Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӘРӘЗЛӘРНЕ АЧТЫМ


Гафу
Җилфер-җилфер уйный буран,
Син аныкы бүген.
Сөйгәнем дип әйтә алмыйм—
Ялган кирәк түгел.
Җемелдәшеп, шат йолдызлар
Күзләреңә бага.
Мин синеңчә карый алмыйм—
Нигә сиңа ялган?
Тылсым тулы икәү кайта,
Йөрәгеңдә чың ла:
Көздә кайчак буран була—
Туңма, кичер, аңла!
Кулга кул—
Бу көзгә бергәләп, курыкмый...
Офыкта бер сызык,
Таңмы ул, ярыкмы?
Башкалар кара< ын
Яндырып яңадан.
...Янәшә атларга:
Син дә мин—
Җанга җан!
:>• |>а ҺАДИ! и \ i - швшйр; Кс
фи ю тиш е һям тарихы фвкш м и я м им тбя в Шшырч шр юндш ы i шп
АШМЫ 6й\ ы "•"' КИ И
Өндәү
Сусавыма шифа тапмыйм:
Ниләр кылдың минем белән—уят!
һәр тәрәзә саен сәбәп:
Сабыр яңгыр күпнокталар куя...
Саташылган сагыш белән,
Адашылган көзләр туган көндә—
Беләм, ләкин
Күпнокталар коя яңгыр.
Тик йөрәкнең бер тынышы—өндәү!
Беләм
Бу Казанның һәр сулышы,
һәр керфеге сине хәтерләтә,
һәм көтәдер түләү:
Бер елмаю өчен әрнүләтә.-
Ә мин риза, хыял тулы
Бәгыремне алсын кубарып ук!—
Синсезлектә нигә хыял?!
Әмма Өмет_.—
хыяллардан югары Күк!
Кышкы Казанга өмет
Бары Сез...
Мин Сезгә башкача дәшалмам!
Аерып,
Арада күпмеләп яшь калган.
Хыяллар:
Сездә бар, бар миндә—игездер.
...Күк никтер Казанга
Ак күлмәк кигезде.
Бу буран
Сөюне күмгәндә елармы?
Кисешә бер мәлдә
Еллармы, юллармы?
Ә Казан—мең СҮЗСЕЗ һәм Сезсез—ап-актан.
Бары Сез...
Барыбер яратам!
Үсмер
Тәрәзләрне ачтым.
Гыйнвар җиле
Пәрдәләрне тирбәп кинәндерсен...
Язылмаган шигырьләрдә калган язмыш
Әкрен әкрен карлар булып килә бирсен.
Г'МЛЛЫ'НЕ АЧТЫМ
Кала бирсен ярларара күперләр дә—
Син Ярымда тынычлык һәм сагыну күрәм.
Әрнер якын төшләрендә башка бит без,
Нигә кояш мизгел саен—тоям—сүрән?
Тәрәзләрен ачам төшнең, гыйнвар хеиле
Пәрдәләрен йолкып төшерсенме
Яшьләремне сиңа сылтамыйм да.
Син бит син ул, ә мин... үсмер, көнче.
Ә шулай да, биеккәрәк, биеккәрәк,
Учларымда бер төс—ундүртенче!..
Бөркетләр очырган шәхескә
Тоҗым-тоҗым булып хәтер кала,
Еллар түгел, тарих исе учта...
Туфан, имеш, канат җиле лә бу
Бөркетләрнең—бер оядан очкан!
Елмаерга сусап калган йөрәк,
Ул күзләрдә язмыш юлын санар...
Бәхет үзе, -кләреңдә булса
Аклык төсе тулы җылымса кар!
Алар
Алар безне инде танымас та,
«Ялгыша бит» диеп инде әйтмәс...
Сулык-сулык килеп ята күңел,
АҺ, ымсытты бигрәк көмеш ятьмә...
Аһ, ымсытты бигрәк көмеш ятьмә:
Ярдан йолдызларны саныйк, дидек.
Ул кичләрдә БӘХЕТ идек әле,
Яшьлек—яшел түгел, яшьле түгел—
Ап-ак!
Җете ихлас күлмәк кидек...
Ап-ак, җете ихлас күлмәк кидек...
Алар безне ул кич танымады.
Ә таныгач, әрнеттеләр—каты:
Ак күлмәктә... йөрәк не калды!