МӘКРУҺЛАР
1866 елның декабре. Зәмһәрир суыгы булуга карамастан, тон урталарыңда Янгилдегә Иске Чәчкаб авылыннан Мохәммәтсабит йортына ишан Габделлатыйф Алкин килеп төшә (анын урыслардан качып йөргән чагы) Мөхәммәтсабитнын әтисе Шәрәфетдин, шакылдату тавышын ишетеп, капканы чыгып ача Шәрәфетдин бабай сакта тора. Ул ишек алдында берничә сәгать буе йөри, жылынып чыгарга да керми Ишан хәзрәт. Янгилдедә эшне тиз тотып, яктырганчы Тәтеш өязенең Ташкичү авылында борып житү турында уйлый Анда аны Мөхәммәтша көтә. Мөхәммәтшанын урыс хөкүмәте тарафыннан Себергә жибәрелүчеләрнен чираттагы этап исемлегенә эләгүен Алкин ана шәхсән үзе җиткерергә һәм киңәшләрен бирергә тели Мохәммәтсабит. Барыш волостендагы Кыртапа авылына барып, мөселманлыкка кайткан Сөләйманга ишан хәзрәггән бер кәгазь тапшырырга тиеш була. Сөләйманга Барыш волостена кергән татар-мәкруһ авылларының вәкилләр җыелышын җыеп, күрше ояхләрдәге мәкруһларнын хәлен бәян итү йөкләнә Кәгазьдә шулай ук Тәтеш өязенә кергән мәкруһ авылларында яшәүчеләрне тынычландыру нияте белән бәян ителгән берничә яхшы хәбәр дә җиткерелә Шулармын берсендә патша хөкүмәтенең, чиркәү руханиларының даими рәвештә мөселман диненең тиздән бетәчәге турында тәкрарлап торуларына карамастан. Казан губернасында яна мәчет гәр калкып чыгуы, шул исәптән Казанның үзәгендә 12 мәчет эшләп китүе, берничә яңа мәчет төзелә башлавы, ә купец Д. Б Усмановнын. хакимияттән рөхсәт алып, хәтта Тихвин бистәсендә дә мәчет төзетә башлавы бәян ителә (Архиерейнын эчке эшләр министрына язган хатында болай диелә -Каган шәһәренен Тихвин бистәсендәге чиркәүләр янында мәчетләрнен үрчеп чыгуын Тихвин чиркәүләрен мыскыллау һәм кимсетү дип анларга кирәк- Хакимнятьне тагын бер нәрсә тынычсызлый, ул—мөселманнарының Россия башкаласы Петербурга ла мәчет төзү буенча өлгерлек күрсәтүләре. Бер белешмәдә Петербургтагы хәлләр турында болай дип әйтелә: «Постройка мечети в столице важный признак преуспеваемости мусульманства в России Теперь уже недолю ждать, когда июль Невы будут раздаваться звуки азана. «Аллах акбар». т с «Аллах велик- )
Габделлатыйф Аткин Тәтеш оя зе мәкрүһларына юллаган кәгазьдә бәгырьләргә сары май булып яткан түбәндәге сүзләр дә була. Мохәммәтсабит аны урысча да укып күрсәтә "Многих русских приводило в уныние факты возврата крещенных татар в прежнюю веру"
Кыртапа-хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районында Коры Үләмә елгасы буенда урнашкан авыл. Анда яшәгән, тирә-як мәкруһлар ихтирамына лаек булган Сөләйман һәм Габделлатыйф Алкин - күптәнге танышлар Сөләйман минем Мохәммәтсабит бабам белән лә яхшы таныш була Атарны бабамның
Дәвачы. Башы 2008 гтың Пнчы санында.
Акхуҗадагы дусларыннан берсе Әбраретдин Рәхмәтуллин таныштыра. Чөнки Сөләйманның хатыны—Акхуҗадан, ул һәм Әбраретдин—бертуганнар. Сөләйман абзый хатыны Миңлегайшә белән дүрт бала—дүрт малай һәм бер кыз үстерә. Кызлары Миңлегөл төпчек балалары була.
