ҖИЗ КЫҢГЫРАУ ТАТАРНЫ АЛГА ДӘШСЕН!
1999 елның 5 октябре. Чехов базары. “Мир" кинотеатры яныннан үтеп, “түрәи" гаиләләр гомер кичергән, ләкин тарихка ул яшәгәнгә кереп калачак йортка якынаям. Күңелдә шик-шөбһә бар. Әңгәмә кора алырбызмы? Аксакалның фикерләү күәсе хәзер ни чама икән?.. Юкка курыкканмын. Әмирхан ага Еники һаман да әле фәһемле, ушлы һәм кырыс-принципиаль гәптәш икән. Һич кенә дә “Соңгы китаб"ын инде 14 ел элек үк язган, ярты ел элек туксанын тутырган кап-карт бабай димәссең! ("Тәфсилле әнгәмә без "Идел"нен 2000 елгы 4нче санында басылды.)
“Чын татар язучысы бервакытта да татар милләтенең киләчәге турында уйланудан, борчылудан туктамады"—бер соравыма җавап итеп шулай диде бөегебез. Ләкин хәтәр елларда бу гамьне теләсә кем белән уртаклашып булмаган, ул үзе исә Бакый Урманче. Нәкый Исәнбәт. Әхмәт Фәйзи. Ибраһим Нуруллин. Фатих Хөсни. Нури Арсланов. Сибгат Хәкимгә бик ышанган, алар белән тәмам ачылып сөйләшкән.
Сүз татар тарихына күчкәч, мондый фикер әйтте аксакалыбыз: “Безнең тарихта ин фаҗигале язмышка дучар ителгән кеше—Сөембикә! Аны кулындагы сабый ханы белән Явыз Иванга әсирлеккә биреп җибәрүне Казан түрәләренең ин хурлыклы җинаятьләре дияр идем мин".
Акъәби турындагы соравыма җавап мондый булды: “Әйтелмәгән васыять"нен вакыйгасын һәм кешеләрен башкорт итеп язунын төп сәбәбе—татар итеп язсам, үтмәс, бастырып булмас дип шикләнүдән иде. Ә башкорт итеп язгач, ничектер җинел генә үтте әсәр Әмма “Әйтелмәгән васыять" башкорт телендә дөньяга 20 елдан сон гына чыга алды. Монын сәбәбен аңлау бик читен иде " Башкорт халкына тагын бер әдәби героен бүләк итте әле Әмирхан ага. Мәшһүр “Йөрәк сере"ндә Зөһрәгә бәхет Бәхетгәрәй атлы гаҗәеп бер башкорт егете булып килә.
Әмирхан агабызны соңгы тапкыр 2000 елның 20 гыйнварында күрдем мин. Әдип диванда чалкан ята иде. Күрешергә дип кулын да яткан килеш кенә сузды. Нык кына авырып китүен, чире ни икәнен белмәвен ничектер дулкынланып, хисләнеп сөйләде ул. Инде дүрт-биш ел элек үк “Үлем мине ни сәбәптер куркытмый". "Без әзер, без тыныч", дип язса да. беркадәр әсәрләнгән, гажәпләнгән-аптыраган шикелле тоелды ул миңа. Күзләре дә ничектер бик тере елтырый иде. Әйтерсең лә үлем түшәгендә 91 яшьлек Әмирхан түгел, бәләкәй Әмир ята—тансык, кадерле, бераз иркә дә. Алар 11 баладан ике төпчек малай— Әмирхан абый белән энесе Илдархан гына исән калганнар бит. Шуна күрә бөтен кардәш-ыру аларны “ике бөртек" дип атап йөрткән, өсләрендә кан калтырап, саклап үстергән. Икесен бергә кунакка да җибәрмәгәннәр хәтта Әмирхан абый хәзер гүяки әнә шул үтә кадерле “ике бөртек“нен инде соңгысы да бөтенләйгә юкка чыгачак бит дип борчыла иде
Ә менә иркә язучы булу тәтеми ана.
