ҮЗЕБЕЗНЕҢ РӘССАМ
Күренекле рәссам Рәшит Фатих улы Имашев 2007 елнын мартында вафат булды, яңа әсәр язганда йөрәге туктады. Ул 1939 елнын 30 мартында Миякә районы Азнай авылында туа. Әти-әнисе укытучылар. Фатих абый Рейхстагны камаганда. Берлинда ятып кала. Рәшит Уфаның тугызынчы интернат (хәзер Дәүләткилдиев исемендәге республика гимназиясе). Казан сынлы сәнгать училищесы һәм Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлый Урта мәктәптә укыганда рәсемнәре -Азат хатын-. “һәнәк", -Чаян-, -Детский мир-. -Юность» журналларында басыла башлый. Ул—рәсем сәнгате, китап, гәзит-журнал графикасы остасы Меңнән артык рәсем авторы. Аның әсәрләре Россия һәм күп чит ил галереяларында. •Иртә»—Мәскәү Третьяков күргәзмәсендә. -Хат- Санкт-Петербург Рус музеенда. Казандагы -Космос», Салаваттагы Салават мозаик-монумент эше ике шәһәрнең дә соклангыч күрке. Әсәрләре белән халыкара, бөтенроссия. зона һәм республикалар күргәзмәләрендә катнашты. Г Тукай. Г Ибраһимов. X. Туфан. С. Сәйдәшен. М Җәлил, Н. Җиһанов, К Кулиев. Ф Хемингуэй. Ф. Кастро. /1 Корвалан һәм башка дәүләт эшлеклеләре. азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүчеләрнең портретларын язды. Ике республика президентлары М Рәхимов һәм М. Шәймиевнен югары сәнгатьле рәсемен эшләде. Рәссам озак еллар Казанда яшәде. Хатыны Тәнзилә республика профсоюз комитетында эшләп хаклы ялга чыкты. Улы Рауль Канадада, кино-актер. кызы Наилә тарих фәннәре кандидаты, гыйльми институтта эшли
1941 ел. Җырларда җырланган гүзәл Өязе буена сыенып утырган Азнай авылы очында, өянке, тирәк, шомыртлар янәшәсендә күркәм яна йорт калкып чыкты Ифрат тырышсалар да. көне-төне алны-ялны белми эшләсәләр дә. мич чыгарырга, тәрәзә куярга өлгермәделәр Сугыш тиз тәмамлана, дип сөйлиләр—әнисендә яшәп торыр. Ил өстене ябырылган газап, кыйралыш. фажиганен 1410 көнгә сузыласын беркем дә белми иде әле. Зур өметләр баглап төзегән өйдә яшәргә насыйп булмады Ире Фатихны фронтка озаткач, ике яшьлек улы Рәшитне ияртеп. Сәгыйдә тау итәгендәге сукмактан турыдан Азнайдан Исламголга—"очып чыккан оясына . әнисе Җәмилә янына кайтты. Рәшит әнисенең бертуган сенлесе. яшьтәше Факия белән картәнисе Җәмилә апа тәрбиясендә үсте Чыр-чу килеп уйныйлар- уйныйлар да. сугышалар, аннан дуслашалар Бар да фронт өчен, бар да Жинү өчен1 —дигән омтылыш белән яшәгән һәм эшләгән еллар Тиздән Сәгыйдәне. Кыргыз-Миякәгә, мәгариф бүлегенә чакыртып алалар һәм. 70 чакрымдагы Өршәк авылына укытучы итеп тәгаенлиләр Атлар йончу, корчангы. ачлыктан жэфа чиккән, кешеләре дә кытлыктан изаланган, жәяү йөрегән мәл Сәгыйдәсе бала белән җәфаланмасын, дип. Җәмилә апа Рәшитне алып калды Ана улын өзелеп сагынса да. сирәк кайтты ара ерак, ачлык, бер кайтканда ике пар чабата туза, дәрес өстенә дәресләр Сирәк күрешкәнлектән. Рәшит Факияга ияреп, картәнисенә әни. әнисенә апа. дип дәшә торган иде.
