САТИРИК ХИКӘЯЛӘР
Гөжләп торган базар мәйданының кыл уртасында колак пәрдәсен ярырдай тупас сүгенү яңгырады. Шул ук мизгелдә, бүредән өреккән сарык көтүедәй халык, төрле якка тартылып, тораташтай катып калды. Әле генә сату-алу белән кайнаган базар, күз ачып йомганчы, сабантуй мәйданына әверелде. Урталыкта бары тик ике кеше калды: берсе кырык яшьләрдәге чем-кара сакал мыеклы, күнитекле ир. икенчесе—кызыл бизәкләр белән чуарланган кара яулыклы хатын. Хәер, боларнын икесе дә әнә шул ике төстән генә тора кебек. Ирнең жин очлары сүсәрә башлаган иске телогрейкасы белән чалбары кара булган кебек үк. хатынның да курткасы, итәге кара. Нәфрәттән янып торган күзләре дә тере шомырттай бу икәүнең. Тегесенең—күлмәге, монысынын кофтасы кызыл Икесе дә чибәрләр әле. җитмәсә!.. Кочаклашып, назлашып кына йөрергә тиешләр сыман Ә болар, бер-берсен өзгәлән ташларга әзерләнгән ата ерткыч белән ана җанвар кебек кара-каршы басканнар. Кинәт кенә алга ыргылган Хатын, баш-башлары тимер белән түгәрәкләнгән калын гына метрын кылычтай селтәп. Ирнең иңбашына сукты. Шундук кычкырып та җибәрде
Ир, әлеге метрлы линейканы эләктерергә омтылды сыман—алга тартылды. Әмма ярсыганлыгы йөзенә генә түгел, бөтен гәүдәсенә чыккан хатын, чәчрәгән очкындай сикерде дә. бу юлы ирнен муенына тондырды
-Бир бурычыңны!
Кызарып чыккан муенена кулын куйган Ир. икенче кулын Йодрыклап. Хатынның борын астында уйната башлады
-Ничә тапкыр кабатларга була сиңа бер үк сүзне?! Йөз сумыңны шул ук көнне кайтардым бит. ана эт! Башыңдагы яулыгыңны кем алып бирде ” Мин'
-Бүләк итеп бирәм дидең син аны!
—Елмая-елмая... Тфү! Ыржая-ыржая, җилкәне сыйпый-сыйпый. бүләк иттең бит, зараза! Сигезенче март иде бит ул көнне!
—Сиңа мин тотылган туалет кәгаземне дә бүләк итәсем юк' Чөнки шакшы кулында ул да пычраначак!
Әлбәттә инде, боларнын «әңгәмәсе» урыс телендә бара Урысның сүгенү культурасында нинди сүз бар—болар барысын ла бик оста куллана! Ләкин шул сүзләр арасына урыс та. татар да аңламый торган сүзләрнен килеп кысылганлыгы сизелеп куя. Шушы манзарага текәлеп тонган һәм тынган халык телгә килә башлады:
—Бәй, бу хатын тәрәзә тюле сатып тора иде теге башта. Шул бит бу! Чегән хатыны ул!
—Сон... Хәзер генә белдеңмени әле анын чегән икәнен.—дип, әкрен генә һиһелдәде икенчесе.—Теге сакалбае да чегән инде анын! Кемнәр икәне күренеп тора бит
Ул арада, мәйдан уртасындагы хатынның Ир йөзенә төкерүен күреп, халык дертләп куйды:
—Хәзер үзенә тондырачак тегесе...
-Ир кешегә төкергән икән, авызын сугып ярса да таманга туры килер!
Чынлап та Ир хатынга ыргылды. Ләкин сукмады да, җилпенмәде дә. Хатынның яулыгын урап тотты да, йөзен, сакал-мыегын шуның белән уарга кереште:
-Мә, үз пычрагын үзенә булсын! Мин дә төкерер идем дә... төкермим! Төкерегем пычраныр дип куркам.
Ярсыган хатын, башындагы яулыгын сыерып кына алды да, аңа кат-кат төкереп, борынын да сеңгереп, Ирнең йөзенә каплады:
—Ал үз чүпрәгеңне, бетле сакал! Ә минем йөз сумымны кайтар! Шушы телогрейканы алырга да акчаң җитмәде бит синең, хәерче хәчтрүш, теге вакытта. Шул чакта бурычка сорадың бит син теге йөз сумны! Бирмисең икән, телогрейканы салдырып алам өстеңнән! Ярты бәясе минеке аның!
Шушы сүзләрне ишетүгә, мона кадәр тын да чыгармаска тырышкан халык шаркылдап көлә башлады. Әмма шунда ук менгә якын авыз тыгылып та калды. Чөнки мыскылланган Ир, кайсы төшеннәндер елтыр да, озын да пычак тартып чыгаргач һәм аны чекрәеп торган кояш яктысында уйнатып алгач, китү юлына борылган Хатынга таба сикерде:
—Ах ты, сука!..
Хатынның сыртына керәчәк пычакның озынлыгын, базар уртасына кан җәеләчәген абайлаган халыкның бер өлеше, коты алынып:
—Милиция! Милиция!—дип илерергә кереште. Ә инде шул ук халыкның акыллырак өлеше, күк күкрәтеп дигәндәй, көлә торды. Чөнки болары белә: Казан дигән калада, бигрәк тә гадәттән тыш хәлләр булганда, милиция дигән кавемне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсын. Аларнын исендә дә юк хәзер халык дигән чирү. Ник анда тәмам кырылып беткәнче суешмыйлар! Алар түрәләрне, замана байларын, авторитетлы бандитларны саклап көн күрә бу заманда!
Юк. Ир дигәнебез, ничек кенә үрсәләнсә дә, пычагын тыкмады Хатынга. Тегесенең, борылып карап һәм халыкның котын алып, җан әчесе белән чәрелдәве булды. Ир җәһәт кенә артка тартылды һәм телогрейкасын салып, күз ачып йомган арада аны судай үткен пычак белән урталайга ярып, бер яртысын Хатынга ыргытты:
—Мә, ал үз өлешеңне, тыгыл, кабереңә капларсың, йә корчаңгы иренә кидерерсең!
Хатын исә, һушына килеп, мамыклары бүселеп чыккан телогрейка «сыңарын» читтәрәк җыелып торган пычрак күлдәвеккә ташлады һәм аны таптый-таптый аякларын сөрткәч, лычма ләпек бу нәрсәне Ир өстенә ыргытты. Ир аны. футбол типкәндәй тибеп, хатын чыраена таба олактырды. Аннары, телогрейканың җилкәсендә эленеп калган яртысын алып, аны берничә кисәккә туракларга кереште.
—Мә, ал, дунгыз күте кебек пычрак чыраеңны сөртү өчен сөлге итеп файдаланырсың!—диде ул, телогрейканың җиңен ыргытканда. Якасын томырганда исә болай дип өстәде:—Монысы кулъяулык булыр, минем төс итеп иснәп яшәрсен. Ха-ха-ха!..
Ир тынычланды. Телогрейканың калган яртысы белән ышкый-ышкый итеген ялтыратты, аннары, Хатын кебек үк, аны аяк астына салып, ашыкмый гына табаннарын сөртте. Хатынга мыскыл белән карап, авызын чалшайтты, шуннан сон, җиңүенең тантанасын тойдырырга теләпме, биегәндәй сикергәләп куйды да, аяк астындагы телогрейка кисәкләрен җыеп алып,
якындагы чүп савытына илтеп тыкты. Көтелмәгән нәзәкатьлелеккә исе киткән халык тагын бер мәртәбә көлүдән шартлады. Хатыннын үз тирәсендәге аламаларны жыюы тагын да кызыграк тоелды: ул башта телогрейканың ләпектә аунаган кисәгенә өзелгән яканы, аннары үз «каберенә» бөркәнергә тиешле чистарак өлешен каплады, шуннан сон. кулына бер пычрак та тидермичә, барысын да төреп, инде чүмәкәй тулган шул ук урнага салды. Анын төргәге, ике сәдәп тышка чыгып кал ташлыктанмы. адәм башына охшап калды. Чегән хатынынын шул «баш» өстенә шакшы яулыгын илтеп каплавы булды, болай да көлүдән тартышучы халык, кем әйтмешли, аяган егылды. Бу мизгелдә Ир, үзенә текәлгән хатынга кәжә тоягы күрсәтеп һәм анын тарафына жирәнүле кул селтәп, жил-жил атлап китеп барды. Хатын исә, теге борылып караган мизгелдә, дугадай бөгелде дә, ана төбәлгән арт санын әле бер кулы белән, әле икенче кулы белән чәбәкләп калды Мондый әкәмәт тамашага юлыккан бәхетле халык, инде ничәнче мәртәбәдер, тагын эче катканчы шыркылдады Тегеләр күздән югалгач та
-Вот дура и дурак!.
