Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛУГ МӨГАЛЛИМ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЧЫ

 

“Милли әдәбият хисапсыз заманнардан бирле сузылып һәм безне изеп килгән гафләт йокыбыздан уяну “ВАКЬГГ'лары җиткәнен аңлатадыр. Караңгы төннәрдә. "ЙОЛДЫЗ" булып ялтырап, башыбызга "АҢ" тутыра, һичбер туймаслыкдәрәжәдә татлы-татлы "КИҢӘШ" мәҗлесләре ясый. Аңламаган тирән мәсьәләләребездә ышанычлы “ТӘРЖЕМАН"ыбыз була. Болытлы көннәрдә "КОЯШ" урынын тота Сөекле бабаларыбызнын . йөргән юл вә эзләреннән. “ИДЕЛ" буйларыннан хәбәр биреп торадыр Яшерен вә караңгы калган жәһаләт почмакларына кадәр "НУР"ын чәчәдер “ХОКУК'ымызны таныта. “ИКЪТИСАД"нын әһәмиятен сөйли, шуңа юл күрсәтә "СӘҮДӘ" турысындагы кирәкле нәрсәләрне вә хакларны “БӘЯН" итә "МӘКТӘП"ләребезгә жан кертеп, белмәгәннәребезне ачык итеп белдерүче икътидарлы (көчле-куәтле,—Х.М.) " МӨГАЛЛИМ"ебез буладыр

(Г. Сәгъди. 1913)

... Газиз балалар! Сезнең өчен һәм барыбыз өчен дә иң зур бәхет—үзебезнең милли туган телебезне укуда, шуна бик ябышуда, шуны чын күңелебез белән сөюдә генә икәнен күңелебезгә һичбер вакытта да онытылмаслык итеп урнаштырыйк..

(Г. Сәгъди. 1913)

XX йөз башы—соңгы дәвер яшәешебезнең иң бай. тулы канлы чоры: әдәбият, матбугат, театр, китап басу гөрләп үсә; татар, кайда гына тереклек итмәсен, үз телендә сөйләшә, укый; татарлык һәр кавемдәшебезнен күңелен биләп ала. Шунысы мөһим: бу рухи күтәрелешнең нигезен, асылын милли мәгариф, тел-әдәбиятны уку- укыту өчен көрәш тәшкил итә. Халкыбызның Р. Фәхреддин. Г. Исхакый. Г. Тукай. Г Ибраһимов һәм кайбер башка күренекле затлары мәгариф, белем-тәрбия эшен милли алгарышның төп чаралары итеп карап, үзләре дә бу хәрәкәтнен үзәгендә кайнадылар мөгаллимлек кылдылар, мәкаләләр, дәреслек-әсбаплар яздылар. Болар арасында Габдрахман Гайнан угылы Сәгъди (27.03.1889—6.11.1956) мөхтәрәм урынны били. Ул 67 еллык гомеренен 46 елын педагогик эшкә, гыйльми-тикшеренүләргә багышлый, югары уку йортларында өч дистә елдан артык эшли. 22 ел кафедра мөдире булып тора; татар, урыс, үзбәк, төрекмән, казакъ һәм кайбер башка телләрдә 162 исемдә 355 табаклык хезмәт яза. Шуларнын кырыклабы аерым китап рәвешендә дөнья күрә. Анын эшчәнлеге 1946 елда "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бәяләнә

Г Сәгъдинең гомер юлы шактый катлаулы, гыйбрәтле Ул хәзерге Башкортстанның төньяк-көнчыгышындагы Салават районы Таймый (халык телендәге атамасы—Атау) исемле татар авылында рухани, хажи гаиләсендә дөньяга килә. Шунысын да искәртик: 1769—1842 елларда яшәгән Сәгъдинең бай нәсел шәжәрәсе бар (Мөхәммәтһади Сәгъди (1883-1933)—Башкортстанның күренекле мәгърифәтчесе, педагогы; Агиш Гыирфанов (1928—1999)—әдип; Артур Сагадеев (1931 —1997)—философия фәннәре докторы, профессор Һ.6.]. Сәгъдинең оныгы Эльвира Фуат кызы "Саади" (1952 елда туган)—нәфис гимнастика буенча СССР (1973). дөнья (1974). Олимпия уеннары (1972. 1976) чемпионы.