Мөхәммәтсабит Сөләйман һәм аның гаиләсе белән тиз арада дуслашып китә, алар фикердәшләргә әвереләләр. Сөләйманның уллары Мөхәммәтсабит белән Кыртапа мәкруһлары арасында эшчәнлек җәелдерәләр. Барып-килеп йөрү өчен ара шактый ерак булса да, Мөхәммәтсабит бабай Сөләйманның балаларына кичләрен яшерен рәвештә дәресләр бирә. Миңлегөл дә абыйлары белән бергә укырга-язарга өйрәнә. Ул абыйларына караганда дәресне тизрәк тә үзләштерә, сәләтлерәк була. Сөләйман да балалары белән бергә язу танырга өйрәнә. Мөхәммәтсабит аша Алкиннан алган язуларны Миңлегөлгә күчертеп яздыралар. Миңлегөлне гаиләдә, иркәләп, Миңнүс дип йөртәләр, аны яраталар. Ул үткен кыз булып үсә. Үсмер яшенә җиткәч, ана Моңлы гөл дип тә эндәшәләр.
Мөхәммәтсабитның тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан Янгилде авылыннан чыгып китүе авылдашлары, бигрәк тә урыс күршеләре тарафыннан башка авылда яшәгән сөяркәләре янына бару дип бәяләнә. Шуңа күрә анын өйдә булмавы хакимият өчен куркыныч тоелмый. Бу хәл турында архиепископ Антоний губернаторга болай дип җиткерә: “Иван Иванов (Шәрәфетдин) о сыне Василии отзывается как о негодяе, развратнике, шатающимся по деревням неизвестно для чего и как вышедший из повиновенья ” ТР МА —Ф. 1—Тасв. 3.—Сакл. бер. 228.—Б. 44.) Әтисенә шулай дип аңлату отышлырак була.
Чынлыкта Сабитнын төп вазифасы башка волостьларда, хәтта өязләрдә яшәүче мәкруһлар белән очрашудан, мәкруһларны дөнья хәлләре белән таныштырудан, мөселманнарның үз диннәренә кайтуын оештырудан гыйбарәт була.
Мөхәммәтсабит күп вакытын Кыртапа авылында, Сөләйман гаиләсендә уздыра. Сөләйман һәм анын уллары Мөхәммәтсабитны үз итәләр, аңа ияләшәләр. Мөхәммәтсабитның Янгилде авылындагы шәхси хуҗалыгы шактый зурлардан исәпләнә: 25ләп оя умартасы, ике сыеры, берничә аты була. Олыгаюы сәбәпле, Шәрәфетдингә хуҗалыкта эшләү кыенлаша Мөхәммәтсабитның улы Мөхәммәтсадыйкка әле ундүрт тирәсе, кызлары Мәхүпкамал белән Миңлекамал да авыр физик хезмәт өчен яшьрәк булалар. Хуҗалыкны алып барырлык кеше әбиебез Мәхүпжамал гына була. Ул да яшьли үпкә чире белән авырый башлый. Хәбирә апага әтисе Мөхәммәтвафа түбәндәгеләрне сөйләгән: «Без, балалар, абыйдан (Мөхәммәтсадыйк) гайре, өй эшләрен эшли алмый идек. Шунлыктан Шәрәфетдин бабай, авыру әни белән киңәшеп, Мөхәммәтсабит әтигә яшь хатынга өйләнергә, ягъни ике хатын белән яшәргә тәкъдим иткән.