—Ахмаклар да инде бу чегәннәр! Алама телогрейка өчен дә сугышып, адәм мәсхәрәсе булып йөрмәсәләр сон!
-Пулнай кәмит булды бу!—диештеләр
Ләкин шундук икенче кәмит башланды базарда: халыкнын бер өлеше— чинарга, икенче төркеме уларга йә еларга, кайсыларыдыр—аһылдарга, уһылдарга кереште. Илереп-илереп кычкыруларыннан, утка баскандай үрсәләнүләреннән шул анлашылды: без авыз ачып каткан өч-дүрт минутта күпләрнең кесәләрен, пакетларын, капчыкларын, сумкаларын ярганнар, берәүләрнең сатып алган тауарларын арбалары-ниләре белән бергә «шудырганнар», бик күп кесә телефоннары юкка чыккан, дистә-дистә мен акчалар җилгә очкан, әржә-әржә аракылар, колбасалар аякланган
Ике ыспай ир аеруча өтәләнде. Баксаң, бәйләме белән ачкычлары югалган! Шул ачкычлар белән паспортлары һәм правалары да юкка чыккан. Базар читенә чыксалар, берсе «джип»сыз, икенчесе «ниссан»сыз калган
-Аһ! Ачкычларыбыз да, адресларыбыз да бар бит хәзер аларда!
—Өйгә дә хужа булмадылар микән?!—диешә-диешә. юл читендә кул күтәрделәр һәм беренче булып туктаган «Ока»га утырып, күздән юк булдылар
Мин ул көнне бер журналдан саллы гына гонорар алган идем Язучыларча әйтсәм, бер кесә акча инде ул.. Шуңа күрә, кассирша акча санаганда ук, үз-үземә: «Болай булгач, елга бер мәртәбә булса да ресторанга алып барам үзеңне, байларча сыйлыйм'* дип вәгъдә биргән идем, эчемнән генә. Сүземдә торып, кичкә таба затлы рестораннарның берсенә кереп утырдым Башымны күтәреп, як-ягыма карасам, ни күрим, якын гына өстәл тирәсендә базар уртасында сугышкан, төкеренә-төкеренә талашкан ир белән хатын һәм икесенә дә бик охшаган кара бөдрә чәчле бер малай сыйланып утыра. Алларында—шампан, затлы шәраб, төрле- төрле шоколадлар, туңдырмалар, тәлинкә-тәлинкә ит ашлары, кызган балыклар, кызыл, кара уылдыклар, тагын әллә нәрсәләр' Киемнәре дә замана байларыныкыннан калышырлык түгел. Хәтта кара малайның кардай ак күлмәгенә күбәләк-бабочка тагып куйганнар Күкрәген киереп, креслога ята төшеп утыручы ир хатынга карап серле елмая, йодрыгын төйнәп, баш бармагын алга чыгарып, әледән-әле «Во! Во! Iалант'». дип куя Икесенең дә бәхетле карашлары малайга юнәлә. Башыннан да, җилкәсеннән дә сыйпап кына торалар, кыстый-кыстый ашаталар
30 август. 2006 е |
"Ә үзең бернәрсәдә югалтмадыңмы базарда?"—дип соравыгыз мөмкин бит әле! Яшермим, дөп-дорссен әйтәм әйе. минем дә кесәгә кергәннәр Бер кап сигаретымны шудырганнар Югалтуыма караганда табышым зуррак булды базарда Нәрсә ул. дисезме? Кулыгыздагы шушы хикәямне яздым ул кичтә
(ФӘННИ АНАЛИЗЛЫ МОНОЛОГ)
Нәрсә дисен?! Хатынымны аерам, дисеңме? Чамалабрак сөйләш әле син. энекәш. Уйлап, башына килгән һәрбер фикерне фәнни яктан анализлап хәл итәргә өйрән! Әнә, башларында бик күп булса бер тамчы ми бардыр— чыпчыклар да гомерләре буе бер генә хатын белән тора...
Әйттем мин сина җиде ел элек: энем, дидем, югары уку йортына кер, дидем, һич югы аспирантура тәмамла, фәннәр кандидаты бул, фәнни анализ белән яшәргә өйрәнерсен, дидем... Колагына да элмәден, гыпытуга барып керден. Көн туса, пычкы тартасың, балта чабасын, такта ышкыйсын...
Менә без—гыйльми-фәнни хезмәт кешеләре, энем, нинди дә булса нәтиҗәгә килү өчен, лабораторияләрдә меңнәрчә реактивллар белән йөзләрчә анализлар, төрле экспериментлар үткәрәбез. Шуннан сон гына ныклы нәтиҗә ясыйбыз. Әйтик, дары ни өчен шартлый? Артык кызганнан шартлый. Без ешрак салып һәм каядыр кунып кайтсак, хатыннар да шартлый. Алар шартласа, уклаулар, тәлинкәләр, үтүкләр оча. Хатын кыз ул, энекәем, үзе бер уникаль лаборатория! Менделеев таблицасында нинди матдәләр булса, хатын-кыз эчендә шуларнын барысы да бар! Биологик, психологик якларын да истә тотсак, синен хатының да гомер буе экспериментлар үткәрерлек фәнни академиягә тиң, энекәем.
Менә, мәсәлән, мин озак вакытлар бакалар белән тәҗрибәләр үткәрдем һәм зур ачыш ясадым: баксаң, алар да салкынга караганда җылыны, алай гына да түгел, иркәләүне ныграк яраталар икән! Күз алдына китер: салкын сулы аквариумдагы баканы алып, сыкылы пыяла өстенә салып, аркасына яткырам Аякларын, ботларын җәеп ята бахыркаем, нәрсә эшләр микән бу дип Миһербанлы мөнәсәбәт көтә инде... Бездә дә бар бит ул бүлнисләрдә була торган җылыткычлар. Ие, грелка дип әйтәбез инде... Кайберләре түшәк хәтле, кайсылары уч төбе кебек кенә. Бакакаемның корсагына шуны салуым була, күз читләрендәге сөрмәләре балкып китә прәме! Әле шуннан сон кендегенә җылы май да тамызсаң, рәхәттән, ләззәтләнүдән дерт-мерт килә, телен чыгарып, күзләрен йома. Хәзерге яшьләрчә әйтсәк, полный кайф!
Ә бит, энекәем, хатыннар да нәкъ шул жан иясе кебек. Алар да якты караш, җылы мөнәсәбәт өмет итеп яши. Үзең дә беләсең: кайдадыр кәеф бозылып, йәбулмаса, эштән талчыгып-таушалып кайтсак, хатыннарыбызга игътибарыбыз җитми. Урынга яткач та салкынлык бәреп торадыр инде бездән андый чакларда. Хатын, мескен, елыша, кайнарланып куенга сенәргә ниятли, җылы өмет итә. Ә мин ятам, күзле сал бүрәнәсе кебек түшәктән түшәмгә карап Кәеф юк чөнки... Әгәр дә шул килеш йокыга китсән, беләсенме иртән хатынның караваттан ничек күтәрелеп кузгалачагын Сикереп тора теге, карават "дырк!” итеп кала. Үзем дә түшәмгә таба күтәрелеп киткәндәй булам. Ашказаным да селкенә хәтта. Йокы бүлмәсеннән залга чыгып китүе була, ике бала берьюлы акырып җибәрә. Әллә күтләрен чеметә, әллә борыннарына чиртә—белмәссең аныкын... Балаларның тынын катырырлык итеп җикеренә:
—Бакырмагыз, атагыз сынарлары, тамакларыгыз тыгылгыры!
Андый чакларда кичтән калган салкын йомырка да күренми өстәлдә, чәй дә куелмый Китәсен эшкә, ач карынга тәмәке суырып. . Әйе, бакалар да яратмый салкын мөнәсәбәтне, энем. Берсенең корсагына, җылы өмет игеп ятканда, суыткычтан алып боз терәгән идем, беләсеңме нишләде? Чикый-чикый килеп, каядыр сикерде. Сикергәндә чәлт итеп йөземә чәпәлде хәтта!