Габдрахман әүвәл туган авылында әтисендә белем ала. 1902-06 елларда инде ул—Троипкидагы атаклы "Рәсүлия" мәдрәсәсе шәкерте Аннан ике ел Таймый һәм Мәчетле авылларында татар теле һәм әдәбияты укыта Яшь мөгаллимнең

Һәр икс өзекнең дә чыганагы: Шәхесләребез. Габдрахман Сәгъди-К Җыен .2008 -19.

28-29 б Алга таба бу чыганакның битләр саны жәяләр эчендә генә күрсәтеләчәк

 

тырышлыгы, жәдитчә укытуы җәмәгатьчелекнең дә игътибарын жәлеп итә “Мөгаллим Сәгъди әфәнденен гүзәл нәмүнәлеге ("тәҗрибәсе”.—Х.Ю.)” хакында хәтта “Вакыт” гәжите лә язып чыга (16.04.1909).

Үз даирәсендә укымышлы исәпләнгән, гарәп, фарсы, төрки телләреннән һәм әдәбиятларыннан шактый гына хәбәрдар булган, урысчаны да бераз үзләштергән яшь мөгаллим укуын дәвам итәргә, югары белем алырга омтыла. Ахыр чиктә аны бу теләк Госманлы мәмләкәтенә китерә: 1908-11 елларда Г Сәгъди Истанбул университетының филология факультетында (“дарелмөгаллимин"ендә) укый, башкаланын иҗтимагый, сәяси, гыйльми, мәдәни, дини тормышы белән якыннан таныша, биредәге милләттәшләре белән дә аралаша. Шушы елларда анын “Шура”, “Вакыт” кебек басмаларда мәкаләләре, шигырьләре басыла башлый. Сонгыларын ул укучыларга, нигездә. “Зәүкый”, “Рухи”. “Атави” тәхәллүсләре белән тәкъдим итә Шунысын да әйтик: Г. Сәгъди, гәрчә сирәгрәк булса да, го.мере буе әдәби ижат белән шөгыльләнә. Тәүге шигырьләрендә романтик рух, символик янгыраш өстенлек итә. Типологик яктан алар госманлы классик поэзиясенә. Дәрдемәнд әсәрләренә аваздаш. Г Сәгъдинең төрекчәдән, үзбәкчәдән шигъри тәрҗемәләре дә бар Г Нәваинен "Фәрһад вә Ширин” әсәреннән өзекләр, мәсәлән, оригиналга якынлыгы, сәнгати камиллеге белән бүгенге татар укучысының да күнеленә хуш килерлек.

Университетны төгәлләгәч, Г. Сәгъди Актүбә (биредә Кави Нәжмине дә бераз укыта). Верный (Алма-Ата), Екатеринбург. Ыргыз калаларындагы. Златоуст өязендәге татар, татар-урыс мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта, хәтта кайберләрендә мөдир булып та тора. Алдынгы карашлы, милләтпәрвәр рухлы мөгаллим сәяси эзәрлекләүләргә дә дучар ителә. Мәсәлән. 1914 елнын башында ул жандармерия әмере белән 24 сәгать эчендә Алма-Атадан китәргә мәжбүр була. Бу факт шул вакыттагы татар вакытлы матбугатында да чагылыш тапкан

Г. Сәгъди 1917 елнын жәендә Бөгелмә шәһәренә чакырыла. Биредәге мөгаллимнәр әзерли торган курсларда ул татар теле һәм әдәбияты, педагогика предметларын укыта, җәмәгать эшләрендә актив катнаша Анын тырышлыгы белән бу курслар укытучылар семинариясенә әверелә. Хәзерге Бөгелмә педагогия училищесы нәкъ әнә шул уку йорты белән бәйле