Сөләйман кызы Миңлегөл 17дә, чибәр кыз булып җитлегеп килә. Дүрт абыйсы, әнисе, әтисе аны бердәнбер кыз, төпчек бала буларак яраталар, яклыйлар. Тирә- яктагы татар мәкруһ авылларыннан яучылар да килә башлый. Миңлегөл гашыйк була. Ләкин үзен сорап килгән егетләргә түгел. Үзеннән ике мәртәбә олырак кешегә, дүрт балалы Мөхәммәтсабитка—әтисенең дустына, кордашына гашыйк була ул. Алар өйләнешәләр. Никахны Янгилдедән килгән Шәрәфетдин бабайдан укыталар. Кыртапа мулласы куркып никах укудан баш тарта. Бу хәл 1867 елның 24 февралендә була. Мөхәммәтсабит яшь кәләшне яшерен төстә Янгилдегә алып кайта. Аны беренче хатыны Мәхүпжамал белән таныштыра. Мәхүпжамал әби көндәшен якты йөз белән каршы ала. Төпчек уллары өч яшьлек Вафа белән ул арт өйдәге йокы бүлмәсенә күчә. Алдагы өйнең йокы бүлмәсендә Сабит баба икенче хатыны белән кала. Шул рәвешле өч ай яшиләр. Кыртападан килгән киленне авыл халкы утырмага килгән кунак кызы итеп кабул итә. Халыкка, Мәхүпжамал чирле булганга, ана утырмада озаграк булырга туры киләчәк дип аңлаталар. Миңлегөл шулкадәр үткен-чая була ки, тиз арада авыл хатыннары белән дуслаша. Беренче көннән башлап өй эшенә керешә. Балалар Мөхәммәтсабит өендә тыныч кына эшләп йөрүче Миңлегөл апаларын Кыртапа авылыннан килгән кунак кыз дип аңлыйлар. Хәтта 15 яшьлек Мөхәммәтсадыйкка да мәгълүм булмый. Гасабиланып
нидер көткән кеше Шәрәфетдин була. Ул эшнен ачыласын сизә
Без капчыкта ятмый диләр. Шәрәфетдин гаиләсендәге хәлләр Зөя һәм Тәтеш өязе урысларына, чиркәү руханиларына мәгълүм була Бу янадык Гыйлажи белән Минажига да (Семен һәм Савелий Степановлар) барып житә Әйтеп киткәнемчә, алар икесе дә Мәхүпжамал әбиебезнен энеләре булалар Сабит бабайнын каенишләрен, иманнарын саткан затлар буларак, бөтен Казан губернасында беләләр. Шуннан мәхшәр башлана. Шәрәфетдин йортына көн саен 2нче стан приставы килеп йөри башлый. Мөхәммәтсабитнын яна хатыны Миңлегөлне эзләп киләләр, тентү ясыйлар, әмма таба алмыйлар. Миңлегөлне хакимият, урыслар, шул исәптән хәтта күршеләре дә икенче хатын дип танымыйлар. Бу христиан кануннарына сыймый торган хәл. диләр. Миңлегөлне “девка из деревни Картапа" дип атыйлар. Мөхәммәтсабит эзләү шаукымы узганчы Миңлегөлне кеше уйламаслык урында—марҗа күршеләре Домна исемле карчыкта яшереп тота. Миңлегөл ире Мөхәммәтсабитны шулкадәр ярата ки. алгарак узып булса да әйтим. Мөхәммәтсабит Себергә сөрелгәч, анын артыннан авырлы көенчә. Себергә дә китәчәк әле ул. Ә әлегә Мөхәммәтсабитнын икенче хатынын эзләү дәвам итә. Ярты авылны аякка бастыралар. Урыс милләтеннән булган авылдашларына тимиләр. Шуннан сон ни булганын аңлау өчен Казан губернаторына архиепископ Антоний тарафыннан җибәрелгән, заманында сер итеп сакланган хаттан, тәржемә итмичә генә, бер өзекнең күчермәсен китерәм.
«13го прошлого марта деревни Азелей из татар крещенный Семен Степанов (Гыйләжи—Т. В ) объявил ему. священнику Охотину. что зять его из деревни Янгильдиной из татар крещенный Василий Иванов, несмотря на то. что 16 лет имел в супружестве сестру его родную Матрену. 24 февраля сего года взял себе вторую жену Тетюшского уезда деревни Картапы дочь из татар крещенного по имени ему неизвестного, которую по татарски зовут Минусь. а русского имени не знает. Свидетелями при сем его объявления были села Куланги дьячки Алексей и Александр Петровы и крестьяне Семен Кондратьев и Филипп Андреев Он же Иванов по словам Степанова был одним из первых возмутителей в дер Янгильдиной. способствовал крещенным татарам к отпадению от православия к Магометанство, к подписанию адреса (императорга гариза язу). В настоящее время старается всеми мерами удержать крещенных татар от присоединения к православию Имея это в виду, священник Охотин предложил Федоровскому волостному правлению узнать, действительно ли означенная Минусь находится в доме Иванова На что правление отношением 14 марта за номером 217 уведомило священника Охотина. что помощник волостного старшины Ахметзян Мухаметзянов. с понятыми деревни Янгильдиной делал у крестьянина из татар крещенного Василия Иванова обыск, по коему действительно найдена девка не Минусь. а Миниган Сулейманова, приехавшая к нему из деревни Кыртапы Тетюшского уезда» (ТР МА —Ф 1 —Тасв. 3.—Сакл бер 228 —Б.33)