Ә. әйе, хатын турында сөйли идем бит әле... Ә менә төнлә кочагыма
алсам, күнелен күреп, яхшылап җылытсам, хатыныным иртән мамыктай гына күтәрелеп китә дә. йошак кына атлап, әлеге дә баягы залга—балалар янына чыга. Әгәр дә кайсыдыр шыншып куйса, хатын имән бармагын ирененә куеп, пышылдый тегеләргә:
—Чү! Атагыз йок-лыи!' Шым булыгыз—тыныгыз чыкмасын!
Шуннан сон өйгә коймак исе тарала, чәйнүк сызгыра башлый Килә дә. назлап кына уята:
—Тор. атасы... Эшкә барасын бар. Ашарга әзер..
Нинди генә тәм-томнар юк өстәлдә! Хатын үзе дә май кояшы кебек балкып тора, минсиңайтим' Менә бу бит инде. энем, үзе бер эксперимент. Әгәр дә мин егет чакта синен кебек ялкау булсам, аспирантура бетереп, фәннәр кандидаты булмый калсам, анализлар, экспериментлар ясый белмәсәм. анлый алыр идемме тереклекнең уртак сыйфатларын ’ Шундый зур ачышлар өчен сәләтем житәр идеме? Ту-ты' Яшәгән булыр идем синен кебек надан булып, хатыннан гаеп эзләп
Әгәр мин хәзер шушындый ачышларымны Америкага сатсам, беләсенме кем булам? Мил-ли-он-ер' Ә бу илдә безне милли пионер итеп тә танымаска тырышалар...
Әйтәм бит инде мин сина. хатын-кыз үзе бер лаборатория, дип Шуна күрә, тату яшәү өчен, аларны гомер буе фәнни яктан өйрәнергә, күп төрле тәҗрибәләр үткәрергә кирәк Хәзер бигрәк тә. Чөнки фән заманы бу'
Әйтик, без нинди дә булса матдәне икенче матдә белән колбага салганда, реакциягә керткәндә һәрвакыт нәрсә килеп чыгар икән дип баш ватабыз, дулкынланабыз. Көтелмәгән нәтиҗәләр дә килеп чыгуы бар бит' Бигрәк тә атом бомбалары эченә тутыра торган реактивларны бер-берсенә кушканда... Лабораториябег шартласа, бөтендөнья сугышы башланмас дип иман китерә алабызмы без?! Хатын-кыз дигән лаборатория дә көтелмәгән нәрсәләр китереп чыгара. Исендәдер бит әле. мин өйләнгәч, аннары хатынны бала табу йортына илткәч, кем чыгар икән, малаймы икән, кыз микән дип йөрдем. Малай булсын иде дип теләдем Ә нәрсә килеп чыкты9 Кыз... Чөнки ул вакытта әле мин фән дөньясына тирән кереп җитмәгән булганмын—хатыныма назым җитеп бетмәгән Уйлагандыр эченнән генә: синең кебек мүкләкләр үстергәнче үзем кебек затлар үрчетим әле. дип.
Мүкләк дигәннән, мүкләк кәҗә дә ярата иркәләүне, энем. Безнен фәнни академиядә бар андый кәҗә Баш түбәсен ипләп кенә кашысан шуның, рәхмәт әйтүе күзенә мөлдерәп чыга. Әгәр дә инде сыйпап-кашып утырган мәлдә кинәт кенә сакалын учлап, бөтен көченә тартсаң, юк мөгезләре белән сөзә башлый үзенне Кабыргалар чатнагандай була! Тагын бер мисал сиңа: әгәр куян алдына кишер салсаң, сөенә-сөенә кимерә, инде дә мәгәр колбаса куйсан, иснәве була—иманнан качкан иблис шикелле, лабораториянең икенче стенасына хәтле ыргыла Әллә сыер исен, әллә эт исен яратмый—аңлавы кыен Ә моны, тәҗрибәләр үткәреп, фәнни яктан өйрәнү кирәк. Безгә бит замана колбасаларының составын өйрәнү өчен дә приборлар кайтардылар күптән түгел
Менә син үзен дә бер тәҗрибә үткәреп кара әле хатынын белән, җае чыкса Тәлинкәсенә печән сал да. өстәл янына чакыр Нәрсә килеп чыгар икән? Үзе бер эсперимент булыр ул фән дөньясында
Юк. юк, аерма, энем. Бигрәк юкка бозылышкансыз бит Хуш. машина сатып алмакчы булгансыз җыйган акчагызга—автокибеткә баргансыз .Ана аркалары төшә торган утыргычлы машина ошаган Бик әйбәт бит инде' Андый утыргычлар "ә" дигәнче ятакка әйләнә дә куя Бәлки, синен шау- шуыннан котылып торасы, урман аланына барып, сузылып ятып ял итәсе киләдер. Машинаны шәп йөртә бит ул! Бәлки әле үзенне дә өйрәтер, тора-бара. Татулашыгыз, ыштубы! Үзе йөрмәгәе, дип куркасынмыни әле син?! Йөрсә дә исен китмәсен Ул бит барыбер сине ташлап китмәячәк
Хатын-кыз ул сине яратмаганнан йөрми башка ирләр белән. “Минем ирем башкалардан шәбрәк яки хөртиерәк түгел микән? дигән сорауга җавап эзләүдән, чагыштырып карарга омтылудан гына йөри ул! Ягъни, һәр лаборатория кебек үк, фәнни анализ ясарга тырыша дигән сүз!
Менә син мине гаеп итеп утырасын. Хайваннар, ерткычлар белән чагыштырып, кешеләрне мыскыл итәсен дип дәгъва белдерәсең. Юк, энем, хайваннарны кешеләр белән чагыштырмыйм мин. кешеләрне хайваннар белән чагыштырам! Менә син үзен дә чагыштырып кара да жавап бирергә тырыш: кайсы ерткычның үз хатынын кыйнаганы яки үтергәне бар да, кайсы ана хайванның туарга тиешле баласын, карыныннан өзеп алып, чүплеккә ташлаганы бар?! Агач ышкып кына яшәп булмый, мангаенны да ышкыштыргала бераз...
Давай, тагын бер стакан сал да, китим әле мин. . Ләх исереп кайтып, хатынның холкын экспериментлап карыйм әле. Нәрсә килеп чыгар икән?..
9 сентябрь, 2007&I
Безнең авылда бер-берсен җандай якын күреп яшәгән ике хатын сугышты. Аннан сон, мартның соңгы көнендә, ал арга безнең клубта күргәзмә суд булды...
Бер уйласаң, сугыш диярлек жире дә юк иде инде, кәнишне, бу чәкәләшнең. Әйтик, ирләр сугышкан булса, йодрыклар белән орышырлар иде, бөтен авыл гөпелдәп, шапылдап торыр иде шул йодрыклар биешкәндә. Берәрсенен борыны яки ияге дә җимерелсә тагын, театр да килми торган авылыбыз өчен ай буе көлә-көлә сөйләрлек, күңел ачарлык тамаша итеп кабул иткән булыр идек ул сугышны. Ә боларныкы, ягъни Пидура белән Сәндрә арасындагы сугыш пүчтәк ул. Пидура Сәндрәнен танавын тешләде, Сәндрә, кызып китеп, Пидуранын итәк путасын чәйнәп өзде. Аннары чәч йолкыштылар, тырмаштылар һәм тәтелдәшә-тәтелдәшә яңакларын чәбәкләштеләр дә, шунын белән вәссәлам.
Хәер, әйткәләшеп тә алдылар:
—Әгәр дә синең малаең үсеп җитсә һәм аны Путин чичиннәргә каршы сугышырга җибәрсә, белеп тор: мин үз малаемны чичиннәр әтрәтенә җибәрәчәкмен дә синең малаеңны теге яктан аттырып үтертәчәкмен,—диде Пидура китеп барышлый, бармак янап.
—Юләр тәре!—диде аның артыннан йодрык күрсәтеп калган Сәндрә,—үз малаеңның энесен үтертү була бит ул, әнәрә! Агалары бер бит аларнын!
