Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Марат Кәбиров
Кәбиров Марат Рафил улы 1970 елда туган. Балачак һәм
үсмер еллары Актаныш һәм Илеш районнарындагы Чуракай
һәм Сеңрән авылларында үткән. Сеңрән авылы мәктәбенең
сигез сыйныфын тәмамлагач. Үрге Яркәидәге (Башкортстан)
һөнәр училищесында белем ала. Соңрак башкорт педагогия
институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
Яшь авторның матбугатта күренә башлавы үткән гасырнын
80 нче еллар ахырына туры килә. 1987 елда күренекле шагыйрь
Әнгам Атнабаев кереш сүзе белән "Кызыл тан" газетасында
яшь шагыйрьнең күләмле шигырь циклы басылып чыга. 90
нчы еллардан башлап ул үзе дә матбугатта эшли башлый:
башта-"Башкортстан пионеры”. соңрак-"Өмет” газетасында
әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
Марат Кәбиров—актив иҗат итә һәм төрле жанрларда
мәгълүм бер уңышларга ирешә. Берәүләр аны шагыйрь дип таный, берәүләр - яңа
төр проза вәкиле дип белә, берәүләр-әдәби-тәнкыйт өлкәсендә эссе-уйланулар иҗат
итүче публицист дип саный. Һәрхәлдә. Марат Кәбиров утыз биш-кырык яшьлек
язучылар арасында үз фикере булган үзенчәлекле шәхес.
Марат Кәбировнен китаплары 1993 елдан бирле даими чыгып килә. Алар унга
якын: “Онытма таңнарыңны". "Серләшик әле бер”. "Күңелле табын”. “Өзәңгегә
баскан чак”. "Иң күңелле китап”. "Мәхәббәт яңгыры". “Сагындым. Кайт инде"..
Китапларның күбесе Уфада басылган, соңгы елларда Казанда нәшер ителә
башлады.
Марат Кәбиров эшчәнлеге сәхнә, эстрада белән дә нык бәйле: ул—нәфис сүз
остасы, конферансе буларак, күренекле сәнгать осталары белән татарлар яши торган
төрле төбәкләрдә чыгыш ясый, халык белән аралаша, тамашалар өчен сценарийлар,
көлкеле монологлар, җыр-шигырьләр иҗат итә.
Язучы буларак. Марат Кәбировне җәмәгатьчелек күптән таныган иде инде.
Ул 1995 елдан бирле Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы санала. Ике ел элек
Казанга күчеп килде. Үткән ел ахырында безнен язучылар да аны үз сафына алды
-Язучылар Идарәсе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итте.