1979 елда Актерлар йортында үткән юбилее бик тә истә. Әмма бу бәйрәмдә катнаша алуымнын могҗизага тин эш булуын 21 еллап вакыт үткәч, юбилей комиссиясенең рәисе Аяз Гыйләҗев белән сөйләшкәннән сон гына белдем мин. Болай дип анлатгы ул:
—Язучылар союзына обкомнан ахылдап-ухылдап Гариф Ахунов кайтып
керде һәм, мине читкәрәк тартып, “Аяз1 Валиев1 Еникинен юбилеен үткәрмәскә кушты!’’—диде. Мин шаккаттым, бик каты ачуым чыкты, һәм мин Туфан Миннуллин янына кереп киттем. Туфан ул чакта Союзный партоешма секретаре иде. Һәм әйттем: “Әгәр дә Еникинен житмеш еллыгын үткәрмәсәк. халык күзенә ничек күренербез?!”—дидем. Туфан—кызу кеше, шундук ярсып-дулап обкомга китеп барды Ул жинеләеп кайтып керде һәм: “Рөхсәт бирделәр'"—диде
Аяз абыйнын әйтүенчә. Әмирхан ага юбилей президиумына бик тә-бик тә Нәкый Исәнбәт белән Хәсән Туфанны утыртырга теләгән, әмма бу кадәр үк “крамола’Та юл куймаганнар.
Эчке энергиясе шулкадәр дә зур булган мондый юбилей кичәсен мина бүтән беркайчан да күрергә туры килмәде Башланудан күп алда ук шыгрым тулган, әллә нихәтле кеше басып та торган залнын һавасын әйтерсен лә протест биодулкыннары айкый иде Нәрсәгә протестмы’’ Куштан язучыларга бөтен шартлар булдырылып та. Әмирхан Еники. Нурихан Фәттах. Аяз Гыйләжев кебек ихлас каләмле жете талантларга киртә арты киртә куелуына, яраткан язучыбызның һаман да әле үз ижатына гадел бәһане ала алмавына Милли аны саулар исә чын милли язучыбызны олылау аша татарнын ул чактагы хәленнән, илдәге милли сәясәттән ризасызлыкларын да чагылдырмакчы иде кебек Яшьләр аеруча кыбырсып йөрде. Мансур Вәлиев. Аяз абыйнын доклад текстына Еники ижатынын милли аелын ачкан шундый-шундый сүзләрне кертәсе иде бит дип өзгәләнеп утырды-утырды да, бер заман юкка чыкты Унмы-унбишме минуттан ул, ерактан ук балкып, елмаеп килде һәм “Булды'" диде
Кичә рәсми-сүрән генә ачылып, Әмирхан абый сәхнәгә чакырылгач, янымда утырган Зөлфәт мина: “Әйдә, басабыз!”—дип пышылдады Без урындыкларны шыгырдатып торып баскач, җитәкче әһелләр аптырап безгә текәлде Ул заманда бит жыелыш-фәләннен шәрәфле президиумы итеп Үзәк комитет политбюросын сайлаганда гына басалар иде әле. Без арттан дүртенчеме-бишенчеме рәттә утыра идек. Менә дөбер-шатыр бездән аргтагылар да торып басты Кул чабулы бу кайнар ихтирам дулкыны арткы стенага терәлеп сүнеп калмады, ничектер бездән алга сикереп, тиз арада беренче рәткә кадәр йөгереп үтте Нишләсен, президиумдагы рәсми әһелләр дә торып басып, Еники атлы әдипне алкышларга мәжбүр булдылар
Бусы мина 2000 елда Гариф Ахунов сөйләгәннәрдән
-1966 елны Әмирхан аганың “Салават күпере” дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыкты (ана әдипнен “Бер генә сәгатькә”. "Кем җырлады ’”. “Тауларга карап”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять" кебек бөтен татар әдәбияты тарихында ла ин-ин әйбәтләрдән саналырлык әсәрләре кергән —Р Ю ) Язучылар союзы аны Тукай бүләгенә тәкъдим итте Әмирхан аганың бүләкне аласына берәү дә шикләнмәде Союзный рәисе Мирсәй Әмир хәтта "Бүләкне сиңа бирәбез, табын әзерлә!”—дип тә әйткән булган Әмирхан агага бүләк тәтемәде Обкомда анын турында: “Олы юлдан бармый”, дигәннәр
Боек әдипкә Тукай озак “тәтеми” әле Уллары тиярлек язучылардан Шәүкәт Галиен алып-12 ел, Марс Шабаен белән Диас Вәлиев алып-8 ел. Равил Файзуллин алып 6 ел үткәч кенә аны да, ниһаять, лаек дип табалар 75 яшендә'
Олы җитәкчеләр катнашында Камал театрында юбилей үткәрү, шәп фатирга тиенү гомеренең сонгы елларында гына насыйп булды абзабызга Заманалар үзгәргәч, әдәбияттагы олы юлнын башка турдан үткәнлеге хакимнәргә дә мәгълүм булгач.
