ФАКТЛАР ДӘФТӘРЕ"ННӘН
.. Урта Россиядә татарлар шактый күп булып, алар бер аймак булып утырганнар. Аларны рус патшалары чукындыру юлы белән йотарга тырышканнар, ә чукынмаганнарын төрлечә җәберләгәннәр, кысканнар. Екатерина Икенче Россияне губерналарга бүлгәндә, татарлар тоташ бер масса булып утырмасын өчен, аларны төрле губерналарга кертеп бүлгәләгән: бер өлеше—Тамбовка, икенчесе—Пензага, өченчесе—Рязаньга һәм башка губерналарга кергәннәр
Хәким Сәлимҗанов сөйләде:
—Бер вакытны театр алдында Такташ мине очратып, миннән бик ялварып 3 тәңкә акча сорады. "Нигә ул сиңа?"—дигәч. "Ач йөрим, ашаганым юк",—диде. Минем кесәмдә 5 сумлык акчам бар иде. шуны чыгардым. Менә, мин әйтәм. бар акчам шушы, вакларга кирәк”. "Юк, син ваклап торма, барсын да бир".—диде Такташ, чак еламыйча —Мин сиңа тиздән кайтарырмын". Шулай итеп. 5 тәңкәне алып китте. Берничә көннән бу миңа бурычны китерде. 10 сумлык акча чыгара. Мин әйтәм. минем сдача юк бит. дим. "Ә син барсын да ал. барыбер мин синнән бурычка тагын сорармын әле",—ди Такташ.
Такташның акчага шулай бик тилмергән чаклары еш була иде.
Исмәгыйль Усманов белән сөйләшү (5 февраль. 77 ел)
Исмәгыйль Усманов 1926 елдан 1930 елга кадәр Салих Сәйдәш белән якыннан аралаша, дуслашып та китә. Миңа түбәндәгеләрне сөйләде.
. Салихка иң зур йогынты ясаган кеше—ул да булса Кәрим Тинчурин иде. Кәрим абый аңа. төрле әсәрләргә музыка язган чагында, бик күп нәрсәләрне төшендерә, аңлата иде Шулай ук Валиев—Сульваның да тәэсире зур булды (ул елларда Сульва. режиссер буларак, күп кенә музыкаль әсәрләрне сәхнәгә куйды). Дөрес, ул шактый дорфа кеше иде, әмма Салихны эшләтә белә иде
Сугыштан соң да Салихның рухы бик төшенке иде. Очрашкан чакларда: “Хәлең ничек, Салих?"—дип сорасан: "Хәлем читен минем, Исмәгыйль, читен!"—дия торган иде. “Нидән алай соң?"—дигәч. “Үзем гаепле",—дип кенә әйтеп куя иде.
Хәсән Туфанның бәйрәмен үткәреп җибәрдек. (Ана 70 яшь тулды.) Башта комиссия (мин шуның бер члены идем) аның бәйрәмен зур итеп. Татарстанда гына түгел, бөтен илгә ишетелерлек итеп үткәрергә уйлаган иде. Барлык күрше һәм тугандаш республикалардан кунаклар чакырырга исәп бар иде. Монын өчен бер мең ярым сум акча кирәк булды. Ләкин бәйрәм көне килеп җиткәнчегә кадәр безгә бу акчаны бирмәделәр. Нәтиҗәдә күп җирдән кунаклар чакырылмыйча калды, бары Мәскәү белән Уфадан гына килделәр. .
Бәйрәмне уйлаганча зур итеп булмады, ләкин ул матур, җылы гына узып китте. Татар шагыйренә тагын ни кирәк?!.
Үзбәкстан язучысы А. Якубов үзбәк халкының фаҗигасен сөйләде. Үзбәкстанны бары мамык игүгә күчереп бетерү бик зур бәла-казалар китергән икән. Агулы химикатлар куллану аркасында төрле яман авырулар таралган. Гарип балалар табу күбәйгән. Хатыннар 30 яшендә карчыкка әйләнәләр икән. Бу бәхетсезлекләргә һәм авыр шартларга түзә алмыйча. 270 үзбәк хатыны үзләрен яндырып үтергәннәр