Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДОГАЛЫ КОРТ ТЫЛСЫМЫ


Ф Жамалетдинова күпләргә шагыйрә
буларак таныш. Аның заман сулышын
тоеп, фәлсәфә белән йөгертелгән
шигырьләре “Толымлы ай". “Уйлы
җил", “Яшен күзләре" китапларына
тупланган. Ә менә “Догалы корт"
китабында Ф. Жамалетдинова прозаик
буларак ачыла. Ләкин безнен хәтергә
анын түбәндәге юллары килә:
Танып булмый бүген заманнарны.
Табып булмый үткән эзләрне.
һәйкәлләр дә алмашынды хәтта.
Батырлар да хәтта үзгәрде.
Әйе, дөнья үзгәрде, җәмгыять,
кешеләр, кыйблалар, максатлар,
омтылган офыклар үзгәрде. Һәм күпләр
бу үзгәрешләр вакытында
адашып, югалып калды
Үзләре табынган, ышанган
кыйблаларын югалткач, кая
барып бәрелергә белмичә
изаланды. Әнә шундый
геройлар белән очрашабыз
без Ф. Жамалетдинованын
"Догалы корт” китабында.
Китапка авторның
"Исәнме, байгыш”,
“Догалы корт" повестьлары
һәм хикәяләре кертелгән.
Язучы кешеләрнең югалып
калу, үз урыннарын таба
алмау сәбәпләрен эзли. Ул
моны илдә алып барылган
сәясәттә, динсезлектә. хәерчелектә,
бер-беренә ышаныч бетүдә, хыянәттә,
кешенең гомер буе инанган идеаллары
юкка чыгуда күрә. “Исәнме, байгыш"
повесте герое Фәрзәния дә—әнә
шундый факторлар корбаны. Әсәрнең
төп мәгънәсен ике хикәят билгели
Беренчесен Фәрзәниянен апасы сөйли
Ул яхшылык һәм яманлык турында.
Әлеге хикәят белән танышкач, чыннан
да. яманлыкны без үзебез “үстерәбез"
икән бит дип уйланасың. Икенчесе
Жәүһәрнең уйларында повесть буена
кабатлана. Карчык башта аны тулысынча
исенә төшерә. Соңыннан хикәятнең
аерым өлешләре повестьта искә алынган
һәр вакыйганы тәмамлап куя. Шул
рәвешле автор әсәрен үзенчәлекле итеп
төзи.
Автор кешеләрнең "пирамида"
уенына ышанып бик күп акчаларын
югалтуының, заман афәте булган сектага
килеп эләгүенең һәм бу заманга яраклаша,
үз юлын таба алмыйча интегүенең
сәбәпләрен эзли. Әмма бер урында да
монын сәбәбе нәкъ шулар дип төртеп
күрсәтелми. Автор герой тормышында
булган вакыйгаларны искә
төшереп, укучысын да
уйланырга, фикер йөртергә
этәрә. Һәр вакыйганын
әлеге хикәяттән өзек
белән тәмамланып куелуы
аларнын әһәмиятен тагын
да көчәйтә һәм авторның
үзенең дә шулар белән
килешүен белдерә.
Беренче
сәбәп итеп,
Фәрзәниянен балачагы,
гаиләдә алган тәрбиясе
күрсәтелә. Кызның әтисе
Шәрәфетдин—коммунист.
Ул идеологиягә тулысынча
инанган кеше. Аның өчен
кызының кичерешләре, газап чигүләренә
караганда, колхозы беренче урында булуы
мөһим. Жәүһәр карчык олы кызларына
“сез үскәндә атагыз коммунист түгел иде
әле. анын бөтен авырлыгы төпчегенә
төште дип",—искә ала. Фәрзәния
кечкенәдән авыл кешесенең аз гына
хезмәт хакына бил бөгеп яшәвен күреп
үсә. Кызнын күңелендә балачагыннан
Догалы корт: повестьлар, хикәяләр/Фирүзә Жамалетдинова. Казан: Татар, кит
нәшр..2007.-2236.
