БОМЖ
Ничек болай булды сон әле бу9
Түбәнгә таба ничскләр тәгәрәде, шушындый аяныч хәлләргә кайчан, ничек, ни рәвешле килеп төште сон ул? Язмышнын кара тамгасымы бу? Юкса, болай дөрес яшәде, рәнҗеш алырлык гөнаһ-фәләннәргә дә кереп батмады кебек...
Соңгы көннәрдә әнә шундыйрак сораулар аны кигәвендәй бертуктаусыз игәүләп тора, әрсез-талымсыз бер кортсыман. җанын кимерә. Алай гына да түгел, авыр таш кебек, бөтен җилкәсен басып тора. Шунлыктандыр, сонгы вакытларда гәүдәсе дә сорау билгеседәй алга иелеп төште анын
Хәлбуки, бу сорауларның җавабын белә, бик яхшы белә ул Тик моны кемгә сөйлисең дә, кемнәргә ничегрәк итеп аңлатасын Кычкырып көләчәкләр, "җебегән!" дип, хурлыклы тамга сугарга да күп сорамаслар
Намусын каршында сөйләп, үз-үзенне күпмедер юатсаң гына инде. Бәлки, әзрәк кенә тәүбә дигән нәрсә килеп чыгар. Үзенә дә. башкаларга да гыйбрәт өчен.
Менә бит язмыш: һич тә көтмәгән-уйламаганда тиктомалдан диярлек сукбай хәлендә бер ялгызы урамда утырып калды.. Ә бит бомжлык кыйссасы, искә төшерсән, маҗаралы кинолардан да болайрак килеп чыкты.
..Бик күп һөнәрләр остасы Таһирҗан, заводта байтак еллар эшләгәннән сон, ниһаять, тугыз катлы йорттан үзенә фатир алды, гаиләсен сөендерде Әмма аны тора-бара бер нәрсә харап итте: йөз төрле сәбәпләр аркасында сонгы елларда кинәт кенә аракы белән дуслашып китте ул. аракыга бил бөкте. Үзе генә белгән “картинка” менә болайрак һәм игезәк көннәр кебек гел бер төслерәк килеп чыга иде: кичләрен стакан төбенә төшкәнче гөрләтеп эчәсең, ә инде иртән... үтереп баш авырта, чыдар әмәл юк Кемдер әйтмешли, ашказанында шүрәлеләр утын кисә
Иртәгесенме? Иртәгесен башкаенда бер генә уй бөтерелә, дөресрәге, бораулый: ничекләр итеп баш төзәтергә икән дә. ничекләр итеп шушы тонык-карангы дөньядан яктыга чыгасы9 Монын өчен ул каймакларны теләсә ни эшләргә, хәтта җир читенә китәргә дә риза. Ләкин анда аны
Рашат НИЗАМИ (19.50) язучы. "Кызыл җзи . “Яшыеккә хат". "Тормыш трамвае китаплары авторы. Казанда яши
көтеп торучы бар микән сон? Вәт кайда мәсьәлә!
Шулай да каймакларны әллә каян гына дөньяның рәхим-шәфкатьләре елмаеп куя ана. Менә бүген дә...
Таһирҗан. иртә таннан үк торып, өйләрендәге чүп чиләгенә үрелде. Урамга, һавага, кояш астына чыгарга бер сәбәп, гап-гади сылтау инде. Баскычлардан төшеп, туп-туры ишегалдына тәпиләде. Чү! Гөнаһ шомлыгы дияргәме моны: нәкъ анын каршыннан, аяк астыннан диярлек, юлын аркылы кисеп, кара мәче узып китте...
Имәнеп китәргә ашыкмады ул. “Төкерәмсәнә төрле ырымнарга, исем дә китми”.—дип үзен-үзе юатырга азаплануы иде. Шулай да, кара мәченең күләгәсен ярым-жете күзләре белән якынча шәйләп өлгергән иде. Адымнарына ныклык бирергә тырышып, атлый бирде.
Таһиржан эре панель шакмаклардан салынган тугыз катлы гадәти бер йортта яши иде. Аңлаганнар өчен мәгълүм ки, йорт—җитмешенче еллар жимеше. Хәзер инде бүтәнчәрәк манзаралар: тимер рәшәткәләр белән урап алынган, өч төрле кирпечтән эшләнгән, плиткалар белән тышланган “элитный дом”нар китте әнә. Менә алар каршысындарак та бар шундый йортларнын берсе...
Анда инде бүтәнчәрәк кешеләр, ягъни бүгенге замана байлары, хәллерәк кешеләр яшәп ята. Боларнын акча-мазасы да күп, теләк-момкинлекләре дә зурдан.