—Рәшит кечкенәдән рәсем белән мавыкты,—дип искә ала Миякә" совхозында яшәүче хезмәт ветераны Факия Гобәйдулла кызы Туганова (Имашева) —Малай тиендәй, җәлт кенә биек тирәк башына менеп утыра да. сәгатьләр буена агачларның елгадагы күләгәсен, чагылышып күзәтә бирә Бу. бәлки, реаль чынбарлыкны рәсем сәнгатендә чагылдыруда беренче адымнар булгандыр. Кесәсендә агач күмере, акбур йөртә Каршы таута менә дә. ишек зурлыгындагы ташларга рәсем төшерә, дистәләгән
эскизлар ясый. Ниһаять, шатланып, этюд эшләргә керешә. Авыл капкаларына акбур белән аккош, поши, жәнлек. хайваннар, агачлар сурәтләре төшерә, кешеләр моңа һич ачуланмый яратып, елмаеп карыйлар рәсемнәрне Берчак сабакташына шаян шарж эшләгән, ә тегесе аны кыйнаган, авызын-борынын бәлшәйтеп. елап кайткан иде. Ул һәрчак үзе эшләп алган блокнот һәм кыска гына каләм йөртә. Уйлап, ижади рәсемнәр эшли.
Һәр жомгада Җәмилә апа өенә хатын-кызлар жыела Ирләр сугышта. Үлем кәгазьләреннән авыл сыкрый һәрчак сүз Жиңү турында. Җыр-мон. уен-көлке белән кайчакны күңелләрен күтәрсәләр дә. сагыш-кайгы аларнын йөрәген әрнетә. "Буранбай», -Сәлимәкәй». -Таштугай» кебек озын көйләрне сузалар. “Әпипэ"не дә биеп алалар Алар бер үк вакытта эшли дә: Җәмилә апа фронт өчен бәрәңге киптерә, калганнар оек-оекбаш. бияләй бәйли, йон эрли, яугирләргә тәмәке янчыгы нәгышлый
Җәмилә апа акыллы, басынкы, жор сүзле, ахирәтләре әйтмешли, -коеп куйган әртис-. -көлке капчыгы-, борынгы йолаларны яхшы белә Хатын- кызлар белән сабанга жигелеп жир сөрә, тырмата, биек-биек эскертләргә ынтылып. көлтә ыргыта. Ул—киерелеп тарткан йөк аты. орденсыз герой. Соңгы вакытта йөрәк әрнүләренә түзәлми Сугыш сызыгына якынлашканда, дошман поездны бомбага тота, Гобәйдулласы вагонда үлеп кала Җәмилә апа күз яшьләрен Рәшиттән яшерә торган иде Рәссам сугыш еллары хатын- кызлары рәсемнәрендә картәнисен мәңгеләштерде Аның күркәм сыйфатларына таянып, югары сәнгатьле образлар тудырды Жәмилә апа—билгеле һәм онытылган талантлар биргән ыру килене Аны үз итәләр, якын күрәләр, яраталар, хөрмәтлиләр Династия дигәндәй, иренең энесе Булат Ймашев 1939-44 елларда Башкорт опера һәм балет театры генераль директоры һәм баш режиссеры, күп сәхнә әсәрләрен сәхнәләштергән күренекле сәнгать әһеле. 1944 елда ижади хезмәте, фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән. Тагын бер талант. Башкорт драма театрының рәссам- бизәүчесе Г алия Имашева сәнгать офыкларын тагын да киңәйтеп жибәрде. Тарих, әдәбият, сәнгать, культура өлкәсендә яна Имашевлар күтәрелеп килә.
Сәләтле, булдыклы, ижади. талант иясе алар. Имашевлар нәселе. Үрге Дим- Өязе буенда Рәшитнең әнисе Сәгыйдә ападан да оста жырчы юк. дисәм һич тә ялгыш булмас
Мон чишмәсе Мина калса. 92 яшьлек Сәгыйдә әбинең еракларга таралган үзәк өзгеч бүгенге монын-сагышын Татарстан жирендә "йокыга талган" сөекле улы Рәшит Имашев тынлап ята һәм үзе дә кушылып моңаядыр сыман Халык жырларына сокланып туймаган рәссам, үзе дә оста, моңлы, әһәңле итеп жырлый торган иде.
