Логотип Казан Утлары
Публицистика

Роза Хафизованын, тууына 80 ел

 

Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елнын 6 февралендә Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган, Татарстанның хәзерге Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбендә жиде сыйныф һәм Иске Шогер урта мәктәбендә унны тәмамлаганнан сон. 1947-51 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951-52 елларда Төмән өлкәсенен Тобол шәһәрендәге татар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

Р Хафизованын шуннан сонгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле 1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»). «Сталин байрагы* (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр. КПССнын Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институтында тәржемәче һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1960-62 елларда исә Мәскәүдә Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегендә укый, шунда аспирантура курсын тәмамлый. 1962 елдан 1986 елга кадәр 1’. Хафизова—«Ялкын» журналынын баш редакторы.

Роза Хафизова—үзенен әдәби ижатын тулысынча балаларга багышлаган язучыларның берсе Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре тупланган «Кыңгыраулар жыры» исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Соңрак ул ике дистәдән артык китап авторы Аның «Курай-малай маҗаралары» (1969). «Кирлемән» (1970). «Кашкарыйлар озын гомерле» (1975). «Әкиятләр» (1976). «Безәле кайтырбыз» (1977). «Сак-Сок тавышы» (1987). «Киек каз юлы» (1988). «Актәпи ник моңая'.’» (1991). «Карурманда ниләр булмас» (1999) кебек китаплары яшь укучылар арасында популярлык казандылар Әсәрләрендә язучы, яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләләрен үзәккә алып, балаларга дуслык, гаделлек, намуслылык, тыйнаклык кебек гомумкешелеккә хас сыйфатларны сеңдерергә, әкияти вакыйгалар, маҗаралар аша сабыйлар күңелен кузгатырлык югары әхлаклы, хезмәт сөючән. ата-анага. өлкәннәргә ихтирамлы балалар образларын тудырырга омтыла. Р. Хафизованын әсәрләре бүген дә популяр

Аның төрле елларда язган публицистик мәкаләләре, эсселары һәм юмор-сатирага караган язмалары тупланган «Дөрес юл кая илтә» (2001) җыентыгы. «Ачылмаган серләр» (2004) һ.б. китаплары да дөнья күрде Р Хафизованын аерым әсәрләре рус. үзбәк, казакъ, украин һ. б. телләргә тәржемә ителгән

Матбугат һәм гагар балалары әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р Хафизова 1974 елда—Татарстанның, ә 1983 елла РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул - 1984 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде Роза Хафизова 2005 елның 20 августында Казанда вафат булды