Яңа көн үзенә ниләр китерәсен белсә икән Таһиржан!
Чүплек савытларына таба якынайды. Квадрат рәвешендәге дәү тимер яшикләр рәтендә ишек-бусага, такта-плинтус, плитә һәм измә, гәжит калдыклары өем-өем оешып ята иде. Зурдан кубып, “теге”ләр евроремонт ясаган, күрәсен...
Әлеге буталчык сурәтләрне күздән кичереп тә өлгермәде, шулвакыт чүп-чар, ремонт калдыклары белән дыңгычлап тутырылган тимер тартмаларның берсендә, чикерткә сайрагандай итеп, телефонга охшаш бер аваз чылтырады!
Мондый хәл, мондый тамаша кино-әкиятләрдә генә булырга мөмкин ләбаса...
Әллә берәр “инопланетянин" төшеп утырганмы бирегә? Ә шулай да күңел алгысына, чүп чиләген бер кырыйга этәргән куллары “космос”тан килгән авазларга таба үрелә. Әллә саташамы, колагына әнә шулай ялгыш ишетеләме сон?
Ни булса булыр, кармаланып, чүп-чарларны аралап, үзенең табышына таба якынайды. Тиз генә табылмый да, каһәр! Замана чире—евроремонт белән мавыгучылар ялгыш “ташлап" калдырган бер-бер хикмәт бу, һичшиксез.
Кичәге “күнел бәйрәме"ннән сон Таһирҗанның күңеле коргаксыган, башы чатнаган чак иде шул. Әх, булса икән калтырча йөрәкнең уртасына бер чәркә аракы! Дөньясы түгәрәкләнеп китәр иде. Кулдагы чүп чиләге нәрсә ул—әһәмиятсез бер йомры кисәге.
Иртәдән әнә шундый чуалчык уйлар белән, бер йотым һавага сусап, авырсынып, ә шулай да ниндидер могҗизага ышанып чыккан иде ул үзләренең ишегалдына...
Ә могҗиза дигәнең аны. чыннан да, көтеп кенә торган икән.
Чүплек савытларының берсеннән, чыр-чыр килеп, телефон тавышы ишетелү—гайре табигый хәл түгел, коеп куйган чынбарлык иде... Комарланып, ике куллап актарына торгач, чүп-чар арасында чикылдап утырган кесә телефонын ансат кына эзләп тапты. Куанычыннан, хәзинәгә юлыккан юлбасардай, чак кына кычкырып җибәрмәде! Ломбардкамы? Туп-туры ломбардка...
Юк! Ашыкмый торсын әле. Кем кемгә шалтырата икән0 Табылдыгына янә бер комарлык белән ике куллап ябышты, томанлы фантазиясе уйный башлаган иде анын.
Кнопкага басу белән, телефоннан яңгыраган беренче сүзләр колагына үтеп керде, ниһаять:
—Алло-алло! Виктор Аминович!
—Я вас слушаю... Здравствуйте'
Таһирҗан минуты-секунды белән рольгә кереп бара иде инде.
Шулай бер-берсенә хәерле көн теләгәннән сон ничектер татарчага күчтеләр.
—Хөрмәтле шеф, бүген нинди заданиеләр кушасыз?
Исемен дә оныта язган Таһирҗан, алдын-артын да уйлап тормастан, мәсьәләне үзе өчен “ин авырткан" җирлән эләктереп алды Жавабы кыска, үзенә калса, таләпчән дә иде:
—Ике капчык цемент, ике ярты, бер яшик сыра. Барасы адресмы9 Языгыз, бакча адресы... Анда сезне, ни-теге . Таһирҗан каршылар. Точка!
Үзенен артистларча оста уйнавыннан ирнен авызы коймактай җәелде. Ашар-эчәр ризыкларны күз алдына китерүдән төкереген ләззәт белән йотып куйды. Ботенесе—бушка, халявага, чит хисапка Күктән төшкән бәхет булачак бу! Иң мөһиме—баш төзәләчәк, бакчадагы кирпеч-иемент эшләре дә алга китәчәк, боерган булса.
Ир башы белән сабыйларча куанып, әнә шулай ихластан шатланган, фикер йөрткән иде шул чакларда.
Таһирҗанның тавышын, ныклы сөйләшүен чын-чынлап хуҗаныкы дип кабул иттеләр, ахрысы. Ул бит аларны чынлап та дачасына, шәһәрдән егерме чакрым читтәге бакчасына чакырган иде. Адресы төгәл әйтелгән Килерләр, “ә” дигәндә “жә" дип тордылар, көчләп әйттермәде ич.