-Яшьләрнен “Азатлык!" дип оран салуларын да. Татарстанның яшел кызыл төстәге флагын да мин тыныч кабул иттем,-диде Әмирхан aia —Аларнын вакыты җиткән иде. Милли азатлык хәрәкәте бөтен Рәсәйне басып киткән иде инде Бездә исә ул хәрәкәтнең башкалардан иртәрәк башлануы да аңлашылса кирәк "Вак" милләтләр арасында ин зрссе. көрәшкә ин әзере без илек бит'
" М.Ф. Вәлиев ул чакта партия елка комнтстынын идеология буенча секретаре
Әмирхан Еники үзенең эш бүлмәсендә хатыны еллардан сон Мәдинә җингәчәй Наҗия ханым белән. биргән иде.. " Моны Әмирхан ага үзе үк язган. Кайда язганмы? Әллә кайда түгел, шул "Жиз кынгырау”да ук язган. Ягъни 1966 елны. Инде әнгәмәлән алда бирелгән юлларга да күз салыйк. “Аның эш бүлмәсенә керү белән, әле студент чакларымда ук күрергә хыялланган әйбер турында сорадым. Исән микән ул?.. Исән икән, әле дә. әдип 33 ел элек язганча, китап шүрлегендә тора икән! Юкса ул вакыт эчендә шүрлек кенә түгел, фатир да алышынган инде |
Мондый сүз дә әйтте мина Әмирхан ага:
—Бәйсезлек очен кулга корал тотып көрәшүнең корбаннары күп, нәтиҗәсе юк диярлек. Кайда тулы мөстәкыйльлек, чын бәйсезлек? Күп мәсьәләләр, кабул ителмәгән дога шикелле, һавада асылынып кала. Мисаллары—Карабах. Абхазия. Чечня Тулы бәйсезлек өчен көрәшүгә караганда безгә хокукларыбызнын булган кадәресен саклап калу һәм арттыру өчен. Рәсәйдә чын федерализм өчен көрәшү кулайрак түгел микән?—Көчсезлек, мескенлек галәмәте эзләмик моннан. 1999 ел бит әле бу, хокукларыбызнын хәзергедән күп мулрак чагы. Әмирхан агабыз болай дип тә әйткән кеше: “ Әмма күпме генә вакыт узмасын, агрессия—агрессия булып кала, ә шуның корбаны булган халык үзенен мөстәкыйльлеген кайтару хокукын беркайчан да югалтмый" (Татар мәсьәләсе. Идел. 1990. № 10).
Элекке хакимнәргә жайлашмаган-яраклашмаган кебек, бөек әдип яңаларына да мөкиббән китмәде, кирәк булганда тәнкыйть сүзен дә кистереп әйтә белде. Хәтта Татарстан президенты М Шаймиев тә әнә, әдипнең туры сүзле булуы турында сөйләгәндә, "Мин моны үз җилкәмдә тойдым",—дигән иде.
2004 елны Татарстан китап нәшриятында Еникинең 5 томлык “Әсәрләр”е чыкты. (Кызганыч ки, төзүчесе, Әмирхан агайнын сонгы. өченче хатыны. Ш. Мәржани оныгынын кызы Нажия Ильясова исеме китапта кара рам эчендә бирелгән иде.) Татар хәреф таныганда һич искермәячәк томнар бу! Инде, озакка сузмыйча. Әмирхан ага турындагы истәлекләр китабын да чыгарасы иде бит!
Әмирхан абыйга биргән иң беренче соравым ул үзе “хикәя-истәлек" дип атаган мәшһүр әсәренең “герое" турында иде. Әдипне үз иткән бер генә кеше дә белми калмастыр аны—14 яшьлек хыялый үсмерне туй буласы Абзан авылына җилдереп алып барган сары атнын дугасында “зың- зин, зың-зин” килеп чынлаган җиз кыңгырауны. Әсәрнең исеме дә “Жиз кыңгырау” бит Берәр ничек сакланып калып, таба алсак, нинди кыйммәтле әдәби ядкарь буласы иде кана бу кыңгырау!
Табып булыр да кебек. Мин аның эзенә төштем бугай инде. Әүвәл менә бу өзекне укып алыйк әле: "Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора. Ул шул Абзан туена. Нигъмәтулла абзыкайнын сары ат башында, кара дугага тагылып барган кыңгырау икән, аны мина күп
еллардан сон Мәдинә җингәчәй Наҗия ханым белән. биргән иде.. " Моны Әмирхан
ага үзе үк язган. Кайда язганмы?
Әллә кайда түгел, шул "Жиз кынгырау”да ук язган. Ягъни 1966 елны.