бер вакыйга уелып кала: өйдәге ач
сарыкларына ул ферма янына китереп
аударган каен агачынын ботакларын жыеп
кайта. Әтисе колхоз милкен алуда гаепләп
кире илттерә Яфраклар барыбер әрәм була,
эссе кояш нурлары астында кибеп бетә. Бу
вакыйгада кызны әнисе дә яклап чыкмый,
дәшми кала. Әсәр дәвамында Ф
Жамалетдинова әлеге каенны символ
дәрәҗәсенә күтәрә Каен агачы Фәрзәниягә
һәрвакыт балачагындагы күнелсез
вакыйганы исенә төшерә
Икенче сәбәп дин, Аллага ышану белән
бәйле Фәрзәниягә мәктәптә, университетта
атеистик тәрбия бирәләр. Атасы да атеист,
ул корбан гаетенә дә бармый. Әнисе Жәүһәр
санлык төбендә Коръән китабы саклый.
Ләкин кызын корбан гаетенә баручыларны
карап калырга капка төбенә алып чыгарга
жөрьәт итми Фәрзәния шушы каршылыклар
арасында бәргәләнеп үсә. Яна өйгә Коръән
укырга чакырылган мулланын хәмер эчүе
анын ышанычын тагын да киметә. Автор
әсәр дәвамында Фәрзәниянен мәчеткә
барырга омтылуын берничә тапкыр
кабатлый Хатын үзен борчыган
мәсьәләләрне чишү юлын бәлки шунда
табармын дип уйлый Ләкин бу шулай
омтылыш кына булып чыга. Нәтижәдә
Фәрзәния жиле юл чатында кала. Хәерчелек,
иренен ташлап чыгып китүе, балаларын
үстерерлек көче җитмәвен тою, бурычлар
һәм. әлбәттә, кыйбласы, бу дөньяда нәрсәгә
дә булса ышанычы булмау аны ялгыш юлга
алып кереп китә. Гөлназ кебекләрнен тасма
теленә ышанып, чарасызлыктан, жинел юл
белән акча эшлим дип. ул "пирамида"
уенына барып керә. Алдану, акчаларын
яндыру, бурычка бату Фәрзәнияне секта
кочагына ташлый. Анда хатынны якты йөз
белән каршы алалар "Алар бит миннән акча
сорамыйлар, китапларын бушка тараталар, ә
Ислам турындагы китапларны мин
акламыйм да".—ди ул. Фәрзәния сектага
яхшы мөгамәләгә, ягымлы карашка алданып
килеп керә Бу кырыс һәм рәхимсез дөньяда
кешеләргә нәкъ менә шундый җылылык
җитмәвен ассызыклый автор
Фәрзәния ү 1 тормышының ин авыр
вакытында ялган җәтмәсенә килеп эләгә.
“Фәрзәниянен жиле юл чатында басып
торган чагы иде Ана ул көнне
акча кирәк булды. Ике йөз. юк. йөз тәнкә дә
житәчәк иде Төпчек улын балалар
бакчасына йөрткән өчен бу айга исәп-хисап
ясалмаган, эшендә дә хезмәт хакы
тоткарлана башлаган чор иде. Тик кемнән
сорап карыйсы сон? Анын күзләреннән,
кыяфәтеннән, хәтта чәч бөртекләреннән дә
шул уйны укырга була иде." Бу заманда
күпләр Фәрзәния хәлендә калгандыр
Мондый халәттә кешеләр һәр ягымлы
карашка, жылы сүзгә ышанучан була, алар
хәйлә, мәкер турында уйларлык хәлдә түгел
Безнен чынбарлык шундый Газета-
журналлар. радио-телевидение аша һәр көн
саен диярлек алдауларнын төрле очраклары
турында ишетәбез, ләкин барыбер
ышанабыз. Ф. Жаматетдинова кешеләрне
әнә шундый мәкердән, ялганнан сакларга
омтыла Фәрзәния сонарып булса да
ялгышын таныган Тик бу мәкер.алдау
дөньясыннан “айный" алмаганнар безнен
арабызда әле бүген дә бик күп.