Чыннан да, дүрт ай элек кенә бер-бер артлы туган Айдар белән Хәйдәрнен аталары бер үк кеше иде. Ел чамасы элек колхозның электр челтәрендәге контактларны тикшерү өчен район үзәгеннән җибәрелгән электрик Габдрахман иде ул. Фермалардагы, клубтагы, мәктәптәге, кәнсәләрдәге һәм тагын әллә кайлардагы контактларны атна буе тикшереп йөргәндә, ул урам буйлап килүче Пидура белән Сәндрәне очраткан да, контактларыгыз рәтлеме, төзекме, ут кабарлык түгелме, чистартыр вакыт җитмәгәнме дип кызыксынган. Баксан, ут кабызгач, Сәндрә өендә янган каеш исе килә икән, ә Пидуранын чүтчиге өстендә очкын күренгәләгән. Кич җиткәч, эш беткәч, ин әүвәл Сәндрәгә, аннары Пидурага кереп чыгарга вәгъдә биргән энҗе тешле, сызылып киткән кара мыеклы, майлы күзле шаян Габдрахман. Ләкин, ни сәбәптер, сүзендә торып ук бетмәгән—башта Пидуранын контактын тикшергән, аннан сон гына—төн уртасы үткәч кенә Сәндрә өенә юнәлгән.
Бу ике ахирәт арасындагы сугыш та нәкъ менә Габдрахманның сүзендә торып бетмәве аркасында чыкты дип фараз кылды авыл халкы. Ни өчен
дисән. тугыз ай үткәч. Яна елны каршыларга ярты көн калгач, бу ике хатынны бер үк көндә бер үк машинага утыртып, бик ашыгыч төстә район үзәгендәге бала табу йортына илтергә мәҗбүр булдылар.
Шуны әйт әле син тагын, ике ел арасында бала тудыруларны японский видеокамера белән төшереп торганнар врачлар, адәм гыйбрәте! Бала туып җитүгә үк шуның бер төймәсенә басып куялар икән дә. видеокамеранын сәгатенә, минут һәм секундына кадәр теркәп баралар икән Бер сүз белән әйткәндә. Пидура Айдарын—Яна елга оч минут кала, ә инде Сәндрә үз Хәйдәрен Яна ел башланып дүрт минут үткәч тапкан. Врачлар һушына да килеп бетмәгән Сәндрәне. кулын кыса-кыса. котлый башлаганнар
—Маладис. син тауариш Путиннын 250000 суктык ана капиталына лаек булдын! Бәхетен бар икән. Александра Петровна'—диешеп
Ә инде күрше караватта сабыен беренче мәртәбә кочкан килеш елап ятучы Пидура. врачлар чыккан арада, үкси-үкси әйтеп куйган Сәндрәгә теш арасыннан:
—Син. мөртәт, мина сонрак килергә тиешле Гаптырахманны юри иртәрәк җибәргәнсең. Минеке сонрак туасы булган. Ул 250000 тәнкә дә мина тиясе булган. Учти, исендә тот!—дип янаган
Үчти-үчти диешә торгач башланган сугыш иде теге чәкәләш Инде менә клубта суд бара. Участковый Сөләйман төпченеп төзегән документлар судья өстәленә яткан, ул тапкан шаһитлар һәм дә гаеплеләр залдагы урындыкларның ин алгы рәтенә утыртылган. Әйе. шаһитларнын ул тапканнары гына.. Чөнки безнен авыл кешеләре, бөтен хәлне белгән сурәттә дә. шаһит булырга ашкынып тормыйлар “Судка кергәнче " дип башланган әйтемне һәркайсы яхшы белә. Шуна күрә алар монда да өчәү- дүртәү генә.
Беренче сүзне шул шаһитларнын берсе булырга ризалашкан Ибуш дәдәйгә бирделәр
—Иптәш судья дөрес әйтә, иптәшләр. Ыррас инде чын дөресен генә сөйлим дип кул куйганбыз икән, ничек булган—шулай сөйләргә кирәк,— дип башлады ул сүзен.—Ничек булды дисәгез. Начты жингәгез белән мин күргән хәл болай булды: кояш баер-баемас чакта йокларга дип яткан идек, урамда чыр-чу янгырады. Мин башта Ягүрләр ихатасында чучка өтәләр дип торам. Ул әйткәние инде мина, шушы көннәрдә бер чучканы чәнчим дип әйтеп. Әх. мин әйтәм. чәнчемәс борын утка салган ахрысы бу мәхлукны, исерек баштан' Чучка булса да жан бит ул. кызганыч Көтмәгәндә бу чырылдау чәрелдәп талашуга әйләнеп китте Бәй. диешәбез жингәгез белән, чәчбикәләр талаша түгелме сон?! Гелләрем безнен тәрәзә артында гына кебек бу җәнжал Сикереп торып, жингәгезнен күлмәк итәген күтәреп башымны тыгып карасам, андагы гарасатка шаклар каттым Чәчләр генә түгел, йоннар да пыр туза сыман Үзе бер галәмәт! Текәлебрәк карасам, ни күрим, анда Пидура белән Сәндрә пәрмә-пәр сугыша. Туктале. мин әйтәм.
Болай да чырае чытыла башлаган судьянын шул ук чыраенда җирәнү галәмәте сизелә башлаган иде Түземе бетте, ахрысы, ул суд үткәрү өчен Гөргориләрнен песи ашата торган, ә инде суд унае белән суд өстәленә каплап куелган әлүмин тәлинкәгә, нәкъ менә телевизордан кон саен күрсәтелеп торучы судтагыча рәвеш китереп. Чалыш Метрәйнен итек басканда файдалана торган агач чүкече белән сукты
—Үзен туктале. яме! Әйт мина, ни өчен син авылдашларыңның исемен дөрес әйтмисен, бозасын һәм Менә бу документларда Федора дип. Александра дип язылган бит!
Халык дертләп куйды. Ибуш та тотлыгып калды Ләкин Ибуш курыкса да өрекмәде
—Анысын паспорт тутыручылардан сорагыз Без үз исемнәребезне бик
дөрес әйтәбез... Урысчага тел әйләнми безнең...
Бөтен зал берьюлы “дөрес әйтә ул, бозмый” дип аваз салгач, аптырап калган судья, сүзен бирмәс өчен, кабат калкынып куйды:
—Ул хатыннар кайда сугыша иде сон?!
—Урамда дидем бит инде...
—Шулай булгач, причум монда хатыныннын күлмәк итәге?
Мона хәтле тавыш-тынсыз гына янәшәдә утырган карчыгы зәһәрләнеп Ибушнын сырма чабуын тартты:
—Сөйләмә, атасы, тел әрәм итеп, мыскыл итәргә чакырганнар безне монда! Үзеңне төрмәгә тыгып куярлар, шул булыр!.. Тынлап бетерергә дә теләмәделәр сүзеңне.
Шундук Ибуш. сәхнә тарафына кул селтәп, урынына түнде:
—Ярый, сүзем бетте! Башкалар сөйләсен, алайса...
Ул арада участковый сикереп торды:
—Сөйлә. Ибуш агай, сөйлә! Син бит бу хатыннарның чәкәләшүләрен башыннан ахырына кадәр күреп торган бердәнбер шаһит!—Аннары ул, судья ягына карап өстәде,—Ул да сөйләмәсә, судны туктатырга кала бит...
—Нигә туктатыйк сон әле без судны?!—дип, судья милиционерга усал караш ташлады. Аннары, өстәлдәге кәгазенә күз төшереп алгач, тавышын көчәйтте.—Монда бит әле син шаһитларның берсе итеп Михайлова Татьянаны теркәгәнсең. Ул сөйләсен!
Ул арада участковый беренче рәттә йоклап утыручы Татый әбине уята башлады.
—Уян әле. әби, сөйлә теге кичтә күргәннәренне. Ничегрәк булды аларнын сугышулары? Басып сөйлә.
Туксанына җитеп барган, авызындагы соңгы тешеннән дә җитмеш яшендә үк мәхрүм калган Татый әби урыныннан тору өчен кат-кат калкынып куйды:
—Башып шәйлә дишең дә шин, Шөләйман улым, рематиз бит минем. Билем дә үтерә. Ничегрәк шәйләргә икәнен дә белмим. Шудларда йөргәнем юк бит минем. Куркыта бит әле шуд каршына башу. Хөкем эше—күтем эше диләр бит. Бик катәр нәмәкәй диләр бит шудны.
—Ничек булган, шулай сөйлә, әби. Нишләгән чагында ишеттең аларнын әрләшүен, нәрсәләр күрдең—барысын да бәйнә-бәйнә тезеп сал,—ди-ди күтәрә торгач, участковый әбекәйне аякка бастырды. Судья алдындагы бер кәгазьне китереп, ул кәгазьне кызыл папка өстенә салып, кул да куйдырды.
—Түлке барысын да дөп-дөрес сөйлә ыштубы! Ялган сүзен булса, үзенне хөкем итәчәкләр. Статьясы шундый!
