Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭЗЛӘП ТАПКАН БӘХЕТ КАДЕРЛЕРӘК...


Тукта, мизгел!
Тукта, мизгел! Син—гүзәллек! Җанга салыйм сихри көчең. Җиргә килеп яшәвем дә Яшен булып яшьнәр өчен.
Тукта, мизгел! Кабатланмас Моңнарыңа иим башым.
Бетмәс кодрәт яши синдә,— Кузгатырлык гасыр ташын...
Куркам, куркам! Син—коточкыч! Алма җанын мәхәббәтнең.
Әле бары бүген татыйм Сөю дигән көй ләззәтен.
Туктатыгыз! Тукта, вакыт! Яшәешнең күзенә бак. Битарафлар күңеленә Мәңге сүнмәс бер учак як.
Киртәләр юк! Күрәсеңме,
Ирек кошы канат җәйгән.
Ерак бабамнарның тавышы Ишетелә ерак җәйдән.
Тукта, мизгел! Яз күзенә Тутырып бер кара әле... Кешелекнең киләчәккә Кыю атлап барган мәле.
Әлфия СИТДЫЙКОВА-шагыйрә; "Назга сусау", "Йөрәк сцзе йөрәккә" Һ.6. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Чалчыда яши.
Көтә-көтә көтек булдым инде, Ике күзем бетте күгәреп.
Яшим гомеремнең һәр мизгелен Заман җилләрендә җилгәреп.
Үрәм-сүтәм озын толымнарын Тормышбикә дигән гүзәлнең... Халкым азат, хөр күңелле булса Сынатмыйча мин дә түзәрмен.
Җаннар кабат-кабат яралана, Үткәннәрне искә төшереп. Ялгышларсыз гасыр түгел, ел да Яшәмәгән әле кешелек.
Хаталардан сабак алсак та, без Абынабыз, алга барганда. Күңелебез сабый хәлдә кала. Ышанабыз төче ялганга.
Вакыт кына дәва була диләр Узган гомер салган ярага...
Ирек, хөрлек дәгъва итеп, әнә Яңа җаннар җирдә ярала.
Белмәгәнмен кайда туасымны, Кайчан туасымны, кем булып. Тамырлардан ага гасырлардан, Бабамнардан күчкән моң—тулып.
Җанны эзләп, ерак кайтавазлы Бабам нарның токым авазы Миңа күчкән. Миндә тармакланыр Нәсел агачының дәвамы.
Күзәнәкләр тулган моң-сагышка,
Ил язмышы аңга бәйләнгән.
Мин—бер тамчы, Тарих аргамагы Чорга бүләк иткән әйрәннән.
Ирек кошы очкан гасыр күге,
Киң даланың ефәк кылганы Мин ту ганчы билгеләгән гүя.
Мин инанган якты кыйбланы.
Без күрәбез, мизгел әйләнгәнне,
Күз йомганчы эзле тарихка.
Шул тарихның моңы күчкән җанга, Яшәү көче биреп тамырга.
...Белмәгәнмен кайда туасымны. Кайчан туасымны. кем булып. Тамырлардан ага, гасырлардан, Бабамнардан калган моң—тулып.
***
Йомшак итеп чәчтән сыйпадың да, Өздерепләр күзгә карадың.
Бер сыйпавың белән сызлауларын Киметтең бит йөрәк ярамның.
Җиңелрәк булып китте шулчак Тормыш иңгә салган йөкләрем.
Бер дәшү дә җитә кайчакларда Ачар өчен күңел бикләрен.
Таң сызылды... Яңа өмет туды, Җанга кунды былбыл тавышы.
Ак томанга төреп суга салдым Гомерем буе җыйган сагышны.
Уч төбедәй йөрәгемә Меңләп яра салып язмыш, Вакытыннан алда мине Үтермәкче булды, ялгыш.
Шулчак килеп якты Сөю Йөрәгемне алды кулга. Яраларны бәйләде дә Әйтте: "Хәзер мине тыңла!
Сөеп яшә бу дөньяны, Кешеләрне, халык гамен.
Шигъри телдә сөйлә илгә Үзең күргән тормыш ямен!"
Буйсынмыйча калалмадым. Төзәлде бар яраларым. Рәхмәт, Сөю! Шул сүз белән Үлемнәрдән араладың.
Яшим сөеп кешелекнең Үткәнен һәм киләчәген. Чөнки беләм, йөрәгемдә Сүнмәячәк ут-чәчәгең.
Ком тауларын или-или кемдер Эзләп ала алтын бөртеген.
Ә кемгәдер үзе килә табыш, Селкетмәгән килеш керфеген...
Юк, көнләшмим андыйлардан һич тә, Җиңел килгән җиңел югала.
Адәм заты яшәү дәверендә Төрле сынау белән сынала.
Эзләп тапкан бәхет кадерлерәк— Исбатланган хаклык күптәннән. Алтынга тиң табышларны барлап, Күтәреләм—калкып тирәннән.