Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

 

Мин диңгезче түгел.

Тик шулай да

Беркөнне мин сездән китәрмен Мәңгелекнең диңгезенә чыгып... Ә сез бәлки һәр кич-иртәне Үткәрерсез

Мине искә алып.

Мине сагынып...

Ә мин—хәйләкәр— Бер дә кайтмам инде... Чөнки шундук Мине искә алудан

Туктар идегез, кайтсам мин әгәр.

Шуның өчен

Бер дә кайтмам инде.

Бер дә кайтмам инде.

 

1964

 
   

Юри бер дә Кайтмам.

 

Татар китабына

Рәхмәт сиңа!

Ертып минем күздән

Бөтен уйдырмалар пәрдәсен,— Син күрсәттең бөтен бөеклектә Гадилеген һәрбер нәрсәнең.

Дөнья танудагы тәүге юлым

Лртык гади:

Мин бит күрмәдем

Ерак гасырлардан кала килгән Бөек һәйкәлләрнең үрнәген.

Мин узмадым ул чак, Тетрәнеп,

‘‘Тәмуг"лары аша Дантеның...

Минем пирамидалар:

Тирес түккән

Калкулыгы ындыр артының...

Әйе, алар шомлы төскә кереп, Серләр тулы эңгер-меңгердә Дәһшәтлелек дәгъва итеп торган Әби әкияте белән бергә.

Тигәнәкләр,

Шайтан таяклары, Төнге кошлар очкан тавышлар— Кичен пышылдаган дога белән Бар да серлелеккә авышкан. Менә шуңа синең хәрефләрең Карашыма минем калыккан.

Күңелемә

 

 

1965

 
   

Хаклык алып кергәнсең, Үзең хаклык алып халыктан. Һәм син шунда, Ертып минем күздән Бөтен уйдырмалар пәрдәсен,— Күрсәткәнсең бөтен бөеклектә Гадилеген һәрбер нәрсәнең...

 

 

Фронтовик шагыйрьләр Уңнан-сулга— Әнвәр Давыдов. Мәхмүт Хөсәен. Сибгат Хәким. 50нче еллар

 

 

 

 

 

Кара син, ә, һаман кабаланып Үтеп китте бит, әй, тормыш та! Ә мин һаман: үз өстенә алган Йөктән арыналмаган кырмыска.

1964

Дус кеше ул—гүя җанга дару, Сыкрау туган чакта күңелдә, Дустың килсә, була шундый ару, Сихәт дулкынына күмелә.

Ләкин табип, яхшы дару булса. Юкка гына бирми дозалап.

Дуслык та шул бер чамадан узса. Агу була, ягъни бозыла.

Тарихка карата

Тикшермәдем, мин тарихчы түгел. Минем ата-бабам йөреткән Татар исеме ялгыш исем диләр, Без болгарлар, диләр, электән. Ләкин тарих битләреннән миңа Күптән карап килгән усал күз Үзеннән һич мине ычкындырмый, Купмый миннән татар дигән сүз. Шуңа күрә кат-кат кайтам инде, Татар, синең үткән юлыңа.

Артык исем китми Чыңгызларның Алтын кылыч тоткан кулына, Мин теләмим яулар юлындагы Тузаннарның күзем каплавын; Бик күрәсем килә шул яудагы Ябай бер кешенең атлавын.

Ул булгандыр, бәлки, кысык күзле, Ямьсез йөзле, чандыр яңаклы... Монгол, татар, үзбәк—башкагамы, Тик бу чорда барыбер кемгәдер ул Бабай булу өчен яраклы. Походларда кипкән какча күкрәк Тере йөрәк утын саклаган. Ирке юкка ачы әрнү белән Атлаган ул, һаман атлаган.

Европаң да аңа кирәк түгел. Кирәк түгел урыс капкасы, Туган даласында сыенасы да, Җиргә нәсел ясап ятасы. Ятасы да юкса, булмаган шул. Күз теккән ул безнең көннәргә, Океанда батып баручыдай— Хыялында кораб күргәндер... Шул кешеме «явыз татар» булган?.. Минем анда нинди эшем бар? Аннан ераграк торыйм, дисәм, Минем болгар дигән исемем бар. Әмма никтер, минем әле никтер Эшем бар күк шушы татарда. Күңел бармый Чыңгыз Батыйлардан Пычрак алып аңа атарга.

Татар, татар, син бүген дә юлда, Көчең әле тора бөркелеп.

 

Тик исемеңне ерак гасырлардан Өстерисең авыр гер кебек. Варислыкка хакың юктыр синең. Ни алдың син Чыңгыз Мамайдан?.. Әйе, алар Европага таба Тәкәббрана адым атлаганда Рөхсәт сорамаган әнә теге Кызыл галстуклы малайдан.

 

 

 

1958-59

       
     
 
 

 

Малай бүген тарих битләреннән Әрнеп укый: «Явыз татар», дип Ә әтисе ерак Днепрда СССРны саклап һәлак булган,Икесе дә алар «татар!» бит. Мин дә татар, Мин качмаска булдым Тарих ябыштырган атымнан... Бу исемнән күз алдына килә Зур юл үткән йөнтәс атында— Авыр малахаен төзәткәләп, Күзен төбәп ерак офыкка, Тузан аша үз язмышын күзләп Тетрәнүче ябай, ертык карт... һәм мин аны нәләтләргә тиеш, Авыр исемем-аның мирасы... Үткәннәрнең калын тавын ярып, Ах, Бүгенгенең бөек яктысыннан Тик бер кәррә аңа бирәсе!

Белмим, иркәм, бәлки, мин чынлап та Гаепледер синең каршыңда?

Кар бөртеге кебек бер теләксез Эри алмам синең кашыңда.

Куна алмам чык бөртеге кебек Сафлык белән синең чәчеңә... Яңгыр тамчысыдай кушыла алмам Синең яшерен сагыш яшеңә.

Юк, мин телим тау елгасыдай сине Дулкыныма алып агарга, Сыешалмыйча, биек таш кыялар Басып торган текә ярларга.

Тормыш гөре булып ыргылырга Синең тыныч аккан көннәргә, Ияртергә сине ярсуыма, Өйрәтергә шаулап көләргә!