Сөләйманның авып китмәслек тотып торуын чамалагач, сөйли башлады карчык:
—Әй-йе...Э-э... Нишлидерием шоң әле мин ул чакта?... Ә. э-э, ие... караңгы төшкәнче, йокларга ятканчы тышка чыгып керием әле диеп, тышка чыккан идем, балакаем. Э-э, э-э... Чыктым. Тышка да чыгып килдем бугай әле... Әйе, чыгып килдем сыман... Туктале, ялган шәйләп, өтермәнгә китә күрмим тагын... Утыз җиденче елны атайны тыккан кебек егерме биш елга тыкшалар, мин кайтканчы авылда бер танышым да калмаш, Кодай шаклашын! Юк-юк, тышка чыгуын чыктым, иллә дә мәгәр тышка чыгып килергә житешмәгәнием бугай әле... Әллә килдем инде шунда, әллә барып та тормадым? Әй, бу хәтерне әйтерием. Иштә калмаган бит. Шул инде, шию... ә, юк... тышка чыгып керү өчен тышка чыккан вакытта булды ул әкәмәт...
Әбинең тышка чыгу өчен тышка чыкканын гел шулай кабатлап торачагын абайлаган судьяның чыдые бетте:
—Сугышканнарын күрдеңме соң, әби? Шуны әйт син!
—Күрмәшкә ни! Тешләрем калмаша да, күзләрем бар бит әле..
—Кемнен сукканын күрдең?
—Пидура шукты...
—Тагын ниләр күрден?
—Шәндрә шукты...
—Шуннан сон ниләр булды?
—Пидура шукты...
—Йә, шунна-ан?
—Шуннан дип шон инде, шулай шугыштылар да шугыштылар инде Ибуш чыгып аермаша, төне буе шугышырларые Ярый Ибуш булды әле. үлгән булырларые... Ибуш миннән күбрәк белә ул.
Судья, суд каршына баскан хатыннарның кайсысы гаеплерәк икәнен ачыкларга теләптер, ахрысы, тагын берничә сорау бирергә ниятләде әбекәйгә:
—Синен әйтүеңә караганда, беренче булып Федора суккан. Шулаймы9 —Шулайдыр инде. Нигә дишән, П ил уранын борыныннан кан тама иде бит инде. Шуңа күрә беренче булып шуккандыр.
—Уйлап бетер әле. шаһит!.. Федоранын борыныннан кан тамгач, беренче булып Александра суккан булып чыга түгелме сон?
—Шулайдыр инде, алайша... Патамышты аның да чырае тырмалган иде бит инде. Шуна күрә, жене котыргандыр да. ул беренче булып шуккандыр.
Гаеплене ачыклау өчен тотынырлык жеп тә тапмаган судья, участковыйга карап алгач, бүтән шаһитлар юклыгын анлады Аптыраган участковый исә Ибуш хатынының каршына килеп басты:
—Син дә күрдем диден бит. Нәчтүк түтәй Нәрсәләр булды ул көнне сезнең тәрәзә каршында?
—Күрүен күрдем,—дип киреләнде кайнар холыклы Нәчтүк түтәй —Әмма дә ләкин сөйләсем жжук! Акыллы гына сөйләп торучы картымны да бүлдердегез. Хур буласым килми!
Ләкин Сөләйманнын йомшак һәм ялварулы карашына игътибар иткәч, урындыгын да арты белән генә шудырып торып басты да. сүз ташкынын сиптерә башлады:
—Сөйләсәм дә синең хакка гына сөйлим, энем. Жүнне кеше син. Түлке милиция булып харап булгансың Ибушым торып, күлмәгемнең итәген күтәреп башын тыккач, тыштагы сугыш-талаш тагын да куәтләнгәч, мин дә тордым. Аннары. Ибушнын чалбар балаклары арасына башымны тыгып, тегеләрнең тәпәләшүен күзәтә башладым. Ибушым әйткәнчә, учма-учма чәч йолкышалар, учларын ачуга, чәчләрен жил туздырып алып китә Тырнашалар, яңакларына чабып-чабып жибәрәләр. бер-берсен этеп-төртеп егалар Нишләсеннәр инде сугышмыйча! Мәскәү мыскыл иткән бит аларны. Анда бит юньле законны жаза да. чыгара да белмиләр. Ничек була сон инде ул: жиде минутка сон туган сабыйга ике йөз илле мең сум биргәннәр дә. адәм мәсхәрәләре, аннан алда туганының авызына күкиш терәгәннәр Барыбер сабыйлар каргышы төшәчәк ул эттем-сүктем житәкчеләргә Аналары да гаепле түгел. Алар кияүгә чыккан егетләрне Мәскәү жә Әпганга. жә Чичнәгә илтеп үтерткәч, алар нишләсен9!. Әллә судьялар гаепләмәкче буламы болай да бәхетләре таланган ул катыннарны 9 Болаи да ятим көе берәр бала үстереп яталарые бит инде, бу сабыйлары туганчы дип әйтүем Төрмәгә тыктырмыйбыз, Кодай кушса! Тәтеми торсын' Аларнын тормышы калхузда да төрмәдән ким түгел. Контактлар ясап йөргән Гаптырахманга да рәхмәт кенә әйтәбез. Аның кебекләр дә килгөләп йөрмәгән, безнең кызларга күз төшермәгән булса, бу авыл урынында тигәнәк белән шайтан таягы гына үсеп утырыр иде хәзер' Безнең авылда бер кеше дә гаепле түгел мондый жәнжал чыккан өчен. Гаепле кешене хөкем итсеннәр әнә Аның
кем икәнен безнең атвакатыбыз белә—ул әйтер!
Бу кадәр озын да, зәһәр дә телмәрне тыңлаганда каты бәгырьле судья да телсез калгандай булды. Елмайды, күзләре түгәрәкләнде, яшьләрен сөрткәләп алды, әледән-әле авызын ачып катты. Бары тик Нәчтүк түтәй шып туктагач кына һушына килде.
—Барысын да аңлаешлы итеп ачып салдың бит апа. Рәхмәт сиңа,—диде ул йомшак кына.—Шулай да, үпкәләмичә генә, бер сорауга җавап бир инде. Ирең дә, үзен дә күлмәк итәге, чалбар балаклары турында сөйләдегез. Шуның хикмәтен аңламый калдым...
Тагын чәчрәп торды да Нәчтүк түтәй, җавабын да чәчрәтеп бирде:
—Бәрәч, шуны да аңламагач инде, энем, акыллы башын белән... Тәрәзә пәрдәсе алырлык та акча юк бит хәзер. Пенсия бәләкәй, пүчтәк.. Ибуш абзаң белән йокларга ятыр алдыннан чишенәбез дә, пәрдә эләсе бауларның берсенә—минем күлмәкне, икенчесенә Ибуш абзаңнын чалбарын элеп куябыз. Шулар арасыннан, җә астыннан карап яшибез инде без дөньякайларга...
Адвокат дигәнебез үз авылыбызның Михәйләсе булды. Законнарны, суд хәйләләрен шәп өйрәнеп кайткан Михәйлә инде... Ул гыйлем алган җирдә— төрмәдә бергә утыручы бөтен зэклар еллар буе законнар турында гына сөйләшеп яталар икән дә, һәркайсы үз статьясы турында җентекләп сөйли торгач, Җинаятьләр Кодексын биш бармакларыдай белеп кайталар икән. Төрмә ул—юридик академия, дип тә сөйләнеп йөргән иде, кайткач...
Башта Пидура белән Сәндрә районнан тапмакчылар иде адвокатларны. Һәркайсы, шартына китереп, берәрне ялламакчы булган. Сәндрәне бик нык тәҗрибәле адвокат белән таныштырганнар. Ул биш мең сораган. Пидурага ун мен сорый торганын тәкъдим иткәннәр: ”Ни өчен бик кыйммәт?” дигәч: “Эшен әйле-шәйле генә белсә дә, судьяның якын дусты ул”, дигәннәр. Имеш, судта җинеп чыгу өчен шуннан да шәбрәк хикмәт юк икән... Шунысын да аңлатканнар Пидурага: Россия законнары бары тик зуррак ришвәт бирсән генә кешелекле һәм гадел законга әйләнә икән. Бер сүз белән әйткәндә, менәр сум хезмәт хакына эшләүче хатыннар район үзәгеннән котлары очып кайтканнар. Бу хәлне ишеткәч, Михәйлә әйткән аларга:
—Бер дә кайгырмагыз. Бер “савыт” белән бер тавык куйсагыз, икегезне дә фәрештәдәй гөнаһсыз итеп чыгарам судтан,—дигән.
