Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә УЙЛАРЫМ—ЗАРЛЫ ҺӘМ АЧЫ...

Эзлим...

Илһам тумый. Әллә нәрсә кирәк, һәр күргәнен язмый каләмнәр. Җирдә вакыйгалар тулып ята, Ә мин сюжет эзлим Галәмнән:

Язар азык эзлим. Янәшәмнең, Күрә белмим агын-карасын. Төнге күкне болыт капласа да Йолдызларга оча карашым.

Татар җыры фестивале

Куркытмады безне бураннар да. Наданнардан яуган каһәр дә— Өч көн шаулап торды татар җыры Урыс кайнап торган шәһәрдә. Йөрәгемне назлый даһи моңнар, Ә уйларым зарлы һәм ачы: Бер егерме елдан татар җырын Табылырмы монда җырлаучы?

Тарих

Бүген, имин һәм болытсыз туып Торган чорда һәрбер иртәбез, Без, тарихны китаплардан укып, Ничек җиңел фикер йөртәбез:

Имеш, борынгылар җәфаланган Узмыш таба алмый язмыштан; Хакимнәр дә камил булмаганнар: Тегесе юньсез, монысы ялгышкан...

Ирек САБИРОВ (1950) шагыйрь; “Манзара". Аваз". 'Апрель" Һ6 шигырь китаплары авторы. Чилвбе өлкәсенең Еманжелинск (Я чан Елга) шәһәрендә яши
Күрә торып ычкындырылган бит Теге мөмкинлекләр, бу форсат... ...Чорлар, ханнар, ерак бабаларны Сүгеп, тәнкыйтьләве—бик ансат.

Ә үзебез? Әнә, кайный дөнья!

Уйлап кына кара син бары: Күпме гөнаһ, күпме ялгышлыклар Кыла бүгенге көн ханнары!

Болгар. Алтын Урда. Явыз Иван, Ленин, Гитлер, тагын ары кит— Кайтмас булып узып киткән көн дә— Ул кичәге бүген бары тик.

Терсәкне дә тешләп була—ләкин Кабатланмый тарих яңадан; Болгарларга кайтып булмагандай, Кайтып булмый узган таңга да.

Шигърият һәм гакыл исән чакта, Корып егылганчы соңгы гөл, Бүгенгене камил итү кирәк, Бүгенгене... Әле соң түгел!

Юлда

Т.-гә

Йөрүзәнне узам. Юл кырында

Бар мәһабәт текә бер кыя: Таш кальгадай үзе, ә башында— Наратлардан купшы такыя.

Шул кыяга кемдер әллә гарьдән, Әллә иләсләнеп шат яздан, Адәм менәлмәслек биеклектә: "Бәхетле бул, бәгърем,"дип язган.

Шушы җөмлә актарыплар ташлый Һәр юлчының фикер-хисләрен. Минем дә шул—йөрәк сызлап куйды: "Нишләдең син, бәгърем, нишләдең?..”

Гаеплемен: бәхет бирәлмадым.

Хәзер каршы алам һәр таңны: “Кичер мине, бәгърем,"диеп, әмма Беләм: инде соң һәм караңгы...

Миңа җиткән...

Тынгы белми адәм: арттырмакчы Ил данын һәм... илдә үз данын: Бер мактаулы исем алыр өчен Кемдер сата хәтта вөҗданын.

 

Ул коткыга гамьсез минем хисем, Карап торам шуңа гел читтән: Ирек Нәгыйм улы дигән исем Бу тормышта миңа бик җиткән.

 

 

Миңа җитә, шигъри юлларыма Төгәл булып күчсә уй очым, "Мин әйтергә теләгәнне әйткән,"— Дип укыса һәрбер укучым...

Казанга кайтам

Кайтмам диеп чыгып киткән идем, Капчыгымны салып җилкәмә... Тамырларым тартып газаплады: Мин Казанга кайтам иртәгә.

Минем җырны моннан ишетмидер Бишбалта да, Яңа Бистә дә.

Бер кычкырып җырлап килим әле: Мин Казанга кайтам иртәгә.

Бәлки әле минем тавышым да Моңнар өстәр кичке азанга. Фани эшләремне читкә ташлап, Мин иртәгә кайтам Казанга...

Бәһа

Мин үземне зур зат диеп саный алмыйм, Үз-үземә бераз көлемсерәп карыйм, Мәҗлесләрдә савыт тотып сөрән салмыйм; Түрдән түгел, бусагадан урын сайлыйм.

Юк, юк,шыңшып, елап, мескенләнеп йөрмим, Тик, чынлап та, үз бәямне үлчи белмим.

Әгәр халкым күңелендә калса эзем, Соң булса да, искә алыр милләтем, дим.

Табигать

Болыннарга чыгам яңгырдан соң: Тәнгә-җанга ләззәт вә сихәт.

Әй, тыңлагыз, кала әсирләре: Табигатьтә бөтен хакыйкать!

Җәйге алан камиллеккә өнди— Читтә торсын үгет-нәсихәт... Әй, сәяси уйнаш ялчылары, Табигатьтә бөтен хакыйкать!

Туган халкым! Бәхетемне таптым Синең белән генә мин фәкать... Әй, адашып арган йөрәккәем! Табигатьтә икән хакыйкать...

Шигырь язам

Шигыремне камил итәр өчен Бер сүз җитми,җигеп бөтен көчем. Барлык белемемне күзаллыйм. Бер төгәл сүз кирәк: табигатьтә Бар ул, беләм,—ләкин табалмыйм.

 

 

 

Менә, таптым, диеп, куеп карыйм Шигъри юлга—моңы бозыла.

Ә йөрәктә язылмаган җырлар Кайнап, ярдан ашып, узына:

Сүзгә сусап, яралырга тора Касыйдәләр, газәл, мөнәҗәт... Бердәнбер сүз... төннәр буе эзлим... Нинди авыр газап...

һәм ләззәт!..

Кемгә хат языйм?

Чиктән ашты вакыт тизләнеше: Иртән—бәби туе, кич—ясин... Уй-хисләрем кайный. Кемгә сөйлим, Бер утырып кемгә хат языйм?

Телсез дөнья! Тамга, ымнар чоры. Яхшымы бу, белмим, яманмы? Кире кайтмас шигъри дәвер булып Артта калган хатлар заманы.

Әңгәмәдәш тапмаганнан шашып (Кем елмаер безгә, кем елар?), Йөрәгемне талый, эчтән ашый Ялкынсынган фикер-тойгылар.

Дуслар, дисәм,—ниятләре фани Ихтыяҗлар белән чикләнгән; һәрберсенең йөзе битараф та, һәммәсенең җаны бикләнгән.

...Гыйнвар көртләрендә әллә кояш, Әллә узган гасыр чагыла?

...Кышкы төннәр буе хатлар язам Мин үземнең малай чагыма.