Әйе, ике сәгать чамасы дигәндә Таһирҗанның бакча-дачасына килеп тә җигте теге гаярь егетләр... Хәзер, кайта төшеп уйласан, искитмәле хәлләр иде бит бу: аны аракы һәм затлы колбаса белән бик һәйбәтләп сыйладылар Баштарак. Аннары .. аннары инде аяк-кулларын бәйләп, этә-төртә машина фургонына кертеп салдылар... Калганын инде ул юнләп хәтерләми дә. Детективларда әйтелгәнчә, аны билгесез юнәлештә каядыр алып киттеләр Шулай да бер нәрсә хәтерендә: баштарак кәефе шактый күтәренке рухта иде анын. Аннары—томан, томан... караңгылык... Атар бергә кушылып, җай гына чайкала, алар белән бергә Таһирҗанның да тәне-гәүдәсе чайкала.
Әллә каян килеп чыккан менә шушы хәерсез көннән соң ул чын мәгънәсендә колга, урысчалатып әйтсәк. "рабсила”га әйләнде дә куйды Кирпеч коймалар белән уратылган алагаем иркен, икенче бер дөньяга килеп эләкте. Биек коймалар артында—чыршы-нарат. каен-усак ише агачларның колач-колач ябалдашлары. Алар иректә, ирек һавасын сулап яшиләр Ә ул—капкында. Капкынга әләккәй бүре аягын чәйнәп өзеп кача, диләр. Биредә андый мөмкинлек юк. Ачу килгәндә бары яңак итләреңне генә чәйни аласың Сактагыларнын бөркет күзе һәр кыймылдаганыңны, хәрәкәтеңне күреп-белеп тора. Хәтта милиция киемендәгеләр дә күрснгаләп ала биредә
Шөкер, ярый әле кыйнамадылар, аяк-кулларын имгәтмәделәр. Ә монын өчен яхшы “дисциплина”, тырышлык белән түләргә кирәк Хәер, анын эшчән, хезмәттән бүтәнне белмәгән аяк-куллары төзелеш өчен бик тә кирәк, бик тә мөһим булган шул. Араларыннан Артем исемле берәү әнә карышырга, тыңламаска тырышып караган иде. башына капчык киертеп, аны да бик тиз акылга утырттылар.
Чынбарлык ачы иде: коллыкка урлап киткәннәр икән аны...
Ул хәзер беркем дә түгел. Тормыштагы бөтен хокуклары бер мизгел эчендә диярлек төтендәй юкка чыкты. Тор. Эшлә. Аша. Ят. Көннен көнендә әнә шул хәлләр кабатлана.
Көннәрнең берендә урман почмагында күке кычкырды. Сискәндерми, ләкин моңайта, уйландыра. Кемнәрнен гомерен яисә өенә әйләнеп кайтыр көннәрен санады икән ул? Жавап юк.
Көн арты көн измә ясау, кирпеч салу, ишек-тәрәзә борысларын көйләү, такта-бүрәнә юну эшләренә китә.
Әйтерен бармы, утар-биләмә хуҗалары яна байларча яши. Урман тикле урман эчендә ярымагачтан, ярымкирпечтән хан сараедай бина салып яталар. Хәзер бу—әллә кайлардан килеп кергән ят бер сүз белән “коттедж” дип атала бугай.
Озын жәйләр узып, күкеләр тавышы тынып, урмандагы агачлар яфрагын койды.
Вак-төякләрне исәпләмәгәндә, төзелеш эшләре ахыргача түгәрәкләнде. Хәзергәчә анлап бетерә алганы юк, ни могжиза булгандыр: көннәрнең берендә күзләрен кара тасма белән бәйләп, үзләре белгән яшертен юллар белән, Таһиржан дигән эш атын туган шәһәренә кайтарып та ташладылар Үзенен тоткынлык тарихын берәүгә дә берничек тә берни сөйләмәскә дигән катгый кисәтү белән, билгеле.
Каты куллы шома бу егетләрнең әйткәнен тыңламасаң, антыңны бозсаң, ни-нәрсә буласы тел төпләреннән бик тә мәгънәле анлашыла иде. Алга таба яшисен килсә, телеңне читлектә тот. янәсе...
Ә яшисе килә иде шул. шайтан алгыры!
Күзләрен каплап торган кара тасманы чишеп җибәргәндә... төс-кыяфәте, марка-фәләне билгесез булган машинадан җилләр искән иде инде. Шәһәр читендәге ялан кыр уртасыннан шәһәргә таба тәпиләргә туры килде. Ашыгып, ярым куркып, ярым кабаланып.