Автор әсәрдә Жәүһәр уйлары аша үткән
белән бүгенгене чагыштыра Элек тә тормыш
жинел булмаган Ләкин ачлык-ялангачлык,
авыр хезмәт дөньянын гүзәллеген, кеше
күнеленен матурлыгын жуя алмаган
"Кышын каз мамыгыдай ак кар белән
капландылар, язын нарат сагызыдай
ябышкак сазга чумдырдылар. Аңа карап
берәү дә яна юл салмады, барысы да шуннан
йөрде",—дип искә ата Жәүһәр асфатьт юлга
карап. Гадәттә юл символ буларак
тормышны. киләчәкне белдерә Ф
Жаматетдиновада ул башкачарак мәгънә ала
Димәк, бу кешеләрнең максатлары бер
булган, бердәм булганнар, алар кая
барасыларын анык белгәннәр, шул
кыйблага тулысынча ышанганнар, жинел юл
эзләмәгәннәр Ләкин бүген ул идеаллар юкка
чыккач. Фәрзәния кебекләр югалып кала,
кыйбласын билгели алмыйча изалана
Үзеннән- үзе “кем гаепле сон9" дигән сорау
туа “Заман" дип жавап бирер күпләр Ф
Жамалетдинова исә Жәүһәр сүзләре белән
“заманны кешеләр саташтыра шул. батам"
дип җавап бирә
Повестьта дөнья ваклыкларыннан.
замана чуатышларыннан өстен бер образ
бар—ул байгыш Әсәр үзе дә “Исәнме,
байгыш" дип атала Кемгә мөрәҗәгать итә
сон автор1’ Татар теленең анлатматы
сүзлегендә байгыш—кош. ябалак дип
бирелә, күчерелмә мәгънәдә ярлы, мескен,
кайгылы кеше дип аңлатыла. Әсәрдә исә
Байгыш белән без Жәүһәр карчык хикәясе
аша танышабыз. Хикәят дини
мифологиядән алынган. Байгыш
кешеләрнең мәңгегә килмәгәнлекләрен.
кыска гына гомерне гөнаһ кылмыйча,
башкаларны рәнҗетмичә яшәргә
тырышырга кирәклеген, бу дөньяда
кылган гамәлләрнең үзенә кире әйләнеп
кайтачагын искәртергә тели. Гүя ул
кешеләргә дөрес яшәү серләрен өйрәтә
Әсәр белән танышкач, “без боларнын
барысын да беләбез, тик ник үтәмибез соң?"
дигән уйлар туа.
Китаптагы икенче повестьта да дини
мифология чагылыш таба. Төрмәгә ире
янына килгәч. Гөлсемнең әбисенә абыстай
таш эчендәге корт турында сөйли. Аның
догасын өйрәтә, ачлыктан коткара ди.
Дини риваятьләрдән күренгәнчә. Муса
пәйгамбәрдән Ходай Тәгалә таш янына
килүен сорый һәм аны ярып карарга куша.
Ул ташны яра. Шунда анын өч катлы
булуын белә. Ин соңгысын ярганда,
эченнән яшел яфрак белән корт килеп
чыга, һәм корт Муса пәйгамбәргә шушы
доганы өйрәтә. Доганың
мәгънәсе—Аллаһны зурлау. Әлбәттә, бу
дога гына кешеләрне ачлыктан коткара
алмый, ләкин ул ышаныч тудыра.
Аллаһның бөеклеген танырга өнди. Әбисе
Илгизәгә укырга киткәндә корт догасы
язылган бөти бирә.