Университетны тәмамлаганнан сонгы 10 елда Г. Сәгъди шактый гына мәкалә- хезмәтләр яза. Алар, нигездә. “Шура” журналында донья күрә Шулай ук анын бу елларда “Мохтәсарс кавагыйде әдәбия” (1911). “Мохтасаре кавагыйде әдәбиягә гыйлавә (өстәмә —Х.М)” (1911), "Әдәбият ысуллары” (1912), “Әдәбият мөгаллиме” (1913) китаплары, телнен сарфы (морфологиясе), нәхүе (синтаксисы) турында әсбаплары басылып чыга. Боларнын һәммәсе дә педагогик ихтыяҗны күздә тотып язылган Уку-укыту процессын яхшы белү, җанлы тәҗрибә, тел-әдәбиятны тирәнтен аңлау Г Сәгъди хезмәтләрен абруйлы итә Шунысы мөһим язмалары белән ул татар әдәбият теориясенең шәкслләшү-үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертә Анын 1918 елда Уфада дөнья күргән “Фәне тәрбия һәм тәгьлим" исемле 258 битлек китабын татар телендәге тәүге педагогика дәреслеге дип тә атарга мөмкин. Ул дөнья гыйльми-педагогик казанышлары югарылыгында язылган /Бу китап һәм гомумән Г Сәгъдинең методик эшчәнлеге хакында без узган гасырнын 70нче елларында курс-диплом эшләре яздырткан идек. Студентларның “Фәне гәрбия һәм тәгьлим" китабына сокланулары хәзер дә хәтеремдә/.

1921 ел—үзенен дәһшәтле ачлыгы, сугыш-инкыйлабларнын аянычлы нәтиҗәләре белән татар тарихында ин фаҗигале сәхифәләрнең берсе халык кырыла, төрле якларга, аеруча көньяк тарафларга күпләп күчеп китә Бу вакыйга- хәлләр Г Сәгъди язмышына да китереп суга: ул каты авырый, дәваланырга дип Кавказ якларына барып чыга Бераз вакыт Бакудагы педагогик курсларда дәресләр уздыра Төркестан Республикасы халык мәгариф коммиссариаты чакыруы буенча 1921 елнын көгендә Ташкентка килә Биредә ул Шәрык институтында, рабфакта. Урга Азия дәүләт университетында (САГУда) тел-әдәбият укыта, матбугатта күп санлы мәкаләләр бастыра

1925 елнын көзендә Г Сәгъди рәсми рәвештә Казанга чакырыла Бу эш Г Ибраһимов рәислегендәге Академик Үзәк тәкъдиме белән башкарыла Татарстан башкаласындагы 5 еллык вакыт—галим эшчәнлегенен ин нәтиҗәле чоры Биредә Г Сәгъди әүвәл Татар коммунистлар университетында, педтечникумда әдәбият укыта 1926 елла Казан Көнчыгыш педагогия институтына доцент, өч елдан сон 6*

 

профессор итеп сайлана, югары дәрәҗәле гыйльми-педагогик кадрлар әзерләүгә үзеннән гаять зур өлеш кертә; Академик Үзәк эшчәнлегендә, әдәби хәрәкәттә актив катнаша, вакытлы матбугатта, төрле фәнни, мәдәни чараларда чыгышлар ясый.

Казанда яшәү елларында Г.Сәгьдинен "Татар әдәбияты тарихы" (1926 —300 б), "Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларнын тарихи үсүләре” (1926.—247 б.), “Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты” (1930.—200 б.) кебек саллы хезмәтләре, Г Ибраһимов, татар театры, әдәби тәнкыйтьнең торышы, Мәүла Колый, Г. Кандалый һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре дөнья күрә. “Символизм турында" исемле мәшһүр монографиясе языла (ул 1932 елда Мәскәүдә нәшер ителә.—135 б.). Бу хезмәтләр—Г. Сәгъди мирасында гына түгел, гомумән татар фәнендә, рухи тормышында вакыйга тудырган, гаять җитди ядкарьләр. Аларда автор әдәбият тарихчысы һәм теоретигы, тәнкыйтьче, философ, педагог, язма мәдәниятнен олуг белгече буларак чыгыш ясый. Әгәр дә Г. Рәхим, Г Газиз китапларында татар әдәбиятының Борынгы һәм Урта гасыр дәвере, XIX йөзнен шактый өлеше яктыртылган булса, Г. Сәгъди шуны алга таба дәвам иттерә. Шунысын да искәртик: күбесенчә ул үз чорының әле тиешенчә оешмаган, утырмаган материаллары белән эш итә, Г Камал, М Гафури, Дәрдемәнд, Г. Тукай, С. Рәмиев, Н. Думави, Ф. Әмирхан, Ш Камал. Ш. Бабич (“. татарда., иң көчле яшь талантларның берсе”). Н. Исәнбәт. Ә. Тангатар һәм башка чордашлары хакында кызыклы фи кер-күзәтүләр ясый, аларнын иҗади эшчәнлеген әдәби-тарихи яссылыкта яктыртырга омтыла. Биредә бер гыйбрәтле факт игътибарны җәлеп итә. Узган гасырнын 20 нче елларында " Инкыйраз" авторын юкка чыгару, оныттыру хәрәкәте башлана. Кызганыч ки, бу шаукымның башында Г. Ибраһимов тора. Әмма Г Сәгъди бу мәсьәләдә кыюлык күрсәтә: фәнни объективлыкка тугры калып, ул “Татар әдәбияты тарихы” китабында (1926) Г. Исхакыйга зур урын бирә, иҗатына тәнкыйди анализ ясый. “Гаязнын,—ди ул, —бөтен хикәя, романнары, пьесалары анын кин шашкын, котырык хыяллы һәм тасвирның күренешле (картиналы), җиңел алынмалы булуын күрсәтәләр”; анын " Инкыйразы" "шашкынлы бер сүз куәте”, “утлы бер каләм белән” язылган. (52, 58 б.)