Саташкан бер зат сыман, менә үз йортына, фатирына, гаиләсенә кайтып барышы аның. Урмандагы теге тоткынлыктан соң шау-шулы урамнар да, дөбердәп чапкан трамвайлар да ничектер сәер тоелды. Шәһәрдә яңарак пәйда булган кызыл автобуслар, котырган үгездәй ярсып, менә-менә өстенә ташланыр да сытып китәр шикелле иде. Ә кешеләр, кешеләр? Алар бар да бәхетле, тук чырайлы түгелме сон? Таһиржан гына...
Ниһаять, әнә, үз йорты. Таныш почмаклар, тротуар, чокыр-чакырлы асфальт, балконнардагы ярымачык тәрәзәләр.. Чү, әнә, аларнын тәрәзәсеннән, очынырдай булып, ниндидер ак яулык тирбәнә түгелме? Ак ситсы кисәге—сугыш-орышларда җиңелү билгесе Юк-юк, Таһирҗанның тормыш сынаулары каршында ак флаг күтәрергә уйлаганы да юк.
Ниндидер бер эчке тоем белән кесәләрен капшагандай итте. Ләкин анда ни фатир ачкычы, ни паспорт-документлары юклыгын анлап, бу гамәленнән кире чигенде.
Менә... кара дермантин белән тышланган таныш ишек. Бердәнбер сыеныр урыны шушы бит анын. Менә күрерсез, эчүен дә ташлар. Тормыш кадерен белеп, гаиләсен борчымый гына яши дә башлар. Күңелендәге шушы хыялый уйларның чынлыгына ышаныч өстәргә тырышып, кыңгырау төймәсенә басты.
Тынлык.. Бер минут чамасы әлеге тынлык ана сәгатьтән артык тоелды бугай. Ишекнең теге ягыннан кемнеңдер атлап килгәне ишетелде, анда кечкенә күзлек тәрәзеннән күзәткәнен дә чамалап була иде. Бераздан гына
тимер тоткалы ишек яртылаш чамасы диярлек ачылды. Ул анда тораташ кыяфәтле хатынын күрермен дигән иде. Ә ишек артында
Ишек артында—таныш түгел томсыз гына бер ирнен пеләш башы шәйләнде. Таһирҗан. үз күзләренә үзе ышанмыйча, бер мәлгә телсез- өнсез калган иде. Шул арада теге бәндә анын аяк астына, берничә йөзлек ташлады "Менә сиңа... фатирын өчен акча. Рәхмәт әйт тә. бүтәнчә бирегә аяк атлыйсы булма!"
Ишек ‘ шалт” итеп ябылганда: "Паспортын яндырылган, эхтәп йөрисе булма!"—дигән сүзләр генә колагына кереп калды. Шулай итеп, язмыш ана янәдән кара мөһер сукты.
Беркатлы, ышанучан кеше буларак. Таһиржан боларны бик авырдан кичерде. Элек-электән маҗаралар эзләргә яраткан хатыны түзмәгән, саткан аны, бүтән кешегә алмаштырган әнә. Чеп-чиста, ап-ачык хыянәт Моны ничек йотып жибәрмәк кирәк.’
Фәкать аракы белән коендырыргадыр, бәлки Акрынлап тагын эчүчелеккә сабышты ул. Азнакайда яшәп яткан әти-әнисе янына кайтып егылмакчы иде, бу уеннан да кире кайтты. Бигрәкләр оят бит, ничек кайтып күзләренә күренерсең...
Менә шулай сукбай хәленә төште ул. Такыр кесәдә һәм күнелдә ямьсез бушлык. Ә бушлыкны, мәгълүм булганча, нәрсә беләндер тутырырга кирәк. Дөрес анысы, бәи-карчыклар сыман, шешә җыюлар белән мавыкмады ул. Хәер сорашу сукмагына да басмады. Жае чыкканда, кара эшләрдә бил бөгеп, тамак ялына азмы-күпме акча юнәтергә тырышты
Ана бу чоңгылдан ничек тә үрмәләп чыгарга кирәк иде. Тик ничек итеп? Менә шушы сорау эчен яндыра, бавырын көйдерә Кышын канализация торбалары тирәсенә елышуны күңеле берничек тә кабул итә алмас кебек.
Ниһаять, анында ап-ачык бер фикер оешты: дачадагы бакчасына барырга, андагы хәлләрне ачыкларга. Анысын да югалтмаган булса, тәбәнәк йортында кечерәк кенә моржа чыгарыр, ике куллап янәдән балта эшенә тотыныр
Таһирҗанның чүп савытлары рәтеннән узып барышы иде. Яшерен- батырын түгел, биредәге сукмакларны да еш таптарга туры килгәләде ана Анда, һич югы дигәндә дә, нәрсәкәйдер табыла, кайчак шунын белән юанасын... Әмма бу юлы.