Казан архиепискобы хатын болай дип төгәлли "Милостивый государь, покорнейше прошу Вас сделать распоряжения дабы главные возмутители по Кулангинскому приходу крещенные из татар деревни Азбабы Иван Петров. Антон Иванов. Николай Никитин и деревни Янгильдиной Василий Иванов были преданы уголовному суду, и поступлено были с ними, ровно и с крестьянином деревни Чутеевой Цивильскрго уезда Махмудом Миркашином по всей строгости законов, проживающую же в доме из татар крещенного Василия Иванова в качестве другой жены татарскую девку Миниган Сулейманову немедленно удалить из деревни Азбабы в место ее жительства, и о последующем почтить меня уведомлением"
Архиепископ Антоний, үзенең хатында тагын бер бик әһәмиятле мәгълүмат бирә: “12 мартта благочинный вазифаларын вакытлыча башкарган рухани Зайков хәбәр итүенчә, соңгысы Акхуҗа авылы мәкруһларын православиега күчәргә өндәгәндә. Зөя. Цивильск. Тәтеш өязләре мәкруһларынын икенче мәртәбә патшага Мөхәммәд динендә калдыруын сорап хат җибәрүләрен ишетә
Хатны Чүти авылы крестьяны Мәхмүт Миркашин алып киткән. Ул җавап алып кайтканчыга кадәр православие динен башкаручы булмаячагы турында Зөя өязе авыллары мәкруһлары Колангы побы Виктор Охотинны алдан ук кисәтеп куялар."
Әбием Әмәйгел рәсми документлар буенча 1870 елда туган. Ләкин ул шактый өлкәнрәк күренә иде. Мин туганда ана 65 яшь кенә булырга тиеш, ә ул 1870 елдагы вакыйгаларны да хәтерли иде. Әбинен үзе сөйләгәннәрне искә төшерсәк, ул булачак ире Мөхәммәтвафа белән бала вакытларында бергә уйнап үскән. Шул ук вакытта Вафа бабай рәсми документларда биш яшькә өлкәнрәк күрсәтелгән. 1867 елда әтисе Мөхәммәтсабит кулга алынганда ул өч яшьтә була. Әнисе Мәхүпжамал вафаты вакытында аңа биш кенә яшь булса, Мәхүпжамал әбинең вафаты 1869 елга карый. Бу турыда миңа әбинең иң өлкән кызы Мәрьям апа әйткән иде. Хәер, әбинең Берләш авылына Мәрьям кызы Сатмышка Хәбирә кызы янына барып сөйләшеп утырганнарын яхшы хәтерлим. Мин әбидән ишеткән мәгълүматлар тагын да элегрәк вакытка карыйдыр дип уйлыйм.
Үземне үзем белгәндә мина дүрт яшь тирәсе булгандыр. Сугыш башланганда биш яшьтә идем. Әби әнисе Ләйли турында сөйләргә ярата иде. Ләйли әби исә әнисеннән ишеткәннәрне хәтерендә саклаган. Әби Мөхәммәтсабит баба йортына килен булып төшкән көннәрен хәтерли иде. Ләкин Сабит бабай бу вакытта еракта—Турухан краенда була. Әби онытканнарны мин анын кызлары—әтинен апаларыннан сөйләтә идем. Алар минем өчен гомерем буена аяклы энциклопедия булдылар. Алар мина Ләйли әбиләре сөйләгәннәрне дә бәян итәләр иде. Ин өлкәне—Мәрьям апа (әтиемнең беренче бертуган апасы). Ул 1899 елда туган, 1984 елда вафат булды. Икенче апа, мин бу хәлләрне яза башлагач, 100 яшенә 3 аи кала вафат булды. Ин кечеләре Бибисара апа 1912 елда туган, 2004 елда дарел-бакыяга китеп барды. Алар мина хәтерләрендә сакланган мизгелләрне бәян иттеләр. Урыннары җәннәттә булсын Мин бәләкәйдән кызыксынучан булдым, бигрәк тә үземнен әби-бабаларымнын тормышы тынгы бирми иде. Бәлки әтисез үсү дә, дөнья авырлыклары да тәэсир иткәндер. Әбинен миннән башка тагын 12 оныгы бар иде. Ул аларга үзенен узган гомере турында сөйләргә яратмады, алар белән теләр-теләмәс кенә аралаша иде.