Менә адвокат торып басты ахырга таба. Шул хәтле әзерләнеп килгән Михәйлә судка, хәтта армиядән кайткан гимнастеркасын табып киеп, аңа ферма мөдире булып эшләгән мәрхүм атасыннан калган кызыл галстукны да тагып куйган. Шулай итеп, чын интеллигент булып килгән судка! Шуңадыр, тәкәбберлек белән башлаган беренче җөмләсе үк судьяны сагайтты.
—Нишлисең бит инде, законнар, указлар күбәйгән саен сугыш-талашлар, җинаятьләр арта инде ул... Логически уйлап карыйк әле: әгәр дә мәгәр ике сабыйның берсен үстерә торган, икенчесен үтерә торган указ чыкмаган булса, бу мескен хатыннар канга батып сугышкан булырлар идеме?
Мондый ук акыллы сүзне дәүләт башлыкларыннан да ишетмәгән һәм ошбу минутка кадәр шым гына утырган халык беравыздан кычкырып куйды:
—Ж-жук-к!
Судья Чалыш Метрәйнен сүсәргән чүкечен кулына алып, песи тәлинкәсенә кабат сукмакчы иде дә, ләкин Михәйләне тынлап бетерергә мәҗбүр булды. Чөнки адвокатыбыз чираттагы соравын ярып салды:
—Җиде минутка иртә туган өчен баланы җинаятьче дип тану, аны Рәчәй алдында үгисетү өчен кайсы статьяны кулланырга була? Әгәр хөрмәтле судья шундый статьяны укып күрсәтә алмый икән, әлепбине белмәгән кеше дә пулнай алиби икәнлеккә шикләнмәс бу очракта.
—Сез кемне гаепләгәнегезне беләсезме, господин адвокат?! Указнын кемнеке икәнен белеп сөйлисез булса кирәк!..
Судьяның агулы соравы бераз каушатты бугай. Михәйлә койрык болгарга мәжбүр булды:
—Беләм шул! Мондый тузга язмаган указларны бары тик Ельцин чыгара белә иде... Бөтен указларны ул патписайт итеп калдыргандыр... Исерек көе язгандыр инде.. Юк-юк. мин бер кемне дә гаепләмим Указны гына гаеплим.
—Ә бит бу указ господин Путинныкы! Президентның намусын һәм авторитетын закон саклый бездә! Аны хурлаган өчен нәрсә буласын беләсезме?!
—Нык беләм!—диде Михәйлә.—Чөнки мин төрмәдә нәкъ менә элеккеге персидәтелебезнен намуссызлыгын. караклыгын тәнкыйтьләгән өчен утырып чыктым. Безнең илдә башлыкларны бары тик тәхетләреннән киткәч, йә үлгәч кенә хурларга ярый!
—Ту-ты!!!—дип куйды судья, сүзенен бер каршылыксыз җәпләнүенә рухланып. Аннары шул рухтан канатланган хәлдә әлеге тәлинкәгә сабы черек чүкеч белән сонгы тапкыр бөтен көченә тондырды Тәлинкәне коймакка әверелдергән чүкечнен түбәләгече читкә очкан минутта ук суднын карары игълан ителде. Карар болайрак булды: суднын дәвамын егерме елга кичектереп торырга. Әгәр дә шул чор эчендә Рәсәй үгие Айдар Чечня җирендә үзеннән җиде минутка яшьрәк энесе Хәйдәрне атып үтермәсә. судны тәмамланган дип санарга.
... Ләкин авыл халкы икенче көнне үк тагын пошаманга төште. Ник дисән, төрмәдә ике ел буе хатын-кыз күрмәгән буйдак Михәйлә кабат дуслашкан Пидура һәм Сәндрә белән. Төн уртасында күршеләрдән тагын ике шешә аракы сатып алган. Аларын да бергәләп эчкәннәр Михәйлә шунда кунып калган. Ике ахирәт алдагы Яна ел алдыннан тагын бала табу йортына эләгеп, кайсыдыр указ аркасында жәнжал чыгармасалар ярар иде инде, Ходаем, дип ботен авылыбыз белән кайгырышабыз...
20-22 май. 2007 ел.
Автордан искәрмә: Беркем дә кунаксыз яшәмәгән кебек, миңа да кунаклар еш килә. Аларның кайберләре уз төбәкләрендәге булган кызыклы хәлләрне дә сойләп китәләр Мин ул кыйссаларның кайберләрең сипләп һәм әдәби җәһәттән баетып язып барам "Күңелле кунаклар циклына туплап яшим. Бу хикәят тә шул циклдан.
(БАШТАН ҮТКӘН ЧЫН ВАКЫЙГА)
Алдан ук әйтеп куям, бу язмамда, мөгаен, бер кызык та табылмастыр Бу язганым бары тик үзем кылган мәгънәсез гамәлләремнең берсе турында гап-гади истәлек.
Әйе. чыннан да. миңа бер милиционерны чишендереп, анын киемнәрен киеп, ике-өч сәгать чамасы милиция лейтенанты булып йөрергә туры килгән иде...
.1972 елның жәй башында туган Минзәләмнән Түбән Камага кунакка барырга туры килде. Ни хикмәттер. 100 чакрымда гына төзелеп ятучы бу шәһәргә бару дигән уй башыма да килмәгән иде ана кадәр Янәсе минем саф һавалы, чиста сулы, күңелне иркәләүче тынлыкка чумган Мин зәләмнән дә матуррак, рәхәтрәк җирнең булуы мөмкинме сон?! Ләкин, беренче к\р\гә үк. яңа шәһәргә гашыйк булдым. Сөбханалла! Булса була икән дөньяда шулкадәр гүзәллек: ине-буе ике-өч чакрымнан да артмаган мәйданда бишәр, тугызар катлы ап-ак йортлар тезелеп тора, киң урамнарның як-ягыннан да.
уртасыннан да чәчәк газоннары, ак каеннар тезелеп киткән. Инде монда күчкән якташларның яшәү шартларын күр: фатирларына су килә, юынтыгы китеп тора, җылы кергән, газ тоташкан! Ә мин тегендә көн саен су ташыйм, пычранганын чыгарып түгәм, кыш буе тунып ятмау өчен машина-машина утын ташып, жәй буе диярлек кисәм, ярам Шунда ук тәвәкәлләдем дә, шәһәр башлыгына киттем. Күчү ниятемне анлагач. сорап куйды:
—Язучы, журналист, хәтта СССР Журналистлар союзы члены икәнсен. Берәр гәзиткә урнашырга телисендер инде?
- Юк!дидем,—матбугат кешеләренең кадере юк аларның. Миңа мөмкин кадәр тизрәк фатир кирәк. Әле койрыгым да бар—ун яшьлек малаем тагылган мина.. Фатир мәсьәләсе жинел хәл ителә торган эш бирегез. Хәтта дворник булып эшләргә дә риза!
Ул минем алга ярты бит чамасы кәгазь салды.
—Укы.
Укыдым. ДОСААФнын Татарстан өлкә комитеты рәисе—генерал чыгарган приказ икән бу. Анда нибары бер жөмлә: "Образовать в г. Нижнекамске городской комитет ДОСААФ" диелгән и вәссәләм.
—Шушы яна эшне җитәкләргә, менә монда—шәһәр Советында бүлек башлыгы булып эшләргә ризамы?
- Мина ДОСААФ комитетларының гамәлләрен күп тикшерергә, алардан еш көләргә, андый оешмаларның эшлексезлеге турында шактый фельетоннар язып бастырырга туры килде. Шулай булгач, бу эш белән шактый таныш икәнемне аңлыйсыздыр инде.
—Үзеннән һәм бездән көлдермәслек итеп оештырасын икән, ике елдан фатирлы булырсын. Ә хәзергә малаен белән ике бүлмәле фатирнын берсендә яши торырсыз.