Хикмәти Хода түгел диген син моны: иң кырыйдагы чүплек савыты эченнән, үч иткәндәй, нәкъ теге чактагы итеп, кесә телефоны чылтырый иде'
Алыргамы, алмаскамы икән?
Авызы пешкән өреп кабар, диләр. Тарих ике тапкыр кабатланмый, дигәнне дә ишеткәне бар анын. Өреп кабасы булды, ахрысы: сукбай Таһиржаннын куллары, кабаттан чүп-чарны арчып, кесә телефонына үрелде.
Авылның Хабрай кушаматлы атаклы көтүчесе Хәбибрахман аягын сындырган, менәтерә! Кайда, ничек диген әле—атлап барган җиреннән гап-гади бер түмгәккә сөрлегеп ләбаса . Алтмышынчы еллар азагы бу
Алтмыш морҗалы кечерәк кенә бу авылда утыз баш сыер, унсигез чамасы башмак тана, илледән артык сарык һәм бәрәннәр исәпләнә Яз якасыннан инде менә җәйнең кочагына атлап керәбез дигәндә генә шушындый күңелсез хәлнең килеп чыгуы җиргә, мал-туарга ябышып яткан халыкны пошаманга салды
Шулай булмый ни, дүрт аяклы малларнын туймас тамагын кояш нуры яисә тыкрык чирәме белән генә томалап куярмын димә. Аннан килеп, ни әйтсән дә, Хабрай үз кеше: мал башына еллык акчаны утыз тәнкәдән артыгын сорамый. Мен дә тугыз йөз җитмешенче еллар уртасы өчен бик тә таман акча инде бу. Югыйсә, читтән килгәннәр әнә бәяне алтмышка кадәр күтәрмәк булып әтәчләнә, сатулаша...
Авылнын бәхетенә күрә, бу четерекле мәсьәлә бер көн дигәндә хәл ителде дә куйды!
Яңа көтүчене фәрештәләр күктән төшерделәр диярсен... Егерме биш яшьләр тирәсендәге ярпач гәүдәле, табак битле, эчкәресеннән балкып торган мөлаем бер егет кеше. Күп сөйләшми, сатулашмый, үз табигатенә йомылганрак адәм баласына охшаган. Моның исә асылда егет үзе генә белгән җитди сәбәпләре бар иде, билгеле. Хәер, бу хакта сүз соңрак...
Менә авылнын һәр иртәсендә, таң әтәчләрен дә уздырып, чыбыркы шартлый! “Уяныгыз, йоклап ятмагыз!”—дигән сүзләрне әйтә кебек ул Чат саен сыер-сарыклар мөгрәшә. Сакалбай кәҗәләр, гадәтенчә, койма-рәшәткәгә ышкылып уза. Иртәдән кузгалып көтү куган халыкның җаны тыныч: иншалла. мал-туарлар урман һәм болыннын сусыл, яшел киңлекләрендә туклыкка кинәнәчәк...
Габдрахман атлы яна көтүченең дә дөньясы түгәрәк. Өй борынча кунып яши башлады. Кичен—авыл ашы, кайчагында тавык шулпасы да эләккәли үзенә. Күн сумкасында һәрвакыт әбәдкә дигән ипи-сөт, яшел суган, тәгәрәп пешкән каты йомырка булыр. Ана иптәшкә, көтүне кулда тотар өчен йорт саен берәр малай-шалай яисә чират хуҗасы ияреп чыга.
Инде менә чын дөресен әйтергә дә вакыт җитте бугай. Армия хезмәтендә бик зур бәхетсезлеккә дучар булды Габдрахман. Чик саклау гаскәрләрен элек- электән күпме мактап килсәләр дә, хәтта анда да юньле тәртип юк икән. Кулына автомат тотып, Кытай-Совет чикләрен саклады ул. Үзенә күрә күнеленә хуш килердәй матур көннәре, якты өметләр дә юк түгел иде. Ләкин...
Казармадагы төрмә тәртипләре, яшь солдатларны кыерсыту, төнлә уятып җәберләү, бәдрәф чистартырга мәҗбүр итүләр тәмам чыгырыннан чыгарды бу таза егетне. Ата-ана назын күрмичә, әбисе тәрбиясендә генә үскән ятим малай яман гадәтләрне жаны-тәне белән һич кенә дә кабул итә алмады.
Берсендә, сары чәчле бәйләнчек сержантны, бер селтәнү белән, казарма идәненә көлтәдәй егып салды ул! Хакыйкать эзләп кылган шушы гамәле бик тә кыйммәткә төште ул чакта. Аяк-кулларын сөлге белән бәйләп, офицерлар гына су коена торган бассейнга аягүрә ялангач бастырып куйдылар аны. Жир астыннан бәреп чыккан чишмә суы коточкыч салкын иде. Менә шунда, автомат белән саклап, өч сәгать буе боздай салкын суда бастырып тоттылар татар егетен...
