Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАН—ГАМЬЛЕ МОҢ

 

Исәнмесез, саулармы?Җанда янар таулармы?

Безнең йөрәк ярсуларын Сезнең йөрәк аңлармы?

Әйтеп карагыз, дисезме,— Йөрәкнең ни диюен?

Аңлатырга тырышыйммы Нидән аның көюен?

һәрчак югалтканын эзли, Тапмыйча тынмый кеше.

Инде ул бишенче гасыр Милли дәүләтсез өши.

Югалтулар шулкадәр зур,— Төшмәс өчен төпләргә,

Канат куярга мәҗбүр без Мәңге очмас күпләргә...

Данны түгел, җан сакларга Түгелә, аһ, көчебез...

Яшәми бакыйга күчә Шулай күпме кешебез?!

Агроуниверситет яшыәрени

Тарихның сират күперен Күчү чоры татарның...

Кирәк икән, шул күпергә Басма булып ятармын!

Нык булса минем үзәгем. Милләт басып атласын.

Тик туар таңнары гына Үз дәүләтсез атмасын!

Үз илендә, үз җирендә Сөйләсен үз телендә. Рухи афәт—болай яшәү Ата-баба көлендә...

Минем җанда бабайлардан Кабынган ялкын үрли. Аһ, тик мин дә китеп барам Үз дәүләтемне күрми...

Алыгыз сез шул ялкынны!- - Алыгыз, җаным белән: Шагыйрь җиргә шул ялкынны Тик күчерергә килгән.

 

 

 

Мин яшәүдән арыганмын... Юк, түгел шул яшәүдән: Яшәмәүдән арыганмын Һәм ихлас сүз дәшмәүдән. Кысылудан арыганмын, Күңелләр тарлыгыннан. Күпләрнең качасы килә, Түгел татарлыгыннан! Үзе булып яшәмәүдән Арыды инде җаннар.

Җансыз гына шуышалар Фани дөньядан саннар. Туры сүзгә турсаялар: "Рәнҗедек"—диләр хәгга. Ышандыру мөмкин түгел, Антлар эчсәң дә Хакка.

Бу арудан дәва бармы? Бар микән дарулары?!

Бу җанымның саннарында Соң чиктә барулары...

Көн артыннан көннәр үтә, Ә ник шатлыкка түгел? Үз-үзеңнән киткән саен Тарая бара күңел.

Кысыла җан, кысыла аң Үз-үзеңнән киткәнгә, Җанда туасы ирекне Читтән өмет иткәнгә.

Дару—билгеле күптән,Ай әйтеп тора күктән: Милләт язмышы җирдә— Хөррият сөяр ирдә!

Кан бар, җан бар— Ә кан мәңге хәтерле. Мәңгелекне юк итмичә Җуеп булмый хәтерне.

Мәңгелекне, йә, кайсыгыз җиңә ала?

Йә Вакытны, арбасына җигә ала?

Илләр, таулар, полюслары күчәр дә...

Кан хәтере җирне тота күчәрдә!

Туган җирдән еракларда чакта Күтәрелеп карыйм мин күкләргә. Бәлки минем мондый гадәтләрем Сәер күренәдер бик күпләргә.

Әмма гади күк тә үзгә кебек. Еламыйча чак-чак түзә кебек,Күперенеп тора болытлар, Әллә ничек кенә боеклар...

Туган җирдә алар шундый горур, Йә арыслан йәки барыс булыр,Өерелерләр Урал тау булып. Ургып аккан ярсу шау булып.

Ялтыр-йолтыр яшен камчылары Болыт кыяларны кискәләсә, Карурмандай кара болытларны Йолыккалап җилләр искәләсә, Рәхәтләнеп җылы яңгыр кояр, Күзачкысыз буран котырыр.

Бар дөньясы туктап тынып торыр,— Туган җирдә күкләр, һай, горур!

Туган җирдән еракларда чакта Күтәрелеп күккә карасагыз, Минем хәлләреме аңларсыз сез, Җирсү дигән хәлгә тарысагыз.

...Туган җирнең тузан исе тәмле, Болытлары—кояш, ае—ахак.

Тик туган җир башка булыр иде, Шулай сагынучы без булмасак...

Карлар да белми

Әкрен генә җиргә карлар төшә,— Капланалар эзләр.

Күңелләрдә ләкин уелып кала Үткән елгы сүзләр.

Әкрен генә җиргә карлар төшә,— Ап-ак чәчәк, гүя. Көтелмәгән түбә үрләренә Көмеш таҗлар куя...

Әкрен генә җиргә карлар төшә, Керә алмый җанга.

Җиргә салган эзләр яңаралар, Яңару юк җанга.

Әкрен генә җиргә карлар төшә, Тапталасын белми.

 

Җирдән кабат күккә ашкач кына. Акланасын белми.

 

 

Күкне күк болыт каплаган,Шундый да калын!

Җил котыра, бәргәләнә,— Оныткан ялын.

Исенә төшкән, яңгыры Түгелә генә.

Әйтерсең, бар да җыелган Бүгенгә генә.

Сыгыла-бөгелә шаулый тирәк, Болытлар ага.

Яшел яфраклар өстенә Карларын кага.

Бер көндә—җил дә давыл да. Яңгыр, буран да...

Көзне җибәрәсем килми. Торам урамда.

Яфрак очларыннан тып-тып Тама кар суы.

Карлар хәтерендә калган Язлар ярсуы...

Кар хәтере болытларны Ничек тиз куды!

Тик соң иде, зәңгәр күктә Салкын ай туды.

һәм... барысы да бер көндә, Бары бер көндә!— Яфракларны коткаралмас Инде бер кем дә...

Хәсрәт керсә җанга, Кояш түгел, үг шары Тәгәрәп чыга таңга.

Җанга сөю иңсәме, Чыгам диеп ике канат Төртеп тора иңсәне.

Хәсрәт утыра төпкә, Канатлар үсеп чыга да Бәхетле оча күккә!

Мәхәббәт барсын җиңә,Зурмын дигән хәсрәте дә Үз кабыгына иңә.

 

Кабатланмау

Көзге урман.

Моңсу тынлык.

Сары яфраклар җирдә. Ә ничек шаулады алар!— Китмә<тән иде бер дә...

Ул җырлар

Нинди иделәр!—

Отып алды Иделләр.

Дулкыннар да ул җырларны

Онытмастай иделәр...

Иделдә көз,—

Су өстендә

Дулкыннар йөгерешми.

Яфракларның соңгы җыры Иделләргә ирешми...

Язларда

Ташыр Иделләр, Ямь-яшел булыр урман. Лчып кына карый алмам,Өсләремдә Җир-юрган...

Җан—гамьле моң!

Мәңгелек сорау: җан ни ул?Җавап һаман табылмый.

Ул илаһи, ул гөнаһлы, Җиргә бер дә кагылмый.

Кагылмый, тик очып кына Йөри җиһанда, янда.

Ә нигә соң "моңсыз"диләр Гаме булмаган җанга?

Җан—гамьле моң, әгәр шул моң Чыгып китсә саныңнан,

Күренә ул—инде синең Аерылганың җаныңнан...

Баш ватмасын галимнәр дә, Гадиләр дә аңласын:

Җанны моңнан, моңны-җаннан Аерырга калмасын.

Редакциядән:

Бу айда—журналыбытнын ланчи авторы. шагыйро, публицист Нәҗибә ( афннанын гомер бойроме. Күпсанлы укучылар нсеченнон каләмдәшебезне юбилее белом котлыйбыз. сиииааыек, яня нжат уңышлары телибез.