Кем әйтмешли, китте эшләр хутка! Җитмәсә, ‘•служебный" дигән мөһер сугып, өр-яна. чем-кара мотоцикл да бирделәр, бер ай чамасы эшләгәч. Кирәк икән, Айга менәргә дә әзер мин, дигәндәй, пошкырып, ажгырып тора, гөнаһ шомлыгы! Дөресен әйтим, аның дүрт-биш атналык “службасы" кызлар утыртып йә Чулман комлыгына төшүдән, йә шул гүзәлләрне табигатьтә—урман аланнарында, матур болыннарда ял иттерүдән гыйбарәт булды. Аннары, төннәрен бүлмәм тәрәзәсе каршында торучы матур мотоциклым. . юкка да чыкты. Бер иртәдә, йөземә янгыр тамчылары тошкәләүдән уянып китсәм (жәй көне ачык тәрәзә янында йокларга яратам), ай буена сузылган челләдән сон ерганаклар агарлык итеп, янгыр явып үткән, мотциклымнан да жилләр искән. Билгеле инде, милициягә барырга булдым—табуларына өметләнеп, гариза яздым. Көннәр үтә—юньле хәбәр ишетелми. Үзенә күрә бер кайгы: беренчедән, ярты еллык хезмәт хакын түлисе була, икенчедән дигәне тагын да хәтәррәк—ишетә калса, шул ук шәһәр башлыгының: “Пешмәгән кеше, ахрысы, бу Минзәлә егете... Килмәс борын дәүләт малын югалта башлады, ачык авыз",—диюе ихтимал.
Шуна күрә үзем дә тәгәрмәчле шул бәланын “эзләрен иснәштереп” йөри башладым 60 мен генә халыклы шәһәр буйлап—ягъни, берәрсе күрмәгәнме, кемнәрнең урлавы, кая яшергән булулары ихтимал?.. Колакка мондыйрак хәбәр дә килде: имеш, һөнәр училищеларының берсендә укучы ике-өч малайга шундыйрак шик төшә икән. Алар атна саен шәһәрдән кырык чакрымдагы авылларына йә мопедка, йә мотоциклга утырып кайтып китәләр икән. Тагын бер хәбәр колакны сыйпап үтте: әлеге авылда өр-яна кара мотоцикл да күренә башлаган...
Кыскасы, мотоциклым нәкъ шулдыр, дигән уй да кереп оялады күңелгә. Барып тикшерергә ниятләдем.
Ләкин баруын барырсың, йөрүен дә йөрерсең, кин болында күптән югалган кәжәсен эзләп әвәрә килгән малай сурәтендә күренерсең.. Юк, алай
булмый! Ниндидер рәсмилек тә кирәк булыр тикшеренү эшләрендә—берәр милиционерны ияртергә кирәктер
Шул ният белән шәһәрнен милиция башлыгына—полковник Фазыл абый янына киттем. "Абый диюемнен сәбәбе шунда, милициядән бигрәк сабыр педагогны хәтерләтүче төз бәдәнле, ягымлы чырайлы бу начальник белән шәһәр Советында берничә мәртәбә кинәшкәләп. сөйләшкәләп алган бар иде инде, һәрхәлдә, үз кеше кебегрәк кабул итәргә тиеш
Киттем, кердем янына, мотоциклның югалуын, аны табып булу ихтималы җәһәтеннән фаразларымны аңлаттым Анары
—Формаль ягы өчен генә булса да минем белән берәр милиционер җибәрсәгез иде...—дидем.
Полковникның йөзенә сәер елмаю чыкты.
Игътибар иткән идем шул. Алай гына да түгел, начальник үзендәме, дип тә сораган идем. Чонки инде эш сәгате беткән, секретарьшалар да кайтып киткән минутлар иде бу. Ялгыз гына боегып утыра иде әлеге лейтенант
—Чыннан да формальлек өчен генә ярар инде ул сина. Бер район үзәгендә эшләүче коллегам җибәргән иде аны мина, "монда мина ышыкланып кына ята ул. үзеңә ал әле. бәлки, әйбәт кенә хезмәт итә калса, фатир да бирер иден үзегезнең матур шәһәрдән", дип. Авы зы белән чыпчык тотудан башка гамәлгә ярамастыр, могаен Шулай да алып кит син аны Нормасы туры килмәсә дә. формасы өстендә бит... Әткәсе лейтенант погонына хәтле тагып җибәргән шул җебекигә...—диде полковник.
Машиналы дустым урамда көтеп калган иде Теге лейтенант белән арткы утыргычка янәшә урнаштык. Киттек Көн матур, кояш инде аска таба юнәлгән, тирә-якта урман полосалары, тулышкан башаклы иген басулары. Юл калкулыклар буйлап бер күтәрелә, бер төшә Рәхәт! Алда торган максатны анлата башладым лейтенантка Мотоциклны урладылар..." дип сүз катуым булды, шырык-шырык колә башлады "Без барасы авыл малайлары урлаган булсалар" диеп өлгердем генә, эче катканчы шаркылдады. "Ниндирәк җай белән эш итәрбез микән анда.’" дигән соравымны "Черт её знаег.. “ дип җаваплады. Өмет өзелде моннан Җитдирәк булып сөйләшкәндә дә шулай чырык-шырык килеп йөрсә, бу погонлы бәрәңге теге авылда үземнен дә көлкегә калуым бар Формасының да файдасы тимәячәк . Мотоцикл шунда булган сурәттә дә буш кул белән кайтуым ихтимал. Түздем-түздем дә, әлеге авылга унлап чакрым калгач, машинаны туктаттырдым. Машинадан чыктым Лейтенантны да чакырып чыгардым:
—Әйдәле, Мокрицкий, әнә тегендә—агачлыкта иркенләп көйрәтик бер Киңәшеп тә алырбыз шунда
Юлдан үтеп-сүтеп йөрүче машиналардан да күрмәслек итеп, агачлар арасына ук кердем. Әлбәттә инде лейтенат та минем эзгә басып килә Тәмәкеләрне кабызгач, тегенә кырыслык һәм җитдилек белән
- Начальнигың белән якын дус икәнне, аның белән на "ты" икәнемне абайладыңмы син. ул безне озатып җибәргәндә’дидем
Көтелмәгән сораудан хәтта гәүдәсе үрә катты монын
Шулчак үз тавышыма да игътибар иттем чын приказ кебек янгырады ул. Боеруым кырыс полковникныкыннан ким булмагандыр Егетнең күз алдына әллә нинди галәмәтләр килде сыман—тотлыга башлады
—А... а... за за-чем?..
—А... а ш-што бу-будем де-делать?
—Син минем киемнәрне киярсең, ә мин синекеләрне' Авылда минем
милиционер булып йөрисем, тикшерүне дә үзем алып барасым килә. Ә син бер сүзсез тынлап кына йөрерсең яки тик утырырсың машинада.
—Ә начальник белсә?!
—Белмәячәк! Белсә дә сиңа бер авырлык та килмәячәк!
***
Машина янына мин—милиционер, ә теге миңа ияргән малай рәвешендә килеп җиткәч, минем холыкны, гадәтләрне шактый белергә өйрәнгән шофер да аптырап калды сыман. Ләкин дәшмәде. Шул рәвешле без авылга килеп кердек. Ике-оч йортны үтүгә үк юл уртасында басып торучы яшүсмергә игътибар иттем Чөнки яхшы беләм: авылда чит яки яна мотоцикл бер генә мәртәбә үткән булса да, ул инде мондый яшүсмерләр күзенә чалынмыйча кала алмый. Машинадан төштем дә, безгә текәлгән малайга, бире кил, дигәндәй, сүзсез генә бармак изәдем. Малай, шикләнә-шикләнә атлап, каршыма килеп басты. Тегенең карашы кырыс йөземә текәлеп беткәч, кырт кына сорап куйдым:
—Теге фәлән номерлы кара мотоциклны кая куйдыгыз?
Ык-мык итте дә, гаепле кешедәй аклана башлады:
—Нет. дядя милиционер, не я украл этот мотоцикл. . Я видел только...
—Мин бит “син урлагансың" димәдем. Синең әйбәт егет икәнең әллә каян күренеп тора. Кайда дип кенә сорадым...
—Беренче көннәрдә генә бар иде аның номеры. Алып ташлаганнар инде аны. Ул әнә теге йортның өйалдыңда тора. Ике атна чамасы... Васька үзе өйдә юк ул, шәһәрдәге ГПТУда укый...
—Син дә шул тирәгә бара тор. Күздән югалма,—дидем дә, ул күрсәткән йортның өйалдына керә башладым. Мотоцикл анда юк иде... Ул арада өйдән бөрешеп-бөкрәеп беткән карчык чыкты. Сәлам дә биреп тормастан, капыл гына сорап куйдым әбидән:
—Здесь, бабушка, черный мотоцикл стоял. Куда он делся?!
- Не знаю Никогда не видела никакого мотоцикла,ди әби.— Ышанмавымны күреп, татар әйтмешли, нәҗесен дә ашардай булып, чукына- чукына ант итә.Ей Богу, никогда здесь мотоцикла не было!