Туган жирнен кадерен читтә генә
аңлыйсын, ди халык. Илгизә дә шулай. Кыз
яшьли әтисез кала. Әнисе шәһәргә китә.
Тар гына тулай торак бүлмәсенә ул
Илгизәне дә ала алмый. Кыз әбисе белән
генә үсә. Әнисенең авылга кайтулары
сирәгәя, кияүгә чыгамы ул, әллә башка
сәбәпме, әсәрдә ул хакта әйтелми. Карчык
кына бер урында "юлга акчасы юктыр
инде" ди. Күрәсең, автор бу елларда авылда
гына түгел, шәһәрдә дә халыкның начар
тормышта яшәвен әйтергә тели. Илгизәнен
балачагы, яшьлеге колхоздагы авыр хезмәт
елларына туры килә: иксез- чиксез
чөгендер басулары, күрше авылга иртә
таңнан сыер саварга йөрү. Мәктәпне
тәмамлагач, кызларны мәжбүри рәвештә
фермага эшкә алып калалар. Ләкин кызның
күңеле авылга берегә алмый. Очарга дип
яратылган кош очмый тора
аламыни?! Ул һаман каядыр ашкына.
Кызны шәһәр утлары үзенә тарта.
Ачлы-туклы студент еллары да. эшләп уку
да аны куркытмый. “Илгизәклеген белән
әниеңә охшагансың",—ди әбисе. Илгизәнең
исеме дә анын эчке халәтенә ассоциатив
рәвештә сайланган Ире аны “очыштагы
кош", "кошлар нәселеннән" дип атый. Хәер,
хатынны ирен, балаларын калдырып чит
илгә чыгып китәргә тормыш үзе мәҗбүр
итә. Һаман да җитмәүчәнлек. Илгизә—
математика укытучысы. Дөнья базар
мөнәсәбәтләренә күчә барганда ике баланы
үстерергә, укытырга аларның эшләп тапкан
хезмәт хакы гына җитми. Шуларның
барысын да уйлап, Илгизә танышлары
аркылы базарга сатучы булып урнаша. Әйе,
үзгәртеп кору елларында безнең күп
укытучыларыбыз шул юлдан китте. Илгизә
дә Фәрзәния кебек бер ярдан икенчесенә
ташлана.
Нәтиҗәдә, чит илгә чыгып. Грециядә
бик күп авырлыклар күреп, бурычларын
түләрлек кенә булса да. акча эшләп кайта.
Әмма автор үз героеның бәхетен туган
илендә тапканлыгына ышандыра. Моны
аңлау өчен Илгизәгә бик күп газаплар аша
үтәргә туры килә. Аны Грециядә каршы
алмыйлар. Кесәсендә бер тиен акчасы
булмаган, тел белмәгән хатын диңгез
аръягында япа-ялгыз кала. Бәхетле
очраклылык аркасында гына ул бер карт
белән карчыкны карарга урнаша. Ләкин Ф
Жамалетдинова Илгизәнен чит илгә чыгып
китү максаты акча эшләү генә түгел, ә үз
урынын табу, яшәвенең мәгънәсен эзләү
икәнен дә аңлата. Балачагында Илгизә
әбисеннән таш эченә кортның ничек килеп
керүе хакында сорагач, карчык болай
җавап бирә. “Үзенчә яшәргә теләгән.
Дөньяда һәр җан иясе ниндидер могҗиза
көтә, нидер эзли, ахырда барыбер үз-үзенә
кайта. Менә без дә үз куышыбызга, өйгә
кайтып барабыз ич..."
Әсәрдә безнең ил белән чит җир
чагыштырыла. “Их, бездә булса, юлдан
килгән кешене башта чәйгә чакыралар
иде,"—дип уйлана Илгизә. Шунда ук
“безнең илдә кешеләрнең кадере юк икән
бит” дип тә уфтана.