Безне, сеңлем Фәнзилә белән икебезне, әбиебез чын күңелдән яратты. Анын сәбәпләре дә булган, әлбәттә. Без—әбинең төпчек улы Гаифетдиннен балалары. Чәй эчәргә утырганда әби тезләрен чәнчеп утыра иде. Ә без, Фәнзилә белән икебез, башларыбызны әбинен тезенә салып ятабыз. Ара-тирә әбинең тезләрен бүлешә алмыйча пыр тузып талашып, кайчакта хәтта ки сугышып та китә идек Шулап яткан көенчә әбинен сөйләгәннәрен тынлавы рәхәт тә иде сон. Ә ул сүзен гадәттә “Сабит бабагыз” дип башлый иде...
***
Төнге тентүгә поп Охотин җитәкчелек итәргә тиеш булса да, Янгилде авылына Зөя каласыннан Зөя өязе исправнигы килеп җитә һәм гомуми җитәкчелек анарга йөкләнә. Әлбәттә, ул башта кулга алу планы белән таныша һәм хуплый. Вак-төяк сорауларны, боерыкларны Гыйлажи белән Минажи үтиләр
Өяз приставы ун жандарм алып килә. Федоровск волосте старшинасы өйдә булмау сәбәпле, тентү үткәргәндә анын ярдәмчесе Әхмәтҗан Мөхәммәтҗанов катнашырга тиеш була. Ләкин ана соңрак әйтелә—ул тентү узгач кына килеп җитә.
Миңлегөл бу төнне өйдә була. Сабит бабай үзенен яшь хатыны белән йоклый. Хәер, гаилә тулысынча каты йокыга талган була. Төнге берләр тирәсендә Сабитнын авылдагы ин кырый йорты жандармнар тарафыннан чолгап алына. Кыш көне булса, кешеләр йөргәне, кар шыгырдаган тавыштан беленер иде. Этләре Карач та өрми. Гыйлажи аны ашарга биргәләп ияләштергән була. Безнен Тау ягы кешеләре (урысы, татары) беркайчан да ишекләрен бикләмиләр. Жандармнар Гыйлажи күрсәткән ишектән өйгә бәреп керә. Өйдәгеләр барысы да йокыга
талган. Беренче булып тавышка Шәрәфетдин бабай торып утыра (ул мич башында йокларга яраткан). Гыйлажи сүгенә-сүгенә йоклаган Минлегөлнен чәченә ябыша Мөхәммәтсабит берни дә эшли алмый, чөнки аны жандармнар боргычлап ала. Гыйлажи Минлегөлне чәченнән идәнгә сөйрәп төшерә. Күрше йортлардан урыс пүнәтәйләрен алып керәләр. Шул ук вакытта авылдаш урыслар каравыл ызбасы янындагы, кайчандыр поп Охотин Янгилде халкына "бүләк иткән" ярты потлы җиз чанны арба кендеге белән кыйный башлыйлар Элек янгын чыкканда гына болай эшләгәннәр. Халык җыела Гыйлажи белән Минажи Минлегөлне бер кат эчке күлмәктән килеш чыбыркы белән кыйный-кыйный каравыл ызбасына алып кереп китәләр (ТР МА —Ф 1— Тасв. 3.—Сакл. бер. 228.—Б.39).
Минлегөлне һәм богауланган Мөхәммәтсабитны Федорове к волость идарәсенә илтергә тиеш булалар. Шәрәфетдин олпат гәүдәсеннән салып Миңлегалиен өстенә тун яба. Янгилде авылын чыгып, урман борынына житкәч. Мөхәммәтсабитнын богауларын салдырып, жәяү барырга рөхсәт итәләр. Федоровскида боларны волость старшинасы карамагындагы ике камерада иртәнгә кадәр ябып тотканнан сон. аларны. дөресрәге. Минлегөлне. Тәтеш өязе Барыш волосте Кыртапа авылына. Сөләйман әтисенә илтеп тапшырырга тиешләр. Аларны волость старшинасы озатып барырга тиеш була. Ләкин анын өйдә булмавы сәбәпле волость старшинасынын ярдәмчесе Әхмәтжан Мөхәммәтжановны җибәрәләр Мөхәммәтсабит Әхмәтҗаннан аны үзе белән алуын үтенә. Әхмәтжан. Сабит абыйсы белән якыннан таныш булмаса да. анын маҗаралары турында белә.
Иртәнге уннарда юлга чыгалар.