Күренекле кешеләр белән аралашу
Без. ике якташ. 60 еллар башында бергә укыдык. Рәшит—Казан сынлы сәнгать училищесында, мин—университетта. Ул минем янга килеп йөрсә дә -кулга да тими кала*. Аны "ә" дигәнче Равил Фәйзуллин (хәзер Казан утлары' нын баш мөхәррире). Миркасыйм Усманов (тарих фәннәре докторы, академик). Индус Таһиров (тарих фәннәре докторы, академик). Тәлгат Галиуллин (филология фәннәре докторы). Вакыйф Нуруллин (язучы). Шамил Маннапов (шагыйрь) кебек талантлы егетләр уратып ала. Кемдер хикәя, повестьларына иллюстрация ясауны, берәүләр чыгачак китапларына графика эшләүне үтенәләр Рәссам һәрчак һәркемгә ярдәмләште Рәшитне тарих-филология факультетында үткәрелгән кичәләргә чакыралар иде Биредә һәм язучылар үткәргән "Әдәби жомга ларда ул язучы, шагыйрь, сәнгать кешеләре, галимнәр белән аралашты.
Рәшит Имашев сәнгать училищесының сонгы курсларында рәссам буларак формалашты Серле һөнәрнең нечкәлекләренә төшенде Хыялын тормышка ашыру өчен киеренке, тынгысыз эшкә чумды. Ниһаять. Имашев стиле барлыкка килде X. Туфан һәм С Хәким Рәшитнең якын дусларына әверелде Рәссам аларны озак-озак үзенен каршында утыртты, позировать итте. Ике шагыйрь һәм рәссам
арасындагы дуслык озакка сузылды Берчак X. Туфан якташыма Давыллы еллар' лирикасын бүләк иткән иде Анда автор болай дип язган
Син дә бит бер
Туктарсыңдыр, йәрәк
Ә шулай да, нигә син. тыныч
Менә шундый—яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син. и Торчыш
уңышларына чиксез шатланалар иде. Рәссамның 1986 елның 10 июнендә үткәрелгән күргәзмәсе уңае белән М Кәрим болай дип язды: «Бүген минем якташым, күптән яраткан рәссамым Рәшит Имашевның күргәзмәсе ачыла Монда куелган эшләрне күреп бик куандым. Рәшитнен елдан-ел үсә баруын күреп, эчке горурлык кичердем. Татарстанның игелекле ижади туфрагында гайрәт алган талант матур жимешләр биргән». Р Имашев—күпкырлы |
темага мөрэжәгать иткән сәнгать остасы. Аның әсәрләрендә тарихи чор. сугыш, илне торгызу геройлары, солдатлар, тыл кешеләре, төзелештә катнашучылар, эшче, крестьян, нефтьче, металлург, студентлар, яшьләр, балалар, кин халык вәкилләре, санап бетерерлек түгел Әмма анын һәр рәсемендә кеше, аның уй-фикерләре. шатлык-кайгылары. |
Рәшит пакъ кунелле. тыныч холыклы, шаян, юморга бай булгангамы, кешеләр вә мәшһүр шәхесләр белән дә тиз аралаша иде Ике республиканың ике президенты да рәссамның уңышларына шатлана иде Бу юлларны язганда минем өстәлемдә М. Рәхимов һәм М. Шаймиевның рәссам белән шатлыклы минутларында төшкән рәсемнәре ята. Рәшит, яшь аралары зур булуга карамастан. X. Туфан белән аерылгысыз дус булды X Туфан. С Хәким. М Кәрим яшь рәссамның рухи үсешенә, ижади эшчәнлегенә зур этәргеч һәм тәэсир ясадылар. Бу өч әдип Рәшитнең ижади омтылышы чагылган
Р Имашев торган саен ижат үрләренә күтәрелде Ана зур казанышлар, фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Ул—Фатих Кәрим. Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреаты
2003 елның 30 декабре рәссамга тагын бер зур шатлык алып килде Татарстан республикасы президенты Указы белән сынлы сәнгать өлкәсендәге олы казанышлары һәм күпьеллык нәтижәле хезмәте өчен Имашев Рәшит Фатих улына Татарстан Республикасының халык рәссамы’ дигән мактаулы исем бирелде
Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Хатип ага Госман бер очрашканда ••Күргәзмәдә якташыгыз Рәшит Имашев рәсемнәрен караганда тетрәндем, сугыш еллары газапларын кичергән хатын- кызларны ничек оста тасвирлаган, аларны күргәч, тәннәрем чымырдап китте, күземнән яшьләр чыкты Жаен табып, икәүләп бер килеп китегез эле зинһар»,—диде
Галим безне шатланып каршы алды «Уфада булып кайттым,—дип сүзен башлады —Якташыгыз Мифтахетдин Акмулланың ижатын халыкка кайтарып бирү
буенча житди чаралар эшләргә жыеналар. Сез. Рәшит туган. Акмулла мирасына кагылышлы рәсемнәр ижат итсәгез, гомум эшкә зур өлеш булыр иде».—диде дә әдипнең Казанда басылган бердәнбер жыентыгынын шигырьләр күчермәләрен бирде.