Оятсыз чыраена текәлеп тордым да сиксәннән үткән карчыкның, кистереп әйттем:
—Әх, бабушка, гөнаһлы булып, оныгыңны караклыкка өйрәтеп китәсең бит бу дөньядан!—дип, чыгып та киттем. Чөнки инде мин ул мотоциклның авылда икәненә, тапмый кайтмаячагыма иман китергән идем.
Урамга чыксам, теге малай янына тагын ике малай килеп баскан. Атлап та тормастан тагын бармак изәдем. Инде, каршыма басып, өчәү текәлде йөземә.
—Әби әйтә, ул мотоциклның кая киткәнен белмим, ди. Сез беләсездер бит? Васька кемгәдер биреп калдырган, күрәмсең...
- Юктыр, биреп калдырмагандыр,диешәләр малайлар, баскан урыннарында таптангалап.Ул аны дядя Гриша белән ике көпшәле мылтыкка алыштырмакчы иде... Атыштырганнардыр инде...
—Нинди дядя Гриша ул?
—Ул җәйләүгә савымчыларны йөртә, аларга ризык ташый. Кайтып җитәргә тиеш инде. Карангы төшә башлагач кайтып җитә ул. Тетя Валя өйдәдер. Ул беләдер...
—Ә Валя кем? Әнисеме?
—Юк, хатыны. Алар беренче майда гына өйләнештеләр әле... Икесе генә торалар...
“Дядя Гришаның” капка төбенә җиткәндә, каршыга егерме яшьләр тирәсендәге сылу чыгып басты. Бик терегә, эшчән җанга охшаган. Йөзенә, килеш-килбәтенә сокланып тордым да:
—Их, сеңлем, бик матур икәнсең. Ирең дә үзең кебек әйбәттер... Тик менә, авыр булса да әйтми булмый, иренне алып китәргә туры килмәгәе!
—Ә ни өчен?—диде чибәркәй. чаялык һәм гөнаһсыз караш белән.—Анын, минемчә, бер җинять тә кылганы юк.
Мин югалыбрак калган кыяфәт һәм йомшаклык белән үз сүземне әйттем:
—Шуласн-шулайдыр да бит., ни бит... кара мотоцикл сездә бит!
—Ә-ә!.. Шикләнгән идем шул аны—кара мотоциклны күргәч, урланган түгел микән, дип. Ләкин ул урламады бит аны. мылтыкка алыштырды Күренми дә әле ул мотоцикл бу көннәрдә... Кая куйгандыр?
Ул арада бөркәүле йөк машинасының якынлашып килүе күренде. Бу инде, һичшиксез, Гриша булырга тиеш. Тиз генә теге Чибәркәйгә әйтеп куйдым:
Анын артыннан капка ябылуга, кабинадан сикереп ире төште.
—Ни бар монда?
Мин, кайгыга баткандай, җавап бирми тордым да һәр сүземне санап кына сөйли башладым:
—Менә, Гриша дускаем, хатынын Валя белән сөйләшеп алдык әле. Шундыен да матур кызга өйләнгәнсен—күреп туймаслык. Үзеңне дә бик унган егет дип сөйлиләр авылда. Тәртипле егеткә охшагансың... Шулай да берничә ел аерым яшәргә туры килер сезгә, пожалуй!
Егет каушады:
—Ник?! Закон бозганыбыз юк безнең
—Ләкин без эзләргә чыккан кара мотоцикл синдә икән бит. брат! Әле. урланган әйбер буларак, яшереп тә куйгансың бугай. Ихатаңнан тапмадык...
Гриша бөтенләй кыстатмады, боргаланмады Хатыны кебек үк якты карашын төбәп, барысын да әйтеп бирде
- Мин урламадым аны. Мылтыкка алыштырдым, кызыгып. Урланган булуын абайлап, яшереп тә куйдым шул... Виноват, конечно..
—Әйе. гаепле син,—дидем.—Хәзер инде мотоциклны күрсәтсәң дә ярый. Кая ул?
Бәрәнге бакчасының башында печән чүмәләсе тора икән. Янына җитү белән. Гриша анын бер читен күтәрде. Эһ! дигәнче минем ай чамасы “биләмдә йөргән" мотоциклымны, яткан җиреннән торгызып, бастырып га куйды. Номерсыз. Баксаң, замок зажигания дигән нәмәрсәсе дә юк икән Фарасының ян тишегеннән ике чыбык кына чыгып тора
- Номеры юк иде инде анын. Ә теге кабызгычы миндәөйдә Анысын хәзер үк урынына куям Скажите пожалуйста, что за это мне грозит'.’
Инде куерып баручы караңгылыкка игътибар иттем дә. кайтып китәр вакыт җитүен чамалап, сүзне түгәрәкләдем
—Бүген соң инде. Гриша. Анысын сөйләшербез Иртәгә иртән үк. шушы мотоциклга атланып, фәлән урамда! ы фәлән нумерлы йортның алдына килеп бас. штубы дип. үземне машинада көтеп утыручы лейтенат белән шофер тарафына тәпиләдем Арттан хатыны куып җитте:
—Әйтегез инде, зинһар, иртәгә кире кайтырмы ул? Мин бик борчылам бит
—Артык борчылма, сенлем. Ләкин аны. иртәрәк уятып, минем янга озатырга онытма.
Минем янга бер килеп, бер китеп йөргән. мотоциклның табылганын да белен торган Мокрицкий (фамилиясен үзгәрттем, билгеле Кем белә, бәлки ул майор, полковник ксбегрәк кешедер хәзер—кызармасын, хур булмасын инде ):
—Шулай да. минем форманы киеп йөрүегез турында полковникка ычкындырмагыз инде.—дип үтенә башлады, бер-ике чакрым үтүгә.
—Ә син. полковникны мин милициягә барып житкәнче күрсән. бравый офицерларча чартлатып рапорт бирә тор: “Мотоциклны таптым, приказыгызны үтәдем!” дип әйт.
—Ничек?! Сез таптыгыз бит аны!..
—Мин әйткәнчә жавап бир! Сүзебез бер булсын начальнигың янында!
Төн үткәч, көн башлангач, подъезд төбендә Гриша көтеп тора иде инде. Мотоцикл да. чүмәлә астында сыланган ләпектән арынып, чип-чиста булып, янында балкып тора.
—Мина нишләргә хәзер?—ди Гриша, башын игән, аптыраган хәлдә.
—Синамы?.. Син, Гриша, мылтыгыңны теге карак малайдан ал да, шуның белән гүзәл хатыныңны чит-ят күзләрдән саклап яшә...
Әлбәттә инде. Гришаны озатуга ук, полковник янына киттем.
—Ярдәмегез өчен зур рәхмәт, Фазыл абый, егетең ике-өч сәгать эчендә тапты да бирде. Ана да тагын бер мәртәбә рәхмәтемне житкерсәгез икән...
—Алдамыйсыз кебек... Гажәп!
—Бер дә гажәп түгел. Тыштан гына ачык авыз булып күренә икән ул. Ә инде мотоциклны урлаган унбиш яшьлек ГПТУ малаен монда чакыртып мәшәкатьләнәсе дә юк... Аны лейтенант болай да каты кисәтте.
Сүз уңаенда әйтеп үтим инде: икенче көнне үк кабинетыма йөзе балкып киткән лейтенант килеп житте. Сумкасыннан коньяк, ике шоколад чыгарды. Баксан, полковник сафка тезелгән милиционерлар алдында рәхмәт белдергән икән егеткә!
—Бу әле минем мондый зур рәхмәткә беренче мәртәбә лаек булуым,— диде, авызын ерып.
... Юк... теге мотоциклга утырмадым мин кабат... Ничек кенә матур булмасын, ул мина чит кулларда кәшәләнеп кире кайткан чәчбикә булып тоелды... Җирәндем.
... Әйе, яшь чагымның дуамаллыгы, башбаштаклыгы булды бу милиционерны чишендерүем. Әле аннан сон да законга сыймый торган тагын бер гамәл кылып ташладым мин яшьлек юләрлеге белән: 1978 елнын ямьсез сентябрендә, кара төндә, бер прокурорны урлап, кара урман аланына алып киттем... Монысын да язасы килә килүен. Ләкин анынчы адвокатларым белән кинәшәсе бар: шул кадәр гомер үткән булуга карамастан, берәр статья табып, картаймыш көнемдә төрмәгә тыгып куймагайлары!.
25 май. 2007 ел.
Редакциядән:
Быелнын 16 февралендә сатирик язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Батталга 70 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз, саулык- сәламәтлек, яна иҗат уңышлары телибез.