Өшеде, туңды, калтыранды ул, тәне-гәүдәсе буйлап тора-бара секунд саен салкын “кырмыскалар” йөгереште. Су салкыны акрынлап җелекләренә, сөякләренә хәтле үтеп керде, бөтен күзәнәкләрен изеп ташлады анын. Монын нәтиҗәсе бик аянычлы булып чыкты: Ходай биргән сәламәтлеген югалтмаса да. Табигать бүләк иткән ин кыйммәтле хәзинәсен—ирлеген югалтып, мәхәббәт-гыйшык эшләренә анын инде бернинди дә теләге, маһирлыгы калмаган иде.
Бу серне һичкемгә дә әйтергә, уртаклашырга ярамый, билгеле. Бу серне берәү дә белергә тиеш түгел иде. Ахыр чиктә, кимсенеп яшәмәсен өчен. Егетнен уйлары, инануы әнә шушы хакыйкатьне үзләштереп өлгерде, ныклы бер карарга килде. Ин яхшысы—ялгызлык, ялгызлык, үз эченә кереп
иквкөтүче________________________________________________________
бикләнү Бәлки, тора-бара күк капусы анын хөрмәтенә бер ачылыр әле Хәзергә сабыр итәргә, Аллаһ кушканны үтәп яшәргә кирәктер.
Шуна да ул ерактагы туган авылыннан, шәһәрдә вакытлыча фатирга кергән яшь хатыныннан да анлы рәвештә качып китте, ялгызак жанына сыеныр почмак, яшәр урын эзләде.
Менә күрәсез, ул аны уңышлы гына тапты да шикелле
Кечкенәдән тальян гармунга мөкиббән булганлыктан. Габдрахманнын җыр-монга маһирлеге биредә, урман-тугайлар. гөнаһсыз табигать кочагында өр-янача бәреп чыкты лабаса! Ул ике бармак юанлыгы кура-камышлардан курай, әйе, чып-чын курай ясарга һәвәсләнеп китте. Тора-бара иртәдән иртүк чыбыркы шартлатуларның да хажәте бетте: курай тавышы ишетелдеме, авыл кешеләре иртәдән үк капка төбенә чыгып баса; маллар исә. моңлы курай көенә җай гына тирбәлеп, болын-урманнарга таба юнәлә
Әнә шулай тиз арада яратып, үз итеп өлгерделәр Габдрахманны авылда. Исем-фәләнне кыскартырга күнеккәнлектән, бик күпләр Гапти дип кенә эндәштеләр үзенә.
Ләкин, җәйнен кыл уртасында, әллә каян гына җыелыш дигән нәрсәкәй калкып чыкты авыл клубында.
Утызынчы еллар бурасыннан калган бу калтырча клуб әле һаман да халыкка хезмәт итә иде Кырмыскадай мәш килеп, авылнын сау-сәламәт халкы клубнын агач эскәмияләренә җыйналышканнар әнә
Хикмәт шунда: аягы төзәлеп, инде ничә дистә еллар авылнын төп көтүчесе саналган Хабрай үзенен хокукларын дәгъвалый башлаган икән. Бердән, түшәмгә карап тик ята торган ялкаулар затыннан түгел: икенчелән, дөнья булгач, аны акча-фәлән яклары да кытыкламый түгелдер Абруе да бар: бывший фронтовик, аракы эчәргә дисән егылып китми Урман- кырларнын да һәр почмагын география картасыдай яттан белә диярлек
Мәсьәләне хәл итү өчен кичкырын менә шушы клубка җыйналдылар да инде. Алтмышны узган Хабрай ага әле нык. таза, күркәм күренә—куе кара чәче көмештәй чал төсмерләр белән аралашкан булса да. сакал-чигә тирәләре пөхтәләп кырылган, аякларын өстерәми генә туры атлый, башын- ияген ишегалды әтәчедәй югары күтәрә төшкән Бу хәлиткеч минутларда як-ягына каранырга вакыты ла юк шикелле анын.
