Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ АЗАТЛЫГЫ

 

(Ә ЕНИКИ ТУРЫНДА КАЛӘМДӘШЛӘРЕ)

Әхсән Баянов:

—Минем өчен таянырлык рәтле кеше иде ул. Үзе дә мине шулай санагандыр дип уйларга җөрьәт итәм. Чөнки "Юлчы” дигән җыентыгының титул битенә шул хакта язган иде. Халык өчен ул исән чагында ук тере классик булды. Гәрчә анын да иҗат юлы шома гына була алмады. Тәнкыйтьчеләрнең тискәре мөнәсәбәтенә түзеп яшәде ул. “Рәшә” повесте чыккач, "Кояшлы язны рәшә капламасын” (К. Фәсиев) дигән мәкаләдән сон тискәре мөнәсәбәт аеруча көчәеп китте. Авторитар тәнкыйтьнен бертуктаусыз изүенә карамастан, кеше үз мәсләген үзгәртмәде. Үтә кызыл әсәрләргә таба борылмады.

Ул "ижат азатлыгы" дигән сүзләрне еш кабатлый иде. Мина карата да әйткән сүзләрен хәтерлим. “Дөньяны үзең күргәнчә тасвирлау хокукы”. Бик тырышсалар да, аны шул хокуктан мәхрүм итә алмадылар.

Ә. Еникинең барлык уңышлары әхлакый ныклык белән аңлатыладыр дип уйлыйм. Элек классик булган кебек, ул хәзер дә тере булып кала. Теге вакытта ук язылган шедеврларын укып карагыз. Аларда жанга кагылышсыз бер генә җөмлә, бер генә сүз дә таба алмассыз. Чөнки анын иҗаты чит тәэсирләрдән азат. Яза башлаганда ук ул чиста күңелле кешеләрне сайлаган.

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники милләтебезгә барыннан да элек әнә шушы сыйфатлары белән кадерле. Какшамас иманы белән зур ул, бөек ул!

Туфан Миннуллин:

—Сүзне үземнән башлыйм әле.

“Канкай углы Бәхтияр” драмасын язганда патшабикә Екатерина II белән граф Потемкин диалогын язарга кирәк иде. Әллә ничә вариант язып карадым—үземне канәгатьләндермәде. Авыл апасы белән авыл агаеның сөйләшүе килә дә чыга. Бик озак азаплангач кына үз дигәнемә ирештем шикелле.

Әмирхан ага Еники турында уйланганда әлеге вакыйганың искә төшүе очраклы түгел. Безнең бик күп әсәрләребездә әдәби осталык нык аксый. Югыйсә барысы да урынында кебек, ләкин нидер җитеп бетми. Нидер дигәнем—әйтәсе фикерне төгәл, саллы һәм. ин әһәмиятлесе, нәзакәтле, нәфис итеп әйтә белү осталыгыдыр.

Әмирхан Еники дә бит без язган, без кулланган сүзләрдән төзи җөмләләрен. Нигә аны укып сокланабыз да, кайберләребез язганның өч-дүрт җөмләсен укуга
ук күңел кайта? Унмаган хатыннын оешып бетмәгән коймагын ашап интеккән кебек.

Мөхәррирләрдән ишеткәнем бар; Әмирхан Еники редакцияләргә китергән кулъязмаларын басылып чыгар көнгәчә төзәтә, камилләштерә иде. диләр. Димәк. Әмирхан ага үз ижатына олы хөрмәт һәм җаваплылык белән караган

Әйе, ул үз ижатынын гына түгел, тулаем татар әдәбиятынын затлылыгын билгеләүче язучы иде.