Ф Жамалетдинова кешеләрне таш
эчендәге корт белән чагыштыра.
"Төрмәдәге кешеләр дә таш эчендәге корт
хәлендә" диелә әсәр башында.
Сөйгәне Әнваршанын әнисе улын ятим
кызга өйләндермәячәге хакында ишеткәч.
Илгизәнен хыял-өметләре җимерелә: "таш
эчендәге корт хәлен андый инде менә хәзер.
Мәхәббәте дә анын ап-ак корт булып
йөрәгендә яшәр. Дөньяга да чыкмас, үлмәс
тә..." Ана карап. Илгизә югалып калмый,үзен
яраткан кешене очрата, гаилә кора. Ә
Әнварша. әнисе сүзе белән яратмаган кызга
өйләнеп, гомере буе Илгизәне сагынып яши
Автор мәхәббәтне акчага сатып алып
булмавын үзенчә дәлилли. Чит илдә дә
Илгизә үзен таш эчендәге корт кебек хис
итә. Хатын телне белми, туган илнен
мондагы әфлисун агачларыннан, тирән
диңгездән кадерлерәк икәнлеген андый Ул
тәрбияләүче карчык урын өстендә ята '
Карчык та кошлар нәселеннән, очасы килә, ә
канатлары сынык. Рәхмәт сина. Ходаем,
канатлар бирмәсән. мина да шулай кыен
булыр иде ” Илгизә таш эчендәге корт түгел,
ә очыштагы корт икән бит
“Адәм баласы бу дөньяда корт кебек
таш эченә бикләнеп яши алмый Игелек
кылсаң, игелегең үзеңә әйләнеп кайта."— ди
әбисе. Илгизә зиратка баргач, кәүсә буйлап
тартыла-сузыла ап-ак кортнын
югарыга—кояшка таба үрмәләвең күрә. Бу
сурәт хатынның таш эченнән чыгуын, үз
дөньясын, үз юлын табуын андата. Ниһаять,
ул андый-анын урыны туган илендә, гаиләсе
янында, мәктәптә, укучылар арасында икән
бит "Чит дөньяга эләкми торып,
канатлыларның шулкадәр күплегенә
ышанып житмәс
иде ул. Болай әнә уз күзләре белән күрде.
Канатлылар үзләрен беркайчан да бәхетсез
хис итә алмыйлар икән бит Дөньяның кайсы
почмагына очып төшсән дә, бер кисәк
икмәк, баш өстеңә түбә, сусаганда су
табыласына ышанды. Бары тик адәм
баласының канатлары гына сынмасын икән!
Тик бу түбә синен куышын түгел шул. кеше
дөньясына яраклашырга тырышу гына Ә
һәркемнен үз дөньясы үз илендә икән..."
Ф. Жамалетдинова китаптагы
хикәяләрендә дә тормыш, заман,
әхлаклылыкнын юкка чыга баруы, анын
урынын мәкер, икейөпелек алуы, катнаш
никахларның милләт өчен нинди фажигага
өйләнүе хакында уйлануларын дәвам итә.
Аларда без газиз баласы өчен бөтен гомерен
багышлаган ананы да. үзендә дөнья
гыйлеме туплаган ташчы картны да. сугыш
елларында тылда авырлыкларны нәфис
жилкәләрендә күтәргән авыл хатыннарын
да. хезмәте белән кешеләрнең күңелен
күтәрергә тырышкан урам себерүчене дә
очратабыз Язучы тасвирлаган вакыйгалар
безнен тормыштан атынган Сукыр кызын
дәватау өчен гомерен юлларда үткәргән
Миннисаны да без вокзалларда очратырбыз
кебек, шәһәрдә балаларында торучы,
авылын сагынып, урамнарда гармун монын
эхтәүче карт та бәлки күрше йортта
гынадыр. Бу китаптагы геройлар Ф
Жамалетдинова иҗатына хас булганча үзгә
бер сихрилек белән уратылган.