Укучы сүзе
2008 елгы 5-9 саннарда чыккан “Хунвейбин" романының беренче китабында авторның гомере буе гаделсезлеккә каршы, тәү карашка уңышсыз кебек күренгән көрәше гомумиләштерелгән шикелле.
Татар милләтен, анын мөстәкыйль дәүләтчелеген Явыз Иван таркатканнан соңгы фаҗигаи дәверне һәм анын нәтиҗәләрен Айдар Хәлим мосафир Иркен Сәлахи кичерешләре, анын үтә дә авыр тормыш юлы аша бирә Дөнья буйлап сибелгән күптән дә күп татарлар кебек. Иркен дә башка ватаннар табарга мәҗбүр була. Туган ватаны Уйгырстанда хунвейбиннар Сәлахиләрне түзеп тора алмаслык хәлгә җиткереп, туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр итәләр Икенче ватаны AK11I югары мәдәниятле ил булса да. Иркен Сәлахи тарихи ватанын сагынудан туктый алмый Гомере буе аны идеаллаштырып, илаһи газизлек дәрәҗәсенә күтәреп яши. Тик. анда кайткач, татарның тарихи инсаный сыйфатларын таба алмый иза чигә. Исемнәрнең “кәкрәйтеп" тәрҗемә ителүен (5 сан. 13 бит), татар баласына ят исемнәр кушылуны (41 бит), кешенең бер-берсен, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне ихтирам итмәвен (23 бит), ярым-йорты урысча сөйләшергә тырышып йөрүне (40 бит) һәм башка бик күп тискәре сыйфатларны күреп. Иркен Сәлахи заман татарының бар нәрсәгә дә битараф булуына хәйран кала. Барыннан да бигрәк диннәр .ярым-йорты мәҗүси халәттә" булган кебек, илаһи мон таратып чылтырап аккан татар теле чишмәсенең тирес суына әверелә баруын авыр кичерә ул. Чөнки, тел бозылды исә. югалды исә (Алла сакласын!) татар да бозылды, югалды дигән сүз. Шулай итеп. Иркен ага ватанына ярсулы күңел белән, милләтенең беренчел сафлыгын күрергә өметләнеп килә. Әлеге изге өметләрне ул татар нәселен дәвам итүче хатын-кыздан эзли, гади халык арасыннан һәм хуҗа кешеләрдән эзли. Кабер ташларыннан, табигать һәм төзелеш күренешләреннән эзли. Әмма таба алмый. Татар хәлен Иркен ага бүгенге экология хәле белән тинли. Шул экология хәлендәге “кәҗә" Зөфәр образын автор ярым шаяру аша бирсә дә. аның язмышында тирән трагизм галәмәтләре ята. Кәҗә хөкемендә калган Зөфәретдин образында без. шул дәвер кешеләре буларак, үзебезне дә күрәбез. Зөфәретдин яшьлегендә формалашкан идеология корбаны дәверен сукыр рәвештә кичерүебез күз алдыннан үтә. Ләкин Зөфәретдин. гаделсезлек артыннан яңа гаделсезлекләр кичереп яшәүгә дә карамастан, кемнәрдер кебек өметсезлеккә бирелеп дөньядан китәргә җыенмый, Иркеннең киңәшче артыш таягы кебек сердәше һәм юанычы булган тальянын ташламый, үзенчә көрәш юллары табарга тырыша.
Айдар Хәлимнең теле ифрат бай. укырга жинел. “Әсәрнең сюжеты, яратылыш, төенләнеш, үсеш юллары гаять катлаулы",—ди автор роман алдыннан биргән кереш-аңлатмасында. Әмма, бу катлаулылыклар укучыга төп һәм иярчен геройлар янында үзенне тоярга, алар тарафыннан әйтелеп бетмәгән фикерләрне күңелендә дәвам итәргә комачауламый. Авторның элекке әсәрләрен дикъкать белән укып барган кеше өчен биредә катлаулылык шактый кими. Әсәрнең тел байлыгы һәм үзләштерүгә җиңеллеге көчле чагыштырулардан тыш авторның рус сүзләрен файдаланмавындадыр һәм. киресенчә, инде күптән көндәлек сөйләмнән генә түгел, әдәбияттан төшеп калып барган, әмма йөрәккә якын гарәп сүзләрен, әйтемнәрен уңышлы кулланудадыр дип уйлыйм. Гомумән, романны укыганда аның мөселман рухында язылуыннан күңелгә якынлык һәм җан сихәтлеге тоясың.
Журналның "Хунвейбин" басылган саннары кулдан-кулга китте. Халык укый!
Флүр СОЛТАНОВ.
Әлшәй районы,
Ким авылы.
Башкортстан