Мәгълүм ки, Г. Сәгьди гаять катлаулы, каршылыклы елларда яши. Сыйнфый көрәш, партия сәясәте анын эшчәнлегенә дә теге яки бу дәрәҗәдә йогынты ясый. Рухани гаиләсеннән булуы, Төркиядә укып кайтуы, татар мәнфәгатьләрен эзлекле яклавы галимнен хәлен тагын да катлауландыра. Вакыты белән артык “кызарып" китүе, социализмга бирелүе, хәтта рухани әтисенә тәнкыйди карашы да шул чор чынбарлыгы белән аңлатыла. Хезмәтләрендә бәхәсле, берьяклы фикерләр дә күзгә ташлана. Әмма, куанычка, анын күпкырлы эшчәнлегендә позитив башлангыч, рухи мирасны, әдәбиятны тирәнтен анлау һәм гадел бәяләү өстенлек итә.

20нче еллар ахырында татар зыялыларын, руханиларын эзәрлекләү, милләтчелектә, сәяси сукырлыкта гаепләү кин колач ала. Г. Сәгьди өстендә дә болытлар куера башлый Бер-бер артлы галимне "фаш иткән" язмалар күренә. Гали Сафиуллин дигән бер зат "Эшче" гәжитенен 1929 ел 9 октябрь санында Г Сәгъдине "советларга каршы көрәш оештыручы", "буржуа" тарафдары дип атый, анын эшчәнлеген. "марксизм битлеге астында пролетариатның эченә кереп, кызыл буяуга буялып, иске буржуа, кулак, мулла идеологиясен тарату” дип бәяли (309-310 б ). 1930 елнын гыйнвар башларында “Татар Совет Язучылар оешмасьГның Г Сәгъдине “тазартуга” багышланган махсус җыелышы үткәрелә. "Кызыл Татарстан” гәжите язуынча (21.01.1930), ул “бер кичкә (5-6 сәгатькә)” сузыла (311 б.) һ. Такташ та “Серле күзлек” исемле шигырендә Г. Сәгъдине икейөзлелектә, байларга хезмәт итүдә гаепли.

Рәсми сәясәтнең кая баруын яхшы тоемлаган галим ахыр чиктә Казанны ташлап, янә Үзбәкстанга китәргә мәжбүр ителә. Әгәр дә Г. Сәгъди Идел-йортта калган булса, ул да Ф Кәрими, Г Гобәйдуллин. Н Хәким, Г. Рәхим, Г Нигьмәти һәм кайбер башка хезмәттәшләренең фаҗигале язмышына дучар булыр иде. Мәгълүм ки, Октябрьдән сон Г. Исхакыйларны, С. Максудыйларны, ин беренче чиратта, Төркия үзенә сыендыра. Ә инде татар зыялыларының бер өлеше Урта Азия якларына китеп исән кала. Моның өчен без төрки кардәшләребезгә аеруча рәхмәтле.