Бригадир Хәсәнша белән туп-туры сәхнәгә, төсе качкан комач җәелгән өстәл янына уздылар. Фәлсәфи-хикмәтле итеп бераз гына тын утырдылар, аннары бригадир кеше сүз алды
—Иптәшләр! Бүген без көн тәртибендәге мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә җыйналдык. Күреп торасыз, көтүчебез Хәбибрахман агай ныклап аякка басты. Анын үзе эшенә көтүче булып кире кайтасы килә Безнен хәзергә действующий (бу сүзне урысчалатып әйтә бит. малай актыгы1) көтүчебе з бар. менә шуна күрә мәсьәләне уртага салып сөйләшик, хәл итик бергәләп
Залда хәзергә шау-шу сизелми, гаҗәеп бер тынлык һәммәсе ни булыр икән дип көтәләр, бригадирнын сүзен тыңлыйлар
-Безнен бригада икенче ел инде рәттән колхоз идарәсенен күчмә вымпелына лаек. Көтү мәшәкатьләреннән безне азат иткәнгә күрә бу вымпелда хөрмәтлебез Хәбибрахман агайнын ла өлеше зур. Колхоз идарәсе һәм авылдашлар исеменнән без ана ин элек рәхмәтләребезне җиткерик булмаса...
Әйбәт кенә кул чаптылар Хабрай. билгеле ки. әлеге мактау сүзләрен сары май урынына йотып куйды Анын күнеле мэталчек ата бугай Яна кәгүче Гапти генә ут эчендә яна иде анын язмышы ничегрәк хәл ителер
дә, алга таба ничегрәк яшиселәр булыр?.
Бригадир сүзен дәвам итә:
—Ә хәзер авылыбызның мал-туарларын көтү турында Хәбибрахман ага белән безнен яңа килешү төзүен сорасак, ничек булыр, авылдашлар?..
Залда шау-шу, карга көтүедәй үзара сөйләшү купты! Нәкъ шул чакта Хәбибрахман ага. нидер әйтмәк булып, урыныннан күтәрелде. Бригадир шундук:
—Менә хәзер ул үзе әйтер,—диде дә сәхнәдән ераклаша төште.
Өстәл артында Хабрай ялгызы калды. Күзләрен хәйләкәр кысып куюы һәм башактай сары мыеклары астыннан көлемсерәп карап торуына караганда, анардан шактый мут сүзләр чыгачагына шик юк иде.
—Авылдашлар!—ди Хабрай, тамак төбеннән чыккан көчле тавыш белән сүз башлап. Үзе колакка катырак булганга күрә, башкалар да начар ишетә дип уйлый иде ул.—Жир кешеләре, мине онытмаган өчен рәхмәт сезгә!
Бу урында ул, яр буендагы балыкчыдай, залда утырганнарга яңа бер караш ташларга да онытмады.
—Үзегез беләсез, январ суыгында мин сугыштан ырматиз белән кайттым. Духтырлар күп йөрергә кушмады. Ә карчык әйтә, күбрәк йөр, ди. Карчык кайнар мунча якты һәм солы суына утыртты мине... Карчык минем беткәнче акыллы, бер стакан салып бирде дә әйтә бу: бар, йөр, ди. Йөреп киттем тәки. Әнә шулай сезнен көтүче булып киттем мин. Егерме елдан артык сезнең малларны көтәм, авылдашлар. Йә, әйтегез, кайсыгызның миннән начар көтүче дип зарланганы бар? Әллә алай түгелме, ә?!.
Абзый бу урында уң кулын колагына якын китерде. Кем инде, узган ел минем сыерларны начар көттең, дип ана карата зар сүзләре әйтер икән? Көтүчене ачуландырсаң, кайчакларны сөтсез утыруың да бик ихтимал лабаса.
Хәйләкәр-шома Хабрай дилбегә очын яңадан үз кулына эләктереп алды:
—Күрденме, энем Хәсәнша, һәммәсе канәгать, ә син нәрсәдер сөйләнгән буласын...
Хабрай залдагыларның аз гына тынычлануын көтте һәм, уйларына батып, янә чын-чынлап сөйләп китте:
—Син, Хәсәнша, өч-дүрт ярдәмчең белән дә көтү эшләренә җитешмәс иден. Кайчакта урман ешлыгындагы сыерны дүрт-биш адымнан да күрмисең. Ярый әле Сарбаем бар. Ул булмаса, шул тиклем дә көтү артыннан чабарга шайтан үзе дә өлгермәс иде!..
Бу урында залдагылар янә бер кат рәхәтләнеп көлештеләр.
—Сезгә, бәлки, көлке көлкесендер, ә мина алай түгел; сезнең сарык һәм сыерларыгыз хәтта төшләремә керә, туганнар...
Моңга бирелгән Хабрай туктап калды, ничектер сәхнәдән төшмәкче булып калкынды. Ләкин шушы хәтле халык җыелганда үз сүзен әйтеп каласы килә иде анын.