Апрель бит инде. Көн жылы. азрак кар явып тора Юлдагы кар изелә, ерганаклар турысында ат корсагына чаклы бата башлый Шыгаины чыгып Зөя елгасына якыная башлагач, юл бөтенләй бозыла Зояне үткәч. Олы Барышка жәяүләп китәләр. Әхмәтжан беренче булып барган җиреннән, сукмак өстендә биленнән суга чума. Ана якындагы Күккүз авылына китүдән башка чара калмый Әхмәтжан пристав тапшырган 1429нчы номерлы пакетны Мөхәммәтсабитнын үзенә биреп, аны да Минлегөлне дә Барыш волосте старшинасына тапшырырга куша. Болай дип тә әйтә: "Син. Сабит абый, яшь хатынын белән азрак вакыт булса да бергә буласын килә икән, мин сине күрмәдем '.—ди. үзе пакетны берничә мәртәбә суга манып ала да: "Бу пакетта укырлык бер хәреф тә калмады Барыш волосте старшинасына пакет суга төште диярсен".—ди.
Карангы ингәч, Мөхәммәтсабит үзенең Миңлегөле белән Сөләйманның жылы өенә кайтып җитә. Берничә көн Минлегөлнен әнисенен абыйсы Хәкимулла Талипов мунчасында яшеренеп яшиләр
Мөхәммәтсабитны урыс чиновниклары һәм чиркәү руханилары үлеп бетеп яратмаганнар. Ул аларны санламаган гына түгел, алардан көлгән дә. Аны шулай кулдан ычкындыру түрәләрне чыгырдан чыгара.
“...Заключил сектанта Василия Иванова по явке из отлучки отправить (арестовать) в город Свияжск для содержания при полицейском управлении, впредь до особого распоряжения '—Свияжск өязе исправнигы Казан губернаторына язган рапортыннан бу Мохәммәтсабиттан тыш анын фикерләш мәкрүһлары да кулга алынырга тиеш була
Патша хөкүмәте мәкруһяарны Себергә озатуны этаплап оештыра Ягъни бишәр кешедән торган кечкенә төркемнәр булдыралар Исемлекне губернатор шәхсән үзе раслый.
Мөхәммәтсабит эләккән 11 кешелек исемлек кеше язмышына мөнәсәбәт җәһәтеннән шаккатыра. Бернинди тикшерүсез, хөкемсез Себергә озатканнар Бу исемлектә бабамның Акхуҗа авылындагы фикерләшләре Әбраретдин Рәхмәтуллин. Габделхәбир Зиннатуллин һәм Хәкимулла Талиповлар да була Этапташларнын бишенчесе—Тажетлин Мөхәммәдъяров Салтыган авылы
мулласы исемлеккә ни өчен кертелгән сон?
Зөя өязе исправнигы Казан губернаторына җибәргән рапортта болай дип әйтелгән: " 18го июня 1867 года в праздник Курбан байрам мулла Мухамадияров Тазетдин допустил к богослужению в мечеть всех крещенных татар деревни Салтыганово. По выходу из мечети, когда русские крестьяне крещенным татарам заметили, что им воспрещено ходить в мечеть, крещенные татары ответили при мулле с ругательством, что они русскую веру знать не хотят, никого не боятся и русских скоро выгонят, мулла, услышав эти слова, ничего им не сказав, рассмеялся.”
Салтыган мулласы Тажетдин Мөхәммәдъяровка бу көлүе бик кыйммәткә төшә.
Салтыган авылында туып-үскән, акыллы, белемле Тажетдин мулла тирә-як авылларында зур ихтирамга лаек була. Урыс хөкүмәте чиновниклары, чиркәү руханилары да мулла Тажетдинны популяр кеше дип бәялиләр.
Кулга алынган мәкруһларны этаплаштыру барганда мулла Мөхәммәдъяровка тимиләр әле. Хәзрәтне кулга алуны оештыруга губернатор да катыша. Анын күрсәтмәсе буенча вакыйга зур "огласка” алырга тиеш була.
Кулга алу "церемониясе” алдан төзелгән план буенча башланып китә. Мәйданда елаулар, камчы чыжлау, ат кешнәүләр, урысларның әшәке итеп татарча (янәсе татарча беләләр) сүгенүләре ишетелеп тора. (Безнен якта урысча сүгенү сүгенү булып исәпләнми).
Хәер, бу хакта “церемония”не оештырган кешенен үзеннән сөйләтик.