Г Сәгьди гомеренең 30 елы Үзбәкстан белән бәйле. Ул биредә 1921-25, 1930— 1956 елларда яши. Әйткәнебезчә, бу җөмһүрияттә яшәвенең беренче чорында Г. Сәгьди Ташкенттагы университетларда укыта. 1930—1956 елларда да ул шушы
эшен дәвам иттерә, әүвәл Сәмәрканд Педагогия академиясендә лекцияләр укый. Үзенен тәрҗемәи хәлендә профессор биредә үзбәк әдәбияты кафедрасын һәм тел- әдәбият бүлеген оештыруын искәртә. Үзбәкстан Мәгариф җитәкчелеге аны 1932 елда Ташкенттагы Индустриаль-педагогия һәм Кичке педагогия институтларына профессор итеп күчерә. Бу елларда ул Фирганә педагогия институтларында үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырып, анын мөдире дә булып тора. 1937—1941. 1944-46 елларда Г. Сәгъди Сәмәрканд дәүләт университетында үзбәк әдәбияты кафедрасы мөдире 1941-44. 1946—1952 елларда ул Ташкенттагы Урта Азия дәүләт университеты профессоры һәм андагы кафедра җитәкчесе. Г Сәгъди Үзбәкстанда яшәү чорында биредәге Фәннәр Академиясенең тел-әдәбият институты һәм кайбер башка оешмалар, уку йортлары белән лә хезмәттәшлек итә. Галим 1952 елдан алып, гомеренең ахырына кадәр янә Сәмәрканд университетында эшли. 1956 елның 6 ноябрендә вафат булып, шушы борынгы һәм тарихи калада җирләнә дә

Үзбәкстанда яшәү елларында Г Сәгъди уку-укыту, белгечләр хәзерләү, оештыру, җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләнештә бик нәтижәле гыйльми-тикшеренү эшләре дә алып бара. Бу чорда анын үзбәк, урыс, казакъ, төрекмән телләрендә күп санлы мәкалә-хезмәтләре нәшер ителә. Алар төрле характерда. Бер өлеше педагогик, методик мәсьәләләргә, әдәбият теориясе проблемаларын яктыртуга багышланган Аларда автор билгеле бер дәрәҗәдә тагар телендә элегрәк басылган хезмәтләрен дә файдалана. Икенче бер төркем язмаларында Мөселман Көнчыгышындагы фәлсәфи, иҗтимагый фикер мәсьәләләре яктыртыла Анын. мәсәлән. Газзали. Фәрәби. суфыйчылык турындагы күзәтүләре кызыклы гына. Шулай ук ул борынгы ядкярләр. төрки телләр тарихы мәсьәләләрен дә игътибардан читтә калдырмый Белгечләр аның казакъ классигы Абай( 1845—1904). каракалпак шагыйре Бердах (1827—1900) турындагы язмаларын да унай бәялиләр

Мәгълүм ки, Идел-йоргта яшәү елларында Г Сәгъди татар әдәбияты тарихы белән ныклап шөгыльләнә. Үзбәкстанда ул үз эшчәнлегенен үзәгенә үзбәк сүз сәнгатен куя. Анын күп санлы язмаларында үзбәк әдәбиятының тарихы да. хәзергесе дә. Хәмид Алимжан. Гайрәти, Гафур Голәм. Мөкими кебек әдипләрнең иҗатлары да яктыртылыш таба. Татар галиме үзбәк әдәбиятынын принципиаль тәнкыйтьчесе буларак та таныла.

Г. Сәгъдинең үзбәк әдәбиятынын бөек шагыйре Г Нәваи (1441 — 1501) иҗатын тикшерүгә багышланган ике дистәдән артык хезмәте бар. 1949 елда Г Сәгъди "Нәваи иҗаты—үзбәк классик әдәбияты үсешенең югары этабы" темасына докторлык диссертациясе яклый һәм ул ВАК тарафыннан 1950 елнын 22 апрелендә раслана да.

Кыскасы. Г. Сәгъди үзбәкләрнен генә түгел, гомумән Урта Азия халыкларының мәгарифен, фәнен, мәдәниятен үстерүдә, югары дәрәҗәле кадрлар тәрбияләүдә гаять нәтиҗәле эшли. Ул чын мәгънәсендә Дамелла. Остаз буларак таныла Филология фәннәре докторы, профессор. Үзбәкстаннын атказанган фән эшлеклесе Рәхим Мөкимов үз укытучысын югары бәяләп, болай ди: "Хәйран калдырганы шул: татар милләтеннән булган бу укытучының саф үзбәк телендә үзбәк әдәбияты тарихын укытуы гына түгел, ә Шәрыкнын шушы төбәгендә яшәүче күп кенә халыкларның әдәбият вә мәдәният тарихын да су кебек эчүе иде Ул урыс, үзбәк, гарәп, фарсы- таҗик. грек һәм кытай галимнәренең дә дөньяга карашы белән дә таныш һәм шул хакта иркен фикер йөртер иле' Ул Алишер Нәваи "иҗади мирасын өйрәнү фәненен башында торучылардан иле" (326-327 б )