Наҗар НӘҖМИ:

— Әмирхан Еники минем өчен

— тере классик, матур сүз остасы Әйтер идем, ул проза белән яза торган шагыйрь. Аның әсәрләре — кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр Мона ул табигате белән нечкә күңелле, кешелекле булуы белән ирешә. Шул яклап ул мина өлкән дус та, остаз да

1994

 

 
   


Рабит БАТУЛЛА:

 

—Әмирхан Еники язучы гына түгел, ул—әдип Ул—акыл иясе. Ана теле сагында торучы, халкы-милләте турында киеренке уйланучы, халыкмын азатлыгы өчен көрәшүче, шул көрәшнен ысулы итеп әдәбият мәйданына чыккан баһадир Әмирхан Еники гомере буе шул гамәлдә булды

...Соңгы 30-40 ел эчендә язылган чәчмә әсәрләрдә шигырьдә булган затлылык сирәк очрый Әмма Әмирхан Еники әсәрләрендә бу сыйфат аерым урын тота Анын әсәрләрен син кайта-кайта укыйсын, укыган саен яна нәрсә ачасын Әдипнен серле кинаясе сиңа. Сим-Сим ачкан серле ишек кебек ачылып китә Шигырьгә тин хикәя әнә шулай берничә катламнан торырга тиештер инде ул

...Хәсән Туфан. Фатих Әмирхан турында "Әдәбият ханы—Әмирхан" дип язган иде. Әмирхан Еники турында мин дә шул сүпәрне кабатлыйм Әдәбият ханы—Әмирхан!

Равил Файзуллин:

—Әмирхан ага гомере буе үз гамәленә үзе хуҗа булган зат Сабыр-тыйнак кына, кабаланмыйча, очар биеклекләрне анык белеп, узгынчы сәяси-конъюнктур хәрәкәтләрдә буталмыйча, талантының кодрәтен, шәхес буларак үз дәрәҗәсен белеп яшәде, иҗат итте Бу очракта чыгышы ягыннан мәгълүм ыру-токымнан, затлы нәселдән булуы да шактый ук әһәмиятле булса кирәк

һәр иҗатчы, телиме-теләмиме. таныймы-танымыймы. у i барыбер Вакыт галиҗәнаплары белән алышка чыккан зат Чарасызлыкны, Вакыт кодрәтенә беркемнең, бернәрсәнең дә каршы таралмаганын белсә дә Ижатчы. Вакытның •ялына ябышып булса да», хезмәтләре белән Ана уз исеме белән мөһер суга Киләчәктә Идел-Урал тирәлегендә XX гасырның горки прозасы турыңда су i чыкса, иң беренчеләрдән булып Ә. Еники исеме телгә алыначак Иждты һәм яшәу рәвеше белән килер буыннарга, бигрәк тә каләм ияләренә, бик тә кирәк әхлакый
сабаклар да бирде Әмирхан агабыз. Шуларның берсе (гәрчә аксиома кебек мәгълүм булса да)—язучы нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәп иҗат итсә дә. вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып, тормыш дөреслеген язарга тиеш.

Бу—Аның язучылык кредосы иде. күпләр өчен өлге булыр сыйфаты. Тагын икенче бер гыйбрәтле сабак-нәтижә: хикәяләү, тасвирлау шигырь рухы белән сугарылмаса. чәчмә әсәр шигъри телле булмаса. чын проза әсәре юк ул. Әмирхан Еники—прозаның шагыйре ул.

Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел. Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы әле дөрли генә башлады.

Марсель Галиев:

—Әдәбиятта асыл бәя язучы мирасының күләменә, күплегенә карап түгел, ә чын сәнгати әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсен күзаллап, татар әдәби теленен бөеклеген раслаган, милләтнен гореф-гадәте, гаме аша әрнүен дә. омтылыш-кичерешләрен дә югары кимәлдә тасвирлап, рухи хәзинә тудыра алганнарга бирелергә тиеш. Мондый бөек затларыбызнын берсе—Әмирхан Еники.

Мансур Вәли-Барҗылы:

—Әмирхан Еникине мин татар халкының иң зур әдибе дип саныйм.

Аның әсәрләренең гаҗәеп дәрәҗәдәге фәлсәфи тирәнлеге, әдәби-эстетик яктан үтә камиллеге, аларда милли рухнын һәм милли психологиянең гаять нечкә һәм матур чагылышы, тормыш күренешләренең бик тә масштаблылары һәм типиклары сайлап алыну һәм тасвирлану, әсәрләрнең халык моңнарына якын дәрәҗәдә музыкаль янгырашы һәм әдәбият-сәнгать әсәрләре өчен хәлиткеч кимәлдә мөһим булган тагын башка асыл сыйфатлар безгә Әмирхан Еники иҗатына әнә шундый ин югары бәһане кую мөмкинлеге бирә.