Инде әнгәмәлән алда бирелгән юлларга да күз салыйк. “Аның эш бүлмәсенә керү белән, әле студент чакларымда ук күрергә хыялланган әйбер турында сорадым. Исән микән ул?.. Исән икән, әле дә. әдип 33 ел элек язганча, китап шүрлегендә тора икән! Юкса ул вакыт эчендә шүрлек кенә түгел, фатир да алышынган инде
Ана үрелгән чакта Әмирхан аганын күзләре кысыла төште, кулы да чак кына калтырап куйды. Тегесе дә. сөенеп, аваз салды Бераздан агаебыз аны берничә кат селкеп тә алды әле. Түрәләр иортынын биек түшәмле иркен бүлмәсе кыңгырау чынына күмелде"
Кынгырауны эзләгән булып уен уйнап алган өчен укучылардан гафу үтенәм. Ачу килгәннән бу. Яһүд һәм урыс зыялылары бөекләрен халыкка таныта беләләр әнә. Юбилеи үткәрү осталыкларына да тан калырлык Житмәгән бөеклек детальләрен бар итеп, матур-матур мифлар да тудыргалыйлар кебек хәтта ки Без исә булганын да эзләмәскә, күз алдында ятканын да күрмәскә мөмкинбез. Шулкадәр дә хисси, хатирәи куәткә, мәгънәви егәргә ия бу җиз кынгырау шулай онытылып ятарга тиеш идеме сон, йә?
“Ул туйга катнашкан кешеләрнең бик күбесе—кода бабайлар. Хөбәйдулла кода, Нигъмәтулла абзыкай—күптән бу дөньяда юк инде
Әйе, дөньяда бөтен нәрсә искерә, туза, үзгәрә, тик менә җиз кынгырау. ни хикмәттер, һич кенә дә бер үзгәрми Чак кына кагылдың исә. нәкъ теге вакыттагы шикелле, көмештәй саф. нечкә, дәртле тавышы белән бүлмәне яңгыратып җибәрә һәм күз ачып йомганчы мине ундүрт яшьлек чагыма—үземә урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлегемә кайтара да куя Барысын-барысын да үтә бер ачыклык белән терелтә ул минем хыялымда ”
Әңгәмәдән сонгы текстка да күз салыйк әле “Жиз кынгырау исә. күпме гомердән сон киштәдән төшеп, янә Еникиләргә хезмәт итеп алган Әмирхан абыйнын сонгы көннәрендә анын белән янәшә булган ул Наҗия апа башка бүлмәдә чакта кирәге чыкса, Әмирхан абый аны кынгырау шалтыратып дәшкән... ”
Хәзер менә Әмирхан агай да. Наҗия апа да юк инде
Жиз кынгырауны алда ни көтә? Якын яки ерак оныклар кулында гади бер уенчыкка әйләнеп калып, бөтенләйгә югалмасмы ул?
Аптырагач. Тукай музеена да мөрәҗәгать итеп караган идем Илтифат итмәделәр.
Юк, авазлы-жанлы бу ядкарьнең урыны музейда түгелдер. Хикмәтле чыны белән язучыларның съездларын, әдәби ел йомгакларын, идарә утырышларын ачып җибәрергә тиештер ул. бәлки?
Ләкин әдәби кысага гына сыя микән ул? Татарнын бөек әдибе, чын милли язучы рухын сеңдергән җиз кынгырау тулаем татар халкы өчен дә кыйммәтле ядкарь ләбаса Аннан. Әмирхан ага үзе дә. Нигъмәтулла абыйсы да (әтисенен энесе)—татар тарихына ялганган затлар бит, сынмаган-сатылмаган "чабаталы морзалар нәселеннән алар.
Быел җәй "Жиз кынгырау”да тасвирланган хәлләргә 85 ел тула Хәзерге көннән торып карасаң, туйга бару вакыйгасында бар да символик мәгънәгә ия сыман Татарнын тарихи юлдашы булган ярсу ат. Алга омтылган, җилкенгән-иләсләнгән татар морзалары. Үсмер морзаны матур озын гомер, данлы-шанлы киләчәк көтә Жиз кынгырау исә—ашкынып татар туена, татарнын матур киләчәгенә бару символы кебек Бәс шулай икән, безнен күңелләрне җилкендереп, рухландырып юргаласын әле ул Татар конгрессларын ачсын, яна заман дугаларында чайкалып. Сабан туйларында, суверенитет бәйрәмнәрендә бу борынт ы ла. яна ла Ка мныбызга дәртле монын сибеп, киләчәккә дәшсен. Татарны гел алга әйдәп торсын!