Мин 1978 елның көзендә Душанбе шәһәрендәге дәүләт университетында стажировка уздым Туп-туры классик таҗик әдәбияты кафедрасы мөдире Шәрифжан ага Хөсәензадә (1907 елгы) кабинетына кердем Таҗик сүзләре катнаштырып бу мәшһүр галимгә мөрәҗәгать иттем Шунда у i Ярар, интекмәгез инде", дип мине туктатты да. саф татар телендә сөйләшә башлады. Мина бу гажәп тоелды Шунда Шәрифжан ага Ташкент университетында Г Сәгъдидә укуын, анын "боек Остаз" булуын рәхәтләнеп сөйләп китте Шуның тәэсирендә, диде.—безнең күбебез татар теленә, татар әдәбиятына гашыйк булды

Г Сәгъди Үзбәкстанда яшәвенең икенче чорында, ягъни 1930 1956 еллар аралыгында Казанга бары бер мәртәбә—1944 елнын көзендә килеп китә "Совет әдәбияты'' журналында К Насыйри турындагы мәкаләсен бастыра Әмма ул. гәрчә Идел-йорттан еракта яшәсә дә. татарлар белән аралашып, татар әдәбияты, фәне белән кызыксынып тора Татар әдипләрен, аеруча Тукайны үз лекцияләрендә, фәнни
хезмәтләрендә еш телгә ала, Нәваинын татар дөньясындагы урыны хакында мөһим фикерләр әйтә. "Фәрһад вә Ширин" поэмасын татар телендә бастырырга да йөри Әмма Казан анын бу теләген кире кага.

Күренекле галим Мөхәммәд ага Гайнуллин заманында Г. Сәгъдинең лекцияләрен тыңлаган, анын белән очрашкалаган да. Сонгысы Сәмәркандта остазының үлеменә бер ай кала була. Бервакыт мин бу соңгы очрашу хакында Мөхәммәд агадан сораган идем Аның. "Габдрахман абый җирсеп, Казанны сагынып яши", дигән сүзләре хәзер дә хәтердә саклана. Әйе. күпме зыялыларыбыз, талантларыбыз мөһажирлектә яшәп, җирсеп, якты дөньядан китеп барганнар шул. Нишләтәсең, татарның кара язмышы...

***

Габдрахман Сәгъдинең шәхесе, эшчәнлеге күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Болар арасында Е. Э Бертельс (Г Сәгъди—"татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең пионеры”), Р Мөкимов кебек урыс, үзбәк галимнәре дә, X. Вәли, Л. Яфаров, В Хаков шикелле татар филологлары да бар. Г Сәгъди хакында анын шәкерте М. Гайнуллин дистәләп язмасын калдырды Соңгы елларда олуг мөгаллим эшчәнлеген өйрәнүдә Д. Заһидуллина, Э. Галиева, Т Гыйлажев унышлы гына эшли. Чулпан Гыйлаҗева 2006 елда “Г. Сәгъдинең әдәби-тарихи мирасында әдәбият белеме мәсьәләләре” темасына кандидатлык диссертациясе яклады (Фәнни җитәкчесе—Д.Заһидуллина). бер китапчык та бастырды Бу ике галимә “Шәхесләребез” сериясендә "Габдрахман Сәгъди: Фәнни-биографик җыентык” исемле китапны әзерләп чыгардылар (Казан: Җыен. 2008 —416 б.) М. Госманов мөхәррирлегендә нәшер ителгән бу басмада Г. Сәгьди хакында мәкаләләр, архив материаллары, фотоматериаллар, биобиблиографик мәгълүматлар бирелгән Аеруча мөһиме шул: китапта Г Сәгьди хезмәтләреннән, әдәби иҗатыннан аерым үрнәкләр дә урнаштырылган. Бу җыентык—галимнең тууына 120 ел тулуга менә дигән бүләк (Бу мәкаләдә инде без аннан файдаландык та). Киләчәктә Г. Сәгъдинең башка мөһим хезмәтләре дә басылып чыгар дигән өметтә калабыз.

3.01.2009