Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУЛАТ ӘЮПОВ ШИГЫРЕ

Исәнмесез, хөрмәтле “Казан утлары" хезмәткәрләре!
Мин—сезнен журналыгызны ихлас күнелдән. яратып, лаими укып баручы Булат
абыегыз.
Илләр, көннәр тыныч булып, шундый тирән эчтәлекле журналыгыз халыкка рухи
азык бирүен дәвам итсә, милләтебез яшәр, иншалла!
Сезгә Фәнис Яруллинга багышлап язылган шигырь салуымның хикмәте бар.
Ун еллап элек язган шигыремдә “Көл булган язмышка үч итеп" дип әйтүем зур хата
булган. Моны “Аяныч язмышка үч итеп"-дип төзәтеп язарга булдым.
Шушы, төзәтелгән шигырьне журналыгызда бастырсагыз, мин Фәнис алдында да
һәм үземнең вөҗданым алдында да тыныч булыр идем.
Булат ӘЮПОВ.
Атказанган нефтьче. "Почет билгесе " ордены йөртүче
Сарман районы. Җәлил бистәсе
Яралы бөркет
Упкыннар шаулаган төбәктә,
Болытлар өстендә кыяда Яшь
бөркет, канатын кагынып,
һәр таңда очарга уяна.
Түбәнгә атыла ул таштай,
Тырнаклар ялтырый
кадактай Очканда сызгыра
гәүдәсе Җәядән атылган чын
уктай.
Ул күрә яшеннең ташын да.
Күзләре яналар очкындай
Кагылса, ут чыга таштан да.
Томшыгы коелган корычтай
Беркөнне иртәнге
томанда Очканда бер
мизгел ялгыша
Тизлектән, өлгерми,
бәрелә, Яшьлек тә
ватыла, язмыш та
Упкыннар шаулаган тавышка
Яшь бөркет тиз килә аңына
Каушамый, батыра
тырнагын Канатын
сындырган ташына
Үрмәли, кыяга юл эзли.
Эчәргә су тапмый сызлана.
Ул әле ышанмый үзе дә Канаты
мәңгегә сынганга
Ачудан бәрә ул томшыгын
Мүкләнгән, дымланган
ташларга Ярыктан тамчылап
су саркый.
Ә алда тар сукмак башлана.
Аяныч язмышка үч итеп.
Чишмәләр чыгара тау тишеп.
Төннәрен оча ул хыялда.
Таңнарда талпына онтылып.
Күп еллар менә ул кыяга.
Йөзләгән чишмәләр чыгара Саф
сулар кушыла түбәндә.
Болыннар чәчәккә күмелә.
һаман да бу бөркет кыяда,
Ул туган тавында, ояда Очарга
канатлар сынса да. Сыймасын
сабырлык дөньяда. Син бары
очсаң да хыялда..