ТАТАР ЭЗЛӘҮЧЕ ДУСТЫБЫЗ
Туксанынчы еллар башында “Азатлык мәйданьГна чыккан азучыларыбыз бүген татар әдәбияты мәйданын тота. Юкка гынамы каләмне штыкка, ә шагыйрь сүзен утлы ядрәгә тиңләгәннәр, иҗат итү ул—күпчелек халыкны яклап аваз салу, тиранлыкка каршы күтәрү, көрәшкә өндәү Бер сүз белән әйткәндә, чын язучы көрәшче генә була ала
Рәфыйк Шәрәфиев гомер буе үзенен чын көрәшче икәнлеген белмичә яшәгән Төгәл утыз биш ел буе Балтач районынын “Хезмәт" газетасында эшләгән дә эшләгән, өлкә газета-журналларына язган да язган
Татарстанда Балтач дигән бер төбәк бар “Кара күл"е. Шушма елгасы, тал плантацияләре һәм этник чуарлыгы белән (анда ике төрле татар, татарлашкан мари, рус гаиләләре) тыйнак кына яшәп ята. Балтач үзе ерактан ук күренеп-мактанып тормый, чоңгылда, елга үзәнендә. Үр төшә башлагач кына кояшлы буяуга манылган койма-капкалары. өй кыеклары пәйдабула. Болытлы көннәрдә дә урамнары гел аяз анын. Шул кояшлы урамнарда безнен илһамияткә исемнәре бик таныш Кариевләр. Г Мөхәммәтшин. Ә. Фазылжанов. А. Гайфуллина. Ф Шакирова. Н Әминовлар капкасы да бар
Рәфыйк Шәрәфиев Балтачнын үзеннән жиде чакрым читтәрәк яши булыр Ул Карадуганда туган, шунда үскән, район газетасы редакциясенә велосипед белән утыз биш ел буе көн саен килеп-китеп эшләп йөргән
Чын журналист, фикерле аналитик, туры сүзле тәнкыйтьче буларак анын исеме Казанга узган гасыр азагында уянып алган сүз иреге белән килеп керде
Мин анын 40 яшьлек чагын хәтерлим Ул елларда Рәфыйк Шәрәфиев район газетасының редактор урынбасары иде Ә мин—практика үтәргә дип Мәдәният сараена дүрт айга җибәрелгән шәкерт Кичләрен районның әдәбият-сәнгать осталары белән диплом өчен зур юмор кичәсе әзерлим, көндезге вакытны әрәм итмәс өчен “Хезмәт”тә штаттагы хәбәрче
И бу дөньянын тыгызлыгы.
1980 елда минем беренче язмаларымны укып, типографиягә кул куеп җибәргән урынбасар Рәфыйк Шәрәфиев белән шушы чаклы иҗади дуслыгыбыз дәвам итәр дип кем уйлаган?!
Мин. Казан каласында яшәп караган утыз яшьлек егет, ул чагында Балтач дигән, моңарчы һич күрмәгән зур авылга килеп тошкәч. “мөгез чыгарыр).) тырышканмындыр инде, очерклар гына түгел, фельетоннар да язып. кайбер колхоз җитәкчеләре белән “Хезмэт' не дә чәкаләштергәли идем Рәфыйк Шәрәфиев минем язмаларны астыртын киная белән, ничектер кырын карабрак хкый сыман иле Ләкин, кире бормый, кыскартмый, үзгәртгерми. мактамый тик кул гына куя Ә бит матбугатмын кагыйдәсе бик гади—кем кул куйса, шул җавап бирә
Рәфыйк Шәрәфиевнен ул карашын мин бүген дә тоям “Казан утлары "на килеп кергән саен: тагын нәрсәне укыды икән инде, бик кинаяле бит моның исәнләшүе дип каушап калам Җитмеш яшьлек дустыбыз укыганын сөйләп тормый, тиз арада язып китерә Рәфыйк Шәрәфиев укымаган әсәрләргә шикләнеп карыйм мин хәзер Әгәр “мин кем ’!" дип масаеп йөргән кайсыдыр ки язучыларыбыз турында ул язып чыкмаган, фикерен җиткермәгән, ягъни игътибар итмәгән икән-моны ин кырыс бәя дип аңларга кирәк.
Рәфыйк Каләмстдин улы (етисенен исеме чынлап га шу лай) Шәрәфиевнен . тлы KVKC.1ITKH 2001). -Татар эалаү- (ТКН-2006) һам тапшырырга aaepieiwn Huk
сызланасын, йөрәк” дигән китапларына җитмештән артык мәкалә сыйган. Димәк, яшибез әле. татар бетә дип. үкереп елап ятасы юк, язасы да язасы! Яза бит Рәфыйк дустыбыз—жанр төрлелегеннән дә курыкмый! Кирәксә. Илдар Юзеев кебек поэзия атлантларының иҗатына анализ ясый. Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясен сүтеп җыя. Айдар Хәлим, Марат Әмирхан. Флүс Латыйфи, Факил Әмәк кебек бүгенге прозаикларның иҗатына соклана. Шуңа күрә дә язучыларның “Жамал Вәлиди исемендәге премиясен беренчеләрдән булып алды ул.
Иң мөһиме—бүгенге көн һәм бүгенге иҗат турында яза ул. Борынгы тарихыбызны бизәкләргә күмеп бүгенге укучыны сокландырып була; киләчәкне ашыктырып фантастика, йә маҗаралы әсәрләр иҗат итсәң дә ярый.. Ә менә бүгенге чынбарлык турында матур әдәбият үрнәкләре тудыруы җинел түгел. Язылган кадәресенә позитив бәя бирүе исә тагын да кыенрак. Рәфыйк Шәрәфиев исә андый әсәрләрне таба белә, тиешенчә анализлый ала.
Кичә мәдхия укыган әсәрләрнең кайсысы исән калыр? Бүген язылганнары арасында киләчәккә барып житәрлекләре табылырмы? Иртәгесе көнебез кайсы әдипләр кулында? Тәнкыйтьчебез әнә шул юнәлештә эзләнә. Алай гына да түгел, язучыларыбыз яшәп һәм иҗат итеп яткан вәзгыятьнең сәяси каршылыкларын актив бәяли, күренекле шәхесләрне барлый, илдәге һәр кискен үзгәрешкә үзенең мөнәсәбәтен белдерә.
Балтач Татарстанның төньяк өлешендә. “Бездә кар яуды инде”,—дип килеп керә ул кайбер көннәрдә. Без аны яңгырлы Казанга чакырабыз. Ул көлә генә: "Үзегез яшәгез Казаныгызда! Мина Балтачтан бөтен дөнья күренә...”—ди.
Тукайның әнисе күмелгән Балтач якларында яшәүче язучыларыбызда сәерлек бар шул бераз...