"...По случаю популярности муллы Мухаметзянова1. имеющего огромный вес среди своих приверженцев, отпавших от православия крещенных татар, и чтобы дать случаю этому более важное значение, я имел необходимо нужным при взятии муллы Мухаметзянова принять следующие меры предосторожности. Отношением от ЗОго июля за №502 просил у начальника Свияжской уездной команды отправить в Салтыганово 20 рядовых при 2х унтер-офицеров для конвоирования муллы Мухаметзянова. командировать в помощь этому конвою 4х казаков и сам лично отправился в Салтыганово. Для большой гласности, я приказал господам становым приставам обязать лично все селение, в которых проживают крещенные татары и объявить им. что по распоряжению правительства за совращение и подстрекательство крещенных татар и за распушение между ними ложных слухов, будто-бы высочающего отказа на их просьбу ещё не последовало. Виновные мною будут 3 числа утром взяты в деревню Салтыганово и отправлены в отдалённые части Сибири. Приказал при этом выслать из каждого селения к Зму числу утра в деревню Салтыганово два или три человека доверенных от крещенных татар к сельским старостам. И полицейским сотским для присутствования при этой церемонии, кроме того пригласил туда же волостных старшин трех волостей Ульянковской. Азалейской и Кушманской. священников села Ульянково и села Багаево...
Утром 3-го июля явился туда сам начальник Свияжской уездной команды штаб-с капитан Г. Перецкий с выше упомянутом конвоем. Собрав всех крещенных татар деревни Салтыгановой и поставив против них собранных и туда же деревенских прочих ‘ лиц числом 150 человек, я приказал старшине позвать муллу Мухаметзянова. по прибытию его приказал скомандовать на «караул», объявил ему и всем присутствующим причину ссылки Мухаметзянова с прочими лицами в Сибирь. Тут же я приказал муллу Мухаметзянова заковать в наручники... Остальным всем присутствующим внушение образумиться, бросить свои безумные стремления в магометанскую веру...
Результат этой церемонии был тот. что все находящиеся при этом крещенные татары отпавшие от православия, вовсеуслышание дали обещание снова быть [1] [2]
православными Этому счастливому успеху способствовало немало появление воинской команды |
О чем Вашему Превосходительству (Казан губернаторы) имею честь донести —Уездной исправник Июль 8-го дня 1867 года." Зоя оязе исправнигы Салтыган авылы мулласын кулга алу церемониясенең нәтиҗәле тәмамлануына бик тә риза булып кала. Кулга алу нәкъ губернатор кушканча килеп чыга.
Югарыда әйтеп киткәнемчә. Казан губернаторының 1867 елгы 22 апрель приказы нигезендә Мөхәммәтсабит бабамнын, шул ук елнын 24 апрелендә Сабит бабабызның фикердәшләрен көрәштәшләрен. Акхуҗа авылыннан Әбраретдин Рәхмәтуллинны Габделхәбир Зиннәтуллинны. Хәкимулла Талиповны Зоя өязе |
полиция идарәсендә кулга алалар. Иңе—ике. буе—дүрт, биеклеге оч ярым аршынлы’, тимерләнгән зур гына тәрәзәле, ике карават, бер өстәлле бүлмәгә дүртесен бергә кертеп ябалар Берәр сәгатьтән озын гәүдәле, сары мыеклы, яшел күзле бер урыс егете әлеге тишектән татарча "Исәнме, земляклар",—дип эндәшә Исәнләшкәннән соң: “Чәй суы китеримме’"—дип сорый Чәйнекне кулына тотып чыгып киткән җиреннән, буш чәйнекне кайтарып бирә Надзиратель кайнатылтан суны иртәгә, православие диненә кайткач бирербез, салкын су эчсеннәр дип әйтте",—ди
Болар полиция идарәсендә бер ай чамасы утыргач, камерага бишенче кеше итеп Салтыган авылы мулласы Таҗетдин Мөхәммәдъяровны кертәләр Әлегә кадәр ике караватта дүрт кеше йокласалар, муллага хәтта утырып торырга да урын булмый. Ләкин аларга монда башка төн кунарга туры килми, бишесен дә "Казан сөрелүчеләр экспсдиииясе"нә күчерәләр, жәяүле этапка беркетәләр
Ахыры киләсе санда.
' Таҗетдин Мөхәммәдъяровнын фамилиясе урыс документларында "Мухаметзянов" булып та теркәлгән.
[2] Писарь боргалап-сыргалап язган кайбер сүзләрне танып җиткереп булмады -Т В 156