>Г.и. —
V.ә— м.■■м'- 1.кТә»
•-» УА <*> «3" %Ак
ЧЛЛ0А -А -• Ә»-А< •>-»*» ~
Габдуыа Тукай тхрындагы влеге иякаюнең Торек ио/Юы журналында басылган бите
әдәбияты әлегә артык яшь булганга күрә, примитив һәм башлангыч формада гына, анда югары сәнгатькә ихтыяж тумаган әле. Ләкин тел вә әдәбият камилләшә барган саен, үсеш кануннары таләп иткәнчә, анда да хакыйкый сәнгать ияләре, өслүбчеләр, кыскасы гамәли файдадан бигрәк сәнгатьнен үзе турында уйлый торган адәмнәр җитешәчәк. Асылда, сәнгать турында уйлау гамәли файдадан бөтенләй баш тарту дигән сүз түгел, алман һәм рус романтиклары бу хосуста матур үрнәк була ала.
Шимал төрекләренең әдәбиятында назым (поэзия) бигрәк примитив хәлдә яшәп килә. Бу шул дәрәҗәдә ачык ки, хәтта мин мәсәлән Тукаевны укыганда, вәзеннең аһәне. телнең вәзенгә салынмавы җәһәтеннән үземне Гашыйк Паша "Мәгьрифәтнамә"сен укыгандай хис иттем. Моңа бер чара табу җәһәтеннән. Идел буендагы мәсләктәшләремә кечкенә генә бер киңәшемне җиткерәсем килә: без гаруз вәзене белән инде алты йөз еллап эш итсәк тә, аны чын мәгънәсендә үзебезгә җайлаштыра алмадык. Шимал төрекләре телебезгә ят булган вәзенне кулланып азапланганчы, милли жырларынын табигый вәзене булган иҗек үлчәмен куллансалар, әлбәттә, мәгъкуль эш кылган булырлар. Бу эш демократлык (халыкчанлык) фикеренә муафыйк булган кебек, сәнгать вә аһәң ягыннан да файдалы. Ималә (вәзенне саклау өчен иҗектәге авазларны махсус рәвештә сузу) вә зөхафлар белән тулы дүрт фәгыйләтен вәзене унберле яки уналтылы иҗек үлчәменә караганда аһәңсезрәк, хәтта колакны тырныйдыр!
Гомумән алганда, боларнын барысы да зарури нәрсәләр, һәр яшь әдәбият үтәргә мәҗбүр булган күчеш этапларына хас житешсезлекләр. Бу этапларны яшь. куәтле һәм җанлы сурәттә үткәргән. Тукаев кебек олуг һәм фидакарь шәхесләр җитештергән әдәбият, һәрхәлдә, бик ныклы нигезгә корылган дигән сүз. Төньяктагы ыругдашларыбызнын киләчәктә бик көчле мәдәнияткә ия булачагын күрсәткән бу сөенеч галәмәтләре, өметсез һәм кайгылы кальбләребезне иң караңгы көннәребездә дә дәртләндерә һәм. барлык авырлыкларга да карамастан, сүнмәгән гайрәтебезне куәтләндерә. Бөек милли шагыйрьләре Габдулла Тукаевны югалту ачысы мөнәсәбәте белән язган шушы кимчелекле, ләкин эчкерсез юлларны камиллеккә ирештерү өчен, ай-йолдызлы байрак астында гомер сөргән төрек кардәшләрегезнең. бу олы югалту уңаеннан. Идел буендагы туганнарының кайгысына уртак булу теләкләрен җиткерәм.