—Күптәннән әйтәсем килеп җөри... Менә нәрсә, авылдашлар... Егерме ел эчендә шуна ышындым, мал-туар үзенең хуҗасына тәмам охшый икән ул! Жәмәгать! Менә алыйк безнен Гөлбикәне. Анын моңлы тавышы нинди икәнлеген кайсыгыз гына белми икән! Вәт шул, мин көткән елларны дүрт сыеры булды аның, берсенең дә тавышы иртәнге азан авазларыннан ким түгел иде... Дөрес сөйлимме мин?..
—Дөрес, дөрес! Әйдә, сөйләп бетер...
Хабрайнын уй-фикер ташы кызган нан-кыза барды:
—Яки менә Һадиятне алыйк. Син биредәме, Һадият дус? Сезнен сыер бит тамак ертып кычкыра һәм аның Гөлбикә сыеры белән дуслыгы да
ИКЕКОТҮЧЕ
я шерен-батырын түгел. Ике тавышка көйли башласалармы түзеп кенә тор менә! Тәмам авыл ахирәтләре. Колакка каты булсам да. ишеткәлим үзләрен...
—Ха-ха-ха!
Залдагылар тагын буылып көлә.
—Әйе, мал иясенә охшаган шул. Менә син. Хөжжәт яшьти. бер почмакта яшь егетләрдәй тыенкы гына утырасын бодай. Сыерларыннын авырлыгы—уртача. Син үзен дә бер уртача кеше. Әйтик, фронттан дүрт- биш орден белән кайттын. Мактанып йөргәнен юк. Сыерын да тыйнак, үзен дә тыйнак бер кеше. .
- Кичәгенәк син Хөҗҗәттә сыйланып чыктын. шуна күрә мактау сүзләрен жәл түгел,—дип, арадан берәү гәпкә кушылды.
Хабрай моны ишеттеме-юкмы—аңламассың, ул үзенен сөйләвен белде:
—Яки менә ялгыз хатын Сәрбинәне генә алыйк Сыеры салмак, тынлаучан, әмма берәр кигәвен тешләдеме—йөгәннән ычкына1 “Ә" дигәнче барлык көтүне болгатып бетерә. Сүгенергә, фактически, мине Сәрбинәнен сыеры гына өйрәтте. Сәрбинә хужабикә—алты бала анасы, ә үзе һаман да яшь танадай кылана түгелме?
—Үз башына сөйләнәсен, картлач,—диде Сәрбинә үпкәләгәндәй итеп
...Ике ай буе кешеләр вә табигать белән юньләп аралашмаган Хабрайнын сөйләр сүзе бетәрлек түгел иде, ахрысы
—Менә шулай, хөрмәтле авылдашлар! Ә син, Гайнетдин туган, дорсссн әйткән өчен мина үпкәләмә! Синен комсызлыгың сыерына да күчкән. Үлән тезләреннән житәрлек, ә синен Карлыгачын гел читтән умыртырга ярата...
—Ха-ха-ха!..
Шулвакытны залда көтелмәгән хәл булып алды. Каян килеп чыккандыр да, ничекләр шулай осталык белән кылангандыр: сәхнә түренә этләргә генә хас җитезлек белән көтүче Хабрайнын Сарбае йөгереп менде дә. бер гаепсез бәндә сыман, арт аякларына чүгәләп утырды. Йолдыз бөртегедәй җемелдәп торган күзләре нәрсәдер әйтергә тели иде шикелле
Анын нәрсә әйтергә теләгәнен Хабрай халыкка бик тиз аңлатып, “тәрҗемә" итеп бирде
- Менә, күрәсезме, минем файдага тагын бер тавыш өсталә. туганнар' Сез бит минем Сарбаемны калҗа белән юньләп сыйламасагыз да. сөттән, сөяк-санактан мәхрүм иткәнегез юк. Рәхмәт әйтергә менгән ул сезгә..
Җыелыш менә шулай җитди дә. кызыклы да узды. Талашу-кычкырынулар. тарткалашу әлләни булмады кебек Нәтиҗә шул Хабрай белән Гаптинен икесен дә козгә кадәр тәгаенләп, жәй буе бергә көтү көтсеннәр дип. кояш астына җибәрделәр
Хакы-бәясе ничек булды дисезме'’ Монысын инде авылдашларыннан яисә котүчсләрнен үзләреннән сорарга кирәк. Ә I апти нишләде дисезме ’ Аның көтүче сумкасында һәрвакыт китаплар булды Китапханәдән дә. кешеләрдән дә ала иде ул бу китапларны. Анын шәхси фаҗигасен хәзергә берәү дә белмәде. Көзен, инде көтү-жәйләү эшләре тәмамлангач, анын исәбе—яхшы врачларга күренү иде. Күкрәп торган бу егеткә бер-бер дару, им тапмый калмастыр алар.