Рәссам уйланырга мәжбүр булды. Жәйге каникулда аралары жиде-сигез чакрым булган Исламгол-Азнай-Туксанбайда еш булды Туксанбай һәм Тамьян-Таймас авылларына барып әдипнең тормышын һәм иҗатын белгән картлар. Хэбетдин. Исмәгыйль. Мортаза Аллалров. Илһам Базаровлар белән сөйләште. Дим буе авылларында, мен ыруы вәкилләре арасында озак, бик озак эзләде прототипны— барыбер тапты.
Рәшит Имашев ел саен диярлек туган якларына кайтып йөрде, районда урыннарда булып, меңләгән кешеләр белән очрашты, якташларына үзенен ижаты турында сөйләде.
2006 елнын декабрендә унлаган төбәк вәкилләре катнашында Кыргыз-Миякә район мәдәният йортында Акмулланың 175 еллык юбилеен үткәргәндә көчле кул чабулар астында Рәшит Имашев үзенең «Балачак», «Егет». «Соңгы намаз» дигән рәсемнәрен якташларына бүләк итте.
«Сонгы намаз» күңелдә бик авыр тәэсир калдыра, тетрәндерә, нишлисен— тормыш чынбарлыгын чагылдырган рәсем
Көзге дала Энгер-менгер Караңгылык көчәя барган сыман Яшеллектә саргаю төсмере һавада саран нурларын чәчеп уракка охшаган яңа туган ай Урыны белән җиргә кире әйләнеп кайткан сихри, очраклы, саран, куе кан төсендәге кояш нурлары төшә Бер урында -кан тасмасы- Анда, әйтерсең, ерткыч үзенен корбанын кансыратып сөйрәп йөрегән.
Үлән өстендә намазлыкта аякларын бөкләп утырган, намустай ак. пакъ киемле олпат ир утыра. Намаз укыганнан сон. кулларын кушырып, күкрәгенә күтәреп, амин тотарга хәзерләнә Рәссам төп игътибарны персонажның йөзен тасвирлауга биргән, күркәм сыйфатлар туплаган үзебезнең милләт кешесенең типик картинасы; түгәрәк сакал-мыек. кин маңгай, жил-янгырларда чыныккан кара-кучкыл йөз. акыллы, моңсу, борчулы караш, эштә чыныккан куллар. Рәсем өшеткән, калтыраткан сыман итә Җан яктылыкка, җылыга омтыла, ашыга. Әмма таңга ерак, әйтерсең вакыт тукталып калган. Туасы таңда Акмулланың гомере өзеләчәк.
Әдипнең тормышын, иҗатын, эстетикасын, идеалларың, көрәш мотивларын белгән һәр кеше рәсемгә битараф булып калалмый.
Залда утырганда минем күз алдыннан, кинодагы кебек, бер-бер артлы күренешләр үтте; менә чабаталы, сәләмә киемле, ятим. ябык, ач малай һәм., халык рәссамы...
Шатлыктан дулкынланган шыгрым тулы зал Рәшит Имашевны хөрмәтләп, зурлап озак кул чапты, күпләр күз яшьләрен яшерергә теләсәләр дә. булдыра алмады...